Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ТЕЛ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


«Совет әдәбияты» журналы редакциясе татар әдәби теленең кайбер мәсьәләләренә карата төрле мәктәпләрдән, учреждениеләрдән, матбугат эшчеләреннән күп кенә хатлар, мәкаләләр алды. Ул хатларда һәм мәкаләләрдә татар әдәби теленең хәзерге торышы, үсеше һәм бигрәк тә орфографиясе турында төрле-төрле фикерләр әйтелә, татар теле гыйлеменә Н. Я. Маррның фәнни нигезе булмаган тәгълиматлары йогынтысы белән килеп кергән тупас ялгышлары тәнкыйть ителә һәм ул ялгышларны бетерү өчен конкрет тәкъдимнәр кертелә.
Редакция, журналның шушы саныннан башлап, ул материалларны, фикер алышу тәртибендә, урнаштыра башлый.
Фикер алышырга теләгән барлык иптәшләр, үзләренең карашларын, хат яки мәкалә рәвешендә, «Совет әдәбияты» редакциясенә ж.ибәрә алалар.
М. ЗӘКИЕВ
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспиранты
ТАТАР АЛФАВИТЫНДАГЫ ҖИТДИ КИМЧЕЛЕК
Рус телендә укый-язарга өйрәтү процессын җиңелләштерүдә, шуның аркылы татар халкын алдынгы рус культурасына якынайтуны тизләтүдә латин алфавитында төзелгән татар алфавитын рус алфавиты нигезенә күчерү бик зур роль уйнады. Билгеле, монда татар теленең үзенчәлекле авазлары өчен рус алфавитында булмаган яна билгеләр (хәрефләр) өстәлде (ә, ө, ү, җ, н, һ). Бу, һичшиксез, шулай кирәк иде.
Ләкин, шуның белән бергә, ни өчендер, телебезнең кайбер специфик авазлары алфавитта үзләренең ч а гы л ы шла р ы н та пма д ы л а р. Шулардай „к" һәм ,-г"IV фонемаларына тукталырга кирәк.
Бу авазларның фонема булулары турында бәхәс булырга мөмкин түгел. Күренекле тел галимнәре дә аларны фонема итеп таныйлар (мәсәлән, проф Н. К. Дмитриев, „Выступление...", сб. „Происхождение казанских татар", К., 1948 ел, 125 бит, Һ. б.). „К" һәм „F“ авазларының „к" һәм „г" фонемаларының
IV Бу билгеләр шартлы рәвештә алына,— Ред.
вариантлары түгеллеген, аларның аерым фонема булуларын түбәндәге фактлар да раслый.
Билгеле булганча, татар телендә тартык авазлар, нинди сузыклар янында килүләренә карап, калын һәм нечкә булалар. Мәсәлән, „дл- ла“, пт,ал“ сүзләрендә „ли
фонемасы калын вариантта, псөИлә“, „әйлән,*1 сүзләрендә исә нечкә вариантта әйтелә. Димәк, „л" фонемасының калын һәм нечкә вариантлары бар. Шуңа охшатып, кайберәүләр „к" һәм „г“ фонема-ларын „к" һәм „г“ фонемаларының калын вариантлары дип карыйлар.
8. .С. Ә.“ № 2. 113
Ләкин бу чынлыкка туры килми. Чөнки „л“ фонемасының үзенең калып һәм нечкә вариантлары булган кебек үк, ның үзенә, „к“ ның үзенә, пр“ ның үзенә, „г“ ның үзенә аерым калын һәм нечкә вариантлары бар. Мәсәлән:
„К“ фонемасы. 1) Калын вариант: „ңама", „ңарта", „арңа", Лул", „цылыми, „өскорма" сүзләрендә;
2) нечкә вариант: „цәрдәш,", „цә- ләми, „цүәт", „ңәрар", „нәц", „тәңдим", „цәнәгәт", „хә^гщәт^ сүзләрендә;
„1<“ фонемасы. 1) Калын вариант: „Кама", пкадри, „колхоз" сүзләрендә;
2) нечкә вариант: „килен", пкөн", „кил", „көрән" сүзләрендә.
,,Г“ фонемасы. 1) Калын вариант: „агач,", „агы,м", „суган", „тугым* сүзләрендә;
2) нечкә вариант: „фигел", „гомер", „Гәли", „мәгнә", „цәнәгәт", „сәгәт" сүзләрендә.
„Г“ фонемасы. 1) Калын вариант: „агроном", „галстук", „газета", „орган" сүзләрендә;
2) нечкә вариант: „түгәрәк", „гөрләү", „гүзәл", „Илгиз" сүзләрендә.
Мисаллардан күрелгәнчә, „к“ һәм „F“ авазлары „к“ һәм „г“ ның вариантлары түгел, ә үзенә аерым фонемалар булып торалар.
Аерым фонема икәнлекләрен аларның сүз аеру үзенчәлекләре дә раслый, мәсәлән: „ңаштан"— с бровей, ә „каштан" — үсемлек исеме; „цама" урап ал, ә „Кама"— елга исеме", „ңатар"—туңар, өтер, ә „катар* —авыру, чир исеме һ. б. Ләкин, әйтергә кирәк, соңгы елларда фонемаларны мәгънә аеру үзенчәлекләреннән чыгып билгеләү бик популяр түгел. Чөнки иптәш Сталин хезмәтләреннән соң авазларның мәгънә аеру үзенчәлекләренә түгел, бәлки сүзнең материаль тышчасын төзүләренә ныграк игътибар ителә башлады. Без сүз алып бара торган „к“ һәм „FU авазлары да, һичшиксез, татар теленең урга һәм көнчыгыш диалектларында сүзнең материаль тышчасын төзиләр. Ә татар әдәби теле урта диалектка ни-
гезләнгән, шуңа күрә „if һәм nF4 авазлары, татар теленең үзенчәлекле фонемалары буларак, алфавитта чагылышларын табарга тиешләр иде.
Ни өчен соң алар алфавитта үз чагылышларын тапмадылар? Әллә чынлап та, „к“ һәм „F“ фонемаларына алфавитта аерым хәреф кулланмау алдынгы рус культурасына якынаю юлында прогресс идеме? Ә бит ул фонемаларга алфавитта аерым хәреф билгеләү рус культурасына якынаюдан, прогресстан артка чигенү булыр иде дип, бик авторитетлы трибунадан тавыш бирүчеләр дә булды (мәсәлән, проф. М. Фазлуллин). Ләкин, төптәнрәк уйлап караганда, пк“ һәм nF“ фонемаларына алфавитта аерым хәрефләр бирмәүнең рус культурасына якынаюда прогресс бул-мавын, бәлки, киресенчә, аның алдынгы рус культурасына якынаюны билгеле дәрәҗәдә кыенлаштыручы факт булуын аңлау читен түгел. Мәсәлән, татар мәктәпләрендә балаларга иң башта татар алфавиты өйрәтелә, шул вакытта балалар „к“ хәрефенең „килен" дигәндәге „к“ авазын да, „арңа", „ңул" дигәндәге „к“ авазын да белдерүен белеп калалар. Ә инде рус алфавитын өйрәнгәндә, балага „к“ хәрефенең рус телендә бары „к“ авазын гына белдерүенә күнегү кыенлаша, һәм ул, беренче укый башлаганда, рус сүзләрендә очраган „к“ хәрефен ик“ итеп укып, рус орфоэпиясен еш кына боза. „Га һәм „F“ авазлары белән дә шул ук хәл. Әгәр пк“, „г“ хәрефләре рус телендәге кебек татар телендә дә „к“, „г“ фонемаларын гына билгеләсәләр, ә татар теленең үзенчәлекле пк“, nF“ фонемаларын белдерү өчен татар алфавитында башка хәрефләр, билгеләр алынсалар, татар алфавиты рус алфави-тына тагын да ныграк нигезләнгән булыр, һәм татар балаларына русча башлап укырга һәм язарга өйрәнергә дә җиңел булыр иде.
Аннан соң, „к“, nF“, пк“, пг“ авазларының сүз аеру үзенчәлекләре булганлыктан, аларга аерым хәрефләр билгеләнмәү аркасында,?
114
язуда бер үк төрле язылган сүзне ике төрле укырга мөмкинлек туа. Мәсәлән, „студентка* (студент- ка — студент хатын-кыз; студентка—юнәлеш килешендәге сүз), „корма* (корма — мал азыгы, ңор- ма — боеру наклонениесендәге ,кор* сүзенең юклык формасы), „арка* (арка — капка түбәсе; ар- к;а— спина, „катар* (катар — авыру исеме, ңатар—тунар, өшер), „кама* (Кама — елга исеме; к;ама— урап ал) һ. б. Сөйләгәндә аларның кайберләре басымнар ярдәмендә бер-берсеннән аерылсалар да, язуда һәрбер сүз өстенә басымны күрсәтеп куеп булмый, шуның өчен кайбер вакытта басымның кая төшкәне дә беленми. Димәк, бер төрле язылган сүз ике төрле укылып, мәгънә үзгәрергә мөмкин. Бу яктан караганда да „к“ һәм DF“ фонемаларына алфавитта аерым хәрефләр булмау һич тә прогресс була алмый, бәлки, киресенчә, ке-шеләрнең бер-берләре белән язма рәвештә аралашуларын, фикер алышуларын шактый гына кыенлаштыручы факт булып тора. Димәк, „ка һәм „F" фонемаларына аерым хәреф билгеләмәү рус культура-сына якынаю булмый, бәлки, гомумән, культурага якынаюны билгеле дәрәҗәдә тоткарлаучы факт була.
Шулай да, „к“ һәм „F“ фонемаларына алфавитта аерым билге бирмәүне нәрсә белән аңлаталар сон? Бәлки ул — язу техникасын грамоталы язуны тизрәк үзләштерү өчен, алфавитта хәрефләр санын киметү максаты белән эшләнгән-дер? Юкса, „к“ һәм „F" фонемаларына аерым билгеләр булмауны, алфавитта хәрефләр мөмкин кадәр азрак булырга тиеш, дигән фикер белән акларга тырышучылар да бар бит! Чыннан да, „к“ һәм „F“ фонемаларына аерым билгеләр бирелмәү аркасында, алфавитта ике хәреф ким була, димәк, укучыларга да ятларга ике хәреф кими. Ләкин хәрефләрне белү әле ул дөрес, культуралы яза белү дигән сүз түгел, аның өчен дөрес язу кагыйдәләрен белергә кирәк. Ә „к" һәм „г" фонемаларына алфавитта аерым хәрефләр булмау
аркасында, дөрес язу кагыйдәләре бик нык катлауланалар. Мәсәлән, „хәщщәт*, „ңәнәгәт* кебек сүзләрне хәзерге графика буенча дөрес язу өчен („хәкыйкать", „канәгать") түбәндәге кагыйдәләрне бе-лергә кирәк: „к“ хәрефе „к“ авазы итеп укылсын өчен, аның артыннан „ә“ авазы ишетелсә дә, „а“ хәрефе язылырга тиешлекне, бу па“ хәрефе „ә" авазы итеп укылсын һәм аның янындагы „т“ хәрефе калын булып әйтелмәсен өчен, нечкәлек билгесе „ь“ куелырга тиешлекне белергә кирәк. Моның өстенә, лт“ хәрефеннән соң куелган йомшаклык билгесенең, рус телендәгенен киресе буларак, палаталь авазны белдермәвен (икенче төрле әйт-кәндә, „хакыйкать*, „канәгать" дигәндәге соңгы аваз „ть“ нен „ехать* дигәндәге „ть“ авазына охшатып әйтелмәскә тиешлеген) истә тотарга кирәк, ләкин мондый нигезсез кагыйдәләрне истә тоту бик кыен. Ул, хәтта, гади укучыларны гына түгел, шул кагыйдәләр өстендә эшләүче телчеләрне дә бутый. Мәсәлән, V—VI класслар өчен „Татар теле грамматика- сы“н төзүчеләр (Ш. Рамазанов һәм X. Хисмәтуллин) „шигырь*' „табигать*, „сәгать* кебек сүзләрдән соң нечкәлек билгесенен язылышын түбәндәгечә аңлаталар: „Калып сузыклардан соң, сүзнен яки иҗекнең соңгы авазы булып килгән тартыкның нечкәлеген белдерү өчен, нечкәлек билгесе — пьи хәрефе языла". Монда, беренчедән, югарыда күрсәтелгән сүзләрдә соңгы тартык авазлар, калын су-зыклар янында түгел, бәлки нечкә сузык авазлар янында киләләр: „ ш иге р „ табикәт*, „ сәсәт*
һ. б; икенчедән, нечкәлек билгесе, чынлыкта, соңгы авазны нечкә уку өчен генә түгел, бәлки, асылда, тартык аваз алдындагы калын сузык билгесен (хәрефен) нечкә сузык итеп уку өчен языла. Ә инде нечкә сузык урынына калын сузык билгесен (хәрефен) язу пк‘, „г“ хәрефләрен „к“ ,,F" авазлары итеп уку өчен эшләнә; ниһаять, „шигырь*, „табигать*, „сәгать* кебек сүзләрнең азактан икенче
115
авазларын бернинди искәрмәсез калын сузыклар дип калдыру — татар теленеп орфоэпик нормаларын бозу, ул гына да түгел, татар телендәге авазлар гармониясенә караган объектив законны ясалма юл белән бозарга омтылу дигән суз. Бу кагыйдә өстендә эшләгән кешеләр аны теләмәсәләр дә, шулай килеп чыга. Ә алфавитта „к“, огц авазлары өчен аерым хәреф бирелгән булса, мондый буталчык-лыклар булмас иде; „сәгать" сүзен язганда „г“ урынына „г“ түгел, „F“ НЫҢ үзен язар идек; „ә“ урынына „а“ түгел, „ә“ язар идек; шулай ук „а“ хәрефен „ә“ авазы итеп уку өчен һәм „т“ ның нечкәлеген белдерү өчен, нечкәлек билгесе— „ь“ хәрефен куярга да кирәк булмас иде (ягъни болай язар идек: „сәгәпъ").
Менә шулардан чыгып, „к", „F“ авазларына аерым хәрефләр бил-геләмәүне, алфавитта хәрефләр мөмкин кадәр азрак булырга тиеш, дигән принцип белән акларга маташучылар игътибарына түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: алфавитта хәрефләр санын киметү грамоталы, культуралы язуны катлауландыру һәм телдә яшәп килә торган объектив законнарны бозу исәбенә эшләнмәскә тиеш. Аннан соң, укучыларга да дөрес, культуралы язу өчен әллә никадәр нигезсез кагыйдәләр ятлауга караганда, телдәге аерым фонеманы тәгъбир итүче аерым хәрефне белү, үзләштерү, һичшиксез, жиңелрәк.
Аннары „к“, „F“ фонемаларына алфавитта аерым хәреф алмауны татар кешесе „к“, „г“ хәрефләренең кайда ничек укылганлыгын, ,К“мы, „к“мы яки „Е“МЫ, „г“мы икәнлеген бутамый, дип акларга тырышучылар да булды (мәсәлән, Проф. В. А. Богородицкий, „Введение в татарское языкознание. Татгосиздат, 1953 ел, 80 бит). Андый принциптан чыгып эшләүнең дөрес түгеллеген күрү өчен түбәндәге мисалны китерү дә житә. Мәсәлән, „һ“, „ци авазларына алфавитта аерым хәрефләр алмыйча, „шәһәр" сүзен „шәхәр" дип, „синең“ сүзен „синен" дип язып йөртсәң дә, татар кешесе бутамаячак Ләкин ул — гасырлар дәвамында формалашкан милли телне кытыр-шыландыруга, бигрәк тә аның орфоэпия нормаларын ясалма юл белән бозуга китерер иде. Ул гына да түгел, хәтта бу — алдынгы рус телен өйрәнүгә дә комачаулар иде, чөнки, мәсәлән, „н“ хәрефенең „н“ авазын да, „ң“ авазын да белдерүенә күнеккән татар, рус телендә укырга өйрәнә башлаганда, аларны бутар иде. Димәк, „к“, „F“ фонемаларына аерым хәрефләр билгеләмәүне, татар кешесе барыбер аларны аера ала, дип акларга ты-рышу дөрес түгел.
Кыскасы, „к“, „F“ фонемаларына аерым хәрефләр булмау татар алфавитының житди кимчелеге ул. Моны, һичшиксез, төзәтергә кирәк.
Дөрес, татар алфавиты рус алфавиты нигезендә төзелгәннән соң, бездә бик күп әдәби, фәнни, популяр китаплар басылып чыкты. Алфавитны төзәтеп эшләгәннән соң, бу китапларны яңадан бастырырга киткән көч, расход, алфавитны төзәтү аркасында фикер алышуның жиңел- ләшүеннән килгән файдадан артык булмасмы, дигән сорау туарга мөмкин. Бу сорауда материаль расходны рухи, идеологии күренеш белән чагыштыру урынсызсыман булса да, андый сорау һәркемдә туа. Әйтергә кирәк, беренчедән, бу алфавитның татар телендәге тарихы бик озын да түгел; икенчедән һәм иң мөһиме, — татар милли әдәби теле әле татар хезмәт ияләрен алдынгы идеяләр бе-лән коммунизм рухында тәрбияләүдә корал булып бик күп еллар хезмәт итәчәк. Шуның өчен ул коралны үткенләндерүгә, шомартуга комачаулый торган барлык кы-тыршылыкларны бетерү халыкка бик зур файда китерәчәк. Андый кытыршылыкларны бетерү өстендә эшләү — тел галимнәренең мактаулы бурычы. Безнеңчә, „к", „F“ фонемаларына татар алфавитында аерым хәрефләр билгеләнмәү дә шундый кытыршылыкларның берсе булып санала.