Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ХЕЗМӘТ БӘЙРӘМЕ


(С. Кудашка 60 яшь тулу уңае белән)
«Ян, апа сип халык берлә, —
Көл, шатлан син халык берлә», —
ди Сәйфи Кудаш үзенең бер шигырендә. Шагыйрьнең бөтен иҗаты әнә шул таләпне үзе өчен тормыш законы итеп санавын күрсәтә.
Шушы елның октябрь аенда Сәйфи Кудаш иптәшкә 60 яшь тулды. 60 ел гомеренең 40 елы-н ул язучы һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында, халык хезмәтендә үткәрде, һәм ул 60 дигән түгәрәк кенә сан-ны иҗат колачы һаман киңәя барган хәлдә каршы алды. Армас-талмас хезмәт белән тулы гүзәл тормыш агымындагы якты бер дата бу!
Сәйфи Фәттах улы Кудашев 1894 ел 3 октябрьда, хәзерге Башкортстан республикасы Чишмә районы Келәш авылында, урта хәлле ’крестьян семьясында тугай. 1904—1912 елларда Сәйфи үзенең туган авылы Келәш мәдрәсәсендә . укый, шунда ул Тукай һәм Мәҗит Гафури иҗатын өйрәнә башлый, тәрҗемә буенча Пушкин, Некрасов, Толстой һ. б. әсәрләре белән таныша. Өйләрендә кечкенә Сәйфигә әнисе бик күп халык әкиятләре сөйли, әтисе матур итеп татар һәм башкорт җырларын башкара. Сәйфи бала чагыннан ук матур әдәбиятны, бигрәк тә, халык әдәбиятын яратып үсә.
Сәйфинең шәһәргә барып укыйсы, төплерәк белем аласы килә. Шәһәрдә яшәү өчен аз булса да акча табу теләге белән ул 1913— 1914 елда Казахстанда балалар укыта һәм 1915 елда Уфага килеп укый башлый.
1913 елда Сәйфи Кудаш үзенең беренче шигырьләрен яза, Уфага килгәч, Мәҗит Гафури белән таныша. Яшь шагыйрьнең таланты ачылуда, канатлары ныгуда Мәҗит ага зур роль уйный.
Сәйфи Кудашның беренче шигырьләре табигать матурлыкларын һәм шул матур табигать эчендә яшәүче халыкның авыр тормышын, татар һәм башкорт хатын-кызларының аянычлы хәлен сурәтләүгә багышланганнар. 1915 елда язылган «Татар кызына» шигырендә:
«Күтәр, бәгырькәем, ал йөзеңнән
Яулыгыңны — ләгънәт пәрдәсен!» —
дип, кызларны иреккә өнди шагыйрь.
Тормыш чиксез авыр булса да, халык коллыкта-наданлыкта яшәсә дә, шагыйрь алда якты көннәр күрә, халыкның көченә ышана. 1916 елда ук инде ул (югарыда искә алынган «Халык берлә» шигырендә) менә нинди юллар яза:
«Халык көчле, халык үчле, Ачуын ул мәңге тынмас.
Коллык һәм хурлыкка багынып, Башын ул мәңге имәс».
Татар мәдрәсәсендә генә укыган Кудаш әдәбият дөньясына шушы тирән ышаныч белән килеп керә, изге максатка омтыла. Пушкин белән Лермонтовның шәкерте булган бөек Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләре, шулай ук азатлыкны
96
җырлаган даһи рус шагыйрьләренең Сәйфигә әле бик аз таныш булган төкәнмәс бай хәзинәләре яшь шагыйрьмен йөрәгенә вакыты җиткәч көчле ялкын булып дөрләячәк чаткыны салалар.
1917 елда Сәйфи Кудаш «Тукай» дигән шигырен яза.
.Телсез идек. Тукан безне телле итте, Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Күгебездә балкып торган йолдыз булып. Кара төндә өстебезгә энҗе сипте».
Яшь шагыйрьне Тукайның, ярлы халык зарын һәм якты идеалларын җырлавы сокландыра. Шул ук 1917 елда Мәҗит Гафурига багышланган шигырендә Кудаш:
«Тетрәсен мәльгунь куәтләр һәм ачылсын пәрдәләр!»—дип яза.
Бөек Октябрь революциясен Сәйфи Кудаш зур дәрт белән каршы ала. революциягә багышлап, «Чын тан» шигырен яза, «тәбрик мтәм ярлы халыкны матур чын тац белән!»— дип, үзенең революция хезмәтендә икәнлеген белдерә. Шагыйрь совет халкы белән бергә атлый, партия тарафыннан алга куелган бурычларны үтәүдә актив катнашырга омтыла һәм 1927 елда Коммунистлар партиясе сафларына керә. 1918—1924 елларда Сәйфи Кудаш авылда укытучы булып эшли. 1925 елда Уфага күчә.
Хәзерге көндә Сәйфи Кудашиың басылып чыккан кырыктан артык китабы бар. Октябрь революциясе нәтиҗәсендә шагыйрьнең иҗаты сокландыргыч киң колач алды. Кудаш бик күп жанрларда яза. Ул шагыйрь дә, прозаик та, драматург та. Шигырь жанрында ул лирик та, политик актуаль шигырьләр мастеры да, мәсәлче дә. Нинди генә темага һәм нинди генә жанрда язылган булсалар да, Кудаш әсәрләренең төп идеясе — бәхетле тормыш төзүче совет гражданнарының горурлыгы һәм патриотлыгы. Сәйфи Кудаш әсәрләре укучыларны Коммунистлар партиясенә бирелгәнлек рухында, партия җитәкчелегендә коммунизмның җиңүенә ышану рухымда тәрбиялиләр.
Гражданнар сугыш ьп чорымда ша-гыйрь батырларга дан җырлый, совет хатын-кызларының изге тойгыларын чагылдыра. Авыл хуҗалыгын колхозлаштыру елларымда Келәш егете Кудаш аеруча бер активлык белән эшли, бик күп шигырьләр һәм поэмалар яза. 1930 елда язылган «Хат» -поэмасы турында искә төшереп үтәсе килә. Урта хәлле кре-стьян Ишми, кулак коткысына бирелеп, колхоздан чыга. Атны яңадан колхозга илтеп биргән хатынын «өйрәтергә» теләп, утын агачына тотына. Ләкин шул минутта Ишми, үз колагына үзе ышанмыйча, бөтенләй хәйран кала: аны-ң хатыны, моннан соң да ир колы булып яшәргә теләмәвен белдереп, кискен җавап кайтара.
«...Мине байлар, алла, мулла изде, Дин куша дип, аннан син издең...
Әйт син, минем күзләремә карап, Нинди эштә синнән калдым мин? Нык тикщерсәң әгәр, чагыштырып, һәрбер эштә синнән алдын мин!..
Миңа бит хокукны син бирмәдең, Алыр идең кире, син бирсәң.
Аны миңа Совет, Ленин бирде, Алалмассың, кулыңнан килмәс!..»
Көчле язылган бу юллар электә кол саналган гади крестьян хатынының совет шартларымда аңы үсүен, аның кешелек горурлыгы уянуын бик дөрес сурәтлиләр. Әйтергә кирәк, бу юллар хәзерге көндә дә актуаль яңгырыйлар: үзеннән эшлеклерәк хатынына кимсетеп караучы ирләр, сирәк булса да, әле хәзер дә очраштыргалыйлар бит.
Башкортстанда социалистик индустрия үсеше дә Кудаш иҗатында үзенең беркадәр чагылышын тапты. Ишембайда беренче фонтан бәрү турында Уфага телеграмма килгәч, шагыйрьнең лирикасы җавап кайтармыйча кала алмады.
«Бүген Башкортстаи туфрагында* Җирнең хәзинәсе ачылды, Ишембайда, шаулап, кара алтын Фонтан булып күккә атылды».
(«Тәүге фонтан», 1932.)
Илебезнең аяз күгендә кара болыт куерганда, изге совет җиренә шакшы- фашист «бандалар ябырылганда — авыр сынау елларында —- шагыпрь Сәйфи Кудаш Ватаныбыз-
7. .C. Ә.- № 11. 97
ның азатлыгы өчен барган изге су- гышта актив катнашты. Аның ялкынлы патриотизм рухы- белән сугарылган шигырьләре бер-бер артлы басылып килделәр. Мәгълүм булуынча, күп кенә фронтларда татар телендә газеталар чыга иде. Кудаш кайбер фронт газеталарына да шигырьләр җибәргәли торды. Өченче Украина фронтында чыккан газетада аныц берничә шигыре басылды. Газетаның 1943 ел 9 августта чыккан номерында Кудашның «Ватан өчен» шигыре урнаштырылган. Ә шигырьнең өстендә гади хәреф белән берничә юл текст бирелгән:
«Атаклы башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш иптәшнең яза башлавына 30 ел тулды, һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул «Хезмәт кызыл байрагы» ордены белән бүләкләнде. Шагыйрьгә кызылармеецлар сәламе җибәрәбез, аның озак яшәвен һәм Ватаныбызның бөек көрәшенә, гүзәл төзелешенә, данлыклы геройларына лаеклы бик күп яңа әсәрләр тудыруын телибез».
Фронттан җибәрелгән солдат сәламе Кудаш шигырьләренең яратып укылганын күрсәтә. Солдат теләгенең җилгә очмавы күңелгә шатлык бирә. Сугыштан соңгы елларда Кудаш поэзия һәм проза өлкәсендә яңа уңышларга иреште. 1946—1953 елларда Кудаш әсәрләренең дүрт томлыгы басылып чыкты. Шунысы ха-рактерлы, яңа том чыккан саен, укучы яңа әсәрләр белән очраша, һәм без бу томнарның саны һаман өстәлә барыр дип ышанабыз.
Сәйфи Кудашның күп кенә шигырьләре һәм поэмалары, рус теленә тәрҗемә ителеп, Москва издатель- стволарында чыкты. Тукай белән Мәҗит Гафурипың дуслыгына һәм Уфада күрешүләренә багышланган «Язны каршылаганда» повестеның русча тәрҗемәсе 1952 елда чыккан иде, 1954 елда, массовый тираж белән, аның икенче басмасы чыкты. Бу әсәрие Таткнигоиздат татар телендә чыгарырга хәзерли.
Сәйфи Кудаш әдәбият мәйданына аяк баскайда башкорт халкының язма әдәбияты юк иде әле. Кудашның беренче шигырьләре татар телендә басылып чыкты, һәм соңыннан да аныц күп кенә әсәрләре татарча да басылдылар. Татар совет әдәбиятын баетуга Сәйфи Кудаш зур өлеш кертте һәм үзенең бу мактаулы хезмәтен хәзерге вакытта да дәвам иттерә.
Октябрь революциясе нәтиҗәсендә Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәме белән Башкортстаида яңа, якты, бәхетле тормыш төзелде, башкорт далаларында һәм Урал даулары итәгендә социалистик индустрия гигантлары туды, социализм нигезенә күчерелгән авыл хуҗалыгы алга китте, башкорт халкының культурасы һәм әдәбияты гөрләп чәчәк атты.
Татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы Мәҗит Гафури тарафыннан нигезе салынган башкорт әдәбияты бик кыска тарихи вакыт эчендә искиткеч зур уңышларга иреште, талантлы язучылар үстерде. Башкорт шагыйре Мостай Кәрим совет поэзиясенең алдынгы сафларыннан урын алды. Күп кенә шагыйрьләрнең һәм прозаикларның әсәрләре, рус теленә тәрҗемә ителеп, бөтен илгә таралды.
Тукай һәм Мәҗит Гафури тради-цияләрен дәвам иттерүче Сәйфи Кудаш башкорт әдәбиятының үсешендә зур роль уйнады һәм хәзерге көндә дә беренче сафта бара. Ул төрле жанрларда тулы энергия белән эшли, мастерлыгын һаман камилләштерә.
Сәйфи Кудаш иҗаты өчен халык-чанлык һәм гадилек характерлы. Ләкин бу гадилекнең' примитивлык белән уртак бернәрсәсе дә юк. Күп тырышу, күп эшләү һәм зур тәҗрибә ярдәмендә ирешелә торган гадилек бу. Кудашның күп кенә шигырьләрендә, бигрәк тә җырларында, башкорт һәм татар җырларының көчле йогынтысы сизелә. Хәтта халык җырларының аерым юлларын ша-гыйрьнең үз әсәренә күчерү очраклары да күренгәли. . һич тә механик •күчерү түгел. Әсәрнең эмоциональ көче арта, яңа колоритлы яңа байлык өстәлә.
Җырлар Сәйфи Кудаш иҗатында, гомумән, зур гына урын билиләр. Аларның күпчелегендә музыкальлек
һәм мелодия көчле. Моңа, әлбәттә, үз иҗатыңа зур таләпчәнлек белән килгәндә генә ирешергә мөмкин.
Совет халкы Коммунистлар пар- пиясе җитәкчелегендә зур энтузиазм белән коммунизм бинасын төзи. Шагыйрь алдынгы совет кешеләренә — коммунизм төзелеше геройларына дан җырлый, шул ук вакытта ул тынычлык өчен көрәш лагеренда байрак тотып алдан баручы совет халкының изге тойгыларын әйтеп бирә:
«Атканда октябрь таңы, Балкытып җирнең йөзен, Без шатландырдык дөньяны, Әйтеп тынычлык сүзен.
Яшәсен тынычлык дөньяда, Янмасын ялкынга җир шары! Дуслашсын халыклар үзара! Яшәсен тынычлык дуслары!»
Карт шагыйрьнең намуслы хезмәтенә халык югары бәя бирде, шагыйрьгә зур хөрмәт күрсәтте. Сәйфи Кудаш — Башкортстан АССР Верховный Советының депутаты. Бөтен иҗат көчен, талантын халык бәхетенә багышлаган һәм кырык ел буе армый-талмый әдәбият дөньясында эшләгән иптәшебезнең гүзәл тормышы һәм мул җимещле хезмәте безне сокландыра, горурлык тойгысы тудыра.
— Тагын бик күп, бик күп еллар яшә, коммунизм төзүче совет халкының гүзәл уңышларыннаи рухланып, башкорт иленең уңдырышлы туфрагыннан, яңа нефть фонтаннарыннан энергия алып, яңа әсәрләр иҗат ит, көрәшче-шагыйрь иптәш!