Логотип Казан Утлары
Роман

ЛОБАЧЕВСКИЙ(Романнан өзекләр)

И. ЗАБОТИН
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Алтынчы бүлек
I
Кыш җылы һәм кар мул яуга-н иде. Калын кар астындагы Идел бозы бик юка иде.
Лобачевский белән Симонов инструментлар һәм китаплар төялгән йөкләр артыннан таудан җәяүләп төшеп киләләр. Аста Идел җәелеп ята. Боз өстенә урыньи-урьнны белән чыккан шәр һәм җылулыклар Идел өстенең ап-ак тигезлегендә, каракучкылланып, парланып яталар. Сулъяк яр, ерактагьк карлы ялан белән тоташып, беленер-беленмәс кенә күренә. Шуннан ерак та түгел — күп дигәндә унбиш-уналты чакрым булыр — җанга якын Казан каласы. Калага якынайган саен Симонов -белән Лоба- чевскийның түземсезлеге көчәя бара, ә теге як ярда, шәһәргә керәрәк соңгы станция булган Куземетьевода атларны алыштырасы* бар, бу исә— тоткарлану дигән сүз.
Елгага төшү юлы озын һәм текә иде. Атларга йөкләрнең басымын тыеп төшү кыен булды. Әледән-әле ямщик татарларның тамак төбе белән кычкырып-кычкырып куюлары ишетелеп торды; алар, йончыган атларын тезгеннәреннән тартып, тыя-тыя, артлары белән төштеләр.
Түбәндә, Идел ярында, йөкләр туктады. Лобачевский белән Симонов, аларны куып җитеп, үз кошевкаларына утырдылар.
— Я, князьләр, әйдәгез кызурак!—дип әйтми булдыра алмады Симонов.
— Беразрак хәл алырга кирәк бит. Ай-яй арыды бия, кар калын, йөк авыр,— дип җавап кайтарды карт татар, рус сүзләрен ваткалап һәм, тирләгән битен бияләе белән сөртә-сөртә:—Шыбыр тиргә баттым,— дип өстәде.
Атлардан пар күтәрелә, алар авыр сулыйлар.
Киң Идел өсләрен җил иңли, кайвакыт ул шәр өстендәге аксыл томан кебек-парны ялап китә һәм аның каракучкыл суын җиңелчә шадраландыра.
— Кичкә өйдә булырбыз,— диде Иван Михайлович.
— Станциядә тоткарламасалар, — дип өстәде Николай Иванович, салкыннан куырылып. — Князь, бир әле толыпны.
— Толыпны?—диде татар, кабаланып. — Кайсысын?
— Әнә теге йөктәгесен, — диде Лобачевский, кулы белән күрсәтеп.
40
Симонов та толыпка, төренде.
Идел өстеннән атлатып кына бардылар, алдан өч йөк, арттан—ко- шовка. Юлны кар басып киткәнлектән, яца кар өстеннән чана табаннары чыжылдап баралар. Сөйләшәсе килми. Толыбының якасын күтәреп, сулыштан тирләмәсен өчен, кырыйларын эчкә бөкләп утырган килеш, Лобачевский, күзләрен кыса төшеп, дәшми-тынмый бара. Вак кар төшкәли, гүя бар нәрсә томан эчендә; яр буйлап сузылган, хәзер инде ерак та калмаган нарат урманы да караңгы киң тасма булып чак кына сиземләнә. Күңел тыныч һәм басынкы, башта бер уй да юк, әгәр дә юлга салган көртләр кошовканы әледән-әле салулатмаса, ямщик тә чананы тотар өчен сикереп төшмәсә, черем итеп алырга да булыр иде.
Ләкин кинәт тынлыкны ярып кемдер кычкырып җибәрде, аннары чытырдау тавышы белән бергә су чупылдаганы ишетелде.
— Тр-р!
Тр-р-р-р!
— Нидер булды, ахры?!—дип, Лобачевский кошовкадан атылып төште дә толыбын салып ташлады.
— Батты! —дип кычкырды ямщик. Ул, кузладан сикереп төшеп, алга чапты. Аның артыннан Николай Иванович та йөгерде. Симонов та ашыкмыйча гына кошовкадан төште.
Ямщиклар алдагы ат янына өелешкәннәр, кычкыралар һәм баткан йөкне чыгарырга булышалар. Ат уңга-сулга сугыла һәм куркып пошкырына. Яртылаш суга баткан йөк аны артка сөйри. Менә карт татар балта тотып йөгереп килә.
— Чапма! Булышырга кирәк. Тартып чыгарабыз!—дип кычкырып җибәрде Лобачевский. Ул балтаны тартып алды да, кыйшайган йөк өс- • тенә сикереп, бәйләгән бауны кисеп җибәрде.
— Алыгыз!
Йөкче чыптага төрелгән тюкны эләктереп алды.
— Ай-яй, барин! Сикер ятьрәк!—дип кычкырды чана хуҗасы, ат башыннан тоткан килеш.
Николай Иванович команда бирүендә дәвам итте:
— Алыгыз! — йөк боз белән бергә иңә бара иде. Лобачевскийның мех итекләренә зәһәр салкын су үтеп керде. — Эх, җебегән! Тот! Тизрәк! Кая каранасың?
Инструментлар тутырылган ящик белән эш кыенрак булды. Лобачевский аңа чорнап бәйләнгән бау астыннан аркан очын үткәрде дә диңгез төене ясады, моны Петербургта Симонов өйрәткән иде аңа.
— Ваня! Тот!—диде Лобачевский, аркан очын ыргытып. Аны яшь татар эләктереп алды.
— Тарт!
Ящик чупылдап суга чумды, ләкин аны шундук тартып чыгардылар.
— Барин, сикер! Кисәбез!—дип кычкырган тавыш ишетелде. Каты тартылган тәртә төбе балта астында зыңгылдап китте, һәм тәртә чырт- лап сынды.
— Үзеңне һәлак итәсең, атны һәлак итәсең!
— Сикер!
Лобачевский авыр тюкны ташлады да, сынмаган тәртәгә тотынып, алга ауды. Чытырдап боз ватылганы, каты сүгенү һәм су чупылдавы ишетелде. Лобачевский култык асларында авырту сизде. Тыны бетеп, күз аллары караңгыланды. Сөякләре сынган кебек тоелды. Шуннан соң кинәт яктырып китте һәм күкрәк, ирексездән, гыжлап сулыш алды.
Николай Иванович нәрсә булганын иптәшләре үзен толыпка төреп, ко- шовкага салгач кына төшенде. Лычма су булып чыланган иде ул, җеп бөртеге дә калмаган, кыймылдавы да чирканыч иде. Тәне ут кебек кыза башлады.
41
— Куала! Жәлләп торма! — дип тамак ярып кычкырды Симонов. Ул, Лобачевский янына тезләнгән килеш, ашыктырып, йөкченең аркасына төртеп-төртеп ала һәм Николай Ивановичның толыбын төзәткәли иде.
— Нык тор, Колюха, түз!—дип кычкыра ул. — Берни дә булмас, хәзер чаптырып кайтып җитәрбез.
Лобачевскийга бу тавыш кайдандыр ерактан ишетелә.
Ямщик татарча нәрсәдер кычкыра, чыбыркы чаж-чож итеп ала, ат пошкыра.
II
Куземетьеводагы почта станциясендә, кызу итеп ягылган өйдә ипи исе, сарык тиресе һәм дегет исе аңкып тора иде. Лобачевскийны аракы белән удылар, ярты штоф аракы, ике стакан кипкән кура җиләге суы эчерттеләр һәм ул, мич башына менеп, авыр толыпка төренеп ятты. Бер сәгатьтән шыбыр тиргә батып уянды, күлмәк-ыштанын алыштырды да тагын йокыга китте.
— Яхшыга ул,—диде смотритель хатыны Иван Михайловичка,— ходай язган булса, салкын алмас, һәрвакыт шулай ул. Йоклап торгач та мунча чабыныр, — мунчабыз шәп безнең, — тир белән бергә барысы чыгып бетәр. Ә иртәгә кайтып китәрсез.
Хатынның киңәшен тотарга туры килде. Аннары киемне, китапларны киптерәсе һәм инструментларны корытып куясы да бар иде. Аларны кая карама шунда: скамьяларга да, идәнгә дә, киштәләргә дә таратып ташлаганнар иде. Йөкчеләр дә биредә калдылар. Ал а-p га чананы төбендә калган йөге белән тартып чыгарырга туры килгән иде.
Кич белән, мунчадан соң, чәйне бергәләп эчтеләр.
Хуш күңеллелеге йөзеннән үк балкып торган, сакалын ярты айга охшатып кырдырган татар:—Ай-ай,—диде, башын селкеп.—Китапларны кызганасың, үзеңне кызганмыйсың. Ярый әле Әхмәт сине дилбегә белән эләктерде.
Лобачевский, яшь татарның аркасыннан дусларча кагып, татарчалап:
— Рәхмәт, дуслар!—диде.
Әхмәт үзенең Лобачевскийны коткаруыннан да, аракыдан да һәм чәйдән дә бик канәгать иде.
— Нигә рәхмәт әйтеп торырга?—диде ул, уңайсызланыбрак һәм рус сүзләрен вата-вата.— Бер дә рәхмәт кирәкми. Шулай тиеш иде. Син — урыс, мин — татар, син — миңа, мин — сиңа дус. /Менә ничек кирәк ул.
— Дөрес!
Лобачевский култык асларында һаман әле авырту сизә. Ул авырту дилбегә белән тартканнан иде, ә дилбегәне, чана боз астына чумар алдыннан, элмәк ясап аңа Әхмәт ташлады. Чана белән бергә Николай Иванович та суга чумды. Әхмәт, аякларын терәп, аркасына ауды', аңа бүтәннәр ярдәмгә ташландылар һәм Лобачевскийны судан тартып чыгардылар.
Өлкән татар Гайфулла абый, шикәр тешли-тешли:
— йөкләр янына чабып килгәндә йөзең коточкыч иде! — дип сөйләвендә дәвам итте. — «Кисәргә ярамый!» имеш. Эх, егет тә икәнсең үзең!.. Ничек .диләр әле?.. Кайнар дигәнне ничек әйтәләр әле?—диде ул, русчалап аңлатырга тырышып.
Иван Михайлович, русчасын әйтеп, аңа ярдәм итте:
— Горячий.
— Әйе-ие. Без Напулеон белән сугышканда, бер нәчәлник, шулай. Березин елгасында батты, мин коткардым үзен, рәхмәтләр укыды.
Чәйне озак эчтеләр, татарлар чәй эчәргә бик яраталар, шикәр белән* инде — бигрәк тә, ә шикәр бик тансык иде. Бу кичне алар бик озак сөйләштеләр.
42
Лобачевский үзен яхшы сизә, булып үткәй хәлне скамьяларга һәм идәнгә таратып ташлаган ачык китаплар гына искә төшерә иде.
Ямщиклар иртә таң белән киттеләр, Симонов белән Лобачевский мич башында йоклап калдылар.
Гайфулла абый киткән чакта смотрптельгә болай диде:
— Бигрәк тә яхшы әфәнде, чәй эчертте, акча бирде, бездән рәхмәт әйт аңар. Әхмәт коткарды бит аны, бөтенләй дус булып китте, авылларына кунакка чакыралар диген.
— Ярар, князь, ярар.— диде смотритель, хушлашып,— йокыдан торуы белән үк әйтермен, сезгә рәхмәт әйттеләр диярмен. Зур кеше ул, бик тә зур кеше, галим, профессор дип атыйлар аны,—смотритель ихтыяр- сыздан үзе дә аларга охшатыбрак сөйләде, шулай аңлаешлырак булыр дип уйлады, күрәсең.
Лобачевский белән Симонов ярты көнне әйберләрен төрү-бәйләү белән үткәрделәр һәм тик төштән соң гына кайтырга чыктылар.
Симонов, Казанны тизрәк күрү теләге белән янса да, башыннан ук толыпка төренеп, йокымсыраган булып утырды, ә Лобачевский, түземсезләнүен яшерә алмыйча, кошевкадан һаман башын сузгалап, бер якка иелебрәк, ямщик аша карангалап барды.
Әмма җиңелчә аксыл томан аша төз Сөембикә ’башнясы белән ерактан Казан күренгәч, Симонов та үзенең түземсезлеген сиздерә башлады. Ул якасын кайтарып ташлады һәм алга таба авыша төште. Калага кергәнче ул шулай түземсезләнеп утырды.
Шәһәр читендәге урамнар, авыл урамнары кебек, тын һәм кар белән капланганнар, аларда бер хәрәкәт тә юк иде. Ә сату-алу эшләрендә төп урынны тоткан Зур Проломныйда хәл башкачарак иде. Кузлада бөкрәя төшеп утырган ямщик шундук турайды, сагайды, «Әй-әй, юл бир!» дип, кычкыргалый башлады.
Лабазлар, кар сырган витриналы һәм вывескалы кибетләр, магазиннар сату итәләр. «Барабыз»лар, җәяүлеләр арлы-бирле үтеп торалар. Болар барысы Лобачевский яратып өлгергән купшы Петербургка тамчы да охшамый һәм тарау-таскау яткан туган йортыңа кайтып кергәндә туа торган тойгыга бик охшаш бер хис уятты.
Чана Аркылы Воскресенский урамына борылгач, университет кварталының кирпеч коймасы күренде. Тауга таба атлар адымнарын акрынайттылар. Чанадан сикереп төшәсе килә, түзеп утыруы мөмкин түгел иде инде.
Капка алдында көтеп торучы Захар башта чанага игътибар итмәде, аннары кайтучыларны танып алды да кулларын җәеп җибәрде, кабаланып, чанага каршы ташланмакчы булды, ләкин нәрсә эшләргә икәнен шәйләп алды да, ян капкадан йөгереп кереп, капка терәүләрен шалтыратырга тотынды.
Шулай да капка ачылмады,— аның майлаган күгәннәре салкыннан ябышып каткан, көрәлмәгән кар тоткарлап тора иде. Захар ухылдый- ухылдый көчәнә, ләкин берни дә булдыра алмый. Ул ямщиккә усал итеп бер карап алды да:
— Әй, син, карачкы, нәрсә карап утырасың?—дип кычкырды.
Күчер кузладан ипләп кенә төште, иелеп бер сеңгерде дә алпан-тилпән капкага таба атлады.
— Нәрсә кычкырасың?
— Күрмисеңме әллә!
— Күрәм.
Ниһаять, капка ачылганда, Лобачевский ишек алдында иде инде, ул толыбын салырга азаплана иде. Захар йөгереп килде дә, толып җиңнәреннән эләктереп, тарта башлады.
— Көтә-көтә көтек булып беттек! Безнең хакта оныткансыздыр инде дип уйладык, Николай Иванович.
43
Тун төймәләрен эләктерә-эләктерә, таш баскычтан Никольский төште һәм, кыска кулларын җәеп, каршыга атлады.
— Менә көтмәгәндә, бер дә көтмәгәндә!—дигән булды, попечительнең хаты буенча ал арның кайтасын белсә дә.— Совет җыям да хәзер үк, хәзер үк ординарныйга тәкъдим итәм. Алдан ук тәбрик итәм сезне дә, Иван Михайлович, героебыз сез безнең, сезне дә, Николай Иванович.
Никольскийның шулай кабул итүе дә, сүзләре дә, озак юлның тәмам булуы да, барысынбарысы да куанычлы иде; бу һәммәсенә карата: Никольскийга һәм Захарга, туганнарга һәм университетка карата яхшы һәм киң күңелле булу теләген уята иде. Лобачевский борын очында һәм күз тирәләрендә жиңелчә кытыклану тойды. Ул, Никольский белән кочаклашып үбешкәч һәм Захарга китаплар, приборлар һәм коллекцияләр төялгән чаналарны бушатырга кушкач, колак төбендә генә: «Никола!» дигән тавышны ишетте.
— Алеша!
Энесе, кайнар сулап, Лобачевскийны иңнәреннән кочып алды да өйгә сөйрәде.
Әнисе улын ярым караңгы алгы бүлмәдә каршылады, башын аның •иңбашына куеп, дәшми генә кочаклады! һәм тынып калды. Аннары кулларын алды, улының йөзенә текәлеп карады да җитди генә итеп әйтте:
— Я, аллага шөкер^ Чишен дә юын...
Җиденче бүлек
II
...Петербургтан кайтканнан соң Лобачевский белән Симоновны Казанның күп кенә кунак өйләренә теләп чакыра торган булдылар. Бу хәл өлгер фабрикант Гаврила Иванович Осокинның җиңел кулы артыннан башланып китте. Ул Казанның атаклы сәүдәгәрләрен үзенә кунакка чакырды һәм Иван Михайловичны аларга дөнья әйләнә диңгез сәяхәте турында сөйләргә күндерде. Сәүдәгәрләр, экспедиция тикшергән җирләр- нең әле кеше куркытмаган диңгез жанварларына бай булуын ишетеп, хәйран калдылар, анда никадәр май, тире тупларга булыр иде дип уйладылар. Экспедиция турында бүтән кунак өйләрендә дә сүз күп булды. Шуннан чыгып, Никольский диңгез сәяхәте турында университетта рәсми җыелышта сөйләргә вакыт җитте дип карар итте. Җыелышка губернаның дәрәҗәле кешеләре чакырылырга тиеш иде, әлбәттә. Симонов риза булды һәм докладка хәзерләнә башлады.
Иван Михайловичның тормышы нәкъ үзе теләгәнчә бара: аны хөрмәт итәләр. Әмма ул, ә Лобачевский аеруча, университетта яшәү авырлаша баруын сизәләр иде: һәр адымың турында Петербургка донос язып кына торалар. Беренче булып бу төенне Симонов кисәргә уйлады. Ул университетның Тенишевокий йортыннан үзенә бүтән квартира бирүләрен сорады, аны бирмәсләрен белә торып шулай эшләде. Нәкъ ул уйлаганча булды да: квартира бирмәделәр. Шунда ул Владимирский һәм Николь-ский белән кычкырышты, юеш казна квартирасыннан Юшковларга күчәчәген, әгәр инде моннан соң да үзенә лаек мөнәсәбәтне тапмаса, ул вакытта отставкага чыгачагын белдерде. Владимирский моңа каршы бернәрсә дә әйтмәде, караңгы чырайлы попечительнең хатларыннан, кисәтүләреннән аның кәефе кырылган һәм ул үз йолдызының сүнә баруын сизенә иде. Никольский исә моны мине һәм минем идарәмне санга сукмау дип кабул итте, чөнки Симоновны барысының да хөрмәт итүен ул күреп тора иде. Иван Михайловичның кисәтүләре турында һәм Симоновны үзен тәрбияләгән, аңа данга һәм байлыкка юл ачкан университетта калдыру турында Магниңкийга Никольскийның язуы хак’иде. Иван Михай
44
лов ич өчен университет туган йорты кебек якын һәм аннан китү коточкыч нәрсә икәнлеген Никольскийның белмәве мөмкин түгел иде.
Лобачевский Симоновның болай эшләвеи яклады, үзе дә казна квартирасыннан китәргә булды. Алар икесе дә үзләрендә Никольский һаман тукып торган кплешүчәнлеккә чакыру хисе сизмиләр, бәлки кулланыр вакыты һәм урыны туганчы көч туплауга чакыру кебегрәк хис сизәләр иде. Әмма Симонов күндәмрәк иде* һәм Николай Ивановичка да шундый булырга киңәш бирде.
Шулай бервакыт Иван Михайлович астрономия кабинетында көньяк ярымшарның картасын сызып утырганда, аның янына кызуланган һәм тыннары куырылган Лобачевский атылып керде.
— Ну, Иванушка, китәбез!
— Таптыңмы?
— Әни карчык... килешкән, беренче бүлекнең беренче кварталындагы титулярный советник Новиков белән, бәясе дә ярый торган. Тик шунысы бар. шайтан алгырысы, анда килгән-киткән казна кешеләре төшә торган квартира.
— Күчен, ә аннары казна кешеләре килүне туктатуларын сорарсын.
— Мин әнигә әйттем инде: барыбер, тик бу хаин күсәкләрне сирәгрәк күрергә генә булсын. Җирәнгеч! Шайтан белсен, ниләр булганын! — Лобачевский иңбашларын җыерып куйды. — Аннары Алешага да әйбәтрәк. Әгәр отставка алса, барыбер күчәргә туры киләчәк. Аның характеры белән казна квартирасында яшәүләре...— Лобачевский сызгырып һәм бармакларын шартлатып куйды.
— Әйе. характерлар сезнең... — Симонов хәйләле итеп күзләрен кыса төште. — Икегез бер чыбыктан сөрелгән.
— Рәхмәт.
— Исәнлеккә, Николушка! — Симонов театрдагыча баш -иде, ул моны шушы көннәрдә «Аскольд кабере» спектаклендә күргән иде- — Ә киңәшне онытма: күндәмрәк булырга кирәк, югыйсә, аз гына бернәрсә булдымы, тырылдап китәсең, — һәм Иван Михайлович йодрыклары белән малайлар сугышыр алдыннан кыланганча итенде. — Син артык ялкынлы.
— Ялкын никадәр күбрәк булса, җәмгыятькә ул шулкадәр үк файдалырак, тик аңа зарарлы юнәлеш бирелергә мөмкин, —дип тыныч кына җавап кайтарды Николай Иванович...
Тугызынчы бүлек
I
...Никольскийның подагра өянәге чыкты.
— Ай алла, ай алла, — дип ухылдый иде ул үзәгенә үтеп сөякләре сызлаганда,— бәндәләреңнең рухын вә күңелен күзәтеп торасың, һәммәсен кыйлган эшенә карап бәялә.
— Җитәр лә инде сиңа,—диде аның ухылдауларыннан һәм мыгырдауларыннан туеп беткән хатыны. — Гөнаһ җыя-жыя да аннары тәүбә итәргә тотына, гел җанны кыйный.
— Ай аллам, акылга утырт шуны, акылсызны.
— Утыртырмын менә мин сине акылга.
Шулай да хатыны Фуксны алып килеп, тегесе Никольскийга аяк-ку- лын парга тотарга кушкач, аңа җиңелрәк булып китте. Ләкин шул вакыт Магницкийдан хат килеп төште. Хат Григорий Борисовичка коры һәм хәтер калдыргыч булып тоелды. Бу хәл сызлануны яңадан көчәйтте. Иреннәрен кыймылдатып, ул бер үк юлларны кат-кат укыды:
«Лобачевскийның миңа бервакытта да беркем турында да начар итеп сөйләгәне юк. Мин аны шуның өчен ихтирам итәм дә. Барысын да читтән
45
ишетеп белом, чөнки файдалы начальник буласы урында хисләр белән шаяручы булмас өчен, барысын да белеп торырга тиешмен».
«һм, я ялганлый, я кем дә булса чыннан да донос язып тора?! Паль- мин түгелме икән? Ходаем, аның бар гөнаһларын кичер». — Никольский чукынып куйды.
«Мин сездә Симонов белән Лобачевскийга карата алдан ук уйланган ялгыш фикер сизәм, сезгә ул нәрсәдән сак булырга кирәк: алар сезне ихтирам итәләр һәм миңа сезнең турыда һәрвакыт яхшы итеп сөйлиләр иде. Күрәлмаучылык хисе еш кына саклык пәрдәсе белән капланган була».
— Кара син аны, уйлап тапкан! Акыллы баш,—дип пышылдады Никольский, — саклык пәрдәсе белән?!
«Алар белән артык әшнәлеккә кермичә һәм хәтта яшегез, дәрәҗәгез буенча үзегезгә тиешле хөрмәтне югалтмыйча, аларга карата үзләре күрсәткән үк ихтирамлылык мөнәсәбәтен саклау әйбәт булыр дип уйлар идем мин».
— Әйе, бик хөрмәт күрсәтәләр, белсәң иде син, гали җәнап. Бик күрсәтәләр!
«Минемчә, Николай Лобачевский белән чын күңелдән һәм эшне кабыргасы белән куеп сөйләшү Симонов белән сөйләшүгә караганда күп кенә мөһим сәбәпләр аркасында җиңелрәк- Карагыз үзегез, мин аңарда сезнең фикер йөртү ысулыгызга күбрәк ихтирам күрдем».
— Ялганлый,—диде Никольский, — барын да ялганлый! Юк, гали җәнап, ул безнең фикер йөртү ысулыбызны ихтирам итә алмый.
Ишектә хатынының башы күренде:
— Син нәрсә? — диде ул. — Саташасыңмы әллә?
— Куй әле, анасы! —диде Никольский, селтәнеп.
Ишек ябылды.
«Әйе, Григорий Борисович, сезгә нык торырга тырышырга кирәк. Кешеләр күтәреләләр. Ләкин үзең күтәрел, башканы күтәрелдермә!»
Никольский кроватеннан төште, аякларын кыска кунычлы киез катага ТЫКТЬР, изелгән юрганны рәтләп куйды да өстәл янына .утырды. Каләменә күз салды, аңа каткан караны тырнагы белән кырып төшереп, кәгазь алдьн.
«Лобачевский белән Симонов әфәнделәргә карата күрәлмаучылык хисеннән ходаем үзе сакласын, — дип башлады ул. — Бу көнгә кадәр мин үземнең хәйләкәрлегем белән түгел, бәлки ходайның рәхмәте аркасында барысы белән дә тату яши алдым. Алар белән дә тату яши алырмын дип ходайга шөкер итәм. Безнең мал бүлешәсе юк, булган тәкъдирдә дә, мин юл бирергә әзермен».
Сүзләр үзеннән-үзе көчәнүсез агып торды. Алар бик ихлас күңелдән чыккан кебек яңгырадылар, һәм Никольский, һәрвакыттагыча, барысы да чыннан да нәкъ язылганча дип ышанды. Ул, каләмен карага манып чыгаргач, чәч кисәген алды.
«Үземне лаексыз бер гөнаһлы бәндә исәпләп, оҗмахка беренче булып акыллы баш юлбасар кергәнлеген нык исемдә тоткан хәлдә, беркемгә дә кимсетеп карарга кыюлык итмим; беренче Магдалина, кайсыннан аллаһы тәгалә җиде җенен куып чыгарган, Гайсаның яңадан тууына шатланган булган...»
Ләкин көтмәгәндә, үз ихтыярына каршы буларак, Григорий Борисович сәяхәткә багышланган тантананы хәтеренә төшерде, һәм йөрәге ярсып китте.- Аннары казна квартираларыннан күчеп китүләргә карата үпкәсе кабарды: бу — начальство куйган тәртипләргә каршы протест икәнлеген ул аңлый, ә ул тәртипләрне Григорий Борисович шәп дип саный иде. һәм ул попечительгә Симонов белән Лобачевскийны шашындырган тәкәбберлек турында язарга булды.
46
«Бу әфәнделәр икесе дә тышкы яктан үзләрен әйбәг тоталар, әмма бәйрәмнәрдә иртәнге һәм кичке гыйбадәткә йөрмиләр, үз-үзләреи ярату- чанлык, тәкәбберлек яки бөек акыллылык белән чирләгәннәр. Минем күзәтүләрем раслаганча, дингә табыну белән чикләнмәгән , акылдан башка бер нәрсә дә тәкәбберлекне шулкадәр үстерми, ә мондый хәтәр нәрсәгә бигрәк тә зур укымышлы кешеләр юлыга. Лобачевский әфәндедә бу нәрсә ачыктан-ачык күренә, ә Симонов әфәндедә шактый оста яшерелгән. Аларны кеше үзгәртә алмый, ходай үзе билгеле вакыты җиткәч изгслән- дермәсә инде? Симонов, миңа күренгәнчә, килеп туган нинди дә булса хәл уңае белән кирәк булган бөтен үзгәрешләрне кабул итүче хәйләкәр кеше. Тиз арада күтәрелүе һәм моңа кадәр һәрнәрсәдә һаман уңышка ирешеп кенә торуы аның башын әйләндермәде микән. Үз сотрудникларым булган бу әфәнделәрнең миңа карата дуслык һәм ихтирам турында ышандырырга тырышуларына карамастан, иртәме-соңмы алардан бәлагә тарыячакмын кебек...»
Җиңелчә генә сыкрап торган уң табаны яңадан сызлый башлады. Никольский, чыраен сытып, каләмен ташлады?, каләм, сикереп китеп, кәгазь битен буяды. Ул язганын киптерер өчен ком савытын алырга булган иде дә. тик тагын да ныграк чыраен сытып, ятагына атлады.
— Ай аллам, бөтен гөнаһларымны ярлыка, җен-пәридән саклый күр. — Ул, карага буялып беткән бармаклары белән чукынып, урынына ятты.
II
Ләкин күп тә үтми попечительдән икенче хат килде, һәм ул савыгырга ярдәм итте.
«Лсбачевскийның үз-үзен тотышы, — дип язган иде Магницкий, — һәм бигрәк тә аның тупас рәвештә жалованье таләп итүе миңа ошамый, һәм сез аңа болай дип әйтә аласыз: университет начальствосының таләпләрен төгәл үтәмичә торып һәм мактанчыклыгы белән түгел, бәлки чын эштә файдалы кеше икәнлеген күрсәтми торып, ул ординар профессор итеп расланмаячак, теләсә кая китсен — дүрт ягы кыйбла. Ул Симоновны да бозар. Мин аңа әйттем, коры галимлек дәрәҗәсенең миңа кирәге юк, дидем, —моны үзеннән сорый аласыз. Мин Лобачевскийга: сезгә карата мөнәсәбәт сезнең үзегезнең мөнәсәбәтегез нинди булу белән билгеләнәчәк, дидем һәм сүземдә торырмын. Лобачевскийга -болай дип әйтергә мөмкин: мин дә ул теләгәнне эшләргә бурычлы түгел».
Никольский хатны ике кат укып чыкты, аннары кәгазьне бөкләде дә фрагының арткы кесәсенә тыгып куйды. Ул бакенбардларын күпертеп куйды, уң аягында егетләрчә борылды да, бераз тынып торды — сызламыймы? Юк, авырту сизелмәде, һәм ул җырлап җибәрде:
Су буйлатып кына шул, Казан' елгасы буйлатып Бала үрдәк лә йөзеп киләдер.
Григорий Борисович тыпырдап куйды, телен шартлатты, язу өстәленнән саплы түгәрәк көзге алып, бакенбардларын карады да ак бөртекләрнең арта төшүеннән көрсенеп куйды, ләкин ул алар белән дә килеште.
Җыр көйли-көйли, Григорий Борисович хәтта сызгырып җибәрде, ул моны крепостьтагы кантонистларча оста чыгарырга теләгән иде, әмма черек тешләре комачаулады. Шарфын бәйләгәндә ул ефәк орден тасмасы булмавына үкенде, тынып калды», көрсенде дә фрагын кия башлады, тискәре холыклы Евдокия Гавриловнасы, вакыт табып, фрагындагы шәм мае табын бетерергә һаман өлгерә алмаган «иде.
Канцеляриягә барышлый ул, хезмәтчене чакырып, «чакыр әле син, әфәндем, минем янга профессор Лобачсвскийны... Әйе, профессор Лоба-
47
чевскийны» дип ничек итеп әйтәсен күз алдына китереп барды. Елмайды, үзен.ничек тот.у яхшырак булырын уйлап алды, һәм, хатта язылганның рухын үз сүзләрем белән аңлатып җиткерә алмам, шуңа күрә хатның үзен күрсәтү әйбәтрәк булыр, дип карар кылды.
Ләкин кабинетка кергәч, ул өстәлнең буп-буш икәнен күрде, бүлмәнең һавасы тынчып беткәнлеген сизде. Хезмәтчене чакырып китереп,. ул үзенә генә хас килешүчән һәм ачулы тавыш белән әйтте:
— Әйт әле син ә, әфәндем минем: алладан куркасыңмы, начальствоны ихтирам итәсеңме?!
Хезмәтче, ниндидер хәвеф барлыгын сизенеп, сүз дәшмәде.
— Бик тырышып хезмәт итәсең, бик тырышып!
Никольский, тузанлы кара савыты тактасына бармагы белән сызып, хезмәтчегә күз ташлады да тәрәзә янына китте, форточкага күз салды, аннары урындыкка карады, гүя ул шунда басып тәрәзә эшермәсенә үрелергә җыена иде-
— Гали җәнап,— диде хезмәтче, аңлап алып, — мин хәзер, бер тында. Ничек соң әле мин. аны онытып җибәргәнмен.
— Әйе, кем әфәндем, синдә кызлар хәтере икән, кызлар хәтере! — Шул сүзләр белән Никольский кабинетыннан чыгып китте.
Директорга ул егетләрчә атлап керде.
Владимирский, елмаеп, урыныннан күтәрелде.
— Сәламәтлегегез ничек, Григорий Борисович?
— Ходайның рәхмәте белән,—дип җавап бирде Никольский, күзләрен әсәрләндереп, — һәм сезнең, хөрмәтле Александр Павлович, — ул күзләрен төшерде, — догагыз белән, аллага кирәкле гыйбадәтегез белән.
— Ходайга шөкер, алайса.
Владимирский Никольскийга кызыл киң кулын сузды. «Ай кулы да соң акушерлык профессорының,—дип уйлады ул, Владимпрскийның көчен кулы белән тоеп.— Минем кызларымны* бу «ярдәмче»дән ходай үзе сакласын».
Григорий Борисович, кесәсеннән хатны алып, директорга сузды.
— Менә, Александр Павлович, танышыгыз, дөнья хәлләрендә һәм дәгъвалы эшләрдә көчсез кешегә киңәш бирегез. — Никольский креслога утырды һәм директор хатны укып бетергәнче тәредән күзен алмады.
Владимирский хатны Лобачевокийга күрсәтмәскә киңәш итте.
— Ачулырак, Григорий Борисович, ачулырак. Николай Иванович уттай кеше, аның белән бик сак мөгамәлә итәргә кирәк. Аңа үз сүзләрегез белән әйтеп бирегез дә шуның белән чикләнегез.
— Тыңлыйм, Александр Гаврилович, тыңлыйм. Сезнең авыздан акыллылык үзе сөйли.
Ill
Николай Ивановичны кеше җибәреп чакыртуның кирәге булмады. Никольскийның, авырудан терелеп, хезмәтләрен үти башлаганлыгын ишетеп, ул лекция бетү белән үк аның янына китте.
— Исән геиәмесез, Григорий Борисович.
• — Исәнмесез, хөрмәтле Николай Иванович, саумысыз. Күптәннән күрешкәнебез юк. Дөресен әйтим, сагынып беттем мин сезне. Нн... әйе... мин әйбәтләбрәк итеп, беләсезме, әфәнде... әфәндем, Николай Иванович, һаман әйбәтләбрәк итеп...
— Исегездәме, Григорий Борисович, Симонов кичәсендә, — диде Лобачевский, утырып, — мин сездән өч ел элек тапшырган кулъязманы табын бирүегезне сораган идем?
— Ә, әйе... ә, әйе, Николай Иванович, исемдә! Ничек хәтерләмәскә
шундый мөһим йомышны, ничек хәтерләмәскә?! Табып бирделәр аны миңа, табып бирделәр, кая китсен ди ул?! * г
48
Никольский жилетының кечкенә кесәсен актарды, аннан ачкыч алып, өстәл тартмасын ачты да зәңгәр тасмалы катыргы папка тартып чыгарды.
— Менә ул, Николай Иванович... һаман, мин әйтәм, әйбәтләбрәк итеп, һаман әйбәтләбрәк, әмма... — Никольский (күзләрен күтәрде,— кеше бер төрле уйлый, ә язмыш үзенчә эшләп куя. Менә әле генә Александр Павлович белән сөйләштем, беләм, сез Александр Павловичны өнәп бетермисез. Ни эшләмәк кирәк? Төрле хәлләр була. Шуңа күрә дә бу тәрене үз өстемә алдым да, Гайса Голгофадагы кебек...
— Нинди тәрене, Григорий Борисович?
— Гали җәнап хәбәр итте, сезңең икенче кафедра өчен жалованье соравыгызны канәгатьләндерә алмыйм дигән һәм әгәр дә, дигән ул, Лобачевский әфәнде тәүбәгә килмәсә, ул чагында ординарный итеп раслау мәсьәләсе туктатылырга, беләсезме, тоткарланырга мөмкин, дигән. Мин, дигән, профессор Лсбачевскийның тәкәббер акылын беләм, әмма ни эшлисең бит, килешмәүчәнлек күрсәтмәсен һәм начальство кушканны төгәл үтәсен, дигән.
— Ә мин моны.—диде Николай Иванович тыныч кына, — алдан сизгән идем, Григорий Борисович. — Лобачевский төбәлеп карады, һәм Никольский, өстәл тартмасын актарган булып, күзләрен аска төшерде.
— Тагын, беләсезме нәрсә, Николай Иванович, мин әле генә әйткән күңелсез хәлне йомшартырга теләп, күрәсең, попечитель сезне совет секретаре итеп сайларга тәкъдим итә.
— Бу хөрмәттән коткаруыгызны сорыйм. Мин эш белән шулкадәр күмелгәнмен, аны кабул итә алмыйм.— Лобачевский кинәт бармаклары белән кресло култыксасын шыкылдатып куйды: «Полицейский писарь ролендә миңа тагын шул дәгъвалар белән булышып утырырга гына калган иде». Ул моны чак кына әйтеп ташламады. — Гали җәнапка шулай дип язып җибәрегез дә. Үзен төзелеш эшләре белән, библиотекада, кафедралардагы эшләре белән җитәрлек күмелгән дип исәпләп, бу хөрмәттән ул, Лобачевский, үзен коткаруны түбәнчелек белән үтенә, диегез.— Николай Иванович, кулын күкрәгенә куеп, аз гына сизелерлек итеп баш какты.
— Күңелле түгел, күңелле түгел, хөрмәтле дустым Николай Иванович. Сезнең баш тартуыгызны гали җәнапның үзенчә юравы бар һәм аның ачуы да кабарырга мөмкин. Мин тырышырмын, — Никольский кулларын тәресыман итеп күкрәгенә куйды, — гали җәнапка мин мөмкин кадәр йомшаграк итеп язарга тырышырмын, мөмкин кадәр йомшаграк итеп, хәлбуки... алланың рәхмәтен белеп булмый, Николай Иваныч.
Лобачевский дәшмәде. Петербург, Магницкий аның хәтеренә төште, попечительнең асылда хат йөртүчесенә әверелгән Розанов күз алдына килде, аның белән бергә Симонов һәм Лобачевский Раупахиың, Германның дәфтәрләрен тикшергәннәр иде.
— Мин сорыйм сездән, Николай Иваныч, — дип дәвам итте Никольский, — бик тә сорыйм... Уйлап карагыз! Гел сезгә ярдәм итәрмен, ә кирәге була икән, үзем үк юл бирергә әзермен... әйе, үзем үк юл бирергә. — Никольский Магницкийга язган хатын хәтерләде.
— Эх, бөтенләй эш анда түгел, Григорий Борисович!
Никольский Лобачевскийныц чын-чыннан канәгать түгел икәнлеген аңлады. Үзенең ни хәлдә булуын Лобачевский да яшермәде, ләкин аның канәгатьсезлеге үткәнне хәтерләү белән бәйләнгән иде. Петербургта чакта аның да, Симоновның да попечитель кушкан эшне үтәүдән баш тартырга йөрәкләре җитмәде- Дөрес, кеше хокукларын тумыштан килә торган нәрсә дип раслаучы, аларның карашларына капма-каршы булган «табигый хокук» турында алар отзывта үзләре уйлаганны яздылар язуын, ләкин шулай да моңардан полицейский исе аңкый, ә бу исә вөҗ-
49
дан газабы тудыра иде. Советта секретарьлык итү бүгенге шартларда нәрсәсе белән шуннан артык соң?
— Юк, Григорий Борисович!—диде Лобачевский, урыныннан торып. — Нәкъ шулай дип язып җибәрүегезне сорыйм. Аннары, мин яңа китап өстендә эшлим, ул минем бөтен уйларымны били, вакытымны ала Шул уңай белән сездән иске кулъязмамны сорадым да.
Никольский салкын гына хушлашты.
IV
Төнлә белән Лобачевский астрономия обсерваториясенә Симонов янына килде.
— Күптәннән бирле галәм белән сөйләшкәнем юк,—диде ул, Иван Михайловичның сораулы карашына җавап итеп. — Магницкийлар, Никольскийлар, Владимирскийлар арасында эшләгәндә, күккә ешрак карарга кирәк. Гөнаһлы җирдән ераграк буласы килә, анда йөрәгеңә каршы барасы, намусыңны акчага сатасы юк.
Симонов, телескоп көйләгән килеш, тыныч кына:
— Намус инде ул, Николушка, үзгәрүчән зурлык һәм күп кенә тышкы шартларга бәйләнгән, — дип җаваплады.
— Беләсеңме, Никольский болай диде: икенче кафедра өчен жалованье бирүдән попечитель баш тарта һәм әгәр дә мин каршылашсам, бу хәл ординарный итеп раслауны тоткарлаячак.
— Ә, менә ничек! Димәк, бушка эшләргә?
— Шулай булып чыга.
— Ә син?
— Эшләячәкмен. Университеттан беркая да китмим. Аннан башка тормыш юк миңа. Мин акча эшли белмим, кызыктырмый да ул мине.
Симонов, телескобыннан аерылмыйча, һаман әлегечә тыныч һәм гамьсез генә итеп:
— Бик дөрес,—диде.—Л^онахлар бит* жалованье алмыйлар, ә безнең alma mater хәзер монастырьдан нәрсәсе белән артык?! Тамак ялына да эшләрсең. Ярый әле өйләнү хокукын алмыйлар.
— Юкны сөйлисең лә.
Симонов борылды.
— Юкны түгел, бик акыллы сүз сөйлим! Без хәзер синең белән мут егетләр генә түгел, ка-ва-лер-лар. Димәк, нәселдән килгән үк булмаса да, дворяннар. Бирнәле кыз эзләргә кирәк, — Симонов күз кысып куйды, — авылы да булсын, менә шул чагында инде кемгәдер бәйле чиновник тормышы белән хушлашырга мөмкин.
Лобачевский, кулын өметсезлек белән селтәп:
— Карташевский да миңа шуны ук әйтте, — диде.
— Ә Карташевский — акыл иясе. — Симонов бармагы белән киң ак маңгаеңа сугып алды. — Аксакова аны ярлы тормыштан чыгарды, һәм ул һәртөрле галиҗәнапларыңа төкерми дә хәзер-
— Икенчесе, Иван, шул... попечительнең мине совет секретарена сайларга дигән тәкъдименнән баш тарттым.
—- Юләрлек!
— Ике урындыкта утыруны булдыра алмыйм, —диде ул, латинчалап.
— Ике урындыкта утыруның да кирәк вакытлары була. Югарыдагы,— Симонов түшәмгә күрсәтте, — начальство белән мөнәсәбәтне бозарга кирәкми.
Лобачевскийның моны элек тә ишеткәләгәне бар иде. һәм шуңа күрә бер сүз дә дәшмәде.
Солнцев бит әнә ни хәлгә төште? Ә ул — акыллы кеше, бик күпләргә ходай шуны язсын,—дип дәвам итте Симонов, яңадан инструментларга борылган килеш.
4. .С, Ә.-№ 11.
50
— Үзе гаепле, мин студентларның да, аның да дәфтәрләрен карадым.
— Аңламыйм мин сине, Николай. Ул бит Спиноза, Гольбах һәм Руссо доктриналарына нигезләнә! Алар бит синең иң яраткан кешеләрең?!
— Бу әле алар сөйләгәннең барысы да хәкыйкать дигән сүз түгел. Кеше хокуклары — тумыштан бирелә торган нәрсә дип раслауга минем каршы икәнлегемне беләсең ич.
— Ә моңардан нинди нәтиҗә чыгару, Николушка, кешенең вкусына бәйләнгән. Фома Аквинский яки Кант нәтиҗәне үзләренчә чыгарганнар, Руссо һәм Гольбах — үзләренчә, ә инде Лобачевский, — Симонов күз кысып куйды, — үзенчә.
— Мин бу мәсьәләдә Солнцев белән килешә алмыйм икән, ул чагында...
— Ул чагында аңардан укытучы хокукын алырга кирәк булып чыга, чөнки ул хокук тумыштан бирелмәгән.
— Мин сиңа җитди сөйләшү өчен килдем, бер дә күңел юк чак, ә син клоунланасың.
— Болай да җиңел булмаган тормышны тагын да авырайтасым килми, Николушка. Иван Великопольскисымак, эпикуреец буласым килә. Философ булып тумаганмын, минем өчен тумыштан килгән нәрсә түгел ул...
— Тагын шуны ук...— дип, Лобачевский урыныннан күтәрелде.
— Эшлисем һәм... тормыштан тәм табасым килә.
Николай Иванович елмайды.
— Шайтан икәнсең!
— Синең үк сүзләрең, синең философияң, ә мин —сиңа тыйнак кына иярүче. Ә инде синең секретарьлыктан баш тартуың әйбәт түгел. Хәтерендәме, ике ел моннан элек, Солнцев, кичәдән соң Магницкий белән аралары кискенләшкәч, советтан административ хезмәтләрнең берсенә дә сайламауларын сораган иде?
— Я?!
— Сабыр ит... Магницкий моны де-мон-стра-ция дип исәпләде, ә ни килеп чыкканын үзең беләсең. Менә исәпләп кара, син малай түгел.
— Исәпләп карадым: син әйткәнчә, монастыребызның настоятель- ләре белән минем борчак пешми, ә шулай булгач — бүлмәмә бикләнәм дә китапларга күмеләм.
— Ә минемчә, архимандрит буласың килсә, тыңлаучылык чорын үтәргә кирәк. Ул — вакытлы күренеш кенә. Архимандритлар да аны үткәннәр-
— Я ярар, аңлашылды. Хәзер бүтән нәрсә турында, Ваня. Биреп тор миңа бераз акча.
— Күпме?
— Ике йөз.
— Көмеш акчамы?
— Ассигнация белән.
— Була. Нәрсәгә ул сиңа? Яңа фраккамы?
— Приборларны төзәттерергә.
— Нинди приборларны?
— Теге, Петербургтан алып кайтканда боз астына чумганнар иде бит. Грифтан сатып алган китапларны үзем рәтләдем.
— Алар бит казнаныкы! Начальстводан сора.
— Сораган идем. Бирмәделәр. Үз акчама төзәттерергә булдым. Кадалып китсеннәр! Тик менә анатомик снарядның ватылган пыяла буран- касы белән ни хәл итәргә белмим. Кем аны төзәтә алыр?
— Белмим шул... Металлдан гына куйдыр.
— Фукс әйтә, тутыгыр, ди.
— Ну, саран җеннәр- дә сон., кара син аны! — Симонов телескопка арты белән борылды.
Шәм яктысы Лобачевскийның бер як -битенә төшкән, һәм шуңардан андагы күләгәләр ачыграк булып күренә, борын төбеннән бер дә китми торган сызык тагын да ярылыбрак тора иде.
— Эх, Николушка! — Симонов учы белән шап итеп окулярга сукты. — Күңелсез син. Әйдә, буш вакытны квартира белән клуб арасында үткәрик. — Николай Иванович көлемсерәде, ләкин көлүе йөзенең бер ягына гына чыкты.
— Киттек клубка? — Иван Михайлович сәгатенә карады. — Әле соң түгел.
— Ә күзәтүләрен?
— Болыт чыкты.
— Киттек, азрак һава алыйк. — Лобачевский сикереп торды. Борын төбендәге сызык югалды.
— Менә шундый чагында яратам мин сине, валлаһи яратам! Элекке кебек, ут! Җитди кыяфәткә керергә тырышуыңны ташла, зинһар.
— Бик ташлар идем дә, күңел юк, әйтерсең, төзәтеп булмый торган әшәкелек эшләгәнмен.
Ишек алдына чыккач, Лобачевский күкрәген тутырып сулады һәм караңгы күккә карады. Симонов каты пружиналы зур йозакны бикләп маташа иде.
Түбәндә, тау астында, Ф.укс ботан бакчасы үстергән җирдә, шомлы итеп эт чинаганы ишетелә иде.
Р. Гайнанов тәрҗемәсе.