Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРЕНЕКЛЕ ТЕЛ ГАЛИМЕ ЛАТЫЙФ ҖӘЛӘЙГӘ АЛТМЫШ ЯШЬ


Шушы елның 17 ноябреида күренекле татар галиме, педагог һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы Латыйф Җәләйнең тууына алтмыш ел, фәнни эшчәнлегенә егерме биш ел тулды.
Латыйф Җәләй — Бөек Октябрь социалистик революциясенең күп-милләтле Россия халыкларына алы<п килгән бөек казанышлары нәтиҗәсендә үсеп чыкка*н алдынгы татар интеллигенциясе вәкилләреннән берсе. Латыйф Җәләй — барыннан да бигрәк тел галиме, татар диалектологиясен, татар теле тарихын, тарихи гра'М1матикасы'Н һәм фонетикасын тикшерүне беренче булып фәнни нигезгә салучы. Латыйф Җәләйнең тел буенча язган гыйльми хезмәтләре татар теле өлкәсендә генә түгел, гомумән бөтен төрки телләр фәнендә күренекле урын тота. «Татар диалектологиясе буенча кыйммәтле һәм оригиналь хезмәтләре белән төрки телләр белемен 'баетучы Л. Җ. Җә- ләлетдинов,— ди бу турыда СССР Фәннәр Академиясенең член-коррес- поиденты Б. А. Серебренников,— Татарстанда гына түгел, бәлки башка җирләрдә дә лингвист-тюрколог буларак киң танылган галим. Төрки телләр белгечләренә яхшы таныш булган «Татар диалектологиясе» һәм «Диалектологик сүзлек» — аның каләме белән язылган». Л. Җәләйнең биредә күрсәтелгән хезмәтләре һәм «Татар теле-нең тарихи фонетикасы буенча мате-риаллар», «Татар теленең орфоэпик нигезләре» дигән китаплары төрки телләрне тарихи-чагыштырма планда өйрәнүдә аеруча кыйммәтле материаллар булып саналалар.
Л. Җәләй гыйльми хезмәтне педагогик эш белән бәйләп алып бара. СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалында өлкән гыйльми сотрудник булу белән бергә, Казан дәүләт университетында да лекцияләр укый, аспирантлар белән җитәкчелек итә,—укытучылар һәм фән эшчеләре, яшь кадрлар тәрбияләү эшен алып бара. Ул тәрбияләп чыгарган яшьләрнең берничәсе инде филология фәннәре кандидатлары булдылар. Аның укучылары хәзерге вакытта урта һәм югары мәктәпләрдә, фәнни учреждениеләрдә уңышлы эшләп киләләр.
Л. Җәләй татар җәмәгатьчелегеңә әдәби тәнкыйтьче буларак та билгеле. Ул — СССР Совет язучылары союзы члены. Аның әдәби мираска, әдәби тел һәм стиль мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре, татар совет язучыларының әсәрләренә язылган рецензияләре, әдәби күзәтүләре татар әдәбиятының үсешендә күренекле урын алып торалар.
Латыйф Җәләлетдин улы Җәлә- летдинов (Л. Җәләй) ’1894 елда Ульянов өлкәсе. Кече Кандал районы, Иске Кызыл Су (русча — Тат.
90
Урайкнно) авылында ярлы крестьян семьясында туа.
Ул үскәндә, аның әтп-әнисе инде карт. тормыш шәптән түгел, — семьяга ярдәм итү өчен, аңа тугыз яшьтән алып, төрле җирләрдә ялланып эшли башларга туры килә. Башта кымыз ясаучы мастерда «ма-лай» булып йөри. Шул вакыт рус балалары белән дә аралаша —алар- дан рус телен өйрәнергә тырыша. Кыш көннәрендә авыл мәктәбендә укый. Өч елдан соң Мәләкәскә китә. Кышын мәдрәсәдә укый, җәй көннә-рендә ат йөртүче булып эшли — алпавыт тегермәненнән вокзалга он ташый. Озакламый аның әти-әнисе дә үлә. Латыйф ничек булса да укуын дәвам итә һәм мәдрәсәнең соңгы ике елын бер елда тәмамлый. Мәдрәсә, нигездә, муллалар хәзерли, ләкин бетереп чыгучыларның күбесе ул елларны укытучылык хезмәтенә китәләр. Латыйф та шулай итә. Ул 19Г2 елның көзендә Куйбышев өлкәсе Кошка районы Иске Җүрәй (русча — Файзуллово) авылына укытучы булып китә. Патша хөкүмәте татар укытучыларына хезмәт хакы түләми. Аларның килере атна кич укучы балалар бирә торган садакадан тора. Бу авылда ике ел эшләгәч, Латыйф Җәләй, үзе белән бергә укыткан Һади Шаммазов белән ки-ңәшләшеп, бәхет эзләргә чыгып китәргә була. Бу фикерне аларга Ташкентта җиләк-җимеш чистартып ящикларга тутыру эшендә эшли торган бер оста кунакка кайтып киткән арада әйтеп калдыра һәм егетләргә үзенең Ташкенттагы адресын да бирә. Март ахырларында ике яшь егет Ташкентка бәхет эзләргә чыгып китәләр. Бу турыда Л. Җәләй үзе болай сөйли: «Ташкентка сигез көндә бары-п җиттек. Икебезгә унбиш тиен акча калды. Башта теге киңәш биргән иптәшне эзләдек, таба алмагач, Карван-Са- райга барып кундык. Икенче көнне аны таптык. Ул безне үзбәк ашханәсенә алып кереп ашатты. Фрукт се-зоны май урталарында башлана икән. Ул безгә аңарчы башка эшләрдә эшләп торырга киңәш итте. Иске Ташкент дигән җирдән барып икебезгә фатир алдык. Ул йорт егерме бүлмәле иде, безгә иң начар бүлмәне бирделәр, аена берәр сум түләрсез, диделәр, һәр көнне Пьян базарга чыгабыз (ул вакытта Ташкентның уртасында шундый базар бар иде). Эш табылмый. Бернигә көннән соң сәбәбен әйттеләр: без соң чыгабыз икән. Эш табыйм дисәң, иртән, сәгать биштә үк чыгарга кирәк икән. Шуннан соң Пьян базарга биштә үк торып чыктым. Иптәшне өйдә калдырдым. Күрәм, кызыл билбаулы бер татар кешеләр җыйный, аның җигүле өч аты да шунда тора. Ул ат белән йөк ташырга көнлеккә грузчикләр яллый икән. Аны минем кебек эшсезләр сырып алган. Сатулашалар.
— Көненә ике сум илле тиен бирсәң, барабыз, — диләр.
— Ярын, —ди, — икешәр оу<м акча, 35 әр тиенлек ашату.
Мине дә алды бу. Киттек. Атлар таза, тимер арбалар нык. Чабабыз бар көчкә туп-туры вокзалга. Безне яллаган кеше чират алырга ашыга икән. Вокзал янында бер сәгатьләп көттек. Теге сөйләшеп чыкты инде: кая, нәрсә ташырга. Капканы ачтылар, шикәр төяргә тотындык. Ком шикәр, һәр капчыкта алтышар пот. Ун адым илтеп арбага салырга. Ил- тәм дә салам. Капчык күтәртүчеләр минем аркага юри «лап» иттереп салалар. Минем киемгә карыйлар инде: интеллигент, янәсе, әйдә, күтәрсен!
— Юк, —мин әйтәм,— егетләр, бу эшне беләм мин. Сез шутить итмәгез.
Шуннан соң алай кыланмадылар...
Төрле җирләрдә эшли торгач, май урталары да килеп җитте. Мин Дәр- бәндтән килгән бер байга кердем. Канцелярия эшен дә алып бардым. Аш та пешердем. Виноград та арчыдым. Сентябрь үткәч, эш бетте. Ләкин мин Ташкенттан тиз генә китмәскә булдым. Пекарняга бардым. Хуҗаның хатыны сорый миннән:
— Син тимер юлчы түгелме?
— Юк,—мин әйтәм,— андый эштә булганым юк.
Бу сорауның хикмәтен соңыннан гына белдем: тимер юлчылар баш
91
күтәргәннәр, аларны эшкә алмыйлар икән».
Пекарняда эшләгәндә, Л. Җәләй- гә призывка китәргә хәбәр итәләр, һәм ул 1915 ел башында туган якка кайта. Аны солдат хезмәтенә алалар һәм фронтка җибәрәләр. 1916 елда контузия алып, Москва госпиталендә бераз ята. Аны яңадан фронтка озаталар. Февраль революциясен Л. Җәләй Румыниядә — Бухаресттан ерак түгел бер авылда каршы-лый. Бу вакытта солдатлар арасында империалистик сугышка каршы пропаганда бик көчле була. Солдатлар начар мөнәсәбәтле офицерларны частьлардай куалар. Братанье башлана.
Л. Җәләй 1917 елның сентябрь азакларында туган авылына кайтып төшә. Укытучылар «Берек» дигән оешма төзиләр. Анда укытучыларны аттестацияләү бара. Л. Җәләйгә дә укытучы булырга киңәш итәләр, ул Иске Кызыл Суда бер ел укыта.
Шул вакыттан ул балалар йортында тәрбияче, мәктәпләрдә, техникумнарда, совет-партия мәктәбендә укытучы, мәктәпләр инспекторы булып эшли. Үзенең белемен күтәрү буенча тырышлык күрсәтә, ниһаять, аспирантурага керә, аны 1935 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогия институтында тел тарихы укы-тырга калдырыла.
1936 елда ул Ленинградка тәрҗе-мәчеләр курсына вакытлыча укытучы итеп җибәрелә. Бер елдан соң аннан кайта, педагогия институтында эшләвен дәвам итә.
1939 елда Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты карамагында Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылгач, Л. Җәләй тел секторы мөдире итеп билгеләнә. Бер үк вакытта пе-дагогия институтында да укыта. Тел секторы ике проблеманы үз алдына куя: татар теленең диалектларын өйрәнү һәм татар теленең гыйльми грамматикасын төзү. Икенче проблема В. Хаигилдин белән Ш. Рамазановна бирелә. Беренчесен Л. Җәләй җитәкчелегенә тапшыралар.
1940 елда Татарстан тел, әдәбият һәм тарих (институты һәм Казан дәүләт педагогия институты тарафыннан беренче мәртәбә татар диалектологик экспедицияләре оештырыла. Экспедицияләрнең маршрутлары тарих фәннәре докторы проф. IT. И. Воробьев ярдәмендә төзелә. Экспедиция Татарстанның өч төбәгенә — Минзәлә,
Кама Тамагы һәм Әтнә төбәкләренә җибәрелә. Соңгы төбәк экспедициясендә проф. М. Фазлул- лин, калганнарында Л. Җәләй җитәкчелек итә. Сугыштан соң мондый экспедицияләр ел саен оештырылып килә. Аларның барысы белән дә Л. Җәләй җитәкчелек итә.
1944 елда Казан дәүләт универси-тетында тарих-филология факультетының татар бүлеге ачыла. Л. Җәләй шул елдан башлап анда диалектология, тел тарихы һәм тарихи грамматика укыта.
Л. Җәләйнең әдәби һәм фәнни эшчәнлеге егерме икенче елларда Самарада башлана. Бу елларда ул матур әдәбият белән нык кызыксына, үзе дә шигырьләр, пьесалар яз- галый. Аның берничә шигыре матбугатта да күренә. Балалар йортында эшләгәндә, татар балалары өчен «Сатылган кыз» исемле пьеса яза (вакыйгасы шундагы бер бала тормышыннан алына). Аны күп тапкырлар сәхнәгә куялар. Тамашага шәһәр халкы да йөри. Билет сатудан килгән акча балалар файдасына китә.
1929 елда Самарада Л. Җәләйнең «Беренче баскыч мәктәпләрдә дингә каршы тәрбияне комплексларга бәйләп эшләр өчен материаллар» дигән китабы басылып чыга. Автор үзен Латыйф Җәләли дип күрсәтә.* Бу — аның аерым китап булып чыккан беренче әсәре. Анда башлангыч мәктәпләрдә дингә каршы тәрбия оештыруның методлары турында сөйләнелә. Автор үзенең фикерен маркс-изм-ленинизм классиклары карашлары белән сугарып бирә. Самарада чагында Л. Җәләй зурлар мәктәбе өчен уку китаплары яза. методика буенча чыккан төрле җыентыкларда тел укыту турындагы мәкаләләр урнаштыра, Казанга да мәкаләләр җибәргәли.
1933 елда Л. Җәләй Казанга килә. Монда ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә эшчәнлек күрсәтә башлый.
92
Аның «Совет әдәбияты» журналында (1934 ел. Л<? 9) беренче булып басылган «Киң җәймәдәге таплар» рецензиясе М. Әмирнең «Командир» исемле әсәренә карата языла. Бу рецензиядә тәнкыйтьче әсәрнең идея- художество үзенчәлекләренә анализ ясау белән бергә, авторның теле һәм стиленә карата да байтак туктала. «Зәңгәр алан», «Башлап язучылар теле». «Сиваш». «Татар худо-жество әдәбияты телен баетуда Шәриф Камалның роле» — болар Л. Җәләйнең сугышка кадәр язган тәнкыйть мәкаләләре. Ш. Камалга багышланган мәкаләдә автор аеруча бер осталык белән персонажлар телен тикшерә. «Сиваш»та Г. Бәшн- ровның шул исемдәге повестена ул беренче буларак җентекле анализ ясый.
Тәнкыйть өлкәсендәге активлыгы белән Л. Җәләй 1939 елда Совет язучылары союзына член булып керә.
Бу елларда уЛ татар халык иҗаты белән дә кызыксына. «Урта Тигәнәле бәете» дигән мәкаләдә шул исемдәге бәетнең барлыкка килү тарихы һәм аның идея-художество үзенчәлекләре турында сөйләнелә, ул әсәрнең халык арасыннан Л. Җәләй үзе язып алган тексты да теркәлә.
«Совет мәктәбе» журналында Л. Җәләйнең тел буенча язылган ■мәкаләләре бик еш күренә башлый («Практик стилистика алдында торган бурычлар», «Татар телендә диалектлар», «Фигыль юнәлешләре», «Рәвеш», «Г. Тукай телендә фигыльләр», «Гыймад Нугайбек» һ. б.).
Бер үк вакытта ул кандидатлык диссертациясе өстендә дә эшли. Дис-сертация темасын педагогия инсти-тутында үзе укый торган лекция курсына туры китереп сайлый: «Татар теле тарихына караган кайбер материаллар». Аны 1942 елның 24 декабреида М. В. Ломоносов исемендәге Москва дәүләт университетында уңышлы рәвештә яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Шул көп- нәи башлап ул әдәби тәнкыйть һәм тел мәсьәләләре өстендә тагын да күбрәк көч куеп эшләргә керешә. Бөек Ватан сугышы елларында фронтовик язучылар белән тыгыз элемтә тота, аларның әсәрләре һәм гомумән татар әдәбияты турында зур-зур мәкаләләр яза, үзенең әдәби Һәм фәнни эшчәнлеге белән халыкның патриотик рухын күтәрә.
Л. Җәләйнең әдәби эшчәнлеге бервакытта да нинди дә булса бер өлкә белән генә чикләнеп калмый. Аның «С. Хәким шигырьләре турында», «Поэзиябезгә карагай кайбер фикерләр», «Безнең авылда» һ. б. мәкаләләре хәзерге чор әдәбиятына багышланган булсалар, «Фатих Әмирхан», «Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм Каюм Насыйри», «К. Насыйриның сайланма әсәрләре», «Татар драматургиясенә алт-мыш ел тулу уңае белән» дигән мә-каләләре әдәбият тарихына кагылалар. Соңгы мәкаләсендә татар театрына һәм драматургиясенә рус демократик драматургиясенең йогынтысы һәм Габдрахмаи Ильяси- иың «Бичара кыз» исемле драмасының идея һәм художество үзенчәлекләре турында сөйләнә. Л. Җәләй — универсаль филолог. Әдәби тел һәм стиль мәсьәләләре Л. Җәләйнең тәнкыйть мәкаләләрендә һәрвакытта диярлек үзәк урында ‘торалар. Ә инде аның «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү», «Г. Тукай поэзиясе синтаксисының кайбер үзенчәлекләре», «Мәктәп балаларының тел культурасын үстерү өчен», «Гади һәм кушма җөмлә төшенчәсен аныклауга карата», «Татар синтаксисында хәл ителмәгән мәсьәләләргә карата», «Тел материаллары буенча татарлар» («Советская этнография», 1947 ел, № 9), «Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш» исемле мәкаләләре турыдан- туры' тел һәм аңа бәйләнешле башка төрле фәнни һәм практик проблемаларга карата язылганнар.
Шуның белән бергә, Л. Җәләй иҗатыг {д а кайбер ялгый i л ар да ■бул-мады түгел. Мәсәлән, ул Гитлер ил б ас а р л а р ьн i а к a pi и ы ге р о й л арча көрәшүче татар халкының милли горурлыгы турында сөйләгәндә (««Тупчы» Ваһап» һәм милли горурлык турында», «Совет әдәбияты»,
93
1943 ел, № 11), узган чорның сыйнфый каршылыгын, . халыкларның сыйнфый көрәшен онытып җибәрде, ә икенче бер урында, үзе дә сизмәстән, «буржуаз милли әдәби тел» дигән ялгыш термин кулланып («И. В. Сталин өйрәтүләре яктылыгында «гомумхалык теле, гомуммил- ләт теле, әдәби тел һәм җирле диалектлар», « С о в ет әдәбияты», 1952 ел, № 7), матбугатта бик каты тәнкыйтькә эләкте. Ләкин Л. Җә- ләйнең, галим буларак, андый хаталардан арынырга көче җитте, һәм алдагы фәнни хезмәтләрендә инде ул алариы* кабатламады*.
1947 елда, берничә елгы экспедиция материалларын эшкәртү нәтиҗәсе буларак, Л. Җәләйнец «Татар диалектологиясе» дигән китабы басылып чыга. Биредә татар диалектлары төп өч төргә — урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектларына бүленә, һәр диалект үз чиратында берничә сөйләшкә һәм урынчалык- ларга аерыла, аларның һәрберсенең фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләренә конкрет анализ бирелә. Бу хезмәт югары мәктәпләрдә татар диалектларын өйрәнү өчен бүгенге көндә дә бердәнбер дәреслек булып тора.
Л. Җәләйнец диалектология буенча басылып чыккан хезмәтләреннән тагын «Диалектологик сүзлек»- иең беренче басмасын һәм «Диалектология буенча сораулык»ны күрсәтергә кирәк.
Үзенең иң элек үзәк матбугатта («Известия Академии педагогических наук РСФСР», 40 нчы чыгарылыш, 1952 ел), аннан соц 1953 елда аерым китап булып чыккан «Татар теленең орфоэпик нигезләре» дигән хезмәтендә Л. Җәләй татар әдәби әйтелеш нормаларын татар тел белеме тарихында беренче буларак кон-крет системага салып бирә. Билгеле, Л. Җәләйгә кадәр дә татар орфоэпиясе турында язып чыгучылар була, ләкин аларда әле андый конкретлык, системалылык җитешми, татар орфоэпиясе буенча фикер йөртүләр, күбесенчә, гомумирәк төстә булалар. Биредә исә эш башкача- р а к: го м ум х а лык тел ендэге эй тс - леш төрлелекләренең кайсы әдәби телдә нормалашып өлгергән, кайсы нормалашуга ныграк йөз тота, гыйльми яктан караганда, кайсы әйтелешне орфоэпик норма итеп алу мәслихәтрәк һ. б. — Л. Җәләй китабында болар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә үзләренең эзлекле як-тыртылышын табалар.
Л. Җәләйнец матбугатка чыккан хезмәтләре, билгеле, югарыда күрсә-телгәннәр белән генә чикләнми. Бу очракта аларның барысын да күрсәтеп чыгу мөмкин дә түгел. Шуның өстенә аның газетада басылып чыккан мәкаләләре дә байтак. Бүгенге көндә Л. Җәләй татар теленең тарихи фонетикасын һәм тарихи грамматикасын төзү өстендә эшли. Ул хезмәтнең бер өлеше «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар» дигән исемдә быел аерым китап булып чыкты да инде. Озакламый шул ук хезмәтнең «Татар телендә фи-гыльләр» дигән өлеше басылып чыгачак.
Күптән түгел генә Л. Җәләй Москвада докторлык диссертациясе яклап кайтты. Бу диссертация — татар әдәби теленең нигезендә яткан урта диалектны җентекле рәвештә унике ел буе өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зур бер монография, капиталь хезмәт. «Безнең алда татар фәнендә әле моңарчы күрелмәгән грандиоз хезмәт, һәм бу Сөембикә манарасыдай памятникка автор үзенең бөтен яшьлеген, үзенең кыю һәм иҗади эзләнүләренең бөтен ялкынын салган» — әнә шундый югары бәя бирә ул диссертациягә рәсми оппонент буларак чыгыш ясаган күренекле тюрколог, СССР Фәннәр Академиясенең члеи-коррес- понденты профессор-доктор Н. К. Дмитриев. Л. Җәләйнец бу яңа хезмәтенең аерым китап булып басылып чыгуы татар теле белеме өчен генә түгел, гомумән бөтен төрки телләр белеме өчен дә зур казаныш булачак.
Л. Җәләй үзенең иҗат эшендәге уңышларына алдынгы рус галимнәре белән турыдан-туры аралашу, алар белән фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу, үзе өстендә җитди һәм
туктаусыз эшләү һәм, барыннан да бигрәк. Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли кадрлар җитештерү буенча өзлексез кайгыртуы аркасында ирешә алды. Л. Җәләй — үзенең бөтен көчен, бөтен иҗат дәртен һәм ялкынын татар культу расының үсешенә багышла-ган күренекле тел галиме, әдәби тәнкыйтьче һәм педагог. Татар җә-мәгатьчелеге үзенең данлыклы галимен аның тууына алтмыш ел, иҗади эшчәилегенә егерме биш ел тулу уңае белән чын күңелдән котлый, аңа үзенең тирән ихтирамын белдерә һәм сау-сәламәтлек, озын гомерләр белән чираттагы иЯ;адк уңышлыклар тели.