Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ТУРЫНДА КИТАП


Я. Агишев «Габдулла Тукай иҗаты» (иҗтимагый-политик мотивлары) 27 дигән китабының рус телендә төзәтелгән икенче басмасын чыгарды. Бу хезмәт авторның халык шагыйре Г. Тукай турында язган беренче китабы гына түгел. 1942 елда аның «Тукай — патриот», 1943 елда «Татарский народ и Тукай», 1946 елда «Сатира Тукая» дигән китаплары басылды. Шул ук 1946 елда ул И. Пехтелев белән берлектә «Габдулла Тукай» исемле хезмәтен язды-. Күргәнебезчә, Г. Тукай иҗатын Я. Агишев күптәннән тикшерә. Ул Тукай иҗатын өйрәнергә үзеннән билгеле бер өлеш (Кертте. Ләкин, әйтергә кирәк, Тукай турында рус телендә язылган китаплар бик аз әле (без биредә газета һәм журнал мәкаләләрен әйтмибез). Югарыда телгә алынган хезмәтләрдән тыш тагын И. Пехтелевның зур булмаган ике китабын күрсәтергә була — «Пушкин, Лермонтов, Тукай» (1949 ел) һәм «Эстетические идеи в творчестве Тукая» (1946 ел). Шушының белән, нигездә, Тукай турындагы тәнкыйть әдәбияты төгәлләнә. Дөрес, соңгы елларда Тукай турында берничә диссертация язылды», ләкин алар, кызганычка каршьи, дөнья күрмичә, «кулъязма хокукында» гына кала бирәләр, бастырып чыга р ы л м ы й л а р.
Г. Тукай әсәрләрен совет укучысы зур хөрмәт белән укый һәм Тукай иҗатын тикшерүчеләрдән җитди монографик хезмәтләр көтә.
Тукай турындагы» һәрбер яңа китап яки мәкаләне, рус телендә язылганмы ул, яисә татар телендәме,
1 Я. Агишев. Творчество Габдуллы Тукая, Таткнигоиздат, Казань, 1954. Китапның, беренче басмасы 1948 елда чыккан иде.
укучыларыбыз җентекләп анализлап баралар һәм үзләренең тәнкыйть фикерләрен белдерәләр. Бу аңлашыла да: Тукай иҗаты укучы күңелендә кадерле у£>ын алган.
Я. Агишев китабының беренче басмасы укучылар тарафыннан зур кызыксыну белән каршы» алынды, һәм ул тиз арада таралып та бетте. Безнең матбугат бу китапның уңышлы якларын һәм кимчелекләрен үз вакытында күрсәтеп тә
27 II. Пехтелев. О некоторых вопросах изучения творчества Г. Тукая, «Красная Татария» газетасы. 1948 ел, 15 сентябрь.
үтте ’.
Безнең максат — яңа басманың кимчелекләрдән нинди күләмдә арынуын күздән кичерү һәм, Тукайны өйрәнү эшенең хәзерге дәрәҗәсеннән чыгып, китапка гомуми бәя бирү. Билгеле, Я. Агишевнын Тукайны өйрәнү буенча күп еллар эшләве аңа һәм аның китабына бул-ган таләпне киметми, бәлки арттыра гына.
Автор тикшергән төп мәсьәлә, •китапның исеменнән үк күренгәнчә, Тукай иҗатының иҗтимагый- политик -мотивлары, Тукай иҗтимагый- политик карашларының формалашуы һәм үсеше мәсьәләсе.
Бу мәсьәлә гаять мөһим һәм шул ук вакытта бик катлаулы. Китапның авторы яңа басмада бу темага караган әдәбият хакында бер пункт өстәгән һәм буржуаз тәнкыйтьчеләрнең, милләтчеләрнең Тукайда дөньяга караш, политик фикер юк иде дигән нигезсез раслауларына каршы чыга. Фальсификаторлар тырышлыгы белән мондый зарарлы һәм ялган караш әдәбиятта 1936— 1937 елларга кадәр дәвам итте. Шуның тискәре нәтиҗәсе буларак, Г. Т ук а й н ы ң и җт11 м а гы й -по л итик карашлары ачылмыйча ятты, ә фи-
116
г i ос оф и к карашлары турындагы
мәсьәлә бөтенләй күтәрелмәде дә.
Я. Агишевның китабы бу юлда беренче җитди хезмәт булып исәпләнә. Анык китабында Тукай турында моңа чаклы булган барлык тикшеренүләргә йомгак ясала.
«Тукайның идеологиясен һәм политик йөзен аның политик публицистикасы бик ачык һәм тулы чагылдыра»,— ди автор (54 бит). Моның белән килешергә кирәк. Автор Тукайның политик публици-стикасына аерым бүлек багышлап бик дөрес эшләгән. Бүгенгә кадәр дә Тукай публицистикасы' бик аз тикшерелгән әле.
Бу бүлектә Г. Тукайның ике зур әсәре тикшерелә: «Мохарәбә вә государственная дума» һәм «Царь- Голод яхут ачлык патша». Беренче әсәрдә империалистик рус-япон сугышының сәбәпләре, аның басып алу максатлары' һәм нәтиҗәләре ачыла, патша Думасының халык интересларына каршы булуы күрсәтелә, кадетларның конституцион иллюзияләре һәм икейөзле тактикалары фаш ителә, властьны халыкның үз кулына тартып алу идеясе үткәрелә.
«Царь-Голод» дигән икенче әсәр— А. Н. Бахның шул ук исемдәге экономик очеркларыннан тәрҗемә һ Бах биредә халыкка аңлаешлы формада политэкономия мәсьәләләрен яктырта. Агишев хаклы рәвештә Тукайның бу хезмәте татар телендә «беренче мәртәбә политик экономия мәсьәләләрен аңлаткан» (58 6tfr) әсәр булуын һәм аның иң кирәкле бер чорда — капитализмның чын йөзен күрсәткән һәм явызлыкның тамырларын, капиталистик изелүнең тамырларын ачып салган әсәрләргә татар җәмгыятендә аеруча мохтаҗлык булган чакта чыгуын әйтә.
Ләкин Агишев «С. Бахның очерк-ларында үткәрелгән политик линияне җентекләп» анализлаудан баш тарта.
1 Сүз А. II. Бахның (1857—1946) «С. Бах» псевдонимы белән чыгарган «Царь-Голод, экономические очерки» исемле әсәренең Тукай тарафыннан тәрҗемә ителүе турында бара.
Билгеле булганча, В. II. Ленин бу очеркларга югары бәя бирде һәм ал а р н ни пр о п аг а нд а л а рта, э ш ч ел әр - нең революцион түгәрәкләрендә өйрәнергә кирәк дип санады ’.
Бу уңай белән Бахның «Экономик
28 Исторический журнал, 1940, 4—5,
23 бит.
29 «Правда» газетасы, 1916 ел, 15 май.
очерклар»ына «Правда» газетасы биргән югары» бәяне китереп үтмичә булмый. «Правда» бу китап турында болай дип язган иде: «...Написанная простым языком, убедительно и увлекательно, она сыграла выдающуюся роль в пропаганде ре-волюционных идей» 28 29.
«Правда» газетасының бу бәясен аерым дәрәҗәдә Тукай тәрҗемәсенә карата да кулланырга мөмкин.
Шулай итеп, Тукай хезмәтенең революцион әһәмияте, публицисти-касының революционлыгы бәхәссез.
Т ук а й п у б л и цисти к а сын ың р ево - люцион характерын күрсәтә торган тагын бернәрсәгә кагылырга кирәк. 1906 елны Тукай «Сугыш һәм Дума» исемле брошюраны тәрҗемә итеп «Әльгасрелҗәдит» журналында бастыра. Әсәрнең шул ук исемдәге оригиналы 1905 елда «Молот» изда- тел ьствосы тара финна и чыгар ыла һәм шул ук елньи конфискацияләнә һәм аңа арест салына. Моннан тыш, Думага сайлауларга бойкот ясарга «котырткан» өчен дә патшаның
1906 ел 11 (24) март законы 4 айдан 8 айга хәтле төрмәгә утырту белән яный иде. Тукай боларның берсеннән дә куркып тор-мый, әсәрне тәрҗемә итә.
Агишев, ни өчендер, «Әльгасрелҗәдит» журналының чыгуын 1906 ел белән генә чикли, чынлыкта исә
1907 елда да ул журналның 5 номеры чыга, һәм аның 4, 5 номерларында «Царь-голод яхут ачлык патша»- иың дәвамы урнаштырыла. Бу моментлар Я. Агишев китабында ча- гылдырылмаганнар.
Я. Агишев бары тик шушы» ике хезмәтне анализлау белән чикләнә, Тукайның Казан чорындагы публицистик -мәкаләләрен тикшерми.
Күрсәтелгән хезмәтләрнең икесе дә — рус телендәге брошюраларның
117
тәрҗемәләре. Алармы аерым тикшергән хәлдә дә шагыйрьнең оригиналь әсәрләре белән, политик лирикасы белән бәйләнештә күрсәтергә кирәк иде.
Тукайның тәрҗемә- эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы. Тукай «Сугыш һәм Дума» брошюрасының төп моментларын гына тәрҗемә итә, тәрҗемә процессында патша хөкүмәтенең реакцион эчтәлеген, либераль партияләрнең хыянәтчел тактикасын калкурак итеп күрсәткән положениеләрне үзеннән өстәп бара, әһә-мияте з<ур булмаган детальләрне төшереп калдыра. Тукайның, тәрҗемәче буларак, аңлы, иҗади рәвештә эшләве һәм публицист-пропагандист буларак, текстны мөмкин кадәр аңлаешлы гади итәргә омтылуы ачык күренә. Бу моментлар А. Н. Бах очеркларын тәрҗемә иткәндә дә очрый.
Тук ай н ы ң тә рҗөм ә л әр ен оригиналь әсәрләре белән чагыштыру аларның идея бердәмлеген күрсәтә.
Югарыдатьи брошюраларның кайбер идеяләре турыдан-туры диярлек Тукайның оригиналь әсәрләрендә дә үткәрелә, аерым сурәтләү алымнары', чагыштырулар кабатлана.
Мәсәлән, «Сорыкортларга» шигыре, һичшиксез, А. Н. Бахның «Царь-голод» брошюрасы идеяләре йогынтысы астында язылган. Шигырьнең исеме үзе үк әнә ш.ул хакта сөйли. Моңа чаклы ул термин («Сорыкортлар»), социаль термин буларак, кулланылмый. «Трутни» («Сорыкортлар») термины • белән А. Н. Бах сорыкорт — капиталистларны! атый. Шул терминны Тукай үзенең шигырендә файдалана.
А. Н. Бах болай яза: «Капитализм бәлаләр чыганагы, кешеләрнең газаплану чыганагы, ул үзенең комсыз авызьь белән кешеләрне ашый». Тукай да капитализмны нәкъ шундый сүзләр белән характерлый: Халык батсын да бетсен, тик боларның эчләре күпсен, Авызлары ачык бик киң,. ниең бар:
«Дай сюда, дай-дай!
Болар ни йотмаган инде, беләмсең, Миңлебай бабай».
«Царь-голод»ның йогынтысы «Хаҗи» исемле фельетонда да күренә. Тукай биредә А. Н. Бахның байларны фаш итү алымнарын Хаҗиның «изгелеген»нән көлү өчен файдалана. Әгәр Бахның бае изгеләргә берәр потлы, шәмнәр куйса, Тукайда хаҗи үз гөнаһларыннан «ходайга» биргән сәдакалары һәм роза маеннан ясалган шәмнәре ярдәмендә арына! Биредә текстның туры килүеннән дә бигрәк идея уртаклыгы һәм шул идеяне сатирик чагылдырудагы уртаклык күзгә ташлана.
Китапның авторы Тукай иҗатын үсештә карый, Тукайның «идея-политик үсешен» күрсәтә һәм дөрес нәтиҗәләр ясый.
Милләтче тәнкыйтьчеләр Т ука й - ның 1905 ел революциясе чорындагы иҗатын йомшак, өйрәнчек, оригинальлектән ерак торган иҗат дип бәяләделәр. Бу карашның ялган, зарарлы булуын М. Фәйзулли- на Г. Тукайның башлангыч иҗатына багышланган диссертациясендә үк исбатлаган иде. Я. Агишев бу •моментны М. Фәйзуллинага караганда тирәнрәк ача. Ләкин М. Фәй- зуллина да, Я. Агишев та шагыйрьнең Уральскидагы социаль среда- сын бөтен катлаулылыгы белән күр-сәтмиләр, Тукай политик карашларының тиз үсү сәбәпләрен тиешенчә ачып бирмиләр.
Тукай тормышының Уральск чоры турында сөйләгәндә Фәннәр акаде-миясенең Казан филиалында саклана торган истәлекләрне һәм Тукайның Уральскидагы тормышы турында матбугатта чыккан яңа м атер и а л л а р ны тул ы р а к фа й д а л а - нырга мөмкин булыр иде. Бу материаллар безгә Тукайның эшчеләр белән, социал-демократлар белән тыгыз бәйләнештә булуын күрсәтәләр. Эшчеләр белән аралашу, һичшиксез, шагыйрьнең идея үсешенә билгеле бер йогынты ясаган.
Тукайны чолгап алган атмосфера нинди генә булмасын, шагыйрьнең үсешенә Уральск уңай йогынты ясый. Уральскида ул чакта вак предприятиеләр һәм, аз санлы булса да, пролетариат, шул исәптән, татар һәм казах пролетариатьп була. Тимер юл Уральскими илнең үзәге
118
белән тоташтыра. Илдә барган ре-волюцион кузгалышларның җиле көне-сәгате белән Уральскига да килеп җитә. Петербургтагы канлы якшәмбене ишетеп, Уральск тимер юл эшчеләре забастовка ясыйлар. Алар 1905 елның Октябренда да Россия күләмендәге күтәрелешкә кушылалар. Забастовкалар белән большевиклар җитәкчелек итә. Уральск шәһәрендә һәм өлкәсендә аграр мәсьәлә бик кискен куела. Урал казаклары арасында да социаль дифференциация көчәя. Патша хөкүмәтенең халыкларны күчереп йөртү политикасы; крайдагы киеренке обстановканы тагын да куерта төшә.
Уральскида, политикада гаепләнеп, сөргенгә җибәрелгән кешеләр эш алып баралар. 1905—1907 елларда шәһәрдә рус телендә өч газета һәм татар телендә бер газета, ике журнал чыгарыла. Театрда зур уңыш белән М. Горький һәм ~Н. В. Гоголь пьесалары бара. Газе- та-журналларда җирле властьларга һәм самодержавиегә каршьи юнәлгән күп кенә мәкаләләр басыла, рус р ев о л ю ци он д ем о к р а тл а р ы» ту р ын д а материаллар бирелә, кайчак социал- демократларның әсәрләре дә урнаштырыла. Гоголь, Пушкин, Л. Тол-стой, Кольцовның әсәрләре татарчага тәрҗемә ителеп бастырыла. Уральск башка шәһәрләрдәге күп кенә газета-журнал редакцияләре белән элемтә урнаштыра: Тукайның, мәсәлән, кайбер Казан һәм Оренбург газета-журналларында үз әй-берләрен бастыруы, «Фикер» газетасында большевистик «Урал» газетасы материалларының кабат басылуы билгеле. Бу уңай белән әйтергә кирәк, Уральск турында әдәбиятчылар, гомумән, декларатив төстә генә сөйлиләр. Тукай өчен Ураль- скиның «университет» булуы-30 телгә алынса да, бу положение конкрет материаллар белән н ы г ы ты л м ый. Хәлбуки, югарыдагы фактларны санап чыгу гына да конкрет өйрәнүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы турында сөйли. Тукай иҗатын тикшерүче өчен, мәсәлән, М. Горький пьесаларьи куелган театр; 'мәсьәләсен һәм Тукайның -бу театрга мөнәсәбәтен тикшерү актуаль түгелмени? Татар хезмәт ияләрен Тукай юкка гына театрга йөрергә димләмәгәндер бит.
Г. Тукай белән X. Ямашев арасындагы мөнәсәбәтне күптән инде бөтен тирәнлеге белән яктыртырга вакыт.
Дөрес, яңа басмада Я. Агишев,
30 Я. Агишев, И. Пехтелев, «Габдулла Тукай», Тат Госиздат, 1946 ел, 8 бит.
Тукайның Казандагы тормышын сөйләү уңаенда, бу мәсьәләне куя, ләкин ул Тукайның большевистик Урал газетасьи белән Уральскида чагында ук таныш булуы; хакында бер сүз дә әйтми.
Т у к а й н ы ң и җти м а г ы й - п о л и ти к
һәм философик карашларына игътибарсыз караучыларны; Я. Агишев хаклы рәвештә тәнкыйть итә. Шулай булгач, аңа үзенә дә шагыйрьнең философик карашларын тикшерү, антиклерикаль чыгышларының социаль нигезен ачу бурычын куярга кирәк иде. Бу юнәлештә Я. Агишев беркадәр эшләгән. Бу аеруча «Тукай иҗатында сатира һәм юмор» дигән бүлектә күренә. Ләкин Я. Агишевның да әле Тукайны ма-териалист дип атарга кыюлыгы җитмәгән. Тукай субъектив рәвештә атеизмнан ерак тора, дип яза ул (54 бит). Кайбер шигырьләрендә Г. Тукай чыннан да аллага мөрәҗәгать итә, халыкны изүче эксплу-ататорларга хезмәт итми торган «саф» дин турында хыяллана. Тукай үзенең иң яхшы; әсәрләрендә динне кире кагу дәрәҗәсенә күтәрелә, язучыларны, интеллигенцияне бернинди реакциягә дә, динчеләрнең карашына да, «имансыз» дип атауларына да карамыйча, халыкка хезмәт итәргә чакыра. Күп кенә публицистик мәкаләләрендә Тукай күренешләрнең сәбәплеге һәм үзара бәйләнеше турында сөйли, дөньяны танып-белү мөмкинлеген яклый һәм агностицизм философик мәктәпчекләрен кире кага. Без монда бу мәсьәләгә киң туктала алмыйбыз. Бу хакта 3. А. Ишмөхәмметовның «XIX йөзнең ахырында, XX йөзнең башында (Октябрь революциясенә кадәр) Татарстанда атеистик фи
119
кернең үсеше» 31 дигән махсус хезмәтен күрсәтү белән генә чикләнергә туры килә. Биредә татар револю- Шюн -дем о кр атл а>р ы н ьиң, шул исәптән Г. Тукайның, да, философик к а р а ш л а р ы 111 гг-езл е тикшер е л гә и. Ишмөхәмметов Тукай стихияле ма- те р и а л и эм юг а р ы л ы гын а к үтә р ел ә дигән дөрес нәтиҗәгә килә. Ишмө- хәмм его в н ы ң тикшерен үл әр ей Я. Агишевка тулысымча файдаланырга •мөмкин иде.
Күренә ки, төп тема — Тукайның иҗти м а гый - п о л и ти к кара шл ары ту-рындагы мәсьәлә китапта тулы- ачылмаган. Китапның төп кимчелеге шунда.
Китапта башка кимчелекләр дә юк түгел. Аларның кайберләре китапның беренче басмасына карата «Советская Татария» газетасында басылган И. Пехтелев рецензиясендә дә искә алынганнар иде. Мәсәлән, И. Пехтелев беренче басмамын композицион яктан шактый таркау булуы турында әйтеп киткән иде. Ә китапның икенче төзәтелгән басмасы- үзенең төзелеше ягыннан беренче басмадан бернәрсәсе белән дә ае-рылмый. Кайбер артык урыннарын кыскарту яки аерым бүлекләрен бөтенләй төшереп калдыру исәбенә (мәсәлән, VI һәм VII бүлекләрне) төп мәсьәләгә — Тукайның иҗтима- гый-политик һәм философик карашларын тирәнрәк ачуга ныграк игътибар бирергә мөмкин булыр иде.
Китапта дөрес һәм төгәл булмаган билгеләмәләр дә очрый. Мәсәлән, автор I'. Тукайның «Шаржлар» исемле мәкаләсеннән:
«Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып торуы бетмичә, ■мин үземезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм.
Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, мөэмин дә түгел, инсан да түгел диясем килә», — дигән өзекне китерә дә, «Тукай социализм белән динне органик рәвештә бәйләргә тырыша», дигән ялгыш нәтиҗә ясый. Чынында Тукай капиталистик төзелешкә социалистик төзелешне капма-каршы куеп -карый. Бөтен мәкаләдәге төп логик басым менә шушы каршылыкны ачуга юнәлгән дә инде. Ә дин мәсьәләсе шагыйрь тарафыннан үзәк урында алынып
31 Казан, 1953 ел, философик фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен языл- тан диссертация.
каралмыйча, тик юл уңаеннан гына әйтелеп үтелгән, икенче дәрәҗәдәге мәсьәлә булып тора. Шагыйрь дин мәсьәләсен чишүне һәркемнең шәхси эше итеп кенә калдыра. Тукай уенча, һәм «мөселман» өчен, һәм «мөэмин» өчен, һәм «инсан» өчен беренче төп бурыч—: ул дин мәсьәләсе түгел, ә социаль мәсьәләне хәл итү тора. Тукай мәкаләсенең төп нигезе, төп асылы- менә шунда. Югарыда ките-релгән өзекнең төп эчтәлеге дә менә шуңарга кайтып кала.
«Казан чорында Тукай иҗаты» бүлегендә Я. Агишев шагыйрьнең иҗтимагый-политик карашлары формалашу мәсьәләсендә төгәлсезлекләр җибәрә. Ул Тукайны тик Казанга килгәч кенә «болан яшәргә мөмкин түгел» дигән нәтиҗәгә килә һәм революцион көрәш юлын таба дип карый. Бу һич кенә дә дөрес түгел. Тукай бу көрәш юлын Ураль- скида чакта ук таба. Я. Агишев үзе үк шагыйрьнең Уральскида язылган «Тавыш» хакында» исемле шигырь юлларын китерү белән үзенең фикерен юкка чыгара.
Шагыйрьнең биографиясен бирүдә дә кайбер төгәлсезлекләр киткән. Мәсәлән, Я. Агишев Тукайны мәдрәсәгә Уральскига килгәннән соң ике ел үткәч — 1898 елны- күчә дип карый. Чынлыкта исә Тукай мәдрәсәгә 1900 елны күчеп тора башлый. Шул вакытта Уральскида Тукай белән бергә торган апасы Г. Зәби- рова да шуны -раслый. Уральскида шагыйрь белән бергә аралашып яшәгән башка кешеләр дә шулай дип раслыйлар.
Г. Тука й н ы-ң 'И җт! i м а г ы й - п ол ит и к һәм философик карашлары тагын да тулырак һәм тирәнрәк итеп яктыртылган яңа китабы белән Я. Агишев киләчәктә укучыларын шатландырыр дип ышанабыз.