Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХИ БЕР ДОКУМЕНТ ТУРЫНДА

Ә. ИШМОРАТОВ


Татар халкының атаклы улы, зур революцион эшлеклесе, үзенең бөтен гомерен хезмәт ияләрен капиталистик изүдән азат итүгә биргән большевик Хөсәен Ямашев турындагы якты истәлек халкыбыз йөрәгендә тирән мәхәббәт белән саклана.
Бу талантлы революционер, какшамас большевикның көрәш белән узган гүзәл тормыш юлы, революцион эшчәнлеге әдәбиятыбызда да беркадәр яктыртылган. Соңгы берничә ел эчендә генә дә ЛА. Гайнуллин, Җ. Вәзиева, А. Тарасов, Р. ЛА. Раимов һәм X. Хәсәиов иптәшләр бу мәсьәләгә карата яхшы ук киң һәм тирән эчтәлекле мәкаләләрен бастырып чыгардылар.
Ләкин бу иптәшләр үзләренең мәкаләләрендә бер әһәмиятле сорауны—Хөсәен Ямашев үзенең фамилиясен куеп берәр төрле әсәр язганмы — дигән сорауны җавапсыз калдырып, читләтеп уздылар.
Ни өчен соң бу мәкаләләрнең берсендә дә Хөсәен Ямашевның фамилиясе куелып бастырылган конкрет берәр әсәре атап күрсәтелми? Чөнки X. Ямашев яшәгән чордагы (бигрәк тә 1900—1907 нче еллардагы) политик хәл шартларыннан чыгып, күп кешеләр X. Ямашев фами-лиясе куелган берәр төрле әсәрнең булуын зур шик астына алалар иде. Ул гына да түгел, бу мәсьәләгә карата «Кояш» газетасы үзенең 1913 елда чыккан 13 нче номерында: «Матбугатка чыккан рисаләләренең өстендә яки газеталарда басылган мәкаләләрнең астында Хөсәен Ямашев исеме матурланып тормыйдыр иде», дип яза.
е. ,с. ә.- № ю.
Китерелгән өземтәдән күренгәнчә, X. Ямашев тарафыннан язылган әсәр һәм мәкаләләрнең булуына шик тотылмый, ләкин аның фамилиясе куелып бастырылган берәр әсәр яки мәкаләнең булу-булмау мәсьәләсе һаман шулай билгесез булып кала килде. ЛАенә шуңа күрә дә X. Яма- шевның^ телен, сүзлек составын, стиль үзенчәлекләрен тикшерү, өйрәнү эше «яткын җир» булып торды.
Соңгы вакытларда «Урал» газетасы теленең сүзлек составын өйрәнү максаты белән алып барылган эзләнү, тикшеренүләребез нәтиҗәсендә, Хөсәен Ямашевның: «йорт хайваннары выставкасы нигә кирәк» дигән исемдәге тәрҗемәсе табылды.
Бу әсәр Ив. Поповның шул ук исемдәге рус телендә язып бастырылган әсәреннән тәрҗемә ителгән. Кечкенә форматта, барлыгы 16 биттән торган бу әсәр 1903 елда, Казанда, И. Н. Харитоновның лито-типо- графиясендә басылган. Китапның титул битендә: «ЛАөхәррире И. В. Попов, мөтәрҗиме Хөсәен Ямашев» дип язылган.
ЛАәгълүм ки, XIX йөзнең соңы һәм XX йөзнең башы тел мәсьәләләре тирәсендә дә көрәшнең көчәйгән бер чоры булып санала. Чөнки «төрки тел системасындагы халыкларның күпчелегендә ике антаго-нистик лагерь арасында кискен көрәш бара: өстен сыйныфның реакцион караштагы группалары гарә- бизм, фарсизм белән чуарланган иске язу теле формаларын саклап калырга омтылалар, ә икенче яктан, халыкның алдынгы өлеше, прогрессив демократик катлаулары әдәби
113

114
телләрне гомумхалык теленә якынайту өчен, әдәби телләрне гарәп, фарсы һәм төрек лексиконыннан чистарту өчен, бөек рус халкының культурасына һәм теленә якынаю өчен, пантюркизм һәм панисламизм идеяләренә каршы көрәш алып баралар» 10. Бу көрәштә 1\аюм Насый- ри, Галпәсгар Камал, Мәжит Гафу- ри. Габдулла Тукай. Гафур 1\оләх- метов һәм башка демократик язучыларның күрсәткән хезмәтләре чиксез зур булган кебек, Хөсәен Ямашевның эшчәнлеге аерата әһә-мияткә ия булып тора. Моны ачыклый төшү өчен, ике төрле өземтә алып, аларның телен чагыштырып, лексик составларына күз төшерик. Боларның беренчесе идея ягыннан консерватив, бюрократ клерикалларның фикерләрен хуплап, шуны дини пәрдәләргә төреп, укучыларына тәкъдим итүче, Петербургның военный ахуны. Г. Баязитов тарафыннан чыгарылган «Нур» газетасыннан алына. Ул үзенең бер номерында түбәндәгеләрне яза:
«Без исламнар өчен, бу гасырда сыйнфыять фиркыять, мәсләкне аер- май била — тәфрика һәммәләремез- гә иң мөһим булган һәм барчалары- мыз өчен әһәммияте мөштәрәк булган бер мәсьәләмез бардыр, ул да дин— дианәтдер. Бәгъзы бер зиалу исемен алган идиот-хиялый башлар лезум- сез бәлаләр кубаруп асыл тәгълиме ислам вә мең елларга мәкъбүл би- ләль-иҗмагъ булган әһле тәфсир әһле хәдис куйган юлны ташлап чытырманга илтә торган баткак тар юлга керүне тәүгыйзь тәүсиядә бу- лынурга керешдиләр. Мең дә өч йөз еллар тазаруп галәмгә җәелеп килгән шәригать исламияне реформа кирәк, тәждид кирәк дия бер хыялга төшмәк ник кирәк вә кемгә хаҗәт!»11 12
Китерелгән өземтәнең теле, кирәк лексик составы, кирәк грамматик төзелеше ягыннан булсын, тулысы белән гарәп-фарсы алымнары белән тутырылган, жаргонлаштырылган. Мондагы сыйнфыять (сыйныфчы- лык),
10 И. В. Сталин, Марксизм һәм тел гыйлемо мәсьәләләре, 1954 иче ел, 11 бит.
11 Н. А. Баскаков. Развитие языков и письменности народов СССР, журнал «Вопросы языкознания», 1952 ел, № 3, 20—21 битләр.
12 «Нур» газетасы, № 193, 1905 нчс ел.
тәфрикыять (партияләргә бүленү) , дин-дианәт (динчелек), зыялы (укымышлы), әһле хадис (пәйгамбәрләр сүзе юлыннан баручылар), әһле тафсир (комментарий), мәкъбүл (кабул ителгән) һәм башка шу-ның кебек сүзләрнең барысы да татар халкына гомер-гомергә ят сүзләр.
Уебызча, бу өземтәнең эчтәлегенә артык комментарий бирүнең кирәге юк. Чөнки монда Россиядә үсеп бара торган сыйнфый көрәш, революцион ситуацияләргә каршы, ачык- тан-ачык реакцион идеология ята.
Татар клерикаль буржуазия туз-ларыннан берсе булган ахун Баязитов, монархияне мәңгеләштерү теләге белән динне халыкларның сыйнфый интересларыннан, ирекләреннән, тормыш бәхетләреннән өстен торган зур бер идеал итеп куярга омтыла.
Ни өчен соң Баязитов үзенең газетасын халыкка чит булган телдә яза? Чөнки ул, беренчедән, шул чорның дин әһелләренә, буржуаз реакцион укымышлыларькна дин исеменнән сөйләп, монархия идеясен тагын да ныграк урнаштырырга тырыша, аларны контрреволюция сафына чакыра, икенчедән, ул консерватив рәвештә халык, демократик теленә каршы көрәшә, үзенең искедән килгән, жаргонлаштырылган тел стилен бөтен көче белән сакларга азаплана, халык теленнән кача. Шулай итеп ул һәм гомумән буржуазия вәкилләре «...телне үз интересларына файдаланырга, аңа үзләренең аерым лексиконнарым, үзләренең аерым терминнарын, үзләренең аерым әйтелмәләрен көчләп тагарга тыры-шалар» Менә бер мисал. Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһәренең Борһа- нетдин хәзрәтенә, аның тарафыннан язылган төрле резолюцияләрнең халыкка аңлашылмавы әйтелеп, ачык һәм аңлаешлырак язарга мөмкин түгелме, дип белдергән сорауга хәзрәт түбәндәге җавапны бирә:
«Ачык һәм аңларлык рәвештә язар ул сак айларның (ягъни халыкның.— Ә. И.) бездә ихтыяҗлары кал- маз вә хөрмәтемез бетәр, безнең фасыйлатымыз анчак анлар аңла-
81 115
мазлык тырыз илә язмакдыр, айлар һәр сәгатьтә безем янымызга кереп: «Хәзрәт! Бу сүз пичек? Аңлап булмый», дия гарыз ифтикар кыйлуб торсыннар, үзләренең безгә мохтаҗ идекләрини онытмасупнар» 13 дип ачыктан-ачык әйтеп бирә.
Нәкъ менә шул елларда, татар халкының алдынгы уллары< телне ту-лысымча халыклаштыру юлын күтәреп чыгалар һәм алар кулланган тел стиле, югарыда «Нур» газетасыннан китерелгән тел стиленә контраст буларак һәркемгә, бигрәк тә эшче- крестьяи халкына тулысымча аңлаешлы! тел чараларымнан тора. Моны раслау өчен, уебызча, X. Ямашев- ныц югарыда исеме аталган әсә-реннән һәм аның тарафыннан оеш-тырылган «Урал» газетасыннан берәр өземтә китерү дә җитә.
«Хайваннар выставкасы нәрсәгә кирәк. Күп кеше хайваннар выстав- касының тугърысыида ишетү генә түгел аны күргәннәре дә бардыр. Алай булса да бар кеше дә выстав- каларга бер төсле итеп карамый: бәгъзеләре аиы файдалы, бәгъзеләре файдасыз табалар.
Боларның кайсы дөрес икән соң, выставкалар файдалымы, юкмы?
Безнең гакылымыз буенча выстав- каларны файдасыз дип уйлау дөрес түгел. Без бу китапта шул уйның дөрес түгеллеген һәм выставканың бнк файдалылыгын һәм хайван берлән кәсеп өчен выставканың бик кирәклелеген сөйләмәкче буламыз»14 15.
«Иң әүвәл терлек асраучылар выставкага кергәч үк кешеләрдән ишеткән яки бер-бер китапта, газеталарда укыган нәрсәләрен үз күзләре белән күрәләр... «Бер мәртәбә күрү ун мәртәбә ишетүдән артык»,—дигән картлардан калган бер сүз бар» 16.
Әйтеп киткәнебезчә, татар телендә беренче легаль большевистик «Урал» газетасының оештыручысы һәм чын җитәкчесе дә X. Ямашев була 17. Заманында бердәнбер булган бу сугышча н-политик «Урал» газетасы революцион марксизмның принциплары өчен ныклы көрәш алып барып, татар хезмәт ияләре, башлыча татар эшчеләре арасында,
13 Татар әдәбияты, дәреслек-хрестоматия.
1917 нче ел, 36 бнг.
14 «Шура» журналы. № 15, 1909 нчы ел.
15 X. Я м a in е в, «Йорт хайваннарының выставкасы нигә кирәк», 1903 нче ел. 3 бит.
16 X. Я м a in с в, шунда ук, 8 бит.
1 Муса Җәлил. Яшьләргә. Төзүчесе Гази Канипаф. Җаваплы редакторы Мәхмүт Хөсәен. Таткннгонздат, 1951, 74 бнт. Бәясе 1 с. 40 т.
марксизм идеяләрен таратуда, аларны революцион рухта тәрбияләүдә һәм большевиклар тирәсенә туплауда чиксез зур роль уйный.
«Урал» газетасындагы күп кенә тарихи әһәмиятле мәкаләләр я авторларының имзалары күрсәтелмичә, я «Кызыл», я «Сул» псевдонимы белән басылганнар. М. Гайнуллин һәм Җ. Вәзиева иптәшләр бу «кызыл», «сул» псевдонимы белән ба-сылган мәкаләләр X. Ямашев калә ме белән язылган дигән фикерне әйтәләр ’. Хөсәен Ямашевныц исеме аталган китабының табылуын ул китап теле сүзлек составына, стиль үзенчәлекләренә, өстән генә ясалган күзәтү һәм чагыштырып караулар да, бу фикернең дөреслеген күрсәтәләр.
«Урал» газетасындагы мәкаләләр теленең сүзлек составын, стиль үзен-чәлекләрен күз алдына китерү өчен беренче номерына идарә исеменнән урнаштырылган мәкаләне бирик:
«Россиядә иске тәртипкә каршы булган көрәш иркенлекне теләгән һәр сыйныфның, бонынчы алдагы сафларының гына эше иде. Әмма хәзер бөтен халыкның эшенә әйләнә бара, ягъни иске тәртипкә каршы көрәш тирәнләнә һәм киңәя барадыр.
Шулай ук бу көрәштә халыкның төрле сыиыйфларының арасындагы каршылык көннән-көн өскә чыга бара.
Хәзер эшчеләр сыйныфының бурычы үзен сыйнфый дошманнарыннан алдатмаенча, бу көрәшне ахырына чаклы җиткезеп үзенең олуг булган теләге социализм өчен көрәшкә юл ачудыр.
Боның өчен пролетариат (эшчеләр сыйныфы) берләшкән һәм сыйныфына билгеле файдаларын аңлаган булырга тиешле.

Икенче яктан, бу көрәшне ахырына кадәр җиткезү, бу көрәштә про-летариатның якын иптәше булырлык крестьян халкының һәм шәһәр җирләрендәге фәкыйрь халыкның үзләренең файда вә зарарларын аңлаулары артудан һәм үзара берегешеп кушылуларыннан булачактыр.
Шуңа күрә без үземезнең газетабызда, пролетариатны бергә кушылуга өндәп, аның сыйныфына билгеле аңын арттырырга булышу ке- би, крестьян халкын һәм шәһәр фәкыйрьләрен дә үзара кушылырга өндәячәкмез» !.
Күренә ки, безнең тарафтан китерелгән өч төрле өземтәнең соңгы икесендәге тел чаралары арасында охшашлык һәм уртаклыклар бар. Аларда әдәби телне халыклашты- рырга тырышу, халык теле байлыгына нигезләү юлын алга сөрү сизе-леп тора. Өземтәләрдәге (соңгы икесендә) иҗтимагый-политик терминнар да, татар терминологиясенә нигез ташын салучы Каюм Насыйри- дагыча, өч төрле принциптан чыгып ясалганнар. Бу өземтәләрдә, 1) элек тар мәгънәдә йөртелеп тә, хәзер киң политик төшенчә аңлату өчен татар теленең үз сүзлек составыннан алынган иптәш, иркенлек кебекләрне дә, 2) рус теленнән турыдаи-туры алынма булган социализм, пролетариат, крестьян. выставка кебекләрне дә һәм 3) калькалап ясалган иске тәр* тип (старый порядок), сыйнфый көрәш (классовая борьба), сыйнфый дошман (классовый враг), сыйнфый аң (классовое сознание) кебекләрне дә очратабыз. Бу фактлар үзләре генә дә Хөсәен Ямашевның татар телен, аның үзенчәлекләрен тирән аңлап эш итүен, аны үстерү, киңәйтүдә бөек рус теле байлыгыннан оста рәвештә файдалануын ачык күрсәтәләр.
Җыеп кына әйткәндә, Хөсәен Ямашевның бу әсәре әһәмияткә ня була ала. Аның теленең лексик составы*, стиль үзенчәлекләрен ныклап өйрәнү, «Урал» газетасында авторлары күрсәтелмичә, урнаштырылган күп кенә тарихи әһәмиятле мәкаләләргә, РСДРПның Казан Комитеты тарафыннан татар телендә бастырып таратылган листовкаларга тагы да якын килергә, алардан (бигрәк тә мәкаләләрдән) кайберләренең авторларын билгеләргә дә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.