Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

НИКОЛАЙ ОСТРОВСКИЙНЫҢ ТУУЫНА 50 ЕЛ
Ялкынлы коммунист-көрәшче Николаи
Островскийның тууына 50 ел тулуны илебезнең.
барлык почмакларында: шәһәрләрдә һәм
авылларда, югары уку йортларында һәм
китапханәләрдә билгеләп уздылар. Газета
битләрендә совет яшьләре, Н. Островскнйга
булган тирән ихтирам хисләрен белдереп,
«Корыч ничек чыныкты» романы геройлары
турында, Островскийның батырлыгы турында
мәкаләләр яздылар.
Казанда атаклы совет язучысына багышланган
әдәби кичәләр, укучылар конференцияләре
үткәрелде.
29 сентябрьдә Казан шәһәренең Колонналы
залында (Ирек мәйданы) шәһәр җәмәгатьчелеге
вәкилләре катнашында Николай Островскийның
тууына 50 ел тулуга багышланган зур кичә
үткәрелде. Кичәне Татарстан совет язучылары
союзы һәм ВЛКСМның Татарстан Өлкә
Комитеты оештырды. Кичәдә Николай
Островскийның тормышы һәм иҗаты турында
язучы Бруно Зернит доклад ясады. Докладтан
соң Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт
филармониясе артистлары тарафыннан зур
концерт бирелде, республикабызның яшь
шагыйрьләре Николай Остров- скийга багышлап
язган шигырьләрен укыдылар.
СӘЙФИ КУДАШКА 60 ЯШЬ
Күренекле башкорт язучысы Сәйфи Ку-
дашка октябрь аенда 60 яшь тулды.
Сәйфи Кудаш үзенең 40 ел буена сузылган
иҗади-иҗтимагый эшчәнлеген халыкка хезмәт
итүгә багышлады. Аның иҗатында совет
кешеләренең социализм төзүдәге бөек
фидакарьлеге, Бөек Ватан сугышы героикасы,
совет патриотизмы, халыклар дуслыгы идеяләре
үзләренең якты чагылышын тапты.
Аның иҗаты күпкырлы. Ул укучыларга
шагыйрь буларак та, прозаик буларак та,
драматург буларак та, тәнкыйтьче һәм
публицист буларак та яхшы таныш.
Сәйфи Кудаш бөтенсоюз аренасына чыккан
язучы. Аның рус телендә басылып чыккан
«Шигырьләр һәм поэмалар», «Чын йөрәктән»
һәм «Язны каршылаганда» исемле китаплары
укучылар тарафыннан яратылып укылалар.
Тууына алтмыш, иҗадичтҗтимагый эш-
чәнлегенә 40 ел тулу уңае белән Совет хөкүмәте
Сәйфи Кудашны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
белән бүләкләде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Шагыйрьләр секциясе 24 сентябрьдә бүгенге
поэзия мәсьәләләренә багышланган зур җыелыш
үткәрде. Җыелышта шагыйрьләр, редакция
работниклары һәм студент яшьләр катнашты.
Бүгенге поэзия турында доклад белән Ә.
Давыдов чыкты. Докладчы, татар совет поэзиясе
ирешкән уңышларны күрсәтү белән бергә, соңгы
елларда иҗат ителгән поэтик әсәрләрдә совет
кешесенең киң колачлы образы бул- -мау,
лириканың тар интим хисләргә таба юл алуы,
гражданлык пафосының җитмәве,
дулкынландыргыч зур иҗтимагый
мәсьәләләрнең күтәрелмәве турында сөйләде.
Фикер алышу кайнар бәхәсләр белән үтте.
Фикер алышуда С. Баттал, Г. Хуҗи, М. Мөнир,
Ш. Мөдәррис, Н. Арсланов, Г. Латыйп, С.
Хәким, Г. Ахунов һәм Казан дәүләт
университеты студенты Ф. Хнсмә- туллнн
иптәшләр катнашты.
Тәнкыйтьчеләр комиссиясе 17 сентябрьдә
уздырган чираттагы утырышында оештыру
мәсьәләләрен карады, октябрь, декабрь айлары
өчен эш планы төзеде һәм комиссиянең эшен
җанландыру өчен кай- .бср чаралар билгеләде.
Фикер алышуларда Г. Халит, Г. Кашшаф, И.
Нуруллин, Ф. Ха- типов, Н. Юзеев, X. Курбатов
һ. б. иптәшләр катнашты.
! октябрьда балалар әдәбияты секциясенең
чираттагы утырышы булып узды. Утырышта Ш.
Мөдәрриснең «Яшәү көче» исемле поэмасы
укып-тнкшсрслдс.
Фикер алышуда катнашкан Җ. Тәрҗе- манов,
Ә. Давыдов, Г. Кашшаф, Г. Гобәй, Н. Дәүли, 3.
Нури, Г. Латыйп. С. Сафуа- нов һ. б. иптәшләр
балаларның иҗат эшләре турында язылган
поэманың нигездә уңышлы булуын билгеләп
үттеләр һәм авторга әсәрен тагын да яхшырту
өче4 файдалы киңәшләр бирделәр.