Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ ОСТАСЫ


(Татарстанның атказанган артисткасы Фатыйма Камалованың тууына 50 ел, сәхнә эшчәнлегенә 35 ел тулу уңае белән)
Яшүсмер кыз Фатыйманың беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына утыз биш ел узып китте. Сәхнәгә булган омтылышын, хыялын тормышка ашыру өчен ул чакта никадәр бәхәс, сүз һәм никадәр каргыш ишетергә туры килгән аңарга!
Яшүсмер чагына бәйләнгән бер вакыйга Фатыйма ханымның әле дә хәтерендә бик нык саклана.
Үзенең чаялыгы белән аерылып торган Фатыйма, абыстае ашка киткән арада: «Әйдәгез, кызлар, театр уйныйбыз», — дип иптәшләрен котырта. Кызлар каршы килмиләр. Шунда ук «Анам кабере янында» дигән бер кечкенә генә хикәяне уйнарга керешәләр. Хикәядә ятим калган бер бала, әнисенең кабере янына килеп, әнисен сагынуы турында елый-елый такмак әйтә. Кинәт көн караңгылана, күк күкри, яшен яшьни һәм кабер ачылып китә, аннан әнисе чыга. Ана баласын юата башлый...
Кызлар тиз генә ике тәбәнәк скәмья куеп, өстен абыстайның калын киезе белән каплап «кабер» ясыйлар. Шул скәмья астына апа ролен башкарырга тиеш булган кызны яшерәләр. Баланы уйнаучы Фа-тыйма кабер янына килеп тезләнә дә үзенең көчле, саф һәм нәфис тавышы белән шигырьне көйләп укырга тотына. Менә күк күкрәү вакыты җитә, кызларның берсе абыстайның юына торган җиз ләгәнен элеп куеп, өйләреннән алып килгән утын агачларының берсе белән бар көченә суга башлый, суга торгач, үз «роле» белән артыграк мавыгып киткән әлеге кыз бала абыстай ләгәненең төбен бәреп тә төшерә. Кызлар, куркышып, еларга керешәләр. Фатыйма бөтен гаепне үз өстенә ала. Ярсуыннан нишләргә белмәгән абыстай нәни Фатыйманы борчак чәчелгән идәнгә тезләндерергә тели, ләкин Фатыйма аның алдында тез чүкми. Шул көннән соң грузчик Хәйрулла кызы Фатыймага мәдрәсә ишеге бөтенләй ябыла.
— Бу үзенә күрә нәни генә бер революция кебек нәрсә булды,—ди Фатыйма ханым, ул вакытларны исенә төшереп.
Миллионнарга ирек һәм бәхет китергән Октябрь революциясе Фатыйма өчен дә яңа тормышның, яңа уку йортларының ишекләрен ачты...
1919 елда инде унбиш яшьлек Фатыйма үзләре яшәгән Оренбург шәһәрендә яшьләр тарафыннан оештырылган драмтүгәрәккә йөри, анда Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасында Галиябану ролен уңышлы башкара. Шул вакыттагы газеталар аңа киләчәктә зур өмет баглаган фикерләрен дә язып чыга-лар. Күп тә үтми, аны профессиональ театрга алалар, яшь артистканың иҗат эшчәилсгс чын-чынлап шунда җәелеп китә.
1921 елда Фатыйма Габдулла Камал I белән Ташкентка бара. Үзбәк милли театрын оештыруда алар актив катнашалар. Үзбәк телен өйрәнеп, үзбәк әсәрләрендә үзәк рольләрне башкаралар, битләрен пәрәнҗәләр белән каплап йөргән үзбәк
119
хатын-кызларын сәхнәгә тартуда да зур көч куялар.
1922 елда Ф. Камалова Татар Дәүләт Академия театрына чакырыла һәм Казанга килеп тагын да киңрәк колач белән иҗади эшкә бирелә. Аннан озак еллар Сталинград өлкәсендәге Күчмә колхоз-совхоз театрында, Чкалов, Астрахань шә-һәрләрендәге Татар дәүләт театрларында эшли.
Шул берничә ел эчендә ул халыкның мәхәббәтен казанып өлгерә. 1923 елда, аның бенефисында, Казахстанда чыга торган газеталарда эшчеләр иптәш Камалованы котлап язалар. Алар Камалованың яшьтән үк кайнар, ялкынлы йөрәге белән үз эшенә бирелеп, халыкка хезмәт күрсәтүе һәм көниән-көи таланты-ның жәелә баруы өчен шатланалар.
Шуның белән бергә яшь артистканың алдына таләпләр куялар, аны бернинди кыенлыкларга карамыйча үсәргә, көрәшергә чакыралар. Язманың ахырында дистәләрчә эшчеләрнең имзалары куела. Бу — халыкның үз арасыннан чыккан сәхнә эшчесе турында чын күңелдән кай-гыртуы иде.
Шул елларда яшь артистка үзенең хезмәте белән халыкка никадәр зур файда китерүен тагын да тирәнрәк аңлый һәм бу уй аны тагын да кыюлык, тагын да тырышыбрак эшл әр гә ил һ а мл а иды ра. Ф а ты й м а - ның иҗади эшчәилеге яңа көч белән колач җәя. Ул хатын-кызларның бик күп төрле катлаулы образларын тормыштагыча, дөрес итеп, зур җылылык, ышандырырлык көч белән тудыра.
1924 елның декабреида Астрахань эшчеләре аның эшенә болай дип бәя бирделәр: «Астрахань татар сәхнәсенең читен һәм көчсез калган бер вакытында безнең сәхнәбезгә көч биреп рух керттегез. Халыкны агарту һәм белемле итүдә, ак белән караны сәхнә аркылы күрсәтүдә күп хезмәт иттегез. Тарихи һәм иңкый- лаби пьесаларда сез үзәк рольләрне алып баруыгыз белән эшчеләргә җан азыгы бирдегез...»
Фатыйма Камалованың, артистка буларак, иң төп уңай сыйфатларының берсе — аның үзе эшләгән образларының характерын дөрес һәм аңлаешлы итеп бирүе. Менә шуңа күрә дә тамашачылар ул башкарган образларның кем булуы белән, аның үсүе һәм үзгәрүе белән, аның уйла-ры, омтылышлары белән, барыннан да бигрәк, персонажның характеры белән тәмам танышып өлгерәләр һәм, иң кыйммәте, дөрес аңлыйлар.
Камалова татар классикларының, татар совет драматургларының, рус совет язучыларының һәм классикларының сәхнә әсәрләрендә зур драматик рольләрне башкарды. М. Горькийның «Васса Железнова» әсәрендә Васса ролен башкарып, 1937 елда Сталинград шәһәрендә уннарча коллектив катнашында үткәрелгән конкурста ул беренче премияне ала. Островскийның «Гроза» драмасында Кабаниха образын тудыру артистканың иҗатында яңа бер этапка күчү чоры булды. Бу катлаулы образны иҗат итүдә ул бик зур хезмәт куя. «Караңгылык патшалыгы»ның төп вәкиле, явызлыкның чигенә җиткән һәм яңалыкны җаны-тәне белән күрәлмаучы бу образны талантлы артистка яңа бер үзенчәлек белән онытылмаслык итеп гәүдәләндерде. Аның тарафыннан башкарылган Кабаниха үз сехмьясындагы кешеләрне изә, алар- ны изүдән тәм таба, моны Кабаниха озаклап, ләззәтләнеп һәм армыйча эшли.
Артистка Ф. Камалова уенындагы уңай якларның берсе итеп, хәрәкәт белән сүзләр арасында саклана торган бердәмлекне дә күрсәтәсе килә. Аның хәрәкәтләре һәрвакытта да образның эчке тойгылары, хисләре белән бер үк ритмда, бер үк темпта була, образның эчке дөньясына ту-лысы нч а буйсына.
Ф. Камалова — күп кырлы артист-каларның берсе. Ул, Васса Железнова, «Гроза»дагы Кабанихалар кебек «явыз» образлар белән бер- рәттән, Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» исемле комедиясендәге мәрхәмәтле Пелагия Егоровна образын да тудырды. Бу — киң һәм йомшак күңелле, ачык йөзле, үз кызын өзелеп сөюче, ләкин «самодур» купецлар средасында изелгән, кимсетелгән ана образы. Артистка

бу образны үзенең мавыктыргыч уены белән тамашачыларга дөрес һәм тулы канлы итеп җиткерә алды.
Ф. Камалова соңгы елларда драматик образларга караганда комик образлар өстендә күбрәк эшли. Ләкин аның уенында комик элементлар белән артык мавыгу, теге яки бу штрихларның кабатлануы сизелми. Билгеле булганча, чамасыз тутырылган комик элементлар образны дөрес ачарга комачаулык иткән кебек. спектакльнең идеясен ачарга да зарар китерә. Теагр сәнгатенең бөек реформаторы 1\. Станиславский барлык артистлардан да спектакльнең идеясен, эчтәлеген ачуны таләп иткән. «Идея ягы — безнең сәнгатебезнең нигезе», — ди ул. I
Фатыйма ханым нинди генә роль уйнамасын, аның зурлыгына һәм кечкенәлегенә карамыйча, һәрвакытта да бөтен күңелен биреп башкара. Бу, әлбәттә, бик күп сәхнә работникларына үрнәк булырлык сыйфат.
Үзенең утыз биш еллык сәхнә хезмәтендә Ф. Камалова тамашачылар тарафыннан сөелеп, яратып каралган образлар иҗат итте. Сәхнәгә аяк баскан еллардан бирле ул иҗат иткән ягымлы авыл кызы Галиябануны «Банкрот» комедиясеннән Гөлҗиһанны, чая хатын Мәймүнәне («Миңлекамал»да), явыз Кабани- ханы, Васса Железнованы, «Раз- лом»наи — Татьянаны, «Мәкер һәм мәхәббәт»тә - - Луизаны, «Тормыш яңадай башлаиа»да— Мария Ланганы, «Хуҗа Иасретдпн»да— Гөлбануны, «Яңа Бистә»дә — Нурияне һәм уннарча башка образларны тамашачы яхшы хәтерли.
1914 елда Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Фатыйма Камаловага, аның сәнгать өлкәсендә күрсәткән хезмәтләрен искә алып, Татарстанның атказанган артисткасы исемен бирде. Шуның өстеиә ул берничә грамота белән дә бүләкләнде.
Ф. Камалова, талантлы артистка булу белән беррәттән, җәмәгать эшендә дә актив катнаша. Ватан сугышы елларында ул шеф комиссиясенең председателе булып эшли. 1947 елдан алып дүрт тапкыр рәттән инде ул хезмәт ияләре тарафыннан Казан шәһәр Советы депутаты булып сайланды.
Совет халкының югары эстетик зәвыкларын тәрбияләүдә совет театрының роле искиткеч зур. Бу мактаулы эшкә, иң алдынгы рус совет сәнгате традицияләрен өйрәнеп, үзенең актерлык осталыгын өзлексез үстереп, Татарстанның атказанган артисткасы Фатыйма ханым Камалова да үзеннән лаеклы өлеш кертү өчен көрәшә.