Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ш. МАННУР

МУСА ҖӘЛИЛГӘ
(«Дуслар рухына» исемле шигырьдән.)
Кем тилмерә дошман кулларында, Лагерьларда башы каңгыра? Төрмәләрнең тәрәз яңагына Җан тавышын уеп калдыра?
И-и, Муса дус!
Син кайларда бүген. Ниләр күрә синең башкаең?
Син иштәмсең безнең туплар гүенг Син исәнме, сайрар кошкаем?
Килер микән күрешү заманнары Туган җирдә, җиңү туенда.
Әллә мәңге Волхов урманнары Сер саклармы синең турыңда?
Юк, берәү дә сөйләп бирмәс инде, Сөйләп бирмәс синең күргәнне, Каһәр суккан фашист төрмәсендә Зар тилмереп, сыкрап үлгәнне...
Айрылдык без көннәр шомлы чакта Гади солдатларча, Мәскәүдә.
Мин — төшлеккә киттем, син—төньякка. Ватан йорты безне дәшкәндә.
Мин шуннан соң күпме илләр гиздем, Нинди җирдән сулар эчмәдем.
Бар юллардан сине эзләп йөрдем, Табалмадым ләкин эзләрең.
Айрылганда сүз куешкан идек, Күрешергә җәеп кочакны:
Их, мин хәзер ниләр бирмәс идем, Сагыиылган, дуслар, ничаклы.
1945. IV. Кёнигсберг.

Ф * ♦
Саф күңелен.,
Үлмәс җырың беләп
Син яңадан кайттың Ватанга: Шакшы дошман көче җитәме соң Батыр җанын җиргә таптарга!
Төрмәләр дә,
Яшерен үтерүләр дә,
Пычрак яласы да көнченең
Калдыралмый күмеп,
Таплый алмый
Патриотның бөек исемен.
1953. Казан.
РӘШИТ ГӘРӘЙ

ЗАСТАВАЛАР АША
Чик буеның яшел тугайлары Уянганда быргы тавышына, Постта торам.
Гүя, Муса абый
Килеп баса шулчак каршыма.
Җылы, якын итеп исәнләшә, Сала-сала поход капчыгын. Мондый чакта погранзаставага Белдерүе нигә сакчының?
Сигналсыз да барлык сукмаклардан Килә дуслар шагыйрь янына.
Очрашуның моннан шатлыклысы Була микән, белмим, тагын да!
Тәбриклиләр аны төрле телдә:
— Бездән һич тә аерым тормадың.
— Иптәш булып безгә һәр нарядта Постка басты синең җырларың.
Сүзләр бетми... дуслар бер-берләрен Көн буена риза тыңларга.
йомшак кына итеп эндәшәм мин:
— Булдың, абый, авыр юлларда,
Палаткага кереп ял ит бераз, Ә соңыннан барысын сөйләрсең.
— Москвага ашыгам, туганнарны, Танышларны килә күрәсем.
Заставалар аша кайта шагыйрь, Исәбе юк ялга калырга.
...Киң колачын җәеп туган илем Чыга аны каршы алырга.