Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ПАВЛО ТЫЧИНА
БЕРДӘМ СЕМЬЯ ХИСЕ
Үз итмимен ятны, һәм ятларның Мин читләтеп узам сазлыкларын. Дуслык нуры булып балкый миңа Берләшүе барлык халыкларның. Ул берләшү зур тау булып калка! Шундый иркен аның сулыш алышы! Күкрәгенә суксаң яшен булып — Тауда яңгырый яңа күкрәү тавышы.
Еракларга үтә яңа күкрәү, Шатланасың син яшәреп шуңа, Чөнки җылытып халыкларның җанын, Чын корычтан салават күпере туа. Күкрисеңдер кебек син үзең дә, Яшеннәрнең яктысына тарып, Эчкән кебек гүя исәнлеккә Саф чишмәнең салкын суын алып.
Эчеп-эчеп аны ирен сөрткәч, Син эчәсең тагын ятып-ятып, Син тоясың чит бер тел төбендә Туган телгә кардәшлекне татып.
Син якынайган саен, ул йомшара һәм җиңеләеп сиңа бирелә бара, — Әйтелсә дә телдә сүз башкача, Төп мәгънәсе нәкъ безнеңчә кала.
Әйтерсең лә: кулда йомшак дага, Кыскан саен һаман бөгелә, бөгелә, Шуның кебек кинәт чит тел сүзе Туган телгә туган булып керә.
Бу гади тел, гади аваз түгел, Түгел таркау, җансыз сүзләр чүбе, Ал арда эш, тир һәм газап эзе — Нык семьяның җанлы берләшүе.
Аларда киң кырлар яшеллеге, Шатлык хисе халык күңелендәге. Аларда кан, ирек һәм бердәмлек гел. Чагылып килгән, чагыла бүген дә Син кертәсең шулай чит тел сүзен Бай һәм матур булган үз телеңә.
Болар барысы ята нигез булып Бөек пролетариат җиңүенә.
Нури Арсланов тәрҗемәсе.

61
ОЛЕСЬ ЖОЛДАК
„СТАЛИНКА" БОДАЕ
Башаклар чайкала кырда, Еракта яшел урман, Чернигов колхозларында Очрашты ике туган.
— Я, ничек эшләр бара соң, Нихәлдә яңа план?
— Мин тәҗрибә алыр өчен Сезгә килдем, — диде Ян.
Бригадир елмайды шунда:
— Бик була ул, бик мөмкин, Кадерле кунаклар өчен Безнең табыныбыз киң!
Болытлар яшәреп тора, Башаклар иелә җилдә,
— Әйе, җиңел эш түгел шул Гомер итүе җирдә.
Иркен кырлар күкрәгендә Игеннәр шундый уңган!
Бер диңгездән бер диңгезгә, Дунайгача сузылган!
Эссе кояш нурларында Арыш, арпа өлгергән, Бодайны була урырга Тагын берничә көннән.
Ян сокланып карап тора, Күренми кырлар чиге,
— Эх, менә шул орлыкларны Польшада чәчсәң иде!
— Алып кит бу бөртекләрнең Кайсын телисең — шунсын, Әйдә Польшада да иген Бездәге кебек уңсын.

Ә син менә бу сортны ал, Хәерле теләк сезгә!
«Сталинка» дип атыйбыз
Без аны үзебездә.
Алып китте бу бодайны
Ян үзе белән бергә, Польшада — үз колхозында Кадерләп үстерергә.
Ул булыр яңа тормышның Югалмас матурлыгы, Шул бодай тавышыннан шаулар Польшаның иген кыры.
Мостафа Ногман тәрҗемәсе.
МАКСИМ РЫЛЬСКИЙ
ТУГАНЛЫК ҖЫРЫ
Шатлыклы яз килде тагын да, Хезмәт кайный барлык авылда, Шаулап тора иген кырлары. Бердәм булып яуны куган — без, Басуларга бергә чыгарбыз, Тугрылык һәм ирек уллары.
Доннан алып Карпат ягына Туганлык һәм дуслык хакында Йөрәк жыры җәелә, ашкына! Явыз дошман белән көрәштә, Авырлыкта безнең хак эштә Ярдәмчебез булды Москва.
Тыныч төзелеш барган чагында Ул станоклар биреп тагын да Күпме ярдәм безгә китерде.
Безнең туган илебез—бердәм Ватан, Украина бөек Россиягә Нәкъ бертуган сеңел шикелле.
Күндерәбез сәлам иртә таңнан Днестрга Днепр якларыннан, Харьков Львовка сәлам җибәрә, Чиксез бәхет булсын өчен бездә, Яшел бакча азат җиребездә Шаулап торсын өчен җилләрдә.
Нури Арсланов тәрҗемәсе.
МИКОЛА НАГНИБЕДА ★
КИЧКЕ УТЛАР КАБЫНГАЧ
Кабынгач кичке җемелдек утлар
Украинаның
башкаласында,
Днепрны, иптәш, карарга туктал —
Балкый ул ике яр арасында.
Пароходлар гудок яңгырата ярга,
Башкала, сау бул, хуш, ди ич алар.
Ачык һәм җитез
минем уйлар да
Алар артыннан
калмый очалар.
Украинаның
бөтен җирләре
Күренә миңа
чиктән чиккәчә:
Бер чиге аның
рус кырлары,
Бер яктан Висла аңа чикләшә.
Десна, Дон, Дунай
сузыла еракка,
Матур аларның зәңгәрсу төсе.
Яз чиккән келәм
җәелә һәр якта —
Аңа ик һәм чик һич юктыр төсле.
Карпат тавының гранит тезмәсе,
Әйтерсең, тора
сак булып чиктә.
С4
Кыр җырлый зурлап
азат хезмәтне, Кырда муллыкның
чиге юк һич тә.
Көньякта шаулый
зәңгәр диңгезләр,
Ыргыла ярга
дулкын валлары!
Донбасс таңыннан
чагылалар күзләр, Ул — домналарның
сүнмәс таңнары.
йомшак тирбәлү
кырда туктармы?!
Криворожье
сулышын ишетәм мин.
Күрәм дә моннан
яңа утларны:
— Запорожье
кабына кичтән! — дим.
Балкыйлар шулай
цех корпуслары,— Еракка сибелә
зур цехлар нуры.
Төзелештә җырлый
минем дусларым, — Җыр көн-төн тынмый, ул — яшьлек җыры.
Коммунизм төзи
минем шат халкым, Тату семьяга
күптән берләште.
Ишеттем: кичке
тынлыкта балкып
Москва белән
Киев сөйләште.
Зәки Нури тәрҗемәсе.
5. .C. Ә.- № 1.