Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МУСА ҖӘЛИЛ
ТУГАНЛЫК
Украина, минем туган илем — Татарстанның туган апасы! Яраланган лачын кошы булып, Кан эчендә аунап ятасың.
Вәхши немец үтте
синең көләч Кырларыңны таптап, яндырып. Хатын-кызларыңны мыскыл итеп. Улларыңны үксез калдырып.
Топольләрең немец балтасыннан Яраланып җиргә аудылар.
Сокланырлык зифа шәһәрләрең Каберлеккә охшап калдылар.
Пычратырга халкың мәхәббәтен Тартынмады кулы палачның. Ул хурлады таптап Днепрда Изге каберен бөек Тарасның.
Син кичердең чиксез авыр кайгы, Тез чүкмәдең ләкин җиңелеп.
Коллык сөймәс көчле йөрәгендә Үч тойгысы янды илереп.
Иң коточкыч нурсыз көнендә дә Ялгызлыкны ләкин белмәдең.
Син һәр минут сиздең үз кулында Көчле кулын кардәш илләрнең.
Татарстан — синең туган энең, Дуслык антын эштә ныгытты. Йортсыз калган ятим улларыңны Кайнар кочагында җылытты.
Ата булды үксез балаларга, Кием бирде киемсезләргә.
Көн-төн койды корал заводында, Уртак дошман муенын өзәргә.

Ул чакырды батыр егетләрен Синец кырлар буйлап үтәргә. Ъәм дошманны куып Днепрдан, Туганнарны азат итәргә.
Җилдәй оча җитез акбүз атта Ак тун кигән татар егете.
Чын туганлык анты — йөрәгендә, Байрагында — җиңү өмете.
Бер ананың туган балалары — Ташкын булып бергә кузгалдык. Ктичкайчан да, һичбер көч алдында Җиңелмәс бу изге туганлык.
III. 1942. Хәрәкәттәге армия.
ЗЫЯ МАНСУР
ДУСЛЫК
Украина бар дип уйлау кая, Белү кая Днепр буйларын! Карый идем басу капкасына, Шул икән, дип, чиге дөньяның.
Бик кечкенә идем ул вакытта, Белми идем Херсон якларын. Күргәнем юк иде каштаннарның Ап-ак булып чәчәк атканын...
Бу кадәр киң икәнлеген һич тә Белми идем ул чак илемнең.
Еллар үткәч, ләкин, Украина, Сине дә бит күрдем, белдем мин.
Илбасарлар сиңа ташланганда, Мин—якташы шагыйрь Такташның, Бөек Кобзарь туып-үскән җирне Үз күкрәгем белән яклаштым.
Днепр суын эчеп үсмәсәм дә, Җанга якын күрдем ул якны. Уртаклыгы безнең теләкләрнең Кайнар сөю хисе уятты.
Украина, данлы Украина! Бертуганнар бит без бу җирдә. Сиңа булган кайнар дуслык хисе Яшәр бездә гомер-гомергә!

54