Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ ТУРЫНДА


Без Муса Җәлил белән якташлар гына түгел, бала чакта бер үк мәктәптә укыган кешеләр дә. Муса Җәлил туган Мостафа авылыннан Чкаловка авыл аша сирәк кенә кулыклар Муса Җәлил кайсы вакытта узгандыр, анысын белмим, ләкин мин 1917 елда Оренбургтагы мәдрәсәи Хөсәи- ниягә барганда, ул анда иде инде.
4 Оренбургта ул вакытта дан тоткан ике мәдрәсә бар иде. Берсе, шәкертләре күмер карагы дип аталган (кашларына, күзләренә сөрмә тарталар иде бугай) схоластик мәдрәсә — Вәли мулла мәдрәсәсе, икен-чесе, муштрага нигезләнгән Хөсәи- ния мәдрәсәсе. Монда, дин дәресләре белән бергә, физика, математика, география, туган тел, рус теле дә укытыла, рәсем һәм физкультура да бар иде. Мәдрәсәдә гомуми ятак һәм биш вакыт намаз үтәү өчен идәненә яшел постаудан намазлык җәелгән бүлмә дә бар.
. Мәдрәсәдә төп дәфтәргә теркәлгән синең исемең алдында бер номер була. Әйтик, ул номер 32 нче. Бөтен җирдә: ашханә өстәлең, сөлге куя торган ящигың, сандык бүлмәсендәге киштәң, кроватең, партаңа шушы номер язылган, буш вакытта базар-га, авылдашларың килсә, алар янына урамга чыгып әйләнү өчен дә казыйдан рөхсәт алырга кирәк.
Шуны да әйтергә кирәк, кемнәрнең тәэсире беләндер, бу мәдрәсәдә әдәби хәрәкәт шактый көчле иде. Ниндидер ислахчылар (реформаторлар) группасы, үзләренең имзаларын куймыйча, дин дәресләрен кыскартуны таләп итеп мөрәҗәгатьләр ябыштыралар. Шагыйрь Һади Так-
КАЙБЕР ИСТӘЛЕКЛӘР
таш та әллә шушында укый, әллә килеп кенә йөри иде, анысын ачык әйтә алмыйм, әмма без аны бик еш күрә идек. Башмаков дигән бер шагыйрь дә бар иде, ләкин Ибраһим түгел, Исхак иде, бугай. Мәдрәсәдә кулъязма рәвешендә чыга торган журналда Кәрим Фәйзи һ. б. ларның шигырьләре басыла иде. Революция булгач, бу егет ирекле рәвештә Кызыл Армиягә китте. Соңыннан авырып үлде. Шулай ук мәшһүр артист Габдрахман Мангушев та бу мәдрәсәдә бик еш була иде.
Муса Җәлилне мин менә шушы мәдрәсәдә очраттым. Бу кечкенә генә гәүдәле, «р» авазын бик үк ачык әйтә алмаучы чандыр йөзле үсмер тирәсендә кеше өзелми иде. Чөнки ул яхшы укучы булу өстенә — бик яхшы иптәш, кеше белән бик әйбәт сөйләшә, шигырьләр, балалар тормышыннан берәр пәрдәлек пьесалар яза иде. Мондый пьесаларны мәдрәсәдә бик теләп каршы алалар иде. Өлкән шәкертләр, кайсы чакларда, ашханәдә өстәлләрдән сәхнә, одеяллардан декорация ясап, зурлар тормышыннан язылган сәхнә әсәрләре куялар. Табигый, бәләкәйләрнең дә уйныйсы килә, ә аларга роль юк. Булса да, йомышчы малай кебек, сүзсез яки «әтием кайтып килә» кебек, бер-ике сүзле рольләр генә •була иде. Муса Җәлил шушы кирәкләрне каплар өчен пьесалар яза. Шундый пьесаларның берсе «Варенье» дип атала иде. Бер пәрдәлек бу пьесаның сюжеты шактый кызыклы, бигрәк тә сүзләре мәзәк иде. Ул бик күп тапкыр куелды. Мәдрәсәдә кызлар юк, шуңа күрә кызлар ролен башкару өчен күршедәге кызлар мәдрәсәсендәге укучылар чакырыла иде. Ай, күпме .ялындыра тор-;
(элекке Оренбург) безнең үтәләр. Тигез ялан, сирәк- очрый торган ялангач кал- буйлап сузылган юлдан
92’
ганнар иде алар! Хәер, яшь «драматург», бу кыенлыкны исәпкә алып, кызлар образын кертмәскә тырыша иде. Бу пьесада өч кеше катнаша: ике дус малай һәм берсенең сенеле- се. Порт хуҗасы булган малай өйгә иптәшен алып кайта. Өйдә варенье булганын әйтә. Ләкин кайда икәнлеген белмиләр. Ул киштәдә. Берсе җилкәсенә икенчесе басып, вареньены алалар. Ашыйлар. Ишек шакыйлар. Савытны яшерәләр, йорт хуҗасы малайның сеңелесе кайтып керә. Варенье турында шикләнә. Тегеләр баш тарталар. Малайларның авызлары буялган. Малайларның берсе бер кулын артка яшерә. Кыз бала ике кулын да күтәрүне таләп итә. Җиңешү башлана. Малай кулларын күтәрә, бал калагы чалтырап идәнгә төшә.
Сез, пьесаның идеясе нәрсәдән гыйбарәт, дисез? Нәрсә дим? Автор, билгеле, урларга, алдашырга ярамый дигәнрәк фикерне әйтергә теләгәндер. Унбер яшьлек баланың әсәрендә шуннан артык нәрсә булсын инде! һәм ул беренче каләм тибрәтүче өчен начар түгел иде шикелле.
Кулъязмасы бик матур, рәсемгә дә бик оста иде Муса Җәлил. Бер чак ул мине үз классларына алып кереп партасын күрсәтте. Гаҗәп пөхтә итеп җыештырылган бу парта эчендә китаплар, пинал, буяулар куелган, капкачына кнопкалар белән художестволы открыткалар беркетелгән. Ул вакытта бәлки авторларына игътибар да ителмәгән-дер, тик хәзер томан эчендә генә булса да, алар арасында Шишкин, Левитан рәсемнәре барлыгын хәтерлим. Рәсем дәфтәренә Муса Җәлил акварель белән рәсемнәр ясаган.
Рәсемнәр белән мавыгу, аның кү-ңелендә әдәби әсәрләр белән мавыгуга караганда нинди урын алгандыр, әйтүе кыен, ләкин без барыбыз да анардан булачак шагыйрь, бәләкәй түгел, зур шагыйрь көтә идек. Бигрәк тә аны иптәшләре арасында шушы елларда шәһәр сәхнәсендә куелган «Усал» исемле пьесасы күтәрде. Балалар тормышыннан язылган зур күләмдәге әсәр иде ул. Шагыйрьнең истәлекләрендә, хатларында бу пьеса турында - искә алулар бармы, юкмыдыр, ләкин ул Муса Җәлилнең тәүге адымнары өчен бик әһәмиятле әсәр иде. Анда яхшылык белән яманлыкның бәрелеше, азактан тәүгесенең өстенлек алуы күрсәтелгән. Әсәр яхшы теләкле романтика белән сугарылган, язучы рухының югарылыгы турында да сөйли иде.
Миңа Оренбургтан китәргә туры килде һәм мин иптәшләр язган хатлар аша Муса Җәлилнең революциянең тәүге елларыннан ук губерния күләмендәге зур комсомол ра-. ботнигы булып китүен ишеттем. Ул комсомолның Оренбург губкомында татар-башкорт бюросында эшли иде. Инде аның шигырьләре берсе ар-тыннан икенчесе чыгып тора. Муса Җәлил Москва, Казан матбугатында бик еш күренә башлады.
1926 елларда мин Муса Җәлилдән, хат алдым. Ул үзенең бу хатында» «Кечкенә иптәшләр» журналына: катнашырга чакырып, шушындый юлларны язган иде: «Без бәләкәй- чакларда уенчык журналлар чыгара идек. ВЛКСМ Үзәк Комитеты «Кечкенә иптәшләр» исемле чын журнал чыгара. Чынлап кына шушы жур-> налда катнаш әле». Күптәнге таныш-» ның балачакны бергә үткәргән дусын онытмавы, әлбәттә, мине куандырды.
Муса Җәлилне Ватан сугышына кадәр үк Башкортстанда татар телендә язган шигырьләре аша бик яхшы беләләр иде. 1930 елларга кадәр Муса Җәлилнең «Бәләкәй кыз» драмасы башкорт сәхнәсендә уңыш белән барды. Мин аның эчтәлеген яхшы хәтерләмим, һәрхәлдә ул «Алтынчәч» либреттосына бик якын иде. Хәтта Тугзак дигән исем дә бар иде шикелле. Шулай итеп, «Алтынчәч» аның күңелендә бик озак йөргән булырга тиеш. Ниһаять, «Алтынчәч» иҗат ителде. Композитор Нәҗип Җиһановның Муса Җәлил либреттосы буенча язылган «Алтынчәч» операсын Башкортстан тамаша* чылары һаман да дулкынлану белән тыңлыйлар.
Совет кешеләренең сокландыргыч сыйфатларын үзендә туплаган пат* риот шагыйрьнең якты истәлеге аның үлмәс әсәрләрендә яшәр.