Логотип Казан Утлары
Роман

ПЕРЕЯСЛАВ РАДАСЫ

Н.РЫБАК
Романнан өзек
Декабрьның утыз беренче көнендә бөек рус илчелеге Переяславка якынлашып килә иде.
Полковник Иван Золоторенко, гетманның Чигириидә биргән боерыгы буенча, бөек илчелекне шәһәрдән биш чакрым биредәрәк көтә. Аннан берничә адым арттарак полковник Павло Тетеря, Псреяслав полкының ун сотнигы, полк бунчужные1, полк хорунжие3 4, ә тагы да арттарак, тигез сафларга тезелеп, барысы да ак атларга атланган алты сотня казаклар тора.
Кискен жил байракларны кага, таякчыкларга бәйләнгән кызыл, зәңгәр, яшел билгеләрне жилфердәтә. Кояш нурында кылычлар, сөнге- ләр алтынга манчылгандай ялтырый. Атлылар хәрәкәтсез калганнар. Сөйләшү дә, пышылдашу да юк, бары тик жил генә гамьсез һәм дорфа рәвештә чуала, полковникның баш өстендә бунчугын әйләндерә һәм кызыл кунтушының5 итәкләрен артка кайтарып сала. Иван Золоторен- коның күзләре төньякка текәлгән — аннан менә-менә бөек илчелек күренергә тиеш. Полковникның жилдә ашалган көрәнсу йөзе тантаналы бер тынлыкка чумган. Мыегына, кашларына жиңелчә бәс кунган иде.
Менә беренче атлылар күренде, алар артыннан илчеләрнең кареталары килеп чыкты. Золоторенко ашыгып урыныннан кузгалды, аның артыннан сотниклар да кузгалдылар. Төгәл, тигез адымнар белән алар илчеләргә каршы киттеләр, йөз быргычы берьюлы уйнап җибәрде. Тулумбаслар 6 тавышы яңгырады. Кареталар тукталдылар, алардан бөек илчеләр чыкты. Башына биек сусар бүрек, өстенә алтын укалы ферязь7 кигән бояр Бутурлин алдан килә. Аның артыннан окольничий Алферов, Алферовтан соң дума дьягы Лопухин, Москва стрелецларының башлыгы Матвеев. Иң ахырдан — стольниклар, дворяннар.
— Пан, бөек илче,—дип, яңгыравыклы тавышы белән Золоторенко сүзен башлады һәм жил полковникның сүзләрен кырлар буенча алып китте. — Туганнарыбыз каннары юмарт түгелгән жиребезгә аяк баскан шушы минутта сине, бөек илче, сезне, пан илчеләр, дин һәм кан кардәшләребез— гетман исеме белән, Запорожье гаскәрләре исеме белән, шушы жирләрдә туып үскән халкыбыз исеме белән котлыйм, исәнлек телим, һәм фатиха бирәм. Тормышыбызны аямыйча, үзебезне кызганмыйча күп дистә еллар буена азатлыгыбыз өчен сугыштык без Һәм
3 Бунчужный—гетман хакимлегенең символын йөртүче. Бунчук — хәрби билге, -башына ат койрыгы бәйләнгән таяк.
4 Хорунжий — хәрби дәрәҗә.
5 Кунтуш — украинлыларның һәм полякларның өс киеме.
* Тулумбас—барабанга охшашлы музыка коралы.
7 Ферязь — озын җиңле, якасыз һәм билсез кием, русның борынгы киеме.
55
хәзер гетман Богдан Хмельницкий җитәкчелегендә иң югары теләкләребезне тормышка ашырабыз — сезнең белән иңгә-иң терәп мәңге-мәң- гегә, күп патшалыкларның, воеводстволарның, князьлекләрнең һәм башка җирләрнең данлылардан данлы хөкемдары галиҗәнап Алексей Михайлович кул астына басабыз. Мәңгелек дан аңа!
Бутурлин һәм илчеләр Иван Золоторенконы игътибар белән тыңладылар. Бутурлин башын иде һәм илчелекнең кәрваны янына якынлашып килгән полковниклар, сотниклар һәм казаклар боярның калын тавышын ишеттеләр:
— Данлыклы һәм кыю, акыллы һәм мактауга лаеклы, батыр гетман Богдан Хмельницкийның полковнигы, сине, барлык казакларны, Украинаның барлык авылларын һәм шәһәрләрен галиҗәнап исеме белән, җиребезнең бөек падишасы Алексей ДАихайлович исеме белән сәламлим. Гетманыгызның, барлык халкыгызның һәм гаскәрлэрегезнең теләген шушы бөек радада тормышка ашыру өче.ч— бүгеннән башлап рус кешеләре белән сезнең мәңгегә берләшүегез өчен җирегезне падиша- бызның югары кулы астына кабул итәргә дип, галиҗәнап безне бирегә үзс җибәрде.
Бутурлин белән Золоторенко бу сүзләрдән соң кочаклаштылар да өч тапкыр үбештеләр.
Илчелек кәрваны шәһәр капкаларына, таба юнәлде. Иң алда бояр Бутурлин, Золоторенко һәм Тетеря баралар. Алар артыннан илчеләр һәм сотниклар, аннан соң стрелецлар, ә тагы да артта — казаклар. Капка янына җиткәч, тагын туктадылар. Крепость стенасы өстендә ике рәт булып тезелгән казаклар мушкетлардан өч тапкыр залп бирделәр, һәм шәһәр өстендә аннан көчлерәк булып бердәм тавышлар яңгырады:
— Рус патшасы илчеләренә дан!
— Москва хөкемдарына дан!
— Дан, кардәшләребезгә! Дан!
Илчелеккә таба Переяславның барлык руханилары киләләр иде;. Протопоп Григорий бөек илчеләргә мөрәҗәгать итте:
— Рус җиренең боярлары, куәтле рус державасы хөкемдарының бөек илчеләре, христиан диненең тугры уллары! Сезнең килүегез ошбу славян җирендә христиан дине өчен азатлыкны игълан итә. Ошбу җирне күп санлы дошманнар утта яндырырга, ә халыкны коллыкта тәмуп газабына дучар итәргә теләделәр. Сезнең монда килүегез, бөек илчеләр, уния һәм униятларга, халыкны коллыкта саткан һәм аны сансыз газапка дучар иткән зобаный һәм җирбит хыянәтчеләргә үлем игълан итә. Ошбу кардәш җиргә сез аяк баскан көнне һәм сәгатьне алла хәерле кылсын!
Бутурлин һәм илчеләр протопоп кулындагы тәрегә иелделәр...
Иң алда Коткаручы сурәте төшерелгән патша иконасын күтәреп баралар. Арттарак горур адымнар белән протопоп һәм полковниклар атлый. Урам буйлап көч-хәл белән генә үтәргә мөмкин. Казаклар да инде халыкны туктатып тора алмас дәрәҗәгә җиткәннәр. Алда торган кешеләр үзләре кулга-кул тотыныштылар. Бутурлин һәм илче-ләр сәламләп кычкыруларга җавап бирә-бирә — ә алар, бердәм куәтле тавыш кебек булып, шәһәр капкасыннан Успения соборына хәтле тоташкан иде, — барлык якка туктаусыз башларын ия иделәр.
Гыйбадәттән соң илчеләр, каретага утырып, куну өчен билгеләнгән йортларга киттеләр. Аларны полковник Тетеря һәм сотниклар озата барды. Соборда һәм барлык чиркәүләрдә бәйрәмдәгечә чаңлар кагалар иде.
Алтынчы январь көнне кич белән полковник Тетеря йорты алдына ике атлы килеп туктады. Каравылда торучы казак ачуланып сөнгесе белән селтәнде.
56
— Ни кирәк! Әллә белмисезме—монда илчеләр...
Кинәт аның, теле тотлыкты, гаепле рәвештә башын иеп, калтыранган куллары белән капканы ачты. Атлылар ишек алдына керделәр, атларыннан төштеләр дә йөгән тезгеннәрен багана кебек катып калган казакка ташлап, кызу гына басма алдына менеп киттеләр.
Казак авызын ачкан килеш, юлчылар кереп югалган ишеккә күзен текәп, ишек алды уртасында озак басып торды. Әгәр дә кулында тезгеннәр булмаса, ул моны саташу гына дип уйлаган булыр иде.
Җиңелчә генә иелеп, Хмельницкий бусага аша атлады һәм, жупа- нын идәнгә ташлап, өстәл янына килде. Тетеря кулларын җәеп сикереп г торды, нәрсәдер әйтмәкче булды, ләкин ул уеннан кире кайтты — бер сүз дә кирәк булмаганлыкны аңлап алды. Бутурлин, гетманны каршылап, аякка басты. Хмельницкий, бер авыз сүз дә әйтмичә, каты итеп аның кулын кысты. Алар кочаклаштылар һәм үбештеләр.
Кадәхләр чыңлады.
Мартын Терновый идәннән гетманның жупанын алып урындыкка куйды. Капуста аңа буш урын күрсәтеп күз кысты. Джура Мартын алдына эчемлек белән тум-тулы кадәх утыртты. Мартын кинәт кенә торды да, моның ничек килеп чыкканын үзе дә аңлап бетермәстән, сөйли башлады. Әллә аның дулкынланган тавышы ышанычлы яңгыраган-гамы, әллә аның әйткәннәре бүлмәдәгеләрнец йөрәкләренә якын булгангамы— Мартынны берәү дә бүлдермәде.
Ул торган саен ышанычлырак сөйләде.
— Авыр юл үтте халык... Сиңа без, гетман, үзебезнең тормышыбызны һәм үзебезнең киләчәгебезне тапшырдык. Кайчагында рухыбыз төшкән, вакыт-вакыт сиңа булган ышанычыбыз сүнгән чаклар да булмадымыни? Ачыктан-ачык әйтим, гетман, — андый чаклар да булды... Әмма рус җире белән кушылырга омтылышың синең, гетман, барысын да юды, пакьлады... һәм мин, Мартын Терновый, поляк паны кул астындагы Байгород авылында туган крепостной, алты ел буена синең кура җиләге төсле ал хоругвиең 8 астында торучы, менә бүген Москва илчеләренә шуны әйтәсем килә: «Рус туганнарыбыз белән кулга-кул ч тотышып, иңне-иңгә куеп, бер булып басыйк, һәм безне беркайчан даг и беркем дә җиңә алмаслык булсын. Ә сиңа, гетман, бу бәхетле көнгә китерүең өчен, — мактау һәм дан!
Мартын кадәхне күз ачып йомганчы бушатып куйды, ләкин иреннәрен дә сөртергә өлгерә алмады — гетман аның янына килде дә кочаклап үпте. Бояр Бутурлин белән Артамон Матвеев та, шулай ук башка рус илчеләре дә каты итеп Мартынның кулын кыстылар, ә Иван Золо- торенко дусларча Терновыйның җилкәсеннән какты:
— Телең дә кылычыңдай үткен булыр дип уйламаган да идем. Хис белән сөйләдең син, Мартын!..
Мартын Терновый сәке кырыена утырды. Бүлмәдә ни турыда сүз барганны ишетми иде инде ул. Уйлары еракта иде Мартынның. Үткәннәре аның куркыныч һәм озын җеп булып бер-бер артлы хәтере аша уздылар. Чик буендагы рус авылында уздырылган төн искә төште, әнисе искә төште. Ул инде хәзер ананың күзләренә туры һәм намуслы карый ала. Катря исән булса иде... үткәннең төзәлмәслек авыр ярасы аның йөрәген телгәләде. Тегендә, кыргый басу артында, татарлар һәм төрекләр — күптәнге ерткыч дошманнар, элек-электән талаучылар Һәм палачлар, утыра әле. Ял итү һәм үз-үзеңне хыялланып юату вакыты түгел әле. Мартын, үзеннән авыр истәлекләр йөген алып ташлагандай, иңбашын сикертеп куйды, һәм аның аңына Хмельницкий сүзләре үтеп керде:
8 Хоругвий — өчпочмаклы хәрби байрак.
57
— Без, халкыбызны шляхта коллыгыннан йолып алганнан соң, әле тагын җиребезне бөлгенлеккә, кешеләребезне тәмуг газабына дучар итүче күптәнге куркыныч дошманнан — Кырым татарларыннан һәм төрекләрдән арынырга тиешбез...
Иртән көн болытлы иде. Бераздан җил чыгып соры болыт көтүләрен төрле якларга таратты. Переяслав таң алдында җиләк төсендәге байраклар белән чәчәкләнде. Чиркәү чаңнары тантаналы яңгырый иде. Кояш болытлар астыннан үрмәләп чыкты да Успения соборын һәм чиркәү гөмбәзләрен, урамнарны һәм мәйданнарны юмарт нурга коен-дырды, тәрәзәләрдә уйнады. Читтән килүчеләр һәм җирле халык — переяславлылар — урамга чыгарга ашыктылар. Җәяүләп үтү бик кыен, чанада яки атка атланып та көчкә-көчкә генә үтәргә мөмкин иде.
Чаңнар халыкны чакырып күңелле яңгырыйлар. Барлык урамнарда җәяүле һәм атлы казаклар бубна кагалар, карлыккан тавышлары белән кычкыралар:
— Радага, барыгыз да Бөек Радага!
Замок коймасы өстендә йөз быргычы быргы кычкырта.
— Бәйрәм! Бәйрәм!
Гуляй-День, казаклар Радага җыела торган мәйданга ашыга-ашыга,. «Нәкъ инде пасхадагы кебек» — дип уйлап алды.
Ул артына әйләнеп карады: урамның бер очыннан бер очына тикле туктаусыз халык агыла. Меңнәрчә кешеләрнең шау-шуы иртәнге салкын һавага тарала,. Җил тынган һәм яңгыравыклы, күңелле авазлар салкында тирә-якка яңгырап тора. Гуляй-День йөрәгендә ниндидер бер искиткеч, күңелне кузгата торган гаҗәеп бер татлы хис — бөек һәм көтел алынган җиңү хисе уянуын тойды. Аяк астында кар шыгырдый. Кояш байракларны ялкынландыра. Бүреген башына кыңгыр салган казак каты итеп Гуляй-Деньнең кулын кысты һәм күтәренке рух белән әйтеп куйды:
— Их, туганкай! Килеп җитте бит көткән көннәр! Тормышка ашырды Хмель өметләрне!
— Әйе!—диде Гуляй-День, һәм аның ничек кенә булса да хәзер Хмельницкийны күрәсе һәм аның кулын кысасы килде...
Мәйдан халык белән тулы иде инде, ә халык һаман агыла...
Бала-чагалар агач башларына, түбәләргә менгәннәр, койма башларына урнашканнар. Бер балалар гына да түгел...
Иртән, сәгать сигезенче яртыда, мәйданда бубна кактылар. Барлык күзләр мәйдан уртасындагы ал сукно ябылган киң басмага текәлде.
Басма янында кулларына сөнгеләр тоткан, зәңгәр жупан һәм кызыл каймалы бүрек кигән казаклар — гетман сакчылары тора.
Гуляй-День кысыла-кысыла алга узды. Ул тиз сулый. Авыздан бу бөркелә. Ул да, башкалар шикелле үк, басмага карый, әйтерсең, гетман һәм старшина 9 аның астыннан килеп чыгарга тиешләр.
Мәйдан гүләп алды:
— Киләләр!
— Киләләр!
— Гетман алдан килә!
— Анысы гетман түгел...
— Сөйләгән буласың! Гетман — нәкъ үзе! Сукырайдыңмы әллә!
Гуляй-Деньнең артында кемдер сорап куйды:
— Бүген нинди көн?
Гуляй-День кәефе китеп җавап кайтарды:
9 Старшина — Хмельницкий заманында гетманның үз янында эш башкаручы кеше.
58
— Күрәсең бит, сукыр түгел... Кояшлы, аяз көн.
— Юньсез! Мин числоның ничәсе димеи.
— Сигезе.
— Менә хәтереңә салып куй: мең дә алты йөз илле дүртенче елнын. сигезенче январе.
Гуляй-День җавап бирде:
— Онытмамын!..
Гетман һәАм старшина күпергә менделәр. Халык яңадан шаулап алды
— Әнә тегесе, юаны — Носач.
— Пернач белән янәшә кем ул?
— Джелалий. Ә гетманның уң ягындагысы — Золоторенко...
— Кара әле, минем полковник — Пархоменко.
— Әнә тегесе безнеке — Стародуб.
Генеральный есаул Лисовец чукмарын югары күтәрде. Генеральный •бунчужный Томиленко Хмельницкийның артына килеп басты һәм аның уң иңбашы янына букчук куйды. Җил букчукиы очыртып югары күтәрде һәм гетман өстендә җилфердәтә башлады.
Хмельницкий бер адым алга атлады. Мәйдан киеренке тынлыкка чумды. Гетман халык белән тулы мәйдан өстеннән, түбәләрдәге һәм агач башларындагы балалар өстеннән күз йөртеп чыкты. «Балалар кайчан да булса сөйләр», — дигән уй туды аның башында.
Гуляй-День гетманның карашы белән очрашты һәм аны ул таныгандыр шикелле тоелды. Аңарга рәхәт булып китте. Мәйдан хәрәкәтсез калды. Хмельницкий январь һавасын тирән итеп эченә алды да, кайдадыр күкрәктә саф суыклык сизеп, чукмарын югары күтәрде:
— Казак кардәшләр, полковниклар, есауллар, сотниклар, Запорожьеның барлык гаскәрләре, барлык православныйлар!
Чиркәүләребезне, бөтен христианлыкны хурлаучылардан алла ярдәме белән ничек котылуыбыз һәрберегезгә мәгълүм. Алты ел инде хөкемдардан башка туктаусыз сугышып яшибез. Бүген шуңа күрә дип сезне ачык Радага чакырдык: дүрт мөмкинлектән үзегез теләгән хөкемдарны сайлап алыгыз. Беренчесе — төрек патшасы. Ул безне үз кул астына чакыра, туктаусыз илчеләрен җибәрә. Икенчесе — Кырым ханы. Ул да шуны ук тели. Өченчесе — Польша короле. Ә дүртенчесен без үзебез сорыйбыз һәм аның куәтле кулы астында булуыбызны телибез. Ул безгә кардәш халкының, бөек рус иленең патшасы, галиҗәнап Алексей Михайлович. Анда безнең кардәш җир һәм безнең туганнарыбыз. Алар белән бергә без күп мәртәбәләр инде иңне-иңгә терәп рус җирләрен якладык һәм алар зобаный дошманнарга безне мыскылларга һәм рәнҗетергә ирек бирмәсләр.
Төрек патшасы — басурман. Аның динебезне ничек кысрыклавы, аның хакимлегендә булган кардәшләребезнең ничек җафалануы һәм җәберләнүе һәрберебезгә мәгълүм,. Кырым ханы — шул ук себерке белән себерелгән... Польша короле... нәрсә сөйләп торырга! Паннар изүе астында халкыбыз кичергән барлык явызлыкны һәм кайгыны исегезгә төшерегез. Үзегезгә мәгълүм!
Православный патша, бөек хөкемдар Алексей Михайлович, безнең белән бер үк законда, бер үк диндә, христиан динендә. Бөек хөкемдар, халкыбыз кичергән газапларны күреп, безнең үтенечебезне кире как^ мыйча, безгә, әгәр дә Рада шулай карар итә икән, үзенең югары кулы астына алу өчен бөек илчелек җибәргән. Кардәшләребез корал белән безгә ярдәмгә киләләр. Безгә карата усал нияттә булган Варшава, Ис- тамбул, Бакчасарай, Вена, Рим һәм бүтән пайтәхетләр белән торсын-нар— рус халкы белән берлектә без җиңелмәс һәм какшамас ның булырбыз, ә инде әгәр дә монда. Радада хәзер моңа риза түгел кешеләр бар икән, ул кешеләр кая тели — үз иркендә!..

Гуляй-Деньнең колак төбендә үк күк күкрәгәндәй куәтле тавыш яңгырады:
— Москва патшасы кулы астына телибез!
— Дөрес! — дип кычкырды бар тавышы белән Гуляй-День һәм шул вакытта янында Нечипор Галайданы күрде, аның күз карашын аңлап алды да тагын кычкырды:
— Москва патшасы кул астына телибез!
— Дөрес!—дигән тавыш мәйдан буйлап яңгырады, халык белән туп-тулы урамнар буйлап язгы ташкындай гүләде.
— Шуны телибез!—дип тавыш бирде мәйдан бер булып.
Басма янына баскан Мартын Терновый да кычкыра иде:
— Әйе, Москвага кушылырга телибез! — Ул кырыйга карап алды һәм, анда иске дусты Нечипор Галайданың кызарган йөзен күреп, тагы да катырак тавыш белән кычкырды:
— Шуны телибез!
Бу сүз канатланды, жил аны еракларга алып китте. Хмельницкий полковникларга әйләнеп карады. Күз ачып йомганчы хәтерендә туктаусыз сугышлар эчендә узган алты ел килеп басты. Ул кинәт тавышлар белән гүләп торган мәйданга борылды һәм, чукмарын югары күтәреп, бу алты ел буена барган сугышларда көрәшкә чакырган тавыш белән ■кычкырды:
— Рус халкы белән мәңгегә бер булыйк!
һәм аңа жавап булып күк күкрәгәндәй меңнәрчә күкрәкләрдән бердәм тавыш бөркелеп чыкты:
— Мәңгегә!
һәм Богдан Хмельницкийга бу сүздә инде Бөек Рада тавышы гыпа ишетелми, ә Карпат тауларыннан Кара диңгезгә кадәр сузылган бөтен Украина жире нык һәм какшамас тавыш белән әйтәдер кебек -тоелды:
— Мәңгегә!
М. Хәмитов тәрҗемәсе.