Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ТЕХНИКАСЫ ТУРЫНДА КИТАП


 Укытучылар мәктәп балаларына совет техникасының бөек казанышлары турында, әкиятләрдә генә сөйләнә торган могҗиза приборлар, очкычлар, җир казыгыч гигант машиналар турында сөйлиләр, ал арның күбесен укучы үз күзе белән тормышта күрә, ләкин укучы көн дә үзе утырып йөри торган трамвайның, троллейбусның нинди ток белән йөргәнен, телевизорларның «әкәмәт нәрсә» икәнен ишетеп тә нәрсәгә нигезләнеп эшләгәнен белмәсә, ниһаять, адым саен очрый торган автомашиналарның эшләү системасын белмәсә, бу, әлбәттә, начар. Урта мәктәптә алынган белемнең һавада асылынып калу куркынычы туа. Ярдәмгә фәнни популяр китаплар килергә тиеш. Татар телендә мондый китапларның аз һәм тиешле югарылыкта булмавы кызганыч,' әлбәттә. Шуның өчен дә химия, физика, математика, биология кебек фәннәрнең‘промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында кул л а н ыл ул а р ы тур ы нд а г ы, күренекле уйлап табучылар тормышы, техника нигезләре турындагы китапларны арттыруда булган һәрбер адымны хуплап каршы алырга тиешбез. А. Антрушинның «Рус техникасы турында хикәяләр»ен татарчага тәрҗемә итүне укучыларга зур бүләк итеп карарга кирәк11. Автор теге яки бу уйлап табучының кыскача иҗат юлы белән чикләнмичә, уйлап табуларның төзелеше, эшләү системасы турында да сөйләп яхшы эшли, чөнки ул уйлап табулар хәзерге техниканың нигезе булып хезмәт итәләр. Укучы бу китаптан Попов, Яблочков, Ладыгин белән генә танышмый, бәлки электр яктылыгының, радионың каян һәм ничек килеп чыгуы, төзелеше, эшләү системасы белән дә таныша. Рус акылының гүзәл җимеше булган уйлап табуларның елдан-ел камилләшеп баруы, бүгенге көндәге ирешелгән югарылыгы белән хаклы рәвештә горурлана. Россиядә талантлы кешеләр күп булган. Ләкин артта калган патша Россиясендә аларның кыйммәтле фикерләре, уйлап табулары югалып калалар. Бу ачышларны чит ил галимнәре урлыйлар, үзләренеке итеп күрсәтәләр һәм патент алалар. Авырлыкларга карамастан, рус уйлап табучылары туган ил өчен иҗат итүләрен                      1 Л. Воронкова. «Городище авылы», Татгосиздат, 1952 ел, Н. Гайсин тәрҗемәсе, 105 бит, бәясе 2 сум 90 тиен. 1 Русчадан тәрҗемәләр. Лениздат, 1950 елгы басмадан алынды. дәвам иткәннәр. Хикәяләрдә бу факт тулы һәм ачык бирелгән. Бу кирәкле китапны татарчага тәрҗемә итүче 3. Габитов үз эшенә җитди караган һәм, оригиналның эчтәлеген дөрес бирү белән бергә, автор стилен һәм аның матур әдәби телен, гомумән алганда, үзгәртмичә, татар теле материалларында бирүгә ирешкән. Фәнни әдәбияттагы күп кенә русча терминнарны Габитов уңышлы рәвештә тәрҗемә иткән. Русча-татарча сүзлектә булмаган кайбер терминнарны тәрҗемәче аңлаешлы һәм асылын бирерлек итеп калькалаган яисә татар теле байлыгына таянып тәрҗемә иткән. Мәсәлән: техника өлкәсендә кулланыла торган «рабочий ход» терминын «эш йөреше», «электродолбежка»ны «электр белән чоку», «грозоотмет- чик»ны, «яшен билгеләгеч» дип бирү, «делец»ны «эшкуар», «отте- нок»ны «төсмерләү» дип бирү, безнеңчә, уңышлы. Редакция шулай ук укучылар аңлап бетерми торган кайбер терминнарга аңлатма бирел баруы белән әйбәт иткән. Мәсәлән: «Реверс» терминына «төп валның әйләнү юнәлешен үзгәртү механизмы», «геликоптер» — «һавага вертикаль күтәрелә торган аэроплан», «зонд» — «резина көпшә», «цоколь»— «электр лампасының патронга беркетелә торган өлеше» һ. б. Нигездә аңлаешлы һәм уңышлы бу тәрҗемәдә күзгә бәрелә торган уңышсыз яклар да бар. Татар теле сүзлек^ составына кереп урнашкан һәм барыбызга да аңлаешлы булган «диаметр» урынына «аркылысы» дип, «пешкәк» сүзен кайбер урыннарда «поршень» дип, «үткәргеч» сүзен «провод» дпп бирү белән килешәсе килми. 
124 
 
Рус телендәге кайбер әйләнмәләрне сүзгә сүз тәрҗемә итеп булмый. /Мондый вакытта, татар теленеп үз материалы һәм үз чаралары белән бирергә кирәк була. «Это самое большое колесо из когда-либо существовавших на земном шаре» дигән җөмләне «Бу — җир шарында кайчан да булган тәгәрмәчләрнең иң зурысы» (64 бит) дип тәрҗемә иткәнче «Бу — җир шарында моңа кадәр булган тәгәрмәчләрнең иң зурысы» кебек формада бирелсә, әйбәтрәк булыр иде. Яки, «Обнаруживал эти волны приемник — медная проволочная петля с шариками на концах» дигән җөмләне «Бу дулкыннарны алгыч — баш-башла- рына шарчыклар куелган бакыр чыбык элмәк тотып ала» дип тәрҗемә итүне Габитовның уңышлы ягы итеп санап булмый. «Ләкин К. Д. Фролов төзегән һәм дөньяда тиңдәше булмаган корылманың җир астындагы гидроэнергетик установка була». Мондый тип җөмләләр, тәрҗемәнең сыйфатын төшерәләр. Тәрҗемәдә оригиналның кайбер үткен сүзләре төшеп калу яки мәгънәсеннән тонык булган икенче бер сүзләр белән алыштыру очраклары да күренә. «Эти изображения были подозрительно похожи на русский трансформатор» җөмләсендәге «подозрительно похожи» сүзен тәрҗемәче «үтәдән-үтә ошаган» дип бирә. Шул сәбәпле авторның чит ил эксплуататорларына, арзан «уйлап табучыларга» карата ирония белән әйтелгән 
сүз төшеп калган. Икенче бер урында «...роились тучи темных дельцов» сүзләре «һәртөрле шикле эшкуарлар сырыша» (89 бит), дип бирелә. Болар, беренче карауга, зур хата түгел кебек, ләкин тәрҗемәиен сыйфатына зыян китерәләр. Габитовның тәрҗемә телендә без сүзләрнең кабатлануын бик еш очратабыз. «Ул — Ливерпуль профессоры Спеисер булган. Аңа, әлбәттә, электр тогы ярдәмендә әйбер өстенә металл катлавы булдыруны «ачу» кыен булмаган. Моның өчен рус галименең мәкаләсен генә укып чыгарга кирәк булган» (84 бит). 108 биттә җөмләләрнең рәттән «бу> алмашлыгы белән башлануы да шундый ук күңелсез хәлгә китерә. Тәрҗемәдә пунктуация кимчелекләрен дә күрергә була. Кимчелекләр бар, ләкин тәрҗемәнең әһәмияте, һичшиксез кимчелекләрдән өстен. Бу китап татар яшьләренә техника өлкәсендә өстәмә белем бирүдә үз хезмәтен күрсәтер дип ышанырга мөмкин. Шуның өстенә бу китап укучыларда илнең данлыклы кешеләре белән горурланып, патриотизм хисен үстерүдә, иҗади эшкә этәрүдә, яшьләргә киләчәк тормыш юлын сайлауда күп ярдәм итәр дип уйларга кирәк. Мәктәпләрдә политехник укыту мәсьәләсе куелган бер вакытта, техник әдәбиятның күбрәк язылуын һәм тәрҗемә ителүен теләргә генә кала.