Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ АВИАЦИЯСЕ ҺӘМ АНЫҢ КОНСТРУКТОРЛАРЫ


 Күп кенә әдәби әсәрләрнең беренче битендә «Кече яшьтәге балалар өчен», «Урта яшьтәге балалар өчен» дигән юллар очрый. Ләкин бу әсәрләрнең күбесе олы яшьтәге кешеләрнең дә яратып укыла торган әсәрләренә әверелә." А. С. Яковлевның «Конструктор хикәяләре» «Урта яшьтәге балалар өчен» диелгән билгеләмәсенә карамастан. шушы төр китаплар рәтенә керә А. С. Яковлев — һава сугышларында ерткыч немец «ассларын» тар-мар итүче, иң кызу очышлы «як» маркалы истребительнең конструкторы: инженерлык — авиация хезмәте генералполковнигы, Социалистик Хезмәт Герое, алты мәртәбә Сталин премиясе лауреаты. Ул үз гомере буена дистәләрчә яңа төр самолетлар тудырган, хәзерге көндә совет реактив авиациясен беренче башлап иҗат итүче данлыклы совет конструкторы. А. С. Яковлевның «Конструктор хикәяләре» элек аның тарафыннан язылган «Тормыш хикәяләре», «Бөек һәм гади кеше турында» исемле әсәрләренең тулыландырып һәм киңәйтеп эшләнгән редакциясе. Әсәр «Конструктор хикәяләре» дип аталып, аерым хикәяләр рәвешендә бирелүенә карамастан, үзенең эчтәлеге белән бер бөтен повестьны тәшкил итә. Әсәрдә автор үзенең тормышын һәм ихңат юлын сурәтли. Гади эшче малаеның атаклы совет конструкторы булып үсеп җитүе зур каршылыкларны җиңү, авырлыклардан курыкмау, үз өстендә тырышып эшләү нигезендә бара. Беренче мәртәбә самолет белән танышу җиде яшьлек Сашада бернинди кызыксыну тудырмый. Ца- 
1 А. С. Яковлев. «Конструктор хикәяләре». А. Гомәр тзржемәсе. Редакторы К. Котдусова. 100 бит, Бәясе 1 сум 45 тиен, Татгосиздат, 1951. ризм вакытында чит илдән алынган бу самолет җирдән дә күтәрелә алмый. Самодержавие вакытында илебездә авиация промышленносте гына түгел, промышленностьның башка бик күп тармаклары да булмый. Менә, Бөек Октябрь социалистик 
революциясе була. Гражданнар сугышыннан соң халык хуҗалыгын торгызу, илебезне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаш- тыру чоры башлана. Социалистик Совет республикасына патша Россиясеннән иске, артка калган, аз санлы, җимерек техника гына кала. Илебездә патша Россиясендә булмаган промышленностьның яңа тармакларын тудыру, искеләрен өр-яңадан төзү бик зур авырлыклар аша бара. Бу авырлыклар кадрларның җитмәве, империалистик илләрнең безнең үсешкә төрле юллар белән аяк чалуы белән дә катлаулана. Аның өстенә троц- кийчы-бухаринчы халык дошманнары диверсияләр оештыралар. Советлар Союзы бу авырлыкларны җиңеп чыга. Иптәш Сталин һәм коммунистлар партиясенең җитәкчелегендә безнең илебез артка калган аграр илдән алдынгы индустриаль илгә әйләнә, шул исәптән, безнең илебездә дөньяда иң алдынгы булган авиация промышленносте да барлыкка килә. И. В. Сталин: «Бездә авиация промышленносте юк иде. Хәзер ул бездә бар», — диде. А. С. Яковлевның бу «Конструктор хикәяләре» иптәш Сталинның күп кырлы хезмәтенең бер тармагы булган авиация промышленностен тудырудагы җитәкчелеген сурәтли. Яковлев урта мәктәпне бетергәч, авиация белән кызыксыну нәтиҗәсендә (бу гражданнар сугышыннан соң халык хуҗалыгын торгызу елларында), аэродромда гади эшче, планерлар мастерскоенда өйрәнчек
123 
 
булып эшли. Бик күп укый. Үзенең тырышлыгы аркасында беренче самолетын төзи. Бу самолет шул вакытта эшләнә торган самолетларның иң яхшысы булып чыга. Бу самолет сынауда бөтендөнья күләмендә берьюлы ике рекорд куя: ераклыкка һәм туктаусыз озак очуда өстен чыга. Яковлевны Хәрби һава флоты академиясенә укырга алалар. Уку елларында да ул берничә яңа төр самолет конструкцияләре бирә. Академияне бетереп чыккач, Яковлевның зур талантлы конструкторлыгын күргән халык дошманнары төрле юллар белән аны авиация эшеннән читләштерергә тырышалар.- эшеннән чыгаралар, начар эш шартлары тудыралар, аны талантсыз конструктор дип квалификацияләргә тырышалар. Ләкин Яковлев бу авырлыклар алдында чигенеп калмый. Ярым кустарь рәвештә тимер кроватьлар эшли торган мастерскойда, иң авыр шартларда үзенең иптәшләре белән самолетлар төзүне дәвам иттерә. Иптәш Сталин Яковлевның шушындый шартларда эшләвен ишетү белән, аны үзе янына чакырып алып сөйләшә һәм бөтен мөмкинлекләрне тудыра. «Иосиф Виссарионович Сталин белән сөйләшкәннән соң, безгә шундый яхшы шартлар тудырдылар, кровать ясый торган бәләкәй генә мастерской бик кыска вакыт эчендә культуралы авиация заводына әйләнде»,— дип яза автор. Иптәш Сталинның авиация промышленностен үстерүе, аның кадрлары турында кайгыртып торуы матур, гади юллар аша укучыны дулкынландырырлык итеп күрсәтелгән. Авторның бөек һәм гади кешене сурәтләгән юллары укучыларда тирән хисләр калдыра, аларның күңелләренә мәңге онытылмаслык булып урнаша. Иптәш Сталин Яковлевны Кремльгә, үзе эшли торган бүлмәгә чакыра. Яковлев иптәш Сталин эшли торган кабинетка кергәч, кабинетның гади һәм җыйнак булуына гаҗәпләнеп кала. Иптәш Сталинның гади бөеклеген сурәтләүче юллар безнең күңелләребездә иптәш Сталинга булган мәңге сүнмәс мәхәббәтебезне тагын да үстерәләр. Сталинга багышланган юллар юлбашчының эштә таләпчән булуын, авырлыклар алдында чигенмәскә өйрәтүен, сүзе эшеннән аерыла торган кешеләрне яратмавын, илебезнең чәчәк атуы һәм аның 
куркынычсызлыгы турында кайгыртуларын сурәтлиләр. Бервакыт Яковлевны Кремльгә чакырып алып аңа бик әһәмиятле задание бирәләр. «Сталин болай диде: — Бу — ашыгыч эш, бик тиз эшләргә кирәк һәм без аны сезгә тапшырырга булдык. Нинди ярдәм кирәк булыр? Мин: — Берни дә кирәкми, аны эшләр өчен миндә бөтен нәрсә дә бар, — дидем. — Яхшы, кирәк нәрсә булса, тартынмагыз, шалтыратыгыз, ярдәм сорагыз. Шул чак минем исемә төште дә, мин: — Иптәш Сталин, бер үтенечем бар! Ләкин бик кечкенә нәрсә инде, сезне борчырга ярармы икән!—дидем. — Рәхим итегез! — Бу заданиене үтәгәндә аэродромнарга бик күп йөрергә туры киләчәк, ә минем заводымда автотранспорт белән эш начар. Миңа ике М-1 машинасы кирәк. — Башка берни дә кирәкмиме? Бары тик ике машина гынамы? — Әйе, башка берни дә кирәкми. Калганнары миндә бар. Мин шунда ук заводка киттем. Анда мине урынбасарым каршы алды: — Әле генә Автотрактор промышленносте Наркоматыннан шалтыраттылар, доверенность белән кеше җибәрүебезне һәм ике М-1 машинасы алуыбызны үтенделәр. Ул миңа кул куяр өчен доверенность бирде. Кырык минуттан ике ер-яңа М-1 машинасы безнең заводта тора иде инде. Ә бер сәгатьтән соң иптәш Моло- товның секретаре шалтыратты һәм
124 
 
бездән: автомашина алдыгызмы, дип сорады. Бу — үтәүне тикшерү иде инде. Без: менә Сталинча эшләү стиле, менә безнең барыбызга да ничек эшләргә кирәк! — дип уйладык» (90—91 битләр). Иптәш Сталин һәрбер совет кешесе турында уйлый. Үзе күреп сөйләшкән кешене һәм аның исемен онытмый, илебезнең иң кадерле капиталы — совет кешеләре турында турыдан-туры кайгырта. — Сезнең тормышыгыз безгә теләсә нинди машинага караганда да кыйммәтрәк, — Сталинның Чкаловка әйткән шушы сүзләрен без китапта табабыз. Иптәш Сталин тормышыннан алынган эпизодлар, аларның гади, җылы, зур хис белән бирелүе, бу әсәрне урта яшьтәге балалар өчен генә түгел, һәркем өчен кыйммәтле ясый. Илебездә авиация промышленностен тудыру, очучыларыбыз һәм конструкторл арыбызның җиңешләре — болар барысы да Совет хөкүмәтенең, партиянең һәм иптәш Стал и н ны ң кө н дәл е к и гът и б а р ы, кайгыртуы нәтиҗәсе. Әсәрдә укучылар партия һәм хөкүмәт тәрбияләп үстергән, данлыклы совет конструкторлары: Яковлев, Микоян, Ильюшин, Лавочкин, Туполев, Поликарпов һ. б., Чкалов, Громов, Пионтовский, Серов һ. б. атаклы очучылар белән танышалар. Шулай ук әсәрдә Давыл хәбәрчесе совет әдәбиятына нигез салучы, бөек совет язучысы М. Горький образы да бирелгән. Әсәрдә А. С. Яковлевның Бөек Ватан сугышына хәтле тормышы һәм иҗат юлы сурәтләнә. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соң коммунизм төзү чорына караган өлешен редакция икенче китапта бастырып чыгарачагын ышандыра. Билгеле, бу кыйммәтле әсәрне тәрҗемә итү җаваплы эш. Ул, тәрҗемәчедән күп көч сорый. Аның әдәби телдә яхшы тәрҗемә ителүен барлык укучылар таләп итә. Тәрҗемәче А. Гомәр иптәш әсәрнең татарча яңгыравы өчен күп тырышкан. Урыныурыиы белән китап яхшы гына тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәнең уңышлы яклары итеп түбәндәге моментларны күрсәтергә кирәк. Тәрҗемәнең стиле, җөмләләрнең төзелеше татар теле нормаларында бирелгән. Кайбер рус теле конструкцияләрендә төзелгән әйләнмәләрне искә алмаганда, әсәрнең тәрҗемә әсәре икәне дә сизелми. Күп кенә тәрҗемә әсәрләрендә очрый торган турыдан-туры тәрҗемә итү моментлары юк дияргә мөмкин. Тәрҗемәче рус телендәге 
аерым төшенчәләрнең татар телендәге синонимнарын уңышлы куллана ала. Шулай ук, тәрҗемә итүдә иң авыр момент булган, фразеологик тәгъбирләрнең вариантларын дөрес сайлый алган һәм үгзе дә яңа тәгъбирләр кертүдә кыюлык күрсәткән. Мәсәлән: «путеводная звезда» дигән тәгъбирне «юл күрсәткеч йолдыз» дип уңышлы фразеологик тәгъбир тудырган. Тәрҗемә итүдә үрнәк итеп «Представьте себе, насколько я был удив- лен»ның тәрҗемәсен алыйк: «Минем гаҗәпләнүемне күз алдыгызга китерегез инде» (85 бит). Тәрҗемә нигездә уңышлы, ләкин аның кайбер җитешсезлекләренә тукталмыйча китү дөрес булмас иде. Тәрҗемәнең җнтешсезлекләре аерым сүзләрнең синонимнарын дөрес кулланмауда, күп кенә җөмләләрнең тәрҗемәләренә оригиналда булмаган фикерләрне алып керүдә, кайбер фикерләрне ялгыш тәрҗемә итүдә һ. б. күренә. «И вот как-то мие попалась одна хорошая большая книга» — «көннәрдән бер көнне минем кулыма бер бик яхшы һәм бик калын китап килеп керде» (15 бит). Тәрҗемә уңышсыз, ә болай тәрҗемә итсәң: «Ничектер мин бер калын гына яхшы китапка юлыктым», — кыска да, дөресрәк тә булыр иде, бигрәк тә безнең татар әдәби теленә ятышыр иде. Кайбер фразеологик тәгъбирләрне дә уңышсыз тәрҗемә итүләр очрый. «В теплушке я чувствовал себя как на седьмом небе» — «Теплушкада мин үземне иң югары күктә кебек сиздем» (23 бит). Тәрҗемәче ни өчендер әдәби телдә кулланыла торган «җиде кат күктә» сүзләрен оныткан.


 
Аерым сүзләрне кабатлау тәрҗемә сыйфатына эз сала. «Алар иртәдән кичкә хәтле укудан бушамыйлар һәм шуңа карамастан, мин әле малай гына булсам да, үземне берни белән күрсәтмәгән булсам да, миңа ярдәм итәргә вакыт табалар» (28 бит). Тәрҗем әдә татарча җө м л әл әр не рус теле төзелешендә бирү, кайбер җөмләләрнең мәгънәсен җәенке, аңлатмалы итеп алу шактый очрый. Әсәрдә пунктуация хаталары күп булуын 
әйтергә кирәк, «һәм» бәйлеге алдыннан өтер кую, шул ук вакытта күп кенә аерымланган хәлләрне һәм аерымланган аергычларны өтерләр белән аермау күренешләре күп. Бер төрле тыныш билгеләрен икенчеләре белән алыштырулар да, хәтта орфографик хаталар да очрый. Бу җитешсезлекләр бетерелгән булса, тәрҗемәнең художество бөтенлеге тагын да югарырак булыр иде