Логотип Казан Утлары
Публицистика

СИЗГЕР БУЛЫЙК! 


Советлар Союзының Коммунистлар партиясе үзенең илле еллык данлы һәм мактаулы көрәш юлында дошманнарның төрле төстәгесен, эресен-вагын һәм күп төрлесен очратты. Дошманнарның кайберләре безнең Советлар иленә баштанаяк коралланган йөзләрчә полклар, дивизияләр, уннарча армияләр белән, дәһшәтле танклар, яндырып-көйдереп узучы ут машиналары белән ташландылар. Җирнең астыннан һәм өстеннән, һавадан һәм судан берьюлы ябырылдылар. Без алариы җиңдек, тар-мар иттек. Дошманның бертөрлесе кыска мылтык белән караңгы почмаклардан, урам чатларыннан һөҗүм итте, пычак белән кизәнде, колхоз игеннәренә, заводфабрикаларга ут төртте. Без аларны да юк иттек. Дәүләт чикләре аша елан булып үрмәләүче, чишмә һәм елгаларыбызга агу сибеп йөрүче чит ил корткычлары да аз булмады. Чөнки Россиянең йөз еллар буенча үзен басып яткан иске тормышны җимереп, социализмны кора башлавы капитал хуҗаларына үлем куркынычы тудыра, алар ирекнең тәмен татып өлгергән совет халкын яңадан үзләренә бил бөктерергә телиләр иде. Әмма дошман нинди генә төскә кермәсен, нинди генә мәкерле хәйләләр кормасын, куәтле совет дәүләте аларны һәрвакыт зарарсызлан- дыра килде. СССРда коммунизм төзү өчен барган аяусыз көрәш менә тагын бер дошманны яктыга чыгарды, озак еллар буенча эчендә агу саклап, совет дәүләтенең куенына елан булып сырышкан Бериянең дә битлеге ертылды. Ике йөзле хаин Бериянең коточкыч бу хыянәте безнең илнең соклангыч уңышлары фонында аеруча кабахәт, аеруча шомлы бер кара шәүлә булып калкып чыга. Күптән түгел мин республикабызның көньяк районнарында йөрдем, якын күршеләребез Ульяновский һәм Куйбышев өлкәләре аша уздым. Кайда гына барма, кайсы өлкәдә генә булма — һәркайда да беренче булып күзгә чалынган куанычлы күренеш — яңа төзелешләр. Элек шыксыз җилләр генә улаган шәп-шәрә урыннарда кинәт ап-ак йортлары белән яңа шәһәрләр калкып чыга, «иске» шәһәрләрдә яшеллеккә төренгән киң урамнар, яңа бакчалар һәм стадионнар барлыкка килә. Идел буенда гына, бу тирә шәһәрләрендә генә түгел, бөтен Советлар Союзында шулай. Кешелекнең иң явыз һәм кабахәт дошманы Берия совет халкының көннән-көн яхшыра, матурлана барган шушы тормышына балта чабарга кизәнгән.


 
Онытылмастай булып күңелдә калган икенче бер рухландыра торган хәл — халыклар дуслыгының торган саен ныгый һәм киңәя баруын күрсәткән күркәм үрнәкләр. Татарстанның нефть промышленностен төзешергә бөек рус халкының зур галимнәре, инженерлары, бай тәҗрибәле эшчеләре булыша. Татарстан нефте тизрәк туган илнең куәтле энергия чыганагы булып өлгерсен өчен данлы Баку үзенең нефть осталарын, үзбәкләр, әрмәннәр, Кавказ халыклары төзүчеләрен, техникларын җибәрде. Зәй буйларында, Баулы тауларында хәзер күп халыкларның җырларын тыңларга, күп телдә сөйләшкәнне ишетергә мөмкин. Кара йөзле хаин Берия шушы какшамас бөек дуслык урынына патша заманындагыча ызгыш һәм суеш кертмәкче, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә ирешкән иң зур казанышлардан мәхрүм итеп, совет халкына яңадан капитализм богавы киертмәкче, яңадан кол итмәкче булган. Икейөзле, кара эчле бу явыз дошман әгәр иң гади кешелек сыйфатларын да сатып бетермәгән булса, шушындый бөек бер илгә һәм ике йөз миллион совет халкына карата телгә алырга кыенсынырлык шушындый җинаять эшләргә җыену мөмкинмени? Миллионнарча халыкларга иң явыз, иң әшәке дошманлык тойгысы сакламаганда, Ватанны чит ил империалистларына сату турында чирканмыйча уйларга мөмкинмени? Әкият дөньясында шундый бер ривая йөри: аждаһа елан, явызлыкның чигенә чыгып тәмам азып җиткәннән соң, юха еланга әверелеп кеше сурәтенә керә ала, имеш. Әмма халыкка каршы чыга икән, аждаһамы ул, әллә кеше сурәтенә кергән юха еланмы — хезмәт иясе халык искелекнең андый кара көчләрен элек-электән юк итә килгән. Икейөзле юха еланга әверелгән Берияне дә шундый ук аяусыз, шәфкатьсез каты җәза көтә. Чүп үләннәрен төбе-тамыры белән йолкып атканнан соң иген кыры тагын да көчлерәк үсеп китә. Ләкин яңалыкка бирелгән булып, комсыз сарут булып сарылучы мондый корткычлар яңадан тамыр җибәрә алмасын өчен уяулык һәм сизгерлекне күп тапкыр көчәйтәсе бар. Совет язу- чыларының һәрбер әсәре, һәрбер чыгышы партиягә совет халкын коммунизмның якты идеяләре рухында тәрбияләргә, эчке һәм тышкы дошманнарны коралсызландырырга һәм юк итәргә ярдәм итсен.