Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 


АНА БӘЙРӘМЕ 
Өч баламны очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага, Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага: Кайда йөри минем улларым? Ана күңле тели белергә; Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме әллә үлемгә? Көньягыннан очып күгәрчен Кайтып керде ана йортына; — Син, күгәрчен, беләм, күргәнсең, Салма мине сагыш утына. Сөйлә дөресен, кая зур улым? Дөньядамы, бәгърем, күз нурым? — Кайгы сиңа, ана, Кырымда Улың үлде сугыш кырында. 
Катып калды ана, дәшмәде, Ярсып чыкты кайнар яшьләре. Кайгысыннан үлгән улының Көмеш төсле булды чәчләре. 
Өч улымны очар кош итеп, Мин очырдым ерак далага. Әйтсәгезче, якын дус итеп, Кайгы белән сулган анага, 
Кайталмады өйгә зур улым, Сугышып үлде,бәгърем, күз нурым, Уртанчысы бәлки исәндер, Җил аңардан миңа исәдер. 
Җил уйнаклап тәрәз төбендә Нидер әйткән төсле кылынды. — Әйтче, җилкәй, йөргән җиреңдә Күрмәдеңме минем улымны? 
62 
 
—Кайгы сиңа, ана, уртанчы Улың үлде сугыш кырында. Соңгы йөрәк тибеше тынганчы Алмаз кылыч булды кулында. 
Ауды ана таеп һушыннан, Парчаланган йөрәк түзмәде. Елыйелый улы сагышыннан Сукырайды аның күзләре. 
Өч баламны очар кош итеп, Мин очырдым шомлы далага, Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Хәсрәтеннән көйгән анага: 
Ике улым үлде сугышта, Бер өметем калды тормышта, Күрмәсәм дә бергә өчесен, Мин күрермен бәлки кечесен. 
Никтер очмый күктә күгәрчен, Җил дә тынган, йоклый, күрәсең. Тик яңратып урман буйларын, Ишетелә быргы уйнавы. 
Таң алдыннан ана уянды Җир тетрәткән тояк тавышына, Тәрәзәгә килеп таянды, Чик-чама юк аның сагышына. 
Шыңгырдатып тавышын даганың Бер ат килә, ярсый йөрәге, Ат өстендә улы ананың, Иң кечесе, өзелеп сөйгәне. 
Күкрәгендә медаль алтынлы, Кулларында җиңү байрагы. Каршы ала котлап батырны, Таң нурлары, кошлар сайравы. 
Җүрмәсә дә ана улкаен, Күңеле белән сизеп таныды- «Балам!» диеп елап ул аның Күкрәгенә килеп сарылды. 
— Кайттыңмы, улым, алтыным! Куанычьим минем, актыгым! Карт ананың көмеш чәченә Алтын яше тама батырның. 
— Я, тынычлан, анам, борчылма, Сиңа улың — синең актыгын, Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын. 
Абыйларым каплы сугышта Җиңү юлы сызып үлделәр, 
63 
 
Гомерләрен соңгы сулышта Мәңге үлмәс данга төрделәр. 
Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы байракта Кайнарының алсу шәүләсен... 
Ана алды алсу байракны, Күзен сөртте, күзе ачылды. Каршысында тора гайрәтле, Киң күкрәкле батыр лачыны. 
Өч баламны очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Сез килегез, якын дус итеп, Күп кайгылар кичкән анага. 
Күкрәк сөтем имезеп, тирбәтеп, ЛАин өч лачын илгә үстердем, Батыр көрәш җырын өйрәтеп, Кошларымны кырга очырдым. 
Ике улым кире кайтмады, Кешнәп йөри кырда атлары, Мин аларга бирдем канымны, Алар аны ерак калдырды, 
Изге ватан өчен агызып, Җиңү таңын җирдә кабызып, Алып кайтты илгә ул таңны Кече улым, батыр лачыным. 
Ал медале аның путаллы, Куандырды анай карчыгын, һич үлмәгән төсле улларым, Өем тулы кызлар, егетләр, Туя алмыйм тыңлап җырларын, Минем балаларым кебекләр. 
Бер кайгырсам, ике шатланам, һәр тамчысы хәлал сөтемнең; Илдә мәңге үлмәс ат белән Үлә белгән уллар үстердем. 
Сез килегез бу шат анага, Аның бүген туган бәйрәме, Агыла аңа картлар, балалар, Өе тулы чәчәк бәйләме. 
Ил шатлыгы белән төзәлде йөрәгенең авыр ярасы, Ил түрендә, гөлләр эчендә Өч батырның туган анасы. IX. 1943.  
64 
 
КЫЗЫЛ РОМАШКА 
Иртәнге таң нурыннан Уянды ромашкалар. Елмаеп, хәл сорашып Күзгә-күз караштылар. Назлады жил аларны Тирбәтеп ак чукларын. Таң сипте өсләренә Хуш исле саф чыкларын. Чәчәкләр кәефләнеп Җай гына селкенделәр һәм кинәт шунда гажәп Бер яңа хәл күрделәр. Ерак түгел моңаеп Утыра ромашка кызы. Тик чуклары ак түгел, Кан шикелле кып-кызыл. 
Ромашкалар бар да ак, Аерылмый бер-береннән. Ничек болай бер үзе Ул кызылдан киенгән? Әйттеләр: «син, сеңелкәй, Ник үзгәрдең, нишләдең? Нигә кызыл чукларың? Нидән алсу төсләрең?» Әйтте кызыл ромашка:. — «Төнлә минем яныма Ятып батыр сугышчы Атты дошманнарына. Ул берүзе сугышты Унбиш укчыга каршы, Чигенмәде, тик таңда Яраланды кулбашы. Аның батыр ал каны Тамды минем чукларга. Минем кызыл күлмәгем Бик охшады Чулпанга. Егет китте, мин калдым Канын саклап чугымда; һәр көн аны сагынып Балкыйм мин таң нурында».
65 
 
ҮЛЕМГӘ 
Ничә тапкыр синең тырнагыңнан Котылдым мин, үлем. «Беттем» дигән чакта, тормыш тагын Сузды миңа кулын. Синең белән ләкин тартышудан һич бизмәде күңелем. Батырам дигән саен, мин упкынның Эченәрәк кердем. Син: «Соңгысы булсын бусы», диеп Шелтәләдең мине. Аның саен булдым мин тискәре, Аның саен кире. Синең белән уйнау, беләм, үлем, Күңелле эш түгел. Җирдә тыныч, гамьсез көн итүдән Бизәрмени күңел? Мине әллә яшәү биздердеме, Бу бунтарлык нигә? Юк, үләсем килми минем бер дә, Бик яшисем килә. Давыллардан әгәр читтә булсаң, Шундый тыныч, аулак. Юк, мин килдем сиңа давыл аша, Чын тормышны даулап. Әле менә тагын килеп ләктем Синең тырнагыңа. Богау салды җәллад бу җырларны Язган кулларыма. Тиздән сүнәр гомрем, йөрәгемдә Тоеп ялкын көчен. Үлсәм үләм бөек хаклык өчен, Сөйгән халкым өчен. Шуның өчен бит мин ничә тапкыр Синең кулга төштем. Гел очрадым сиңа, юри сине Эзләп йөргән төсле. Нишлисең бит, бөек хаклык юлы Шундый тайгак булгач? Көрәшчегә бары җиңү яки Үлем генә юлдаш. Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек, Соңгы яшәү көчем. Үләм, ләкин бөек хаклык өчен, Илем, халкым өчен. 
*.С. Ә.- № 8.  
66 
 
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ ★ 
МИНЕМ „КАРЛЫГАЧЫМ" 
Электросваркачы Люба минем сөйгәнем. Кыю верхолаз булганга «Карлыгачым» дигәнем. Утыз катлы йорт салалар; Шундый югары менә — «Карлыгачым» күренеп тора Карлыгач кебек кенә. Карыйм да, борчылып куям, Көчле җил өрмәсен, дим, Бигрәк тә инде, биектә, Егыла күрмәсен, дим. «Сак бул!» дисәң, көлә генә, Сикертеп кыйгач кашын: — Егылуым да ихтимал, Син әйләндерсәң башым... ...Эшләре тыгыз. Бу йортны Өлгертик, диләр көзгә. Уйлыйбыз, «карлыгач» белән Шунда «ояларга» без дә. 
МИН ӘЛЕ өйләнмәгән 
Хезмәтем зур түгел минем: ЗЛГСта эшләп торам, Кечкенә дә димәс идем — Кешеләр кавыштырам. Көненә ничә пар килеп, Бәхетле булып китә! Котлыйм да көнләшеп куям: «Кешегә вәгъдә җитә...» Сөйгәнем белән бүген кич Килермен ахры сүзгә «Кешеләр кавышып бетте, Чират соң кайчан безгә!». 
67 
 
БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР Яшь ана онытмас бу көнне. Бу көнне ул чиксез шатланды; Баласы кинәт талпынып, Беренче адымны атлады! Үтә ул беренче зур юлын — Урындык һәхМ диван арасын. Ә хыял, син узып баланы Киләчәк көннәргә барасың... Күп булыр, җиңүле адымнар,— Гомердә әле күп атланыр; Тик ана күңелендә беренче Адымнар бик озак сакланыр. 
ШАГЫЙРЬНЕ ОЗАТКАНДА 
Ай буе торган колхозда, Ул монда күпне күргән. Йөрәген тыңлап тормышның, Җырларын язып йөргән. һәм, менә, җиткән вакыт та Китәргә аңа, кире. — Кем белә, бәлки, яңадан Килеп тә булмас бире... Истәлек булып шигырьләр Китабым калсын синдә. — Бәйрәм ашы, кара-каршы, Җавапсыз калмыйм мин дә. Шулай дип Сайфулла абзый Этажеркасын карый. Ул белә, шагыйрь кешегә Нәкъ менә шунсы ярый: Мул уңыш алу турында Язган китабын бирә: — Шигырь яза белмим, энем,. «Проза икән» димә. 
АЕРЫЛГАН ЧАК ТА БУЛА 
Тормыш булгач сагынган да, Моңайган чак та була. Гел бергә генә торылмый, Аерылган чак та була. 
Якыныңның, күзләреннән Күзең аласың килми, 
68 
 
Минутка да аерыласы, Ялгыз каласы килми. 
Биш көн, биш төн сөйләшсәң дә Күңелең булмас иде... Әле яхшы аерылу бар, Югыйсә шундый шатлыклы Очрашу булмас иде! 
САМОЛЁТ ТӨШТЕ КОЛХОЗГА 
Самолёт төште колхозга. Төрлечә юрый кеше: «Ашыгыч ярдәм»дер, бәлки, Я мөһим дәүләт эше. 
Летчиктан сорый Хәй бабай: — Сер булмаса, әйт, улым, Ни эш башкарып йөрисең: Кая тотасың юлың? 
— Чүп утарга килдем сезгә. Хәтере калды бабайның: — Шаяртма, мин сиңа әллә Бер кечкенә малаймы?.. 
Очты самолет басулар Өстеннән, түбән генә; Игеннәр үсәр иркенләп, Бетәр чүп үлән генә. 
...Кич белән инде Хәй бабай Егетне эзләп йөри. — Сүзе чын булган летчикның, Әйтмәгән икән юри. 1953
69 
 
РӘШИТ ГӘРӘЙ 
ТУГАН ЯК КӨЕ 
Армиядә булган кеше белә — Солдат өчен йокы кадерле, Без «Отбой»ны көтеп алдык менә, Тик көтмәгән идек Хәбирне. Отпускадан килеп җиткән егет, Күргән, димәк, туган җирләрне. Ничек яши, дибез Татарстан — Җәй әйбәтме, көннәр чибәрме? Рус егете әйтә: «Ялгышмасам, Сездә хәзер сабан туйлары». Әйе, дибез, бәхет җыры белән Гөр киләдер авыл буйлары. — Туктагыз, ди Хәбир, ашыкмагыз Сорашырга барысы турында. Беләсезме менә сезнең өчен Нинди бүләк минем кульнмда. Тыңларсыз, дип, бергә җыелышып, Сагындырган чакта артистлар, Пластинкаларда татар көен Алып килдем сезгә, танкистлар. ... Армиядә булган кеше белә — Солдат өчен йокы кадерле. Тәмле йокыларны качырса' да Гаепләүче булмас Хәбирне. Ишетелә инде дежурныйның Бүлмәләрне карап йөргәне. Казармада тынлык... тик һаман да йокы алмый безнең күзләрне. 1953.  
70 
 
И. ГАЛЛӘМОВ 
ҮСӘ союз 
Кайчан гына әле Төзүчеләр Бу урында койма сүттеләр. Зур колонна булып машиналар Чуерташка, комга киттеләр... 
Корыч каркас булды, Бөтен корпус Зәңгәр биеклеккә үрләде. Кайнап торды хезмәт, Бертуктаусыз Зур краннар монда гөрләде. Көпшә буйлап цемент агып торды, Суынмады насос торбасы. Тонна-тонна кирпеч күтәрсә дә, Сыгылмады край колгасы. 
Кайчан гына әле Төзүчеләр Бу урында койма ваттылар... Ул да түгел металл челтәр тезеп, Бетон белән түшәм яптылар. Түбәсенә менсәң бу корпусның, Күренер кебек Казбек сыртлары! Тирәсендә хәзер тик будкалар, Узган чорның иске йортлары! Ничек шатланмаска! Бу төзелешнең Якты нуры ерак сибелде. Әйе, беләм үсә бөтен Союз Шул монолит бина шикелле.
71 
 
Г. НАСЫЙРОВ ★ 
ЯҢГЫР 
Урман артыннан Чыкты да болыт, Бөтен тирә-юнь Тынлыкка талды. Килде ул безгә Зур кунак булып, — Беренче яңгыр Тамчысы тамды. 
Калай түбәләр Гөрлиләр менә, Тамчылар гүя Энҗе күгелҗем, Авылыбыз безнең Ямьгә төренә, Яшәреп китә Кырларда уҗым. 
Председателе Безнең колхозның Яңгырда салып Хром «картузын», Күңелендә йөргән Тойгысын әйтте: «Бай булыр, — диде, — Сөйгән колхозым!» 
Ә күк һаман да Дөбердәп тора, Әйтерсең инде Заготзернога Мул уңыш төяп, Күперләр аша, йөк артлы йөкләр Ага да ага...  
72 
 
СИБГАТЬ ХӘКИМ ★ 
ЯКЫН ДУСЛАР 
Якын дуслар, Менә ни турында Уйлап йөрдем әле мин кичә: Бу күңелнең тынычлыгы бетә, Борчу арта июнь кердисә. Июнь, июнь, Чыклы болынында Эзем калган минем ярылып. ХисехМ бүленеп калган: Ватан сугышы Шул айда бит китте кабынып. Сугыш бары кичә беткән кебек. Өй түремнән җырлап узалар: Бик ерактан, сугыш кырларыннан Яңа кайта солдат — Мусалар. Алар кайта туган илләренә Бераз гына кичегеп, соңгарып; Моабитның диварларын үтеп, Күкрәкләре белән юл ярып. Җырлар кайта... Ирләрен бик озак Көтәр, беләм, дөнья толлары. Ватан сугышы... аның йөрәкләрдә Җыелып килгән сагышмоңнары Шул көенчә. Төньяк Кореяда Янки һәр йорт, һәрбер куышның Ялкыныннан дөрләтмәкче иде Өченчесен инде сугышның... Анда сүнмәс борың, Германиягә Тоташтырыр иде шул утны, Ләкин, дуслар, сугыш газапларын Кайсыбыз соң безнең онытты. Күз алдыннан мәңге китмәс безнең Вапцаров I һәм Фучик, Мусалар. Тынычлыкның каты көрәшендә Шундый меңнәр туып торсалар,
                     I Никола Вапцаров — Болгария шагыйре,ул да Юлиус Фучик һәм Муса Җәлил кебек, фашистлар тарафыннан җәзаланып үтерелгән. 


 
Булмас сугыш! Июнь җырдан чыңлый, Кыр, урманнар нинди ямь-яшел, Табигать тә гүя Менә, менә, «Сугыш булмас!» диеп эндәшер. Июнь, 1953. 
БЕЛСӘҢ ИДЕ... Җыр 
Алмагачның алмаларын Бергә өзәсем килә, Бергә янып,, бергә көеп, Бергә түзәсем килә. 
Аның белән бакчам буйлап Бергә үтәсем килә, Төннәр йокламый, таңнарны Бергә көтәсем килә. 
Эзләнә күңлем, эзләнә, Бөтен җирне тарсына. Яшьрен сагышлары белән Чыксын иде каршыма. 
Белсәң иде аның таңда Йөри торган юлларын, Шул мәхәббәт юлларының Кайларда кушылганын. 1953.