Логотип Казан Утлары
Публицистика

„КИТАП ТУРЫНДА КИТАП"


 Китап балалар тормышында бик зур роль уйный. Тирән эчтәлекле кызыклы китап баланың йөрәгендә онытылмаслык эз калдыра, аның үсешенә һәм кеше булып формалашуына көчле йогынты ясый. Шуңа күрә балаларның китапның үзе турында, аның ничек язылуы, ничек басылуы турында беләселәре килү бик табигый. Г. Лотфи үзенең «Китап турында китап» исемле әсәрендә балаларның шушы таләпләрен канәгатьләндерү бурычын куйган. Ул бу бурычны үти алганмы соң? '^оңа җавап бирү өчен әсәр белән танышыйк. Г. Лотфи укучыга әсәрнең язылу процессын, язучының лаборатории эшен күрсәтү өчен ниндидер бер авторның ниндидер бер әсәрен ала. һәм шул әсәрнең ничек язылуын сурәтләү аша баланы китапның туу тарихы белән таныштырырга уйлый. Ямьле яз көннәренең берендә авторның башында балалар өчен китап язу фикере туа. Ләкин ул бик озак тема таба алмый азаплана. Хөкүмәтебезнең һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең коммунизмның бөек төзелешләре турындагы карарлары авторга бу эштә ярдәм итәләр. Ул коммунизмның бөек төзелешләре турында әсәр язарга уйлый, һәм әсәре өчен материал җыярга дип Иделдәге бөек төзелешләргә китә. Анда үзенә кирәкле дип саналган һәр нәрсәне блокнотына яза бара. Аннан кайткач җыйган материалын тәртипкә китерә, китапны башта уенда гына язып чыга. Аннан соң кәгазьгә төшерә башлый. Каралама дип аталган бу экземплярны кат- кат эшкәртә, издательствода секция членнарының тәнкыйтен искә алып яңадан эшләп чыга һәм, ниһаять, әсәр басарлык хәлгә килә. Шул турыда Г. Лотфи бик озын итеп сөйли. Шулай да язучының иҗат эше укучының күз алдына килеп басмый. Чөнки Г. Лотфиның «Китап турында китап» әсәрендәге язучы, үз әсәренә материал җыйганда, вакыйгаларның эчләренә кереп, тирәитеи өйрәнми. Кулын артка куеп читтән генә күзәтеп йөри. Шуңа күрә аның: «Укырга, өйрәнергә! Тормышны, тирәюньне, гүзәл совет кешеләрен яхшылап өйрәнергә! Тагын укырга! Тагын өйрәнергә! Аннары тагын, тагын, тагын...»                      V Г. Лотфи. «Китап турында китап», Тат- госиздат, 1952 ел. дигән сүзләре коры декларация гына булып калалар. Автор башлыча кешеләрне өйрәнергә, ал арның нәрсә өчен һәм ничек көрәшкәнлекләрен ачыкларга, шуннан чыгып әсәрендә куелачак проблеманы билгеләргә тиеш иде. Ә Г. Лотфи исә язучының шундый иң мөһим эшен күрсәтми. Язучы язган әсәрдә аның нинди проблема алганын, ул проблеманы нинди сюжет һәм образлар, нинди чаралар аша чишкәнен, материалны ничек оештырганын, ягъни, әсәрнең композициясен ничек төзегәнен күрсәтми. Ә урта яшьтәге балаларга бу мәсьәләләрне, башлыча шушы мәсьәләләрне, аңлатырга кирәк иде. Бу сорау аларны бик борчый. Яшь китап укучы образларның ничек ясалуы белән дә бик кызыксына. Г. Лотфи үзенең китабына язган кереш сүзендә: «... Минем китабымның төп герое — китап үзе»,—ди. Ләкин шушы төп геройның аерым сыйфатларын, аның эчтәлеген үз әсәрендә ачып бирми. Билгеле булганча образларсыз әдәби әсәр була алмый. Шуның өчен әдәби әсәрнең ничек язылуы турында сүз алып барганда (Г. Лотфи язучы язган китапны балалар өчен әдәби әсәр дип тәкъдим итә), образлар турында сөйләми калу мөмкин түгел. Ә Г. Лотфи иптәш бу турыда бер сүз дә әйтми, һәм укучыларны бик кызыксындырган мәсьәлә, әдәби образларның типиклыгы мәсьәләсе ачыкланмый кала. Ә күп кенә укучылар әдәби образларны тормыштагы конкрет бер кеше итеп кабул итәләр. Китапның сүз сөрешендә бу мәсьәләне аңлату өчен уңайлы моментлар да бар. Ләкин Г. Лотфи ни өчендер аларны файдаланмаган. Ул «Алар бирегә киң Советлар иленең 


 
төрле почмакларыннан килгәннәр — кояшлы көньяктан да, салкын төньяктан да, Енисейдан да, Волга буендагы шәһәрләрдән, авыллардан һәм башка бик күп яклардан да кешеләр бар монда», дигән гомуми җөмләдән соң, «кара туткыл йөзле, коңгырт чәчле, җитез генә хәрәкәтле комсомолец» һәм «җитен чәчле, зәңгәр күзле, түгәрәк битле, чибәр генә комсомолка» турында бер-икс сүз язу белән чикләнә. Югарыда сөйләгәннәрне җыеп әйткәндә, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин, Г. Лотфи «Китап турында китап» әсәренең беренче өлешендә үз алдына куйган бурычны үти алмаган. Моның сәбәбе, безнеңчә, автор абстракт язучының абстракт әсәре турында гомумән яза. Әгәр дә киң масса укучыларга таныш әсәрнең язылу процессын, андагы образларның ничек тудырылуын җентекләп өйрәнеп язылган булса, укучы, һичшиксез, андый әсәрдән күбрәк файда алыр иде. Әсәрнең икенче өлешендә редактор, техник редактор, корректор, художник, җыючы, китап басу машиналарының эше турында сөйләнә. Бу процессны сурәтләү өчен автор чагыштырмача аз урын биргән. Ләкин шулай булуга да карамастан, бу эшләрдә эшләүчеләрнең вазифалары нидән гыйбарәт булуы укучыга тулы аңлашыла. Эшчеләрнең образлары да күз алдына килеп баса. Бигрәк тә корректор Асия, техник редактор Әхмәт образлары укучыда җылы тәэсир калдыралар. Укучы аларның җитез, төгәл хәрәкәтләренә соклана, үз эшләрен яхшы белүләренә кызыга. Кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, укучыда хезмәт кешесенә мәхәббәт, ихтирам туа. Авторның әсәренә рәсемнәр ясаучы художник Ниязның эше дә китапта тулы чагылдырылган. Нияз үз эшенә бик җитди карый. Аны уңышлы башкару өчен тырышын хәзерләнә. Ул рәсемнәрне ясарга керешкәнче, шул темага язылган классик әсәрләр белән таныша. Репинның «Бурлаклар» һәм Левитанның «Зур су» рәсемнәрендә сурәтләнгән халыкның хәерчелеген, аһ-зарын безнең бүгенгебез белән чагыштыру Идел өстендә хәзер алып барыла торган гигант төзелешләрне, иҗади хезмәт күтәренкелеген аеруча калку итеп күрсәтә. Ул Иделнең, халык тормышының үзгәрүен укучының күз алдына бик төгәл китереп бастыра. Китапта бик уңышлы бер деталь алынган: язучы ял итеп йөргәндә биек таш йорт эшләүче ташчының эшен күзәтеп 
тора. Аның кирпечләрне бик җитез өюенә сокланып, аңа сорау бирә: «Стена авыш булыр дип ничек курыкмыйсыз?» — Ташчы: «Мин стенаны аны уем белән кичтән үк өеп бетереп куям»,— дип жа- вап кайтара. Менә шушы деталь, үз урынында китерелмәгәнгә күрә, әсәргә бәйләнми. Ә художник Ниязның үз эшенә бик җентекләп хәзерләнүен сурәтләгәндә, һәр эшкә дә шулай ныклап хәзерләнергә кирәклеген аңлату өчен шушы деталь дә өстәлгән булса, укучыга көчлерәк тәэсир итәр иде. «Китап турында китап» әсәрен гомумән тагын да җыйнакландырасы, тел кытыршылыкларын бетерү өстендә эшлисе бар әле. Аида кабатланган урыннар күп очрый. Мәсәлән 8 биттә: «Автор бу карарны бик зур кызыксыну белән укыды, бер генә тапкыр түгел, кат-кат укыды», — диелә. 10 биттә исә: «Ул коммунизмның бөек төзелешләре турында хөкүмәт карарын кат-кат укыды. Аларның һәрбер хәрефендә ниндидер тирән мәгънә барлыгын төшенеп бик игътибар белән укыды». Күренә ки. ике урында да бер үк фикер, бер үк сүзләр белән кабатлана. Ә мондый урыннар әсәрдә еш очрый. Китапның җаваплы редакторы К. Котду- сова иптәш тә бу мәсьәләгә игътибар биреп җиткермәгән. Югарыда сөйләнгәннәргә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә: темасы ягыннан бик кирәкле һәм файдалы булган бу әсәрдәге җитешсезлекләр бетерелеп, әсәр яңадан эшләнсә, ул, һичшиксез, укучыларга файдалы булыр иде.