Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДУСЛЫК БАЙРАГЫ АСТЫНДА 


Шундый легенда бар: моннан күп йөз еллар элек Идел буена Добрыня Никитич килеп чыга. Ул анда — икмәк игеп, сунарга йөреп, төрле әйберләр эшләп, тыныч хезмәт белән яшәүче безнең әби-бабай- ларны — Идел буе болгарларын очрата. Алар данлыклы рус батырын ачык йөз, икмәк-тоз белән, туганнарча куанып каршы алалар. Добрыня: «таш су өстенә калкып йөзгәнгә чаклы, колмак суга батканга чаклы» — мәңге тату яшәргә алар белән сүз беркетә. Шул борынгы заманнардан бирле илебезнең халыклары, бөек рус халкы белән кулга-кул тотынышып, туган илнең бәйсезлеген төрле илбасарлар һөҗүменнән батырларча саклап килделәр. Илбасарларга һәм изүчеләргә каршы шушы бердәм көрәштә рус халкы белән татар халкы арасындагы дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре үсте, ныгыды. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә Октябрь социалистик революциясенең җиңүе безнең туган илебезне күп милләтле көчле державага — барлык совет халыкларының даны һәм дуслыгы ныгытмасына әйләндерде. Барлык милләт хезмәт ияләре чиксез кадерле Совет илендә чын азатлык, тигез хокук, бәхет таптылар. Совет кешеләренең Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты июль пленумының карарын бердәм рәвештә яхшы дип табулары — безнең илдәге барлык халыкларның какшамас бердәмлеген күрсәтә, Коммунистлар партиясе тирәсенә, Совет хөкүмәте тирәсенә тыгыз туплануларын күрсәтә. Халык дошманы — явыз җинаятьче Берияне барлык совет кешеләре ачулы нәфрәт тойгысы белән каргыйлар. Халыкара империализмның бу кабахәт агенты, милләтләр арасында дошманлык уты кабызу юлы белән, совет строен җимерергә, туган илебезнең озак героик көрәшләрдә яулап алынган азатлыгын, бәйсезлеген юкка чыгарырга омтылган. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Президиумының үз вакытында ныклы чара күрүе аркасында дошманнарның явыз планнары җимерелде. Агулы елан тотылды һәм ул аяусыз рәвештә сытылачак. Совет халыклары социалистик милләтләрнең бөек дуслыгын беркемгә дә беркайчан да какшатырга ирек бирмәячәкләр! Без, Татарстан совет язучылары, җитәкчебез, тәрбиячебез Коммунистлар партиясенә сүз бирәбез: барлык көчебезне, белемебезне, талантыбызны пролетар интернационализм рухы белән сугарылган, халыклар дуслыгын ныгытуга хезмәт итә торган, уяу булырга һәм империалистик сугыш уты кабызырга маташучыларның барлык авантюраларына җимергеч отпор бирергә өнди торган югары художестволы әсәрләр иҗат итүгә юнәлтербез. Без әдәбиятыбызның халык шагыйре Габдулла Тукай яклаган традицияләрен дәвам иттерербез. Бөек рус язучыларының иҗатын ул 


 
туган әнкәсенең җыры кебек якын күргән. Ул алардан халык массасының иске дөньяның кара көчләрен җиңәчәгенә ныклы ышаныч һәм туган илгә кайнар мәхәббәт чишмәсен тапкан. Милләтче килмешәкләр рус халкы белән татар халкы арасын бозарга көчәнгән реакция елларында, Тукай аларның пычрак йөзләренә каплаган битлекләрен куптарып, ялкынлы патриотик шигырь яза: Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл... Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия!.. Халык шагыйренең якты теләге үтәлде. 35 ел инде Татарстан хезмәт ияләре Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, ленинчыл-сталин- чыл милли политика нәтиҗәсендә, бөек ' рус халкының туганнарча булышлыгы аркасында, ирекле, бәхетле тормышта яшиләр. Советлар Татарстанының уңышларында, иҗат көчләренең чәчәк атуында — бөтен дөнья культурасының иң югары казанышын — ленинизмны тудырган бөек рус халкының чиксез зур роле чагыла. Без, Татарстан язучылары, совет әдәбиятына XIX съезд йөкләгән бурычларны үтәү өчен актив көрәшәчәкбез, барлык иҗат көчебезне хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүгә бирәчәкбез, халыкларның милли традицияләрен барлык совет кешеләренең тормыш интереслары белән органик рәвештә бергә кушкан совет патриотизмы идеясен тагын да көчлерәк чагылдыручы яңа әсәрләр язачакбыз. Партия Үзәк Комитеты Татарстан тарихчыларының һәм әдәбиятчыларының кайбер хезмәтләрендә урын алган җитди идеологии ялгышларны үз вакытында күрсәтеп, төзәтергә ярдәм итте. Үзәк Комитет безгә татар хакының бөек рус халкы белән дуслыгын, коммунизм төзү юлындагы бердәм көрәшен чагылдырган әсәрләр тудыруда гаять зур ярдәм күрсәтеп килә. Без барыбыз да Коммунистлар партиясенең идеологии тәрбия эшенә актив катнашырга, реакцион буржуаз идеологиянең һәрбер күренешенә каршы, милләтчелек рецидивларына каршы килешмәүчән көрәш алып барырга тиешбез. Безнең һәрбер әсәребез — республикабызның хуҗалыгын һәм культурасын тагын да югарырак күтәрү, социалистик Совет Ватанының көчен тагын да ныгыту, партия, хөкүмәт һәм халыкның тыгыз бердәмлеге белән алга — коммунизмның тулы тантанасына бару юлында рухландыргыч дәртле иҗат үрнәге булсын!