Логотип Казан Утлары
Шигърият

В. МАЯКОВСКИЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ 


АРХИТЕКТУРА МАТУРЛЫКЛАРЫ ТУРЫҢДА 
Парижда, Венсендә, бер йорт ителеп 30 эшчене басып үтергән. Министрлар кызгану белдергән. 200 коммунист һәм демонстрантны кулга алганнар. (Газеталардан) 
Рапир-өйләрнең матур очлары Күренеп кала автода барганда. Шундый матурлар Париж йортлары — пале ампир да, пале ренесанс та бар анда. Бульварлар себерелгән. Әйбернең матурына, сәнгатькә зур почет бар монда — гасырлар белсен дип, сарайлар бакырына исемнәре язылган архитекторларның, да. Сары көз фонында кара эт төслеләр сарайлар киң Сена өстендә1, ә шундый сарайлар салучы кешеләр күгәреп ята хәзер Венсендә. Кешеләр сөйләшми, яшь түкми күзеннән, маңгайга төшереп киелгән кепкалар.
                     1 Маяковскийда «Собакой на Сене чернеют дворцы» — «Печән өстендәге эт шикелле» әйтеменә сүз уйнату. Сена — Париж аша үткән елга. 


 
Утыз эшченең табуты балчыкка төзелгән, — теге дөньяга чират көтәләр. Парижда хәбәрләр шау-шуы була бар да, ә бу хәбәр — кечкенә: ашыгып йорт салганнар хуҗаларга, йорт ишелгән төзүчеләр өстенә. Балкаларга — әйтерсең, томат сөртелгән. Чокыр янында таш булып торалар катып: таш өйләр. — Алар таш күккә төртелгән. — Зур кайгы үзе дә таш кебек каты. Кояш баеды. Инде җитте төи. Гариплек инде күренмәс башка. Якыннарыңны тануы читен кеше әгъзаларыннан ясалган ашта. Балалар, нигә сез каннан курыктыгыз? Атагыз битеннән канны сөртегез! Аталар инде җиңел эш табарлар, инде бары тик күкләр түбәсен ябарлар. Атаны кызгану кирәксез хәзер, французларның инде — фәрештә төслесе ул, ләкин күктә дә аңа кушарлар, хәер: син ходаның кара эшчесе бул!


 
Ник иелдең, 
сеңел, калтырап, камчы булып ник салынды кулларың?!! Күр әнә, баш ажан тора ялтырап, — эполетлар кояшы сибә нурларын. Тынычлан, хатын, тыныч күз белән кара, битләрең кабыгыннан яшеңне сөрт инде... Күр, килде әнә Мусье Пуанкарэ — Премьер-министр килде. Аңа бай господалар ияргән, портфельләрендә — корона билгеләре. Булышырбыз, бирербез диярләр... Мусье министр перчаткалы кулын бирер әле. Ажаннар торалар табутларга карап, басканнар юеш кайгы диңгезе буйлап. Алар эше — «Пасэ а табак», ягъни — канга батыр кыйнап. Ишетәсезме, ждлләр уйныйлар, тавыш килә ж.илләр сыртына ятып... Ажаннар шулай метрода безнекеләрне кыйныйлар — борыннар канатып, күзлекләр ватып. Үз куначаларын юләрләр мактасын, яратмыйм мин андый төче сүзләр боткасын, Зурлыйм сине, «Франсэз репюблика»сы — иреклелек һәм демократия республикасын. Көтегез, азат туганнар, азат агайлар,


 
күкләргә ашар. 
Ә Сена өстендә этләр булып яна Людовикларга салынган пале һәм сарайлар басар. Ходайга ашыныр өйләрнең очлары, күкләргә терәлеп шәһәрләр үскәндә, гүзәл Луи Каторз ампир һәм ренесанслары күренеп торыр автода үткәндә. Эчке эшләргә тыгылырга теләмим, тик уйлыйм, папирос тартып кына мин: Мусье Париж, синең зиннәтләр менә, дим, никадәр сөяк өстендә тора, дим. 1928 
ЮКА БУЛСЫН, ЛӘКИН ЯХШЫ БУЛСЫН Мин яратмыйм калын китапны. Тик шүрлектә ятса ул әгәр — Аннан безгә файда шул чаклы, Ул китапка хаҗәт шул кадәр. Яратмыйм китапларның авыр пресс булып Төймәләр ялтыратып йөргәнен, Алтын бизәкләр белән масаерга омтылып, Заман тавышын меңләгән битләр эченә яшергәнен, — Кирәкми андый китап-крепостьлар, Мин аларны күрәлмыйм, дуслар. Китап дип, минемчә, йөртергә кирәк шунсын: Чандыр күренсен, булсын хәтта берничә бит кенә, 
биредә барыгыз да шулай 

 
Ләкин дары һәм кургаш юллары салынган булсын обойма кебек һәр битенә. Мине исә шулай бастыруны сорыйм: Брошюралар яңгыры булып явып торыйм. 1928 
АМЕРИКАЛЫЛАР ГАЖӘПЛӘНӘЛӘР 
Ерак ярдан үлчи безне Америка, СССРны күзләре белән ашый дияргә ярый, Аяк очына басып, күзен һич тә йоммыйча, Сөяк тирәле күзлек аша карый. Карыйлар, нинди сирәк токым кешеләр бу, — диләр, — Анда, еракта, төзелештә кайнашып торалар? Ниндидер фантазияне бишьеллык диделәр. Ә хәзер шуны дүрт елда тутыралар. Андыйларга Америка үлчәве белән булмый килеп. Аларны доллар белән дә, көмеш белән дә кызыксындырмыйлар, Ә алар бөтен энергияләрен биреп Атналар буе эшлиләр — һич туктап тормыйлар. Бу нинди кешеләр? Бу нинди чыныгу? Эштә аларны кем шулай бер иткән? Бернинди таяк юк, юк кыйнау һәм сугу, Ә алар корыч дисциплина белән береккән! 

 
Мистерлар, сездә бу килә бик искедән — Беләбез, сәләтне сез акчага сатып алганны. Ләкин аңламассыз сез, симергән мистерлар, Безнең коммунистлар эштә ни өчен янганны. Коммунистик ярга гаҗәпләнегез, буржуйлар, — Эшне дә, аэроплан һәм вагонны да җитез итәрбез, Сезнең тизлеге һәм даны зур булган Американы куып та җитәрбез, узып та китәрбез. 1929 3 ә к н Нури тәрҗемәләре 
ӨЧ МЕҢ дә өч кыз ТУГАН Хәтерлисезме, провинцияләр ничек яшәгән элгәре? — Преферанс уйнау, мәгънәсез көн итү, талашу булган бар белгәннәре. Өч мең дә өч кыз туган барысы да Кулларын куеп яңак астына, Яңаклары сызлаганчы шыңшыганнар: Москва! Москва!! Москва!!! Москва ак таш кала, шау — таш кала, Күңелемә һәрчак ягымлы, гүзәл башкала. Башкала дип кенә, ләкин, кем хушлансын бездә?! Москва бишмәте Союзга тар. Күрәм, башкала артлы башкала үсә, —


 
Союзның тиңсез куәтеннән калкалар. Кайчандыр үләксәләр өстендә оя корып, Козгыннар каркылдашкан бер якта— Тимер юл тасмалары белән уранып, Украинаның башкаласы булып, Корыч Харьков гөрли, хезмәт җыры аның яңгырый еракка. Күмер таулары буенда, рельслар өстендә Шаулавыннан тынмас поездлар. Белеп язды Блок: «миңа җирдә Яна Америка, яңа йолдыз бар!» Менә монда элек коры җир китлары, Акулалар яшәгән. Балыксыз диңгез каккан дулкынын. Бүген хезмәттә талган кешене сарайлары, Бульварлары иркәли Бакуның. Ә биредә афишасын «фәлән арияләр...»нең Кәҗә кимереп йөрсә бер заман — Җыр булып күтәрелә Кызыл Татарстанның Башкаласы Казан. Москва моңаеп куйды. Чү, ни эшең бу, картлач? Кара, шатлан — җәеп синең якты нурыңны, Совет штатларының һәрберсендә Яна башкалалар борынлый! Зыя Мансур тәржсмәсе.
10 
 
ШӘИХИ МАННУР ★ ОЛЫ ХӘЗИНӘ ҖИРЛӘРЕНДӘ 
«Урал тавының көнбатыш һәм кәаьяк итәкләрендәге районнарда нефть базасы оештыруга җитди рәвештә керешергә кирәк» И. Сталин. 
БУ ЯКЛАР (Пейзаж) 
Менә нинди икән бу яклар! Нинди ямьле бөтен тирә-юнь: Кинәт сибелеп китә ап-ак тораклар, Кинәт бодай, урман күрәмен. 
Гөл балчыгы төсле монда җир: Үзе йомшак, үзе кап-кара. Учлап ал да Уып, иснәп карый бир, — Туклык исе анда саклана. 
Кайда теләсәләр, шул төшкә Ятып калган монда вак таулар, Инешләр дә, карышмыйча бу эшкә, Борыла-сарыла йөреп акканнар. 
Кинәт киңлек: нефтьле зур шаңнар, Ә вышкалар — күккә үрелә. Сандугачлар тулы яфрак урманнар, Җырлап керә күңел түреңә. 
Машиналар монда, кешеләр Кайнап тора бөтен юлларда. Барысы да мәшгуль кайнар эш белән, Күз адашып кала шуларда. Яшь егетләр известь ташыйлар, Матур кызлар кирпеч бушата. Яңа детсад бүген сала башлыйлар Миләш чәчәк аткан кашлакта.  
11 
 
«Кан тамыры» суза сварщик, Яшен төсле шәүлә биетеп. Трубаларга төшкән корыч кабырчык, Битендәге сугыш җөе кук. Тезелеп киткән челтәр багана Кырлар буйлап ерак югала: Ярсып чапкан кебек мең ат далада, Чыбыкларга качып ток ага. Әле күмелмәгән «тамыр»га Колагыңны куеп тыңласаң: Җир анабыз ята җиңел калгуда, Тыныч сулыш ала киң Ватан. 
ШАГЫЙРЬ ИСЕМЕ 
Яңа салган йортлар ике якта. Уртасыннан барам урамның. Барам, уйлыйм: әле бу туфракта Үткән җәйдә арыш уңганын. 
Кичә генә җәйгән асфальт исе Борыннарга керә кытыклап, Яңа шәһәр карап йөргән төсле Бер атлыйм да калам бер туктап. 
Курчактай ак өйләр турысыннан Урап китә яшел рәшәткә. Монда кеше күптән яшисыман: Яшь сиреньнар инде чәчәктә. 
Ә кешеләр кайчан гына әле Җыелганнар яңа бу җиргә: һәм күп телле бу дус егетләрне Нефть китергән дәшеп бирегә. 
Мин һәммәсен күреп таң каламын, Ниләр генә килми уема: Бу — туасы матур зур каланың Башлангычы кебек тоела. 
Аерылалмый татлы уйларымнан, Мин, сизми дә калып шул чакта, Барам икән Тукай урамыннан... Бу исем бар һәрбер почмакта. 
«Шул кадерле исем нефтьченең дә Замандашы икән!» диясең. Күрәсең, һәр йөрәк үз эчендә Саклап йөртә чын хис иясен! 
12 
 
ӨЙАРТЫ БАКЧАДА 
Баулы. Эңгер төшеп килә Майның ямьле кичендә. Шунда гөлләргә су сибә Бер кыз бакча эчендә. 
Рәшәткәнең тыш ягына Егет килеп сөялгән. Әкрен генә сүз агыла Йөрәктән, иң тирәннән. 
Су сипкечен куя да кыз Алма төбенә баса... Яшь алмагач монда ялгыз, Бу әле яңа бакча. 
Әйтә егет: «Алмагызның Дүрт чәчәге бар икән... .Ә су сипкән Әсмабыз соң Кемгә насыйп яр икән?..» 
Ояла кыз. Елмая да Керфекләрен төшерә... йортта кинәт ут яна да Ал сибә кыз төсенә. 
«Нигә шулай дисең, Айдар, Шигең бар мәллә синең?..» «Шигем юк... тик... борчылу бар. Тик йөрәк түзми минем!..» 
Серләшә һаман ике дус, Инде төн булып килә. «Әти эштән кайтыр, ди кыз, Мин керим инде өйгә...» 
Ләкин безгә билгеле бит Ике яшь йөрәк хәле, — Көрсенә дә әйтә егет: «Ә-әз-з генә торыйк әле...» 
Тагын әкрен сүз агыла, йолдызлар балкый күктә... Оста кайтып, үз алдына Сөйләнеп, өскә үтә: 
«Кара-ле син бу шыксызиы, Эштә генә шук, дисәм, Монда килеп, минем кызны Сагалаучы мут икән!..» 
13 
 
Аның аяк тавышын да һәм тамак кырганын да Сизми калды алар шунда — Май төне кочагында. 
«Ә-әз генә торыйк әле...» дип, Тордылар таңга хәтле... Нишлисең! Кичерү шулай ямьле бит Беренче мәхәббәтне. 
ЛЕНИН ҺӘМ КӨТҮЧЕ-АКАДЕМИК (Нефтьчеләр сөГгләве буенча) 
1 Борын-борын заманнардан Бу нефть исе тынгы бирмәгән! Кемнәр генә бу таулардан Каймак сөзәр өчен килмәгән. 
Янки Шандор 2 диңгез кичкән, Ялт-йолт итеп комсыз күзләрен, һәм тиз генә казып үткән Шөгердәге тауның өсләрен: 
Эләктерә янәсе ул Башкалардан алда барлыгын! һәм бер үзе имәсе ул Безнең җирнең олы байлыгын. 
Ләкин булмый... Ансат кына Нефть чыкмагач, Комга төртелә. Өйрәнгән: шалкан хакына Дөнья малын кулга кертергә. 
Бар Бакуны капчыклаган Нобель дә 3 бит килгән бирегә... Тик җир-ана ашыкмаган Хәзинәсен ятка бирергә. 
Хәтта шушы Бөгелмәнең Бөлеп беткән алпавыты да 4, Рәтләмәкче булып хәлен, Нефть эзләргә монда тотына.
                     2 Шандор — америкалы промышленник. Үткән йөзнең 60 ичы елларында Шөгергә килеп нефть эзләп йөргән. 3 Нобель — руслашкан швед. Бакудагы эре нефть хужаларының берсе. 4 Бөгелмә алпавыты Малокиенко. Ул да, 75 метр тирәнлектә җнр бораулап, нефть эзләп караган. 
14 
 
Ләкин «пары» җитми кала Җитмеш метрга да «мескен»нең. Барын илтеп заклад сала Калдык-постык актык милкенең. 
Ярый әле бу кап-йотлар Ачмый калган, җирем, сереңне. Юкса алар Аерыр, Бутар, Иран итәр иде илемне! 

Тик туган ил киңлегенә Хуҗа булгач инде үзебез, һәм аямый гомерне дә Биргән чакта аның өчен без, — Бөек Ленин бу якларга Бер көтүче-галим җибәргән \ «Бар, дустым, син еракларга, Нефть тап,—дигән,—шундый җирләрдән. Яшь, яңа совет иленә Җылы кирәк, дигән, Көч кирәк. Буам, ди дошман, тиз генә, Ә без булыйк аннан көчлерәк!» 

Гаҗәп кеше булган галим: Рәхәтләнеп укыр чагында — Көтеп йөргән хуҗа малын .Муромдагы иске авылда. 
Ләкин аның уң кулында Чыбыркысы йөрсә сөйрәлеп, Китап булган сул кулында, Көн, төн үткән шуны өйрәнеп. 
һәм патшалар караңгысы Россияне басып торса да, Бу көтүче — Фәрһад дусы 5 6, Фән тавына үзе юл сала. 
                     5 Иван Михайлович Губкин. 1918 елда, гражданнар сугышы вакытында ук, В. И. Ленин кушуы буенча бу якларда алып барылган нефть эзләү эшләренә Губкин житәкчелек иткән. , 6 Фәрһад—үз максатына ирешү өчен таш тауны кисеп чыгучы легендар оатыр. 
15 
 
Шул килә дә бу җирләргә, Гизеп Урал — Идел киңлеген, Күз юнәлтә бик тирәнгә һәм ачып та сала җир серен: 
«Өч йөз миллион ел элек Диңгез яткан сезнең якларда. Хәзинәгез шунда күмелеп Тора!» дигән безнең картларга. 
Кайткач, барын сөйләп биргән Ленин белән Сталинга да: «Шундый-шундый җирдә, дигән, Зур хәзинә ята дөньяда. 
Ике чакрым җир астыннан Алыр өчен аны — көч кирәк. Әмма алсак аны шуннан, Без — дошманнан ун кат көчлерәк!» 
Кыска булган Ленин гомере, Өлгермәгән ул бу эшләргә. Сталинга кушкан: Җирне Халык өчен гөлгә бизәргә. 
һәм Сталин аның сүзен Якты шәмдәй илтте юлында! Бар байлыклар безгә йөзен Ачты хәзер бөтен урында! 
Менә шундый бу нефть безнең: Йөз миллион еллык тирәннән Кайнап чыгып, үзебезнең Бәхетебез өчен бирә ямь! 
БАЛА ЙОКЛАТКАНДА 
Кич. Ана улын йоклата, Өч яшьлек иркә улын һәм җырлый аңа шул чакта Күптәнге бишек җырын: 
«Улым-улым, ул кеше, Улым булыр зур кеше, Зур кешеләр арасында Йөзе т}'лы нур кеше...» 
Инде йоклады дигәндә, Күзләрен ача олан. Төшеп баса да идәнгә: — Мин, — ди, — буровик булам!
16 
 
ЯШЬЛӘР ТОРАГЫНДА 
Бер бүлмәдә сигез егет. Юри сайлап җыйган кебек: Әрмән, коми, азербайҗан, Грузин, мукшы, татар-Миңҗан, Грицько килгән Украинадан, Осетин бар Дзауҗикаудан. 
Тавыш-гауга бу бүлмәдә Килми һичбер күңелгә дә; Тату яши алар шулай,— Бер атаның баласыдай! 
— Нәрсәдә соң сере моның? Сигез төрле халык улын Нинди хисләр якын итә, Бер-берсенә нык беркетә? 
— Моның сере бик билгеле: Бар аларның уртак теле. 
Бүлмәдә рус булмаса да, һичкем көчләп кушмаса да Сөйли алар рус телендә — Өлкән туган, дус телендә. 
Шул тел белән аралашып, Сталинча туганлашып, Дус яшиләр бары бергә, Айга түгел, ә гомергә! 
ЮЛДА 
Киң олы юл гөрләп тора: Машина да машина. Бише арттан выжлап уза, Уны чаба каршыңа. 
Кайсы өчәр, кайсы бишәр, Кайсы унар тонналы. Кайсы илтә цемент, шикәр, Кайсы — бик күп торбаны. Шунда юлдан җиңги килә, Юртып колхоз атында: Чанасы да әйбәт кенә, Келәм дә бар артында... 
Бәлки, бу җиңги барадыр «Нифте» дәге улына. Бәлки, аны чакыргандыр Кызы бәбәй туена...


 
Ләкии кыен аның юлы, һич тә рәтләп баралмый. Машиналар бу юлчының Ай-ваена карамый һаман кыса бер кырыйга, Киң юл житмәгән кебек, Аптырагач ат дулый да, Юрта сай карга кереп. Ләкин аннан барырга да Юл калмаган шул аңар: Тракторлар шаулый анда, Бульдозерлар, краннар... һәм бу гигант техниканың Мәһабәт шау-гөрендә Ул ат үзе дә бит, җаным, Уенчыктай күренә... Россия шул хәзер инде Машинага утырды һәм, лачын очкан шикелле, Ерак, ерак омтылды! Күрәсең, бу җиңгинең дә, Туйга йөрсә бүтән бер. «Москвич»та җилеп кенә Барыр көне җиткәндер. 
КҮҢЕЛ БИТ УЛ... 

Таш ташый Нияз карьердан, Самосвалын тутырып. Ул җилдереп узган юлдан Тузан оча ду кубып. Руле кулда, Күзе юлда, Ул бара, һаман бара. Кыш — суыкта, җәй — яңгырда Мең үтелгән бу ара! Кабинасы башындагы «Икейөзмеңче» диеп Язган язу — Аны тагы Үрләтә төсле биек. 
II 
Шулай йөри иде Нияз, Тыныч иде көннәре. Ләкин әллә нишләп бу яз Тибрәнде күңелләре. 2. „С. ә." № 7. 17 

18 
 
Әллә нишләп түгел түгелен... Җыр шулай итте аны: Ашкындырды егет күңелен Кайсыдыр бер шаяны. 
Нияз юкта кемдер кергән Кабинаның эченә, һәм язган таш очы белән Эмаль борыс өстенә: 
«Күңел бит ул күк күбәләк, Куна төрле гөлләргә. Кунса да төрле гөлләргә, Кунмый тиң түгелләргә...» 
Ачуланды башта Нияз: — Кемнең кулы кычыткан? Тот та, имеш, таш белән яз, Машина боз эш юктан!.. 
Ә җырны укып карагач, Бик озак уйлап торды. Уйлап-уйлап аптырагач, Тагын укыды җырны... 
Ничек соң бу?.. Шаяртамы?.. Кем соң кемгә тиң түгел: Ул — миңа мы? Мин — аңамы?.. Аңлавы мөмкин түгел. 
Ә кем язган?.. Нигә язган? Шелтәләгән түгелме?.. Нәрсә тели ул Нияздан? Ник кытыклый күңелне?.. 
Ill 
Кайтса егет өйгә кичен һәм юлга чыкса иртән, Эзли «күңел әрнеткеч»ен: «Кем икән ул, кем икән?.. 
Карьердагы Нәфисәме? Чәчкәбиме, кайсысы? Әллә ташчы Көлемсәме? Эх... булмас шул анысы... 
Ул Көлемсә бер көлсә бит: Кояш чыга болыттан, Кар эреп, гөлләр үсә бит, Балкый кинәт җәйге таң!»  
19 
 
IV 
Кайта Нияз: күзе юлда, Үзе уйда, Үр менә. Әле унда, Әле сулда Буровойлар гөр килә. 
Үтә шуннан ташлар төяп Тонык асфальт өсләтә. Ә спидометр шунда кинәт «200 000» күрсәтә... 
Гаҗәпләнеп карый Нияз: «Дөрес микән сон болар?.. Әллә нинди булды бу яз, Сизелми калды юллар!» 
Кайтканда шулай шатланып, «Бәйрәм бүген!» дип кенә, Ерактан ук берәү танып, Юлда тора тик кенә. 
«Тукта, кем бу?.. Көлемсә бит!» — Әйдәгез, утырыгыз! — ...Әгәр рөхсәт ителсә?.. — дип, Кабинага керде кыз. 
Ул бер кочак чәчәк җыйган — Матурдан матур төсләр! Тулды кинәт кабинага Исертерлек хуш исләр. 
Тулды гүя таң нурлары, Зәй буе болыннары, Күбәләкләр, бал кортлары, Сайраган былбыллары! Тулды бәхет үзе килеп, Иң татлы хис тудырып: Күңел инде күптән өзелеп Көткән Көлемсә булып. 
Сәер булып чыкты, тиктән Көлеп куйгач шаян кыз: — Бу җырны кем язды икән?.. Сез аны бозмагансыз... — Әллә аны сез яздыгыз?.. «Юк» димәде Көлемсә. (...Соң нишләсен бер ялгыз кыз, Күңеле ташып түгелсә?..) Әйтмәде ул «әйе» дип тә, Тын калды башын иеп.  
20 
 
һәм күмелде алсу төскә, Йөзе гөлләргә тиеп... Ә Ниязның башы күктә, Үзе — очардай бара: «Димәк, мине якын итә?.. Димәк, мин тиң аңарга!.. Эх, бу нинди бәхетле көн! Нинди матур бу дөнья! Җәй канатың, йөрәк, Җилкен, җилкен! Мең ут чәчеп бүген ян!» Кочар иде Нияз аны Гөлләре белән бергә! Тик ярамый машинаны Чокырга төшерергә... Руле кулда, Күзе юлда, Үзе сөенеч тавында. Уе һаман теге җырда... Ә бәхете — янында! Нияз аңа керфек сирпеп, Әз генә күз төшерсә, Шундый-шундый матур итеп Көлемсери Көлемсә. 
БУРОВОЙЧЫЛАР ҖЫРЫ 1 Җәй — коеп яңгыр яуса да, Кыш — буран дулап торса да, Без һаман буровойда, һаман җир бораулауда, һаман тирән төшәбез, — Шундый инде эштә без! 
2 Кош очалмас булганда да, Ак куяннар туңганда да Туңмый безнең суыбыз, Тынмый турбобурыбыз,— Әйтик серен, кирәксә: Ут күп безнең йөрәктә! 
3 Без төшик тагын тирәнгә, Нефть яткан яшерен җирләргә, — Чыксын ул байлык өскә, Агылсын төрле төшкә — Москвага һәм Казанга, — Дан күбәйтсен Ватанга!
21 
 
БИЕКТӘ Карап тордым-тордым да таң калып. Менеп киттем вышка башына. Йөрәк дөп-дөп тибә калтыранып, Соңгы көче белән ашкына. Баш әйләнеп китә сәер генә, Шыгырдыйлар какшау буыннар. Картлыкмы бу шулай миннән көлә? Ник дерелди әле бу куллар?.. Ә бит моннан егерме ел элек, Днепр ГЭСын бетонлаганда, Мондый гына идеме соң биек? — йөгереп менә идек без анда! Күрәсең ул чаклар хәзер инде Сагыныч булып җырга кушыла... Шундый яшьлек бүген булса иде — Нефть бораулар идем шушында. Саиый-саный борма баскыч чатын, Менеп бастым крон-блокка. Әгәр бүген аяз булмаса көн, Баш тиярдәй төсле болытка. Күз алдымда, матур бер төшсыман, Ачылып китте яңа киңлекләр. Ләкин бу төш түгел. Бу — өн, туган, Бу — чыи тормыш балкый биектән! Кай тарафка гына карасаң да: Вышка, вышка! Урман булып бара кебек ул. Яңа Баку туа Татарстанда, Яңа кала, Яңа тимер юл. Иң сөекле кешебезнең монда Мең колачлы уе күренә. Аның ирке белән бу урында Фән хыялы чынга әверелә! Сәлам бирдем бер тиң туган булып, Карт Бакуга, Грозный, Майкопка, һәм болгадым бүрек, кулны сузып, Туймазалы дустым башкортка. Әйе, Сынатса да йөрәк яшь узудан. Бу биеккә сөенеп мендем мин. һәм дан белән туып килә торган Нефть республикасын күрдем мин! 
1952—53 Баулы — Казан — Бөгелмә.