Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРМАНЧЫ

Төнге караңгылык куерганнаи-куера барды. Волганың әле бая гына аермачык булып күренеп торган аръяк ярлары бераздан тоташ кап-кара болытка охшап югалып калдылар. Караңгылык куерган саен ара-тирә генә ишетелеп куйгалаган тавышлар да сирәгәйде, тоныкланды, бераздан нсә йокыга талгандай бар да тынды. Калыкканда гына, ничектер, төссез булып агарынып торган йолдызлар кинәт яңа көч белән дәррәү җемелди башладылар. Аръякның текә ярлары артыннан, табигатьнең шулай тынып калу сәбәбен белергә теләгәндәй, ашыкмыйча гына тулы ай калыкты; су өстендә Волганы аркылы кисеп, көмеш сукмак тирбәлә башлады... Волганың талгынып өзлексез агып торган суы янында ук ут яна. Тирә-якта хөкем сөргән тынлыкны шул утта янган коры ботакларның кисәк-кисәк шартлавы, яисә кемгәдер ачуланган ата каз кебек ысылдап куюы гына боза. Утның калтырана-калтырана янган ялкыны яр буенда казыкка бәйләнеп куелган көймәнең борынын, якында гына башланган комлы ярны куе кызыл төскә кертеп яктырта иде. Шушы тынлыкта закыты-вакыты белән балык чума, яисә ярның (дымланудан булса кирәк) урыны-урыны белән комы ишелеп төшә дә шунда ук тирә-як яңадан тынлыкка чума. Казан аскан ут янында кырын яткан ике кешенең берсе селкенеп куйды. — Нда-а!.. Әнә, берәү килә, ахрысы. Күп тә үтми, тынлыкны бозган бу сүзләрне раслагандай, югары яктан пароход килгән тавыш ишетелде. Бераздан инде елга дугасыннан пароходның кызыл, сары һәм яшел утлары да күренде. Якыная төшкәч, радио сөйләве дә ишетелде. — Пассажир пароходымы? —дип сорады икенче тавыш. — Юк, аңа охшамаган. Шулай да бик ходлы килә, — диде беренче булып пароход килүен ишеткәне. — Көймәне бераз ярга тартмыйча ярамас... Кинәт ут яныннан күтәрелгән кешенең күләгәсе яр буенча кыйгачлап йөгереп үтте дә урман каплаган яр өстенә менеп күздән югалды. Ут яныннан күтәрелгән җирән сакаллы, зур гына гәүдәле кеше көймә янына килде, көймәнең чылбыры шалтырап куйды. Күп тә үтми көймәнең, чи комны шытырдатып, яр өстенәрәк шуышуы да ишетелде. — Ярар ла, Матвеич! Баржа гына бугай, — диде ут янында калганы. — Әнә безнең турыга да җитте инде. Матвеевич, тураеп, эре-эре адымнар белән яңадан ут янына килде, һәм әле генә куе урман каплаган яр өстенә менеп күздән югалган күләгә, кире кайтып, яңадан ут янына посты. Үзйөрешле баржа, тирә-якны шау-шу белән тутырып, узып та китте. Ул бераз юл алу белән дулкыннарның шаулашып якынлашкан авазлары да ишетелде. Менә алар, ишелә-ишелә ут турысына да җиттеләр һәм, көймәне чайкалдыра-чайкалдыра, яр өстенә ташландылар. Көймә бер
23 
 
яктан икенче якка авыша-авыша чайкалды, үзен бәйләп куйган чылбырдан ычкынырга теләгәндәй тартышты... Дулкыннар тынычланганда баржа инде күздән югалган, аңардан килгән авазлар да тәмам тынган иде. — Актарды бер кавым. Маякчы карт Матвеевич, кырын яткан килеш, утның як-ягына чәчелгән кисәү башларын җыеп утка салды, учак тагын да җанлана төшеп, кемгәдер күз кыскандай, ялкыннарын уйната-уйната, күңеллерәк яна башлады. Ут янында утыручыларның да өзелеп калган әңгәмәсе ялганып китте. — Димәк, чордаш, бу якларны шулай итеп ташлап китәргә булдыгыз? — Л!а£1кчы карт, җавап көтеп тормыйча, сүзен дәвам итте: — Нда-а!.. Тормыш шундый нәрсә инде ул. Матвеевичның «чордаш» дип сөйләшкән кешесе урман каравылчысы Минзакир карт иде. — Кай яккарак сугылмакчы буласыз соң?—дип сорады маякчы һәм шунда ук үзенә-үзе җавап та кайтарды. — Хәер, өлкән улым янына дидең бугай... Ут янында байтак вакыт хәрәкәтсез утырган Минзакир абзый теләр- теләмәс кенә Матвеевич ягына борылды. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде дә, тагын әйтмәскә булды, ахрысы, тыелып калды. Минзакир абзый шушы як ярдагы дистәләрчә һәм дистәләрчә километрларга сузылган куе урманда гомер буе каравылчы булып торды. Тиздән бу урыннар су астында калачак. Шунлыктай урман быел ук киселергә тиеш. Хәзер аңарга гомерен үткәргән урманыннан аерылырга туры киләчәк... Дөресен әйтергә кирәк, бу уй килгән саен Минзакир абзыйның йөрәге әрнеп, күңеле сызып куя. Соңгы вакытларда исә бу уй аның исеннән бер генә минутка да чыкмый иде. — Син үзең дә инде, чордаш, бик тәвәккәл кеше, — диде маякчы карт. — Шунда бит лесхозда калырга теләмәгәнсең... Минзакир абзый авыр гына сулап куйды. — Син, Матвеич, калырга теләмәгәнсең дисең. Мин бит урман каравылчысы... — Ул: «түтәл каравылчысы түгел», дип өстәмәкче иде, бу юлы да ни өчендер тыелып калды. Лесхозда ул вак куаклар, агач үсентеләре белән эш итәргә туры киләчәген бик яхшы белә иде. — Менә, мәсәлән, сине, шушы мәһабәт Идел буеннан алып берәр инешкә, колхоз буасын сакларга куйсалар, нишләр идең?.. Маякчы «үткен чагыштыру» дигән кебек итеп, картузының бер читен • генә күтәреп, чигәсен кашып куйды. Аның йөзендә көлүгә якын ниндидер мөлаемлык бар иде. Гүя ул: «Юк инде, чордаш, мине инеш янына түгел, ә яңа гигант Волгага маякчы итеп куячаклар», ди иде. Хәер, Матвеевич үзе дә Волгадагы бөек төзелешләр турында ишетү белән бераз каушап калган иде. Шунда ук ул Казанга, су транспорты идарәсенә, хат та язып салды. Аны ул вакытта бары тик бер уй гына борчыды. «Зур Иделдә маякчылар кирәк булырмы икән?» Аңа уңай җавап бирделәр: кирәк булачак икән. Шулай да ул хәзер Минзакир абзыйның соравына башкачарак җавап кайтарды: — Бездә, чордаш, андый вакытта «на без рыбье и рак рыба!» диләр. Нишлисең бит?.. Минзакир абзый аның бу сүзләренә шунда ук каршы төште. — Юк инде, Д^атвеич! Юк!.. Мин лесхоз директорына туп-туры әйттем. Юк, мин әйтәм, булмый. Баш очымда чыңлап-шаулап тормагач, мии аны урманга да санамыйм... Минзакир абзый тынып калды. Кинәт су өстеннән сызгырышып бер оя тәллетәвечләр очып үттеләр. Төлке-фәлән куркыткандыр, хәерсез! 
24 
 
Су өсте көзге кебек тип-тигез булып тынды инде. Шактый күтәрелгән айның көмеш сукмагы хәзер тагын да яктырак, тагын да ачыграк булып күренә башлады. — Ярар,—диде урман каравылчысы, урыныннан торырга хәзерләнеп. — Карчык та югалткандыр... — Кая, чордаш?.. Тукта әле, чәйләп алыйк. Ухадан соң чәй әйбәт була ул. — Чәй эчеп тормыйхм инде. — Минзакир абзый утырган килеш кенә үрелеп ком өстендә яткан берданкасын капшап алды һәм мылтыгының түтәсенә таянып урыныннан күтәрелде. Минзакир абзый зур гәүдәле Матвеевич янында бәләкәй генә булып күренә иде. Матвеевич, аның чын-чыннан китәргә җыенуын күреп, ардык кыстамады. Җәһәт кенә урыныннан күтәрелеп: — Тукта алайса, чордаш, берәр ухалык балык та алып кит,—диде. — Кирәкмәссәнә! Килгән саен-килгән саен нинди балык ди ул. Аннары, бу караңгыда юкка маташма. — Маташасы юк. Кичтән үк хәзерләп куйдым. Бүген менә дигән эре чөгәләр эләкте. Карчыкларның сөяксез балык дип һушлары китә бит аларның... Матвеевич көймә эченнән тимер чыбыкка тезелгән эре-эре чөгәләрне алып Минзакир абзыйга тоттырды. — Кара, ничек тыпырчыналар, хәерсезләр. Минзакир абзый саубуллашып тар сукмак буйлап күтәрелә башлады. Матвеевич: «Чордаш, иртәгә дә шулай килеп утыр!» дип, аның артыннан кычкырып калды. Алар ярты гомерләрен шулай бергә, бертуганнар кебек, бер-берсенә кунакка йөрешеп яшәделәр. Л1атвеевич үзе татарча ярыйсы гына сукалый. Тик карчыгы Марфуша гына ул яктан нык чатанлый иде. Гөлйөзем түти белән очрашкач, алар бер-берсенә карашып елмаялар да, һәркайсы үзенчә сөйләп, куллары, башлары белән гадәттәгедән артыграк һәм кискенрәк хәрәкәтләр ясый-ясый, чукырдашып утыралар иде. Минзакир абзыйларның күчеп китәргә җыенуын картыннан ишеткәч, Марфа Степановнаның да кәефе бик нык кырылды. — Бик инде әйбәт кешеләр иде, — диде ул, тәмам моңаеп. 
Минзакир абзый ярдан күтәрелү белән урманга керде. Язгы ташу вакытларында су баса торган аланнарны карап йөрде. Сирәк-мирәк кенә булып утырган агачлар, куаклар яз җиттеме — су эчендә калалар. Аларның күләгәләре тыныч су өстендә аермачык булып ялтырап ята. Бу язда гына әле Закир абзый шушы аланлыкка кунарга төшкән ике аккош күрде. Алар, әле генә калкып чыккай төнбоеклар кебек, су өстендә тавыш-тынсыз гына йөзәләр иде. Язгы ау сезоны ачылуга һәм мылтыгы үз янында булуга да карамастан, Минзакир абзыйның бу кошларга кулы күтәрелмәде". «Алар безнең якларда сирәк булалар», дип уйлады ул. Аның уе, төнге Волга кебек, тыныч кына агыла. Менә аның уйлары: «Киләсе елга инде җылы яктан кайткан кошлар бу урыннарны таный да алмаслар. Быелгы кебек ял итәргә төшәргә өметләнеп, очарлар-очар- лар да «бу ни бу» дип хәйран калырлар. Түбәндә элекке куе урманнар һәм урман сазлыклары булмас, җәелеп тоташ дәрья ялтырап ятыр. Кошлар, «әллә адаштыкмы югыйсә» дигән кебек, бераз әйләнерләр-әйлә- нерләр дә актык чиктә, хәлсезләнеп, ачык бер җиргә кунарга төшәргә мәҗбүр булырлар». Бераздан ул, сукмак буйлап уйланып килә торгач, куе наратлыкка керде. Монда инде куаклар да, үләннәр дә юк. Бу наратлык һәрвакыт, хәтта җил булмаганда да, шаулап тора. Вакыты- вакыты белән тынып, тынычланып калгандай була. Ләкин бу тынлыкта
25 
 
озакка сузылмый, урман, кинәт сискәнеп уянгандай, дулкынланып куя һәм яңадан шауларга керешә. Кайвакытларда урманның шулай шаулавы авыз эченнән генә җырланган сүзсез җырны хәтерләтә, узеңнән-үзең шул авазга колак саласың, ирексездәи чиксез уй диңгезенә чумасың... Урманның бу тирәсенә әле балта-пычкы тигәне юк. Биек, йөз яшьлек наратлар үзләренең мәһабәт кәүсәләре белән күккә сузылып, әллә кайда, югарыда, ботаклары белән бер-берсенә тоташып үсәләр. Ә аста гадәттәгечә тынлык, һава дымлы. Аңкып торган сагыз исе борынны кытыклый. Урман исә иркен итеп сулыш алгандай, чиксез зур дулкын якынлашуын хәтерләтеп, өзлексез шаулый һәм шаулый... 
...Миизакир абзый кайтып кергәндә, Гөлйөзем түти ятмаган иде әле. — Кая югалдың? — диде карчыгы, бераз гаҗәпләнеп. Әмма Минзакир абзыйның кулында бер бәйләм балык күргәч, шунда ук аңлады. Мәче Акмыек та балык исен сизеп мич башыннан атылып төште, кычкыра- кычкыра аяк астында чуала башлады. — Пр-р-рс, хәерсез! Өлгерерсең... — Гөлйөзем түти балыкларны бер читкә алып куйды. — Шул Матвеич белән очрашсагыз, тәмам дөньягызны онытасыз. — Гөлйөзем түти, сөйләнә-сөйләнә, юнып кына эшләнгән тупас өстәл өстенә ашъяулык җәя башлады. Минзакир абзый Матвеевич янында уха белән сыйландым дип, кичке аштан баш тартты. Мылтыгын ишек катындагы агач чөйгә элеп куйганнан соң: — Берәр кеше килмәдеме?—дип сорап куйды. — Килде лә! Теге, кем дидең әле үзен, директор дигәннәре инде. Минзакир абзыйны бик күрәсем килгән иде, ди. Бәйләнде бер кавым. Чикерткә булып колакка гына керми, чисти. Аңламаса аңламый икән, һай, бу адәм дигәнең! Минзакир абзый лесхоз директорының нәрсәгә килүен бик яхшы белсә дә, ничектер, механик рәвештә сорап куйды: — Нәрсәгә ди соң? — Нәрсәгә дисең? Билгеле инде... Үзенә өзеп әйттем ләбаса. — Гөлйөзем түти өстәл өстендә торган әйберләрне бераз читкәрәк этәреп куйды. — Юк, мин әйтәм, без инде китәргә булдык дим. Менә өйне генә сатасы иде. Берәр кеше белешмәссезме икән, дип тә өстәдем. Минзакир абзыйның йөзеннән күләгә йөгереп үткәндәй булды. Кашлары җыерылды, ул җәһәт кенә урыныннан торды. — Сиңа шул телеңә салынырга гына булсын!.. — Ул кулларын артка куеп, кызу-кызу ишек яныннан урап килде. Гөлйөзем түти өн турында бераз иртәрәк, урынсызрак ычкындыруын сизде булса кирәк, йомшак кына өстәп куйды: — Соң, сиңа әйтәм, китүне хәл иттек ләбаса инде. — Кая? Нәрсәне?.. Кайчан өзеп әйткәнем бар әле минем... Ярар, китүне хәл иткән дә булыйк, ди, ә инде шайтан сиңа өй турында бакылдарга кушты? Кемгә кирәк синең бу мунчаң? Тапкансың сүз!.. Минзакир абзый яңадан урынына барып утырды, аның нәрсәгә ачулануын аңлавы читен иде. Ләкин Гөлйөзем түтигә бу җитә калды. Ул үз чиратында картына бик хәтәр үпкәләп күтәрелеп бәрелде. Бер дә, бер дә калдырмады инде. Гомерен шулай кара урманда үткәрүен дә һәм калган санаулы көннәрендә генә булса да кеше кебек яшәргә теләвен дә, барысын-барысын берьюлы чыгарып аударды: — Стрел юк булып шушы кара урманда гомерең үтте. Тәмам кендегең береккән икән шул урманга... — Я, я инде, — диде Минзакир абзый, карчыгын тынычландырырга теләп. — Җитте инде, нигә юкка җанны көйдерәсең...  
26 
 
Гөлйөзем түти дә картының кайтып төшүен күреп бераз басылды. Күп тә үтмәде карт белән карчык, бернәрсә дә булмаган кебек, яңадан чукылдашалар иде инде. ... Беркөн Минзакир абзый урман кисүчеләр янына барып чыкты. Ул байтак вакыт аптырап, үз күзенә үзе ышанмагандай, исе китеп карап торды. Электр пычкылары урманны чалгы белән печән чапкандай итеп аудара иде. Агачлар өстерәгән тракторлар, утын төягән машиналар өзлексез хәрәкәт итеп кенә торалар. «Болан булса, атиа-ун көндә минем өй янына да килеп җитәрләр», — дип уйлады Минзакир абзый. Ул бер читкә басып, агачларның «аһ-ваһ» килеп авуларын, электр пычкыларының үзәк өзгеч тавыш белән әрнүле чыңлавын тыңлап торды. «Кара инде, ә! Җирне дә тигезләп баралар бит. Эх, урман, урман!» Кинәт аның күңеле тулып киткәндәй булды. Биредә аңа һәрбер сукмак таныш, һәрбер кырмыска оясы, һәрбер төп якын иде. Ул бу урманның үзен генә түгел, җәнлекләрен дә, кош- кортларын да белә. Пошилар хәзер Минзакир абзыйдан бөтенләй диярлек курыкмыйлар. Чөнки алар аны һәр көнне диярлек күрәләр. Бөтенләй көтмәгәндә мылтыгын асып килеп чыккан кешедән кинәт сискәнеп куялар да шунда ук: «Ә, бу безнең Минзакир абзыебыз икән ич» дигәндәй, башларын югары чөеп, мәһабәт кенә үз урыннарында кала бирәләр. Тиеннәр белән Минзакир абзыйның дуслыгы аеруча зур иде. Көз җитү белән ул очраган бер гөмбәне алып берәр коры ботакка кадап куя. (Куе урманда гөмбәләрнең иге-чиге булмый.) Гөмбә шунда кибә. Көз көне тиеннәр гөмбәләргә кагылмыйлар да. Кышкы салкыннар башлангач, нәни җәнлекләр «келәтләрендәге» запаслар бераз кимегәч, яисә тәмам беткәч, шул гөмбәләрне талаша-талаша ашыйлар иде. Минзакир абзыйның бу мәзәк күренешне көлә-көлә күзәтеп торганы бар. Ләкин Минзакир абзый һәрбер җәнлек белән алай дус түгел. Урманга бүреләр ияләшү белән урман каравылчысы аларга тынгылык бирмәде. Ул, Матвеевич белән бергә, киң табанлы чаңгылар тагып, тәүлекләр буе урманда бүреләргә ау куя. Ничәмә бүреләрнең башына җиттеләр алар. «Нинди рәхәт, нинди күңелле вакытлар!» — дип уйлады Минзакир абзый. Аның күз алдына яңадан агачларның «аһ-ваһ» килеп авулары басты. «Төпләрен генә дә калдырмыйлар бит», дип уйлады ул. Чыннан да, махсус трактор агачларның төпләрен дә гөмбә өзеп алгандай җиңел һәм уңай гына эләктереп, күз ачып йомганчы чукып ала иде. Ул көнне Минзакир абзый өенә таный алмаслык булып үзгәреп кайтты. Гөлйөзем түти хәтта бераз каушап та калды. «Чү, сиңа әйтәм,— диде ул, — әллә авырыйсыңмы тегеләй. — Ул картының күңелен табарга теләгәндәй, аның тирәсендә байтак бөтерелде: — Карале, сиңа әйтәм, кипкән кураҗиләге кайнатып бирмимме үзеңә, мәтрүшкә кайнатыйммы әллә...» Ләкин Минзакир абзыйның чире кипкән кура җиләге белән дә, мәтрүшкә кайнатып эчү белән дә төзәлерлек түгел иде. Актык чиктә ул: — Ярар, карчык, синеңчә булсын,—диде. һәм алар, зур гына бер бит ак кәгазь алып, икәүләшеп өлкән улларына хат язарга утырдылар. Барчасына, барчасына чук-чук сәламнәр язганнан соң, Минзакир абзый тиздән үзенең гомерен үткәргән урманны калдыруы һәм аның янына, ягъни өлкән улы Шакир янына китәргә җыенуы турында язды. Хатның бу өлешен язу аңа бик авыр булды. Аның кулы калтыранды. Кинәт ул тәрәзә аша күренеп торган наратларга карап алды. Наратларның исә шәм кебек төз кәүсәләре батып килә торган кояшның соңгы нурларында үтәдән-үтә күренгәндәй алсуланып торалар иде. Хәзер Минзакир абзый хат язган өлкән улы да бит отпуск вакытларында кайтып, шушында, аның өендә ял итә иде. Ул, Матвеевич белән бергә, Волгада балык тотып, кояшта кызынып, ял вакытын күңелле итеп үткә
27 
 
рә иде. Әтисе янында урманда ял итүне «путевкасыз курорт» дип атый иде бит ул. Минзакир абзый бер башлаган эшне ташлый торган кеше түгел. Бу юлы да ул шулай итте. Ул хатны язып бетергәч, тагын бер кат укып чыкты да конвертны җилемләп ябыштырып, адресын язганнан соң, зур пөхтәлек белән генә куен кесәсенә яшерде. — Әйдә, хәерле булсын. Без күрәсеи кеше күрмәс!—диде ул. 
Иртәгесен таң беленү белән Минзакир абзый өеннән чыгып кичте. Ул иң элек район үзәгенә барып хатны салырга, аннан пристаньга төшеп пароходны белешергә булды. Ул урман эченнән бары тик үзенә генә билгеле булган сукмак буйлап барды. Бу тирәләрдән ул бик күп тапкырлар үтте инде. Урман кинәт сирәгәйде. Чөнки үткән ел гына әле Минзакир абзыйны эшкә чакырган лесхоз моннан төзелеш өчен шактый гына агач алган иде. Әлегедәй хәтерендә, агачларның кайсын кисәргә икәнлекне күрсәтеп, ул тамга ясап йөргән иде. Агачларның кайсысына гына балта белән чапмасын, аның йөрәге әрнеп, сыкрап куя иде. Тиздән бу урыннарда бер генә агач та калмаячак. Агачларның гомере бетә. Бу урыннар чыннан да су астында кала... Менә бит ул дөнья дигәнең... Минзакир абзый урманнан чыкканда кояшның беренче нурлары биегрәк агачларның башларын күңелле генә яктырта иде. Каршыда сөзәк үр. Хәзер шул үргә күтәрелү белән, аны эшкә чакырган лесхоз җирләре башлана... Яна Идел суы менә хәзер ул бара торган җирләргә кадәр киләчәк дип сөйлиләр. Минзакир абзый кинәт Матвеевичның тиздән бу урыннарда диңгездәгедәй зур дулкыннар шаулаячак, дип сөйләгән сүзләрен исенә төшерде. Дулкыннар шаулаячак диген, ә! Шаулар шул. Тик менә ул гына шундый гаҗәеп көннәр якынлашканда гомерен үткәргән Волга куеныннан китәргә җыена... Бу уйлардан Минзакир абзыйның күкрәге кысылып, әрнеп куйды. «Ә Л4атвеевич нинди бәхетле!—дип уйлады ул. — Аның будкасы бәлки менә шушы тирәләрдә булыр...» Минзакир абзый үргә менеп җитү белән, тирә-якка күз салды да, баскан җирендә катып калды. Бу ни бу?! Аның күз алдында чиксез диңгез кебек яшелләнеп, йомшак таң җилендә тирбәлә-тирбәлә булачак яшь урман җәелеп ята иде. Яшь урман. Кара инде, ә! Минзакир абзый бер-берсенә сыенышын утырган имән һәм өрәңге куаклары янына килде. Нинди үзгәреш! Соң бит ул бу куаклар яныннан күптән түгел генә берничә тапкыр узгалап та йөргән иде, ул вакытта тузан баскан, бик зәгыйфь булып күренгән бу куакларга, ничектер, ышанмыйча караган иде. Юк, ул вакытта маңгай күзе күрсә дә, күңел күзе күрмәгән булган. Менә хәзер кара син аларны! Ата кеше баласының беренче тапкыр аякка басуын, тәпи-тәпи атлап китүен күргән кебек, урманчы, алга таба иелә төшеп, куаклардан күзен ала алмыйча, байтак вакыт шунда торды. Кем белә, бәлки шул вакыт аның күз алдына гигант Волга буенда шаулап үсеп утырган урманнар килгәндер. Урманнар... Аның күзләре дымланды, тамак төбенә ниндидер төер күтәрелде. Үзен эшкә чакырган лесхоз директорының: «Әйдә, Минзакир абзый, син безгә бик кирәкле кеше. Безгә синең ярдәмең кирәк. Үзең беләсең, үзен- иән-үзе кычыткан да үсми бит», — дигән сүзләре исенә төште дә кесәсен капшап карады, улына язган хат әле шунда иде. Хатын кесәсендә килеш бөтәрлибөтәрли: «Юк, миңа бу зур шатлыктан, бу чиксез бәхеттән аерылып китәргә иртәрәк әле» дип уйлый иде ул. 1953 ел.