Логотип Казан Утлары
Публицистика

И. В. СТАЛИН СОЦИАЛИЗМНЫҢ ЭКОНОМИК ЗАКОН- НАРЫНЫҢ ХАРАКТЕРЫ ТУРЫНДА

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты доценты. *
 Иптәш Сталинның Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды алдыннан игълан ителгән, «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән яңа даһи хезмәте марксизм-ленинизм хәзинәсенә кертелгән гаять зур өлеш булды. Бөек фән корифее Иосиф Виссарионович Сталин, марксистик-ленинчыл политик экономияне иҗади үстереп һәм баетып, Коммунистлар партиясен һәм бөтен совет халкын коммунизм өчен көрәшнең куәтле идея коралы белән һәрвакыт коралландырып килде. «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән даһи әсәрендә иптәш Сталин социализм вакытында экономик законнарның характеры турындагы мәсьәләне эшләде, социализмның төп экономик законын һәм хәзерге заман капитализмының төп экономик законын ачты һәм төгәл аңлатып бирде, социалистик экономика үсешенең фәнни нигезләрен билгеләде, социализмнан коммунизмга күчүнең юлларын күрсәтте, коммунизм төзүнең фәнчә нигезләнгән, бөтенлекле программасын бирде, социалистик җитештерү ысулының закончалыклары турындагы һәртөрле ялган, вульгар һәм фәнгә каршы булган карашларга җимергеч удар ясады. «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән әсәрдә иптәш Сталин тарафыннан ачылган һәм яктыртылган бу проблемаларның барысының да бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте бар, чөнки алар бөтен прогрессив кешелек дөньясын җәмгыятьне революцион үзгәртеп кору юлларын белү белән коралландыралар. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең җиңелмәслек, какшамаслык көче шунда ки, ул үз программасының төзелешендә дә, шулай ук бөтен практик эшендә дә марксизмленинизм классиклары тәгълиматын кулланып эш итә, иҗтимагый үсеш законнарын белүгә таянып эш итә. Бу Ленин — Сталин партиясенә фәнни алдан күрү, тарихта яңа юллар сала белү, социалистик җәмгыятьнең алга таба хәрәкәтенең максатын ачык күрү, уңышларны тизрәк һәм ныграк яулап алу һәм беркетү мөмкинлеге бирә. Менә шуңа күрә дә Советлар Союзы Коммунистлар партиясе революцион теориягә— үзенең иң әһәмиятле идея коралына гаять зур әһәмият бирә. Менә шуңа күрә дә безнең партиябезнең оештыручылары һәм юлбашчылары В. И. Ленин һәм И. В. Сталин, кешелек дөньясының якты киләчәге өчен көрәштә, коммунизм өчен көрәштә- революцион пролетариатның һәм аның авангарды Коммунистлар партиясенең гигант тарихи тәҗрибәсеннән файдаланып, марксизм теориясен яңа тарихи обстановкада туктаусыз һәм өзлексез үстереп килделәр. Менә шуңа күрә дә иптәш Сталин марксизм-ленинизм теориясе турында һәрвакыт кайгыртты, бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте булган проблемаларны — социалистик җәмгыять үсешенең закончалыклары турында
89 
 
 
гы, социализмнан коммунизмга күчә баруның юллары һәм средстволары турындагы проблемаларны эшләү иптәш Сталинның теоретик эшенең үзәгендә торды. «И птәш Стал и н н ы ң хез м этләре безнең партиянең теориягә нинди күренекле урын бирүен бик ачык күрсәтәләр. Революцион теория безнең партиябезнең һәм безнең халкыбызның алга, коммунизмның тулы тантанасына бару юлын яктыртучы сүнмәс кояш булып килде, булып килә һәм шулай булачак» (Г. Маленков. ВКП(б) Үзәк Комитетының эше турында партиянең XIX съездына отчет доклады. 109 бит). Аннары иптәш Маленков бол ай диде: «Ленин — Сталин идеяләре барлык илләр халык массаларының империализмга каршы, тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәш бурычларын һәм перспективаларын революцион теория нуры белән яктырталар» (шунда ук, 110 бит). Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды карары буенча иптәш Сталинның «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән даһи әсәре партиябезнең яңа программасын төзүгә нигез итеп алынды. Хәзер безнең партиябезнең турыдан-туры һәм төп бурычы — социализмнан коммунизмга күчә бару юлы белән Советлар Союзында коммунистик җәмгыять төзү. Иптәш Сталинның бу классик хезмәтен безнең барлык кадрларыбыз тирәнтен һәм һәрьяклап өйрәнергә тиешләр, чөнки ул барлык совет кешеләре өчен эш программасы. Аны тирәнтен өйрәнү обстановканы тиз төшенергә, тирә-яктагы вакыйгаларның эчке элемтәсен аңларга, вакыйгаларның барышын алдан күрергә һәм аларның киләчәктә ничек һәм кая таба үсәчәкләрен белергә мөмкинлек бирә. Иптәш Сталинның «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән хезмәтенең гаять зур теоретик һәм практик әһәмияте — социализмның политик экономикасы мәсьәләләренең тирәнтен һәм һәрьяклап эшләнгән булуында. Иптәш Сталин социалистик җәмгыятьтә матер нал ь б а й л ы кл а р н ы иҗти м а гы й җитештерү Һәм бүлү законнарын һәрьяклап тикшерде, социалистик экономика үсешенең фәнни нигезләрен билгеләде, социализмнан коммунизмга күчү юлларын күрсәтте. Экономик 
теория мәсьәләләрен эшләве белән И. В. Сталин марксистик- ленинчыл политик экономияне яңа югарылыкка күтәрде. Политик экономия, ул — иҗтимагый җитештерү мөнәсәбәтләренең» ягъни кешеләр арасындагы экономик мөнәсәбәтләрнең үсеше турындагы фән. Ул кешелек җәмгыяте үсешенең төрле баскычларында материаль байлыкларны иҗтимагый җитештерү һәм бүлү законнарын өйрәнә. Политик экономиянең бурычы — һәрбер иҗтимагый-экономик формация үсешенең закончалыкларын ачу» бу закончалыкларның механизмын күрсәтү. Тик җәмгыятьнең экономик үсеше законнарын белгәндә генә хәзерге чынбарлыкны тирәнтен аңларга һәм аны үзгәртүдә актив катнашырга мөмкин. Социализмның экономик законнарының характеры турындагы мәсьәлә марксизм-ленинизм теориясе өчен, Коммунистлар партиясенең практик эше өчен гаять әһәмиятле. Иптәш Сталин болан дип өйрәтте: «Пролетариат партиясе, әгәр дә ул чын партия булырга тели икән, ин. элек җитештерүнең үсеш законнарын белергә, җәмгыятьнең экономик үсеше законнарын белергә тиеш. ...Политикада ялгышмас өчен, пролетариат партиясе үзенең программасын төзегәндә дә, шулай ук үзенең практик эшендә дә иң элек җитештерүнең үсеш законнарыннан, җәмгыятьнең экономик үсеш законнарыннан чыгып эш итәргә тиеш» (Ленинизм мәсьәләләре, 561 бит). Нәрсә соң ул экономик законнар? Аларның табигате, эчке элемтәсе һәм бер-берләренә бәйлелекләре нинди? Закон, ул — күренешләрнең әһәмиятле, кирәкле элемтәсе. В. И. Ленин әйткәнчә, закон — күренештә нык урнашкан (кала торган) нәрсә, «закон һәм асыл — кешенең күренешләрне, дөньяны танып-белүенең. тирәнәюен чагылдыручы бертөрле (бер тәртиптәге) яки дөресрәге, бер дәрәҗәдәге төшенчәләр...» 
90 
 
 
(Ленинский сборник, 9 нчы том, 2 нче басма, 129 опт), закон табигать һәм җәмгыять күренешләренең иң әһәмиятле мөнәсәбәтләре, объектив сәбәп элемтәләре. Димәк, закон күренештән таррак, ләкин ул процессларны тирәнрәк чолгап ала һәм күренештәге иң төп нәрсәне, иң әһәмпят- лене чагылдыра. Фән законнары, ди иптәш Сталин, кешеләрнең ихтыярына бәйсез рәвештә була торган процессларның чагылышы. Субъектив идеалистлар, дөнья үзе буталчык нәрсә ул, объектив закончалыклардан мәхрүм һәм тик кеше аңы гына әйберләрнең һәм күренешләрнең бу очраклы җыелмасына мәгълүм закончалык кертә, дип баралар. В. И. Ленин бу ялган, идеалистик уйдырмаларны фаш итте. «Материализм һәм эмпириокритицизм» дигән даһи философик әсәрендә Ленин табигатьнең һәм җәмгыятьнең әйберләрдән һәм күренешләрдән тора торган ниндидер очраклы бер җыелма түгеллеген, табигатьтә һәм җәмгыятьтә кешеләрнең ихтыярына бәйле булмаган, объектив закончалык, сәбәплелек, зарурлык барлыкны исбат итте. «Дөнья — материянең закончалыклы хәрәкәте, — дип язды В. И. Ленин. — һәм безнең танып-белүе- без, табигатнең иң югары продукты буларак, бу закончалыкны чагылдыра гына ала» (Әсәрләр, 14 том, 156 бит). Димәк, кешенең аңы табигать һәм җәмгыять күренешләрендә күренешләрнең асылын, күренешләрнең табигатен, аларның эчке элемтәсен, кабатла ну чанлыгын, сәбәплелеген, зарурлыгын чагылдыра торган объектив законнарны ача. Идеализмга капмакаршы буларак, диалектик материализм, законнар кеше тарафыннан табигатькә һәм җәмгыятькә ирексезләп тагылган идея түгел, бәлки табигать һәм җәмгыять күренешләренең үзләренә хас булган, аларның кеше аңына бәйсез рәвештә зарур үсешен билгели торган эчке -асылның чагылышы, дип өйрәтә. Экономик законнар, политик экономия законнары, алар иҗтимагый үсеш законнары, җәмгыятьнең экономик тормышы күренешләрен чагылдыра торган законнар. Алар мәгълүм җитештерү ысулының асы- ! лып, табигатен, аңа хас булган эчке, « зарур мөнәсәбәтләрне, иҗтимагый ! 
мөнәсәбәтләрнең тибы өчен харак- ; терлы булган сәбәп элемтәләрен, - җитештерү ысулының экономик үсешенең әһәмиятле тенденцияләрен ча- ! гылдыралар. Иптәш Сталин үзенең «СССРда ’ социализмның эконохмик проблемалары» дигән даһи хезмәтендә экономик законнарның объектив характеры турында Маркс — Ленин тәгълиматын тагын да үстерде һәм со- ( циализмның экономик законнарының характерына тнрәнтеи ТУЛЫ анализ ясады. Җәмгыять үсеше законнарының объектив характеры турындагы төп положениеләр Маркс һәм Энгельс т а р а ф ы н н а н а ңл атып б и рел дел әр һәм В. И. Ленин тарафыннан тагын да үстерелделәр. Ләкин бу положениеләр, башлыча, социализмнан элек булган иҗтимагый-экономик формацияләргә кагылалар иде. Социализмның экономик законнарының характеры турында социалистик төзелешнең бөтен барышы белән китереп куелган мәсьәлә беренче тапкыр иптәш Сталин хезмәтләрендә эшләнде һәм хәл ителде. Иптәш Сталин субъективистикидеалистик карашларны фаш итеп, фән законнарының объектив характерын бөтен үткенлеге белән күрсәтеп үтте. Иптәш Сталин болай дип яза: «Марксизм фән законнарын, — сүз табигать фәне законнары турында барамы яки политик экономия законнары турындамы, барыбер, — кешеләрнең ихтыярына бәйсез рәвештә бара торган объектив процессларның чагылышы дип аңлый. Кешеләр бу законнарны ача алалар, аларны таныпбелә, өйрәнә, үзләренең эшләрендә исәпкә ала. җәмгыять интересларына файдалана алалар, ләкин алар бу законнарны үзгәртә яки юкка чыгара алмыйлар. Бигрәк тә алар фәннең яңа законнарын төзи яки барлыкка китерә алмыйлар» Иптәш Сталин кешеләрнең, табн- г ат ь закон н а р ы н тан ы п - бел гәннәң 1 И. Стал и н, «СССРда социализмнан экономик проблемалары». Татгосиздат, 1959 ел, 4 бит. Алда бу китаптан алынган ЦНтата7 ларның битләре генә күрсәтелеп 6apa4atL
91 
 
 
соц, аларпы исәпкә алып һәм аларга таянып, аларпы оста кулланып һәм файдаланып, аларның эш итү мәйданын чикли алуларын, табигатьнең җимергеч көчләренә башка юнәлеш бирә алуларын, табигатьнең җимергеч көчләрен җәмгыять файдасына юнәлдерә алуларын күрсәтте. «СССРда социализмның экономик проблемалары» дигән әсәрендә иптәш Сталин зур елгаларның ташуын мисал итеп китерә. Кешеләр әле буалар ясый белмәгән чакта зур елгаларның ташуы гаять зур бәлаләр китерә иде. Су ташуы торакларны һәм чәчүлекләрне юк итә иде. Заманнар үтеп, кеш ел ек б ел е м н ә р е ү с к ә н н ә н соң кешеләр буалар ясарга һәм су ташуының җимергеч көченә каршы торырга өйрәнделәр. Ул гына да түгел, кешеләр су көчен җәмгыять файдасына юнәлдерергә һәм аны басуларны сугару өчен, электр энергиясе алу өчен файдаланырга өйрәнделәр. Шулай ук элекке вакытта коры җилләрне һәм корылыкны җиңәргә мөмкин түгел дип саныйлар иде. Ләкин хәзер аларга каршы уңышлы көрәш алып барыла. Бездә табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планы моңа ачык үрнәк була ала. Бу план табигать законнарын тирәнтен белүгә нигезләнгән. Сугару системалары төзү, үлән чәчү һәм башка агротехника чаралары ярдәме белән авыл хуҗалыгы культураларының тереклеге һәм үсүе өчен, димәк илебезнең зур территорияләрендә аларның уңышын системалы рәвештә күтәрә бару очен яңа шартлар тудырыла. Ләкин бу әле шушының белән инде кешеләр табигать законнарын юкка чыгардылар һәм яңа законнар тудырдылар, дигән сүз түгел. Алар табигатьнең җимергеч көчләренең тәэсирен генә бетерделәр һәм бу көчләрне җәмгыять өчен файдаланалар. Экономик үсеш законнарына карата да шундый ук хәл. Монда да табигатьтәге шикелле үк, экономик үсеш законнары экономик үсеш процессларын чагылдыра торган, кешеләрнең ихтыяр ы на б ә й с ез р ә в е ш тә була торган объектив законнар. «Кешеләр бу законнарны ача алалар, — ди иптәш Сталин, — танып- белә алалар һәм, шул законнарга таянып, аларпы җәмгыять интересларына файдалана алалар, кайбер законнарның җимерү тәэсирләренә башка юнәлеш бирә алалар, аларның эш итү сферасын чикли алалар, үзләренә юл салучы 
башка законнарга киң мәйдан бирә алалар, ләкин ул законнарны бетерергә яки яңа экономик законнар барлыкка китерергә кешеләр булдыра алмыйлар» (6 бит). Экономик законнарның объектив характеры турындагы мәсьәләнең гаять зур теоретик һәм практик әһәмияте бар. Тик экономик законнарның характерын дөрес аңлау гына җәмгыятькә аларны куллана белеп кулл а н ы р га, ал а р н ы үз и нтересл а - рыида файдаланырга, үзенең экономик политикасын һәм практик эшен дөрес корырга мөмкинлек бирә. Иптәш Сталин, бу мәсьәләнең әһәмиятен бөтен үткенлеге белән күрсәтеп, социализм вакытында экономик закон н арның х а р а ктер ы ту р ы 11Д а марксистик булмаган карашларның тирәнтен ялгышлыгын һәм зарарлы икәнен фаш итә. Марксизмга каршы булган бу карашларның берсе социализм вакытында экономик законнарның объектив характерын инкарь итүдән гыйбарәт. «Кайбер иптәшләр, — дип яза иптәш Сталин, — социализм вакытында фән законнарының, бигрәк тә политик экономия законнарының объектив характерын инкарь итәләр. Алар политик экономия законнарының кешеләрнең ихтыярына бәйсез рәвештә бара торган процессларның закончалыгын чагылдыруын инкарь итәләр. Алар, Совет дәүләтенә тарих тарафыннан бирелгән аерым роль аркасында. Совет дәүләте, аның җитәкчеләре политик экономиянең яшә- мәктәге законнарын юкка чыгара алалар, яңа законнар «төзи» алалар, яңа законнар «барлыкка китерә» алалар, дип исәплиләр. Бу иптәшләр тирән ялгышалар» (3— 4 битләр). Иптәш Сталин, экономик законнарның объектив характерын инкарь итүче кешеләр табигатьтә һәм җәмгыятьтә кешеләр ихтыярына бәйсез рәвештә бара торган объектив процессларны чагылдыручы фән законнарын хөкүмәтләр чыгара торган законнар белән бутыйлар, ди. Чыннан
92 
 
 
да хөкүмәтләр чыгара торган законнар кешеләр ихтыяры белән төзеләләр, ләкин аларныц тик юридик көче генә була. Шуның өстенә Совет дәүләтенең закон актлары иҗтимагый үсешнең объектив законнарын төгәл исәпкә алу нигезендә чыгарылалар. Алар коммунизм төзүгә һәм моңа комачаулый торган экономик законнарның тәэсирен чикләүгә уңайлы шартлар тудыра торган объектив экономик законнарның эш итүләренә һәртөрле чаралар белән булышлык итүгә юнәлдерелгәннәр. Шушыннан инде хөкүмәтләр чыгара торган законнарны объектив экономик законнар белән тиңләштерергә ярамаганлыгы ачык күренә. Экономик законнарның объектив характерын инкарь итүче, җәмгыять, дәүләт экономик законнарны үзләре белгәнчә төзи яки юкка чыгара алалар дип санаучы кешеләр марксизм белән араны өзәләр һәм субъектив идеализм юлына басалар. Экономик үсеш законнары объектив төстә, кешеләрнең ихтыярына һәм аңына бәйсез рәвештә, безгә бәйсез рәвештә яшиме, дигән сорауга марксизм, туп-туры, әйе, яши, дип җавап бирә. «Марксизм, — дип яза иптәш Сталин, — социализм политик экономиясе законнары — бездән тыш яшәүче объектив закончалыкларның кешеләр башында чагылышы ул, дип исәпли» (91 бит). Субъективистлар исә, экономик законнар кешеләрнең, дәүләтнең, җәмгыятьнең үзлегеннән иҗат итүләре продукты, дип саныйлар. Алар- ның фикеренчә, Совет дәүләте бөтенесен эшли ала, аның өчен барысы да ансат. Ул үзенең ихтыяры белән экономик законнарны «төзергә», «формалаштырырга», «үзгәртергә», «юкка чыгарырга» һәм «юк итәргә» булдыра ала. Үзләренең позицияләрен аклау өчен субъективистлар Энгельс әйткән сүзләргә таяналар. Ләкин аларныц бу сылтаулары аларныц Энгельс әйткәннәрне аңламауларын һәм социалистик җәмгыять кешеләренең азатлыгы танып-беленгән зарурлык икәнлеге турында аның фикерләрен бозып аңлатуларын гына күрсәтәләр. Капитализм бетерелеп, җитештерү средстволары җәмгыятьнең үз кулына күчкәннән соң, кешеләрнең үзләренең җитештерү средстволарына хуҗа 
булачакларын, иҗтимагый-эко- номик мөнәсәбәтләр изүеннән азат булачакларын һәм үзләренең иҗтимагый тормышларына хуҗа булачакларын әйтеп, Энгельс бу азатлыкны «танып-беленгән зарурлык* дип атаган иде. Киләчәктәге социалистик җәмгыять кешеләрен күздә тотып, Энгельс болай дип язды: «Үзләренең иҗтимагый ■ хәрәкәт законнарын, моңа кадәр кешеләргә ят булып, алар өстеннән хөкем сөрүче табигать законнары рәвешендә кешеләргә каршы торып килгән законнарны, кешеләр эшне тәмам белеп кулланачаклар, димәк, бу законнар кешеләрнең хакимлегенә буйсындырылачаклар. Кешеләрнең иҗтимагый яшәеше моңа чаклы югарыдан, табигать һәм тарих тарафыннан көчләп тагылган нәрсә рәвешендә кешеләргә каршы торып килгән булса, ул инде аларныц үз эшенә әверелә. Моңа чаклы тарих өстеннән хөкем сөреп килгән объектив, ят көчләр кешенең үзенең контроле астына керәләр, һәм тик шушы моменттан алып кына кешеләр үзләренең тарихын үзләре тулысынча аңлы рәвештә иҗат итә башларлар, тик шул вакытта гына алар хәрәкәткә китерә торган иҗтимагый сәбәпләр шактый зур һәм һаман саен күбрәк дәрәҗәдә аларның үзләре теләгән нәтиҗәләрне дә бирәчәкләр. Бу — кешелек дөньясының зарурлык патшалыгыннан иреклелек патшалыгына сикереше булачак» («Анти-Дюринг», 279 бит). Бу сүзләре белән Энгельс кешеләрнең аңлы эшенең нигезе булган та- иып-беленгән зарурлык мәгънәсендәге азатлык турында сөйли. Социализмны һәм коммунизмны аңлы һәм планлы рәвештә төзү коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте тарафыннан җитәкләнүче хезмәт ияләре массасының үзенең эше. Ләкин бу аңлы төзелеш шуның өчен мөмкин, чөнки Коммунистлар партиясенең политикасы һәм Совет дәүләтенең эше иҗтимагый үсешнең объектив закончалыкларын танып- белүгә һәм дөрес файдалануга нигезләнгән. Димәк, партиянең һәм Совет хөкүмәтенең политикасы һич тә
93 
 
 
башбаштак политика түгел. Мәсәлән, социализм стадиясендә кыйммәт законының эш итүен, сәүдәне, акчаны Совет дәүләтенең декреты белән юкка чыгарып булмый һәм декрет аша турыдан-туры продукт алмашуны кертү мөмкин түгел. Шулай ук социалистик бүлү принцибыннан — хезмәткә карап бүлүдән коммунистик бүлү принцибына — ихтыяҗга карап бүлүгә күчүне игълан итеп булмый, чөнки моның өчен әле кирәкле экономик шартлар өлгереп җитмәгән. Социализмның экономик законнарының объектив характерын инкарь итү гадәттән тыш зарарлы караш, чөнки мондый караш котылгысыз рәвештә буталчыклыкка һәм очраклылык дөньясына алып бара. Иптәш Сталин, әгәр без социализм вакытында экономик законнарның объектив характерын инкарь итү юлына бер минутка гына булса да бассак иде, политик экономияне фән булу ягыннан бетергән булыр идек, чөнки фән объектив закончалыкларны танымый торып, бу закончалыкларны өйрәнми торып яши һәм үсә алмый. «Ә фәнне бетергәч, без үзебезне илнең экономик тормышындагы вакыйгаларның барышын алдан күрә алу мөмкинлегеннән мәхрүм иткән булыр идек, ягъни без үзебезне хәтта иң элементар экономик җитәкчелек итүне җайга салу мөмкинлегеннән дә мәхрүм иткән булыр идек. Ахыр чиктә без экономик үсеш законнарын «юкка чыгарырга» һәм, объектив закончалыкларны аңламыйча һәм исәпкә алмыйча, яңа законнар «төзергә» хәзер торучы «экономик» авантюристлар башбаштаклыгы тоткынлыгында булып чыгар идек» (92 бит). Димәк социализмның экономик законнарының объектив характерын инкарь итү экономик политикада авантюризмның, хуҗалык җитәкчелеге практикасында бөтенләй башбаштаклыкның идея нигезе булып тора. Менә шуңа күрә дә марксизм- ленинизм фәне субъективистларның уйдырмаларын, марксизмга тирәнтен чит дип карап, кире кага. Экономик законнарның характерына карата икенче бер ялгыш караш, социализмның экономик законнары стихияле законнар дип әйтүдән гыйбарәт. Бу караш ягында торучы кешеләр, җәмгыять законнар каршында 
көчсез, законнар стихияле котылгысызлык көче белән эш итәләр, җәмгыять аларның тәэсирен җиңә алмый, дип саныйлар. Иптәш Сталин болай ди: «Бу — законнарны фетишлаштыру, үзеңне законнарга коллыкка бирү була. Исбат ителгән ки, җәмгыять законнар алдында көчсез түгел, җәмгыять, экономик законнарны танып-белгәч һәм аларга таянып, бу законнарның эш итү сферасын чикли ала, табигать көчләренә һәм аларның законнарына карата булган кебек,... бу законнарны җәмгыять интересларына файдалана һәм «эшкә җигә» ала» (7 бит). Чыннан да, әгәр социализмның экономик законнары стихияле характерда дип карала икән, болай булгач, социалистик хуҗалык системасы үзе дә үзенең табигате белән үк стихияле дигән нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыгачак. Ә безнең экономикабызның стихияле үсеше нәрсәгә китерер иде? Ул капиталистик, хосусый милекчелек карашларының үсүенә һәм социалистик хуҗалыкның җимерелүенә китерер иде. Стихияле экономик законнар, алар — хосусый милекчелеккә нигезләнә торган, капиталистик җитештерү ысулы анархиясен чагылдыра торган законнар. Законнарны фетишлаштыручы, социализмның экономик законнары капитализмның стихияле законнарыннан аерылмыйлар дип санаучы кешеләрнең карашлары шул яктан зарарлы ки, алар җәмгыятьне законнарны танып-белүгә һәм аларны җә м гы я ть и нтер есл арында актив ф а й д а л а нуга чакырмы йл ар, бәлки җәмгыятьне бу законнарга пассив буйсынуга дучар итәләр. Мондый карашта булганда безнең Коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте илнең хуҗалык тормышына экономик җитәкчелектән баш тартырга, социализм һәм коммунизм төзү эшен үз агымына куярга, экономик процессларның стихияле төстә үсүләренә мөмкинлек бирергә тиеш булырлар иде. Бу карашның марксизм-ленинизм белән бернинди уртаклыгы юк. 
94 
 
 
Марксизм ренец, яңа экономик законнарның килеп чыгуына алып бара. Политик экономия кешеләрнең җитештерү мөнәсәбәтләре үсеше законнарын өйрәнә. Төрле иҗтимагый-экономик формацияләрдә җитештерү мөнәсәбәтләре төрлечә булган кебек бу формацияләрдә материаль байлыкларны җитештерүне һәм бүлүне идарә итүче законнар да шулай ук төрлечә. Шунлыктан марксизм, төрле иҗтимагый-экономик формацияләрдә бер үк дәрәҗәдә эш итә торган мәңгелек экономик законнар булырга мөмкин түгел, дигән фикердән чыгып эш итә. «Безнең өчен,—дип язды Энгельс, — «экономик законнар» дип аталган нәрсәләр табигатьнең мәңгелек законнары түгел, бәлки туа торган яки юкка чыга торган тарихи законнар» (К. Маркс һәм Ф. Энгельс. Сайланма хатлар, 172 бит). Экономик законнарның озак дәвам итми торган, тарихи яктан үтеп китә торган характеры әнә шуннан килеп чыга. Мәсәлән, капиталистик җитештерү ысулы өчен аның өчен специфик булган экономик законнар, мәсәлән, өстәмә кыйммәт законы, пролетариатның чагыштырма һәм абсолют хәерчелеге законы, халыкның чагыштырмача артык булуы законы, эшсезләр армиясе булу, конкуренция һәм җитештерү анархиясе законы, империализм эпохасында капиталистик илләрнең тигезсез үсүе законы, хәзерге заман капитализмының төп экономик законы — капиталистларга максимум табыш тәэмин итү һ. б. хас. Мона капмакаршы буларак, җи тештер ү средстволарының җәмәгать милкендә булуына нигезләнгән, кешенең кешене эксплуатацияләвең белми торган социалистик җитештерү ысулына социализмның төп экономик законы — җәмгыятьнең һәрвакыт үсеп бара торган материаль һәм культура и Xi' ы я җл арын м а кс и м у м канәгатьләндерүне тәэмин итү, халык хуҗалыгын планлы рәвештә (пропорциональ төстә) үстерү законы, социалистик кабат җитештерүне өз
95 
 
 
лексез киңәйтү законы һәм капиталистик җитештерү ысулы вакытында була алмый торган башка законнар кебек экономик законнар хас. «Анти-Дюринг» та Энгельс болай дип язды: «Кешеләрнең, продуктлар җитештерү һәм аларны алмашу шартлары төрле илләрдә төрлечә булалар һәм, үз чиратында, һәрбер илдә буыннан-буынга үзгәрә баралар. Шуңа күрә политик экономия барлык илләрдә дә һәм барлык тарихи эпохаларда да бер үк төрле була алмый. Ук белән җәя, таш пычак һәм кыргыйлар арасында аерым хәлләрдә генә очрый торган алмашу мөнәсәбәтләре мең ат көчле пар машинасыннан, механик туку станогыннан, тимер юллардан һәм Англия банкысыннан бик ерак аралар белән аерылалар. Утлы Җир кешеләре масса күләм җитештерүгә һәм дөнья күләм сәүдәгә, шулай ук вексельләр белән спекуляция ясауга яки биржа һәлакәтлекләренә килеп җитмәгәннәр. Утлы Җир политик экономиясе белән хәзерге Англия политик экономиясен бер үк төрле законнарга корырга теләгән кеше, билгеле» иң таушалган гомуми карашлардан башка бернәрсә дә бирмәс иде. Шулай итеп, политик экономия үзенең асылы буенча — тарихи фән. Ул тарихи, ягъни һәрвакыт үзгәреп тора торган материал белән эш итә; ул иц элек җитештерүнең һәм алмашуның үсешендәге һәрбер аерым баскычның махсус законнарын тикшерә, һәм шул тикшерү нәтиҗәсендә генә ул гомумән окрлтештерүгә һәм алмашуга карата кулланырга мөмкин булган аз гына, бик гомуми законнарны билгели ала» («А н т и- Д ю р и н г», 143—144 битләр). (Курсив минеке. — А. X.). Шулай итеп, политик экономия җитештерүнең һәрбер мәгълүм ысулына хас булган экономик законнарны өйрәнә. Ләкин бу әле һич тә, марксизм берничә яки хәтта барлык иҗтимагый формацияләргә хас булган гомуми экономик законнар барлыкны инкарь итә дигән сүз түгел. Иптәш Сталин, төрле иҗтимагый формацияләр үзләренең экономик үсешләрендә үзләренең специфик экономик законнарына гына түгел, бәлки барлык формацияләр өчен уртак булган законнарга да, мәсәлән, бердәм иҗтимагый җитештерүдә җитештерү- 
че көчләрнең һәм җитештерү мөнәсәбәтләренең бердәмлеге турындагы закон, барлык иҗтимагый формацияләрнең үсеш процессында җитеп/- терүче көчләр белән җитештерү мөнәсәбәтләре арасындагы мөнәсәбәт - ләр турындагы закон кебек законнарга да буйсыналар дип өйрәтә. Димәк, иҗтимагый формацияләр, үзләренең специфик законнары белән берберләреннән аерылганнар гына түгел, бәлки барлык формацияләр өчен уртак булган экономик законнар аша берберләренә бәйләнгәннәр дә. Шуның өстенә һәрбер иҗтимагый-экономик формациядә уртак законнар да үзләренә аерым формада эш итәләр. Мәсәлән, җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законы кебек шундый уртак законның эш итүе сыйныфлы формацияләрдә һәм социализм вакытында төрлечә. Шулай ук товар производствосы законы, кыйммәт законы кебек законнарның да эш итүе капитализм һәм социализм вакытында төрлечә. Политик экономия законнарының икенче бер үзенчәлеге шунда ки, «табигать фәнендә яңа законны ачу һәм куллану азмы-күпме шома бара; табигать фәне законнарыннан аермалы буларак, экономик өлкәдә җәмгыятьнең бетеп баручы көчләренең интересына кагыла торган яңа законны ачу һәм куллану ул көчләрнең бик каты каршылык күрсәтүләренә очрый» (8 бит). Экономик законнарны җәмгыять интересларында файдалану социализм һәм коммунизм вакытында гына түгел, бәлки башка формацияләр вакытында да мөмкин. Ләкин сыйныфлы җәмгыятьтә экономик законнардан файдалану һәрвакыт һәм һәркайда сыйнфый характерда була, ягъни җәмгыятьнең алдынгы сыйныфы экономик законнарны җәмгыять интересларында файдалануны башлап йөрүче булып чыга, ә гомерен бетереп бара торган сыйныфлар үз кулларында булган барлык көчләр һәм средстволар белән 6v  
96 
 
 
эшкә каршылык күрсәтәләр. Мәсәлән, буржуаз революцияләр эпохасында буржуазия феодализмга каршы җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законыннан файдаланды. Шушы законга таянып, буржуазия җитештерүче көчләрнең үсүенә комачаулый торган искергән феодаль җитештерү мөнәсәбәтләрен алып ташлады һәм, яңа, буржуаз җитештерү мөнәсәбәтләре тудырып, аларны феодаль строй эчендә үскән җитештерүче көчләрнең характерына туры килә торган итте. Феодаллар моңа бөтен көчләре һәм средствола- ры белән каршы тордылар, чөнки алар яңа законның тормышка ашуына комачаулау һәм феодаль эксплуатация мөнәсәбәтләрен саклап калу белән тирәнтен кызыксыналар иде. Ул заманнан бирле күп вакыт үтте. Капиталистик җәмгыятьнең җитештерү мөнәсәбәтләре күптән инде җитештерүче көчләрне үстерү әмәленнән аларның үсешенә тоткарлык булып әверелделәр. Буржуазия үзе дә, капитализм үсә башлаган чакта алдынгы көч булган булса, инде контрреволюцион көчкә әверелде. Ул күптән инде капиталистик илләрдә үзенә юл салып килә торган законга — җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законына бөтен көче һәм средстволары белән каршылык күрсәтә. «Әгәр ул (җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законы. — А. X.) әле үзенә юл ачмаган һәм киң мәйданга чыкмаган икән, моңа сәбәп шул: җәмгыятьнең бетеп баручы көчләре аңа бик нык каршылык күрсәтәләр. Биредә без экономик законнарның икенче бер үзенчәлеге белән очрашабыз... Димәк, бу каршылык күрсәтүне җиңеп чыгарга сәләтле көч, иҗтимагый көч кирәк. Безнең илдә шундый көч табылды, ул көч — җәмгыятьтә иң зур күпчелек булган эшчеләр сыйныфы белән крестьяннар союзы. Башка, капиталистик илләрдә андый көч табылмаган әле» (8—9 битләр). Социалистик революциядә эшчеләр сыйныфы җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законыннан файдаланды һәм, шул 
законга таянып, ярлы крестьяннар белән союзда булып, буржуаз җитештерү мөнәсәбәтләрен алып ташлады, яңа, социалистик җитештерү мөнәсәбәтләре тудырды һәм аларны җитештерүче көчләр характерына туры китерде. Ул моны капиталистик, эксплуататор җитештерү мөнәсәбәтләрен бетерү белән тирәнтен кызыксынганлыктан эшли алды. «Совет власте җәмгыятьнең иске көчләрен җимерә алган икән, ә житештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе турындагы экономик закон бездә киң мәйданга чыккан икән, — моның сере әнә шул көчнен табылуында» (9 бит). Димәк, экономик законнардан җәмгыять интересларында файдалану сыйныфлы формацияләрдә дә мөмкин, ләкин бу анда сыйнфый характерда була. Эксплуататор, хаким сыйныфлар законнарны үзләренең сыйнфый интереслары өчен файдаланалар. Законның үзгәрүе аларның сыйнфый интересларына кагылу белән үк алар законга каршы күтәреләләр һәм кулларында булган барлык чаралар белән анын тәэсиренә каршылык күрсәтә башлыйлар. Социализм вакытында экономик законнардан җәмгыять интересларында тулысынча һәм һәрьяклап файдалану мөмкинлеге ачыла, чөнки бу җәмгыять үзләренең интереслары бер линиядә булган дус сыйныфлардан тора. Иптәш Сталин әйткәнчә, экономик законнардан файдалануда «бер яктан, пролетариат белән, икенче яктан, тарих барышында кайчан да булса җитештерү мөнәсәбәтләрендә переворотлар ясаган башка сыйныфлар арасындагы аерма шуннан гыйбарәт ки, пролетариатның сыйнфый интереслары җәмгыятьнең иң зур күпчелегенең интереслары белән бергә кушылалар, чөнки пролетариат революциясе эксплуатациянең теге яки бу формасын бетерү дигән сүз түгел, бәлки һәртөрле эксплуатацияне бетерү дигән сүз, ә башка сыйныфларның революцияләре, эксплуатациянең бары тик теге яки бу


 
 
формасын гына бетереп, шул сыйныфларның җәмгыять күпчелеге интересларына каршы килә торган тар сыйнфый интереслары рамкалары белән генә чикләнделәр» (54 бит). Табигать законнарыннан аермалы буларак, экономик законнарның, политик экономия законнарының үзенчәлекләре әнә шундый. Иптәш Сталин социализм вакытында экономик законнарның характерына бик яхшы анализ ясады, социализмның төп экономик законын, халык хуҗалыгының планлы (пропорциональ) үсеше законын ачты һәм нигезләде, социализм вакытында җитештерү мөнәсәбәтләренең җитештерүче көчләр характерына әлбәттә туры килүе законының эш итүен күрсәтте, товар производствосының һәм социализм вакытында кыйммәт законы эш итүнең үзенчәлекләрен күрсәтте. Иптәш Сталинның һәрбер иҗти- магый-экономик формациядә, шул формациядә эш итә торган башка экономик законнардан аермалы буларак, бу формация үсешенең нинди булса да бер ягын яки нинди булса да аерым процессларын түгел, бәлки аның үсешенең барлык төп якларын һәм барлык төп процессларын билгели торган төп экономик законны ачуының һәм нигезләвенең гаять зур әһәмияте бар. Бу закон шул фор- м а ция дәге җитештер ү ысул ы н ы ң асылын, табигатен билгели, шул экономик строй үсешенең башка закончалыкларын барысын аңлатып бирә. Иптәш Сталинның хәзерге заман капитализмының төп экономик законын һәм социализмның төп экономик законын ачуы һәм нигезләве капитализмның һәм социализмның асылы бөтенләй капма-каршы икәнлекне бөтен тирәнлеге белән ачып бирә, социалистик хуҗалык системасының капиталистик системага караганда гаять зур өстенлеген бөтен тирәнлеге белән ачып бирә, капитализмны яклаучыларга җимергеч удар ясый. Иптәш Сталин хәзерге заман капитализмының төп экономик законының төп билгеләре һәм таләпләре «ил халкының күпчелеген эксплуата цияләү, бөлдерү һәм хәерчеләндерү 
юлы белән, башка илләрнең, бигрәк тә артта калган илләрнең халыкларын кабалага төшерү һәм системалы рәвештә талау юлы белән, ниһаять, иң югары табышлар тәэмин итү өчен файдаланыла торган сугышлар һәм халык хуҗалыгын милитаризацияләү юлы белән, максималь капиталистик табышны тәэмин итү» (42 бит) икәнлекне күрсәтте. Хәзерге заман капитализмының төп экономик законының мәгънәсе шунда ки, ул капиталистик җитештерүнең максатын — монополистик капитализм башлыклары өчен иң күп табыш алуны ачып бирә. Хәзерге заман капитализмының төп экономик законы, капиталистик җитештерү ысулы үсеше өлкәсендәге иң әһәмиятле күренешләрнең бөтенесен, аның каршылыклы үсешенең бөтен процессын билгеләп, аларны аңларга һәм аңлатырга мөмкинлек бирә. Бу закон капитализмның коточкыч каршылыкларын ача һәм аңлата, империалистик илләрнең агрессив, талау политикасының, аларның бөтен дөньяга экономик яктан хуҗа булырга маташуларының сәбәпләрен һәм тамырларын ачып бирә. Бу законның эш итүе капитализмның гомуми кризисының тирәнәюенә, аның 6‘арлык каршылыкларының котылгысыз үсүенә һәм шартлавына алып бара. Социализмның үзенең төп экономик законы бар. Аның төп билгеләре һәм таләпләре, иптәш Сталин әйткәнчә, «югары техника базасында социалистик җитештерүне өзлексез үстерә һәм яхшырта бару юлы белән бөтен җәмгыятьнең һаман үсә баручы материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерүне тәэмин итү» (43—44 битләр). Социалистик җитештерүнең максаты табыш алу түгел, бәлки кеше үзе, аның ихтыяҗлары. Җәмгыятьнең өзлексез үсеп бара торган ихтыяҗларын максимум канәгатьләндерүне тәэмин итү социалистик җитештерүнең максаты булып, ә иң югары техника нигезендә социалистик җитештерүнең өзлексез үсүе һәм яхшыруы бу максатка ирешүнең чарасы булып хезмәт итә. Бу 
7. „С. Ә.- №7. 97 

98 
 
 
законның эш нтүе социалистик җәм- I ыятьтә җитештерүче көчләрнең тиңдәшсез күтәрелүенә, җәмгыятьнең үсеп алга баруына, хезмәт ияләренең тормыш хәле өзлексез яхшыруга һәм культура дәрәҗәсе күтәрелүгә алып бара. Хәзерге заман капитализмының һәм социализмының иптәш Сталин тарафыннан ачылган төп экономик законнары капиталистик һәм социалистик җитештерү ысулларының м аксатл а р ы бөтенләй кап м а - ка р ш ы икәнлекне ачып күрсәтә. Капиталистик җәмгыятьтә кеше рәхимсез законга — максимум табыш алу законына буйсындырылган булса, шуның өчен кешеләр авыр газаплануларга, хәерчелеккә, эшсезлеккә һәм кан коюлы сугышларга дучар ителсәләр, социалистик җәмгыятьтә бөтен җитештерү кешенең үзенә, аның һәрвакыт үсеп бара торган ихтыяҗларына буйсындырылган. Югарырак, яңа социалистик җитештерү ысулының гаять зур өстенлеге барыннан да элек әнә шунда. Бездә «максималь табышлар алуны тәэмин итү урынына, — җәмгыятьнең материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерүне тәэмин итү; җитештерүнең күтәрелештән кризиска һәм кризистан күтәрелешкә бүленәбүленә үсүе урынына — җитештерүнең өзлексез үсүе; техниканың периодик өзеклекләр белән үсүе һәм шуның аркасында җәмгыятьнең җитештерүче көчләренең җимерелүе урынына, — производствоны югары техника базасында өзлексез яхшырта бару» (44 бит). Бер якта, капиталистик монополияләрнең табышлары гаять дәрәҗәдә үсү һәм икенче якта, хезмәт ияләре массасының коточкыч хәерчелеге хәзерге заман капитализмының төп экономик законы эш итүнең нәтиҗәсе. Мәсәлән, капитализмның иң агрессив иле булган АКШта 1951 елны монополияләрнең табышлары гаять зур сумага җитте: бик нык киметелгән рәсми саннар буенча 42,9 миллиард доллар булды. Ә 1945 елны ул 19,7 миллиард һәм 1938 елны 3,3 миллиард доллар иде. Шул ук вакытта АКШта кимендә 3 миллион бөтенләй эшсезләр һәм 10 миллион өлешчә эшсезләр бар. Эшсезләр булу производствода эшләүче эшчеләрнең хәленә начар тәэсир итә. Эшчеләрнең эш хакы эш көче 
кыйммәтеннән түбәнрәк, кин куллану әйберләренең бәяләре арту һәм инфляция нәтиҗәсендә реаль эш хакы кими. Туры һәм читләтеп салына торган налоглар бик нык арта. Быелгы бюджет елында АКШта туры налоглар 1937—38 ел белән чагыштырганда 12 тапкырдан күбрәк артты. Хәзерге вакытта нн беренче кирәкле әйберләргә читләтеп салына торган налоглар продуктларның ваклап сату бәясенең өчтән бер өлешеннән алып өчтән ике өлешенә кадәр туры килә. Электриклар профсоюзы саннарына караганда, АКШта тормыш бәясе 1939 ел белән чагыштырганда өч тапкыр диярлек арткан. 1950 елны Америка семьяларының 39 проценты елына 2 мең доллардан кимрәк, ягъни болай да бик аз булган яшәү минимумының яртысыннан кимрәге кадәр доход алган. Америка семьяларының 22,9 проценты елына бер мең доллардан кимрәк һәм 13,7 проценты елына 500 доллардан кимрәк, ягъни яшәү минимумының дүрттән бер өлешеннән һәм хәтта сигездән бер өлешеннән дә кимрәк доход алганнар. Ниһаять, сан алу йомгакларына караганда, 5,5 миллион америкалының гомумән бернинди доходы юк. Хәтта киметеп күрсәтелгәч рәсми саннар буенча да АКШта халыкның иң зур күпчелегенең хәерчелеге әнә шундый. Колонияләрдә һәм бәйле илләрдә хезмәт ияләре массасының хәле бигрәк тә начар. Күтәрелеп һәм үсеп бара торган социализм илендә бөтенләй башка күренеш. Социалистик җитештерү, ул — төп максатка — хезмәт ияләренең үсеп бара торган ихтыяҗларын максимум канәгатьләндерүне тәэмин итүгә ирешү чарасы. Ул туктаусыз алга бара. 1929 елдан 1951 елга кадәр, Бөек Ватан сугышының авыр елларына карамастан, СССРда промышленность производствосы күләме 13 тапкыр диярлек артты. Дүртенче (сугыштан соңгы беренче) бишьеллыкта социалистик промышленность үзенең продукциясен 1940 ел белән чагыштырганда 73 процентка арттырды. Яңа бишьеллыкта промышленность производствосын 1950
99 
 
 
елга чагыштырганда 70 процент чамасына арттыру күздә тотыла. Социалистик производство үсү белән совет халкының материаль тормыш хәле һәм культура дәрәҗәсе дә өзлексез үсә. 1940 елдан 1951 елга кадәр СССРиың милли доходы 83 процентка һәм 1952 иче елны 1951 ел белән чагыштырганда тагын 11 процентка артты. Капиталистик илләрдә милли доходның яртысыннан күбрәген эксплуататор сыйныфлар үзләштерә. СССРда исә бөтен милли доход хезмәт ияләренең үз байлыгы. СССР хезмәт ияләре үзләренең шәхси материаль һәм культура ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен милли доходның дүрттән өче ча.масып алалар, ә калган өлеше социалистик җитештерүне киңәйтүгә һәм башка төрле дәүләт һәм җәмәгать кирәкләренә тотыла. 1951 елны эшче һәм хезмәткәрләрнең реаль доходлары, һәрбер эшләүчегә күчереп исәпләгәндә, 1940 елга чагыштырганда 57 процент чамасы, ә крестьяннарның доходлары, шулай ук һәрбер эшләүчегә күчереп исәпләгәндә, 60 процент чамасы артыграк булды. Бу үсеш бәяләрнең системалы рәвештә төшерелүе белән, хезмәт ияләренә дәүләт льготалары һәм түләүләре арту белән, соңиалькультура чараларына дәүләт расходларының артуы белән, торак төзелешенең көчәюе һ. б. белән тәэмин ителә. Бишенче бишьеллык план буенча партиянең XIX съезды директивалары милли доходны кимендә 60 процентка арттыруны, эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакын, ваклап сату бәяләренең киметелүен исәпкә алып, кимендә 35 процентка арттыруны, социаль страхованиегә дәүләт расходларын 30 процент чамасына, колхозчыларның акча һәм натура доходларын (акчалата исәпләгәндә) кимендә 40 процентка, дәүләтнең торак төзелеше расходларын ике тапкыр чамасы арттыруны, тораккультура чараларына дәүләт расходларын шактый арттыруны күздә тоталар. Капиталистик илләрнең һәм демократик лагерь илләренең үсешендә бер-беренә капма-каршы булган. тамырдай ук бер-берләреннән аерылып тора торган һәм партиянең XIX съездында иптәш Маленков әйтеп 
үткән ике линия булу хәзерге заман капитализмының төп экономик законы һәм социализмның төп экономик законы эш итүнең нәтиҗәсе. «Беренче линия — Советлар Союзында һәм халык демократиясе илләрендә тыныч экономиканың, кризисларны белми торган һәм җәмгыятьнең материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү интересларында үсә торган экономиканың туктаусыз күтәрелү линиясе. Бу экономика халык массаларының тормыш дәрәҗәсен системалы күтәрүне һәм эш көчләренең тулы файдаланылуын тәэмин итә. Бу экономика өчен демократик лагерьны тәшкил итүче илләрнең дусларча хуҗалык хезмәттәшлеге характерлы. Икенче линия — җитештерүче көчләре бер урында таптанып торучы капитализм экономикасы линиясе, капитализмның һаман тирәнәя баручы гомуми кризисы һәм даими кабатланып торучы экономик кризислар тырнагында тыпырчынучы экономика линиясе, экономиканы милитаризацияләү һәм сугыш өчен эшләүче производство тармакларының бер яклы үсүе линиясе, илләр арасында конкурентлык көрәше, бер илләрнең икенче илләрне коллыкка төшерүе линиясе. Мондый хәл бу экономиканың җәмгыять интереслары өчен түгел, бәлки шул илнең күпчелек халкын эксплуатацияләү, бөлгенлеккә һәм хәерчелеккә төшерү юлы белән башка илләрнең, бигрәк тә артта калган илләрнең, халыкларын коллыкка төшерү һәм системалы рәвештә талау юлы белән, ниһаять, сугышлар һәм халык хуҗалыгын милитаризацияләү юлы белән капиталистларга максималь табыш тәэмин итү интереслары өчен үсүе нәтиҗәсендә туа» (Г. Маленков. ВКП(б) Үзәк Комитетының эше турында Партиянең XIX съездына отчет доклады, 6—7 битләр). Социалистик экономикада халык хуҗалыгының планлы (пропорциональ) үсеше законы эш итүнең иптәш Сталин тарафыннан нигезлә
100 
 
 
нүе безнең илебездә коммунизм төзелеше өчен, халык демократиясе илләрендә социализм төзелеше өчен гаять зур теоретик һәм практик әһәмияте бар. Иптәш Сталин әйткәнчә, бу закон «капитализм вакытындагы конкуренция һәм җитештерү анархиясе законына капма-каршы буларак килеп чыкты. Ул, конкуренция һәм җитештерү анархиясе законы көчен югалтканнан соң, җитештерү средстволарын җәмәгатьләштерү базасында килеп чыкты. Социалистик халык хуҗалыгын бары тик халык хуҗалыгының планлы үсешенең экономик законы нигезендә генә алып барырга мөмкин, шуңа күрә бу закон эш итә башлады. Бу — халык хуҗалыгының планлы үсеш законы безнең планлаштыручы органнарыбызга иҗтимагый җитештерүне дөрес планлаштырырга мөмкинлек бирә, дигән сүз» (9 бит). Мөмкинлек әле эшкә ашканлык дигән сүз түгел. Иптәш Сталин безне, бу мөмкинлекне чынлыкка әверелдерү өчен бу законны үзләштерергә, аны өйрәнергә һәм куллана белеп кулланырга кирәк, дип өйрәтә. Безнең социалистик планлаштыруыбыз, бу законның чагылышы сыйфатында, бары тик түбәндәге хәлләрдә генә уңай нәтиҗәләр бирә алачак: 1) әгәр халык хуҗалыгын планлы үстерү законының таләбен дөрес чагылдырса, 2) әгәр ул һәммә нәрсәдә дә социализмның төп экономик законы таләпләренә туры килсә, СССРны үстерүнең бишенче бишьеллык планы бу таләпләргә туры килүнең ачык үрнәге булып хезмәт итә. Анда халык хуҗалыгын планлы (пропорциональ) үстерү законының төп таләпләре конкрет төстә чагылган һәм ул бөтен нәрсәдә социализмның төп экономик законы таләпләренә туры килә, чөнки бишенче бишьеллык план СССР халык хуҗалыгын тагын да куәтлерәк күтәрүне күздә тота һәм халыкның материаль хәлен тагын да шактый яхшыртуны һәм культура дәрәҗәсен үстерүне тәэмин итә. Иптәш Сталин, безнең экономикабызда бара торган процессларны үткен күз белән ачып, социализм вакытында җитештерү мөнәсәбәтләре белән җитештерүче көчләр арасында бернинди каршылык юк дигән карашларның тирәитен ялгыш икәнлеген күрсәтте. Каршылыклар, 
һичшиксез, бар һәм булачак, чөнки җитештерү мөнәсәбәтләренең үсеше җитештерүче көчләр үсешеннән артта кала һәм артта калачак. Билгеле, социалистик җәмгыятьтә бу каршылыклар гадәттә җитештерү мөнәсәбәтләре белән җитештерүче көчләр арасында конфликтка кадәр барып җитмиләр. Ләкин алар арасындагы каршылыкларны күрмәү куркыныч булыр иде. Иптәш Маленков болан ди: «Без бу каршылыкларны вакытында күреп алырга һәм, җитештерү мөнәсәбәтләре үзләренең ролен — җитештерүче көчләрнең куәтле үсешен билгеләүче төп һәм хәлиткеч көч булу ролен үтәсеннәр өчен, дөрес политика үткәрү юлы белән бу каршылыкларны җиңәргә тиешбез» (ВКП(б) Үзәк Комитетының эше турында Партиянең XIX съездына отчет доклады, 109 бит). Иптәш Сталин капитализмнан социализмга күчү вакытында да, шулай ук социалистик үсеш стадиясендә дә товар производствосы яшәүнең кирәклеге турындагы мәсьәләне тирәнтен эшләде. Капитализмнан социализмга күчү чорында товар производствосының яшәве вак һәм уртача индивидуаль җитештерүчеләр сыйныфы булу белән билгеләнә. Аларны экспроприацияләргә ярамый, аларның җитештерү средстволарын дәүләт кулына алырга ярамый, чөнки мондый мәгънәсез һәм җинаятьчел юл «пролетариат революциясенең җиңү мөмкинлеген бөтенләй бетерер иде, крестьяннарны озак вакытка пролетариатның дошманнары лагерена алып ташлар иде» (15 бит). В. И. Ленин һәм И. В. Сталин, крестьяннарны (ярлыларны һәм урта хәллеләрне) акрынлап производство коллективларына, ягъни эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә берләштерергә, колхозларга берләштерергә, бу колхозларга эре производствоның машина-техника база- сын бирергә кирәк, дип һәрвакыт өйрәтеп килделәр. Шәһәр белән авылның, промышленность белән 
101 
 
 
авыл хуҗалыгының экономик элемтәсе өчен исә крестьяннар өчен шәһәр белән экономик элемтәләрнең бердәнбер кабул ителерлек формасы сыйфатында товар производствосын (сату-алу аша алмашуны) мәгълүм вакытка кадәр саклап калырга һәм, совет сәүдәсен, дәүләт һәм кооперативколхоз сәүдәсен бөтен чаралар белән җәелдереп, барлык капиталистларны товар әйләнешеннән кысрыклап чыгарырга кирәк. Иптәш Сталин бу юлның безнең илебездә үзен тулысыича аклаганлыгын һәм азмыкүпме зур күләмдәге вак һәм уртача җитештерүчеләр сыйныфы булган барлык капиталистик илләр өчен бу юлның социализмның җиңүе өчен бердәнбер мөмкин һәм муафикъ юл икәнлеген күрсәтте. Товар производствосы социализм вакытында да яши. Аның яшәве социалистик җитештерүнең ике төрле формасы — гомуми халык-дәүләт формасы һәм колхоз формасы булудан килеп чыга. Дәүләт үз пред- приятияләре продукциясенә генә хуҗа була ала, колхоз продукциясе белән исә, үз милекләре дип карап, колхозлар гына эш итәләр. «Ләкин колхозлар, — ди иптәш Сталин, — үзләренең продуктларын башкача түгел, бәлки товар рәвешендә генә бирергә телиләр, бу продуктларга алмашып алар үзләренә кирәкле товарларны алырга телиләр. Товар элемтәсеннән башка, сату-сатып алу аша алмаштан башка, шәһәр белән бүтән төрле экономик элемтәләрне колхозлар хәзерге вакытта кабул итмиләр. Шуңа күрә, әйтик, моннан хтыз ел чамасы элек, Ленин товар оборотын барлык чаралар белән җәелдерү кирәклеген игълан иткән вакытта, товар җитештерү һәм товар обороты нинди зарур нәрсә булган булса, хәзерге вакытта да алар бездә шундый ук зарур нәрсә булып тора» (1'8 бит). Ләкин безнең товар производствосы үзенә бертөрле товар производствосы. Ул капитализмга база булып хезмәт итә алмый, капитализмга алып бармый. Иптәш Сталин, 'әгәр җитештерү средстволарыиа хосусый милекчелек яши икән, эш көче базарга товар булып чыга икән һәм аны капиталист сатып ала ала икән һәм җитештерү процессында эксплуатацияли ала икән, димәк, илдә капиталистларның 
ялланган эшчеләрне эксплуатацияләүләре системасы яши икән, — шул вакытта товар производствосы капитализмга китерә, ди. Мәгълүм ки, безнең илебездә инде җитештерү средстволары хосусый милектә түгел, бәлки социалистик милектә, ялланган хезмәт системасы юк һәм эш көче инде товар түгел, эксплуатация системасы инде бетерелгән. Безнең товар производствосы социалистик җәмгыятькә хезмәт күрсәтә, ләкин ул капитализмга алып бармый. Бездә ул капитализм шартларында булган кебек, чикләнмәгән һәм бөтен нәрсәне эченә ала торган күләмдә киң җәелмәгән, бездә ул җитештерү средстволарының җәмәгать милке булуы, ялланган хезмәт системасының бетерелүе, эксплуатация системасының бетерелүе шикелле хәлиткеч экономик шартлар аркасында бик нык рамкаларга куелган. «...Безнең товар җитештерүебез, — ди иптәш Сталин, — гадәттәге товар җитештерү түгел, бәлки аерым төрдәге товар җитештерү, капиталистларсыз товар җитештерү, нигездә ул берләшкән социалистик җитештерүчеләр (дәүләт, колхозлар, кооперация) товарлары белән эш итә, анын эш итү сферасы шәхси куллану әйберләре белән чикләнгән, ачык ки, аның капиталистик җитештерүгә үсеп китүе һич мөмкин түгел һәм үзенең «акча хуҗалыгы» белән берлектә аңа социалистик җитештерүне үстерү һәм ныгыту эшенә хезмәт күрсәтү йөкләтелгән» (19 бит). Шулай итеп, бездә товар производствосы яши, димәк, кыйммәт законы да яши, чөнки «товарлар һәм товар җитештерү булган җирдә кыйммәт законының да булмавы мөмкин түгел» (21 бит). Ләкин социалистик хуҗалыкта кыйммәт законының эш итү мәйданы бик нык чикләнгән һәм рамкаларга куелган. Социализм вакытында инде кыйммәт законы җитеш
102 
 
 
тсрүне регул ярл аучы ролен уйнамый. «Шик юк ки,—дп иптәш Сталин,— җитештерү средстволарыпа хосусый милекнең булмавы һәм шәһәрдә дә, авылда да җитештерү средствола- рының җәмәгатьләштерелгән булуы кыйммәт законының эш итү сфера- сын һәм аның җитештерүгә тәэсир итү дәрәҗәсен чикләми кала алмый. Конкуренция һәм җитештерү анархиясе законын алмаштырган закон — халык хуҗалыгының планлы (пропорциональ) үсеш законы да шул ук юнәлештә эш итә. Xал ы к ху җа л ы гы н ы ң планлы үсеш законы таләпләренә таяна торган безнең еллык һәм бишьеллык планнарыбыз һәм гомумән безнең бөтен хуҗалык политикабыз шул ук юнәлештә эш итә. Болар бөтенесе бергә шуңа алып бара ки, бездә кыйммәт законының эш итү сферасы бик нык чикләнгән һәм кыйммәт законы безнең стройда җитештерү регуляторы ролен уйный алмый» (24 бит). Социализм вакытында кыйммәт законы Совет дәүләте тарафыннан социалистик экономикага планлы җитәкчелек итү практикасында аңлы рәвештә кулланыла һәм файдаланыла торган закон сыйфатында эш итә. Капиталистик хуҗалыкта исә ул стихияле, сукыр, җимергеч төстә эш итә. Социализм вакытында кыйммәт законының эш итүе кризис, эшсезлек, җитештерүче көчләрне юк итү кебек капитализм шартларында кыйммәт законының котылгысыз юлдашлары булган җимергеч нәтиҗәләрдән азат. Иҗтимагый милек бер үзе генә хөкем сөргәнлектән, социалистик җәмгыятьтә акчаның капиталга әверелүе мөмкин түгел. Капиталистик җәмгыятьтә капиталистик мөнәсәбәтләрнең үсеш законы булган кыйммәт законын Совет дәүләте социалистик җитештерү мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм үстерү өчен файдалана. Социализм вакытында кыйммәт законы уртача табыш нормасы ясалуга китерми һәм, капиталистик хуҗалыкта булган кебек, җитештерү бәясенә әверелми. Бездә ул җитештерүнең аерым тармаклары арасында хезмәт бүленеше эшендә пропорцияләр регуляторы түгел. Социалистик хуҗалыкның аерым тармаклары 
арасында хезмәт һәм җитештерү средстволары бүленеше табыш артыннан куу тәртибендә түгел, базар бәяләренең җитештерү бәяләре тирәсендә стихияле төстә үзгәреп торуы нәтиҗәсендә түгел, бәлки планлы җитәкчелек тәртибендә алып барыла. Шуның аркасында социалистик хуҗалыкның аерым тармакларының үсешендәге пропорцияләр капиталистик хуҗалыкта базар стихиясе билгели торган пропорцияләрдән тамырында ук аерылып тора. Совет дәүләте аерым предприятиеләрне һәм промышленностьның тоташ тармакларын төзегәндә социализм интересларын, җәмгыять ихтыяҗларын, илне саклауны ныгыту бурычларын кулланып эш итә. Гомуми дәүләт интереслары ягыннан караганда кирәк була калса, Совет дәүләте бер тармакларның яки предприятиеләрнең вакытлыча зарар китерүен башка тармаклар һәм предприятиеләр ала торган табыш исәбенә каплый ала. Соци ал истик җәмгыятьтә товар фетишизмы бетерелде. Социалистик җәмгыять, җәмәгать м ил кенә таянып, җитештерүнең материаль процессына аңлы һәм планлы рәвештә җитәкчелек итә. Шуның аркасында кешеләрнең иҗтимагый мөнәсәбәтләре әйберләр арасында була торган мөнәсәбәтләр төсенә керми. Шулай итеп, социалистик хуҗалыкта кыйммәт закоиь! Совет дәүләте тарафыннан социалистик планлаштыру коралы итеп, социалистик предприятиене идарә итүнең хуҗалык исәбе методы коралы итеп файдаланыла. Кыйммәт законыннан аңлы рәвештә файдалану бездән бу законны өйрәнүне, аны үзләштерүне таләп итә. Хуҗалык исәбе һәм рентабель- лелек, үзкыйммәт һәм бәя мәсьәләләре, кыйммәт законын исәпкә алмыйча хәл итәргә мөмкин булмаган актуаль мәсьәләләр. Иптәш Сталин болай дип язган иде: «Бу соң яхшымы? Начар тү
103 
 
 
гел. Безнең хәзерге шартларда бу чыннан да начар түгел, чөнки бу хал безнец ху җа л ы кч ыл а р ы б ыз и ы г.ронзводствоны рациональ алып бару рухында тәрбияли һәм аларны дисциплиналаштыра. Начар түгел, чөнки бу хәл безнец хуҗалыкчыларыбызны производство күләмнәрен исәпләргә, аларны төгәл исәпләргә өйрәтә һәм производстводагы реаль нәрсәләрне дә шулай ук төгәл учетка алып барырга, ә түшәмнән «чама белән алынган мәгълүматлар» турында лыгырдап йөрмәскә өйрәтә. Начар түгел, чөнки ул безнец хуҗалыкчыларыбызны производство эчендә яшеренеп ята торган резервларны эзләргә, табарга һәм файдаланырга, аларны аяк белән тантап йөрмәскә өйрәтә. Начар түгел, чөнки ул безнең хуҗалыкчыларыбызны производство методларын системалы рәвештә яхшырта барырга, производствоның үзкыйммәтен киметә барырга, хуҗалык исәбен тормышка ашырырга һәм предприятиеләрнең рентабель булуына ирешергә өйрәтә. Бу — яхшы практик мәктәп, ул безнең хуҗалык кадрларыбызның үсүен һәм аларны хәзерге үсеш этабындагы' социалистик җитештерүнең чын җитәкчеләре итеп әверелдерүне тизлә- тәэ (22 бит). Бәла — товар производствосының һәм кыйммәт законының социализм вакытында да булуында түгел, ди иптәш Сталин. «Бәла — кыйммәт законының бездә җитештерүгә йогынты ясавында түгел. Бәла шунда, безнең хуҗалыкчыларыбыз һәм плановикларыбыз, кайберләрен генә исәпкә алмаганда, кыйммәт законының тәэсире белән начар таныш, аны өйрәнмиләр һәм үзләренең расчетларында аны исәпкә ала белми- тәр» (22 бит). Иптәш Сталинның бу 
күрсәтмәләре безнең хуҗалык җитәкчеләре алдына үзкыйммәт законын өйрәнү, белү, үзләштерү һәм үзләренең практик эшләрендә аннан дөрес файдалану таләпләрен куялар. Кайбер экономистлар, кыйммәт законы тарихи үсешнең һәммә чорларында да эш итә торган даими закон, һаман да ул җитештерүнең төрле тармаклары арасында мөнәсәбәтләр һәм производство тармаклары арасында хезмәт бүленеше регуляторы сыйфатында үзенең көчен саклап калачак, дни уйлыйлар. Кыйммәт законы кебек үк, товар производствосы һәм товар әйләнеше мәңгелек түгел. Социалистик җитештерүнең төп ике формасы — бөтен халык һәм колхоз формасы урынына бер генә производство секторы урнашкач, товар әйләнеше һәм аның «акча хуҗалыгы» юкка чыгачак. Товар әйләнеше коммунизм вакытында да сакланып калачак дип уйлаучы кешеләрнең карашларының марксизм белән бернинди дә уртаклыгы юк. Социализмның экономик законнарына иптәш Сталин тарафыннан ясалган даһи анализ бөтен кешелек дөньясының якты киләчәге өчен көрәштә, коммунизм өчен көрәштә коммунистлар партиясенә һәм бөтен совет халкына куәтле идея кулланмасы булып хезмәт итә. Иптәш Сталин, марксизм-ленинизм теориясен тагын да үстереп, социализм вакытында экономик законнарның характеры турындагы мәсьәләне эшләп, Коммунистлар партиясен һәм халык массасын үзләренең бөтен практик эшләрендә, коммунизмның тулы тантанасы өчен көрәш эшендә бу законнарны тулысымча куллана белеп кулланырга өйрәтә.