Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГҮЗӘЛ ТОЙГЫЛАР ҺӘМ ТИРӘН ХИСЛӘР ҖЫРЧЫСЫ

(Мирхәйдәр Фәйзинең үлүенә 25 ел тулу уңае белән)
 Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булып үскән татар совет әдәбиятының чәчәк атуы өчен бөтен көчләрен, бөтен талантларын биргән якты исемнәр арасында Мирхәйдәр Фәйзинең дә исеме бар. Иске мәдрәсәдә укыган чагында ук яңалыкка омтылып, кулына каләм алган яшүсмер егеттән күренекле татар совет драматургы дәрәҗәсенә ирешкән һәм әдәбиятыбызны гүзәл тойгылар, тирән хисле әсәрләр белән баеткан бу язучы халкыбызның йөрәгенә нык урнашкан. Аның ирекле һәм чын мәхәббәтне, эксплуатациягә нигезләнгән, үлеп бара торган җәмгыятьтә шул изге хиснең тапталуын, фаҗигале һәлакәтен йөрәккә үтә торган итеп, типик хәлләрдә сурәтләгән «Галиябану» драмасын белмәгән, күрмәгән, укымаган, аның гаҗәеп моң белән яңгырый торган җырларын ишетеп әсәрләнмәгән кешене бездә табуы кыен булыр. Татар совет театры һәм драматургиясе үсешендә бөтен бер этапны билгеләгән бу үзенчәлекле лирик драматург, нибарысы 37 ел яшәвенә карамастан, шактый катлаулы иҗат юлы үтә. А1ирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин (Мирхәйдәр Фәйзи) 1891 елның 19 Октябренда (яңа стиль белән 1 ноябреида) Орск өязенең Күкшел дигән бер утарында туган. Табигатьнең матур бер почмагында урнашкан утарда тәрбияләнеп үскән Мирхәйдәрне 1902 елны Орскига илтеп, дини бер мәктәпкә бирәләр. Уйчан һәм хисчән бала андагы «укуга» әллә ни күңел куймый, өч елдан соң кире авылына кайта. Әдәби китаплар укырга керешкән яшүсмер үзе дә язу турында уйлана һәм 1905 елның кышында «Татар туе» дигән бер пьеса да яза. Шигырь иҗат итү дә аны үзенә тарта һәм ул: Җәй көнендә чыгамын мин урманга, Төрлетөрле матур кошлар була анда, Кайсы оча, кайсы куна, кайсы сайрый, Хозурланып яшь күңелләр тула анда, дигән шигырь дә яза. Дөньяда бары тик рәхәт, ямь, бәхет бар дип кенә уйлаган яшь егетне Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга илтәләр. Мирхәйдәр биредә бик бирелеп матур әдәбият укый, бераз русча укырга-язарга өйрәнә. Ләкин бу мәдрәсәдәге тынчу атмосфера аны буа һәм ул андагы тәртипләрне тәнкыйть итәргә дип кулына каләм ала. Аның бу турыда язган мәкаләсе, «/Мазлум» псевдонимы белән, Оренбургтагы «Чүкеч» журналында басылып та чыга. Мәдрәсә тәртипләреннән ризасызлык өстенә йөрәк авыруы да өстәлгәч, Мирхәйдәр 1907 елны тагын туган авылына кайтып китә. Ул Орск шәһәрендә, Күкшел утарында һәм Җүнәй авылында яши. Оренбургта чагында ук театр белән кызыксына башлаган Мирхәйдәр Фәйзи хәзер инде ныклап пьесалар укырга тотына, рус классикларын аеруча яратып укый. Менә шулар тәэсирендә 1909 елны ул, бер русча комедиягә ияреп, «Ике Хәсән» дигән комедия дә яза. 1910 ел Мирхәйдәр Фәйзигә зур шатлык китерә: «Идел» газетасында аның «Үткән вакыт» дигән шигыре басылып чыга. Бу шигырь, бердән, аның ул чаклардагы настроениеләрен чагылдырса, ’ икенчедән, яшь язучының
76 
 
 
иҗат эшенә әдәби техниканы шактый өйрәнеп килүен дә күрсәтә. Беренче шигыре басылу белән канатланган Мирхәйдәр Фәйзи моннан соң «Вакыт» газетасында, «Ялт- йолт», «Шура» һәм «Аң» журналларында бер-бер артлы берничә шигырен бастыра. 1911 елны Мирхәйдәр Фәйзи Орскида бер байның магазинында кассир булып хезмәт итә башлый. Яшьләр белән ул ныклап аралаша, төрле әдәби кичәләр, концертлар оештырыша. Тиздән Орскиның алдынгы татар яшьләре драма түгәрәге төзиләр. Билгеле инде, аны оештыручыларның берсе /Мирхәйдәр Фәйзи була: ул төрле рольләрне башкара, түгәрәк өчен пьесалар тәрҗемә итә, оригиналлар яза. Шул елның җәендә шәһәрдә беренче тапкыр татарча спектакль куела. Үзенең көндәлегендә Мирхәйдәр Фәйзи болай дип язып үтә: «Орски тарихында татарча театрны башлап уйнаучы «Сәйяр» труппасы булса да, сәхнәдәге беренче сүзне әйтү миңа насыйп булды». Вакытлы матбугат битләрендә әсәрләре басылып килгән яшь язучының инде аерым җыентык чыгарырлык шигырьләре була. Ул тиз генә җыена да Казанга китә. 1912 елда аның «Минем шигырьләрем» дигән беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Китап басу эшләре ул елларда аерым кешеләрнең кесә калынайту чарасы булганга, Мирхәйдәр Фәйзи дә язучыларның ул чордагы язмышыннан котыла алмый: Кәримовлар яшь шагыйрьне алдыйлар, юк кына бәягә (нибарысы 4 сумга) аның бу әсәрләрен гомерлеккә сатып алалар. Татар поэзиясенең бөек мастеры Габдулла Тукай алдында тез чүккән, аның әсәрләрен чыгулары белән йотып барган Мирхәйдәр Фәйзи үзенә аның иҗатының зур йогынтысы барлыгын сизә. 1912 елда язылган «Габдулла Тукаевка» дигән шигырендә ул моны бик тәэсирләнеп яза; Син бер гөлме? Милләт бакчасының Гөлләренә баскан былбылмы? Син сайрыйсың хисле шигырьләрне: Телләреңә баскан былбылмы?.. Сандугачлар кунган күкрәгеңә, Мондый бер нам булмас гөлдер дип; Телләреңнән тезелеп гөлләр тама, Уйлыйм күңелең гали күлдер дип. Китапларың янда -- күкрәгемдә Кадерхөрмәт белән саклана. Әгәр кайгым артса, күңелем азса, Утлы шигырең укып сафлана. Рух өрдең син, халкың тергездең сия, Гали күңелең чәчте кодуси нур. Тыныч булсын 
җаның, рухта намың, Ихтирамым сезгә таудан зур. Татар балалар әдәбиятының ярлылыгын, балалар өчен сәхнә әсәрлә- ренең бөтенләй юклыгын күреп, ул балалар өчен әсәрләр язарга да керешә. Күп тә үтми, аның «Чәчәкләр арасында» дигән ике пәрдәлек пьесасы басылып чыга. (Ул үзенеа революциядән соңгы иҗатында да балалар өчен әсәрләр булдыруга көч куя: мәсәлән, аның «Коммунага» дигән пьесасын һәм төрле хикәяләрен искә алырга була). Мирхәйдәр Фәйзи балалар өчен чыгарылып килгән «Ак юл» дигән журналда төрле хикәяләр, шигырьләр бастыра. Шул ук елларда ул «Яшьләр алдатмыйлар» дигән ике пәрдәлек комедия яза. Тиз арада басылып чыккан һәм 1913 елда «Сәйяр» труппасы Казанда сәхнәгә куйган бу пьесада авыл тормышы тасвир ителә. Нибарысы дүрт кенә персонаж катнашкан бу комедия яшьләрнең искелеккә каршы көрәшен, һәммә нәрсә дә үзенең кулында дип саный торган бозык күңелле авыл мулласы Гали хәзрәтнең адәм көлкесенә калуын сурәтли. Яңалык алып килгән яшьлекнең үз юлындагы киртәләрне җимерүен шактый үткен итеп гәүдәләндергән бу комедия сәхнәдән төшми уйнала. 1914—1917. елларда Мирхәйдәр Фәйзи төрле авылларда яши. Ул бу чорда культура-агарту өлкәсендә эшли, китапханәләрдә хезмәт итә. 1916 елның җәендә ул Татарстанның хәзерге Чепья һәм Балтач районнарында була. Чепья районының Шо- да авылында яши. Шул чакларда авыл тормышын, авыл яшьләренең көнкүрешен, татар халык иҗатын бик ныклап өйрәнә, күп кенә халык җырларын җыя, хәтта халык көйләренең мотивларын хәтеренә сеңдерә. һәм шул нигездә бер зур пьеса язарга керешә. Башта «Сәгадәтбану» дигән исемдә булган бу пьеса 1916 елның ахырына тәмам була. Ләкин автор әле
77 
 
 
һаман канәгатьләнми, пьеса өстендә туктаусыз эшли һәм ахырда атаклы «Галиябану» драмасы туа. Мирхәйдәр Фәйзи үзенең көндәлегендә бу турыда болай дип, язып куйган: «Моңарчы татар әдәбиятында булмаган бер тарызда җырлар, уеннар белән язган, идеалымның көзгесе булган пьесамны тәнкыйтьчеләр аяусыз тибеп җибәрерләр инде. «Гасыр» да «Авыл бәйрәме»мне шулай итте бит. һәрхәлдә бу тәҗрибәм үземә рух бирде. Бик яраттьим мин аны». Реалистик позицияләрдән торып язылган, яшьләрнең ирекле мәхәббәтен, аларның бу изге хисне саклау юлында бернинди каршылыклардан да курыкмауларын, хәтта шул юлда корбан булырга хәзер торуларын күрсәткән бу драма бик тиз таныла һәм татар театры белән драматургиясенең үсүенә зур йогынты ясый. Ачык әйтергә кирәк, бу драманың тууында да, аның шундый зур уңыш казануында да илебез ул чорда кичерә килгән социаль шартлар зур роль уйнаган. Бөек Октябрьның хезмәт ияләре өчен шифалы, ә эксплуататор элементлар өчен дәһшәтле булып исә килгән җилләрен һәм хезмәт иясе вәкиле булган ягымлы авыл егете Хәлил белән авылның менә дигән матуры Галиябануны, эгоист, тискәре, тупас, һәммә нәрсәне дә акчага сатып алырга күнеккән Исмәгыйльне, ягъни хезмәт ияләре белән эксплуататорлар арасындагы каршылыкларны үзенчәлекле итеп ачкан бу әсәр контрастларның кискенлеге белән аерылып тора. Шуңа күрә дә халык бу әсәрне чорга лаеклы яңгырашлы әсәр итеп кабул итә. «Галиябану» драмасында Мирхәйдәр Фәйзи төп мотив итеп тирән фаҗига белән очланган саф мәхәббәтне алса да, ул фаҗиганы сурәтләү белән генә калмый, бәлки бу фаҗиганы китереп чыгарган социаль- политик сәбәпләрне күрсәтү югарылыгына күтәрелә. Д р а м а и ы ң үзәгендә револ юциягә кадәрге татар авылы һәм аның саф күңелле, тыйнак, тормышны сөя торган Галиябануы белән шулай ук саф күңелле, көчле ихтыярлы, намуслы Хәлиле тора. Алар бер-берсен өзелешеп яраталар һәм шатлыклы, бәхетле тормыш кору турында хыялланалар. Авылның менә дигән матуры 
Галиябану оста җырчы да. Аның Хәлил өчен генә дип җырлаган җыры яңа көй булып китә. Ике яшь йөрәк, инде иң матур теләкләребез үтәлә, тормыш корабыз дип өметләнәләр. Ләкин алар бик нык ялгышалар. Галиябануның әтисе белән әнисе кызларын бай Исмәгыйльгә бирергә җыеналар, икенчедән, Исмәгыйль үзе, минминлеген итәр өчен, бар нәрсәгә әзер торганлыгын белдерә. Конфликт үсә. Хәлил белән Галиябану бу авыр хәлдән чыгу юлын эзлиләр. Галиябану хәтта ата-ана ризалыгын бозарга, Хәлилгә ябышып чыгарга хәзер икәнлеген әйтә. Үзе дә бай булу турында өметләнгән Бәдри ул арада кызын мең сум бәрабәренә Исмәгыйльгә бирергә була. Үскәннән-үсә барган конфликт Исмәгыйльнең Хәлилне үтерүе белән чишелә. Галиябану сөеклесеннән мәңгегә аерыла, ләкин кулак малае Исмәгыйль тантана итә алмый. Хәлилнең мәете өстендә елаган Галиябану үз сүзендә нык торачагын, Хәлилгә биргән сүзенә тугры икәнлеген белдерә. «Галиябану» драмасы хезмәт ияләренең бөек гуманизмын күрсәтү һәм дошман сыйныфның пычраклыгын фаш итү белән очлана. Галиябануның әнисе Галимә ихтыярсыз Исмәгыйльгә аның шул кабахәт сыйфатын әйтә: «Өметсез үк икәнсең! Без сиңа бердәнбер алма кебек кызыбызны бирергә йөрибез тагы, син алайса кеше үтерүче икәнсең». Драматургның 1916—1917 еллар шартларында шундый политик үткенлек белән паразит сыйныфларны гаепләүгә күтәрелә алуы, аның шундый югары художестволы әсәр иҗат итүе Мирхәйдәр Фәйзинең иҗаты дөрес юл белән үсә килүен бөтен тулылыгында раслый. Халык эчендә яшәгән, эше буенча да халык белән бәйләнгән һәм иҗаты белән халыкка туры хезмәт иткән Мирхәйдәр Фәйзи Бөек Октябрь социалистик революциясен шатланып каршы ала һәм совет властен
78 
 
 
ныклап урнаштыру өчен җиң сызганып хезмәт итә башлый. Аның «Галиябану» драмасы һәм «Авыл бәйрәме» дигән пьесасы бу эштә зур роль уйныйлар. Аларны Кызыл Армия сугышчылары өчен кат-кат куялар, авторга рәхмәт артыннан рәхмәт ява. Мирхәйдәр Фәйзи бу чорда бик бирелеп эшли: авылларда драма түгәрәкләре оештыра, китапханәләр ачыша, спектакльләр куеша, аларның күбесендә үзе артист та, җитәкче дә булып катнаша, хәтта музыка буенча да җитәкчелек итә. Аның иҗаты тагы да киңрәк колач белән җәелә. Бу елларда ул үзенең «Асылъяр» һәм «Урал суы буенда» дигән пьесаларын яза. Совет властеның дошманнары, кулаклар авылга яңалык алып килүче драматургка бик кырын карыйлар, 1920 елда Башкортстанның бер районында кулак фетнәсе башлангач, кулаклар Мирхәйдәр Фәйзине кулга алалар, бары тик совет көчләренең бу фетнәне тиз бастырулары аркасында гына ул исән кала. Мирхәйдәр Фәйзине сыйнфый көрәшнең үзәгендә тора дияргә була. Шуңа күрә аның политик аңы күзгә күренеп үсә. Ул хезмәт ияләренең интересларын, Коммунистлар партиясенең героик эшен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чорда Мирхәйдәр Фәйзи 1923 еллардагы совет авылы тормышын, авыл яшьләренең мәхәббәтләре бәхеткә ирешүен, авыл хезмәт ияләренең яңа тормыш өчен көрәшүләрен сурәтләгән «Кызыл йолдыз» пьесасын яза. Драматургның үз сүзләре белән әйткәндә, «Башкортстанның 1921 елга кадәр бандитлар бәласеннән котылып бетә алмаган почмагындагы бер татар авылында яшьләр оешмасы төзелү вакыйгасыннан алынып язылган» һәм яшь коммунистлар союзы исеменә багышланган бу пьесада без иске авылның революция тәэсирендә үзгәрүен, хезмәтчел крестьяннарның, сыйнфый дошманнарның каршылыгын җимереп, яңа тормыш төзү юлына атлауларын күрәбез. Дөньяга карашы нык үскән драматург җиң сызганып эшләргә дип дәртләнеп 1923 елда Казанга килә. Анарга Үзәк китапханәнең балалар бүлегенә җитәкчелек итүне тапшыралар. Мирхәйдәр Фәйзи биредә 
яңадаи-яңа әсәрләр өстендә уйлана, ләкин бөтен күңеле белән совет властена, Коммунистлар партиясенә бирелеп, намус белән хезмәт итә торган Мирхәйдәр Фәйзине ул елларда җитәкче урыннарга үрмәләгән буржуаз милләтчеләр төрлечә кысарга тотыналар, журналларда һәм нәшриятларда аның әсәрләрен бастырмау чараларын күрәләр. Драматург моның сәбәбен бик ачык аңлый, ул1 хезмәт ияләре белән, намуслы язучылар белән, партияле работниклар белән элемтәсен ныгыта. Бу елларда ул партия сафына керергә дә җыена, ләкин каты авыру булу сәбәпле аның бу теләге үтәлми кала. Шул елларда язылган «Аның белән мин дигән автобиографик хикәясендә язучының бу еллардагы настроение- се бик ачык чагыла. Язучы бер дә күңелен төшермәгән, үзенең таянычы хезмәт ияләрендә икәнлеген аңлаган. Мирхәйдәр Фәйзи бу хикәядә типографиядә эшләүче Нәгыйм исемле бер комсомолец егет белән танышып һәм дуслашып китүен яза. «Ул комсомолец — активист. Бу юлга ул билне нык буып, армаслык, таймаслык, аумаслык булып кергән. Кайчакта мине дә кыздырып ташлый. Гел идеология ягыннан төрткәләп, тешләштергәләп тора... Революциядән соң гына күтәрелеп чыгып, таза һава белән генә сугарылган бу яңа кеше иске тормышның һичнәрсәсен танырга теләми. Алар тиешле урында гына телгә алынса да чит күрә. Иске тормыш агулары белән бозылмаган саф күңел белән гел яңаны тели: «Яңа! Яңа! Яңа!—ди». Менә шушы яңа кешеләр драматургка рух бирәләр, ул күңелен төшерми, хамелион булып йөргән буржуаз милләтчеләрнең чын йөзләре бер көйне фаш ителәсенә ышана. Күп еллардан бирле дәвам иткән йөрәк авыруы өстенә үпкә авыруы да өстәлгәч, Мирхәйдәр Фәйзи, докторлар кушуы буенча, 1924 елның 2 июнендә Казаннан китәргә мәҗбүр була. Башта ул Чепья районының үзенә таныш булган Шода
79 
 
 
авылында яши, ә 23 июньдә Орскига кайтып китә. Авылда сәламәтлеге бераз ныгыгач, Мирхәйдәр Фәйзи Башкортстан- ның Баймак һәм Түбә приискаларыи- да культура-агарту эшләрендә эшли: китапханәгә һәм эшчеләр клубына мөдирлек итә. Эшчеләр тормышын өйрәнергә тотынган кече күңелле бу садә кешене эшчеләр яраталар, үз итәләр, кадер-хөрмәт күрсәтәләр. 1926 елда ул, Тау эшчедаре профсоюзы тәкъдиме буенча, озак срокка дәвалану өчен Кырымга бара. К2л өстендә Казанга тукталы ц,_ татар язучыларыннан Г. Камал, Һади Такташ, 1 а дел Куту й,., Ка в и ~. Нәждш, Риза Ишморатов Лһәм башкалар беләТГ очраша, бик зур өметләр бё- ләнЗ^ёволюцйОП драматурглар сою- ;ьша7~член . булып керә. ~ Кырымда дәвалану, кызганычка каршы, авыру язучыга әллә ни бирми инде. Савыга төшкән кебек күренгән ^Мирхәйдәр Фәйзи, Баймакка кире кайтып бераз эшләгәч, аяктан егыла һәм 1928 елның 9 июлендә ул үлә. Баймак заводы поселогы халыкның яраткан язучысын зур хөрмәт белән соңгы юлга озата. Мирхәйдәр Фәйзи татар совет әдәбияты тарихында үзенчәлекле урын били торган язучы. Иҗатының башлангыч чорында табигать матурлыкларын, авылның садәлеген, гадилеген, «сихри гүзәллеген» мактап чыккан һәм җиңелчә романтика белән өртелгән әсәрләр биргән бу зур язучы соңыннан реализм юлына ныклап аяк басты һәм совет әдәбиятының алтын фондына кергән «Галиябану» драмасын иҗат итү кебек югарылыкка күтәрелде. Ирекле, саф мәхәббәт темасы кешелек дөньясының иң зур художникларын дулкынландырган бөек тема ул. Дөнья әдәбиятының даһие Вильям Шекспир бу темага мәңгелек «Ромео һәм Джульетта»ны иҗат итте, бөек рус шагыйре А. С. Пушкин «Евгений Онегин» романын язды, чорыбызның бөек язучысы А. М. Горький «1\ыз һәм үлем» исемле әсәрләрендә бу мәхәббәтнең нинди көчкә ия икәнлеген җырлады. Мирхәйдәр Фәйзинең кешеләрнең эчке кичерешләрен бөтен тирәнлегендә гәүдәләндергән, нечкә лирика белән сугарылган «Галиябану» 
драмасын менә шул иҗат энҗеләре рәтенә куярга безнең хакыбыз бар. Социал-политик мотивлар яктылыгында, бик табигый итеп язылган бу юсәр хезмәт халкына булган мәхәббәте, халыкның көченә, аның мораль-рухи сафлыгына ышануы белән сокландыра. Бу пьесаны караган кеше Галиябану белән Хәлилнең олы җанлылыгы алдында баш ия, һәм Исмәгыйльләрне, акча өчен кызын сатуга тикле җиткән Бәдри- ләрпе тудырган иске дөньяга нәфрәт белән яна. Мирхәйдәр Фәйзи нибарысы 37 яшькә җитә алды. Ләкин ул шул кыска гына гомеренең 20 елдан артыгын дәртле иҗади хезмәткә бирде, һәм хәзер гомум совет әдәбиятының лаеклы бер отряды булган татар совет әдәбиятын бүгенге дәрәҗәсенә күтәрүгә үзеннән зур өлеш кертте. Иҗатта ясалмалыкка, фальшка ин каты дошман булган Д1ирхәйдәр Фәйзи драматик һәм сюжет бердәмлеген гаҗәп рәвештә оештыра белде. Аның әсәрләре образларны драматик конфликт аша характерлауның иң матур үрнәкләре булып торалар. Л4ирхәйдәр Фәйзи тудырган образлар үзләренең тирән тойгылы, җанлы һәм үзенчәлекле булулары белән таңга калдыралар. Татар халык авыз иҗатын гына түгел, бәлки аның музыкаль иҗатын да ныклап өйрәнгән һәм яхшы белгән Мирхәйдәр Фәйзи — әсәрләрендә музыкага һәм җырга күп урын биргән һәм аларны әсәрләренең сюжеты, эчтәлеге белән органик бер бөтен итеп куя алган зур мастер. Мирхәйдәр Фәйзи җанлы халык теле белән яза. Әйтемнәрне, мәкальләрне, үткен сүзләрне һәм матур чагыштыруларны соклангыч бер рәвештә куллана белә. Бу зур язучы халыкка җитүе белән, халыкның күңелендә урын алуы белән менә шул халык телен ныклап өйрәнүенә бурычлы. Халык үзенең яраткан язучысын үз итеп, сагынып искә ала. Ә чын язучы өчен моңардан да кадерле нәрсәнең булуы мөмкин түгел.