Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ТАУГА КҮТӘРЕЛӘ


Г. КАМАЛ ТУРЫНДА истәлек

Иделнең уң як ярындагы биек тау битенә урнашкан Югары Ослан районы пристанена «Волгарь» пароходы килеп туктады. Аннан шау-гөр килеп колхозчылар, атлы, машиналы йөкчеләр, лагерьга баручы пионерлар, дачада торучы пассажирлар төштеләр. Шулар арасында гәүдәгә артык зур булмаган, киң маңгайлы, куе соры төстәге сакал- мыеклары кыска итеп алдырылган бер кеше дә бар. Ул, аркасына яңа өлгергән кыярлар, кыяклы суганнар һәм кәгазьгә төрелгән башка әйберләр тутырылган җәтмә сумка аскан. Аннан чирекле шешәле квас та муенын сузып тора. Димәк, бу кеше окрошка яратучы икән! Хәер, татарларда андый гадәт юк шикелле? Ләкин, бу кешенең татар икәнлеге әллә каян күренеп тора: яңак сөякләре калку, куе калын кашлары, мыеклары салынкы, зур кара күзләре дә бик тирәнтен — сөзеп карый торганнар. Костюмының эчке кесәсенә газеталар да тыгылган. Бу — илле яшьләрдән узган, киң җилкәле кешенең аркасы бераз бөкрәя төшкән, сумка тоткан озын нәзек бармаклары, кояшта кызарырга өлгермәгән җыерчыклы йөзе, аның акыл хезмәте белән көн күрүче булуын ачык күрсәтеп тора. Ләкин аның аяклары бик нык. Басмалардан пассажирлар чыгалар, ул сыгылып-тирбәлеп тора; ни өчендер, басманы шушы кешенең салмак адымнары сыгылдырадырсыман тоела. Димәк, бу — бер карауда олысымак, икенче карауда, бик гади күренгән кеше, һаман да, өстәл артында утырып эшләүче генә түгел; саф һавада йөрүне дә, табигатьне сөюче дә икән! Кем соң ул, педагогмы, бухгалтермы? Юк! Кыскасы бер карау белән игътибарны үзенә тарта торган гади, шунда ук гаҗәп кеше! Гаҗәп кенә түгел, күрү белән сәерсендерә торган кеше... Әнә ул салмак, һич тә тәкәббер булмаган, ләкин алдырышлы (үрчемле) адымнар белән Югары Ослан тавына күтәрелә башлады. Бу биек тауда хисапсыз күп сукмаклар, юллар бар. Кайсысыннан китәр икән? Юк, бу Югары Ослаида дачада торучы булып чыкмады, ул Түбән Осланга бара торган юлга борылды. Нигә соң ул, Устьедән Түбән Ослаига йөри торган су трамваена утырып кына китмәде икән?.. Әнә, ул юл буенча күтәрелде-күтәрелде дә, куаклар арасына кереп югалды. Аның алдыннан да, артыннан да бик күп кешеләр, таү буенча менеп киттеләр. Үргә менүгә дә карамастан, сулышлары кабынмый торган, иркен тынлы кызлар тау башына менеп җиткәнне дә көтмичә, хор белән үзләренең моңлы җырларын сузып җибәрделәр...  
80 
 
 
Түбән Осланга дачага ял итәргә юнәлүче, бу кеше атаклы татар драматургы Галиәсгар Камал иде. Бу хәл 1933 елның 16 июнендә булды. 
АНЫҢ БЕЛӘН БЕРГӘ УЗГАН СОҢГЫ Ай Шул елны мин, май аенда, Минзәлә колхоз-совхоз театрыннан өнгә, ялга кайттым. Бу минем әти белән бергә уздырган соңгы аем булды. Ул шатлыклы да, аянычлы да көннәрнең ничек узуы турында тулысын- ча сөйләп бетерә алмасам, укучыларым гафу итсеннәр! Мин шул көннәр аша атамның характерын ачуга өлеш кенә кертүне өстемә алам. Әти мине бу язда аеруча зарыгып, көтеп каршы алды. Мин Казан театр техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел инде Татнаркомпрос карамагындагы Татарстан районара күчмә колхоз-совхоз театрында художество эшләре житәкчесе булып эшли идем. Бу елларда минем берничә пьесам матбугатка чыгып өлгергән, әле яңа гына артист Хуҗа Шунка- ров 1 белән берлектә «Колхоз театры» исемле эстрада җыентыгы да бастырган идем. Бер сүз белән әйткәндә, Галиәсгар Камал да улының беренче әсәрләре белән кызыксына башлаган вакыт иде. Әти минем әйберләремне укый, минем эшем турында иптәшләрдән сораша, хәтта кешеләргә мине мактый да торган булган, ләкин һичкайчан ул миңа моны сиздермәде, бу мәсьәләдә ул бик кырыс иде. Ул елны яз аеруча купшы, аеруча җылы килде. Әтинең дә күңеле чамасыз күтәренке, йөзендә картая башлаган кешеләргә генә хас тулылык, сакалмыегын да үстереп җибәргән. Аңа хөкүмәт персональ пенсия билгеләгән, өстәвенә, профессорлар паегы да бирә башлаган иде. Совет хөкүмәтенең һәм коммунистлар партиясенең үзенә карата мондый хөрмәт күрсәтүенә, ул рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмыйча яши иде. Нәкъ шул елларда Совет язучылары союзы оештырылу, аның да анда член итеп алынуы, аның рухын тагын да күтәргән, аның бу вакытта, яңадан зур дәрт белән иҗат итәргә ашкынган чагы иде. Мин Казанга беренче пароход белән Май бәйрәменең өченче көнендә кайтып төштем. Ул мине ике куллап карты алды һәм беренче эше итеп миңа үзенең: «Минем персональ пенсионер булуымның тарихы» дигән яңа языла башлаган әсәрен укып күрсәтте. Мин дә бик канәгатьләндем. Чөнки моңарчы, әтинең үз әсәрен миңа укып күрсәткәне юк иде. Бигрәк тә. язылып бетмәгән әсәрләрен ул бервакытта да, берәүгә дә укытмый торган иде. Минем баш күккә тиде! Димәк, әти миңа киңә/п алырга яраклы кеше итеп карый башлаган... Яна гына су ташуы китеп, безнең Нариман урамы артындагы ике бистә арасы һәм вокзал асты болынлыкларында чирәмнәрнең күтәрелә башлаган чагы. Идел ташудан тулып калган вак күлләр мөлдерәмә булып утыралар. Бала-чага шул күлләрдән көне буе кайтмыйча су коена, балык тота. Фаик, Фәридне дә өйгә кайтарып кертеп булмый. Кечкенә сеңелем Рафика белән әнине генә (Г. Камалның икенче тормыш юлдашы Әсма Сәгъдиева 2) өйдә очратып була. Әти белән без дә балаларны эзләп кайту сылтавы белән шул болынлыкларга төшеп китәргә мөмкинлек табабыз. Балыкның иң каба торган вакыты. Күлләрдә су тулы булган шикелле үк, балык та бик күп. Без дә кармакларны кыстыра төшәбез. Сумкада бәрәңге, суган, икмәк җитәрлек салынган була. Әти балык тотарга ничек яратса, аны шунда су буенда пешереп ашауны бигрәк тә ярата. Ул: «Өйдә пешкән балык ашы ашмыни ул, аны менә кайда тотылган, шунда пешереп ашап карагыз»,—ди 
’ Артист Хуҗа Шункаров 1951 елда Минзәләдэ үлде. 2 Г Камапның балаларыннан: Зөфәр белән Фаик Бөек Ватан сугышында һәлак булдылар. Мөхәммәт элемтә инженеры, Фәрид техник-механик, Рәфика врач. Әсма Сәгъдиева 1942 елда Казанда үлде.


 
 торган иде. Чыннан да, әти кадәр оста итеп уха пешерүчене минем беркайда да күргәнем юк. Дәү әни Мәүгыйзә Камалетдинова әйтмешли, безнең әти артык «йорт җанлы» кеше булды. Тормышта нәрсә кирәк, нәрсә җитешми, ул туларның барысын да үзе табарга, үзе хәзерләргә яратучы иде. Мәсәлән, бер караганда бөтенләй вак эш кебек: татарларда яз көне яшь кычытканнан, кузгалактан, йомырка калҗалы кысыр аш, җуадаи (кыргый суганнан) бөккән пешерү гадәте бар. Безнең өйдә дә һәр язны мондый гадәт үтәлми калмый. Әти «Базардагылары шиңгән, картайган була, алардан шифа аз» — дигән булып, шуларны да болыннардан үзе җыярга китә иде. Яланаяклы малайлар өере арасында Галиәсгар Камал, олы башын кече итеп, иренмичә, җуа, кузгалак, какы җыеп йөри. Идел ташыганда ике бистә арасындагы кечкенә күлләргә балыклар кереп кала. Болар бераз саега төшкәч, без малайлар ул күлләрне болгатабыз да андагы чуртаннарны, кәрәкәләрне кул белән тотабыз. Бу эшкә әти дә катнаша, безнең шикелле балакларын сызганып, өскә чыккан балыкларны шатлаиа-шатлана куышып йөри. Йортта тавык-чебеш асрауны сөйлисе дә юк иде, әти безне йорт куяннары асрау эшенә дә өйрәтте. Югыйсә татарларда: «йорт куяны ул, нигезеңне кимерермен дип әйткән» дип, куянга кимсетү күзе белән карау бар. Әти исә мондый начар карашларга кулын гына селтәүче иде. Шул куяннарга читлекләрне дә үзе ясый иде ул. Хәтта, бер вакытта дуңгыз баласы сатып алып үстерергә йөргәнен дә хәтерлим. Монысын иңде ул булдыра алмады. Чөнки семьяда иске карашлы башка олырак кешеләр дә бар иде. Шулай Галиәсгар Камал бернинди кара эштән дә тайчынмаучы, яшәүнең тәмен дә, мәгънәсен дә белүче, эшлекле, олы җанлы кеше иде. Мии боларны ни өчен язам, чөнки тормышның мондый нечкәлекләренә керә алмаучы кеше, һичкайчан, тормышны төзүче кешенең ,дә эчке кичерешләрен, аның психологиясен болай тирәнтен аңлый алмас иде. Галиәсгар Камал, нәкъ менә көнкүрешнең, үз халкының тормышы эчендә яшәде, алардагы гореф-гадәтләрне генә өйрәнеп калмады, капитализм заманының черек мещан тормышын сәхнәгә мендереп фаш итә алу осталыгына иреште, һәм ул татар сәхнәсендә беренче комедияне тудырды. Әти белән шушы соңгы очрашуыбызда ике арада булган театр мәсьәләсенә кагылышлы әңгәмә турында әйтмичә уза алмыйм. Идел буенда, Бакалтайда Балабанов фамилияле карт бер балыкчы бар иде. Ул һәр җәйне шунда землянкада ята, әти белән алар бик дуслар һәм ул аның янына ял итәргә төшә иде. Бу кайтуымда да. әти мине кичтән кунарга, шушы балыкчы янына алып төште. Без яр кырыенда учак янында уха пешкәнен көтеп кырый ятабыз. Идел буенда гына була торган кичке тынлык. Идел тел белән сөйләп аңлатып булмый торган үзенә бер төрле ритм белән уһылдап сулыш ала. Түбәннән авыр баржаларны тартып менүче буксирларның шул уһылдауны ваклап, көпчәкләренең әйләнүе ишетелә. Ослан таулары яныннан рус хатын-кызларының сузыңкы, тонык җырлары яңгырый. Балабанов подпускларын карарга көймә белән эчкә кереп киткән. Безнең шикелле ярдан тотучы «вак балыкчыларга» әле эш юк. Без таң сызылу белән генә эшкә керешәбез. Шуңа күрә, әти, икмәк капчыгын баш астына салган да, пла- щена төренеп, ком өстенә чалкан сузылып яткан. Мин күчмә-колхоз театрында эшләүнең, көн саен авылдан-авылга күчеп йөрүнең кыенлыкларыннаи зарланам. Театрның үз базасы юклыгын, костюмнар җитешмәвен, деңорацияләребезнең ярлылыгын, үзебезгә аерым машина бирелмәвен һәм башкаларны сөйлим. Әти папиросын гадәттәгедән ешрак суыра, димәк, ул да безнең хәлгә пошына. Ләкин шунда ук мин аның йөзенә күз салам, ул кашларын җыергалап кую белән бергә, иреннәрен бүлтәйтеп эченнән генә көлеп ята. Гөрләп янган учак яктысында мин моны бик яхшы күрәм. Шуннан ул түзмәде: с. „с. ә,- № 6. 81 

82 
 
 
һы-ы!.. — дип куйды. — Мин инде театр төзедем, мин шул театрга пьесалар язам, үзем сәхнәдә уйныйм, декорацияләр ясыйм, үзем режиссер, тагы, тагы әллә кем дип әйтәсең син? — диде. Мин бер җавап та кайтармыйча, ухага тоз салып, тәмен татып караган булып маташтым. Ул миннән җавап булмагач, сүнгән папиросын бер читкә ыргытты да: — Кем соң, син?!—диде. Мин әтиемнең 65' сүзен ничек дип тә аңларга белмәдем. Көлү идеме, сораумы? һәрхәлдә, баштагысы дөрестер, дип эчемнән тындым. Ул кулларын баш астына куеп, аякларын җайлабрак сузды да, күктәге җемелдәгән йолдызларга карап: — Ичмасам, без, дип тә әйтә белмисең!—дип өстәде. Мин бу тавышта үпкәләү дә, ачу да бар икәнен бик ачык сиздем. «Менә хәзер кирәкне бирә инде!» дип тиешле шелтәне алырга хәзерләндем, һәм мин ялгышмадым, ул, бик салмак, ләкин бик ягымлы итеп сөйләргә кереште. Аның сүзләре түбәндәге характердарак булды. — Юк, улым, сезгә рәхәт... Сез яңа декорацияләр эшләтү, яңа костюмнар тектерү, үзегезгә автомашина алу турында хыяллана аласыз. Ә безнең заманда?.. Аны сиңа сөйләп торасы да юк. «Чегән шикелле бүген бер авылда, иртәгә икенче авылда кунабыз» дисең. Кунсагыз соң? Бу бит үзе бер бәхет! Менә бераз ял итим дә, көзгә үзегезгә барып эшлим. Ярый, сез атта, велосипедта йөрисез, мин жәяү йөрергә дә риза! —Ул бераз тынып торды, учакка чыбыклар ташлады, аннан тагын сүзен дәвам иттерде: — Безнең татар театрын тудыруга 1905 ел революциясе — Ленин сәбәпче булган булса, сезнең театрның төзелүенә Сталин сәбәпче. Ул колхозлар төзеде, театрсыз колхоз буламы? Булмый. Шулай булгач, сезнең театрны да иптәш Сталин, халык үзе төзеде. Ә син, «Мин болан иттем, мин тегене эшләдем, мин моны эшләдем» дигән буласың! Син эшләмәдең аны, халыкка кирәк булганга ул шулай эшләнде! Имеш, «мин!» Ичмасам «без!» дип сөйли белсәң, колакка бераз ятышлырак ишетелер иде... Әтинең бу сүзләрен ишеткәч, аның гражданнар сугышы чорында язган бер шигыре кылт итеп исемә төште: Авыр булса да Көрәш һәм чыда, Дошманнар булсын Җаныннан җода.6 Миңа рух кереп китте. Мин әтигә театрыбызга бер авылда кулакларның һөҗүм итүләре турында сөйләдем. «Хуҗа Шункаров дигән артистыбызны төнлә спектакльдән кайтып килгәндә күсәк белән бәреп ектылар, бер авылда сәхнәгә менеп кыйный башладылар. Чөнки ул урындагы җитешсезлекләрне бик үткен тәнкыйтьли торган бик яхшы комик» — дидем. Әти боларны ишеткәч, яткан җиреннән торып утырды: — Менә монысы бигрәк тә яхшы! Димәк, сез юкны бушка авыштырып кына йөрмисез? Димәк, кулакларның канына тоз саласыз?!. Мин әтинең җанлануын күргәч, аның тагы бер шигырен хәтерләдем: Халык белән шатланырга, Бергәләшеп атланырга Залимнәрнең муенына, — Каһарман дип аталырга. — Бер дә хафаланма, улым, дошманнарны аны шулай кыйнарга кирәк. Тәнкыйтьләгез, чыбыркылагыз сез ул кулакларны! Аның белән генә канәгатьләнмичә, тикшерегез, явызлыкларын халык алдына чыга
                     6 Җаныннан җода — җансыз калсын. 
6* 83 
 
 
рып салып, фаш итегез. Кояш нурында хәшәрәтләр мичек кибә, юкка чыга, шулай итегез! Шуннан ул учак янына торып басты, Идел өстенә караш ташлап иркен сулыш алды да калым горур тавыш белән үзенең’яраткан җырын җырлап җибәрде. Ми» сөямен халыкны, халыкны Хезмәт итәм ялыкмый, ялыкмый. Мин сөямен ирекне, ирекне, Хезмәт итәм ирекми, ирекми. И.чтәш кызыкма данга һәм малга, Атла аякны алга да алга! Җыр тавышы шундый көчле һәм мәһабәт булып Идел өстенә таралды, мин шундый зур булмаган гәүдәле атамның чыннан да олы җанлы ләм халык эше өчен утка да, суга да керә алырлык кеше икәнлеген тагын бер кабат аңладым. Аның сыны учакның алсу яктысында тагы да зураеп, нык булып күренә һәм ул: «Кино һәм театр бер вакыт шул кадәр үсәр, без сәхнәдә, экранда Ленинны, Сталинны — бөек юлбашчыларыбызны күрә алу дәрәҗәсенә ирешербез. Менә күрерсез, Ленин образын сәхнәдә уйнарга өметем бар әле минем!» — диде. Шул арада уха да пешеп өлгерде. Идел уртасыннан ишкәкләрен чалт-чолт иттереп, кайтып килүче карт балыкчы да күренде. Идел өстен җылы, моңсу томан каплап алды... Безнең күзләр ачык, йокы килми иде. Шунда: таң да сызыла башлады. Ашыгырга кирәк, безнең кызу эш башлар вакыт җитте... 
ҖӘЙГЕ, ләкин КЫСКА кен Татар халкының классик драматургы Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә, Югары Ослан белән Түбән Ослан авыллары арасында, аңа хөкүмәт тарафыннан бирелгән дачасына кайтып барганда, миенә кан йөгерүдән кинәт үлеп китте. Безнең әти, гомумән, җәяү йөрергә яратты: «Утырып эшләүче кешегә, көн дә җәяү йөрү бик файдалы» диядер иде ул. Шуңа күрә булса кирәк, ул трамвайга утырып йөрүне дә үзе өчен мәшәкать дип санады. Билгеле, ул исән чагындагы, безнең Казан трамвайларын бик үк мактап та булмый иде. Ул, безнең арадан китәсе шул 16 нчы июнь көнне, сумкасына кирәкле продуктларын төяп (нәкъ шул елны аңа хөкүмәт персональ пенсия билгели), аргы Устьега төшеп китә. Түбән Ослангабара торган су трамвае яңа гына киткән, яңадан ике сәгатьтән соң гына киләсе булганлыктан, тик торуны яратмаучан Галиәсгар Камал, «Волгарь» пароходына утыра да Югары Осланга чыгуны яхшырак таба. Аралары 7—8 километр гына булган ике авыл арасыннан җәяүләп үтүне ул үзенә бер ял дип кенә саный. Аңа юлдашка шәһәрдән кайтып килүче авыл хатыннары очрыйлар. Ул шулар белән бергә, сөйләшә-сөйләшә салмак кына атлап, шатланып, дачадагы семьялары янына көтелмәгәндә кайтып керергә уйлый. Биек Ослан тавы башыннан мәһабәт Иделне күзәтә-күзәтә, саф һава сулап бару Г. Камал өчен пң күңелле сәйран! Артык кызу йөри алмаучан Г. Камалны авыл хатыннары ашыктыралар булса кирәк. «Сез миңа карамагыз, мин шулай инде... барыгыз, бар...» ди ул ал арга. Хатыннарның күбесе алдан китә, Г. Камал янында биштәрләре авыррак, картрак ике рус хатыны гына кала. Шулай итеп, болар ярты юлны узалар. Аяз һәм эссе көн була. Тауны төшеп, куаклыклар арасыннан барганда, чылтырап аккан чишмә янына килеп җиткәндә хатыннар су эчәргә, юынып алырга туктыйлар. Г. Камал да мондый рәхәтлектән файдаланырга уйлап, җилкәсендәге продукталарын ипләп кенә җиргә 

г 
 
 
куймакчы булып иелә... һәм кинәт, ул үзендә хәлсезләнү сизә... Ул ашы- гаашыга ит төргән газета кәгазенең бер читен ертып ала да, кесәсеннән карандаш тартып чыгара, юл буендагы ташка утырмакчы була, ләкин ул аның өстенә утыра алмый, аркасы белән аңа сөялеп, аякларын җиргә суза... шушы хәлендә ул газета кыйпылчыгына шушы сүзләрне язарга өлгерә: — «Әсма, Әнәс, Мөхәммәт... барыгыз да бәхил булыгыз... Кечкенә кызым Рәфиканы...» Юлдаш хатыннарга ул бернәрсә дә әйтергә өлгерми. Алар аның янына йөгереп килгәндә, алар өчен билгесез булган, өстенә соры плаш, аякларына җиңел сандаллар кигән кеше, аркасын ташка сөяп, чәчләре коелган киң маңгайлы башын күкрәгенә салындырып утыра торган була. Ул уң кулына бер башы карандашлы, икенче башы каләмле никель саплы ручкасын кысып тоткан, сул кулында кечкенә генә язу кисәге... Гади, саф күңелле рус хатыннары нишләргә дә белмичә, аһ орырга тотыналар. Аның хәлсезләнеп ташка таянганда башыннан төшеп киткән кепкасын кидертәләр. Җайлап, яшел чирәм өстенә яткыралар. Чишмәдән су алып килеп битләрен юдырмакчы булалар... Ләкин бернәрсә дә файда китерми... Ул, кулына каләмен чытырдатып кыскан Галиәсгар Камал, саргылт мыекларын тузгытып, бераз көлемсерәп, юри йоклаганга сабышып яткан кеше төсле, чирәм өстендә чалкан сузылган килеш ята... Кояш кыздыра, Иделдән килгән әкрен җил, яшь каен куакларының ялтыравыклы яфракларын җилфердәтә, саф чишмә бертуктаусыз үзенең серле көен көйли...