Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 


САНДУГАЧ ҺӘМ ЧИШМӘ 
Баллада 
1 Таң атып, нурлары Үпкәндә кырларны, Чишмәләр, күлләрне һәм калын урманны, Сандугач уянып Канатын кагына. ' һәм карый ашкынып Тын урман ягына. Ул якын сердәше Чишмәне сагына; Таң кошын юксынып Чишмә дә зарыга. Сихерле тормышы Бу ике гашыйкның Кабынды мәхәббәт Утында яшьлекнең. Бәйләде аларны Ялкынлы саф сөю; Саф сөю алдында Нечкәреп баш ию. һәр иртә сандугач Чишмәдә коена. Бу аңа чиксез зур Дан булып тоела. Иркәли таң кошын Зөбәрҗәт тамчылар. Әйтче, бу күренешкә Сокланмый кем чыдар?
Таңнарның берендә Иркә кош-сандугач, Уянып карангач һәм канат кагынгач, Килде тиз сердәше Чишмәгә... Тик аның Кайгылы моң баскан Чәчәкле буйларын. Чишмә тын; ул көлми, Тибрәнми, селкенми; Акбүз таш өстендә Тамчылар сикерми. Болганып каралган Көмештәй саф суы; Уйлары таралган, йөрәге ярсулы. Сандугач аптырап Сорашты дусыннан һәм әйтте сердәше, Дип: «Кичә шушыннан Үтте ил дошманы, Яшеренеп, яр буйлап, Минем саф, шифалы Суымны агулап. Канечкеч, юлбасар, Ул кача, артыннан Аны нык күзәтеп Килгән яшь батырдан. 

VII. 1942. 

 
Ул белә батырның Инешне кичәсен һәм сусап минем саф Суымны эчәсен. Ул эчкәч, агудан Шул минут үләчәк. Ә дошман котылып, Талап көн күрәчәк. Әйт, нишлик, сердәшем? Әйт, нишлик, акыллым? Ничек соң коткарыйк Илебезнең батырын?» Сандугач аз гына Уйланып торды да Җанланып эндәште Чишмәгә тын гына: — «Кайгырма, күз нурым! Ул килсә эчәргә, Коткарам мин үзем, Мин беләм нишләргә!» 
3 Килде ил батыры Мылтыктан, кылычтан, Йөрәге һәм анты Катырак корычтан. Илгә саф мәхәббәт Ярсыта йөрәген, Дошманны юк итү Аның бар теләге... Ул арыган, алҗыган, Татып яшь ачысын, Ах, әгәр булсачы Бер генә тамчы су! Ул күрде чишмәне, Төште тиз атыннан, Әлсерәп үзәген Көйдергән ялкыннан. Ул теләп эчәргә Чишмәгә омтылды. Шул вакыт сандугач Сайрарга тотынды. Ул сайрый егетнең Алдына ук кунып, Ул сайрый нәрсәдер Сөйләгәндәй булып. Ул сайрый ялкынлы, Саф сөю турында һәм сөйгән йөрәкнең Ярсуы турында. Ул мактый көрәштә Кабынган тормышны, Дан белән суланган Иң соңгы сулышны. Ул мактый дустына Бирелгән күңелне, Ул көчле сөюнең Җиңгәнен үлемне. Ул сөйли чын дуслык, Турылык турында, Нинди көч бу кошның Ялкынлы җырында. 
Тик егет аңламый Телен таң кошының, Тойса да йөрәге Хисләрен дусының; Серле җыр иң нечкә Кылларын күңелнең Чиртсә дә, ул сизми Килгәнен үлемнең. 
4 Эчәргә дип, егет Чокырга иелә; һәм кипкән иренен Чишмәгә тигерә. Шул вакыт кош аның Ирененә сугыла; Бер тамчы эчә дә Чишмәгә егыла. Сөйгәне куенында Соңгы кат талпынгач, Шат, мәгърур һәм батыр Җан бирә сандугач. Ә чишмә чайкалып Ярларга ташлана. Урынында тик көйгән Капкара таш кала. Яшь егет аз гына Торды да инештә, Таң калып бу серле һәм гали күрнешкә, Чишмәне калдырып, Атына атланды. Юлбарыс шикелле Дошманга ташланды. Ул сизде күңлендә Иң гали хисләрнең Өр-яңа көч белән Кабарып үскәнен. Ул улы хөр илнең һәм бөек атаның, Ялкынлы йөрәктән Ул сөя Ватанын. Яшәде ул сөеп, һәм үләр беркөнне Нәкъ мәгърур сандугач һәм чишмә шикелле.

 
БАТЫРЛЫК ТУРЫНДА Беләм, егет, синең жырыңда Күп илеңә сөю, якынлык. Тик әйт: авыр сугыш юлында Син күрсәттең нинди батырлык? Син бастыңмы сафка, кыенлык, Кайгы йөген илең тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда. Ирлек сорый көрәш егеттән, Ирешер өчен бөек өмиткә. Ирек китәр, качсаң ирлектән, Ирлек белән иреш иреккә. Коткарырмы ялыну, елаулар, Тоткын итсә дошман йөрәкне? Буа алмас ләкин богаулар Кылыч йөртә белгән беләкне! Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә. Ил онытмас бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә. Батыр үлә, үлмәс ат алып, Батырлыклар белән макталып, Исмең калсын үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. XII. 1943. 
ҖЫР (Тик булса иде ирек) 
1 Карлыгач булса идем, Канат кагынса идем, Җидегән йолдыз батканда, Чулпан йолдыз калыкканда, Туган илем, якты өем, Очып сиңа кайтыр идем, Сызылып таңнар атканда. 
2 Я булсам алтын балык, Ак дулкыннарын кагып, Ярсып дәрья акканда, Ташып ярдан ашканда, Таң сөнбелехМ, нечкә билем, Йөзеп сиңа кайтыр идем, Күлне томан япканда.  

 
Булсам җитез аргамак, Көмеш ялымны тарап, Таң җилләре искәндә, Үләнгә чык төшкәндә, Чулпан кызым, таң йолдызым, Чабып сиңа кайтыр идем, Гөлләр хуш ис сипкәндә. 
4 Юк, барсыннан да элек Тик булса иде ирек, Кылычым булса кынымда, Карабиным кулымда, Сине саклап, туган җирем, Мин ирләрчә үләр идем Данлы сугыш кырында. 
КҮЛМӘК 
Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Кулларында көмеш инәсе. Җырлар түгел, җилләр җитә алмас, Ерак җирдә күлмәк иясе. Кулы йөгерә зәңгәр сатин буйлап, Тирән сагыш аның йөзендә, Ефәк чигеш булып ятып кала йөрәк сере инә эзендә. Атлас белән кайый ул якасын, Ука белән тота җиң очын, Шул күлмәккә җыйнап биргән төсле Йөрәгенең бөтен җылысын. һәр чигештә күпме яшь тамчысы, Күпме сагыш һәрбер җөендә, Шул күлмәкме булмас яшь егетнең йөрәк дусты йөргән җирендә. Җырлый-җырлый Дилбәр күлмәк тегә, Күлмәккәем дустын тапсын, дип, Шул күлмәкне киеп сөйгән егетем Сугышлардан җиңеп кайтсын, дип. Тагын бизәк... аннан күлмәк әзер, Тик тагасы кала чукларын. Көлемсерәп Дилбәр карап тора Үз эшенә үзе сокланып. Тәрәзәдән сузылып кояш карый, Күк күлмәктә алсу шәүләсе. Кояш булып күлмәк үтәсеннән Күренә төсле егет гәүдәсе. Ашыгып шунда берәү килеп керде, Хат тоттырды Дилбәр кулына.
X. 1943. 7 
 
Хатта язган: «Егетең батырларча Үлде, диеп, сугыш кырында». Озак торды Дилбәр сүзсез катып, Каны качты юка ирненнән. Тик күкрәге еш-еш күтәрелде, Күл тирбәнгән кебек җил белән. — «Юк, ышанмыйм...» — диде, тавышы чыкты Калтыранып, авыр көрсенеп, Ике генә тамчы яшь чылатты Гөл чуклары төсле керфеген. Ә аннан соң тиз-тиз пөхтә итеп Төрде дә ул зәңгәр күлмәкне, Китте ашыгып почта бүлегенә, — Алыгыз, диде, минем бүләкне!.. — Ул бит үлгән, Ничек илтик аңа? — Сез илтегез үлгән булса да, Кидерегез аңа бу күлмәкне, Тәнен туфрак күмгән булса да. Ул терелер кигәч бу күлмәкне, йөрәк уты тагын кабыныр, Мин бит аны сөйдем чын күңелдән, Мин бит аны көттем сагынып... Тыңладылар аны, сөйгән кызның Сүзе чындыр кебек күренде, һәм күлмәкне илтеп кидерделәр Яшь егеткә... Егет терелде. Кояш калка, Дилбәр тәрәзәдә, Ул ашкынып көтә сөйгәнен, Егет кайта, йөзе кояш төсле, Ә өстендә зәңгәр күлмәге. Әкиятме бу? — Әйе!.. Тик әйт миңа, йөрәгемнең назлы иркәсе, Син түгелме сөю нурың белән Кабызучы гомерем иртәсен?! Азмы күрдем окоп алларында Мин үлемнең кыргый биюен, йөз үлемнән мине тартып алды Синең керсез кайнар сөюең. Йөз үлемнән калдым, йөз үлемнән Терелеп бастым аякларыма. Яшең белән чиккән күлмәгеңне Киеп кайттым менә яныңа.  
28. X. 43. 

 
ТАУ ЕЛГАСЫ 
Ник ярсый бу елга, Ник шаша, ник таша? Тын акса ни була, Җай гына, уртача? Нигә бу дулкыннар, Нигә бу күбекләр Нидәндер куркынган, Котырган кебекләр. Бер ага җәелеп, Киңәеп, кинәнеп, Ярларга бәрелеп. Нәрсәдер сөйләнеп. Бер кинәт, котырып, Сикерә ташларга, Бер аннан, онтылып, Чокырга ташлана. 
Бу нинди наян су? Кем айкый соң астын? Ник болай ул ярсу, Ник болай ул шашкын? Түзмәдем ахрысы, Сорадым елгадан: — Ник, дидем, сабырсыз, Тынычсыз син һаман? — Мин, диде, бик озак Яттым җир астында, Иреккә, диде, сусап һәм йончып салкынга. Мин булдым коллыкта, Тарлыкта, хурлыкта, Мин хәзер кинәнәм Җир, һава муллыкка. Елларча җыйналган Нәфрәтне һәм дәртне Мин хәзер чыгарам йөрәкле, гайрәтле. Мин көчле, ирекле, Дулкынлы, күбекле, Алдагым өметле, Бүгенгем күрекле. Мин котлыйм кояшны, Мин хурлыйм җир астын. Шуңарга мин ярсу, Шуңарга мин шашкын.
9. XI. 43. 

 
ЧӘЧӘКЛӘР 
Барыгыз болынга, балалар, Йөгерегез, уйнагыз, көлегез! Елмайсын күреп шат аналар, Юансын боеккан күңелегез. Болында күп матур чәчәкләр, Барысы да тәмле хуш ислеләр. Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр, Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр. Җил көйләп тирбәтә аларны, Иркәли кояшның нурлары. Алар бит изге җир-ананың Сөекле кызлары, уллары. Бу җирдә күп булды сугышлар, Янгыннар, явымнар, давыллар. Киселде күп батыр тормышлар, Янды зур калалар, авыллар. Ил өчен барды ул зур көрәш, Давыллы, дарылы елларда. Сеңде бу туфракка күпме яшь, Күпме кан тамды бу кырларга. Шул каннар һәм яшьләр аркылы Ил бөек җиңүгә иреште. Яз килде; дулкынлы,, ялкынлы Чәчәккә төренде җир өсте. Бу гөлләр шытты җир-ананың Яралы йөрәге түрендә, Ничек ул йөрәкнең янганын Мин күрәм аның һәр гөлендә. Җыегыз, балалар, сез җирнең Бу нәфис һәм иркә гөлләрен. Китерегез данлыклы хөр илнең Тәбрикләп шатлыклы көннәрен. Сезнең дә бәлки бу сугышта Үлгәндер атагыз, агагыз. Хәтерләп сезне соң сулышта... һәм бардыр йөрәктә ярагыз. Сез назлап үбегез гөлләрне, Хуш истән күңелегез ачылсын. Җир бирде сезгә шат көннәрне, йотып тир, кан һәм яшь тамчысын. Балалар, сез гөлләр үзегез, Чыктыгыз калкып җир карныннан. һәм чәчәк аттыгыз, үстегез Атагыз, агагыз каныннан. Сез безгә шулкадәр кадерле, Шулкадәр ягымлы, сөйкемле! Ал таңы алдагы дәвернең йөзегездә чагыладыр шикелле. Чәчәкләр, үсегез, чәчәкләр, Дәрт биреп безнең шат күңелгә. Сезгә бу шатлыклар, рәхәтләр Бит җиңеп алынган гомергә.