Логотип Казан Утлары
Очерк

КАЗАН ПОРТЫ 


БЕРЕНЧЕ ОЧЕРК Күгелҗем-кара болытлар әкрен генә Казан артына агылалар иде. Ерактагы Ослан тауларын, мәһабәт Иделнең иксез-чиксез киңлеген, Мех- комбинатиың зур корпусларын берьюлы алтын нурга коендырып, кояш ялтырап чыкты. Җир, җиңел сулап куйгандай, тынып калды. Тик давыллы җилдән соң ачулы ташыган Идел генә берьюлы тынычлана алмады. Ике метрлы зур дулкыннар, күзгә күренмичә чабып килгән ак аргамакларның ялларыдай чал сыртларын тузгытып, берсен-берсе куып киләләр дә коточкыч бер көч белән дулкынсындыргычларга бәреләләр, һавага, кояш нурларында асылташ кисәкләредәй җемелдәп, сапсыз тамчылар чәчрәп китә. Аннары кайнап һәм шаулап торган яшькелт вал әкрен генә артка чигенә, ләкин әүвәлгедән дә көчлерәк, әүвәлгедән дә дәһшәтлерәк дулкыннар инде килеп җиткән була. Кеше кулы белән ясалган куәтле дулкынсындыргычлар, яшь Идел диңгезенең давыллы стихиясенә бу юлы каршы тора алмаслар кебек, җимерелерләр һәм, диңгез ярларындагы чуер ташлар кебек вакланып, дулкыннарга ияреп, ерак Каспийга агып китәрләр төсле. Әмма җимерәм дип аҗгырып килгән һәр валдан соң дулкынсындыргычлар, кит балыкларыдай, тимербетон сыртларын су эченнән калкытып, яңа дулкыннарны көтеп торалар... Идел өсләрен яңгыратып, Казанга якынлашучы корабльнең калын тавышы ишетелә. Тагын берничә минуттан соң, гүзәл теплоход, дулкынсындыргычлар тезмәсе яныннан үтеп, гаваньга килеп керә. Биредә тын, портның су көзгесен вак-вак дулкыннар гына чуарлап тибрәтәләр. Теплоход йөк причаллары яныннан үтә. Биредә бик күп суднолар берүк вакытта йөк тә кабул итәләр, йөкләрен дә бушаталар. Әллә ничәшәр тонналык йөкләрне уйнагандай гына итеп, һавага чөеп порталь краннар йөзә, транспортёрлар шиелдый, автопогрузчиклар, пневматик перегружательләр гөжли. Барлык эшләр механикалаштырылган. ник бер генә тапкыр борынгы Иделнең «Дубинушкасы» ишетелсен дә. ник бер генә тапкыр борынгы Иделнең крючнигы күренсен! Теплоход, йөк причаллары турысыннан үтеп, биек корыч стена янына килеп туктый. Күп тә үтми аннан, кайсы Кара диңгездә, кайсы Азов диңгезендә, кайсы Каспий яки Цимлян диңгезендә утырган пассажирлар төркеме агылып чыга башлый... Әгәр бүген шәһәр читенә чыксагыз, сез боларның берсен дә күрмәссез. Бу безнең якын киләчәк күренеше. Хәзер исә Яңа бистә артындагы киң бушлык тып-тын. Ап-ак апрель томаны эчендә ул, әллә нәрсәләр көткән кебек, һичбер шау-шусыз посып тик ята. Күктә соры болытлар йөзә. Еракта, томан эчендә, Ослан таулары сузыла. Иделнең соры сулары күк йөзе белән бергә кушылган кебек
60 
 
 
күренгәнгә, ул гаҗәеп киң булып тоела, Ослан таулары исә тул иксез- чиксез диңгездә йөзгән кечкенә бер утрауны хәтерләтәләр. Күл урамы буйлап барып, бистә артына чыгабыз һәм биек дамбада туктыйбыз. Тирә якта чүп-чар өемнәре. Ничәмә-ничә дистә еллар буе монда шәһәрнең чүплек башы булган һәм шәфкатьле Идел, Яна бистә халкын кызгангандай, һәр ел саен ул чүп-чарны агызып алып киткән. Кояш әле болытлар астыннан чыга, әле болытлар астына кереп яшеренә. Яңгыр сибәли. Иделдән, яз сулышын бөркеп, дымлы җил исә. Артта төтенләп торган завод морҗалары, биек таш пулатлары белән һавага ашып, шау-шулы Казан җәелеп ята. Читтән караганда ул шундый зур, сазлыкка сыенып утырган бистәнең кечкенә агач йортларын тәмам изеп, сазлыкка эткәндәй тоела. Идел суы, урыны-урыны белән, сазлыкларга җәелеп, бәрәңге бакчаларын баса башлаган. Сулда Кокушкино посёлогына таба, шул су баса башлаган сазлык аркылы югары вольтлы электр чыбыкларын күтәргән куш баганалар тезелеп киткән. Томан эчендәге посёлок үзе чак-чак кына күренә. Уң якта, уйсу урыннарында әле кар да эреп бетмәгән киң сазлык артында, тимер юл вокзалы биналары күренә, паровозларның көлтә-көлтә булып һавага атылган ак төтеннәре күтәрелә. Кояш болытлар астыннан чыккан чакларда, яңгыр пәрдәсе эченнән Кремльмен ап-ак стеналары, биек башнялары калка. Кремль, Ослан таулары кебек үк, зәңгәр диңгездә йөзеп баручы әкияттәге корабка охшый башлый. Идел буендагы зур төзелешләрнең берсе — Казан порты — шушында дигәннәр иде бит. Кайда соң ул? Бу юеш бушлыкта су, томан һә.м пычрактан башка берни дә юк кебек. Менә соры болытларны ертып, тагын якты кояш чыкты, һәм шунда барысы да, нәкъ әкияттәгедәй, үзгәреп китте. Әнә анда, еракта, бик зур пар коперының челтәрле башнясы һавага чөелгән, аның белән янәшә дизель чүкеченең стрелкасы күккә кадалган. Копер да, дизель чүкеч тә суднолар килеп туктаячак корыч стенаны төзү өчен китерелгәннәр. Алар янына тар гына тимер юл да сузып өлгергәннәр. Дизель чүкечнең дөпелдәп торган тавышлары ишетелә. Пар коперы да эшли бугай, анын әллә кай җирләреннән генә, паровоздан чыккан кебек, ап-ак пар чыжылдап чыга. Бик киң төзелеш мәйданында әлегә анда-санда гына чәчелгән вакытлы, ярдәмче биналар, лебёдкалар, шпунт штабельләре күренә. Ик биек һәм коры бер урында зур чатыр корылган. Аның янына әледән-әле машиналар килеп туктый. Бу ашханә. Аңа каршы яктарак поход электростанциясе эшли, тагын да арырак экскаватор гөрли, тракторлар, автомашиналар, төркем-төркем кешеләр күренә. Алар янына барыр өчен дамбаның аргы ягына чыгарга кирәк. Ләкин бу ансат эш түгел. Безнеи беребез, хөрмәтле шагыйрь иптәш (без аны шаяртып шулай йөртә идек) аягына ботинка белән резин галош киеп килгән. Бу пычракта аның хәле мөшкел икәнлеге әйтмәсәң дә билгеле. Дөрес, ул шактый алдан күрүче кеше икән, өйдән үк бау алып чыккан, һәм хәзер төшеп калмасын өчен шул бау белән галошларын бәйләп маташа. Без көләбез. Чөнки галошы төшеп калмаса да, ботинкасы эченә пычрак тула ич. Нихәл итәсең, безнең беребезгә аны аркага атландырып юл аркылы алып чыгарга туры килә. Ниһаять, «бәлаказага» очрамыйча гына, аргы якка чыгып баскач, шагыйрь дус тартынып кына елмаеп куйды һәм башын чайкады: ай-һай, янәсе! — Я ничек сон, шагыйрь иптәш, биредә парнастагы кебек бар да алда-гөл түгел, бугай? Ичмасам, асфальт та җәймәгәннәр. — Ярар, көлмәгез, — дип, әзрәк уңайсызлана шагыйрь, — бик беләсегез килсә, мин порт төзелешенә булачак тәнкыйтьченең аркасына атланып килеп кердем. Моның хикмәте булмас дисезме?!  
61 
 
 
Үзле балчыктан аякларны көч-хәл белән генә тартып чыгара-чыгара, коперларга таба атлыйбыз. Эссе булып китте, ләкин, билгеле, кояш җылысыннан түгел. Иделдән искән дымлы җил шактый салкын, ә кояш һаман да болытлар астына бата-чума уйный. Читтәрәк, әле ярларыннан чыгып өлгермәгән Кара елга буенда, балыкчылар утыра. Алар бик зур җәтмәләр белән балык тоталар. Безнең беребез балык тотарга яратучы кеше. Ул әледән-әле шул якка күз сала һәм балык тотуның ләззәте турында туктаусыз сөйли, үзе безнең «дөньядагы бу иң рәхәт эшкә» салкын каравыбызга чын күңелдән гаҗәпләнә. Ул арада копер ягыннан безгә каршы бер кеше килә башлады. Өстенә сырма, башына фуражка кигән озын буйлы бу кеше ташып җәелгән Идел фонында башта ук безнең карашны үзенә тартты. Аның йөреше, башын тотышы, тирә-ягына хуҗаларча карап-карап алулары бу кешенең тёзелеш җитәкчеләреннән берсе икәнлеген ерактан ук әйтә иде. — Димәк, язучылар?—дип кайтарып сорады ул, безнең белән танышкач. Кыюлыкны, ихтыяр көчен белдереп торган кара тут йөзле, игътибар белән караучан коңгырт күзле бу кеше порт төзелеше управлениесенең баш инженеры Илья Фирсович Сенченко иде. — Иртәрәк килгәнсез,—диде ул, елмаеп. — Без әле эшне яңа җәеп кенә җибәрәбез. Бер-ике айдан колачны киң җәячәкбез. Шулай да килгәнсез икән, кире борып җибәрү ярамас. Аннары, хәзер килеп чыгуыгыз, бер яктан, яхшы да. Казан халкы бу чүплек башын моннан соң беркайчан да күрмәячәк инде. Ул соңгы атналарын кичерә. Шуңа күрә, һич булмаса. — Илья Фирсович тагын елмаеп куйды,— тарих өчен шушы хәлне билгеләп үтәргә кирәк. Югыйсә, порт төзелеп беткәч, кешеләр биредә гомер-гомердән ал да гөл булган дип уйлаулары мөмкин. — Искелекне мәңгегә куабыз. Хәтерем алдамаса, шагыйрьләр шу- лайрак әйтәләр төсле, — дип өстәп куйды Илья Фирсович,—әмма искелек җиңел генә китми. Без борын-борын заманнардан бирле кузгатылмаган туфракны күтәрергә тиеш булачакбыз. Ә Яңа бистә туфрагы, дөресен генә әйткәндә, безнең өчен шактый мәкерле... Сенченко балтырларына кадәр кызыл балчыкка буялган итекләренә карап алды. — Булмаса, шпунт сукканны карыйбызмы?—диде ул. Без экскаваторчыларны күрергә теләгебез барлыгын әйттек. Барышлый шпунт сугучылар янында туктадык. Закоперщиклар — шпунт сугучыларны биредә шулай диләр. — кабаланмыйча, әмма бик җитез эшлиләр. Бригадир бер-ике сүз әйтеп куя яки кулы белән ишарә ясый. Менә җиде метр озынлыктагы шпунтны блоклар белән һавага күтәрәләр. Аннары ул инде тоташ койма шикелле җиргә кагылган бүтән шпунтлар янына әкрен генә төшә башлый. Шпунтларның бер-берсе белән*тоташу өчен махсус пазлары (йозаклары) бар. Менә закоперщик бригадирның кул ишарәсенә карап шпунтны шул пазга турылый һәм җиргә кадәр төшерде. Өченчесе кырыйдай бауны тартып куйды һәм 1—2 тонна авырлыктагы дизель чүкеч шпунтның югары башына китереп бәрде. Шпунт күз алдында кыскарып калды. Ләкин шпунт кадак түгел, аны бер сугуда җиргә кертеп булмый. Яңадан дәү чүкечнең гөрселдәве ишетелә һәм бу хәл җиде метр озынлыктагы шпунтның биш метрын җиргә керткәнче шулай дәвам итә. Хәзергә сугылган шпунтларның киңлеге 20—25 метрдан артмый әле, ләкин проект буенча ул бер километр булырга тиеш. — Без нәкъ корыч койма сузылачак урында басып торабыз, — ди Сенченко, — бу койманы төзү—безнең төп һәм иң җаваплы эшебез. Ул, егерме һәм җиде метрлык металл субайлардан төзелә. Озын шпунтларны, — Илья Фирсович штабельләргә кулы белән күрсәтте, —
62 
 
 
без төп шпунтлар дип атыйбыз. Кыскаларын ярдәмче шпунтлар дип йөртәбез. Төп һәм ярдәмче шпунтлар бер-берсеннән 20 метрда урнаштырылып, корыч анкерлар белән бергә тоташтырылачак, аннары туфрак белән күмелеп, асфальт җәеләчәк. — Ярдәмче шпунтларны сугу эше җайга салынды, егетләр бу эшнең серенә бик тиз төшенделәр. Төп шпунтларны сугу эше исә хәзергә бик әкрен бара. Пар коперы без көткән нәтиҗәне бирмәде, шпунтлар җиргә какканда кәкрәя. — Ни өчен? Бер-бер хаталык килеп чыктымы? — Хаталык юк. Геологик технология безгә алдан билгеле. Барлык мәгълүматларга караганда эш җайлы барырга тиеш. Ләкин, — Илья Фирсович кулларын җәйде, — шпунтлар җиргә керергә теләнмиләр: Казан туфрагы шулкадәр «кире» булыр дип берәү дә көтмәгән иде. Хәер, Саратовта да нәкъ бездәге хәл. Менә Ульяновскида эшләр майлаган кебек бара. — Хикмәт нәрсәдә соң? — Туфракта. Бездә һәм Саратовта — комлы туфрак, Ульяновскида балчыклы. Балчыклы җирдә бу копер әйбәт эшли, комлы җирдә — чыгымлый. Хәзер комлы җир өчен электро-вибропогружательләр бар. Сталинградта аларны кулланалар. Бик әйбәт нәтиҗәләр бирә. Безнен бер иптәшебез, прораб Ильин, анда барып та кайтты. Аның әйтүенә караганда, вибропогружательләр безнең өчен бик кулай. Әгәр беләсегез килсә, гаҗәп машина ул — вибропогружатель. Ул эшләгән чагында һичнинди тавыш ишетелми. Шпунт җиргә үзеннәи-үзе, бик көчле дерелдәү аркасында керә. Без экскаваторчылар янына барабыз. Җир чокырлар белән капланган, әйтерсең, биредә күптән түгел генә миналар шартлаган. — Нәрсә бу? — дип сорыйбыз. Сенченко мәгънәле генә карап ала. — Сез шушы көннәрдә Иделдә шартлау тавышлары ишетмәдегезме? Шушы көннәрдә шәһәр халкы чыннан да еракта ниндидер шартлау тавышлары ишеткән иде, ләкин барысы да Иделдә боз шартлаталар дип сөйләделәр. — Алайса менә шул инде. Ләкин боз түгел, земснарядлар эшкә керешә алсыннар өчен без туң җирне шартлаттык. Боз быел шартлатмыйча да бик әйбәт агып китте. Тирән чокыр янында туктыйбыз. — Блокнотыгызга теркәп куегыз,—ди Илья Фирсович шаян тавыш белән, — биредә беренче экскаватор забойга керде һәм булачак акваториянең төбеннән беренче кубометр туфракны каерып алды. Яздыгызмы? Иделдән пароходлар керә торган каналны һәм портның акваториясен тиешле тирәнлектә казу өчен без биредә дүрт миллион кубометр чамасы туфрак алырга тиеш булачакбыз. Хәзер менә бу якка күз салыгыз. Шпунтлар коймасын күрәсезме? Киләчәктә алар шулай тырпаеп тормаслар, барысы да туфрак белән тигезләнер. Соңыннан шул койма буйлап порт корылмалары тезелеп китәчәк. Безне Казан порты төбеннән беренче кубометр туфракны күтәргән егетләр кызыксындыра. Илья Фирсович алар турында рәхәтләнеп сөйли. Ул көнне экскаваторда Михаил Сероветник белән Павел Бренич эшләгән. Беренче кубометр туфракны шофер Гыйльметдин Гайнетдииов алып киткән. — Гыйльметдин Гайнетдиновны сез белергә тиешсез, Яңа бистәдә аны белмәгән кеше юк, ләкин исем-фамилиясе белән түгел, кушаматы белән беләләр. Аны «копченый» дип йөртәләр. Шаян, булдыклы егет. Элекке фронтовик.  
63 
 
 
Хәзер биредә экскаватор да, аны эшләтүче егетләр дә, автомашиналар да юк. Чокыр төбенә су тулган. — Җир казу эшләренең, төп өлешен земснарядлар башкарачак, — ди баш инженер.—Алар Идел ташыган чакта бирегә су юлы белән киләчәкләр. Ә хәзер без аларга юл гына ачып куйдык. Идел яңадан үз ярларына кайткач, земснарядлар Иделдән киселеп калачак, чөнки порт, үзегез күрәсез, Иделдән бер километр читтә, ачык болында төзелә. Шуңа карамастан, земснарядлар эшләрен дәвам иттерәчәкләр, аларга эшләр өчен кирәк булган су куәтле насослар белән Иделдән алыначак. Көннән-көн арта барган Идел суы төзелеш мәйданына куркыныч тудыра башлаган. Шуңа күрә барлык саклану чараларын бик каты кызулатырга кирәк. Экскаваторчы Сероветникка уйсу урыннарда махсус «буалар» ясау өчен ком чыгару бурычы йөкләтелә. Бу «буалар» земснарядлар «корыда» эшләгән чагында комны тотып калу өчен кирәк. Шулай иткәндә генә пульпадан су белән бергә бәреп чыккан ком, Иделгә агып китмичә, билгеләнгән урында өелеп калачак. Экскаватор котлован эчендә тора. Ерактан аның һавада йөзеп йөргән зур чүмече күренә дә, гөрләгән тавышы гына ишетелә. Борылыштан берсе артыннан берсе ком төялгән автомашиналар чыгып торалар. Экскаватор туфрак чүмереп алып борылган чагында, кабинаның ачык ишегеннән экскаваторчы күренеп калды. Ул идарә пульты артында утыра һәм рычагларны әле алга этәрә, әле үзенә тарта. Дәү экскаватор яшь егетнең барлык хәрәкәтләренә бик күндәм буйсына: әле бик тиз борыла, әле корыч бауларын шалтыратып ком чүмереп, чүмечен әкрен генә һавага күтәрә. башлый. Экскаваторчының хәрәкәтләре гажәп төгәл, чүмеч котлован кырыена күтәрелеп җиткәндә «мөлдерәмә» тулы була. Аннары туктап та тормастан, борыла башлый һәм нәкъ машина турысына җиткәч, «кыл уртада» туктап, авызын ача. Ком машинага коелган чакта машинаның рессорлары сыгылып китәләр. Чүмечне нәкъ машина өстендә туктату өчен үткен күзле һәм тәҗрибәле булырга кирәк. Бик күп экскаваторчылар беренче карашта бик гади булып күренгән бу эштә кыйммәтле минутларны әрәм итәләр. Моның шулай икәнлегенә без Сероветник идарә итүне үзенең ярдәмчесенә тапшыргач та бик тиз күреп алдык. Машинаның ритмы бозылды. Чүмеч тулмый башлады, әллә нинди ят шыгырдаулар ишетелде. Борылган чагында чүмеч әле машинаны узып китә, әле җитмичә туктый... Сероветник безнең гаҗәпләнүебезне күреп, иптәше өчен бераз уңайсызланып, йомшак украин акценты белән әйтә куйды: Өйрәнә генә әле. Өстенә зәңгәр комбинезон кигән, озын буйлы, кара чәчле, үткен күзле Сероветник, яшь булуына карамастан, үз дәрәҗәсен тота белә иде. Баш инженер белән ул каушамыйча, хәтта беркадәр шаянлык белән сөйләште. Эшләрең ничек бара дигән сорауга каршы ул: — Ярәшкән кыз кебек көн саен туй көтәбез, — дип җавап бирде. ...Сугыш башланганда’ Миша Сероветникка нибары унбер яшь була. Бер көнне ул куркып уяна. Проскуров шәһәреннән ерак түгел бер җирдә урнашкан аның туган авылы Березанка өстеннән фашист само- лётларының кара күләгәләре җәйрәп, шуышып үтәләр, еракта бомбалар ярылуыннан җир селкенә. Сугышның нәрсә икәнен әле яхшылап аңлап та җиткермәгән яланаяклы малай урамга йөгереп чыга һәм очып барган кара самолетларга бик озак исе китеп карап тора. Аннары сугыш аның туган авылына да якынлаша, колхозчыларның өйләре яна, авыл кырыендагы олы юлдан фашистларның мото-меха- ника частьлары берөзлексез агылып торалар. Алар көн-төи үтә., о ч л а р ы - кы р ы йл а р ы күрен ми.  
64 
 
 
Мишаның әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка кита. Китә дә югала, аңардан бик озак вакыт хатлар килми. Ләкин Миша аның исән булуына, фашистларны кыйнавына күңеле белән ышана. Әмма бер көнне Миша, өйгә йөгереп кергәч, әнисенең елап утырганын күрә. — Әнием, ни булды? Фашистлар кыерсыттылармы әллә?—дип сорый ул һәм кулларын йомарлап тәрәзәгә карый. Аннан урам буйлап үтүче гитлерчыларның акыру-бакырулары ишетелә. Әнисе аны кочаклап, Мишага әтисенең фронтта һәлак булуы турында елый-елый сөйли. Алар шулай аналы-уллы бик озак кайгырып утыралар. Аннары Миша өйдән бакчага чыга һәм ялгыз алмагач төбенә ята. Шунда ул сөекле әтисенең якты истәлегенә лаеклы кеше булырга үз- үзенә сүз бирә. Сугыш бетеп, Миша тракторда эшли башлагач, һәр сөрелгән гектар җир аңа әтисен хөрмәтләү булып тоела. Аның атасы колхозда бик яратып эшли торган булган. Аннары яшь егетнең күңелен бөек төзелешләр тарта. Ул трактордан экскаваторга күчү турында хыяллана башлый һәм теләгенә ирешә. Казанга килгәнче үк бу тыйнак һәм хәтта әзрәк оялчанрак егет үзенен 1004 номерлы Воронеж экскаваторы белән ун меңнәрчә кубометр туфрак чыгарып өлгерә. Аның машинасы яңа бишьеллык төзелешенә — Казан портына җибәреләчәген белгәч, Мишаның шатлыгы тагын да арта. Поездда, туган илебезнең иксезчиксез киңлекләрен ярып үткәндә, ул дусты Павел Бренич белән Казан порты участогында беренче кубометр туфракны күтәрү турында хыяллана. — Беренче чүмеч комны алу, зур төзелеш нигезенә беренче кирпечне салу белән бер бит, — ди ул дустына. — Дөрес бит, Павел? Истәлек булачак. Миша рус халкының һәм башка халыкларның уллары белән бергә татар халкының да уллары гомерләрен кызганмыйча Украинаны фашистлардан азат итү өчен сугышканлыкларын белә. Днепрогэста эшләгән атаклы татар бетонщиклары турында да ишеткәне бар аның. Бөек Ленин укыган, иптәш Молотов үзенең революцион эшен башлап җибәргән, ялкынлы революционерлар Киров, Свердлов, Бауман хезмәт иткән, атаклы рус язучысы Лев Толстой торган, бөек Горький үзенең онытылмас «Университет»ларын үткән Казанга якынлашкан чагында, 2Миша Сероветник: «Алар безгә булышканнар икән, без дә Татреспубликага бурычлы булып калмабыз. Безнең көч дуслыкта», дип уйлый. Бу вакытта декабрь ахырларыбула. Кар ява да эри. Күк йөзен ' салкын ’“болытлар' каплаган. Үзәккә үтә торган үткен җил исә. Идел- нең чырае каралгандай, сулары да авырайган кебек. Яр буйлары буп- I буш, Идел өсте шәрә, ник бер генә пароход үтсен. Биредә бөтен нәрсә халкы ташлап киткән буш өйне хәтерләтә. Бер ямь юк. Казанга килеп төшкәннең беренче көннәрендә үк Миша Сероветник һәм аның дуслары портның төзелеш мәйданын күрергә ашыгалар. Күп тә үтми алар, чаңгыларга басып, иске порт белән Кокушкино посёлогы арасындагы әллә ничә километр киңлектәге бушлыкны аркылыга, буйга айкап чыгалар. Арткы яктан ярым боҗра рәвешендә шәһәр йортлары белән, алда Идел аръягындагы Ослан таулары, сулда Кокушкино посёлогы, унда иске пристань белән чикләнгән бу кояшлы кырмаларны үзенең киңлеге белән сокландыра. — Колач салып эшләрлек урын бар биредә, егетләр!—ди бер олырак төзүче. — Бу җирләр, Куйбышев плотинасы тәмам булгач, һәммәсе су астында калачак,—ди баш инженер чаңгы таягы белән тирә-юньгә күрсәтеп. — Яңа портның акваториясе — су мәйданы әнә теге баклар 
5. .с. ә.- № 6. 65 
 
 
тирәсеннән башланып, калкулыктагы аерым совхоз йортларына кадәр сузылачак. — Шәп урын!—ди яңадан баягы төзүче. — Элек монда нәрсә булган соң? Сенченко көлемсерәп куя. - Кышта чүплек башы, язда су төбе, җәй көне бәрәңге бакчалары. — Чүплек башы? — дип кайтарып сорый кәефе кырылган яшь егет. — Тапканнар икән урын! Алайса, җәй көне монда нинди хуш исләр аңкып торачагы үзеннән-үзе билгеле. Күрәселәребез бар икән! Шуннан соң күп тә үтми Сероветникның экскаваторы, чылбырлары белән ак аланны чуарлап, мәйданга чыга. Бу вакытта инде биредә төзелешнең вакытлы корылмалары күтәрелә башланган була. Төнлә прожекторларның утлары кабына, автомашиналарда, тракторларда төрле металлоконструкцияләр, такта, агач, шпунтлар, рельслар, лебёд- калар һәм башка бик күп төрле материаллар, җиһазлар ташыйлар. Ниһаять, 1953 елның 16 февраль көне килеп җитә. Кояшлы көн була ул. Экскаватор, автомашиналар эшкә башларга әзер. Тик геодезистлар кагып киткән билгене генә табасы бар. Аны кар баскан. Эзли торгач, ул билге дә табыла. Экскаватор шул билге янына килеп туктый. Бу билге экскаватор портының булачак акваториясендә тора икәнлеген күрсәтә. Актык мәртәбә машинаны карап чыкканнан һәм инженерның күрсәтмәләрен тыңлаганнан соң, экскаваторчылар — Павел Бренич белән Миша Сероветник кабинага сикереп менәләр. Машина гөрли башлый, Павел рычагларны тикшерә һәм эшкә хәзер икәнлеген белдереп, очучы стартка рөхсәт сорап кулын күтәргәндәй, кулын күтәрә. Баш инженер кулы белән ишарә ясый — башла! Корыч чүмеч авызын ачып, җиргә төшә дә булачак порт урыныннан беренче кубометр комны каерып алып һавага күтәрә һәм көтеп торган шофер Гыйльметдин Гайнетдиновпың машинасына ипләп кенә алып барып сала. Бер минуттан Гайнетдиновпың машинасы китеп бара, аның урынына Шуваловның, аннары Китаевның һәм башкаларның машиналары килеп туктыйлар. Павел Бреничиы Михаил Сероветник алмаштыра. Шул көннән алып порттагы төзелеш бер генә минутка да туктамый. Төзүчеләр салкын белән дә, кар бураннар белән дә, хәтта кешеләрне аяктан бәреп егарлык давыллар белән дә исәпләшмиләр. Урам таш- лары зәңгәр ялкын белән янып торган январь салкыннарында' шәһәр артындагы киң бушлыкта нәрсәләр булуын күз алдына китерү кыен түгел. Юлында һичбер киртә очратмаган көчле җил, гүя дәү экскаваторларны аударырга теләгәндәй, үкереп улый. Бигрәк тә төннәрен салкын була. Шәһәргә җылы бүлмәгә кайтасы һәм җилнең өзлексез улавыннан качасы килә. Ләкин эш барыбер дуктамый. Машиналар кар-буран эчендә утларын тонык кына ялтыратып һәм моторлары белән өзелеп көчәнә-көчәнә яңадан-яңа йөкләрне алып г китәләр. Аның каравы язгы җылы көннәр килеп, карлар эри, яктылык арта, әллә ничә километрларга җәелгән Иделдә боз ага башлагач, экскаваторчылар җиңел сул а гг ку идыл а р. Хәзер инде моннан бер генә сәгатькә дә китәсе.килми. Сероветник белән без 14 апрель көнне таныштык. Бу^ вакытта төзүчеләр Казан порты акваториясе төбеннән 19 мең кубометр җир чыгарып өлгергәннәр иде инде. — Тагын да күбрәк чыгарырга мөмкин булыр иде, — ди Серовет- ник, — ләкин комачаулыйлар. — Кемнәр комачаулый, начальствомы? Бригадирлармы? — Юк, транспорт җитешми. Эш менә нәрсәдә: мин бер минут саен бер машина төни алам. Хәтта артыграк та. Ләкин машиналар аз. Киләчәктә автопарк була дип сөйлиләр. Хәзер менә көтәргә туры килә. Ә экскаватор ритм ярата, ритмны боздыңмы — бәла. Хәер, монысы әле бер хәл. Кнйчакта тагын да җайсызрак эшләр килеп чыга. Мәсәлән,
66 
 
 
машиналар өелеп килә, ә алар төрле-төрле: берсе өч тонналык, берсе тонна ярымлык. Ә минем чүмечем бер тонналык. Менә уйлап карагыз: тонна ярымлык машинага бер чүмеч салсам — аз, икене салсам — күп, машинаның ватылуы мөмкин. Чүмеч ярым алырга туры килә. Ә вакыт тулы чүмечкә киткән кадәр китә. Сероветник эндәшмичә Иделгә карап торды, — анда калдык-постык боз кисәкләре агып үтә иде. — Идел кичә әнә теге ялгыз багана турысында гына иде, ә бүген әнә күпме җәелгән, — диде Миша сүзне икенчегә борып,’— бу жирләр барысы да су астында калачак дигәннәр иде. Мин экскаваторым өчен борчылам әле — су эчендә калмагае. Дөрес, без иң биек урынны санлап алдык, ләкин Иделгә бик үк ышанып бетеп тә булмый. Бераздан ул сүзне яңадан башкага борып җибәрә һәм безнең илебездәге иң яхшы экскаваторщиклар турында сораштыра башлый. Без газеталардан билгеле булган атаклы экскаваторчылар турында сөйлибез. Сероветник уйга кала, аннары сокланып: — Шәп эшлиләр шул егетләр. Алар турында тулырак беләсе иде. Без аңа ул кешеләрне үзәк газеталар аркылы табарга мөмкинлеген әйткәч, ул: — һичшиксез аларга хат язачакмын, — диде.—Алар кебек буласы килә... һәр көн газеталарда укыйсың: әле бер токарь кыз рекорд куйган, әле корыч коючылар, әле шахтёрлар... яңа уңышларга ирешкәннәр. Шатланасың да, кызыгасың да. Хак сүз. Мондый заманда койрыкта тагылып бару егет кеше өчен оят дип уйлыйм мин. Шуннан соң Сероветник тагын сүзне икенчегә күчереп, Чабаксар гидроэлектростанциясе турында сораштыра башлады. Без яшь экска- ваторщикның ни өчен болай кинәттән Чабаксар гидроэлектростанциясе белән кызыксынуын аңлап җиткермәдек. Кайбер кешеләр, сөйләшкән чагында, бер темадан икенчесенә шулай сикерүчәи булалар. Әллә Сероветник та шушындыйларданмы? Ул безнең аптырашта калуны сизде булса кирәк, елмайды. Кечкенә коңгырт күзләрендә шатлык чаткылары кабынды. — Монда әллә нинди сер юк, — диде ул, томанлы ярларга карап,— биредә эшләп бетергәч, Чабаксарга барырга уйлыйм. Шул гына. Нигәдер Иделдән аерыласым килми. Гашыйк булдым. — Кемгә? Иделгәме, Идел кызынамы? — Хәзергә Иделгә генә әле. — Коммунизмны, мөгаен, Иделдә күрергә хыяллана торгансыздыр? Сероветник, башын кыйшайта төшеп, карап алды. — Нигә болай карыйсыз? Әллә дөрес түгелме? — Ничек дип әйтим сезгә: дөрес тә, дөрес түгел дә. Күрергә хыяллану бер, менә мин, әйтик, Ленинградны күрергә хыялланам, бер дә булганым юк анда, ә төзү икенче. Мин коммунизмны төзешәм, шуңа күрә мин аны күрү турында хыялланмыйм, анда яшәү турында хыялланам. Экскаватор кабинасында ниндидер китап күренеп тора. Аның битләрен җил ачкалый. — «Чын кеше турында повесть» өченче тапкыр укыйм,—дип аңлатты Сероветник. — Менә Мересьев кеше булган ичмасам! Экскаватор кинәт туктап калды. Сероветник тиз генә урыныннан торды да котлованга сикереп төште, аннары кабинага менде. Ярдәмчесеннән нидер сорады. Приборларга карап алды. Берничә минуттан соң машина яңадан эшли башлады. Сероветник, безнең белән саубуллашып, кабинадан башын иде. Бер атнадан артык вакыт үтте. Көннәр матурлана, җылына бара. Агачлар бөреләрен ачты. Урамнар чәчек аткандай чуп-чуар. һәр жир- дә олы бәйрәм якынлашканлыгы сизелеп тора.  
Б* 67 
 
 
Кичә, кич белән, без порт төзелешенең баш инженеры Сенченко кабинетында бик озак сөйләшеп утырдык. Аның кабинеты йомшак креслолар, алтынланган рамалы рәсемнәр белән бизәлгән гадәти бер кабинетка һич тә охшамаган. Ул беренче катта, такта белән генә бүленеп алынган кечкенә бер бүлмәдә утыра иде. Стена аркылы язу машинкасының тыкылдавы, телефонда сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Бүлмәнең бердән-бер тәрәзәсе Киров урамына карый. Урам аръягында әлегә шәп-шәрә бакча һәм җир шарын көчле кулларында һавага күтәргән эшчеләрнең ак скульптура группасы күренә. Вакыт соң булуга карамастан, — сөйләшергә иркенрәк булсын өчен Сенченко юри шулай соң чакырган иде — управлениедә гадәттәге эш дәвам итә. Папкалар күтәреп секретарьлар керә, прораблар, участок инженерлары, бригадирлар «бер генә минутка» рөхсәт сорыйлар. Әледән-әле телефон шалтырый. Сенченко һәркайсын игътибар белән тыңлый, кыска, конкрет күрсәтмәләр бирә, төгәллек таләп итә. Ул тавышын күтәрмичә, әмма таләпчән сөйләшә. Кайчагында шаяртып та алгалый.. Андый чакларда аның кырыс йөзе яктырып китә. Күз карашы да йомшара, чигәләрендә вак-вак җыерчыклар хасил була. Ләкин йөзендәге елмаю сүнүгә бу урта яшьләрдәге, чак кына бөдрәләнеп торган һәм чал төшә башлаган кара чәчле кеше яңадан кырыслана. Илебезнең бик күп почмакларында төрле җаваплы төзелешләрне башкарган тәҗрибәле инженер яңа портның кыенлыкларын һәм мохтаҗлыкларын башкаларга караганда да яхшырак белә. Ә яңа төзелешнең үсү юлындагы бик күп кыенлыклары бар: финанс ягы тәртипкә салынмаган, кирәкле механизмнар килеп җитмәгән, җир казу эшләренең технологиясе ахыргача төгәлләнмәгән, геологиянең дөресләнгән карталары юк, эшче куллар, бигрәк тә — осталар җитешми. Дөрес, болар барысы да вакытлы нәрсәләр, алар һәр яңа төзелеш өчен хас, шулай да моннан беркемгә дә җиңеллек юк, йөзләрчә кешеләр, механизмнар эшсез тормасын өчен ул кыенлыкларны һич кичекмәстән җиңәргә, җитешсезлекләрне вакытында бетерергә кирәк. Бөтен эш план буенча алып барылырга тиеш. Ә план, дөресрәге, аны үтәү сроклары, һаман үзгәреп тора. Хикмәт шунда, Казан портының төзелеше Куйбышев ГЭСы белән бик нык бәйләнгән. Ул Куйбышев ГЭСыинан алда тәмамланырга тиеш, соңга калганда су порт участогын басачак һәм төзелеш эшләре өзеләчәк. Куйбышев плотинасын төзүчеләр исә төзелешне срогыннан бер ел алда бетерү турында йөкләмә алганнар. Димәк, Казан портын төзүчеләр дә эшне алдан төгәлләргә тиешләр. Бу Казан портын төзүчеләрдән бик зур киеренкелек таләп итүдән тыш, барлык элекке расчетларны яңа баштан карап чыгуны да китереп куя. Җитмәсә, Идел камчылап тора. Быел ул ике атнага алдан ташый башлады. Су боз кузгалудан элек үк ярларыннан чыкты һәм Казан тирәсендәге болыннарны басты. Бу бик сирәк була торган хәл, дип сөйлиләр. Әле 20 апрельдә үк порт управлениесе Министерствога: «горизонт чиста, эшкә керешергә мөмкин. Земснарядларны һичкичегүсез җибәрегез», дип телеграмма җибәргән булган. Ләкин земснарядлар кышкы ремонтларын төгәлләп өлгермәгәннәр, чөнки план буенча аларның «запаста» тагып ике атна вакытлары санала икән! Каршы як стенада Идел суының күтәрелешен күрсәткән график эленеп тора. Кәкре сызык текә булып өскә күтәрелә дә кинәт бер тигез биеклектә торып уң якка сузыла. Бу туры сызык хәзергә бик кыска. Ләкин ул күпме сузылачак, — инженер хәзер менә шул турыда уйлый иде. Бәлки, Идел яңадан бер-бер «могҗиза» күрсәтеп ташлар. Аның кызу килгән кебек, бик кызулап кире кайтып китүе дә мөмкин бит.  
68 
 
 
Дөрес, тәҗрибә моның булуы мөмкин түгел дип әйтә, шулай да булмастай нәрсәгә дә хәзер торырга кирәк ләбаса. Илья Фирсович өстәленә порт проекты төшерелгән зур кәгазьне җәеп салды. Төзелеш участогында кайбер нәрсәләрне үз күзебез белән күргәннән соң, чертеждагы көрән сызыклар безнең күз алдыбызда бик тиз җанланалар. Без порт акваториясен, аны Идел белән тоташтыра торган каналны, шпунт сызыкларын, причал буендагы төрле корылмаларны уч төбендәге шикелле апачык күрәбез. Портның ике ягыннан да шәһәрне су басудан саклый торган бетонланган дамбалар уннарча километрларга сузылачак. Дамбаларны төзү эше икенче бер Управлениегә йөкләтелгән. Ул Управление порт Управлениесе белән бер үк бинада урнашкан икән. — Безнең эшләрнең беренче чираты тәмам булып, Идел суын кабул иткәч, — ди Илья Фирсович, — Казан янында Идел хәзергегә караганда 10 —15 тапкыр киңрәк булачак. Казан, ниһаять, порт шәһәре булачак. Югыйсә, картадан карыйсың, Казан Идел буенда. Пристаньга килеп төшәсең — шәһәрнең эзе дә юк, анда-санда чәчелгән кечкенә агач йортлар, бәрәңге бакчалары. Шәһәрне күрер өчен 6—7 километр юл барырга кирәк. Ә кайчандыр, бик күптәннән, Казан чыннан да Идел ярында булган. Ләкин гасырлар буенча искән коры җилләр, ком бураннары, су алып килә торган ләмнәр Иделне шәһәрдән китәргә мәҗбүр иткәннәр. Менә Куйбышев плотинасы ике өч ел эчендә Иделне яңадан аның яшьлек заманнарына кайтарачак. Идел дулкыннары яңадан Кремль янында тибрәнәчәк, Казанка елгасы да, хәзерге кебек, җәй көннәрендә йөгереп атлап чыгарлык булмас. Ул пароходлар йөрерлек мул елгага әвереләчәк, анда «Москвич» тибындагы бик матур елга трамвайлары йөриячәк. Елга трамвайларына утырып шәһәр үзәгеннән Киров, Ленин районнарына, шулай ук Арча якларына да китәргә мөмкин булачак. Яр буйлары тимер-бетон, гранит белән ныгытылыр, агачлар, чәчәкләр утыртылыр. Мондагы парклар, бакчалар Казан халкының яратып ял итә торган урыннары булыр. Аннары шәһәрнең һавасы да бөтенләй алмашыныр — Казанда диңгез һавасы булыр. — «Маркиз» нишләр икән?—дип сорыйбыз без. Сенченко папиросын тарта-тарта елмая. — «Маркиз» Казан диңгезе төбендә калачак, берни эшләр хәл юк. Җәен ак чатырлар шәһәре калка торган куакларны да чистартырга туры киләчәк. Идел Ослан тауларына кадәр җәеләчәк. Ләкин,—ди баш инженер, — казандылар пляжсыз калырлар дип куркыр урын юк. Бездә бөтен нәрсә кеше өчен, кешегә хезмәт күрсәтү өчен башкарыла. Шуна күрә проектировщиклар шәһәр халкының ихтыяҗларын да искә алганнар. Дубки тирәсендә менә дигән яңа, әйбәт пляж ясалачак. Безне рус сугышчылары истәлегенә куелган борынгы һәйкәлнең язмышы кызыксындыра. Планга караганда һәйкәл салынган болынлык су астында калырга тиеш. Бу эшнең порт төзелешенә һичбер кагылышы булмаса да, Илья Фирсович ул борынгы һәйкәлнең киләчәктә дә үз урынында сакланачагын, аның тирәсендә су басудан саклый торган биек вал күтәреләчәген аңлата. Вакыт соң инде. Без баш инженер белән саубуллашып, аңардан төзелеш мәйданына яңадан барып кайтырга рөхсәт сорыйбыз. — Рәхим итегез,—ди ул, безнең кулларыбызны кысып. 24 нче апрель аяз иде. Кояш җәйдәгечә юмарт җылыта. Мондый көннәрдә өйдә утырасы килми, күңел Идел буена тарта. Шәһәр үзәген Яна бистә белән тоташтырган алтынчы номерлы трамвай юлын су басу сәбәпле йөрмәгәнгә, без автобуска утырып, зур әйләнеч ясап, Тукай, Пләтән урамнары буйлап барып, Яна бистәдәге Күл урамының икенче башына килеп чыгабыз.
69 
 
 
Урам кипкән, анда бала-чагалар йөгерешә. Моннан бер атна элек машиналар бата-чума йөргән урыннарда хәзер көрән замаскасыман ката башлаган балчык ята. Биредә хәрәкәт туктаганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Без Иделнең ташуы һәм порттагы эшләрнең вакытлыча тукталуы турында алдан ук белә идек, ләкин бары тик шәһәр читенә чыккач кына Иделнең биредә нинди хикмәтләр башкаруын күреп, хәйран калдык. Бөтен төзелеш мәйданы, күз күреме җиткән җирдә, кояш нурларында серле көзгесыман ялтырап торган су белән капланган иде. Әле күптән түгел генә без җәяүләп йөргән, машиналар, тракторлар үтеп торган урыннар барысы да су астында калган. Тимер юл, шпунт йорты һәм башка корылмалар шулай ук су эчендә. Пар коперына, дизель чүкеч янына бары тик көймә белән генә барырга мөмкин. Алар берсе дә эшләми. Ашханә чатырының эзе дә юк. Без күзләребез белән Сероветиикның экскаваторын эзлибез. Еракта, диңгез уртасындагы үч төбедәй утрауда, аның озын муены күренә. Су Яңа бистә йортларына ук килеп җиткән, бакчаларны, ишек алларын баскан. Уң якта ул Кремль стеналарына кадәр, сул якта Кокушкино посёлогыиа җәелгән. Диңгез! Без Идел ташкынына бик озак сокланып карап торабыз. — Куйбышев плотинасы тәмамлангач, Идел-һәрвакыт шулай булып торачак. Хәтта бераз киңрәк тә булыр әле, — ди прораб Василий Иванович Ильин. Аңа утыз биш яшьләр чамасы. Кыска буйлы, тыгыз гәүдәле. Өстендә кара костюм, аягында күн итек, култык астына китап кыстырган. Ул, берничә эшче белән экскаваторчылар янына барырга дип көймә көтеп тора икән. Коры җирдән киселеп калган экскаваторчыларга азык-төлек алып киткән көймә бик озак кайтмый. Без ярга чыгарылган бүрәнәләр өстенә утырып сөйләшеп торабыз. Кояш кыздыра. Василий Иванович әледән-әле Иделгә карый-карый Вышневолоцк су системасын реконструкцияләүдә катнашуы, Беломорканалда эшләве турында сөйли. .Коммунизмның бөек төзелеше — Сталинградгидростройда булуы турында сөйләгәндә, Василий Иванович аеруча җанланып китә. Ул анда вибропогружательләр белән эшләү тәҗрибәсен өйрәнергә барган булган. Без прорабның хикәясен тыңлаган арада балыкчылар ятьмәләр белән балык сөзәләр, бистә малайлары көймәләрдә йөри, аякларыбыз янында гына ак үрдәкләр йөзә. Ә иксез-чиксез Идел өстендә җыр яңгырый, — ул иске пристаньда куелган репродуктордан килә. Ара берничә километр булуга карамастан, тавыш шундый ачык, шундый саф, әйтерсең, күршедә генә җырлыйлар. Радиостудиянең кысан бүлмәсендә утырган җырчы, мөгаен, канатлы җырның иркенлеккә чыкканын, яшәреп киткән гүзәл елганың гаҗәеп киңлеге өстендә ак күгәрчендәй уйнап очуын һәм еракта-еракта, Ослан таулары итәгендә, әкрен генә тынып калуын сизми дә торгандыр. Бәхетле җыр! Иделдә әле навигация ачылмаган. Шуңа күрә киң елганың мәһабәт агышын хәзергә бер нәрсә дә бозмый. Василий Ивановичның кулындагы китапның тышлыгы безгә таныш- сыман күренде. Без аңардан нәрсә укыйсыз дип сорадык. Ул китапны титул ягы белән ачып күрсәтте.—Тукай! Сөекле шагыйребезнең нәкъ менә бүген Идел ярына килеп чыгуына без бер дә гаҗәпләнмәдек. Кем белә, бәлки 27 яшь тулар-тулмас караңгы «Болгар» номерларында, каты авырудан егылып, соңгы көннәрен көткәндә, илһам минутларында бөек шагыйрь Иделне дә аның киләчәк хәлендә күрә алгандыр. Күп тә үтмәс, элекке «Болгар» номерлары турысыннан Казан портына төп магистраль сузылачак һәм шунда ук Казанның беренче биек бинасы да салыначак.  
70 
 
 
— Яхшы шигырьләр язган Тукай, чын йөрәктән, — диде Василий Иванович, китап битләрен ача-ача. — Элек мин аның турында ишеткәнем генә бар иде, Казанга килгәч, беренче көнне үк. китабын сатып алдым. Хәзер буш вакытым булган саен кайта-кайта укыйм. Ул кайдадыр биредә күмелгән дә диләр, каберен барып күрергә кирәк булыр. Гади рус кешесенең татар халкының сөекле шагыйре турындагы бу сүзләрен ишетү, аның шагыйрьгә булган хөрмәтен күрү безгә аерата күңелле иде. Без аңа моннан бик әйбәт күренеп торган бистә кырыендагы йортны күрсәттек. Шагыйрь анда үзенең балалык елларында бераз вакыт торган. Василий Иванович китапны ачып укый башлады: Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби, Ул иде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби. Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма, Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби. — Чын күңелдән әйтелгән акыллы сүзләр. 1912 елда большевик Хөсәен Ямашев турында шулай итеп язар өчен, минемчә, бик зур таланттан тыш, бик зур кыюлык та, ышану да, кешелек тә кирәк. Сүз җаеннан сорыйм әле, Ямашев урамы Хөсәен Ямашев белән бәйлеме? Без Хөсәен Ямашевның Яңа бистәдә яшәгәнлеген әйттек. Василий Иванович хәзерге татар совет шагыйрьләре турында сораштыра башлады. Аннары сүз яңадан портка кайтты. — Шулай итеп сез хәзергә барлык эшләрне вакытлыча туктатып торасызмы? — дип сорадык без. — Бәлки, моңарчы эшләгән эшегезнең дә нәтиҗәсен Идел агызып алып китәр. — Юк, алай түгел, — диде Василий Иванович. — Болар бар да алдан күрелгән, алдан исәпләнгән. Иделнең суы иртәрәк ташый башлавы, билгеле, безгә өстәмә кыенлыклар тудырды, ләкин безнең эшебезнең нәтиҗәсен ул агызып китә алмый. Эшне туктатуга килгәндә дә, — Василий Иванович эшчеләр белән мәгънәле генә карашып ал-, ды, — сез хаклы түгел, бугай. Промбазада булдыгызмы? — Барырга дип торабыз. — Менә барып кайтыгыз, аннары әйтерсез. Без Ямашев урамы буйлап Поповкага атлыйбыз. Урам аркылы сугылган тимер чыбыкта кечкенә генә калай кисәге күзгә чалына, 'шда «Остановка трамвая 7» дип язылган. Казанда еллар буенча яшәп тә 7 иче трамвайның кайда йөрүен белмәскә бик мөмкин. Ул мехком- бинат белән Поповка арасында йөри. Ләкин хәзер су аның да юлын кискән. Баракка охшаган кырыйдагы йортларны артта калдырып, Поповка белән Кокушкино арасындагы, киң бушлыкка килеп чыгабыз. Зур мәйдан койма белән әйләндереп алынган. Анда әле салынып бетмәгән икешәр катлы йортлар күренә. Машиналар үкерүе, балта тавышлары, тимер чыңнары ишетелә. Промбаза дигәннәре шушы булса кирәк. Бары тик проходной будкадан үтеп, автомашина тәгәрмәчләре белән казылып беткән бик зур ишек алдына аяк баскач кына, мондагы колачны күз алдына китерергә мөмкин. Монда аерым йорт, аерым цех төзү белән шөгыльләнмиләр, монда үзенең икешәр-өчәр катлы йортлары, мастерскойлары, гаражлары, ашханәләре, складлары, клублары, санчастьлары булган бөтен бер шәһәрчек төзиләр! Әллә ничә урында бик зур котлованнар казылган, металлоконструкңияләр, такталар, бүрәнәләр өелгән. Ачык һавада брезент белән генә ябылган станоклар, машиналар тора. Монда бик күп төрле һөнәр ияләреннән йөзләрчә кешеләр эшли. Тирә-як зур төзелешләр өчен генә хас булган шау-шу белән тулган.  
71 
 
 
Без, Василий Иванович Ильинга биргән соравыбызны хәтерләп, үз алдыбызга елмаеп куябыз. Шунда ук фронт көннәре искә төшә. Зур һөҗүмнәр алдыннан фронтта да нәкъ менә шулай була торган иде: алгы кырыйда тынлык, ә икенче эшелонда, дошман күзеннән еракта, аның исен-акылыи китәрерлек, бөтен планнарын челпәрәмә китерерлек эшләр башкарыла. Промбаза һөҗүмгә хәзерләнүче бик зур армиянең икенче эшелонын хәтерләтә иде. Промбазага килеп чыккач кына без порт төзелешенең колачын күрдек. Идел һөҗүм итә башлагач, төзүчеләр эшләрен туктатмыйлар, бары тик вакытлыча икенче эшелонга гына күченәләр, һәм биредә шул ук эшне дәвам иттерәләр. Иделнең суы кайткач, мондагы бөтен нәрсә бик тиз арада төзелеш мәйданына күчереләчәк. Түмгәктән-түмгәккә сикерә-сикерә яки аяк астына салынган такталар өстеннән атлый-атлый алга, конторкага узабыз. Әле салынып бетмәгән йортларның пыяласыз тәрәзәләреннән русча һәм татарча җырлар ишетелә.... Кечкенә генә бүлмә. Без промбаза төзелешенең җитәкчеләре — группа командиры Березин, парторг Басов белән сөйләшеп утырабыз. Икесе дә ачык йөзле кешеләр. Көлеп-шаярып сөйләшергә яраталар. Әгәр сез монда бер атна элек килгән булсагыз, бөтенләй керә дә алмаган булыр идегез диләр. Чөнки пычрак тездән югары булган. Хәзер җир кибә төшкән. Әгәр соңрак килгән булсак, биредә инде асфальт җәелгән булыр иде. Ләкин без үкенмибез: берьюлы искене дә, яңаны да күрүе кызыклы? Промбаза хәлләре турында сөйләшеп утырган арада бүлмәгә порт төзелеше Управлениесе начальнигының урынбасары Александр Григорьевич Лузин килеп керде. Бик пөхтә итеп киенгән, түгәрәк алсу йөзле Александр Григорьевич шулай ук сүзгә кушылды. Без төзелешнең алдынгы кешеләре турында сораштырабыз. Безгә май алды ярышының әйдәүчеләре: бригадир Шәймәрдәновны, закопер- щиклардан Громадской белән Богдановны, шоферлардан Михеев һәм безгә таныш булган Гайнетдпновны, прораб Ильинны күрсәтәләр. Әхмәтҗаиованың штукатурчылар бригадасы турында аеруча хөрмәт белән сөйлиләр. Әхмәтҗанова турында Илья Фирсович та әйткән иде. Сүз арасында Александр Григорьевич парторг Басовтан: — Иртәгә безнекеләр уйныйлармы?—дип сорады. Иртәгә ял көне. Без колакларыбызны торгыздык. «Болельщикларга» «безнекеләр уйныймы?» дигән сүзләр һәрвакыт кызык. Төзүчеләрнең футбол командалары да бар икән. Ашыгыч, бик ашыгыч, үтә ашыгыч эшләр арасында алар спортны да онытмыйлар. Иртәгә завод командаларының берсе белән ярышачаклар. Тәрәзәдән футбол мәйданы күренә. Анда эш кайный, ком ташыйлар, тигезлиләр, штраф площадкаларының чикләрен билгелиләр. (Икенче көнне без телефон аркылы сорашып, төзүчеләрнең отканлыгын белдек. Шәп башлангыч!) Төшке аш вакыты иде. Без Әхмәтҗанова бригадасына киттек. [ Штукатурчылар промбаза үзәгендә, санчасть бүлмәсен штукатурлыйлар иде. Биредә аларның эше бетеп килә иде, ләкин чиратта яңа йортлар көтеп тора. ...Санчасть бинасының баскычында өсләренә акбурга буялып беткән эш киемнәре кигән, яулыкларын кашлары өстенә үк төшереп бәйләгән дүрт хатынкыз утыра. Безнең сорауларга алар тартынып кына җавап кайтаралар. Алар арасында иң оялчаны — Суфия Әхмәтҗанова бугай. Кара тут йөзле, кара кашлы, тигез ак тешле бу яшь кыз әледән-әле үзенең дусларына карап ала. Аның белән янәшә ярдәмчесе Маһинур Шакирҗаиова утырган. Ул — арада иң олылары. Суфия аңа бигрәк тә  
72 
 
 
еш карын. Алар аерылмас дуслар икән, бик күп еллар 6ve беогэ имла- .әинәр, 'ик күп җирләрдә булганнар. ' ' Микзаяәда але яна гына вдееалык мәктәпне тәмамлаган япк-яти Ьуфия тәм Кукмарадагы киез итек фабрикасының эшчесе Маһинто «вербовка* белән ерак Себергә барган чагында танышалар. Суфия белән Мапиш.р башта кара эшче булып, аннары бетонщица булып эшлиләо штукатурлык һөнәренә дә шунда өйрәнәләр. Штннан соң алар Ленинградта эшлиләр. Истәлекләр хатын-кызларның телләрен ачып җибәрде. — Беләсезме, мин ни өчен штукатурчы булдым? — диде СУФИЯ. кинәт кыюланып китеп. ’ ' * — Ни өчен? Ул уратып җавап бирде. — Мәктәптә укыган чакта, — диде Суфия, чак кына кызарып.— мин сәяхәтче булу турында, бик күп шәһәрләр күрү турында хыяллан'! идем. Кешеләрнең нәрсә эшләүләрен күрәсем килә иде минем. Укып бетергәч, мин бик күп җирләрдә булдым, — сезгә әйтмәдем әле, мин Ивановода ленточница булып та эшләгән идем әле, — диде ул сүз арасында.— Кая гына барып чыкмыйк, бөтен җирдә кешеләр яңа йортлар, яңа фабрикалар, яңа станцияләр, яңа шәһәрләр салалар. Хәзер мин ташчы булу турында хыялланам инде, ул чакта без Маһинур апа белән башкачарак уйлый идек: без кызлар, кызларның эше — бизәү, матурлау. Элекке заманда татар кызлары кәләпүшләр чиккәннәр, читек-баш- мак каеганнар, кияүләренә бүләк әзерләгәннәр. Без штукатурлыкка өйрәнеп, зур-зур таш пулатларны, электростанцияләрне, фабрикларны бизәргә, бизәгәч — халыкка бүләк итеп бирергә булдык. Суфия боларны мактанып түгел, беркадәр тартыну белән генә әйтте. Дуслары аны берьюлы яклый башладылар. — Димәк, сез инде зур осталар,—дидек без. — Оста дип--- тырышкан булабыз шунда, кулыбыздан килгәнчә. Арада иң яшь һәм буе^бСТЭТГ иң кечкенә Рубина Айзатуллина, үзенең кызык исеме һәм мәзәк сөйләшүе белән генә түгел, чаялыгы белән дә безнең игътибарны үзенә тартты. Ул көләргә, җырларга һәм шаярырга ярата булса кирәк, күзләре чәчрәп тора. Ул озын буйлы, таза гәүдәле Мәгърүфә Минлебаеваның аркасына ышыкланып, әнкәсенең канат астыннан башын сузган чеби кебек, башын сузып чәнечкеле сүзләр ташлый. Без шаяртып Рубина Мәгърүфәнең кызы түгелме дип сорадык. Шунда хатын-кызлар дүртесе дә көлеп җибәрделәр. Никадәр зур ялгышу! Рубина алар арасында бердәнбер ана кеше икән. Чүпрәле районында аның биш яшьлек кызы үсә. Семьясы турында сораштыра башлагач, Рубинаның йөзенә хәсрәт чыкты. Мәгърүфә дә күңелсезләнде. Без шунда ук алариың икесенең дә уртак кайгылары барлыгын аңладык. Ихтимал, шул уртак кайгы аларны якынайткандыр да. Сизгер йөрәкле, әмма үз башыннан әле бер нәрсә дә кичерергә өлгермәгән Суфия, уен-көлке сүзләр белән дусларын авыр уйлардан аерырга ашыкты. — Юньсез ирләрегез турында кайгырып утырмагыз әле, — диде, ул елмаеп. — Сезнең мәхәббәтегезне аяк астына салып таптаганнар икән, алар турында уйлап торуның ни кирәге бар. Таза гәүдәле, кояшта каралып беткәй түгәрәк йөзле Мәгърүфә тирәң генә көрсенеп куйды. Ул Саба районының Ялыш авылында үткәргән гамьсез кыз чакларын, авыл советында секретарь, аннан авыл советы председателе булып эшләгән чакларын исенә төшерде булса кирәк. — Сабыр ит әле, җаныем, - диде ул, Суфияны жинелчә шелтә- ләп, мәхәббәт уты йөрәгеңә кабынгач, башкача сайрарсың әле. Сөюе
73 
 
 
ансат, йөрәгеңне көйдергәч, онытуы кыен. Мин синен, андый мәхәббәткә юлыгуыңны теләмим. Үзеңә тиң тап та, шуның белән гомерең ахырына- ча ян. — И, янмыйни, янам ди,—диде Суфия, көлеп. — Ходай андый мәхәббәттән саклый күрсен инде. Кинода Карагандада котлар оча. — Шулай микәнни, Суфия җаныем. Кемгә сөйләгән буласың тагын. .Менә алар, белмәгән кешеләр, ышанып та куярлар, ә без синең Иделгә карап җырлаган сагыну-моңнарыңны көн саен ишетеп торабыз ич. — И инде, Мәгърүфә, әллә ниләр сөйләмәсәнә. Кемне сагыныем ди мин. Сагынырлык бер кешем дә юк минем. — Нәрсә турында җырлыйсың соң, Суфия? Суфия өчен Мәгърүфә җавап бирде. — Җырга барысы да керә. Дуслар бергә эшлиләр дә, бергә яшиләр дә. Өчесе бер бүлмәдә, Мәгърүфә күрше бүлмәдә тора. Бүлмәләре Кокушкинода. Тәрәзәне ачып җибәрәсең — Идел күренә. — Биредә нәрсә эшлисез? — дип сорыйбыз без. Дуслар бер-берләренә карашып алдылар. Суфия озын керфекләрен сирпеп шаян гына елмаеп куйды. — Иделне күчерәбез. Төзелеш кайнап торган зур ишек алдында әйтелгән бу сүзләр безгә һич тә шаяру булып ишетелмәде. Монда чыннан да Иделне күчерүче кешеләр эшлиләр һәм алар аны күчерәчәкләр дә! — Тиздән брандвахта килә диләр. Брандвахтага торырга күчәбез, — ди Суфия. — Иделдә бигрәк тә күңелле бит. 
25 нче апрельгә каршы төндә Казан портына беренче земснаряд — «Волжский-15» килде. Икенче төнне «Волжский-16» килеп җитте. Аның матчасында социалистик ярышта җиңүченең вымпелы җилферди иде. Бу земснаряд 1952 ел навигациясендә планнан тыш ике йөз мең кубометр ком чыгарган. Аның командасы елгачыларның Бөтенсоюз ярышында өченче урынны алган. Экипаж командиры Павел Николаевич Сатунинга земснарядларның иң яхшы командиры, аның ярдәмчесе Николай Алексеевич Козякинга иң яхшы багермейстер исеме бирелгән. Иртә белән без, катерга утырып, земснарядларга барабыз. Катер су эчендә калган шпунт йорты, тып-тын торган копер яныннан үтеп китә. Земснарядлар еракта, Идел уртасында туктаганнар. Көн болытлы, җилле. Яңгыр да сибәли. Идел өстендә дулкыннар йөгерә. Суга һәм дулкыннарга күнеккән портозиклар катер өстенә чүгәләп кенә утырганнар. Бернәрсәгә исләре китми. Әле ерактан ук бик зур земснарядлар күренә. Земснаряд тышкы күренеше белән буксир пароходын хәтерләтә, тик артында бик озын кәкре койрыгы — рефулеры гына бар. Земснарядның бер ягында экипаж командасы тора торган брандвахта, икенче ягында нефтевоз. Тәрәзә төпләренә кызыл чәчәкле гөлләр куелган брандвахта яныннан үтеп, катер «Волжский-15»нең рефулеры янына килеп туктый. Ерактан койрыкка охшаган бу рефулер понтоннар өстенә куелган бик юан тимер трубалар икән. Елга төбеннән су белән бергә суырып алынган ком менә шушы трубалар буенча агып тора. Портовиклар трубалар буйлап сузылган тар басхмага сикерәләр, без «Волжский- 16»га китәбез. Ул тагын да ерактарак туктаган. Ярты юлда бәлага очрадык. Дулкыннар фарватерны күрсәтеп тора торган вешканы урыныннан алып ташлаганнар. Безнең катер бик кызу килгән шәпкә комга утырды. Без, багорлар белән этәреп, кузгатырга тырыштык, ләкин файдасы булмады. Ахырда балыкчылар көймәсен чакырып, шуның белән земснарядка киттек. 
74 
 
 
Павел Николаевич Сатунин безне браидвахтадагы каютасында каршы алды, Ул елгачылар киеп йөри торган колакчын кара бүректән, сырмадан иде. Сырма астыннан ак якалары куе-зәңгәр кителе күренеп тора. \зе озын буйлы, чандыр йөзле, коңгырт күзле. Берничә минут \т\гә үк инде без аның гади һәм тыйнак бер кеше булуына төшендек. Мондый кешеләр белән сөйләшүе ансат. Алар «ул-бу булмагае, монысын әйтмим әле, тегесен белмәсәләр дә ярый» дип хәйлә корып маташмыйлар. Булганын булганча сөйләп бирәләр. Павел Николаевичның күпне күргәнлеге әллә кайдан сизелеп тора. 1933 елда Горькидагы елга техникумын тәмамлаганнан бирле земснарядта эшли һәм Идел, Кама, Ветлуга, Унжа, Кержанка елгалары төбеннән, зур корабльләргә юл салып, йөз меңнәрчә кубометр ком чыгарган. Аның командасы социалистик ярышта бик күп мәртәбәләр беренчелекне алган, премияләр белән бүләкләнгән. Ләкин Павел Николаевич бу турыда берничә сүз белән аңлатып (үткән эшләр!), безне земснарядны карарга чакырды. Ул урыныннан торды һәм ишеккә юнәлде. Без аңа ияреп брандвах- тадан земснарядка күчәбез. Тыштан буксирга охшаган земснаряд, эченә кергәч, машиналар белән тулы зур бер цехны күз алдына китерә. Машиналар шаулап эшли, кайдандыр һава чыжылдап чыга, дерелдәп торган тимер палубага куәтле лебёдкалар куелган. Земснарядта кызу эш бара, әмма һичнинди ыгы-зыгы күренми. 47 кешелек командадан бары тик унлап кеше эшли. Без земснарядның алгы өлешендә туктыйбыз. Су төбендә, унбер метр тирәнлектә 8 тонналык корыч сосун әкрен генә гөрли. Ул елга төбеннән су белән бергә ком суырып, рефулер трубаларына озата. Сосунның ничек эшләвен .аңлатканнан соң, Павел Николаевич безне туптуры койрыкка, ягъни трубалар буйлап аккан су белән ком яңадан гышка чыккан урынга алып китте. Тимер баскычлардан түбәнгә төшәбез, аннары трубалар кырыендагы тар басма буйлап барабыз. Рефулерның озынлыгы 300 метр. Икенче төрле әйткәндә, су төбеннән алынган ком 300 метр ераклыкка, соңыннан порт корылмалары төзеләчәк урынга күчерелә. Менә рефулерның очы. Юан трубадан саргылт су бәреп тора. Павел Николаевич безнең гаҗәпләнүебезне бик тиз күреп ала да көлемсерәп куя. — Бераз сәер тоеламы?—ди ул. — Әйе, эшегез кызык икән. Сосунның су астында нәрсә эшләгәне күренми, трубалардан чыккан су яңадан Иделгә ага. — Шулай шул. Ләкин без бу берничә көн эчендә ун меңнәрчә кубометр комны икенче урынга күчердек инде. Су кайткач, сез биредә бик зур ком тавы күрәчәксез. Земснарядчыларның эшендә дә алдан күренмәгән бик күп кыенлыклар килеп чыккан. Иделнең алар өчен дә кайбер «бүләкләре» бар икән. Язның иртә килүе аркасында җир эрергә өлгермичә кала. Земснаряд туң җирне суыра алмый. Сатунин үзенең машинасын төрле җиргә күчереп карый, ниһаять, бернәрсә дә чыкмавына ышанып, кире Иделгә чигенә һәм Идел ярыннан казый башлый. Яңадан земснарядка кайткач, тимер баскычлардан командир рубкасына күтәреләбез. Монда төрле приборлар, идарә рычаглары, телефон аппараты куелган. Пыяла рубка — земснарядның мие. Моннан земснарядның бөтен хуҗалыгын уч төбендәгечә күреп була. Бер борылып карауга — трубадан атылып чыккан суны — пульпаны күрәсең. Багермейстер бер секунд эчендә аның составын да билгели ала. Грубадан гел су атылып торса — пульпа аксыл була, ком катыш су булса — пульпа саргылт, балчык булса, куе саргылт төскә керә.  
75 
 
 
Рубкадан бүтән земснарядларның да ничек эшләве, шулай ук Идел буйлап өзлексез йөреп торган пароходлар, үзйөрешле баржалар, саллар, катерлар да ап-ачык күренә. Павел Николаевич безне багермейстер Николай Алексеевич Козякин белән таныштыра. Башына майланып беткән кепка, өстенә кыска пиджак, аякларына резин галош белән киез итек кигән тар гына йөзле бу кеше яшенә караганда бик олы күренә. Ул 1909 елда туган, 1934 елдан бирле Иделдә эшли. Әгәр хәзердәп үк аңа илле яшь бирергә мөмкин икән, димәк аның тормышы җиңел булмаган. Карап торырга Николай Алексеевич бик юаш, хәтта оялчан кеше- сымаи күренә. Чынында исә ул нык характерлы, көчле ихтыярлы кеше. Ул үзе дә елмаеп кына: — Тымызык күлдә корт уйный, — дип җөпләп куя. Кечкенә өстәлдә «Вахта» журналы ята. Беренче битен ачып карыйбыз. «Эш урыны — Казан порты. Вахта № 1. Вакыт балансы — 0 дән 6 га кадәр. 26/IV—53 ел. Туктау исемлеге—буксирга чыктык. Вакыт 0—0. Эш урынына килеп җиттек һәм установкага керештек. — 7—00. Эшкә башладык — 11—45. Вахтаны кабул иттем: Вахтенный багермейстер Козякин». Шуннан соң яңа язулар: «27/IV—53 ел. Вахтаны эшләгән көйгә кабул иттем... Козякин». Земснаряд хәзер тәүлек буенча туктамыйча эшли. Вахтенныйлар вахтаны земснаряд эшләп торган көйгә кабул итәләр һәм эшли торган көйгә тапшыралар. — Хәзергә әле без эшне җәелдереп кенә җибәрәбез, — ди Сату- нин, — менә җайга салгач, тагын бер килегез. Бездә кызык нәрсәләр күп. Экипаж тулысынча диярлек яшьләрдән һәм комсомолецлардан тора. Безнең үзебезнең геройларыбыз, новаторларыбыз бар. Күңел ачуыбыз да, хәтта мәхәббәтебез дә үзебезчә. — Хәтта мәхәббәтегез дә? — дип кайтарып сорыйбыз без. — Әйе,—дип елмая капитан. — Без, Николай Алексеевич белән хатынлы кешеләр — «картлар». Без тыныч кына эшли алабыз. Ә менә яшьләрнең мәхәббәте көтеп тормый, суда да чәчәк ата... Кыскасы, килсәгез, үкенмәссез. Без яңадан килергә вәгъдә итәбез. Кайтып киткән чагында без земснарядның паспортына күз салдык. Стенага беркетелгән бронза тактада болай дип язылган иде: «Красное Сормово. Гор. Горький. 1937 ел». Бу язуны укыгач та, яшьлеге аерылгысыз булып Идел һәм Казан белән бәйләнгән бөек язучының онытылмас әсәрләре искә төште. Нәкъ менә шул җирләр турында Алексей Максимович сокланып болай язган иде: «Минем күңел Иделгә, хезмәт музыкасы янына тарта иде; ул музыка хәзерге көйгәчә йөрәгемне рәхәт исертә; хезмәтнең героик поэзиясен беренче тапкыр сизгән көнем бик яхшы хәтеремдә». Төн. Иделдә һаман да эш кайный... Әгәр ярдан карап торсаң, анда исәпсезхисапсыз утлар күренә. Утлар, утлар. Төнге суда үзләренең серле чагылышлары белән алар искиткеч матур күренеш тудыралар: әйтерсең, порт инде төзелеп беткән, әйтерсең, Иделдә земснарядларның утлары түгел, ә Казан гаваненда ераклардан килеп туктаган зур-зур диңгез корабльләренең утлары балкып яналар.