Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИ ӨЧ ЕЛ


 Татарстан совет язучыларының икенче съездыннан соңгы өч ел вакыт эчендә Ленин — Сталин партиясенең, Совет хөкүмәтенең, халыкара коммунистик хәрәкәтнең, тарихына яңа гүзәл сәхифәләр язылды, илебездә гадәттән тыш әһәмиятле вакыйгалар булып үтте. Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды булды. Бөтен дөнья күләмендә чагыштыргысыз әһәмияткә ия булган бу съезд КПСС алдында һәм социалистик ил халыклары алдында торган төп бурычларны билгеләп үтте. Ул бурычлар шулардай гыйбарәт: теземле рәвештә социализмнан коммунизмга күчү юлы белән илдә коммунистик җәмгыять төзү, халыкларның материаль һәм культура дәрәҗәсен өзлексез рәвештә үстерә бару, җәмгыятьнең членнарын интернационализм рухында тәрбияләү, бөтен дөньядагы хезмәт ияләре белән дуслык һәм тугандашлык элемтәсен булдыру, империалистларның агрессив хәрәкәтләренә каршы тору теләге белән Ватаныбызның оборона көчен һәрьяклап ныгыту. Съезд алдыннан гына бөек Сталинның «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле гениаль хезмәте басылып чыкты. Халык тарафыннан коммунизм төзү программасы итеп кабул ителгән, м а рксиз м тәгъл и м аты и ы ң югары этабы булган бу китап совет халкының, шулай ук бөтен дөнья хезмәт ияләренең барыр юлларын яктыртып, коммунизм җәмгыятен төзү’дә яңа уңышларга ирешүнең киң перспективаларын ачып бирде. Юлбашчыбыз бөек Сталин съездда тарихи речь белән чыкты. Ул бу соңгы речендә КПССны бөтендөнья- күләм революцион хәрәкәттә бөек 'интернациональ көч итеп характерлады, тугандаш коммунистик партияләрнең милли һәм интернациональ бурычларның уртаклыгын күрсәтте,                      7 Язучыларның отчст-сайлау җыелышларында сөйләнгән докладтан кыскартып алынды. бөтен илләрдәге тынычлык яклы халыкларның интереслары бердәм икәнлеген әйтте һәм капиталистик илләрдәге коммунистик һәм демократик партияләргә көрәштә җиңеп чыгу юлларын өйрәтте. Фәннәр корифее И. В. Сталин тел гыйлеме турында тарихта тиңе булмаган бөек хезмәт иҗат итте. Остазыбызның бу хезмәте тел гыйлеменә генә түгел, әдәбиятка, сәнгатькә, бөтен фәнни тормышыбызның һәр тармагына искиткеч зур уңай йогынты ясады. Бөтен ил, бөтен прогрессив дөнья бу хезмәттә фән өлкәсендәге бөек ачышны күрде. Татарстан совет язучыларының 2 съездыннан соңгы өч ел эчендә Партиябез һәм Хөкүмәтебез әдәбият турында элеккечә өзлексез к а й г ы рты п тор д ы л а р. « П р а в д а » газетасында, драматургиянең артта калу сәбәпләрен ачып салган, конфликтсызлык теориясен фаш иткән стали нчыл мәкалә басылып чыкты, партиянең XIX съездында иптәш
86 
 
 
Маленков тарафыннан куелган сәнгать өлкәсендә типиклык мәсьәләсе, үзәк матбугатта игълан ителгән күп кенә башка документлар совет әдәбиятының программасы булдылар, аның үсү, алга бару юлларын яктырттылар, язучыларны яңа иҗади хезмәткә рухландырдылар. Партиянең, остазыбыз бөек Сталинның өзлексез кайгыртып торуы белән рухланган совет язучылары бу өч ел эчендә йөзләрчә роман һәм пдвестьлар, поэма һәм шигырьләр, драматик әсәрләр иҗат иттеләр, туларның 82 се Сталин премиясе белән бүләкләнде. Болар эчендә, рус һәм башка милләт язучылары әсәрләре белән беррәттән татар совет әдәбиятының да ике үрнәге—К. Нәҗминең «Язгы җилләр»е һәм Г. Бәширнең «Намус» романы— булу безне икеләтә шатландырды. Бу күңелле факт эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуына алып килгән Ленин — Сталин милли политикасының тантанасы турында сөйләүче өстәмә факт булып тора. Өч ел матур әдәбият өчен күп вакыт түгел. Ләкин бу вакыт эчендә Ленин — Сталин өйрәтүләре белән коралланган татар совет язучылары, бөек рус әдәбиятының уңай йогынтысы тәэсирендә, шактый зур уңышларга ирештеләр. Г. Әпсәләмов Александр Матросов батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин турында «Газинур» исемле зур роман язып бастырып чыгарды. Ә. Фәйзи сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның кызганыч шартларда үткән балачагын, шул заманның авыр тормышын, монархиягә үлем алып килүче пролетариатның беренче адымнарын оста тасвирлаган «Тукай» исемле романның беренче китабын бирде. Бу китаплар укучылар тарафыннан тирән канәгатьләнү белән каршы алындылар. И. Газиның «Алмагачлар чәчәк атканда» исемле, җиләк-җимеш бакчалары үрчетүне пропагандалаучы повесте, Ф. Хөснинең колхоз- л а рны берләштерүгә ба гышл анга п «Җәй башы» исемле • повесте, Ә. Еникинең тәнкыйть, үзара тәнкыйтьнең социалистик тормыштагы роле 
турында «Рәхмәт, иптәшләр» исемле повесте, байтак җитешссз- лекләре булуга карамастан, шулай ук җылы каршы алындылар. Ләкин бу уңышлар гына әле әдәбиятта проза мәсьәләсе хәл ителде дигән нәтиҗәгә китермиләр. Ә соңгы вакытларда безнең арада шундый караш яшәп килә. Ләкин ул дөрес караш түгел, ачыграк итеп әйткәндә язучыларны, әдәби җәмәгатьчелекне тынычландыруга йөз тоткан үтә зарарлы караш. Уннан артык күренекле прозачысы булган, шактый бай традицияле әдәбият өчен 15 елга 5—6 зур күләмле әсәр — бу, беренчедән, сан ягыннан һич тә канәгатьләнерлек түгел, икенчедән, бу жанр һаман да әле тулысы белән үзенең төп бурычын үти алганы юк. Бу 5—6 әсәр арасында социалистик промышленность һәм аның кешеләре турында бергенә әсәр дә юк. Андыйлар повесть һәм хикәяләр арасында бик аз. Өч ел эчендә язылган 16 повесть һәм хикәянең нибары дүртесе шул темага багышланган. Алары да әле зур мастерлар тарафыннан түгел, әдәбиятка яңа гына аяк басучы иптәшләр тарафыннан язылганнар, һәм бу яшь язучылар темаларының яңа булулары, объектны белеп язулары белән бергә, төп мәсьәләне хәл итә алмаганнар: Р. Саттаровның үзйөрешле комбайн заводы турындагы «Яшьлек дәрте» исемле повестенда да, М. Хәсәновның Татарстан нефте турындагы «Яңа горизонт»ында да кешеләрнең, тулы канлы тормышлары юк, оригиналь әдәби образлары булса да истә калырлык, дулкынландырырлык итеп эшләнмәгәннәр, аларда ачык, кызыклы характерлар юк. Коллектив, аның көче бик йомшак күрсәтелгән. С. Саби- ровның коммунизм төзелешләренә багышланган һәр ике хикәясендә шул ук җитешсезлек. Сабиров хикәяләрендә материалларның таркаулыгы нык сизелә, гомумиләштерү, хикәяләргә хас җыйнаклык җитми. Яшь авторларның өчесе өчен дә характерлы як: телнең фәкыйрьлеге, образлы булмавы, геройларның тел
87 
 
 
ләрепдә индивидуаль үзенчәлек булмауда. Барысы да: картлар да, яшьләр дә, хатын-кызлар да, зур мастерлар да, яңа килгән эшчеләр дә бер үк тел белән сөйлиләр. Әйтергә кирәк, без бу мәсьәләдә барыбыз да диярлек азмы-күпме аксыйбыз. Без әле һаман да телгә, матур әдәбиятның беренче элементына, тиешле әһәмиятне биреп җиткергәнебез юк. Бөек Горький- ның «начар, шапшак, чарланмаган тел белән яхшы идея биреп булмый», дигән хак сүзләре күбебезнең аңына килеп җиткәне юк әле. Күренекле прозаиклардан берничә иптәш кенә тел өстендә җитдилек белән эшлиләр, күпчелектә, бигрәк тә Г. Әпсәләмовта, А. Расихта, Г. Галеевта, тел өстендә җитди эшләү юк. Ә бу нәрсә әсәрнең кыйммәтен төшерә, кайбер очракта бөтенләй юкка чыгара. Әдәбиятта бик әһәмиятле оператив жанр булган очерк жанры турында берничә сүз. Бу елларда, төрле темаларга, бигрәк тә коммунизмның бөек төзелешләре темасына күп кенә очерк басылып чыкты. 3. Нуриның «Төп юиәлештә»се Сталинград ГЭСы, аның кешеләре турында сөйли, Ш. Мөдәрриснең «Волга — Дон» исемле очеркы коммунизм төзелешләренең беренче карлыгачы — «Волга —Дон» каналының ачылу көннәрен тасвирлый. М. Хәсәнов — үзе, ике улы машинист булып эшләүче Крыловлар семьясы турында, М. Максуд яшь индустриаль Зеле- нодольск шәһәренә багышлап очерклар яздылар. Болар барысы да укучыларны канәгатьләндерерлек итеп, зур көч салып язылган очерклар. Кызганычка каршы, андыйлар исемлеге шунда өзелә. Әгәр очерк— ул тулы хокуклы әдәби әсәр, ул башка әдәби жанрлардан фактик материалга нигезләнеп, конкрет кешеләр турында язылуы белән генә аерылып тора дигән хакыйкать белән килешсәк, очерк исеме белән басылып чыккан 40 язманың утыз- лабы үзләренең исемнәрен акламыйлар. Алар күп санлы коры цифрлардан, фактлардан торалар, язылышлары зәвыксыз, кешеләре төссез. Күренекле язучылардан М. Максудның Чистай сәгать заводы турындагы, Ш. Маннурның Баулы нефте турындагы очерклары да шундыйлардан. Болар икесе дә гади газета репортажын хәтерләтәләр, алар 
бары таркаулык һәм зурлыклары белән генә репортажлардан аерылып торалар. Тынычландыруга илтә торган сүзләр безнең тагын бер зур күңелсез- легебезне томалап торалар. Уннан артык күренекле язучыдан бары Г. Әпсәләмов, Г. Бәширов, М. Әмир, И. Гази гына энергия белән эшләделәр. Ләкин аларның да күбесе турында укучы инде борчыла башлады. Ә калган прозаиклар бик аз язалар яки бөтенләй тукталдылар. И. Туктаров, Г. Иделле, А. Шамов, X. Госманнарның соңгы әсәрләрен укыганга 10—15 ел булып килә! Шуңа күрә без партиянең XIX съезды карарлары яктылыгында мөмкинлекләребездән чыгып сөйләгәндә, прозада уңышларыбызны бик кечкенә дибез һәм һич тә тынычланырлык түгел икәнен әйтми китә алмыйбыз. Соңгы өч елда егермеләп пьеса сәхнәгә менде. Артык күп сан түгел бу, шулай ук аз да түгел. Драмада бик күңелле ике момент күзгә бәрелеп тора: беренчедән, драма өлкәсенә төрле профессиядән яшь көчләр килделәр. Яшь артист Г. Хөсәе- нов һәм сәнгать эшчесе Р. Хамидул- лин «Яшьлек иртәсе» исемле пьеса яздылар, журналист А. Валеев Татарстан нефть эшчеләре тормышыннан «Вәгъдә» исемле пьеса, клуб эшчесе С. Кальметьев авыл хуҗалыгы механизаторлары турында «Тын алан шаулый» исемле пьеса, студент Ш. Хөсәенов бүгенге яшьләр, укымышлылар турында «Профессор кияве» исемле комедия, артист Фәтхуллин «Тол елга» исемле комедия иҗат итте. Бу иптәшләр хәзер яңа әсәрләр өстендә эшлиләр. Икенче күңелле момент: драмада промышленность тематикасына борылыш ясалды. Егермеләп пьесаның шактый өлеше социалистик промышленностьны чагылдыра. Н. Исәнбәтнең «Гүзәл»е татар сәхнәсендә беренче буларак корыч коючылар
88 
 
 
ның героик хезмәтләрен, аларныц сокланырлык тормышларын тасвирлый. Р. Ишморатның «Яңа бис- тә»се Казан мех промышленносте, Г. Насрыйның «Кадерле минутларлы җитен комбинаты эшчеләре тормышына багышланган һ. б. Ләкин бу күңелле күренешләр артында җитди генә җитешсезлек- ләр яшеренгән. Промышленностька йөз белән борылу — бу әле тематика мәсьәләсе хәл ителде дигән сүз түгел. Ел үсәсен көн үсә торган, перспективасы искиткеч зур булган яшь Татарстан нефте турында нибары бер пьеса булу, Бөек төзелешләрдән Куйбышев ГЭСы — безнең Татарстан табигатенә турыдан- туры уңай тәэсир ясаячак бөек төзелешне яктырткан бер генә пьеса да булмау — тематик ярлылыкның бәхәссез дәлиле. Драмада икенче төп җитешсезлек— сыйфатның түбән булуы. 20 пьеса арасында беркадәр уңышлы- сы, тамашачыларны канәгатьләндерә алырлыгы бик аз. Г. Насрыйның колхозларның берләшүләрен яктырткан «Кушнарат» пьесасы, С. Каль- метьевның «Тын алан шаулый» исемле авыл хуҗалыгы механизаторлары турында язылган комедиясе, темаларының яңа булулары, драмага кызыклы характерлар алып керүләре, бераз юморлы булулары белән тамашачыны ярыйсы гына мавыктырдылар. Н. Исәнбәтнең югарыда телгә алынган «Гүзәл»е һәм «Рәйхан»ы шулай ук уңышлы булып чыкты. Яшь драматург Ш. Хөсәеновның «Профессор кияве» дә сәхнәдә уңыш белән бара. Ни өчен мондый әсәрләр аз? Ни өчен драматик әсәрләрнең барысы да, яки күпчелеге уңышлы түгел? Моның сәбәбе хәзер бик нык ачылды. Бу хәлгә соңгы вакытка кадәр конфликтсызлык «теориясе» сәбәп булып килде. Без рус классик һәм совет драматургиясенең драманы драма итә торган бөек традицияләрен оныттык. Драматик әсәрләре- безнең үзәгенә тормыштан алынган үткен конфликтлар куюдан тукталдык, алар урынына аңлашылмауга, очраклылыкка корылган, кешене ышандырмый яки дулкынландырмый торган төссез конфликтлар ясау белән шөгыльләндек. Производствода авария, колхозда 
председатель төшерү — төп конфликтка әйләнде. Уңышлар рәтендә телгә алынган «Кушнарат», «Тын алан», «Гүзәл», «Якын дус», «Алсу таң», «Бәхет нурлары» һ. б. бик күпләрнең дә конфликтлары шул шаблон буенча ясалган. М. Әмирнең «Профессор Саматов»ы да шундыйлардан. Чын пьесаның беренче билгесе булган үткен конфликт биредә дә юк. һаман шул бер авариягә корылган конфликт кисәге пьесаның уртасында ук бетеп кала. Икенче яртысында ватан сугышындагы тыл тормышын чагылдырган берничә эпизод кына кала, алар да драматик түгел, җанлы газетадагыча гына хәл кылына. Пьесада укымышлы- лар нәрсә өчендер көрәшәләр, ниндидер яңалык эзлиләр, ләкин нәрсә?— Моны тамашачы белми, драматург үзе дә белми. Бу нәрсә пьесаның художество көчен шулай ук киметә. Р. Ишморатның «Яңа бистә»се дә нәкъ шундый сәбәпләр аркасында уңышсызлыкка очрады. Үткен конфликт булмау, предметсызлык аркасында, бу пьесаның икенче варианты да камиллеккә ирешә алмады. Бу пьесаларны һәм биредә телгә алынмаган, конфликты зәгыйфь булган күп кенә башка пьесаларны параллель сызык — мәхәббәт сызыгы да бөлгенлектән чыгара алмаган. Чөнки бу сызык бездә шулай ук шаблон хәл кылына. Беренче пәрдәдә үпкәләшәләр, икенче пәрдә буенча сөйләшмичә йөриләр, соңгы пәрдәдә аңлашалар. Үпкәләшүгә әлеге дә баягы, берәр аңлашылмау сәбәп була. Безнең драма әсәрләрен җыеп, күздән кичерсәң, мәхәббәттә иң типик нәрсәаңлашылмау икән, һәрбер очраклык аркасында җимерелергә торган сабын куыгы икән, дигән нәтиҗәгә генә килергә мөмкин. Ләкин моңа кеше ышанмый. Шуңа күрә безнең пьесалардагы мәхәббәт аны дулкынландырмый. Конфликтсызлык теориясе безнең башка жанрларга да, аеруча поэзиягә йогынты ясады. Бу нәрсә.
89 
 
 
Ш. Маннурның «Тыныч көн» поэмасында аеруча күзгә ташлана. Бу озын поэмада гәүдәләнгән колхозда бар да көрәшсез генә, конфликтсыз гына эшләнә, бар да үзлегеннән, эшкәртмичә үсә. Ш. Мөдәрриснең актуаль темага язылган «Яшел тасма» исемле поэмасы да шул ук чир белән авырый. Чамадан тыш озын язылган бу поэмада искелек белән яңалыкның тормыштагыча каршылыкка керүен, җиңүнең шул көрәш аша килүен күрсәтәсе урында бар да ал да гөл, каршылыксыз итеп күрсәтелә. Бу поэманы укыгач, яңалык кертү, хезмәт шундый ансат нәрсә икән — ул шул кадәр ансат бирелә икән, кеше бер дә көчәнми, эзләнми, эш тирәсендә зәвыкланып кына йөрсә дә шул җитә икән дип уйларга мөмкин. Драманың артта калуына, әдәбиятта типиклыкны дөрес аңламау— конфликтсызлык теориясе кебек үк зур зарар китерде. Драматурглар, алар гына да түгел, без барыбыз да, — сүз вакыйгалар турында барамы, конфликт турындамы, — фәкать тормышта еш очрый торган, киң таралган нәрсәләрне генә типик дип аңладык. Нәтиҗәдә, сәхнә, китап киштәләре төссез, адым саен очрый торган, ләкин бернәрсәсе белән дә зәвыклы булмаган, вак-төяк вакыйгалардан торган әсәрләр белән тулды. Һәм бу хәлгә калуыбыз — социалистик реализм методын дөрес аңламаудан килеп чыкты. Партиянең XIX съездында иптәш Маленков, безнең бу хатабызның никадәр зарарлы, тамыры никадәр тирән икәнен аңлатып, болай диде: « Б ез н ең худож и и кл а р ы бы з, ә дә - биятчыларыбыз, сәнгать работникларыбыз художество образлары тудыру буенча иҗади эшләрендә шуны һәрвакыт исләрендә тотарга тиешләр ки, иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксистлар-ленин- чылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аңлы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки 
аны тулырак ачып бирә һәм күрсәтә. Типик нәрсә — реалистик сәнгатьтә партиялелек чагылуының төп сферасы ул. Типиклык проблемасы — һәрвакыт политик проблема». Драмада тагын бер җитешсезлек бар. Монысы бернинди дә «теория»- гә нигезләнмәгән, ләкин ул пьесаларның дәрәҗәсен шулкадәр төшерә, аңарга аеруча тукталып китми булмый. Сүз пьесаларыбызда партия җитәкчелеген механик, формаль яктырту турында бара. Безнең пьесаларда партия җитәкчеләре истә калырлык характеры булмаган, бер калыпка коелган, төссез кешеләр итеп биреләләр. Драмаларда алар- ның бөтен эшләре кирәкмәгән урында директор яки колхоз председателе эшенә тыгылу, акыллы сүзләр өләшеп йөрүгә кайтарып калдырыла. Тормышта исә болай булмый бит! Партия җитәкчесе безнең хуҗалы- гыбызның һәр тармагында, зуры- сында һәм кечесендә баш рольне уйный, шул ук вакытта ул иң уңай тип работник, шул ук вакытта ул безнең һәрберебезгә охшаган гади кеше. Аның эчке дөньясы, шәхси тормышы, матур уйлары, хыяллары һәм кимчелекләре бар. Пьесага, гомумән әдәби әсәргә керткәнсең икән, аны әнә һәрьяклап күрсәтергә кирәк. Партия работнигы образын пьесада бөтен җитдилеге белән хәл итәргә кирәк. Д р а м а әсәрл әр ен дә җа ил ыл ы к, юмор булмау — күпчелек пьесаларыбызга хас күренеш, һәм ул шулай ук зур җитешсезлек булып тора. Бу өлкәдә соңгы еллардагы пьесалар арасыннан «Тын алан ш аул ы й», « Куш нар ат», «Рәйхан » уңай якка аерылып торалар, һәм бу — пьесаларның чагыштырмача озын гомерле булуларын аклый торган төп сәбәпләрнең берсе. Сәхнәбездә юмор, көлү аша халыкны тәрбияләү, аңа ял бирүдә көчле корал — кайчандыр драмада зур урын тоткан, һәр пьеса өчен
90 
 
 
зарур булган бу сыйфат — бөтенләй диярлек юкка чыкты. Соңгы елларда комедияне торгызырга булган омтылышлар күп очракта уңышсызлыкка очрадылар. Бу жанрда соңгы елларда «Профессор кияве» генә берникадәр уңышка ирешә алды. Тормышны дөрес чагылдырган, семья, өйләнү мәсьәләләрендәге артта калган карашларны тәнкыйтьли, эгоизм, һаваланудан көлә торган эшче яшьләрнең. студента арның то р м ы ш ы н тормыштагыча матур итеп сурәтләгән, мәхәббәтләрен, дуслыкларын матур итеп күрсәткән бу пьесаны тамашачы алкышлап каршы алды. Аерым ждггешсезлекләре бетерелеп, финалын схематизмнан, ясалмалыктан коткарган тәкъдирдә, моны һәрьяклап килгән пьеса дип тәкъдим итәргә булыр иде. Драманың хәле шәптән түгел. Ә либреттолар белән эш бөтенләй начар. Драматурглар бу өлкәдә эшләмиләр. Ә. Исхакның «Намус» романы буенча эшләнгән беренче тәҗрибәсе уңышсыз чыкты. Бу либреттода шагыйрь романның төп идеясен, колхозчыларның Бөек Ватан сугышы көннәрендәге фидакарь хезмәтләрен гәүдәләндерә алмады, төп идея икенче чираттагы, әһәмияте булмаган мәсьәләләр белән томаланды. Нәфисә үзе дә романдагыча новатор, оештыручы итеп түгел, лирико- психологик планда күрсәтелде. Шуны әйтергә кирәк, шагыйрь юкка үзенең беренче уңышсызлыгы кар- шысында туктап калды. Җәмәгатьчелек күрсәтмәләре нигезендә ул аны, әлбәттә, төзәтә ала, роман кебек үк гүзәл операның нигезен сала ала иде. Драманың болай артка калуында башлыча Язучылар союзы правле- ниесе гаепле. Правление драматургларга тиешле ярдәмне күрсәтмәде, алар белән индивидуаль эш алып бармады, бигрәк тә пьесаларның йомшак булуларына артык борчылмый килде, аларны яхшыртуны артык кайгыртмады. Соңгы елда драма секциясе начар эшләде, ә правление моның белән либералларча килешеп яшәде. Сәнгать идарәсе һәм театрлар шулай ук бу жанрны үстерү буенча эшләрен сүрән алып баралар. Драматурглар үзләренең отчет- с а й л а у җы ел ы ш л ары н д а, сә нгать 
идарәсенең дә, театрларның да яңа пьесалар булдыру юлында берничек тә кайгыртмаулары, бу эшне абсолют стихиягә куюлары турында сөйләделәр. Театрларда һәм идарәдә булган кайчандыр кайбер җанлылык соңгы елларда тәмам сүнде Театрларда, аеруча сәнгать идарәсендә драматурглар, бигрәк тә, яшьләр белән эшләү бөтенләй диярлек бетте. Драманы бу аяныч хәлдән чыгару 1 өчен эшне әнә шул җитешсезлек- ләрне бетерүдән башларга кирәк. Таләпчәнлекне никадәр зур итеп куйганда да С. Хәкимнең «Бакчачы- лар»ын, С. Батталның «Олы юл буйлап» исемле поэмасын соңгы еллар поэзиясенең уңышлары итёп билгеләп үтәргә мөмкин. Зур полотнолы бу әсәрләр заманыбызның җитди мәсьәләләрен күтәрәләр һәм нигездә дөрес хәл итәләр. Ә. Давыдовның «Алгы сафтагылар» исемле поэмасы, Ә. Исхакның «Азия өстендә таң» циклы, Н. Арслаиовның «^Мәхәббәт» исемле җыентыгы һәм нефть промышленностена багышланган циклы, Ш. Мөдәрриснең «1924, январь» исемле шигыре, Бөек Сталин истәлегенә язылган «йөрәк ярасы», 3. Нуриның «Урмандагы утлар» исемле поэмасы билгеле дәрәҗәдә уңыш казандылар. М. Сад- ри, Ә. Ерикәй, М. Хөсәен, Г. Латыйп, Г. Хуҗи поэзиябезне үстерүгә үзләреннән әзмекүпме өлеш керттеләр. Яшь шагыйрьләрдән 3. Мансурның «Атакаланган төн», һәм «Карап туя алмадым» исемле шигырьләрен, Ш. Галеевның «Коллегалар» һәм «Утлар алынгач» исемле шигырьләрен билгеләп үтәргә кирәк. Формалары белән ахыргача камил булмасалар да, үзләренең оригинальлекләре, сюжетлы булулары, үтәли чыккан тыйнак юморлары аркасында бу шигырьләр яратып укылалар. Ләкин, поэзиягә хөрмәтебез никадәр зур булса да, бу жанрның безнең әдәбиятта бик нык артта калуын әйтми китеп булмый. Нигә шулай соң? Шагыйрьләр дөрес позициядә торалар, тематик ягын да яманлап булмый. Ватанга,
91 
 
 
Ленин — Сталии партиясейә мәхәббәт, совет кешеләренең иҗади хезмәтләре, коммунизмның бөек төзелешләре, табигатьне үзгәртү, тынычлык, халыклар дуслыгы — болар барысы да безнең шагыйрьләр иҗатында төп тема булып торалар. Эш нәрсәдә? Эш шунда ки, беренчедән, шигырьләрдә шигърият бик азга калды. Шигырьнең художество дәрәҗәсе түбәнәйде, рифмага салынган һәрбер газета мәкаләсен шигырь дип йөри башладык. Шигырьне шигырь итә торган төп билгеләр — укучыны дулкынландыру, аңарга зәвык бирү, аның эстетик тойгыларын уяту көченә ия булган эмоциональлек, образлылык, безнең поэзиядә еракта пыскыган учак утлары кебек сизелер-сизелмәс кенә җемелди. Бу, әлбәттә, аерым шигырьдән, аерым бер шагыйрьдән генә чыккан нәтиҗә түгел. Күптән түгел шагыйрьләр үз секцияләрендә М. Сад- риның «Нурлы Казан» исемле җыентыгын тикшерделәр һәм шигырьләрнең, ныклап төзәтмичә торып, һичберсенең басылырга хаклы булмаганын кисеп әйттеләр. Әле апрельдә генә правление,утырышында «Совет әдәбияты» журналының 12 нче санында басылган 6 шигырь тикшерелеп, боларның бары берсенең азмы-күпме канәгатьләнерлек булуы турында әйтелде. Яшь көчләрнең дә бик азы поэзиягә яңалык алып килә, күпчелеге өлкән шагыйрьләрне, хәтта үз-үзлә- рен кабатлыйлар. Яшьләрдән оригинальлек табу кыен. «Тик кунакка гына кайткан идем, Чик буена тагын китәм мин; Аерылганда, туган энем, сиңа Кызыл йолдыз бүләк итәм мин. Сакла аны! Солдат абыеңның истәлеге булып калсын ул. Ал галстук үпкән күкрәгендә (?! Г. Г.) Мәңгемәңге балкып янсын ул». Моны 30—35 ел буена кем генә һәм ничә генә тапкыр җырламады! Менә Ә. Ерикәйнең 1952 елда басылган бер шигыре: «Син минем бетмәс бәхетем, Мәңгелек мәхәббәтем, Синнән башка ямь күрмим мин, Белмим дөнья рәхәтен. Син минем туган анам, Сиңа карап куанам, >Кырларыңнан дәрт алам мин, Нурларыңнан нур алам. Син минем йөрәк җырым Өметле, нурлы юлым. Суың тәмле, җирең ямьле Күңелле сәхраң, кырың. Син минем ике күзем с Кабатлый торган сүзем. Син кояшым, аем минем Яктыртучы җир йөзен. Син минем якты йөзем Төнем түгел көндезем
 * Беренче булып салучы Коммунизм нигезен». Әлбәттә, биредә бернинди шигырьлек тә, оригинальлек тә юк. Шагыйрь аны туган илгзг багышлаган. Без аны бары шигырьнең исеменнән генә күрәбез. Ләкин ул аны җанашыма дип исемләсә дөресрәк булыр иде. Соңгы 2 юлыннан башка юллары беренче тапкыр гашыйк булган гимназистның сөйгән кызына язган альбомыннан алынган. Шул ук вакытта ул «Син минем төнем түгел, көндезем» кебек мәгънәсез юллар белән чуарланган. Басылып чыккан шигырьләрдә, күбесенчә, мастерлык җитешми. Бусы авторларның тормышны күңел күзе белән түгел, маңгай күзе белән генә күзәтүләре турында сөйли. Шуңа күрә алар укучының күңеленә ятышлы түгелләр, аның йөрәгенә тирән үтеп кермиләр, аны дулкынландыра алмыйлар. Ә мондый шигырьләр матбугатта каршылыксыз чыгып киләләр. Эшләнеп җитмәгән төссез шигырьләрнең матбугатка чыгуына без үзебез дә ярдәм итәбез. Шигырьнең начар икәнен күреп торабыз, ләкин бу турыда әйтмибез, хәтер саклыйбыз. Вак-төяк җитешсезлекләрен күрсәтәбез дә, темасы өчен мактап, кайтарып җибәрәбез. Теге рәхмәт әйтә, иртәгесен шул килеш редакциягә илтеп бирә. Поэзиядә тел мәсьәләсе прозада- гыга караганда да начаррак тора. Тел өстендә бер С. Хәким генә диярлек бөтен күңелен биреп эшли. Ә. Исхак та шигырь теленә нык игътибар итә. Ш. Маннур да бу өлкәдә сак эшли башлады. Шулай да ул еш кына: «Кара нинди көчледән», «Җәйге көннең челләсе», «Юмарт сөт», кебек мәзәкләр ясап куярга ярата. Шагыйрьдә образларга ярлы
92 
 
 
лык, чамадан тыш кабатлаулар нык сизелә. Кояш чыкканда, кызарып кояш чыкканда, кызарып кояш чыга, тагы кызарып кояш чыга, чыгып килгән кояш нур чәчә, якты чәчкән кояш нурында, кояш көзге уйната, ниләр генә эшләми кояш! Кояшның иннеге алмага төшә, кояш инде соңгы сөнгеләрен уйнатып, җиргә кадап, кояш соңгы сәламен бирә, кояшның тәүге нуры һ. б., һ. б. һәм болар барысы да бер «Тыныч көн»нән! Тел өстендә бигрәк тә яшьләргә күп эшләргә кирәк. Чөнки югары дәрәҗәдәге тел һәм стиль шомалыгы, оригинальлеге күп тәҗрибә туплауны таләп итә, һәр әсәр өстендә кат-кат утыруны сорый. Яшьләр бу мәсьәләгә җитди карап бетермиләр. Ә. Давыдов кебек сәләтле генә шагыйрьләрдә дә тел шапшаклыгы еш очрый. Мәсәлән, Давыдов: «тавышта әрнү ишетелә» дими, «әрнешү» ди, «сөт ага» дими, «агыла» ди һ. б., һ. б. Поэзия телен чүптән тазарту өстендә нык һәм җитди эшләргә кирәк. Чүп үләнне рәхимсез рәвештә йолкып ташларга, басуларыбызны чүп үлән томалап китүдән сакларга тиешбез. Халыклар дуслыгы совет әдәбиятында иң мактаулы темаларның берсе. Татар совет әдәбиятында бу теманы теге яки бу күләмдә чагылдырмаган язучы бездә бик сирәк. Шулай булуы табигый дә. Халыклар дуслыгы безнең социалистик җәмгыятьтә, безнең тормышыбызда бәя биреп бетергесез әһәмияткә ия. Халыклар дуслыгыннан башка без Бөек Октябрь социалистик революциясен дә, Ватан сугышында җиңеп чыгуны да күз алдыбызга китерә алмыйбыз. Совет Социалистик Республикалар Союзы үзе дә шул халыклар дуслыгы, аларның уй-те- ләкләре уртак булу нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татар әдәбиятында Габдулла Тукай башлап җибәргән халыклар дуслыгы темасы Советлар власте шартларында бөтенләй яңа баскычка күтәрелеп, безнең көннәрдә инде гүзәл үрнәкләр бирде. К. Нәҗми үзенең «Язгы җилләр» романында халыклар дуслыгын татар халкының язмышы бөек рус халкы һ. б. халыклар язмышыннан аерылгысыз икәнне оста художник каләме белән сурәтләде. 
Г. Бәшир үзенең «Намус» романында безнең белән бергә гомер-го- мергә изелеп килеп, безнең белән бергә Октябрьда азат булган чуваш халкы белән дуслыгыбызны, аның Ватан сугышы көннәрендә хезмәт фронтында чагылышын гүзәл образлар аша әйтеп бирде. С. Хәким халыклар дуслыгы темасын «Бакчачылар» исемле поэмасындагы Украина кызы Маринаның лирик образы аша гәүдәләндерде. Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» һәм «Газинур» исемле романнарында бу тема дөрес һәм оста чишелешен тапты. Ләкин, кызганычка каршы, мондый ачык мисаллар бездә күп түгел. Дөрес, бу традицияне дәвам иттерүгә омтылышлар булмады түгел, ләкин алар омтылыш көенчә кала бирделәр. Бу мәсьәләгә С. Баттал үзенең «Олы юл буйлап» исемле поэмасында күп урын бирде, ләкин ул аны тулысынча башкарып чыга алмады. Халыклар дуслыгы идеясен җанлы образлар аша гәүдәләндерү урынына, схемаларны, җансыз күләгәләрне декларатив сүзләр аша бирү белән чикләнде. Күп кенә язучылар халыклар дуслыгы темасын үзләренең әсәрләренә рус яки башка берәр халыктан формаль рәвештә вәкил кертү белән «хәл итәләр». Бу мәсьәләдә драма аеруча характерлы. Рус халкы вәкиле булмаган пьеса бөтенләй юк диярлек. Ләкин аларның берсенең дә бу теманы җитди рәвештә чишә алганы юк әле. Әдәбиятта халыклар дуслыгы темасы — политик тема. Әсәрләребезгә рус халкы образын кертәбез икән, без аны тиешенчә тулы итеп гәүдәләндерергә, тормышта булганча, әйдәүче милләтнең вәкиле итеп гәүдәләндерергә тиеш булабыз. Халыклар дуслыгы темасы татар совет әдәбиятында югары художестволы итеп эшләнгән образлар аша тулы чагылышын табарга тиеш. Ә «вәкил» кертү белән чикләнү—
93 
 
 
мәсьәләне механик аңлау. Бу тема аерым роман, поэма, пьеса, либреттоларда төп тема буларак халыклар дуслыгын тагы да ныгытуга ярдәм итәргә тиеш. Балалар әдәбияты киштәсендә соңгы елларда берничә яңа китап барлыкка килде. С. Сабиров Идел, Кама, Агыйдел, Вятка елгалары турында зур очерк- хикәя бастырып чыгарды. Бу китап күп кенә фактик материалны эченә алганлыктан, аның балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә билгеле дәрәҗәдә кыйммәте бар. Су юлы эшчеләренең тормышын, хезмәтләрен, дүрт елганы совет кешесенең ихтыяры ничек үзгәртәчәген җанлы гына итеп сөйләп бирә алган. Г. Лотфи «Китап турында китап» исемле озын хикәя язды. Китапның языла башлавыннан алып типографиядә басылып чыгуына кадәр булган барлык процессларын тасвирлаган бу хикәя, башкарылуы бик үк мавыктыргыч булмаса да, яңалыгы, танып-белү әһәмияте буенча укучыларга билгеле дәрәҗәдә азык бирәчәк. Л. Ихсанованың «Якты уйлар» исемле хикәяләр җыентыгы, Б. Рәхмәтнең «Зәңгәр күл» һәм «Нәниләр китабы» исемле шигырьләр җыентыгы, Ә. Бикчән- тәеваның «Безнең мәктәп», Г. Латыйпның «Якты көннәр», X. Вахитның «Күңелле көннәр», Җ. Тәрҗе- мановның «Күңелле ел» исемле җыентыклары шулай ук уңышлы- лар рәтенә керә. Алар бар да яшь буынны тәрбияләүгә хезмәт итәләр. Балаларда патриотизм хисләре, Ватанга, Ленин — Сталин эшенә мәхәббәт тәрбиялиләр, укуга дәртләндерәләр. Аларда безнең балаларның бәхетле, шатлыклы, иркен тормышлары сизелә. Бу гомумән. Ләкин балалар язу- чыларының иҗатларында кимчелекләр күбрәк һәм җитдирәк. Югарыда уңышлылардан саналган җыентыклардагы шигырьләрнең дә күбесе очраклы, аз әһәмиятле эпизодларга корылган, ел фасыллары, сандугач сайраулары, чишмә челтерәүләре томалап китә. Идеянең тирән булмавы, әсәрләрнең балаларны фикер йөртергә этәрмәве, җанлы бәхәс тудырырлык көче булмавы югарыда саналган әсәрләрнең барысы өчен дә характерлы 
диярлек. Иң аянычы шул: бу китаплардагы геройлар арасында баланы ияртеп алып китәрлек, их, шуның кебек булсаң икән, диярлек, балалар яратырлык, сокланып укырлык образлар юк. Балалар өчен язылган поэзиядә кабатлаулар бик күп. Шагыйрьләр бер үк теманы, бер үк формада, бер үк сүзләр белән кабатлыйлар, ә бала моны һич яратмый. Балалар язучыларына тар-кысаи сукмактан, ташу вакытында кереп калган кечкенә сулардан киң юлларга, диңгезгә чыгарга, бөтен җилкәннәрне киереп кыю йөзәргә вакыт. Татар совет балалар язучыларын зур, затлы темалар, безнең искиткеч чынбарлыгыбыз турындагы темалар көтә. Гүзәл Ватаныбыз, сөекле юлбашчыларыбыз, коммунистлар партиясе, Ленин — Сталин комсомолы, халыкларның сталинчыл дуслыгы темалары көтә. Совет мәктәбе, аның мөлаем укытучылары, гүзәл балалары, балаларда кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тудыру, коммунизм төзүче совет фәне, совет галиме, искиткеч киләчәгебез — балалар язучылары беренче чиратта менә нәрсә турында язарга, шул темаларны зур полотнолы әсәрләрдә хәл итәргә тиешләр. Совет кешесендә һичбер кемдә булмаган сокланырлык сыйфат бар — совет кешесе өчен Ватан интереслары шәхси интереслардан югары. Балалар язучысы үзенең укучыларында әнә шул сыйфатны тәрбияләргә тиеш. Әгәр әдәби әсәрдә югары мастерлык кирәк икән, балалар өчен языл ган әдәби әсәрдә бу икеләтә кирәк. Балалар китабы өчен юмор, җанлылык кирәк кенә түгел, зарур. Безнең күбебезгә менә шул җитми. Балалар өчен пьесалар юк. Дөрес, бу елларда берникадәр җанлылык сизелде. Редакцияләргә унлап пьеса килде. Ләкин аларның да нибары өчесе басарга тәкъдим итәрлек булды. Балалар әдәбиятының болай ярлы һәм ябык булуының сәбәпләре күп. Ләкин күпнең бер-икесенә тукталып
94 
 
 
китмичә ярамый. Конфликтсызлык теориясе балалар әдәбиятында тамырны бик тирән җибәрде һәм аның әле хәзер дә йолкынып ташланганы юк. Бездә, совет баласы һәрьяклап үрнәк булырга тиеш дигән дөрес тезистан дөрес булмаган зарарлы нәтиҗә чыгарып, балалар образларын барысын да бөтен яктан килгән, бертөрле каршылыксыз итеп гәүдәләндерәләр. Тормышта исә бала андый түгел, ул бик каршылыклы, аңарга хәтта ата-ана, тирә-күршеләр аша кергән эгоистлык, мещанлык һ. б. бик күп зарарлы сыйфатлар да очрый. Андый сыйфатларны яшерү’ юлы белән түгел, сылап-сыйпап үтү юлы белән түгел, әдәби әсәрләрдә фаш итү, хәтта аңлы рәвештә үткенләндереп күрсәтү юлы белән көрәшергә кирәк. Икенчедән, балалар әдәбияты алдында торган бурычларны зур мастерларның катнашы белән генә хәл итәргә мөмкин. Бу рус әдәбиятында һәм башка әдәбиятларда һаман шулай. Ә без әле Г. Бәшир, Н. Исәнбәт, С. Хәким, Р. Ишморат кебек өлкән мастерларны балалар әдәбияты мәйданына алып керә алмыйбыз, ә кайчандыр мәйдан тоткан М. Әмир, И. Гази, Ф. Хөсни, К. Нәҗми, Ә. Фәйзи тәмам тындылар. Ш. Маннур, Ә. Исхак, И. Туктарлар да туктартуктамас торалар. Бу иптәшләр хәлнең үткенлеге белән хисаплашырга тиешләр. Сүз балаларны коммунистик рухта тәрбияләү турында бара. Язучы бу бурычтан һич тә читтә кала алмый. Шулай ук Комсомолның Өлкә комитеты белән Мәгариф министрлыгы да бу эштән читтә торырга тиеш түгелләр. Балалар әдәбияты белән турыдан-туры җитәкчелек итәргә тиеш булган бу ике оешманың балалар әдәбиятын үстерү буенча соңгы 15 ел эчендә кыл да кыймылдатканнары юк! 
Соңгы өч елда яшь язучылар байтак эш эшләделәр. Алда телгә алынганнар өстенә «Үсү юлы»ның өч номерында 133 шигырь, 11 хикәя һәм очерк, ике пьеса басылып чыкты. «Совет әдәбияты»нда яшьләрнең күп кенә шигырь һәм хикәяләре басылды. Берничә яшь иптәш Татгос- издатта аерым җыентыклар чыгарды. Яшьләрнең тиз көндә Москвада рус телендә басылып чыгачак җыентыгы күп нәрсә турында сөйли. Мин биредә 
яшьләр иҗатына гомуми характеристика биреп китү белән генә чикләнергә булдым. Яшьләрнең күптән уйланган коиферен- циясеминарларын, ниһаять, оештырырга, бу эшкә өлкән язучыларны тартып, аны чын-чыилап мастерлык мәктәбе дәрәҗәсендә үткәрергә, ( яшьләр алдында торган бурычлар турында шул җыелышта иркенләп сөйләшергә кирәк. Яшьләрнең күпчелегенең иҗаты бүгенге көнне чагылдыру, совет кешесенең уй-фикерләрен, омтылышларын чагылдырулары, тормыш белән бергә атлаулары, алга, югарыга, новаторлыкка өндәүләре белән характерлы. Проза һәм поэзия турында сөйләгәндә, Ә. Давыдовның «Коммунизм таңы»н, И. Галләмов- ның «Гади кешеләр» исемле поэмасын, Г. Ахуновның «Галләм сорау бирә», Нигъмәтҗановның «Нәтиҗә», Төхфәтуллинның «Сталинградчы- лар» исемле хикәяләрен телгә алып китү урынлы булыр. Шул ук вакытта яшьләр әдәбиятка яңалык алып киләләр. Л. Ихса- нованың «Көмеш елга»сы, С. Саби- ровның «4 елга буйлап», Бахтияров- ның «Кеше гомере» исемле хикәясе шундыйлардай. Ләкин яшермичә шуны әйтергә кирәк: яшьләр арасында алдагы сафка йөз тотканнары бик аз. Күпчелеге үзләренең әдәбияттагы бүгенге хәлләреннән канәгать булып яшиләр. Яшьләрдә катлаулы, зур темалардан, аларны зур полотноларда башкарудан курку сизелә. Бу, драматурглардан кала, яшьләрнең барысына да диярлек характерлы. Икенче бер характерлы як, бусы бигрәк тә яшь прозаикларга карый: ялган сенсация белән мавыгу. Бер дә икеләнмичә әйтергә була: моның белән яшьләр үзләренең җитлекмәгәнлек- ләрен, чын тормышны белмәүләрен томалап китәргә тырышалар һәм кеше ышанмаслык ялгап ситуацияләр уйлап чыгаралар. М. Хә
95 
 
 
сәновның «Бозлар арасында» исемле хикәясе шундыйлардан. Биредә, аяксыз кеше сал кадәр салны коткару өчен елгага ташлана. Эффектлырак чыксын өчен Хәсәновның ул герое язын бозлар акканда ташлана. Бахтияровның «Кеше гомере» исемле хикәясе дә шундый. Биредә дә автор геройның геройлыгын күрсәтү өчен тормышта булмый торган күп кенә комачаулыклар уйлап чыгара, һәм шулар белән яхшы уйланылган хикәянең кыйммәтен югалта. Яшь язучыларны үстерүдә, алар- ның мастерлыгын күтәрүдә Язучылар союзы кайбер эшләр башкарды. Өлкән язучылардан Ы. Исәнбәт, А. Шамов, С. Хәким, Ф. Хөсни һ. б. ларның бу өлкәдә эчтәлекле докладлары булды. Дүрт семинар үткәрелде, правлениедә, секцияләрдә күп кенә әсәрләргә анализ ясалды. Комиссия һәм консультбюро өч елга меңнән артык консультация бирде һ. б. Ләкин эшләнәсе эшләр тагы да күбрәк. Башлыча, Союз яшь язучылар белән индивидуаль эш алып баруга аз әһәмият бирде. Яшьләрне күренекле язучыларга беркетү зур файда бирә. Бу өлкәдә дә без бик аз эшләдек. Г. Бәшир, К. Нәҗми, А. Шамов кебек зур тәҗрибәле язучылар беркемгә дә шефлык итмиләр. Ә кирәк иде. Ләкин яшьләр моны, заводта мастерның өйрәнчек белән эшләве итеп күз алдына китермәсеннәр. Шефның бурычына язучы булмаган кешедән язучы ясау керми, моны эшләргә дә мөмкин түгел. Шефның бурычы яшь язучыны үстерүгә, камилләштерүгә ярдәм итү. Татарстан рус язучыл арының иҗатлары турында сүз башлаганда барыннан да элек шуны әйтергә кирәк: соңгы 3 елда бу яшь һәм кечкенә коллектив күп эшләр эшләде. Т. Журавлев «Рядовой Антипов» исемле повесть язды. Журавлев бу әсәрендә күпне күргән совет солдаты образын тудырды. Совет солдатларының Бөек Ватан сугышындагы сугышчан традицияләрен оста күрсәтә алды. Бу китапны укучы зур канәгатьләнү белән каршылады, ул инде Москвада өч тапкыр басылды, күптән түгел Болгариядә басылып чыкты. Моннан башка аның Казанда «Курган» һәм «Алтын яңгыр» исемле 
повестьлары басылып чыкты. Г. Паушкин «Ерак заставада» исемле повесть язды. Автор Ватан сугышының беренче көннәрендә безнең пограничникларның үзләреннән берничә тапкыр күп сандагы дошман һөҗүменә каршы торуларын оста итеп тасвирлый алган. Бу әсәрне «Литературная газета» яшь авторның уңышы дип билгеләде. И. За- ботин бөек рус математигы Лобачевский турында зур роман тәмамлады. Роман Москвада һәм Казанда басып чыгару өчен кабул ителде. К. Лебедев укучылар тарафыннан җылы каршы алынган «Сынау көннәре» исемле повестеның яңа вариантын бастырып чыгарды. М. Елизарова бөек Горький турында пьеса язып бетерде. Пьеса быел Зур театрда куелырга әзерләнә. К. Заслоновский «Япон диңгезе буенда» исемле повесть язып бетерде. Повестьны хәрби-диңгез изда- тельствосы басып чыгару өчен кабул итте. Ю. Каревның балалар өчен хикәяләр җыентыгы басылып чыкты. Рус иптәшләр «Литературный Татарстан» исемле дүрт альманах чыгардылар, «Живая березка» исемле җыентыкта Я. Винецкийның «Бабай һәм аның оныгы» исемле уңышлы гына озын хикәясе, Ы. Козлова- ның «Апельсиния илендә» исемле пьесасы басылды. Рус иптәшләр моңардан тыш татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗехмә итү буенча да күп эш башкардылар. Я. Винецкпй И. Газиның «Онытылмас еллар»ын, Т. Ян мәрхүм Л1уса Җәлилнең «Алтынчәч» исемле опера либреттосын, Мслузников, Ю. Карев күп кенә шигырь һәм хикәяләр тәрҗемә итеп, рус укучысына җиткерделәр. Югарыда саналган китаплар теге яки б}г дәрәҗәдә әдәби әһәмияткә ия булу белән бергә, берсе дә тел тидергесез түгел. Шул ук вакытта алар арасында юкка кәгазь әрәм ит- 
96 
 
 
кәннәр диярлекләр дә түгел. Аларның күпчелеге укучы тарафыннан тирән канәгатьләнү белән каршы алындылар. Биредә аларның аерым җитешсезлекләре турында түгел, рус иптәшләрнең барысы өчен дә характерлы кимчелек турында әйтәсе килә. Татарстан рус язучыларының иҗатларында бүгенге тормыш бөтенләй диярлек юк. Бүгенге көнне нибары берничә шигырь аша гына күрәбез. Промышленность, аның кешеләре турында ник бер әсәр булсын. Бу рус иптәшләр иҗатында бик зур җитешсезлек, һәм аны төзәтүгә ярдәм итү безнең изге бурыч. Татар совет әдәбияты, мөмкинлекләребез белән чагыштырганда, акрын үсә, сан һәм сыйфат ягыннан бүгенге таләпчән укучыны канәгатьләндерә алмый. Хаталар, жптешсез- лекләр, уңышсызлыкка очраулар күп. һәм моның төп сәбәпләреннән берсе — әдәби тәнкыйтьнең гаять йомшак булуында. Соңгы өч елда чыккан тәнкыйть мәкаләләрдән X. Госманның һ. Такташ, Г. Халитнең «Онытылмас еллар» турындагы мәкаләләре файдалы, уңышлы хезмәт булып торалар. Күренекле язучыларның үзләренең дә матбугатта тәнкыйть мәкаләләр белән чыгулары — уңай, мин әйтер идем, шатлыклы күренеш. Г. Бәши- ров, Н. Исәнбәт, С. Хәким, Г. Әпсә- ләмов кызыклы һәм файдалы мәкаләләр яздылар. Бу мәкаләләр барысы да фикерләренең ярыйсы ук тирән, конкрет, стильләренең үзенчәлекле булулары белән аерылалар... Г. Бәширов белән Ы. Исәнбәтнең мәкаләләре аеруча уңышлы. Беренчесе, 1951 елгы прозага, икенчесе, соңгы еллардагы драмага анализ ясау белән бергә, язучылар арасына күп кенә проблемалар куя, мастерлыкны күтәрергә чакыра. Авторлар нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен, нигә начар икәнен ачык итеп аңлатып бирәләр. Ф. Хөснинең «Яшь язучылар белән беседа»сы һәм юмор-сатира турындагы мәкаләсе, Ә. Давыдовның «Тыныч көн» турындагы, Иделлепең «Г азинур» турыңдагы мәкаләләре әһәмияткә лаек. 25 ләп иптәшнең әдәби тәнкыйть өлкәсенә килүе, HVD Гыйззәтуллин, Ә. Нигъмәтул- ЛИ!?, 
'til. жжеудова кебек яшьләрнең беренче адымнарында ук уңай бәягә лаеклы хезмәтләр белән чыгулары шатлыклы хәл. Ләкин яшьләрнең, яшьләрнең генә түгел, кайбер өлкән тәнкыйтьчеләрнең дә күпчелек мәкаләләрендә әдәбиятны үстерергә хезмәт итәрлек тирән фикерләр, принципиаль, гомумиләштерелгән нәтиҗәләр булмый. Күп очракта әсәрнең эчтәлегенә, идеясенә шактый тирән тукталу белән чикләнеп, художестволылык ягына, алымнарына, формасына, бигрәк тә теленә анализ ясамыйлар. Әйе, бусы кыен эш. Ләкин ансыз әдәби тәнкыйть булмый. Күп кенә мәкаләләр рецензияләрдән бары күләмнәре белән генә аерылып торалар. Телләре, стильләре коры, публицистик ялкыннары юк. Киң катлау укучыны мавыктырырлык, кызыксынып укырлык түгел. Ә бу сыйфатлар бик кирәк. Ансыз әдәби тәнкыйть юк. Бу өч ел эчендә әдәби тәнкыйть һәм әдәбият тарихы өлкәсендә идеологии бозулар, хаталар байтак булды. Г. Халитнең чеп-чи буржуаз- милли хәрәкәт булган җәдитчелекне прогрессив хәрәкәт итеп күтәреп чыккан мәкаләсен, Б. Яфаровның реакцион язучыларның безгә ят әсәрләрен, фальсификацияләү юлы белән, уку китапларына өстерәп кертүен искә төшерегез. Л. Җәләйнең «Совет әдәбияты» журналының 1952 елгы 7 санында тел гыйлеме турында буталчык, марксистик положениеләрне бозып күрсәтә торган мәкаләсе басылып чыкты. Болар барысы да тәнкыйтьче кадрл арыбызның җитәрлек көчле булмаулары турында, әдәби җәмәгатьчелекнең әдәби тәнкыйть белән шөгыльләнмәве, гамьсезлеге турында сөйлиләр. Әдәбиятта бик билгеле зур исемнәр турында да бездә әлегә кадәр ачыклык юк. Әлегә кадәр Ф. Әмирхан һәм һ. Такташларга булган бәя, аларның тоткан урыннары турында бер фикергә килгәнебез юк. Г абдулла Тукай! Әдәбиятчыларыбыз хәтта Тукайга бәя бирүдә дә
97 
 
 
 
аерылалар. Берәүләр, мәсәлән, филолог X. Хисмәтуллин, аның бөеклеген тану белән бергә, аңардагы бик зур каршылыклар турында яза. Икенче берәүләр., мәсәлән, Ә. Фәйзи, Татгосиздат тарафыннан басып чыгарылган русча җыентыгында моны инкарь итә. Тукайда бертөрле дә каршылык күрми. Бу мәкаләдә Г. Тукай инде ачык фикерле марксист булып җитешеп килә. Г. Тукайны шулай итеп күрсәтү өчен аның фальсификацияләп тәрҗемә ителгән шигырьләрен китерә. Габдулла Тукай «Хөрмәтле Хөсәен ядкаренә» исемле шигырендә әле Ленин — Сталин партиясенең программасын аңлап җиткермәгән хәлдә, большевик Ямашев турында: «Көчле, көчсез, ярлы, бай Булды һаман да бер аңар», ди. Ә. Фәйзи мәкаләсендә исә аның мондый «тәрҗемә»се бирелә: «Не льнул он к сильным и богатым, Дружил с бесправным бедняком». Әйтергә кирәк, Г. Тукайның шул метод белән тәрҗемә ителгән шигырьләрен Татгосиздат байтак басып чыгарды. Әдәбиятчыларга мондый мәсьәләләргә ачыклык кертергә бик вакыт. Остазыбыз И. В. Сталинның «Чынлыкны языгыз!» дигән кыска, тирән мәгънәле сүзләре әдәбиятчылары- бызга бер үк дәрәҗәдә кагыла. Бай традицияле, зур тәҗрибәле, Союзда член булып торучылары гына да 60 лап булган татар совет язучылары армиясенең алда торган бурычларны үтәп чыга алмавының, бик күп мәсьәләләргә кагылмый калуының, әсәрләрнең һаман да аз булуының, басылып чыккан күп кенә әсәрләрнең бүгенге укучыны канәгатьләндерерлек югары художестволы булмавының, ниһаять, биредә саналган һәм саналмаган һәм бик күп ялгышларыбызның сәбәбе нәрсәдә соң? Моның сәбәбен «конфликтсызлык теориясе» белән типиклыкны дөрес аңламау кебек, әдәбиятның чәчәк атуына бәхәссез зур зыян китергән зарарлы теорияләргә генә кайтарып калдыру үзе ялгыш нәтиҗә чыгару булыр иде. Төп сәбәп итеп оештыру мәсьәләләренең, ягъни Союз һәм аның секцияләрендә эшнең тиешле дәрәҗәдә 
тормавын, аерым секцияләрдә бөтенләй йомшак булуын күрсәтер идем. Дөрес, бик күп мәсьәләләр күтәрелде, бик күп докладлар тыңланды, ләкин аларның күпчелеге секция яки правление ихатасыннан читкә чыкмады. Ә шул докладларны, анализларны барлык язучылар алдында, барлык язучылар катнашы белән эшләсәк? 55 язучы! 55 член. Әдәбиятта инде үзенең урынын алган, азмы-күпме атказанган 55 язучы! Л1оны без туры мәгънәсендә әйтәбез. Ә шуларның ничәсе соңгы өч ел эчендә зур иҗаты белән үзенең бурычын үтәде? Андыйлар 10—15 кешедән артмый. Бу да Татарстан Язучылар союзының оештыру сәләте йомшак булуы турында сөйли. Без язучыларның идея-теоретик белемнәрен үстерү турында аз кайгырттык. һәм бу безнең җитешсез- лекләрнең иң зурысы булды. Ләкин язучыларның кайберләре бүгенге таләпчән укучы яки тамашачыны канәгатьләндерерлек итеп язмавын, аз язуын яки бөтенләй язмавын Союзның җитәрлек, яхшы эш- ләмәгәнлегенә генә кайтарып калдырып булмый. Әгәр бер язучы, мәсәлән, Ә. Юнус, ник язмыйсың дигән сорауга, мине Союз оештырмады яки юнәлеш бирмәде дисә, көлке булыр иде. 
Татар совет язучылары алдында катлаулы, үтә җаваплы зур бурычлар тора. Алар, башлыча, партиянең идеология мәсьәләләренә караган күрсәтмәләреннән, карарларыннан, иптәш Маленковның XIX съездда сөйләгән докладыннан чыгалар. Безнең әдәбиятта төп герой булып бүген дә уңай герой — катлаулы ситуацияләрне, кыенлыкларны үтеп чыга белүче тапкыр новатор, иҗади көчкә ия булган совет кешесе, коммунизм төзүче кеше кала. Бу геройны татар совет язучыларына үзләренең зур полотно әсәрләрендә бөтен барлыгы, эчке дөньясы белән чагылдырырга бик вакыт.
7. „С. Ә.“ № G. 


 
 
Промышленность, киләчәге искиткеч зур булган ел үсәсен көн үсә торган яшь Татарстан нефте, аның кешеләре әдәбият ишеген кыю шакыйлар. Коммунизм төзү юлында безнең кулны биләп торган, аякка гер булып тагылган җитешсезлекләр, кыенлыклар, хурлыклы сыйфатлар күп очрый. Безгә аларны курыкмыйча күрсәтергә, кыю рәвештә фаш итәргә кирәк. Җитешсезлек, ул, хәрәкәт— үсеш булмаган җирдә генә юк. ә без үсәбез, алга хәрәкәт итәбез, димәк, кыенлыклар, җитешсезлекләр булу бик табигый. Безгә Гогольләр, Щедриннар кирәк, ягъни һәртөрле җитешсезлекләребезне Гоголь һәм Щедрин кебек оста фаш итә. сатира аша коммунизмга барыр юлыбызны чистарта белүчеләр кирәк. Кешеләр аңында әле һаман да бетмәгән капитализм калдыкларын аяусыз фаш итүчеләр, политик гамьсезлек, сукырлык, бюрократлык, ма- саючанлык. эгоистлык, рвачлык күренешләрен рәхимсез көйдереп алучылар, подхалим, ачык авызлардан нәфрәт белән көлә белүчеләр кирәк. Дөресрәге, безнең барыбызга да шушы эшкә алынырга кирәк. Ачык итеп әйткәндә, әле хәзергә сатирик журналыбызда сатира бик аз. Без әле XIX съезд тарафыннан сатира өлкәсендә әдәбият алдына куйган бурычлар асылына төшенеп эш иткәнебез юк. һәр жанрда, бигрәк тә поэзиядә, 
сыйфат турында чыи-чынлап кайгырта башларга бик вакыт. Очраган бер мәкаләне рифмага салып шигырь итеп тәкъдим, итүдән туктыйк инде! Шигырьнең шигырьлеге идеясендә генә түгел, шигъриятендә дә. Ә рифма белән ритм — әле ул шигърият түгел. Биредә издательство һәм редакцияләрне тагы бер тапкыр таләпчәнлеккә чакыру урынсыз булмаса кирәк. 
Хәзерге көндә татар совет язучылары зур әсәрләр өстендә эшлиләр. Алдагы елның аеруча уңышлы булуы көтелә. Безнең бурыч бу әсәрләрнең язылып бетүләрен тәэмин итү‘генә түгел, аларның данлыклы совет халкына, коммунизм төзүчеләргә лаеклы булып чыгуларына, югары идеяле, художестволы, шигъри көчле булып чыгуларына, халык эше кебек үк үлемсез булуларына ирешү. Әгәр Ленин — Сталинның бөек өйрәтүләре белән төпле кораллансак, әдәби осталыгыбызны туктаусыз үстерә барсак, кабинетларыбыз- дан чыгып, тормыш эченә, халык эченә тирәнрәк үтеп керсәк, иҗат лабораториябездә коллектив көченә таянып эш итсәк — без бу бурычны, әлбәттә, үтәп чыгарбыз, һәм бу безнең коммунизм җәмгыяте төзү эшенә мактаулы вкладыбыз булыр.