Логотип Казан Утлары
Шигърият

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 

МУСА ҖӘЛИЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ 
Үзенең патриотик шигырьләре, героик поэмалары, нәфис җырлары белән хезмәт ияләре массасына бик яхшы таныш булган коммунист шагыйрь Муса Җәлил 1942 елда Волхов фронтында чолганышта кала һәм, сугышта каты яраланып, пленга эләгә. Ул соңыннан бу турыда «Кичер, илем!» исемле шигырендә яза, «изге сугыш антын соң чиккәчә керсез сакладым», — дип белдерә, тик соңгы минутта пистолеты хыянәт итүен әйтә. Муса Җәлил концлагерьда яши һәм анда качу оештыру өчен Берлинга күчерелә, һәм Моабит төрмәсенә ябыла. Блокнотына берничә җиргә ул, «Германиядә политик эш алып барганы өчен ябылган һәм үлемгә хөкем’ ителгән М. Җәлил», дип язып калдырган. Моабит төрмәсендә М. Җәлил, үлем хөкеменең җиренә җиткерелүен көтеп, бер елга якын утыра. Шул вакыт эчендә 125 шигырь һәм поэма иҗат иткәнлеген, тик аларның барысын да кәгазьгә язарга мөмкинлек булмаганлыгын әйтә. 1944 елның башында М. Җәлилне фашистлар җәзалап үтергәннәр. Үләр алдыннан ул шигырьләре теркәлгән блокнотны күрше камерада утыручы дустына — Бельгия партизанына — биреп калдырган. Берлинны алганда Совет Армиясе тарафыннан төрмәдән азат ителгән бу партизан Муса Җәлил шигырьләрен Брюссельдәге Совет Консульствосына тапшырган. Без Муса Җәлилнең үлем хөкеме көтеп төрмәдә утырганда язган шигырьләрен шушы саннан бастыра башлыйбыз. Алар талантлы шагыйрьнең соклангыч поэтик көче турында сөйлиләр, совет кешесенең иң каты газаплар кичереп һәм үлем каршында торып та ныклы ихтыяри көч саклавын, рухы белән һаман батыр, җиңелмәс булып калуын күрсәтәләр, туган илгә булган мәхәббәт хисенең тирәнлеген һәм «яраланган лачын йөрәгеннән» шигырь булып чыккан үч ялкынын сурәтлиләр. Хезмәт ияләренең сөекле шагыйре иң авыр газапларны, фашистларның ерткычлыгын түземлелек белән кичерә һәм туган иленә, совет халкына турылыклы булып кала. Ул үлемне батырларча каршы ала, бәхет, шатлык, җиңү турында җырлый, совет халкының җиңү тантанасы белән шатлана. 
КИЧЕР, ИЛЕМ! Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта. Юк, мин сине тузан бөртегедәй Сансыз гомрем өчен сатмадым. Волхов шаһит, изге сугыш антын Соң чиккәчә керсез сакладым. Мин курыкмадым өстән яңгыр төсле Яуганда да туплар, ядрәләр, Каушамадым кан һәм үлек белән Тулганда да тирә-әйләнәм. Алда, артта, унда, һәм сулымда Киселсә дә юлым^ күкрәгем Яраланып канга төренсә дә, Көчсезләнеп мин яшь түкмәдем.  
41 
 
Мин алдымда күрдем шыр сөяктән Котылгысыз үлем шәүләсен. Кил син миңа, үлем, бары гомрем Коллык белән төгәлләнмәсен! Мин түгелме дуска хат язучы, «Борчылма, дип, тормыш юлдашым, Соңгы тамчы каным тамса тамсын, Тик антыма таплар кунмасын!» Мин түгелме шигырь утым белән Ант итүче канлы сугышта? — «Үлемгә, дип, ачы нәфрәт белән Елмаермын соңгы сулышта». «Соң чиктә, дип, синең мәхәббәтең Җиңеләйтер үлем газабын, Илемне һәм сине сөюемне Каным белән җиргә язармын». «Тыныч булыр йокы, тормышымны Бирсәм, диеп, туган ил өчен». Ышан, илем, шушы ант сугарды Йөрәгемнең соңгы тибешен! Язмыш көлде, үлем кагылмыйча Үтте яннан минем тирәләп. Нишлим, нишлим, соңгы минутымда Пистолетым итте хыянәт! Чаян чага үзен соңгы чиктә, Бөркет ярдан түбән ташлана. Мин соң бөркет түгел идеммени, Баш ияргә шуннан башкага! Ышан, илем, шундый бөркет идем Мин дә соңгы минут килгәндә, Әзер идем, мәгърур канат җәеп Ташланырга ярдан түбәнгә. Нишлим, сугыш дустым-пистолетым Соңгы сүздән кинәт баш тартты. Богау салды дошман кулларыма һәм хурлыклы юлдан атлатты. Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны. Яраланган лачын йөрәктән. Көн чыгышы дуслар кулындагы Байрак булып көн дә кызара. Белмисез лә, дуслар, тоткын күңел Күкрәктәге җәрәхәттән түгел, Канлы үчтән шулай кыза ла! Тик бер өмет: кара август төне Илтер мине шунда җитәкләп. Өстен килер түбән әсирлеккә Үч һәм илгә керсез мәхәббәт. Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген, Яраланган, ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем. VII. 1942.  
42 
 
КОРЫ Ч1 
«Корыч менә шулай чыныкты» Островский. Мин мыек та әле кырмый идем, Былтыр өйдән чыгып киткәндә, Алтмыш яшьлек картның гомер буе Күргәннәре хәзер җилкәмдә. Бу бер елда баштан кичкәннәрдән Ми күперде, йөрәк кабарды, Егермедә битем җыерчыкланды, Егермедә чәчем агарды. Бу порохлы, канлы, яшьле елның Авырлыгы төште аякка. Мина екты мине, егермедә Мин таяндым, ахры, таякка. Сез тапмассыз хәзер күзләремдә Малай чакның юләр шуклыгын. Каш сикерми көяз дәртләр белән, Күңел куйды инде мутлыгын, йөрәк каты, төстә яшьлеккә ят Җитдилек һәм сабыр уйчанлык. Яшьлек янды, кипкән дары кебек, Гомере булды аның өч айлык. Яшьлек, яшьлек, кайда айлы кичең? Кайда синең зәңгәр күзләрең? Дон буенда, окоп базларында Ятып калды кайнар эзләрең. Сандугачлы алсу танда түгел, Син давыллы төндә кабындың. Җиңеп алган чиккә сине канлы Байрак итеп кадап калдырдым. Үкенә дип ләкин уйламагыз, Мин шат күреп җиңгән илемне йөз яшьлегем булса, мин барсын да Шушы юлда бирмәс идемме? Яшьлек, дисез, өскә үрләр өчен Бирелгән бит аңа канатлар! Исе китеп сөйләр аны картлар, Гасырларча тарих кабатлар. Утны, суны кичеп, кешелеккә Яулап алдык бөек чынлыкны. Безнең яшьлек менә шулай үтте, Корыч менә шулай чыныкты. 30. X. 43 
С Ө Е К Л Е М Ә Еллар буе бәлки хатым булмас, Хәбәр булмас минем турымда, Туфрак күмәр баскан эзләремне, Үлән үсәр киткән юлымда. 
* Бу шигырь икенче дәфтәрдә «Чыныккан яшьлек» дип исемләнгән. 
-43 
 
Төшләреңә бәлки кара киеп, Кайгы баскай килеш керермен. Еллар юар эзен йөрәгеңнән Сине соңгы үпкән көнемнең. Беләм, сиңа чиксез авыр булыр, Ялыктырыр сине бу көтү. Кирәк төсле булыр күңелеңә «Ул юк» дигән уйны беркетү. Минем өчен, бәлки, бар нәрсәдән Кыйбат булган сөю хисеңнән Мәхрүм булып, бер көн көтмәгәндә, Мин чыгармый синең исеңнән. Аңла, бәгърем, менә шул вакытта, Шул вакытта күңлем кимсенер. Шунда гына үлем җиңсә җиңәр, Кайтыр юлым бәлки киселер. Мин моңарчы синең көтү белән Көчле булдым сугыш кырында, Синең сөю серле тылсым булып, Саклап килде йөргән юлымда. Егылсам да, «җиңәм» дигән антым Хәтеремдә минем һәркайчан. Син үзең үк рәхмәт әйтмәссең бит, Илгә җиңү алып кайтмасам. Көрәш озак, юлы урау булыр, Син көт, бәгърем, өзмә өметеңне! Уттан, судан исән алып кайтыр Мәхәббәтең сөйгән егетеңне. X. 1943. 
ЮЛЛАР Юллар, юллар, мине туган йорттан Аерып ерак алып киттегез. Җитәр инде, озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез. Бик сагындым таныш кырларымны, Урманымны, күпер башымны, Бик сагындым мине өзелеп сөйгән Нечкә билем, кара кашымны. Көн яңгырлы иде мин киткәндә, Карап калды боепып сердәшем, Юешләтте аның керфекләрен Яңгыр түгел, назлы күз яше. Читен дә соң читкә киткән чакта, Ярты җаның калса өзелеп, Ярый әле, сөю белән бергә Бар йөрәктә корыч түземлек. Юллар, юллар, сез бит барыгыз да Менә шундый каты, аяусыз! Я, әйтегез, кемнәр үтте сездән, Салындыгыз башлап каян сез? Минем кебек кайсы шашкын йөрәк Беренче кат шуннан атлады? Кемне шулай өмет дәртләндереп Еракларга илтеп ташлады? 
X. 1943. 
44  
Беләм, дәртләр ташый, безне шулай Яшьлек куша кыдырып йөрергә! Сезне, юллар, аяк эзе түгел, Пөрәк хисе салган бу җиргә. Кая гына ләкин китсәк тә без Сукбайлыкка яшьли салышып, Шул юллардан кире алып кайта Туган йортка йөрәк сагышы. Юллар, юллар, мине илкәемнән Аерып ерак алып киттегез. Яна дәртләр, яңа хисләр белән Сөйгәнемә кире илтегез. X. 1943. 
СУГЫШТАН СОҢ 
Май аенда тагын җыйналырбыз, Кызыл шәраб килер табынга. Бокалларның көмеш чыңы белән Табын җыры яңрар тагын да. Өстәл тулар җанлы чәчәк белән, Чәчәк төсле кызлар, усаллар, Каш кырыен гына үпкәй булып, Котлап безнең кулны кысарлар. Кайберәүләр булмас бу табында, Алар урны шулай буш калыр, һәм беренче бокал күтәрелер Исме белән батыр дусларның. Бик күңелле булыр бу очрашу, Шундый авыр көннәр кичереп, Без шәрабтан түгел, ә шатлыктан Җырлашырбыз бәлки исереп. Тик күп түгел, каплап бокалларны Без табыннан бергә кузгалып, Юнәлербез дуслар каны тамган Киң кырларга җиңне сызганып. Ватык юллар, янган зур калалар Без килгәнне көтеп яталар, Уянсыннар батыр тракторлар, Уйнасыннар кулда балталар. Кырны тутырып алтын бодай үссен, Ауган йортлар торып бассыннар, Җиңгән илнең хезмәт тире белән Кырлар көлеп чәчәк атсыннар.
45 
 
ТӨЗҮ Күкне чуарлап йөзә болытлар, Болытка җитә Без салган йортлар, һәрбер кирпече Безнең кул көче. Нинди иҗатка Булдыклы кеше. Файдасыз яткан Таштан, балчыктан Чыга ул калкып Буш бер чатлыктан. Башта ул әле Нәкъ биләүдәге Яшь баласыман, Биләп алынган. Биләгән аны Такта челтәре, Юк әле каны, Юк әле тәне. 
 
ЧЕ Тиз басар сафка Ул үсеп җитеп, Карап торырсыз Исегез китеп. Кем яшәсә дә Бу матур йортта, Бу йортның туган Көнен онытма! Тормышың үтсен Кызыклы, ямьле, Күчкәч, күңелле Үткәр бәйрәмне. Бер теләк сиңа, Сүзем юк бүтән. Төзүче өчен Бер бокал күтәр! Бу йортлар бездә Туалар йөзләп, Тудыра аны Иҗат һәм хезмәт. X. 1943.
 
ИРЕК Кая гына башым куйсам да, Кайгы талый йөрәк итемне. Кич ятсам да, иртә торсам да, Әллә нәрсәм җитми шикелле. Аяк-кулым бөтен — бөтенен, Буй-сынның да сизмим кимлеген, Бар нәрсәм дә җитә — җитүен, Җитми бары иркем — хөрлегем. Үзем теләп йөртер булмагач, Юк аягым минем, юк кулым. Нәрсә соң ул, иркем булмагач, Бар булуым белән юклыгым! Атам-анам юкта илемдә, Әйтегез, мин ятим идемме? Мин югалттым «Д» җирендә 1 Анамнан да якын илемне. Мин кол монда, йортсыз-ирексез, Ирексез һәм илсез — мин үксез. Атам-анам булган булса да, Булыр иде урным бусага. Булыр идем һаман мин ятим, Тик таланган этләр миңа тиң. Алтын иркем, азат тормышым, Кая очтың киек кош булып? Ник очмады соңгы сулышым, Шунда бергә, сиңа кушылып? Белдем микән ирек кадерен Хөр чагында, дуслар, элек мин? Татып авыр коллык җәберен, 1 Дошман җирендә.

45 
 
Инде белдем тәмен ирекнең! Шатландырса язмыш күңелне, Кавыштырып ирек-сердәшкә, Багышлармын калган гомерне Ирек өчен изге көрәшкә. VII. 42. 
КОШЧЫК Чәнечкеле тимер чыбык белән Уратылган безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә, тирес корты без. Кояш чыга койма аръягында, Күрше кырлар нурга коена. Тик, нигәдер, аның нуры безгә Тими үткән төсле тоела. Ерак түгел урман, кыр... кемнеңдер Ишетелә чалгы кайравы. Кичә шуннан бер кош очып килеп, Шул коймага кунып сайрады. Чакырсам да, кошчык, Син бу йортка Үзең теләп очып кермәссең. Керә күрмә, безнең кан-яшь йотып, Интеккәнне үзең күргәнсең. Сайра безгә шушы нәләт төшкән Койма аша гына булса да, Шунсы да бит безгә зур юаныч, Җырларыңнан күңел тулса да. Син очарсың бәлки минем илгә, Син ирекле, җитез канатлы. Тик әйт, кошчык, Синең минем янга Бу килүең соңгы кабатмы? Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык, Соң теләген мәгърур җанымның. Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт Җыры булып тоткын шагыйрьнең. Ук шикелле үткен канатыңнан, Таң шикелле якты җырыңнан Таныр сине халкым, — «Бу, дип, аның Соңгы җыры көрәш кырыннан. Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә, Дип, шагыйрьнең аяк-кулларын, Бер көч тә юк җирдә богауларлык Аның кайнар йөрәк моңнарын». Оч син, кошчык, Көчле җырым булып, Шушы сиңа соңгы теләгем. Тәнем калсын монда, (Нәрсә ул тән!) Барсын илгә минем йөрәгем! VIII. 1942.