Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙНЫҢ ӘДӘБИ ПАРОДИЯЛӘРЕ


V’
 Тукайны әдәбиятка беренче рус революциясе алып килде. Татар әдәбиятында реализмның тууы, критик юнәлештә үсеп китүе шушы революция белән бәйләнгән. Тукай, револю- циондемократик поэзияне нигезләүче булудан тыш, үзенең үткен сатиралары, хикәя һәм фельетоннары белән, теоретик һәм тәнкыйть хезмәтләре белән яңа реалистик татар әдәбиятын чәчәк аттыруда, аны анти- реалистик агымнарның һөҗүменнән саклауда иң зур өлеш керткән язучы. Әнә шул көрәштә бер корал итеп, Тукай, татар әдәбиятында беренче буларак, пародия жанрын куллана башлады. Тукай пародияне татар әдәбиятына алып керүдә, бу жанрга гражданлык хокукы бирүдә иске татар әдәбиятыннан үрнәкләр ала алмаган икән, барыбер ул ниндидер традицияләргә таянып эш итәргә тиеш иде. һәм бу шулай булды да. Тукай, беренчедән, татар халкының пародик әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсенә, икенчедән, рус сатирик әдәбиятындагы пародия үрнәкләренә таянды. «Элек-электән иске схоластика, дини китапларга, тәгъбир һәм ифадәләргә халык үзенең пародияләрен иҗат итеп килгән. Бигрәк тә мәктәп, мәдрәсә тирәсендә шәкертләр арасында бу хәл шактый киң җәелеп, күренерлек хәлгә килгән иде» ’. Яшьтән үк халык поэзиясе белән азык- 
1Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Татгосиздат, J948, 129 бит. 
лангаи, иске мәдрәсәнең барлык баскычларын үткән Тукай, әлбәттә, халык пародияләре белән якыннан таныш була. Кызыклы факт: мәдрәсәдә укуының 
беренче кышында ук ул пародия жанрының бер күренеше белән очраша. Бу турыда Тукай үзе болан яза: «Фәкать «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә буларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның: Кәлимәтен тайнбәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәнкә, борыны тулы...» — дигән сүзләрен ишеттем. Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин бу сүзне яратып отып алдым, һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым» («Исемдә калганнар»). Рус әдәбиятында пародия 18 йөздә үк күренә башлап, сан һәм сыйфат ягыннан үсә барган хәлдә, әдәбият тарихының барлык этаплары аша үтә һәм совет әдәбиятына да килеп керә. Әлбәттә, аның тоткан урыны, табигате һәм җәелеш дәрәҗәсе төрле тарихи чорларда төрлечә була. Мәсәлән, узган гасырның 50—G0 елларында, ягъни илдә революцион ситуация хасил булган дәвердә, революцион-де- мркрат язучылар крепостнойлык тәртипләрен камчылауда һәм реализмга чит булган әдәби алымнарга каршы көрәштә пародияне киң кулланып, жанрны чәчәк аттыралар. Моннан сон. пародия беркадәр сүлпәнәептора да 1905 елгы революция елларында һәм аннан соң янадан җанланып китә.

10') 
 
Тукай 50—60 елларда иҗат ителгән пародия үрнәкләрен укыгандырмы, әйтү кыен, һәрхәлдә үз чорының пародии әдәбияты белән ул яхшы таныш була. Моңа дәлилләр җитәрлек. Үзенең бер мәкаләсендә, мәсәлән, шагыйрь рус сатирик журналларыннан җидесенең исемен санап китә. Шулар арасында пародии әсәрләрне күп бирүе белән аерылып торучы «Сатирикон» журналы да бар. Ә бу журналга Тукай аеруча игътибар бирә («Хатыннар хөррияте» шигыре, мәсәлән, шушы журналдагы материалдан файдаланып язылган). Ниһаять, Тукай шул заманның иң күренекле пародистлары саналган Буренин һәм Измайлов иҗатлары белән яхшы үк таныш була. Буренин һәм Измайлов әсәрләре нигезендә язылган «Япон хикәясе» һәм «Баскыч» шигыре шул турыда сөйлиләр. Конкрет рәвештә Тукай пародияләре турында сүз башлаганчы, гомумән бу жанр мәсьәләсенә кагылып китми булмый. Әдәбият белгечләренең бер төркеме, әдәби максатларны эченә алган пародияләрне генә пародия санап, әдәбияттан тыш максатка юнәлдерелгәннәрен бу жанрга кертми. Икенче төркем исә теге яки бу әсәр материалына нигезләнеп язылган барлык сатирик яки юмористик әсәрләрне пародия жанрына кертә. Ләкин шунысы бәхәссез: пародия ул — сатира һәм юморның бер төре, ләкин үзенчәлекле төре. Ул нинди дә булса әсәрнең формасыннан (пародистның максатына карап, яки сюжетыннан, яки теленнән, яки шигырь үлчәвеннән, яки кайбер образларыннан һ. б.) файдаланып языла һәм капма-каршы эчтәлек салына. Бу яктан караганда, һәм турыдан-туры әдәби максатны күздә тоткан, һәм әдәбияттан тыш бурычларны үтәгән пародик әсәрләр пародия жанрына кертелергә, ләкин бер-берсеннән аерып йөртелергә һәм бу аерма атамаларда да чагылырга тиеш кебек тоела. Без, уңайлык өчен, аларны иҗтимагый һәм әдәби пародияләр, дип атыйбыз. 'Тукайның пародик иҗаты үзенең табигате һәм характеры белән күбрәк үткән гасырның 50 —60 елларындагы пародик әдәбиятка якын тора, ягъни Тукай пародияләрендә иҗтимагый политик мотивлар өстенлек итә. Шулай булмый хәле дә юк. Чөнки Тукай — революцион                     77 Һу турыда алда толгә алынган жыен- тык га шакгын мәгълүмат бар. демократ шагыйрь, ул үзе әйтмешли, «саф, коеп куйган поэт кына түгел..., дипломат, политик, общественный деятель дә» Максатларына һәм пародияләнүче объектларына бәйләнешле рәвештә Тукай пародияләре эчтәлек һәхм фор ма ягыннан бик төрле. Аларның мөстәкыйль булганнары һәм теге яки бу фельетон эченә кертелгәннәре, антиподларның форма компонентларына нигезләнгәннәре һәм яңа материалга корылганнары, проза белән һәм шигырь белән язылганнары бар. Антиподларына мөнәсәбәтләре ягыннан алар ике зур төркемгә — иҗтимагый һәм әдәби пародияләргә бүленәләр. Тукайның «Печән базары, яхут яңа Кисекбаш», «Ысулы кадимче», «Дөнья бу!», «Мөритләр каберстаныннан бер аваз», «Мактанышу» кебек күпчелек әсәрләре иҗтимагый пародияләр төренә керәләр. Хәтта аның әдәби пародияләрендә дә әдәбияттан тыш мәсьәләләр зур гына урын тота. Беренче төр пародияләргә аерым тукталмастан, 77 тик шуны гына әйтеп китәргә кирәк: бу әсәрләрдә дә әдәби максатлар бөтенләй үк юк түгел. Эш шунда ки: Тукай каршында яңа, дөньяви, реалистик поэзия тудыру бурычы тора. Моның өчен, иске дини-суфпстик әдәбиятның басымын юкка чыгарып, яңа әдәбиятка җирлек хәзерләргә кирәк иде. Ә ул басым көчле иде. Китапчы татар байлары 1905 елгы революциядән соң да күп еллар буе «Сөбательгаҗизип», «Фә- заилеш-шөһүр», «Кисекбаш», «Бәдә- вам» кебек чүпләр бастырып, халыкның миен агулап киләләр. 1910 елда халык иҗатына багышланган лекциясендә халык рухын, чын халык телен аның авыз иҗатыннан гына табарга мөмкин икәнлеген әйткәч, Тукай бо- лай ди: «Иске китапларымыздан «Фәзаилеш-шөһүр»гә, «Юсеф кита- бы»на мөрәҗәгать итикме? «Фәзаи- леш-шөһүр» белән «Юсеф китабы» 

110 
 
кем телендә? Алла белә, жен телендә». Шушы реакцион әдәбиятның зарарын фаш итүче юлларны без Тукайның бик күп мәкаләләрендә һәм фельетоннарында очрата алабыз. Аның пародияләре дә, һичшиксез, әнә шул эшчәнлекнең бер күренеше булып торалар. Тукайның теге яки бу әсәргә, теге яки бу язучының ижат методына каршы юнәлдерелгән, ягъни әдәби пародияләре аның Казан чоры иҗатына карыйлар. Ләкин Уральск чорыннан да әдәби пародиянең яралгысы булган бер үрнәк китерергә мөмкин. Бу — «Ялкаулык яки жиңел кәсеп» исемле фельетон. Фельетонда автор бер мулладан ялкау бер кешенең ярдәм сорап аллага ялваруы, алланың аңа мәрхәмәт күрсәтүе турында риваять сөйләтә, ахырда, мулланың үзенә мөрәҗәгать итеп, болай ди: «Син, бичара мулла! Хатыннар качуын тәрҗих иткән 78 асылсыз, әсассыз риваятьләр жыеп-жыеп, жаһилане кирамнан вә мөтәгассыйбане гыйзамнан79 гыйз- зәтлү Ахмакҗан абзыйга яшь хатынлык иткәнче..., моның кеби асылсыз, борынгы еврей хикәятләреннән авызыңны тотсаң, бик мулла кеше булыр идең». Күренә ки, Тукай ялкаулык турындагы әкиятне тәнкыйть объекты булган әсәрдә хатын-кызлар хокуксыз- лыгын исбат итү өчен китерелгән дини риваятьләргә пародия итеп яза. Кайбер фактлардан чыгып, бу әсәрнең Уральск кешесе Хәсәнжан тарафыннан язылган «Бәянелхак фи- хак эль хиҗап» 80 исемле брошюра булуы турында хөкем йөртергә мөмкин. Хәсәнжан, коръәннән, тәфсирләрдән, «Сөбательгажизин» һәм башка дини китаплардан риваятьләр һәм өзекләр җыеп, хатын-кызларның ирләрдән яшеренергә тиешлеген исбат итмәкче була. Тукай иҗатының Казан чорына караган пародияләрен яхшырак аплау өчен, шагыйрьнең эстетик карашлары формалашу мәсьәләсенә кыскача гына булса да тукталып китәргә кирәк. Башлангыч ижат чорында әдәбият һәм матбугатка Тукай яшәп килүче тәртипләрне үзгәртеп коруның, хезмәт иясе массаларының тормышын яхшыртуның иң көчле һәм төп чараларының берсе итеп #арый. Милләтне                      78 Яклаган. 79 Хөрмәтле ладаннардан һәм бөек фанатиклардан булган. 80 «Хатыннарның качуы турында дөреслекне ачып салу» мәгънәсендә. һушына китерү өчен, ди ул, «...әдәбият гөл-сулары сибик, газета мәр- вәхәләре (веерлары) илә йомшак жил истерик 11әм авызына иттихатвә иттифак 1 сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик., хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик.» Шуңа бәйләнешле рәвештә реалистик тенденцияләр белән беррәттән, Тукайның бу чор иҗатында әле үгет-нәсихәт, дидактизм зур урын тота. «Дусларга бер сүз», «Иттифак хакында», «Шәкерт вә бер тәсадыф» кебек шигырьләрен әнә шуның характерлы мисаллары итеп карарга кирәк. Ләкин инде революцион-демокра- тик карашларының формалаша, карарлаша баруы белән шагыйрьнең иҗатында критик һәм реалистик башлангычлар көчәяләр. Әдәбиятның сатира төрен җәеп җибәрүе әнә шуны күрсәтә. Казан чорында инде Тукайның ижатында критик реализм тәмам чәчәк ата. Шагыйрь, элеккечә, феодализм калдыкларын гына түгел, бәлки буржуаз мөнәсәбәтләрне, буржуаз тәртипләрне, яшәп килүче капиталистик стройны фаш итә башлый. Бу хәл аның иҗатка, әдәбиятның әһәмиятенә һәм тоткан урынына булган карашларының үзгәрүе белән дә бәйләнгән. Үткен күзле художник буларак Тукай буржуаз мөнәсәбәтләрнең революциядән соң аеруча кызу үсеп китүен, капиталның бик күп нәрсәне, шул исәптән мәктәп һәм матбугатны, әдәбият һәм сәнгатьне үз интересына буйсындыруын бик яхшы күрде. «Алтынга каршы», «Яшьләр» кебек күп кенә шигырьләре, күп кенә фельетоннары әнә шул күренешне чагылдыралар. Тукай шулай ук мәгърифәт чараларының гына шушы чынбарлыкны үзгәртеп корырга көчсез икәнлеген ачык күрә башлый. «Казан вә 1 Берләшү, бергәләп эшләү.
111 
 
Казан арты», ««Йолдыз» дан да курка» кебек шигырьләрендә ул, мәсәлән, алтыҗиде ел буена халыкны агарту буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә булганлыгын турыдаи-туры әйтеп бирә. Шагыйрь җәмгыятьне социалистик үзгәртеп коруның төп чарасы мәгърифәт түгел, бәлки икенче бер радикальрәк корал, ачыграк итеп әйтсәк, революцион көрәш икәнлеген сизенә башлый. Бу бәйләнештә аның «Шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка» дигән афоризмы аеруча кызыклы. Әлбәттә, Тукай моның белән әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итәргә уйламый. Киресенчә, әдәбият һәм сәнгатьнең халык бәхете өчен көрәштә тоткан урыннарын, алар үти алырлык һәм үтәргә тиешле бурычларны дөрес аңлый башлавы белән шагыйрь аларның иҗтимагый ролен күтәрә генә. Тукай хәзер инде, әдәбият һәм сәнгать, тормышны кри- тик-реалистик чагылдырып, яшәп килүче стройны җимерергә сәләтле булган көчкә ярдәм итәргә тиеш, дигән карашны аңлауга якынлаша. Шуңа күрә Тукай бу чорда реализмга чит булган төрле әдәби агымнарга каршы көрәшергә тиеш иде, һәм бу шулай булды да. Реакция елларында буржуаз матбугатны басып киткән милләтчелек һәм динчелек идеяләре әдәбиятта да нык чагылды. Революциянең кичәге юлаучылары либераль буржуазия лагерена күчеп, ислам дине ярдәмендә милли үзенчәлекләрне саклау турында туктаусыз кычкыра башладылар. Патриот шагыйрь Тукай әнә шул милләтчелек һәм динчелек сөременә мөнәсәбәттә битараф булып калмады. Ялкынлы мәкаләләрен, үткен фельетоннарын, нәфрәтле шигырьләрен һәм, ниһаять, оста язылган пародияләрен шул сөремне куертучыларга каршы юнәлтте. Пародик алым белән язылган <Милләтче» исемле фельетонын алып карыйк. Әсәрнең эчтәлеге шуннан гыйбарәт: бер милләтче, милли хисләр белән рухланып, шигырь яза. (Бу шигырь фельетонда китерелә.) Шул ук көнне                      81 Котылу. 82 Коткаручыдан. 
милләтчебез ресторанга барып керә һәм, коньяк эчеп утыручы татар баен күргәч, «Ә! Менә милләт җаме җәм эчте инде, мин дә суллыкка чыгам», ди дә ресторанның кара залына чыга. Анда ул төрле вак-төяк, көлке нәрсәләр эшләп йөри. Мәсәлән, пәрәмәчкә баткан «милли» тараканнарны казып чыгара да, болай ди: «Күп батып яткан халык тапты нәҗать 81 Чәй эчәм дип килгүче бер мөнҗидән». 82 
Милләтченең үз шигырендә исә алдагы юллар һәм соңгы строфа түбәндәгечә биреләләр: 
Бервакыт мин, бәлки, суллыкка чыгам; Туктале, эчсенче милләт җаме җәм. Күп батып яткан халык тапты нәҗать Үз арасыннан туган бер мөнҗидән. 
Шулай итеп, Тукай милләтчеләрнең гомуми милләт интересы, дип кычкырып йөрүләренең күз буяу өчен генә булып, чынлыкта буржуазия интересларына, үз корсакларының интересына хезмәт итүләрен пародия алымы белән гаҗәп оста фаш итә. Менә «Шыер» исеме астында басылып, 
Их! Малай, вафасыз да бу мир! Бак, вана Хусәен дә помир! — дип башлана торган пародия. Бусы бер буржуаз шагыйрьнең X. Яма- шевка багышланган шигыренә каршы язылган. Әлбәттә, Тукай әлеге шагыйрьнең мишәрлегеннән көлүне максат итеп куймаган. Ул биредә па- родияләнүче шигырьнең әдәби йомшаклыгыннан көлү белән бергә, X. Ямашевка бирелгән бәяне тәнкыйть итә. Чынлап та шигырьнең авторы X. Ямашевиы тәңренең иң сөекле кешесе итеп күрсәтә. Күктә Ямашев, янәсе, менә ничек кабул ителә: 
Күк капусында тезелгән сафка ак фәрештәләр: Беравыздан, җанны күргәч, моңлы тәкбир әйтәләр. 
Яиәсе, Ямашев юлы — алла юлы, янәсе аның бөтен эшчәнлеге ислам таләпләренә җавап бирә. Билгеле
112 
 
инде Тукай большевик Ямашев тоткан юлның дпн белән бернинди уртаклыгы булмавын яхшы аңлый һәм үз шигырендә пролетариат көрәшчесен дин таратучы әүлиялардан, пәйгамбәрләрдән чагыштыргысыз өстен куя: 
Әүлияларның барын бср-бар кигерсәм каршыма, Күрмәмен дип уйлыйм бер якты йөз ул йөз кеби. Ямашевка бәя биргәндә әүлиялар мәсьәләсен кертүнең гади сурәтләү чарасы гына булмыйча, принципиаль мәсьәлә икәнлеген аңлатып, «әүлиялар» сүзенә «дуслар» мәгънәсе биргән «Йолдыз» идарәсенә җавап рәвешендә, Тукай «Янлыш уйланмасын» дигән төзәтмә яза һәм болай ди: «Минем шигырьләремдәге «әүлиялар» сүзе үзенең чын дөрес мәгънәсе белән, «изгеләр» мәгънәсендә генә аң- ланырга тиеш». Әлбәттә, большевик Хөсәен Ямашевны әнә шулай аңлаган Тукай пародия объектында бирелгән бәя белән килешә алмый һәхм шуңа ишарә рәвешендә үзенең пародиясен түбәндәге юллар белән тәмамлый: 
Вот прсроклар да, малай, вафат булды, Сахабалар: Али, Усман, Үмәр. Тукай үзенең пародияләрендә социаль чынбарлыктан качу, әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итү, җәмгыятьтән өстен булган ниндидер әдәбият тудырырга омтылу күренешләрен дә сатира утында көйдерде. С. Рәмиевнең индивидуализм һәм үтә пессимизм белән сугарылган «Алданган» исемле шигыренә пародия итеп язылган «Саташкан» әсәре әнә шуның характерлы үрнәкләреннән берсе. Тукай С. Рәмиевие саташып сөйләнүче бер кеше иттереп укучы күз алдына китереп бастыра: Яз башы. Бозлар китә, ләкин су очмый, йон ага, Ион белән бер рухы үлмеш те.ч тере мәҗнүн ага. Бу куелыш при.чиипиаль һәм тирән эчтәлеккә ия. Чынлап та бит С. Рәмиевнең: Юк бу донья каплаган күк, Юк бу җирләр берсе лә. Юк таоигать, юк кешеләр, Үлесе дә юк, тересе дә,— 
юлларыннан реаль чынбарлыкны 
                     1 Турылыклы гашыйк 84 Аглаи керде. 
«мин»нең хыялына гына кайтарып калдыручы субъектив идеализм бик нык аңкып тора. Ә бу концепция исә турыдантуры әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүгә алып бара. Реалист һәм демократ Тукай, әлбәттә, шундый абсурд белән килешә алмый. С. Рәмиевне акылдан шашкан бер шагыйрь итеп тасвирлау өчен ул шигырьнең дөньяга кул селтәү мотивлары аеруча көчлерәк яңгыраган юлларын сайлап ала да, үзеннән өстәп, көчәйтә, арттыра, үткенәйтә. Нәтиҗәдә Тукай каләменнән саташып сөйләнүне хәтерләтүче юллар килеп чыга: 
Юк бу дөнья каплаган күк, юк бу җирләр, берсе дә. Юк чебиләр, юк кешеләр, «пес-пес>е юк. «прое дә. Әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүнең тагын бер күренеше — эротик мотивлар җырлау. Әдәбияттагы шул тенденциягә каршы чыгып, Тукай «Мәкаләи махсусаэ- сына бер пародик өзек кертеп җибәрә. Бу өзек бер буржуаз милләтченең хикәяләренә каршы юнәлдерелгән. Шул хикәяләрне «укыган тәэсир бетмәс борын, — ди Тукай, — мәхәббәт хакында бер нәрсә язган идем, гөнаһ шомлыгына каршы, язганым ошбу рәвешчә булды: «Бер заман үгез, сыеры бар бер агайның капка төбенә барып, авызын күтәрде дә, мәхәббәт һәм нәзек хиссият белән, ишек алдындагы бозауга хитабән: — Әниең өйдәмүүүһһһ! Әниең өйдәмүүүһһһ!— дип кычкырды. Бозау җавабында әкрен генә: — «Өйдәәәәмммм,— диде. Шуннан соң гашыйк садыйк1 маңгай сөңгеләре белән капканы төртте дә, эчкә тәшрифе кадәм боерды»2. Шушы килеш Тукай кешеләр арасында «шәхес культы» дигән булып, җенси азгынлык һәм хайвани мәхәббәтне пропагандалаучы язучылардан усал көлә. Белинский, «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә тукталып, болай яза: «Ул асылда икенче бер начар чикнең, начар чиге генә, ягъни дидактик сәнгатьнең, нәсихәтче, салкын, коры, үле сәнгатьнең,—әсәрләре тик бирелгән темаларга язылган риторик күнекмәләр генә булган сәнгатьнең икенче начар чиге». (Сайланма әсәрләр, 1948, 277 бит.) Реакция еллары татар әдәбиятында да бу ике агымны, ике чикне күрергә мөмкин. Берсе—19 йөз җәдитчелек әдәбиятының дәвамы буларак, дидактик метод стилендә либераль буржуазия карашларын пропагандалаучы әдәбият; икенчесе — иҗтимагый, социаль күренешләрдән өстә торырга омтылган булып та, чынлыкта исә шул ук сыйныфка хезмәт итүче «саф сәнгать». Тукай әнә шул ике агымга каршы ике фронтка көрәш алып бара. Аның бу көрәше пародияләрендә дә ачык чагыла. Мисал өчен «йокы» исемле пародияне алыйк. Тукай С. Рәмиевнең: 
Безне адәм иткән уку, Адәмне алга илткән уку, Илтеп күккә җиткән уку, Уку, уку, уку, — 
дип башланган «Уку» исемле шигырендә «уку» сүзен «йокы» сүзенә алыштырып, шигырьне тулысынча саклый. Нәтиҗәдә, бөтенләй башка характердагы әсәр килеп чыга: 
Безне адәм иткән йокы, Адәмне алга илткән йокы, Илтеп күккә җиткән йокы, Йокы, йокы, йокы. 
Бер сүздә генә аерылсалар да, бу ике әсәр ике иҗат методына карыйлар. Тукай, әлбәттә, халыкны аң-белем- го өндәүгә каршы түгел, бәлки ялангач үгетнәсихәткә каршы. Критик реализм позициясеннән торып, ул дидактизм иҗат методына каршы чыга. Моның шулай булуына тагын да ныграк ышану өчен, шагыйрьнең 1913 елда язылган «Уянгач бер эшем» исемле мәкаләсенә мөрәҗәгать итик. Мәкаләдә ул үз иҗатының беренче чорында язылган күп кенә шигырьләрен каты тәнкыйть итә. Шул исәптән «Шәкерт вә бер тәсадеф» шигырен дә телгә ала. Бу шигырьнең нәрсәсе ошамый соң Тукайга? Идеясе? Юк. Чөнки шагыйрь ярлы шәкертне укуга дәртләндерергә омтыла. Иске сүзләр белән чуарланган теле? Алай дисәң, бөтенләй диярлек төрек телендә язылган «Пушкинә» Тукайнын үзе 
яраткан шигырьләренең берсе булып санала. Бер генә җавап кала: Тукай шигырьдәге дидактизмны тәнкыйть итә. Пародик тонда һәм шигырь белән язылган «Бичара Бибиҗиһан» исемле рецензия дә әдәбияттагы дидактизм методына каршы көрәшнең Тукай тарафыннан принципиаль югарылыкка күтәрелүе турында сөйли. Тукай биредә реализмны үгет-нәсихәткә корбан итеп язылган «Бичара Бибиҗиһан» исемле пьесаны тәнкыйть итә. Пьеса авторының иҗат методына ул «Асраулар сәхнәдә фәлсәфә сата» дигән бер җөмлә белән гаять тапкыр бәя бирә. Ләкин моннан әле Тукай әдәбиятта гомумән тенденциозлыкка каршы икән дигән нәтиҗә чыкмый. Мәсьәлә ул тенденциозлыкның нинди булуында. Революцион-демократ Тукай реализм принцибына буйсындырылган тенденциозлыкны, ягъни идеялелек- не, демократик идеялелекне кайнар рәвештә яклаучы художник. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен, — ди ул. Шушы позициядән торып, Тукай, «саф сәнгать»кә, «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә каршы көрәшә. Бу бәйләнештә аның «Шигырият һәм нәсер» исемле пародиясе бик характерлы. Тукай бер эстет шагыйрьнең шигыреннән ике юл китерә дә үзеннән ике юл өстәп строфаны тутыра. Мәсәлән: «Ямьле кичтә күл буенда ултырам, Балкыйдыр ай, ялтырап тын күл ята»; Бай абый, бирче хәер, бик ач торам, Йөз чытып, бай бер тишек акча ата. «Күктә шаулап кошлар үтте бер көтү, Тиз булыр күл һәм кояшның каушуы», Бетмәде шул «Мөхбире» дә «кх, тьфү», һәм Рәмиевнең шигырьдә шау-шуы. Тукай биредә социаль чынбарлыкны табигатькә каршы куя, димәк, 
е. .С. Ә." №4. 113 

114 
 
ул пейзаж лирикасын инкарь птә, дигән фикер аңлашылмасын. Чөнки табигать поэзиядә үзенең чагылышын табарга хаклы. Тукай моны аңлый һәм табигать күренешләрен тасвирлауга күп кенә шигырьләрен багышлый, гүзәл поэмасы «Шүрәле» дә аларга күп урын бирә. Ләкин шунысы бар: Тукайның пейзаж картиналары артыннан һәрвакыт кеше күренә. социаль чынбарлык карап тора. «Саф сәнгать» тарафдарлары исә пейзаж лирикасын чынбарлыкның социаль вакыйгаларыннан качуның бер чарасы итеп карадылар, һәм аларның иҗат продукциясе әдәбиятның иҗтимагый ролен инкарь итүнең бер күренеше генә булды. Л1енә шуңа күрә Тукайның бу пародиясе бер эстет шагыйрьнең иҗатын тәнкыйтьләү генә түгел, бәлки гомумән «сәнгать сәнгать өчен» теориясен камчылау, әдәбиятның идеялелеген һәм иҗтимагый ролен раслау булып тора. «Саф сәнгать»кә һәм «сәнгать сәнгать өчен» теориясенә каршы көрәш Тукай эшчәнлегендә очраклы чыгышлардан гына гыйбарәт булмыйча, Казан чоры иҗатының буен- нан-буена сузыла. «Саф сәнгать»не практик һәм теоретик нигезләүдә бар көчен куючы бер буржуаз язучы белән Тукай арасында озак вакыт дәвам иткән әдәби дуэль очраклы хәл түгел иде. Бу урында без Тукайның әлеге эстет язучы хикәясенә каршы юнәлдерелгән пародик рецензиясенә тукталып китмәкче булабыз. Тукай бер татарның русча өйрәнү теләге белән, сүзлек сатып алып, берничә дистә сүз ятлавын һәм рус кешесе белән сөйләшкәндә көлкегә калуын тасвир итә дә болай ди: «Кояш», «Сары кул», «айлы кич», «мәхәббәт», «үбешү», «кочышу» дигән сүзләрне китапка күбрәк җыеп тутыргач, бер маузуг1... чыкты дип ышану, теге татар словарь сүзләре бикләп кенә русча белдем дип уйлавы кеби ах- 
J Тема. маклыктыр». («Ялт-йолт» журналы 1912, № 35.) Күренә ки, социаль чынбарлыктан читләшеп, табигать һәм мәхәббәт темалары белән генә чикләнүнең әдәбиятны буш, әһәмиятсез һәм файдасыз нәрсә итеп калдыруын шагыйрь яхшы аңлый. Тукайның пародияләре һәм пародик алым белән язылган фельетоннары. алда телгә алынганнары белән генә чикләнми, әлбәттә. Ләкин мәкаләнең максаты 
аларның барысын да санап чыгу булмыйча, шагыйрьнен телгә алынган әсәрләрдә чагылган эстетик карашларының характеры һәм үсешенә бер күз ташлаудан гыйбарәт иде. Күренә ки, Тукай декадент- чыл әдәбиятка һәм дикадентчыл теорияләргә, реализмга чит булган барлык әдәби алымнарга каршы көрәштә һәм критик-реалистик әдәбиятны революцион-демократик эстетиканы ныгытуда әдәби пародия жанрына зур әһәмият бирә. Соңгы сүз итеп, шуны әйтәсе килә: Тукайның пародия традициясен бүгенге көн татар совет әдәбиятында дәвам иттерү буенча эш канәгатьләнерлек түгел әле. Дөрес, «Чаян» соңгы вакытта пародия үрнәкләре бирә башлады. Шундый ук хәлне вакытлы матбугатның башка органнарында да күрәсе иде. Иптәш Маленков партиянең XIX съездына ясаган докладында әдәбият һәм сәнгать алдына гаять зур бурычлар куеп, бу бурычлар «безнең ху- дожникларыбызның һәм әдәбиятчы- ларыбызның эшендәге халтурага каршы кискен көрәш алып барганда гына, әдәбият һәм сәнгать әсәрләреннән ялган һәм черек нәрсәләр аяусыз алып ташланган чакта гына уңышлы хәл ителә ала», диде. Партиянең шушы күрсәтмәләреннән чыгып, Тукайның сатирик һәм пародик традицияләрен үстер гә н дә, сатира һәм пародия коралын эшкә җиккәндә, әдәбиятыбызда еш кына чыгып тора торган уртача, тонык, халтура әсәрләргә шактый дәрәжәдә юл киселер иде.