Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАШЧЫ ГОМЕРЕ 


Бөек йөрәк тибүеннән туктады, зирәк акыл инде эшләми, тау бөркетенең үткен күзләре мәңгегә йомылды. Сталин — бу сөйкемле гади исемдә никадәр мәгънә! Сталин дибез, һәм безнең күз алдыбызга яңа гына дөньяга килгән яшь Совет иле, изге гражданнар сугышы, авыр блокада еллары килеп баса. Кайда куркыныч зур. кайда дошман көчле — шунда Сталин... Кайда Сталин — анда без ж.иңәбез, ә дошман тар-мар ителә. Сталин дибез, һәм безнең каршыбызга дошман явын туздырып атканнан соң гөрли башлаган бөек төзелеш еллары, көл белән тузан эчендә яткан илне торгызу еллары килеп баса... Сталин, байрак җилфердәтеп, һәрвакыттагы кебек, алдан бара... Сталин дибез, һәм безнең күз алдыбызга ут белән ялкын эчендә үткән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары килеп баса... Илебезнең язмышы кыл өстендә торган бу авыр елларда барлык совет халкының өмете бөек Сталинга юнәлде, һәм Сталин илебезне—хурлыктан, халкыбызны — коллыктан коткарып алып калды... Сталин дибез, һәм безнең күз алдыбызга зирәк акыллы, чиксез тирән белемле, корыч логикалы бөек галим килеп баса, — аның бөек акыл көче, бөек логика көче каршында барлык идеалистик сафсаталар пыран- заран киләләр. Сталин дибез, һәм безнең каршыбызга үзенең бөтен гомерен халыклар бәхете өчен көрәшүгә биргән ялкынлы революционер килеп баса. Барлык бүтән халыклар кебек, татар халкы да үзенә азатлыкны, бәхетне, якты, матур тормышны бөек Ленин кулыннан, бөек Сталин кулынн а н алды... Бу хәсрәтле көннәрдә безнең күңелләребез Сталин тәрбияләп үстергән Коммунистик партиягә таба омтыла. Сталин үлде, Коммунистлар партиясе яши. Сталинның кайнар каны бөек Коммунистлар партиясе йөрәгендә тибә. Сталинның зирәк акылы бөек Коммунистлар партиясе акылында яши. Тау бөркетенең үткен күзләре безнең бөек Коммунистик партия күзләре белән текәлеп алга каравында дәвам итә. Бөек Сталинның кабере алдында кайгылы башларыбызны игән килеш, без бүген тагын һәм тагын әйтәбез: яшәсен Сталинча зирәк уйлый белә торган, Сталинча үткен күрә белә торган, Сталинча батыр һәм даһи Коммунистлар партиясе! Яшәсен каты көрәшләрдә һәм тыныч хезмәттә сыналган бөек Сталин партиясе! ИБРАҺИМ ГАЗИ