Логотип Казан Утлары
Публицистика

 ЯҢА КЫТАЙ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ БАЙРАК ЙӨРТҮЧЕЛӘРЕ



 Кытай художество әдәбияты мастерлары Дин Лин, Чжоу Ли-бо, Хэ Цзинчжи һәм Дин Ниның 1951 елда Сталин премияләре алуларын Кытайда зур шатлык белән каршыладылар һәм, хаклы рәвештә, «халыкара әһәмияте булган зур вакыйга» дип билгеләделәр. «Кытай язучыларының Сталин премияләре алулары, — ди «Яна Кытай» журналы,, — алдынгы совет әдәбиятының турыдан-туры йогынтысы астында үсеп килгән яңа Кытай художество әдәбиятының искиткеч уңышларга ирешкәнен күрсәтә»5. «Кытай язучыларының Сталин премияләре алулары тагын да шуның белән зур әһәмияткә ия, бу премияләр күптән түгел генә изүчеләр басымы астында газап чиккән халык әдәбиятының зур уңышларга ирешкәнен күрсәтә,—дип яза Чжоу Ли-бо. — Азиянең империалистлар тарафыннан кол ителгән илләрендәге хезмәт ияләре кытай халкының казанышларын зур кызыксыну һәм игътибар белән күзәтеп баралар. Безнең шундый зур бүләккә лаеклы булуыбыз аларга коллык богауларыннан арынган халыкның нинди уңышларга ирешә алуын тагын бер тапкыр күрсәтә. Без беләбез, әгәр Кытай язучылары үзләренең ижатларын данлы Кытай коммунистлар партиясе һәм аның юлбашчысы иптәш Mac Цзе-дун җитәкчелегендә халыкка хезмәт итү эшенә багышламасалар, андый уңышларга ирешеп булмас иде. Әгәр дә без иң яхшы дусларыбыз — Советлар Союзы язучыларын- нан өйрәнмәсәк, андый                      4 Мәкалә «Совет әдәбияты» журналы өчен махсус язылды. 5 Кытай язучыларының Сталин премияләре алулары («Народный Китай», №9—10, 1952 ел, 28 бит). 6 Чжоу Лп-бо. Зур шатлык («Советское искусство», 22 март, 1952 ел). уңышларга ирешә алмас идек» 6. Сталин премияләре белән бүләкләнүчеләр язучы Дин Лин — «Сан- гань елгасы өстендә кояш» исемле романның авторы (Л. Позднеева- тәрҗемәсе), язучы Чжоу Ли-бо — «Ураган» исемле романның авторы (Вл. Рудман һәм В. Калиноков тәрҗемәсе),, шагыйрь-драматург Хэ Цзинчжи һәм язучы Дин Ни — «Чал кыз» исемле музыкаль драманың авторлары— популяр язучылар* гына түгел, алар — яңа кытай әдәбиятының байрак йөртүчеләре. Яньан шәһәрендәге тарихи киңәшмәдә (1942‘ елның май ае) Д4ао Цзе-дун шундый әдәбиятны тудырырга өндәгән иде. «Әдәбият һәм сәнгать, — ди кытай халкының юлбашчысы, — мөмкин кадәр тиз арада гомуми революция механизмының бер винтигына». халыкны тупларлык һәм тәрбияләрлек көчле коралга, системалы рәвештә дошманга, аны тәмам юк иткәнче, без удар ясап торырлык коралга, халыкның дошманга каршы бердәм көрәшендә аңа булышырлык чарага әверелергә тиеш». Дин Лин, Чжоу Ли-боо Хэ Цзин- чжи һәм Дин Ни китаплары шушы
111 
 
чакыруга җавап тавышы булып тудылар, юлбашчының зирәк күрсәтмәләрен тормышка ашырдылар, алар- ның әсәрләре массаларны туплау һәм тәрбияләү коралына, революция дошманнары өстенә юнәлгән дәһшәтле коралга әверелделәр. Нәкъ әнә шуңа күрә дә бу китаплар үзләренең туган җирендә бөтен халык алдында уңыш казандылар, совет укучысында кызыксыну тудырдылар һәм иң бөек бүләккә — Сталин премияләренә лаеклы булдылар. Бу әсәрләрнең барысына да киң колачлы эпик хикәяләү хас. Аларда ике тарихи чор аралыгында кузгалып, җәелеп киткән вакыйгаларның картиналары сурәтләнгән, художестволы образларда шул вакыйгаларның мәгънәсе һәм әһәмияте ачык күрсәтелгән. Алар кытай халкын тарихта актив көч, тарихи дөреслекне алып килүче, яңа тормыш,, яңа эш методлары,, яңа культура принциплары тудыручы итеп сурәтләп, аңа дан җырлыйлар. Дин Линның «Сангаиь елгасы өстендә кояш» һәм Чжоу Ли-боның «Ураган» исемле романнары искиткеч рәвештә берберсен үзара тулыландыралар. Алар крестьяннарның җир өчен көрәштә ничек политик аңнары уянганын, алпавытлар алдында дер калтырап торган,, го- рефхорафатлар һәм хәерчелек эчендә яшәгән надан коллардан коммунистлар партиясенең ничек итеп алдынгы кешеләр, демократик дәүләт өчен аңлы көрәшчеләр җитештергәнен күрсәтеп, бер үк теманы хәл итәләр. «Сангаиь елгасы өстендә кояш» романының Дин Линның моңарчы иҗат иткән әсәрләреннән өстенлеге шунда, биредә крестьяннарның тормышы һәм көрәше социалистик) реализм позициясеннән торып сурәтләнә: язучы бүгенге тормышның конкрет күренешләрен яңартып кына калмый, революцион хыялның асыл нурларында Кытайның иртәгесе көнен дә күрә. Романның «Сангань елгасы өстеннән кояш чыгып килә» дигән соңгы сүзләре — яңа тормышка кереп барган азат илнең романтик символикасы. Сангань елгасы өстеннән чыгып килгән кояш — бәхетле кешеләр ватаны — бөтен Кытай өстенә җәелгән таңның атуы ул. Билгеле;, Дин Лин чынбарлыкны таныпбелүнең дөрес һәм туры юлын, реалистик методның тәгъбирле художество чараларын тиз арада гына тапмады, үзе чыккан иҗтимагый средадаи кабул иткән 
һәм балачагын уздырган мәктәптә алган буржуаз иллюзияләрдән тиз генә арынмады. 
Дин Лин 1907 елда Хунань алпавыты Цзянның зур семьясында туган. Аның фамилиясе һәм нәсел кушаматлары Цзян Юн-чжи була. Булачак язучының әтисе, үзенең имс- ниесен туздырып, ярлыланса да., карашы белән шул ук крепостник булып кала. Дин Лин борынгы алпавыт ояларындагы феодаль көнкүрешнең тынчу атмосферасы эчендә үсә, үз сыйныфының кансызлыгын, аңгыралыгын һәм икейөзлелеген бала вакытыннан ук дошман күрә. Дин Линның аңы формалашуында алдынгы карашлы әнисе шактый зур роль уйный. Алар, әниле-кызлы,, карт Цзянның самодурлыгына түзә алмыйча, Шант хайга качалар, чөнки Цзян семья эчендәгеләр белән дә арендаторларга булган мөгамәләсен куллана. Шанхайда Дин Лин укырга керә. Мәктәп «халыкныкы» дип атала һәм ул чакны вак буржуаз кытай яшьләре арасында хөкем сөргән анархизм идеяләренең көчле йогынтысы астында була. Шул идеяләр яшүсмер кызның аңына нык кына кереп урнашалар, һәм ул шуларга таянган хәлдә,, яшәвенең максатын кытай хатын-кызларын азат итү өчен көрәшергә дип билгели. Ләкин Дин Линның әле бернинди дә эзлекле программасы булмаганга, аның баштагы барлык чыгышлары да хатын-кызларның иҗтимагый яктан тигезсезлегенә каршы ялгыз бунт, стихияле (шуңа күрә уңышсыз) протест сыйфатын гына ала һәм буржуаз семьядан чыккан кызлар өчен берни белән дә чикләнмәгән шәхси ирек таләп итүгә генә кайтып кала. Тиз арада яшь бунтарька, берничә укучы дуслары белән бергә, Нанкин
112 
 
га күчә, биредә эшли-эшли, үзлегеннән укып белем ала. Әмма 1929 елны ул Шанхай университетына кайтып, әдәбият факультетына укырга керә. Ул вакытта бу университет белән зур галим һәм язучы Цюи Цю-бо җитәкчелек иткән. Цюи Цю-бо — компартияне оештыручы кешеләрнең берсе, 1935 елны Кытай халык хөкүмәте мәгарифенең халык комиссары постында чакта гоминданчылар тарафыннан атып үтерелгән. Университетта Дин Лин беренче мәртәбә марксизм тәгълиматы белән таныша, ватанының язмышы турында җитди уйлана башлый һәм, томан рәвешендә генә булса дар үзе 1931 елны тәмам аяк баскан юлны күрә. Аның «Төш» исемле беренче хикәясе Шанхайдагы «Айлык новеллалар журналы» битләрендә 1927 елны басыла. Шуннан соң күп тә үтми язучының Шанхай халык мәктәбендә чакта ук туган карашларын чагылдырган «Софи көндәлеге» исемле икенче хикәясе басылып чыга. Дин Линның яна темага (крестьяннарның фсодаллар-алпавытлар эксплуатациясенә каршы күтәрелеп килгән сыйнфый көрәшен сурәтләүгә) һәм чын реалистик метод белән иң конкрет, иң типик материал сайлый белү юлына таба борылыш ясаганын «Тянь авылы» исемле повесть ачык күрсәтә. Бу әсәрнең гсроинясе, алпавыт семьясыннан чыккан бер кыз, үз сыйныфыннан бөтенләйгә аерыла. Хатынкызларның шәхси тормышын бозып килгән патриархаль семья традицияләренә каршы чыгу гына түгел, феодалларның крестьяннарны эксплуатацияләүләренә каршы да баш күтәрә ул. Индивидуаль бунт методын катгый рәвештә инкарь итеп, ул сыйнфый көрәшнең, алпавытларга җир биләүне юк итүнең абсолют кирәклеген һәм законлы икәнен аңлый башлый. Ул кытай халкын азат итү өчен чын көрәшчеләр — коммунистлар партиясе ягына чыга. Аның бу әсәре 1931 елның башында язылган. Шушы елны Дин Лин коточкыч тетрәнүләр кичерә, һәм бу — аның революция эшендәге ныклыгын сынаучы, киләчәктәге иҗтимагый һәм әдәби эшенә юнәлеш бирүче бер хәл була. Аның ирен, — революцион язучыны, гомер юлдашың, сугышчан дусын кулга алалар һәм 1931 елның 7 нче февраленә каршы төнне, революцион кытай 
әдәбиятының нигезен салучы Лу Син төзегән һәм җитәкләгән революцион язучылар Лигасының башка членнары белән бергә, Шанхай читендә варварларча җәзалап үтерәләр. Җир йөзендәге барлык алдынгы кешеләрнең нәфрәтен кузгаткан шул ерткычларча үтерү хәбәрен (җәзаланучыларны тереләй җиргә күмгәннәр) Дин Лин зур түземлелек белән кичерә. Нәкъ әнә шул чакларны ул тәмам революцион юлга баса һәм революцион язучылар Лигасының «кытай эшчеләре һәм крестьяннары үзләрен эксплуатацияләүче капиталдан һәм империализмнан арынып кына иреккә чыга алачаклар» дигән фикердә торучы милли оешманың актив членына әверелә. Дин Лин революцион язучылар Лигасы Башкарма комитетының члены, шул оешма журналы «Зур җидегәи»нең редакторы була. Язучының Кытай коммунистлар партиясе җитәкчелегендә революцион көрәш юлына басуы ана кытай халкының кол итүчеләре һәм изүчеләре белән сыйнфый бәрелеш картиналарын дөрес һәм ачык сурәтләргә ярдәм итә. «Зур җидегән» журналында басылган «Ташу» повесте Дин Лин иҗатында шушы яңа этапны башлап җибәрә. Повестьның темасы итеп Кытайдагы уналты провинция территориясенә җәелгән зур су ташу вакыйгасы алынган. Язучы халык өстенә килгән афәтнең сәбәбен табигатьнең дәһшәтле, дуамал көчләреннән түгел, бәлки дамбаларның һәм плотиналарның яраксыз булуыннан дип, дөрес күрә. Сусаклагыч ныгытмаларны ремонтлау өчен дип, гоминдан хөкүмәте крестьяннардан акчаны төгәл исәп белән каезлап тора, ләкин бу акчалар чиновниклар кесәсенә кереп сеңә, ә дамбалар тәмам җимерелеп бетә. Ахыр чиктә, су ташкыннары, бернинди каршылыкка очрамыйча,
113 
 
 
басулар өстенә ыргыла һәм меңнәрчә авылларны җимереп алып китә. Су кире чигенә башлагач, — «бар нәрсәләрдә тирән кайгы билгесе кала... Бөтен жирдә акмый калган яки башка урыннардан дулкыннар китереп ташлаган мәетләр аунап ята. Череп сасыган кеше һәм хайван мәетләрен чебен сырып ал гаң, шулар өстендә берөзлексез козгыннар бөтерелә. Ут кебек кояш кыздыра, аз- маз искәләп куйган жил белән сасы ис тарала, һәм шуннан соң, ачлык артыннан, кешеләрне чума кыра килә». Дин Лин гоминдан хакимнәренең икейөзле һәм сатлык жаннар булуын куркусыз фаш итә: «Өяздән тагын кунаклар килде. Шулар арасында тикшеренүчеләр, просто туристлар һәм иреннәрен кып-кызыл итеп буяган ниндидер дамалар да бар. Башта алар, кызганган төсле чырай күрсәтеп, ачларга сәлам бирделәр, — аларның бу сәлам бирүләреннән рияланулары һәм котлары алынганлыгы сизелеп тора иде, — аннары кара тартмалар чыгардылар да шулар белән нәрсәләрдер маташтыра башладылар. Шуннан соң ачларга аларның зур бәладә икәнен рәсемгә төшереп алтайлыкларын, рәсемнәрне бөтен җиргә таратачакларын һәм аннары инде бәлагә таручыларга ярдәм итәр өчен акча җыярга мөмкин булачагын белдерделәр...» лыннан вәхшиләрчә үтерелгәннәр». Озак гомерләр буена газап чигеп, түзеп килгән халыкның бу хәлдән соң бүтән түзәрлеге калмый. Ниһаять, крестьяннар хөкем сөрүчеләрнең ялганын аңлыйлар, 
икейөзле буш вәгъдәләренә тиешле бәяне бирәләр. Уянып килгән сыйнфый аң стихия рәвешендә кабынган протестны дөрес юлга сала — ачлар? аннан- моннан сәламәләргә төренгән кеше- ләр төркеме өстендә шундый авазлар яңгырый. «Без ялкаулар һәм разбойниклар түгел, нигә безгә ашарга бирмиләр? Алар бездән налог җыйдылар, ә үзләре дамбаларны төзәтмәделәр. Алар безнең акчаларны карта уйнап оттырып 
бетергәннәр, шул акчага сөяркәләр сатып алганнар... Алар безнең көчебезне һәм каныбызны эчәләр. Кан эчүчеләр бит алар! Ә без, аңгыра башлар, аларны яхшы кешеләр дип саныйбыз., шулардан шәфкать көтәбез. Ачлыктан эчәкләрегез савылып чыкканчы көтегез шәфкать алардан!.. Без күбәү бит, нәрсә алар- га ун менләгән кешенең үлүе? Алар колларыбыз азаер дип курыкмый- лар». Үзенең сыйнфый интересларын даулап көрәшкә күтәрелгән кытай крестьяннары образларын акрын- акрын укучыга ача барып, Дин Лин аларда шушы аңның үсүен эзлекле рәвештә сурәтли. Коточкыч газап чиккән халык, шәһәрдәге амбарларга алпавытлар яшереп куйган дөгенең үз кантирләре белән сугарып үстерелгәнен, шулай булгач,, бу — алпавытларныкы, чиновникларныкы түгел, ә үзенеке икәнен аңлый башлый. Ачлар төркеме: «Без таларга бармыйбыз, үзебезнең кан һәм тирләребезне кайтарырга, үзебезнекен, фәкать үзебезнекен алырга барабыз!» дигән авазлар белән күтәрелеп, шәһәргә таба кузгала. Хак эш массаларның үз-үзләренә ышаныч тудыра, ә бу ышаныч таркау халык төркемен бер максат белән тупланган, оешкан отрядка, җиңелмәс, дәһшәтле көчкә әверелдерә, һәм Дин Лин хикәяләвен шулай дип тәмамлый: «Таң беленә башлаганда, кайнап торган халык төркеме үзенең бер максатына таба юнәлгән нык отрядка әверелгән иде инде. Алда ирләр, алар артыннан хатын-кызлар һәм бала-чагалар барган шушы ач-ялангач коллар отряды шаулый-шаулый җәелде дә, үзән буйлап, судан да дәһшәтлерәк булып, шәһәргә таба ыргылды». Дин Лин — үзенең шушы повестенда, кытай әдәбиятында беренче буларак, халыкны төссез бер төркем
Монысы медальнең алгы ягы. ә арткы ягы менә мондый: «Шәһәрдән шундый хәбәрләр килде: ачлыктан һәм чумадан исән калган кешеләрне кораллы солдатлар чолгап алганнар. Аларны ялангач килеш таулар арасына куып алып киткәннәр, һәм яңа гына су басу куркынычын һәм ачлык газабын ки чергән шул кешеләр хакимнәр ку 
s. .С. Ә.- №3. 
114 
 
рәвешендә түгел, ә куәтле коллектив итеп сурәтли һәм, совет әдәбиятыннан (өлешчә Серафимовичның «Тимер ташкын»ыннан) үрнәк алып, аны төп герой итеп куя. «Ташу» повесте белән «Сангань елгасы өстендә кояш» романы аралыгында унҗиде ел вакыт бар, шул вакыт эчендә Дин Лин гоминдан төрмәсендә булып чыга, шуннан сон фронтта була, анда культура-агарту бригадасы белән җитәкчелек итә һәм иң соңында авылда жир реформасын үткәрүдә катнаша. Кытай халкының япон илбасарларына каршы азатлык сугышы елларында ул уннарча очерклар, мәкаләләр, хәрби корреспонден- цияләр бастыра һәм берничә пьеса яза. Дин Лин, яңадан художество әсәрләре язу эшенә күчеп, кытай халкын кабат гәүдәләндерә, халык массаларының шул еллар эчендә никадәр аңы үскәнен күрсәтә. Авторның үзенең дә фикер-карашлары үскән. Дин Лин халык массаларының тормышын, психологиясен һәм омтылышларын ачыграк һәм тирәннәнрәк күрә төшкән. Язучының мондый сәләткә ирешү сәбәбе шул, ул әйләнә- тирәдәге чынбарлыкка үз халкынча карый белергә өйрәнгән, ягъни чынбарлыкны революцион үсешендә, динамикада, киң массалар алдына Кытай Коммунистлар партиясе куйган максатка таба бару хәлендә күргән. Әгәр «Ташу» повестенда этәргеч көч — стихия рәвешендә кузгалган протест булса, «Сангань елгасы өстендә кояш» романында — бөтенләй башка. Биредә массаларны оештыручы., житәкләүче һәм дәртләндерүче көч — авыл активистлары һәм өяз работниклары, ягъни Кытай Коммунистлар партиясе, ә халыкның идеологии коралы булып партия өяз комитеты тарафыннан жир реформасы турында чыгарылган брошюра хезмәт итә. Брошюра кешеләрнең күзен ача, «укылган сүзләрне һәркем үзенчә кабул итсә дә», аларда дәрт тулы ижади уй Һәм инициатива кузгата. «Брошюраны укыган чакта Ли Чанның күз алдына авылның тере кешеләре килен басты. Алар арасыннан кемнәрнең алпавыт, кемнәрнең кулак, кемнәрнең урта хәлле, кемнәр белән көрәшергә, кемнәрне үз канат астыңа алырга кирәк икәненә шунда ук тамга салып чыкты ул. — Менә монысы шәп! Бик дөрес!— дип, әледән-әле сокланып куя Ли Чан. — Председатель Мао Цзе- дунга бик рәхмәт!                      7 Халык-азатлык армиясенең элекке исеме. 
Ә Чжан Юй-минь... кемнәр таяныч була алыр дип уйлана-уйлана һәм авыл җитәкчеләре җир реформасын үткәрә алырлармы? дип ча- малый-чамалый, күңеленнән генә авыл активистларын санап чыкты. Җирләрнең яңабаштан бүленәчәгенә тамчы да шиге юк аның: партия белән сигезенче армия 7 ярлылар ягында ич! Хәзер инде берәүнең дә ачыктан-ачык карышырга батырчылыгы җитмәячәк». Чыннан да(, крестьяннарның хәзер ачыктан-ачык дошманнары юк. Әмма крестьянның дусы, реформаны яратып каршы алучы һәм хәтта патриот булган булып йөзен яшерүче дошман (мәсәлән, улын сигезенче армиягә сугышчы итеп җибәргән, җирен аның исеменә күчергән һәм кызын авыл милиционерына тормышка биргән алпавыт Цзуиь Вэньгуй) —андый дошман тагын да хәтәррәк. Роман ике лагерьның: коммунистлар партиясенә ышанучы һәм аның артыннан баручы ярлыларның һәм демократия власте нык түгел дип. крестьяннар арасында ялган уй чәчәргә, иске тәртипләр кире кайта дип коткы таратырга, крестьяннар хәрәкәтен таркатырга тырышучы алпавытлар белән көрәшенә корылган. Дин Лин үзенең уңай геройларын идеаллаштырмый,, сентименталь образлар ясамый. Ул җитәкче ярлы Ч ж а н Ю й- м и н ьн е ң җитешсез л екл ә- реи ачып сала, мин укымышлы дип кәпрәеп йөргән һәм массадан аерылган коммунист интеллигент Вэнь Цайдан ачы көлә. Ләкин болар аерым ке ш ел әрнең тә җр и б ә л ә р е а з л ы кт а н. тормышны белмәүләреннәң, политик яктан җитәрлек дәрәҗәдә үсмәгән- лектән генә килеп чыга торган ялгышлар икәнен укучы күрә. Андый ялгышларны төзәтергә мөмкин һәм 
8Э 115 
 
алар төзәтелергә тиешләр дә — романнан аңлашыла торган фикер әнә шундый. Бу ялгышларны партия төзәтә. Ул крестьяннарга кемнәрнең дошман икәнен күрсәтә, үзләрендә көч барлыгына, халык демократиясе строеның какшамас нык икәненә ышаныч тудыра. Озак вакытлар буена йөзен яшереп килгән халык дошманы Цзяиь Вэнь-гуй хөкемгә тартылучылар скамьясыиа килеп эләккәч, крестьяннар «дөньяның чыннан да башка якка әйләнгәненә» һәм искелекнең беркайчан да кире кайтмаячагына тәмам ышаналар: хәзер алар үзләре үк искелеккә каршы көрәшәләр. Азат халык, алпавытларны җиңеп бәйрәм иткәндә, гоминдан гаскәрләренең фронтның бер участогыннан үтеп кергәнлеклә- рен ишетә. Ул, коралланып, каты көрәш белән яулап алган үз җирен бердәм рәвештә сакларга күтәрелә. «Сангань елгасы өстендә кояш» романын укыганда, җир реформасын үткәрү бригадасы работниклары алдында туган зур кыенлыкларны аермачык күрәсең, ничәмә-ничә коллык гасырлары буена укмаша килгән чирәмнең нинди тырышлык белән күтәрелгәненә ирексездән таң каласың. Дин Линның романы — чын халык эпопеясе, чөнки биредә аерым кешеләрнең генә түгел, бәлки бөтен бер халыкның яңадан тууы турында сөйләнә. Авыл партоешмасы секретаре Чжан Юй-минь, өяз агитаторы Чжан Пиң, бригада члены Ян Лян, партизан Дун һәм башка бик күпләр болар бит гади образлар гына түгел, гомумиләштерелгән социаль типлар, бөтен кытай халкының сыйнфый группалары һәм катлаулары вәкилләре. Хәтта массадан аерылган, теорияне революцион практика белән куша белмәүче,, ярты-йорты белемле, мин- минле надан Вэнь Цай да — гаҗәп бер типик образ. Бу — партия эчендәге бюрократ тибы (Маяковскийның «Мунча» исемле пьесасындагы герой— Победоносиков туганы). Шушы тирәнтен реалистик әсәрнең тарту көче образларның, вакыйгаларның Һәм ситуацияләрнең типик булуында да инде. 1946 елны, Кытайның азат ителгән районнарына гоминдан гаскәрләренең хыянәтчел рәвештә һөҗүм итүләреннән берничә ай элек, Шанхайда Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» романы тәрҗемә ителеп басылып чыга. Бу вакытта Чан Кайши гаскәрләре иң әшәке рәвештә котырыналар, гоминдан матбугаты, 
Америкадагы хуҗаларына колларча ялагайланып, «коммунизм куркынычы» турында бар көченә чиный һәм Советлар иленә яла яга. Шундый шартларда Шолохов әсәрен бастырып чыгаруның революцион әһәмияте зур була, тәрҗемәнең авторы. СССРга таң калганын яшермичә, кереш сүзендә түбәндәгеләрне белдерә: «Шушы гүзәл китапны укыганда һәм тәрҗемә иткәндә, мин аның гел ягымлы бер елмаюын тойдым... Бу көлү чын йөрәктән, чын күңелдән ташып чыккан тормыш шатлыгын сиздерә. Бүгенге рус әдәбиятының геройлары үзләренең яңа тормышта яшәүләренә сөенәләр. Алар җирне кешелекнең киләчәге өчен сөрәләр. Җиңеп чыгучылар, Давыдов шикелле: «Барысы да үзебезнең кулда» дип әйтә алалар. Без, алар шикелле шатланып, кайчан көлә алырбыз.» Ул вакытны тәрҗемәче үзенең фамилиясен белгертми, Ли-бо дип, кытай укучысына таныш булган исемен генә куя. Бу исем — утызынчы еллар уртасыннан башлап, Шанхай журналларында,, аннары Кытайның азат ителгән районнарында басылып чыккан әдәби мәкаләләрдә,, очеркларда һәм хикәяләрдә бик күп мәртәбәләр күренә. Язучы үзенең фамилиясен бары 1947 елны гына белгертә, турыдан- туры Михаил Шолохов йогынтысы астында иҗат иткән иң яхшы әсәре — «Ураган» исемле ике томлык романының титул битенә Чжоу Ли-бо дип яза. Сталин премиясе лауреаты Чжоу Ли-бо 1909 елны Хунань провинциясенең Иянь өязендә, үзәк Кытайның иң бай табигатьле күлләреннән берсе — Дунтин күленнән ерак түгел бер урында туган. 
116 
 
Унсигез яшьлек егет, өяз шәһәрендә өч еллык мәктәпне тәмамлап, урга белемне төгәлләргә дигән уй бе- лән,, Шанхайга китә. Тик ул бик әһәмиятле бер нәрсәне исеннән чыгарган икән: укыган өчен семестр саен йөз доллар акча түләргә кирәк, ә аның ул кадәр акчасы юк. Бер изда- гельствода корректорлыкка буш урын килеп чыга, ул шул эшкә шатланып керә: бу — тормышны алып барырга, культуралы шәһәрдә яшәргә, бигрәк тә, үзең укып белем алырга мөмкинлек бирә. 1932 ел булачак язучының тормышында хәлиткеч бер роль уйный. Милитаристик Япония, Маньчжурияне басып алып, шул елның 28 январенда Шанхайга һөҗүм итә. Агрессорларның чираттагы провокациясе халыкта ярсулы ачу кузгата. Шанхай издательствосының гади бер корректоры да ватан өстенә ябырылган афәткә битараф калмый. Ул үзен япон илбасарларының, аларныц гоминдакчы агентлары һәм хыянәт итешүчеләренец чын дошманы дип белдерә һәм милли азатлык хәрәкәте сафында көрәшүчеләргә кушыла. Чан Кай-ши хөкүмәте япон гаскәрләренә тиешенчә каршылык күрсәтми, Кытайның төрле җирләрендәге азат ителгән районнарга каршы ничек кенә булса да сугышны җәеп җибәрү өчен, агрессорларга юл бирә һәм ил өчен бәйсезлек, халык өчен демократик азатлык таләп иткән һәрбер кеше өстенә ябырыла башлый. Чжоу Ли-боны башка патриотлар белән бергә кулга алалар һәм төрмәгә ябалар. Әмма гоминдан төрмәчеләре яшь революционерның көчен сындыра алмыйлар. Ул, иреккә чыгу белән, тагын эшкә тотына. Хәзер инде Чжоу Ли-бо үзенең әдәби эшен башлый һәм революцион язучылар Лигасына керә. 1934 елда Лига журналларында Чжоу Ли-боның беренче әсәрләре дөньяга чыга. Болар тел һәм әдәбият мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр була. Лига тар-мар ителгәннән сон., Шанхай урамнарында революцион китаплар яндырыла башлагач, прогрессив язучыларны кулга алулар, урлаулар һәм үтерүләр башлангач, Чжоу Ли-бо үзенең урыны кайда икәнен аңлый. Ул, тормышын куркыныч астына куеп, азат ителгән районнарның берсенә үтеп чыга һәм ул чакны Кытай Кызыл Армиясе дип аталган Халык-азатлык армиясенә кушыла. Биредә ул Кытай Коммунистлар партиясе сафына баса, күп кенә прогрессив газета- журналл 
арның редакторы, хәрби корреспондент, әдәбият укытучысы булып эшли, мәкаләләр һәм очерклар яза. Аның «Җәмгыятьнең карт председателе» һәм «Сугыш кыры турында повесть» исемле беренче хикәяләре 1935 елны басылып чыгалар. 1946 елны кышын Чжоу Ли-бо Маньчжуриягә килеп чыга. Шул чакны ККП Үзәк Комитетының ТөньякКөнчыгыш Бюросы барлык коммунистларны җир реформасын үткәрү эшендә крестьяннарга булышырга чакыра. Чжоу Ли-бо Үзәк Комитетның чакыруына иң беренче җавап бирүчеләр сафында була. Соңыннан Чжоу Ли-бо бу турыда менә болай дип яза: «Крестьяннар белән алпавытлар арасындагы көрәш — төп конфликтларның берсе икәнен, сыйнфый көрәшнең төп эчтәлеген тәшкил иткәнен һәм җир реформасының революциябез җиңеп чыксын өчен ин әһәмиятле хәлиткеч шартларның берсе икәнен белдем мин... Ул чакны мин язу турында уйламадым. Минем шушы каты сыйнфый көрәшнең үзәгенә керәсем килде... Халыкның тормышын һәм көрәшен, крестьяннарны яраткан, аларныя барлык уй-тойгыларын белгән һәм уртаклашкан тәкъдирдә генә әдәбиятта дөрес чагылдырырга мөмкин икәнен аңладым мин» Чжоу Ли-бо әнә шуларпың барысын да күреп, барысын да белгәннән соң һәм, эшләгән эшләренең мәгънәсен, әһәмиятен тирәнтен уйлаган» туплаган тәҗрибәсен гомумиләштергәннән соң гына, «Ураган» исемле китабын язарга керешә, «империализмга һәм феодализмга каршы халык көрәшенең башында торып, Кы- 1 Чжоу Ли-бо. Минем «Ураган>ны язуым («Чжунхуа юэбао», май, 1952 ел).
117 
 
тай Коммунистлар партиясе башкарып чыккай зур һәм авыр эшне күрсәтү» максатын куя. «Крестьяннарның, элек газап чигүләре һәм хәзерге шатлыклары турында әйтәсем килде минем, — ди язучы. — Моның тәрбия максатларына ярдәме булыр һәм революцион халыкның киң массаларын алдагы көрәшкә дәртләндерер иде. Мин «Ураган»ның беренче кисәген өч ай яздым, шуннан соң алты ай эчендә икенче кисәген тәмамладым»8. Әсәрендәге төп фикерне ачучы эпиграф итеп, Чжоу Ли-бо кытай халкының юлбашчысы Мао Цзе-дун сүзләрен китерә: «Тиздән Үзәк, Төньяк һәм Көньяк Кытайның барлык провинцияләрендә йөз миллионнарча крестьяннар күтәреләчәк. Аларның куәте, ураган шикелле, омтылышлы һәм дәһшәтле булыр, аңа бернинди көч тә каршы тора алмас». Чжоу Ли-бо художестволы образларда кытай крестьяннарының гасырлар буена яшәп килгән хыялы — җир турындагы хыялының компартия җитәкчелегендә тормышка ашуын гәүдәләндерә. Ул Кытай коммунистларының чын образларын сурәтли, аларның оештыручанлык һәм ж,итәкчелек ролен күрсәтә, халык дошманнарын рәхимсез рәвештә фаш итә. Биредә дә, Дин Лин романындагы кебек, халык массалары— тарихта төп этәргеч көч. Чжоу Ли-бо халык ярсуы давылының, алпавыт усадьбалары өстеннән узып, феодализмны төбе-тамыры белән йолкып атуын һәм алпавытларның хакимлеген мәңгелеккә юк итүен күрсәтә. Романдагы үзәк идея — крестьяннарның политик эшкә аңнары уяну һәм компартиянең изелгән надан кешеләрне җәмгыятьне тамырыннан үзгәртеп кору өчен көрәшүче кыю, аңлы кешеләр итеп җитештерүе — китапны бик актуаль, кытай авылы хезмәт ияләренең аңындагы феодализм калдыкларын бетерергә булышырлык бер нәрсә итә. Чжоу Ли-бо үзенең романында башка актуаль темаларны да кузгата: уртак эш өчен тырышып эшләү, революцияне саклап калу өчен үз-үзеңне геройларча корбан итү, хезмәт сөймәгән элементларны кабат тәрбияләү, хатын-кызларны коллыктан чыгару һәм җәмәгать эшенә тарту. Болар барысы да авторның иҗат фикере киң һәм үз алдына куйган бурычларның күп төрле икәнен сөйлиләр. Язучының 
                     8 Чжоу Ли-бо. Минем «Ураган»ны язуыч («Чжунхуа юэбао», май, 1952 ел). 
крестьяннар тормышын һәм Маньчжурия авылы обстановкасын тирәнтеи белүе, романның телендә көнкүреш һәм этнографик детальләрнең гаять күплеге китапның танып-белү өчен әһәмиятен шактый арттыра. Маньчжурия авылларындагы сыйнфый көрәшнең кискенлеге, — автор мона гел басым ясап әйтә, — Маньчжуриянең сугышны җәеп җибәрү өчен плацдарм булуыннан гына түгел. Маньчжурия батракларының һәм арендаторларының алпавытлар белән исәп-хисапны күптән өзәселәре бар. Элек бу алпавытларның күбесе японнар белән актив хезмәттәшлек иткәннәр. Алар крестьяннарны җәзалау өчен чит ил штыкларын кулланалар һәм үзләрен изүчеләр һәм эксплуататорлар гына түгел, илгә ачыктан-ачык хыянәт итүчеләр итеп тә күрсәтәләр. Романда нәкъ шундый алпавыт — Хань Лао-лю сурәтләнә. Бу — үзенең пычрак максатларына ирешү өчен теләсә нинди кабахәтлекләргә, теләсә нинди җинаять эшләргә әзер торучы намуссыз, ватансыз кеше. Ул, ялланган кеше үтерүчеләр кулы белән, юлында торучыларның барысын да алып ташлый һәм төрле махинацияләр ярдәмендә, кешеләрне өметсезлек, үзләрен-үзләре үтерерлек хәлгә җиткерең, крестьяннарның җирләрен ала. Үз тирәсенә кытай феодализмының бөтен чирен туплаган шушы мәлгунь фигура тирәсенә Юань- Маотунь авылының реакцион лагере җыела. Ярлылар әле оешмаганнар, көчләре йомшак. Менә авылга җир реформасын үткәрү бригадасы килеп төшә. Бригада крестьяннарны бергә туплый һәм аларга азатлыкка чыгу юлын күрсәтә. Шулай итеп, икенче лагерь, ярлыларның революцион лагере туа. 
118 
 
Бу лагерьны бригаданың начальнигы Сяо Сян, коммунист, халык интересы өчен армый-талмый көрәшүче, корыч ихтыярлы, дәүләт күләмендә уйлаучы, гади, тыйнак һәм мөлаем кеше җитәкли. Шушы ике лагерьның, бәрелешеннән романның төп сюжеты туа. Компартиянең җитәкчелеге астында бергә оешкан ярлылар, үзләренең демократик хөкүмәтен сакларга күтәрелеп, җиңүгә ирешәләр. Автор романның буеннан-буена әнә шул фикерне раслый. Идеясе тирәннән ачылуда крестьяннар тормышы һәм психологиясе дөрес сурәтләнүдә, образларның ипиклыгында. характерларны тулы реалистик итеп бирүдә әсәрнең ышандыру көче үсә. Чжоу Ли-бо, үзе әйткәнчә, совет әдәбияты үрнәгендә үсте. «Без нәкъ совет әдәбиятын укытучыбыз итеп сайладык та, — ди язучы.— Без аңарда тирән идеялелекме, халык белән тыгыз бәйләнешне, хезмәт ияләренең тормышын һәм дөрәшен дөрес чагылдырырга өйрәтерлек прогрессив иҗат методлары гаптык. Бу методлар,, Ленин һәм Сталин тәгълиматы җирлегендә, әдәбиятны гадәттән тыш партияле бер эшкә әверелдерә»9. «Ураган»га «Күтәрелгән чирәм» образларының йогынтысы булуны күрми мөмкин түгел. Чжоу Ли-бо романындагы персонажларның күпчелегендә Шолохов геройларының сыйфатлары бар. Моның иң ачык мисалы итеп Сунь картны күрсәтергә мөмкин. Автор бу образны шул кадәр ярата, күрәсең, ул әсәрнең башыннан алып азагына кадәр йөри. Юань-Маотунь авылының шушы хәйләкәр һәм мәзәкчең сүздә иң беренче батыр, ә эштә иң беренче куркак кеше— Гремячий Лог кешесе Щукарь бабайның якын туганы. Тормышны революцион рәвештә үзгәртеп кору кебек мактаулы эшне бер ул, Сунь карт кына башкарып чыккан, янәсе. Бригаданың начальнигы Сяо Сян белән берлектә, авылда «переворот ясаган» кеше ул үзе, шуңа күрә ул барысы өчен дә кирәк Һәм аны беркем алмаштыра да алмый. Щукарь бабай да бит Давыдов белән икәү «революция булган көннән бирле платформада» һәм Гремячий Логга аңардан башка «булдыра алмыйлар». Сунь да, Щукарь кебек үк, тормышында бәхет тапмый. Дөрес, хутор бугае аны «аскы кабыргасыннан мөгезе                      9 Чжоу Ли-бо. «Без совет әдәбиятын зурлыйбыз һәм яратабыз» («Җсньминь вэньсюе» журналы, № 1, 1949 ел). белән» эләктереп алмый һәм «шәп яшәгәне өчен» аның итеген дә салдырып алмыйлар, ләкин аның язмышына да бәхетсезлекләр аз туры килми һәм ул да, Щукарь бабай кебек үк, «башны бетерә торган явыз хатын»га тап була. Характерының кайбер яклары белән алпавыт Хань Ляо-лю кулак Лапшиновка тартым. Ул да, үзенә мал туплау өчең, бернидән дә тартынмый, байлыгын алдан ук яшереп куя һәм ураган мине читләтеп китәр дип уйлый. Әгәр җентекләбрәк карасаң, «Ураган» романының образларында һәм кайбер башка персонажларында «Күтәрелгән чирәм» геройларындагы аерым сыйфатлар барлыгы сизелә. Әмма Чжоу Ли-бо Шолоховка һичбер урында сукыр рәвештә иярми, механик рәвештә күчереп алмый. «Ураган» — милли стильдә, милли художество чаралары белән иҗат ителгән оригиналь һәм үз яшәешле зур әсәр, Кытайдагы гигант кузгалышлар һәм бөек халык хәрәкәтен чагылдырган киң эпик картина. Ф $ * Нигезе, хәтта формасы белән «Тристан һәм Изольда», «Фәрһад һәм Ширин», «Ләйлә һәм Мәҗнүн» тибындагы халык хикәяте булган «Чал кыз» пьесасы халык эпосы итеп каралырга тиеш. Бу — халык драмасы. Аның идеясен дә, сюжетын да халык фантазиясе тудырган, халык йөрәгеннән чыккай, аның азатлык турындагы кайнар хыялы белән җылытылган. Си-эр исемле легендар һәм шул ук вакытта чын-чыниаи реалистик бер кыз образында халык үзенең кол һәм мәсхәрә ителгән, ләкин рухы сүнмәгән Ватанын гәүдәләндергән. Нәкъ әнә шуңа күрә дә, иитек
119 
 
кән һәм газап чиккән Си-эрда көчләүгә каршы зур каршылык куәте туа. Нәкъ әнә шуңа күрә дә, феодаль башбаштаклык пычраклыкларын пакь килеш үтеп һәм трагик газаплар кичереп, Си-эр халыкның үч алучы кешесенә әверелә һәм феодаль хокук тәртипләренә бирелгән приговорга — үлем карарына кул куя. Андый исемдәге кыз чынлыкта булмаган. Аны 1938 еллар тирәсендә Хэбэй провинциясе крестьяннары чыгарган дулкынландыргыч поэтик легенда тудырган. Легенданың сюжеты ике дөньяның: үткәндәге караңгы коллар дөньясының азат илнең хәзерге якты дөньясы белән бәрелешенә корылган. Билгеле, хәзерге дөнья, яңа тормыш дөньясы җиңеп чыга. Халык легендасында әйтелгәнчә, Си-эр Ян Бай-лао исемле бер карт крестьянның ягымлы һәм кайгырту- чан кызы була. Алпавыт Хуан Ши- җань үзенең управляющие Л1у Жэнь-чши ярдәмендә, кызны әтисенең әллә кайчангы бурычы өчен үзенә ала. Кыз алпавытның һәм аның кансыз әнисенең колына әйләнә, эшлиэшли газап чигә. Яшь алпавыт тарафыннан мәсхәрә ителеп, ул таулар арасына кача. Си-эр шунда өч ел яши, кайгы-хәсрәттән чәчләре агара. Халык-азатлык армиясе сугышчылары аны килеп табалар. Иреккә чыккан ярлылар үзләрен эксплуатацияләүчегә ясаган судта Си-эр алпавытлар семьясы Хуаннарның барлыкбарлык кабахәтлекләрен һәм явызлыкларын рәхимсез рәвештә чыгып фаш итә. һәм халык үзенең дошманнарына тиешле җәзаны бирә. Шушы халык повесте, телдән-тел- гә күчеп, тыңлаучыларда кызгану һәм ачыну хисләре уятып, азат ителгән Шаньси — Чахар — Хэбэй районы язучыларына килеп ишетелә, һәм алар аны очеркларга, хикәяләргә, поэмаларга әйләндерәләр. Шулай йөри торгач, Си-эр легендасы 1944 елны азат ителгән Кытайның башкаласы Яньанда да тарала. Ул Лу Синь исемендәге Әдәбият һәм сәнгать академиясенең мәгарәләрендәге аудиторияләре эчләренә дә үтеп керә. Академиянең ректоры — язучы һәм әдәбиятчы Чжоу Ян җитәкчелегендә укытучылар һәм студентлар шушы темага крестьян җырлары көенә корылган, прозаик диалогны шигъри арияләр һәм хорлар белән куша торган, халык җыр- бию тамашалары «Янгэ» стилендә музыкаль драма язарга керешәләр. 
Композиторлар: Ма Кэ, Чжан Лу, Цюй Бәй,, Хуан Чжи, Сян Юй һәм Чэнь Цзы, халык арасында популяр җырлар һәм. балладаларның темаларыннан бик нык файдаланып, музыка язалар. Коллективның башында шагыйрьдраматург Хэ Цзин чжи, — хәзер ул Пекиндагы Үзәк театр институтында драма курсын алып бара, — һәм язучы Дин Ни (бүгенге көнне IV полевой армиянең культура бүлегендә редактор) тора. «Без, иптәшем драматург Хэ Цзин-чжи белән икәү,—дип яза Дин Ни, — бу легенданы әдәби итеп эшкәрттек, аны драматик әсәр иттек... Аның өстендә иптәшләрдән бер группа кеше эшләде... Без, группа әзерләгән материаллардан файдаланып һәм шуларга нигезләнеп, пьеса иҗат иттек...» 1 «Чал кыз» драмасында да, «Сан- гань елгасы өстендә кояш» һәм «Ураган» романнарындагы кебек* үк, — компартия үткәрә торган демократик үзгәрешләр процессында яңа җәмгыятьнең тууы, азатлыкка чыккан кешенең мораль йөзе формалашуы идеясе бирелә. Шушы идея, символик рәвештә, хордагы мондый сүзләр белән белдерелә: «Иске җәмгыять кешеләрне җенгә әйләндерә иде, яңа җәмгыять җеннәрне кеше итә». «Кытай халкының пьесада чагылган бәхетле киләчәк өчен көрәше, — ди Дин Ни, — Коммунистлар партиясе һәм аның юлбашчысы иптәш Мао Цзе-дун җитәкчелегендә барды. Шуңа күрә яулап алынган дан Коммунистлар партиясенә һәм Председатель Мао Цзе-дунга булырга тиеш» 2. 
1 Дин Ни. Бөтен көчебез — ватаныбызга («Советское искусство», № 25, 26/III 1952 ел). 2 Шунда ук.  
120 
 
Пьесаның бөтен халык алдында зур уңыш казанган төп сыйфатлары — искиткеч дөреслеге» хисләрнең чынлыгы, образларның бөтенлеге һәм типиклыгы, драматик вакыйганың көчле һәм тәгъбирле, сюжет бәйләнешләренең аермачык булуы. Болар феодаль системаның крестьяннарны эксплуатацияләгән катлаулы механизмын гади һәм аңлаешлы итеп ачып салалар. Пьесаның тамашачыларга булган тәэсире нәкъ әнә шул типиклыгы белән аңлатыла да. Дин Лин «Сан- гань елгасы өстендә кояш» романында бу тәэсирне менә болай билгеләп китә: «Тамашачыларның күбесе үксеп- үксеп елады. Язмышы героиняның язмышына охшаган бер хатын —• моны барысы да белә иде — тагын да елады. Тамаша беткәннән соң кешеләр таралышырга ашыкмадылар һәм өйләренә кайтканда пьесадагы алпавытны юлның-юл буе нәфрәтләнеп тиргәп кайттылар». Хэ Цзин-чжинның һәм Дин Ниның уңышка ирешүләрендәге тагын бер сәбәп шул: алар героиняның авыр язмышы турында тотнаклы һәм саран тел белән язганнар, һәм шуның белән героиняның газап чигүе тагын да үткенрәк, киеренкерәк һәм тәгъбирлерәк төс алган. Спектакльнең музыкасы да әнә шундый тотнаклы булуы белән аерылып тора. Музыка вакыйгага органик бер кисәк булып үрелгәң, вакыйгада катнашучыларга бирелгән характеристиканы гомумиләштерә һәм аларның, әле күңелгә 
үтеп керерлек моң белән, әле киеренке шомлылык һәм ярсулы ачу белән, урыныурыны белән сызлану Һәм ачыну авазына күчеп, аларның тойгы-кичерешләрен ачып сала, үзенең катлаулы ритмик тукымасына!, көендәге бизәкләрнең мул булуына да карамастан, һәр урында гади һәм тотнаклы. Пьеса техник яктан акрын-акрын эмоциональ күтәрелеш принцибына корылган. Спектакльнең идея темасы туган илгә карата көчле мәхәббәт тойгысы — вакыйга үсә барган саен, шуңа параллель рәвештә, тагын да ачыграк һәм тулырак булып яңгырый, гөрләп торган соцгы хорда тантаналы пафосы күңелне үзе белән алып китә: Коммунистлар Кытай халыкларын Алып бара соңгы сугышка. Кузгалыгыз, кузгалыгыз — яше, карты! Бер ихтыяр безне туплады... Җилфердәсен илебез өстендә Мао Цзедунның җиңү байрагы! 
Сталин премияләре белән бүләкләнгән шушы өч әсәрдән чыгып, совет укучысы барлык Кытай демократик әдәбияты турында фикер йөртә ала. Бу әдәбият халык өчен иҗат ителә, халыкка яңа тормыш төзешә, 1942 елның маенда ук Мао Цзе-дун: «Без халык массаларын, халыкның хезмәтен һәм көрәшен,, халык армиясен., халыкчан партияне күтәрергә һәм бөеклеген күрсәтергә тиешбез» дип билгеләгән һәм. сызган юлдан бара.