Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ОБРАЗЛАРЫ

  Г. М. Маленков партиянең XIX съездында ясаган тарихи докладында совет әдәбиятының программ мәсьәләләрен яктыртты. Әдәбиятта бик мөһим урын тоткан типиклык проблемасын ул марксизм-ленинизм өйрәтүләре нигезендә аңлатып бирде. Совет әдәбиятында хатыи-кыз образларының типик эшләнеше мәсьәләсен тикшергәндә дә без XIX съезд күрсәтүләрен бик нык истә тотарга тиешбез- Бөек Октябрь социалистик рево- люциясеь социаль-политик һәм экономик өлкәдә хезмәт иясе массасын коллыктан азат итүе белән, хезмәт кешеләренең иҗат сәләтләре үсүенә киң юл ачты. Хатынкызларга ирләр белән бертигез хокук бирелеп, алар- ның социалистик җәмгыятьтә дәүләт һәм халык интереслары югарылыгында торган иҗтимагый кеше булып җитешүләренә мөмкинлекләр тудырылды. Экономик һәм политик өлкәдәге мондый зур үзгәрешләр совет әдәбиятында чагылмый калмады. Яна эпоха үстергән хатын-кыз типлары, кирәк шәхси тормышта булсын, кирәк җәмәгать эшендә булсын, үрнәк алырлык итеп күрсәтелделәр. Совет әдәбияты уңай образларны бирүдә узган йөзнең классик әдәбияты традициясен дәвам итә. Н. Г. Чернышевскийиыц Вера Пав- ловнасы («Нәрсә эшләргә?»), II. А. Некрасовның декабрист хатыннары («Рус хатынкызлары»), А- М. Горькийныц Пелагея Ниловна («Ана») образлары совет язучылары өчен генә түгел, барлык прогрессив әдәбият өчен әһәмиятле иҗат җимешләре. XX йөз башындагы татар демократик әдәбияты да алдынгы рус әдәбияты йогынтысы астында уңай образларны яктыртуга игътибар итте. Моның башлангыч үрнәге итеп Галия (Г. Коләхметов— «Ике фикер») һәм Газизә (Ш. Камал — «Акчарлаклар») образларын күрсәтергә мөмкин. Г. Коләхметов Галия образы аша татар хатын-кызларының сыйнфый көрәш юлына аяк басуларын гәүдәләндерде. Галия үз семья рәхәте белән генә мавыгучы ryre.i, бәлки пролетариатның сыйнфый көрәш максатларын аңлауга күтәрелеп баручы яңа тип хатын- кыз образы иде. Ул үз идеяләренең киләчәктә җиңүенә зур ышаныч белән карый торган кыз. Галия образы яңалыкның башлангычын хәбәр итүе белән әһәмиятле. Ш. Камал хезмәт аша бәхеткә омтылучы хатын-кыз вәкилен Газизә образында («Акчарлаклар») тасвирлады. Ул бәхетле семья тормышын эш, хезмәт аша гына күз алдына китерә ала. Ләкин җәмгыять шартларының рәхимсез чынлыгы белән йөзгә- йөз очрашкач, аның бәхет турындагы хыялы җимерелә. Газизә әле ата-ана канаты астында гына фикер йөртүче, бәхет теләүче булып кала. Анда капитал тоткынлыгына каршы кыю чыгышлар күренми, иҗтимагый көрәшкә әле ул тартылмаган. Ләкин язучының гуманистик карашлары инде бу образда ачык бирелә. Газизә — Шәрәфи карт кебек тормыш та
102 
 
рафыннап төрле җиргә, төрле хезмәткә куыла торган эш кешесенең семьясын бизәүче саф тойгылы, күңеле белән матур тормыш теләүче, сабыр табигатьле оялчан кыз булып күз алдына килә. Октябрь социалистик революциясенә кадәр булган татар демократик әдәбияты уңай хатын-кыз типларының беренче үрнәкләрен бирде. Ләкин хатынкызларның барлык уңай сыйфатлары ачылып бетмәде. Татар совет әдәбияты,, демократик әдәбиятның бу уңай традициясен дәвам иткәне хәлдә, рус совет әдәбияты йогынтысында хатын-кыз типларын бирүдә новаторлык ролен уйнады. Совет әдәбиятының бу өлкәдәге новаторлыгын хатын-кызларны коллектив хезмәт процессы аша сурәтли алуында күрергә мөмкин. Хатын-кызлар төзелеш елларында капитализм калдыкларына каршы актив көрәшүче социалистик хезмәт кешеләре булып җитештеләр. Илдә барган күмәк хуҗалыкларга берләшү процессы яңа кешеләрне үстереп чыгарды. Татар совет язучылары шул яңа кешеләрне гәүдәләндерү юлында эшләделәр. Моның мисалын К. Нәҗми әсәрләрендә күрергә мөмкин. К- Нәҗминең «Якты сукмак» повестендагы Мәдинә образы көрәшләрдә үскән хатын-кыз вәкиле. Мәдинә— башта әле бик оялчан һәм тартынучан, балаларча ышанучан табигатьле кеше. Ул авыр тормыш сынаулары кичерә, дошман тарафыннан мәсхәрәләнә һәм сыйнфый көрәш мәйданына баса. Гражданнар сугышында чыныгып кайтканнан соң, ул авылга китә һәм кулаклар белән көрәшә башлый. Мәдинә бу көрәштә ялгыз түгел. Авыл халкы һәм Кызыл Армиядән кайткан Батырша аның ягында. Алар кулакларны тар-мар итеп, «Якты сукмак» колхозы төзиләр. Шушы көрәштә Мәдинә үз бәхете өчен көрәшүче булып түгел, бәлки халык бәхете өчен көрәшүче булып сурәтләнә. Гражданнар сугышы < гор ы н да ком м у н и стл а р и ы а тты р ы п йөргән ак офицер Әнвәр Кәлимул- лин, сугыштан соң паспортын алыштырып, икенче исем астына яшеренеп, совет аппаратына оялаган, партиягә үрмәләгән. Мәдинә аны фаш итә. Бу эштә ул прпнципиалыогары- лыкка күтәрелгән, эзлекле көрәшче булып үсә. 1927 елда М. Горький, хатын- кызлар арасында үсеп килгән активлыкны күрсәтеп, болан дип язды: «Гомумән 
хатын-кызлар арасында иҗтимагый активлыкның тиз үсүе — зур әһәмиятле күренеш, бигрәк тә бу активлык мөселман хатын-кызлары арасында искитәрлек» Мәдинә — нәкъ әнә шундый хатыннарнын берсе. Ул кыю хәрәкәт итә торган, авырлыкларны җиңеп чыгуда үз-үзе- нә нык ышанган көрәшче. Ләкин язучы бу образны бөтен яктан ачып бетермәгән. Ул, образ буларак, тулы художество эшләнешендә бирелми. Аның көнкүреше, үсү юлы, көндәлек эше өзек-өзек бирелә, болар портретны бөтен яктан тулы итеп күз алдына бастырырга комачаулыйлар. Ш. Камалның «Матур туганда» исемле романының төп геройларыннан берсе Мәдинә образы да шушы эпоханың көрәшләре эчендә үсеп чыккан кеше. Мәдинә, барыннан да элек, художестволы эшләнгән әдәби образ булуы белән үзенә кадәр бирелгән хатын-кыз образларыннан аерылып тора. Төзелеш еллары авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә хатын-кызлар арасында актив көчләр үстерде. Хатынкызлар, революция биргән иреккә таянып, социалистик хезмәттә үзләренең сәләтен күрсәтә башладылар. Мәдинәнең тормышы һәм көрәше 1920 елларда, хуҗалыкны аякка бастыру чорында сурәтләнә. Ул, авылның коммунистлары белән бергә, авыл хуҗалыгы коммунасына языла. Ул бу адымның политик әһәмиятен дә аңлый, үзен партия сафында итеп күрәсе килә. Моның белән ул гражданнар сугышында һәлак булган ире Нуретдинны олылый. Мәдинә җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ул сизгер һәм инициативалы хатын. Кулаклар тарафыннан оештырылган провокацияләргә каршы кыю чыгышлар ясый. Партиягә кереп оялаган,, совет строеның дошманы булган Нәгыймнең йөзен фаш 
1 М. Горький. Литературно-критические статьи, 1937 ел, 293 бит.
103 
 
итүдә Мәдинәнең үткен чыгышы аның иҗтимагый йөзен билгели. Мәдинә — коммуна хатын-кызлары арасында иң уңганы һәм тырышы. Ул нык характерлы, башкаларга караганда күп эшләве һәм эшне сөеп, пөхтә итеп башкаруы белән дан ала. Тирән рухи кичерешле, шигъри табигатьле Мәдинәнең Фәтхигә булган мәхәббәте — яңа шартларда үрелеп киткәң, югары моральгә нигезләнгән тигез мәхәббәт. Аның мәхәббәт кичерешләре эчке сыйфатларын тулы итеп күз алдына китерергә ярдәм итәләр. Мәдинә образында моңа кадәр «сәләтен җәелдерүгә мохтаҗ булган акыл»ның (Н. Г. Чернышевский) социалистик хезмәт нәтиҗәсендә, яңалыкны үзләштерүе, киләчәккә омтылышы бирелә. Сталинчыл бишьеллыклар чоры социалистик төзелешнең барлык тармаклары белән кызыксынучы, киң колач белән хәрәкәт итүче хатын- кызларны мәйданга чыгарды. Бу инде совет җәмгыятендәге хезмәт иясе массасы арасыннан үсеп чыккан яшь интеллигенциянең кадрлары җитешүен күрсәтә иде. Әдәбиятта мондый хатын-кыз типларының чагылышын Г. Кутуй үзенең «Тапшырылмаган хатлар» исемле повестенда күрсәтте. Повестьта сурәтләнгән врач Галия образы — совет интеллигенциясенең вәкиле. Ул бай психологик кичерешләр белән сурәтләнгән образ. Аның күзәтүчән характеры, фикер дөньясының киңлеге, тормыш белән кайнап торган тере табигате Искәндәргә язган хатларында гәүдә- ләндерелә. Галия тормышны сөя һәм тормышка карата тирән фикер йөртә. Ул яшьлек мәхәббәтенең ялкыны белән семья тормышына килеп, саф той гыл арының боз ы к х а р а кте р л ы Искәндәр тарафыннан кимсетелүен авыр кичерә. Ләкин ул каршылыклар алдында йомшап калмый, киресенчә, аңа җитәкче органнар һәм совет кешеләре ярдәмгә килә. Социализм эпохасының бөек үсеше аны нык характерлы, эш сөючән, көрәшче итеп тәрбияли. Ул энергияле, намуслы врач, инициативалы кеше, үз эшенең яхшы белгече. Шуңа күрә ул халык арасында да тиз таныла. Г алия — үз чорының культура таләпләрен үзләштергән алдынгы хатынкыз: ул классик музыканы да нечкә аңлый, фотограф булып эшләргә дә вакыт таба(, шулай ук художество әдәбиятын да тирән зәвык белән укый. Галия киләчәккә матур 
каравы белән идеал югарылыкка күтәрелә. Аның карашларында үз чорының үткен политик тормыш карашлары чагыла. Г. Кутуй татар совет әдәбиятында оригиналь образ тудырды. Галиянең тойгы-кичерешләре шатлык һәм сагыш белән аралаша. Искәндәрнең әшәке яклары укучыда нәфрәт хисен уятса, Галиянең илебез үсеше белән бергә шатланып үсүе, каршылыкларны җиңә баруы, аңа карата соклану тойгыларын арттыра. Галиянең киеренке тойгылары Вәли Сафиуллин белән очрашканда тагын да көчәя. Бу көчле кичерешләр аның ихтыяр көче белән гармонияләшә- Ата иркәләвеннән яшьләй мәхрүм ителгән балаларын да күңелсезләнүдән котка- pat, аларга, ана буларак, матур тәрбия бирә. Галия һәм Вәли образларында таза, саф әхлакка корылган социалистик семья үрнәк итеп алына. Галиянең фикер югарылыгы һәм кичерешләр тирәнлеге тар карашлы, эгоист Искәндәрнең бозык табигатенә капма-каршы куела. Безнең тормыш меңнәрчә алдынгы Галияләрне биргән кебек, анда әле Искәндәр шикелле бозык карашлы, эгоистлар да бар. Аларга каршы көрәштә яңалык чыныга, совет кешеләренең гүзәл сыйфатлары бирелә. Без Галия йөзендә совет хатын- кызларының коммунистик мораль үрнәген, акыл көчен, тормыш белән кайнап торган сәламәт буынын күрәбез. Ватан сугышына кадәр татар совет әдәбияты хатын-кыз образларын сурәтләүдә билгеле бер тәҗрибә тупласа да, бу өлкәдә әле күп кенә җи- тешсезлекләр яши иде- Хатын-кыз эштә, хезмәттә бирелсә дә, семья рамкалары эчендә чикләнде, яки, образ буларак, бик тонык эшләнде. Хәлбуки, хатын-кыз тормышыбызның күп тармаклы хәрәкәтендә иң җаваплы өлкәләрдә үзенең бөеклеген һәм сәләтен күрсәтте. Моның ачык үрнәге
104 
 
итеп, Ватан сугышы вакытында хатынкызларның патриотик чыгышларын күрсәтү дә җитә. II- В. Сталин совет хатын-кызларының данлы хезмәтенә аеруча бәя биреп: «Совет хатын-кызлары Ватанны саклау эшендә бәяләп бетергесез хезмәт күрсәттеләр. Алар фронт өчен үз-үзләрен аямыйча эшлиләр, сугыш вакытындагы барлык кыенлыкларны нык торып кичерәләр, Кызыл Армия сугышчыларын — Ватаныбызны азат итүчеләрне сугыш батырлыкларына рухландыралар» ’, — дип күрсәтте. Шушындый җаваплы чорда, башка проблемалар белән беррәттән, .әдәбиятта хатын-кыз образын киң күләмдә чагылдырган әсәрләр барлыкка килде. М. Әмирнең «Миңлекамал» пьесасы (1943) шундый әсәрләрнең берсе иде. Миңлекамал образы әдәбиятта үзенә кадәр сурәтләнеп килгән хатын-кызлардан җитди политик бурычларны башкаручы, җи- тәкче коммунист булуы белән әһәмиятле. Ул хезмәтне сөя, һәр эштә үзенең булдыклылыгын һәм тырышлыгын күрсәтә: укытучы да булган, конюх булып та, кырчылык бригадиры булып та эшләгән, зур уңыш алуга ирешкән. Сугыш вакытында үз колхозының койрыкта сөйрәлүе Миңлекамалны хурландыра һәм ул колхоз җитәкчесе булып эшләргә теләк белдерә. Ул хатын-кызлардан алдынгы бригадирлар үстерә һәм картларда да эшкә дәрт уята. Колхозчылар аны тырыш хезмәте һәм саф намуслы кеше булганы өчен ихтирам итәләр. Миңлекамал председатель булгач, авылны ташлап киткән кешеләр дә кире кайталар. Бу туры сүзле, нык характерлы хатын, массаны бердәм коллективка туплавы белән кыенлыкларны җиңеп, дошман кешеләрне фаш итә һәм «Яшел алан» колхозын алдынгылар сафына күтәрә. Язучы Миңлекамал образы белән «колхозларда хатын-кызлар — зур көч» булуын гәүдәләндерде. /Миңлекамал шәхси тормышындагы индивидуаль сызыклары аша җанланды. Ул ялганның дошманы, гаять кискен, 
1 И. В. Сталин. «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында», Татгосиздат, 128 бит, 1946 ел. кызу канлы, булдыклы хатын; ул шәхси кыенлыклар алдында тез чүкми. Улының фронтта күрсәткән батырлыкларына ана горурлыгы белән шатланса, иренең фронтта үлүе аны дошманнан рәхимсез үч 
алуга китерә. Кичерешләр һәм йөрәк ярасы белән бәйләнгән тойгылар, Миңлекамалның иҗтимагый хәлен ныгыталар, үткен һәм сизгер акыл белән хәрәкәт итәргә чыныктыралар. М. Әмир Миңлекамал образы эволюциясендә зур проблеманы, хатын-кызның иҗтимагый эштәге актив ролен күрсәтә. Бу — татар совет әдәбиятында хатын-кыз образының тулы үсешен, иҗтимагый ролен һәм шәхси тормышындагы интим мөнәсәбәтләрен чагылдырудагы уңышлы тәҗрибә иде. Ләкин сугыш елларында уңышсыз әсәрләр дә мәйданга чыкты. Шундыйлардан берсе Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» исемле повесте иде. Анда сурәтләнгән Вәсилә — сыек, схематик образ. Укучы аның тик балалык чорын гына күрә, совет эпохасындагы үсеш юлы бөтенләй читтә кала. Шуңа күрә, кызу темплар белән үсә торган безнең тормышка яшь аралаш, сулган йөз белән караучы Вәсиләнең врачхирург булып җитүе дә ышандыра алмый. Рухи яктан ярлы; үз чорының җанлы тормышыннан читтә торган бу герой бик уңышсыз чыккан. Анда без совет хатынкызларының рухи бөеклеген күрмибез. ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләренә карата чыгарган тарихи карарлары совет язучылары алдына безнең тормышны дөрес һәм тирән чагылдырган, яшь буынны коммунизм рухында тәрбияли торган югары идеяле әсәрләр бирүне бурыч итеп куйды. Партия Үзәк Комитетының карарлары язучыларның иҗат активлыгын үстереп җибәрде. Дистәләрчә яна әсәрләр язылды. Аларда совет кешеләренең күркәм сыйфатлары яктыртылды. Сугыштай соңгы татар совет әдәбиятында Г. Бәшировның «Намус» романы зур урын тота. Бу әсәр, барыннан да бигрәк, хатын-кыз образларын күрсәтүе беләи кызыклы. Романның төп герое Нәфисә —сәнгатьчә эшләнгән әдәби образ.
105. 
 
Нәфисә образында хәзерге яшь буынның кыю адымнары, матур сыйфатлары чагыла. Коммунизмга ашкынучы бу буын бөек идеяләр белән яши. Нәфисә бригадасы Ватан сугышы чорында фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен барган көрәшнең алгы сафында сурәтләнә. Кыенлыкларны җиңеп чыгу өчен бригада бердәм хәрәкәт итә. «Мондый асыл кешеләр белән беркайчан да хур булмабыз, дигән идем. Бу тикле дә дөрескә чыгар икән!» — ди Нәфисә һәм бу бердәмлек романда бик оста җанлана да. Нәфисә югары уңыш алу өчеи совет фәненең казанышла- рыннан файдалана. Теория белән практиканы бергә бәйләү аркасында, Нәфисә бригадасы гектарыннан 149 пот уңыш алуга ирешә. Нәфисәнең һәр яңа хәрәкәте партия оешмасы тарафыннан яклана һәм партия оешмасы аңа кыенлыкларны җиңеп чыгуда һәрвакыт ярдәм күрсәтә. Романның конфликты бик көчле бирелгән. Колхоз җитәкчелегенә кереп оялаган дошман Сәйфи Нәфисә эшенә адым саен аяк чала. Нәфисә белән Сәйфи арасындагы конфликт иҗтимагый конфликт булып күрсәтелә. Биредә көрәш Нәфисә намусы өчен генә түгел, ул инде колхозчылар намусы өчен көрәш булып әверелә. Сугышның кыен шартларында Нәфисә кузгатып җибәргән эш коллективның көрәш һәм яшәү максаты булып китә. Намуслы хезмәт коллективны тәрбияли, рухи, мораль яктан үстерә, дуслык һәм иптәшлек мөнәсәбәтләрен тирәнәйтә һәм бөек идеяләр белән рухланган коллектив җиңелмәс көчкә әверелә. Нәфисә дә коллектив эчендә үсә. Ул: «Сездән башка мин бер ялгызым нәрсә генә эшли алган булыр идем»,—дип, халык бердәмлегенә соклана. Бу бердәмлек кулак Сәйфигә каршы көрәштә аеруча югары күтәрелә. Ындырдан ашлыкның кимүе беленгәч тә, бөтен колхоз аякка баса. Мыек Шәмсетдин дә, Гөлсем дә, Хәйдәр дә ындыр табагында үзләренә урын табалар. Нәфисә үз шәхесе өчен генә омтылучы, тар карашлы индивидуалист түгел. Ул бригададан читтә үзен көрәшче дип санамый. Күчмә кызыл байракны кабул итеп алганда: «Мин бу байракны иң башта бригадабызның иң сөекле, иң кадерле кешесе өчен, Мәүлиха түтинең тырыш хезмәте өчең, аның йокысыз төннәре өчен алам. Аннан ары мин бу байракны безнең арабызда иң уңган, иң куркусыз батыр кызыбыз әчеп, үзебезнең Зәйнәпбануыбыз 
өчен алам...» дип, Нәфисә беренче урынга коллективны куя. Коллективның бер максатка баруы һәртөрле изүләрдән азат булган социалистик хезмәт нигезендә эшләнә. Коллективның бер члены булган Нәфисәнең үсүе һәм формалашуы да хезмәт процессында була. Нәфисә хезмәткә яшәртә һәм рухландыра торган көч итеп карый. ДАондый карашны аңарда, халык телендә хөрмәт ителеп, искә алына торган Сәрь- ян абыйсы һәм эш сөюче ялкынлы Газиз тәрбиялиләр. Нәфисә кешеләрнең хезмәтенә гашыйк булып яши, хезмәт процессында аның кешелек сыйфатлары аерым бер көч белән ачылалар. Бодай кыры аның иң кадерле җире, көн дә ул шунда барып кайта. Тигез булып тишелгән яшел бодай уҗымы Нәфисәдә әйтеп бетергесез шатлык тудыра. Бу — инде хезмәт тантанасының поэтик чагылышы. Физик һәм рухи азык булып әверелгән хезмәт көне Нәфисәнең шәхси кайгыларын: ире Газизнең үлүен, гайбәтләр аркасында кырыс чырайлы каенананың салкын карашыннан һәм чәнечкеле сүзләреннән туган әрнүне җиңә ала. Нәфисә образы индивидуаль сызыклар белән бирелә. Андагы гадилек, горурлык, тыйнаклылык һәм чыдамлылык — совет хатын-кызларының характерлы сыйфаты. Беренче яшьлек мәхәббәте аңа ачыну китерә, ә менә инде үз бәхетен тапкач, аның ире фронтта һәлак була. Нәфисә бу авыр хәбәрне дә йөрәгеннән кичерә, һәм, көчле ихтыяр күрсәтеп, дошманга юнәлгән бетмәс нәфрәтен үстерә, үзен үч алу өчен көрәшкә хәзерли. Рус совет әдәбияты хезмәттә характерларын ача торган хатын-кыз. образларын югары художество белән гәүдәләндерде. Андыйл ардан Марья (Г. Мединский — «Марья»), Груня (Е. Мальцев — «От всего сердца»)ъ
106 
 
Авдотья (Г. Николаева — «Жатва») •образларын алырга була. Нәфисәдә, образ буларак, бирелеше һәм совет әдәбиятында тоткан урыны белән рус совет әдәбиятындагы шушы хатын-кыз типлары югарылыгында эшләнгән. Ул Наташа һәм Нарспи- лар белән хезмәт дуслары гына түгел. алар бер-берсе белән шәхси кайгыларын да уртаклашалар һәм рухи яктан ярдәм итешәләр. /Мондый дуслык — аларның көндәлек яшәү мөнәсәбәтләре. Бу дуслык — совет халыкларының. тугандаш дуслыгы ул. ш Нәфисә — милли колоритлы образ. Бу инде образның үзенчәлекле индивидуаль сыйфатын тагын да тулыландыра һәм аны яшәүчән тип итеп күрсәтә. Нәфисә туган халкының рухын. гадәтләрен, эшчәнлеген һәм горурлыгын туплаган. Нәфисәдә халык моңы, лирикасы һәм шатлыгы җырларында, эшендә һәм мөнәсәбәтләрендә чагыла. «Аның тавышы нәфис һәм яңгыравыклы тавыш, һәрвакыт ишетеп гадәтләнгән атаң-анаң, туганнарың тавышы кебек үк, әллә кай төше белән йөрәккә үтеп керә торган ягымлы, аңлаешлы тавыш, халыкның үз аһәң»ен бирә. Нәфисә ■образындагы мондый сыйфатлар романга поэтик оттенок бирәләр һәм аны баеталар. Нәфисәнең булачак семья тормышы өчен кич утырып өстәл япмалары, сөлге-тастымаллар хәзерләве, килен булып барганда, аяк астына келәм җәеп каршы алулар — татар халкының этнографик гадәтләреннән берсе итеп бирелә. Нәфисәнең рухи байлыгы, эш белән гармонияләштерелеп, интим мөнәсәбәтләрдән туган кичерешләр аша һәм философик фикерләр ачыклыгында гәүдәләндерелә. Реаль базиска нигезләнгән киң фантазия белән киләчәкне тагын да яктырак итеп күрергә омтылу Нәфисәнең төше аша сурәтләнә: «Ак мәрмәрдән салынган киң сөзәк баскычлар, бөтен яр буен ямьләндергән алма-чия куаклары, хуш исләрен аңкытып торган чәчәк түтәлләре, инде Идел дә, Бөек Идел дип аталып, анда диңгез пароходлары йөрүе» — коммунизмга күчеш стадиясендә торган бүгенге көн чынлыгының үсешләренә, табигатьне үзгәртеп кору ачкычын үз кулына алган совет кешеләренә ишарә ясый. Язучы бу урында классик әдәбият үрнәкләреннән иҗади файдалана. Революцион-демократ язучы Н. Г. Чернышевский Вера Павловна («Нәрсә эшләргә?») төше аша тигезлек һәм 
хаклык законнары өстенлек итә торган киләчәк җәмгыятьне чагылдырган иде. Нәфисәнең тынгысыз табигате, эзләнергә яратучан акылы9 үз сүзендә нык торуы — әзер юлдан түгел, ә «абынасөртенә, адаша-ялгыша» булса да үз сызыгыннан атлаучы кеше икәнен күрсәтә. Алдынгы Мичурин фәненә гашыйк булган бу натура киләчәкнең иген серләре остасы — югары белемле агроном булу идеалын куя. Аның перспективасы нинди юнәлештә үсүе ачык: «Мин шушы ябык туфрактан нкешәр-өчәр йөз пот уңыш алыр идем, хәзерге шәрә тау битләрен җимеш бакчалары итәр идем», — ди. Бездә гади колхозчы фән югарылыгында эш итә, иҗади сәләтен үстерә. Бу инде социалистик җәмгыятьтә акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерманың югала баруын белдерә. Нәфисә—бай, поэтик натура. Ул безнең күз алдыбызда яланаяклы кечкенә кызчык чорыннан алып, «яшел куллы» сылу кыз булып та һәм яшьлек мәхәббәтенең ләззәтен һәм ачысын татучы булып та баса. Бәхетле семья тормышы корып җибәргәннән соң, озакта үтми башланган сугыш шартларында ул рухи яктан ныгың, табигате корычлана. Җитди җаваплылыкмы иңе белән күтәрүче бригадир, хезмәткә иҗади көч сала, тормышны алга илтә. Нәфисәнең поэтик натурасы эше белән аралашып бара. Ул бер үк вакытта агитатор да. Агитациямасса эшләрендәге үтемле сүзләре Нәфисәнең фикер тирәнлеген ачыклый. Фашистларның ерткычлыгына каршы нәфрәт итеп, ул фронтка күбрәк икмәк җитештерү белән үч алырга чакыра. Бу — фашизм ерткычлыгына контраст буларак, совет кешеләренең мораль ныклыгын, патриотик көчен күрсәтә. Хезмәт өлкәсендәге конфликтларга шәхси каршылыклар ялганып, бу образның эшен, хәрәкәтен һәм псн
107 
 
хологик эчке дөньясын катлаулы проблемалар алдына китереп куя. Анык чишелеше иске белән яңаның көрәшендә чагыла. Югары уңыш алу методларын күрсәтүе белән Нәфисә—новатор. Шуның өстенә, ул үзенә тигән ашлыкны фронтка бүләк итүе белән дә, бу очракта, халыкка яна башлангыч бирүче булып күренә. Ул,. дошман Сәйфинең карак йөзен ачу белән, искелекне, катып калганны фаш итә. Әтисе Бикбулат белән Нәфисә арасындагы мөнәсәбәтләр тормыштагы катып калганлыкның яңалык тарафыннан җимерелүен күрсәтәләр. Яңалык җиңә, искелекнең тамырын куптара, искелек исә, ■ыңгырашып чигенә, җиңелә. Нәфисә каенанасының нигезсез көнчелегенә карата да намус сафлыгы белән җавап бирә. И. В. Сталин күрсәткәнчә, «Иске белән яңа арасындагы, үлеп бара торган белән туып килә торган арасындагы көрәш., — безнең үсешебезнең нигезе менә шул» Нәфисә тормыштагы яңалыкны кабул итүче генә түгел, бәлки аны тудыручы һәм иҗат итүче тип. Совет мәктәбе һәм' комсомол сафы аны һәрнәрсәгә аек карарга, авангард булып барырга өйрәтә: «Мин 16 яшьтән комсомолга кереп, 7 еллык мәктәп тәрбиясе алган килен. Безне бит үз табаксавыт- ларың. бала чүпрәкләрең турында гына түгел, бөтен ил турында уйларга, ил кайгысын кайгыртырга, хөр яшәргә,, үз башың белән уйларга өйрәттеләр. Ни генә әйтмәсеннәр, мин, борынгы киленнәр кебек,, мич артына гына сыя алмыйм», — дигән сүзләре Нәфисәнең партия тәрбияләп үстергән хатын икәнен күрсәтәләр. Ул — меңнәрчә, миллионнарча совет хатыннарының типик образы. Язучы героиняның үсеш юлын кыен шартларга китереп куя. Бодай җиренә яңгыр явып, җирне катыргач, уңышны саклап калу юлларын да Нәфисәнең үзенә табарга туры килә. Район җир бүлегенең автор каләменнән читтә калуы, фәкать бер эшлексез агрономның ярдәм урынына буш мактау сүзләре белән мавыгуы — әсәрдә совет агрономия фәненең ролен түбәнәйтә. Биредә Г. Бә- 1 И. В. Сталин. Әсәрләр, X том, 361 бит, Казан, 1951 ел. шировның героинясын каушап калмый торган ныклы характер итеп тасвирлавы уңышлы булса да, ләкин бу — объектив көчләрнең инициативасын йомшарта һәм социаль җирлекне эпик киңлеге белән сурәтләүне чикли. 
Романда мәхәббәт проблемасы Нәфисә образы үстерелешендә эзлекле бирелә. Социалистик мораль принципларында зур урын тоткан мәхәббәт мәсьәләсе яшьләр характерының җаваплы чорын тәшкил итә. Бу образның формалашу процессында мәхәббәт тә әһәмиятле фактор итеп күрсәтелә. Сөйгән ирен югалтудан ачынып йөргән Нәфисә каршына Зиннәт килеп баса. Ул кайчандыр үзе сүндергән мәхәббәтне яңадан үрләтергә тели. Бу хәл Нәфисәнең йөрәк ярасын тирәнәйтә. Ләкин Нәфисә бу каршылыкларны акыл һәм ихтыяр көче белән җиңеп чыга. Язучы героинясын, аеруча, романның өченче төзәтелгән басмасында, карашлары белән ачык, шәхси һәм иҗтимагый мәсьәләләрне үзбаш чишә алучы хатын-кыз тибы итеп күрсәтә. Нәфисәнең үз-үзен тотуда ныклы һәм принципиаль характеры өстенлек ала, югыйсә әсәрнең баштагы басмаларында Нәфисәнең Зиннәткә карашы томанлы, урыны-урыны белән тойгылар йомшаруына да китерә иде. Д1әкерле көнчелек һәм саранлык сыйфатларыннан азат булган Нәфисә Зиннәтнең музыка эшендә бөек кеше булуын чын күңеленнән тели һәхм аңа иптәшләрчә ярдәм итәргә хәзер тора. Бу инде совет строенда тәрбияләнгән яшь буынның яңа сыйфаты. Социалистик җәмгыятьтә чәчәк ата торган саф мәхәббәт хезмәткә һәм билгеле бер идеягә нигезләнеп үсә. Ул кешеләрнең үсеш дәрәҗәләрен, иҗтимагый хәлләрен, кешелек гуманизмын билгели. Романда Нәфисә белән Хәйдәр арасындагы мәхәббәт игътибарга лаеклы. Хәйдәр керсез мәхәббәт белән сөя белүче кеше, Нәфисә дә аңа тыйнак, яшерен, саф һәм горур мәхәббәт белән җавап бирә. Бу мәсьәләдә Нәфисәне романның икенче герое Гөлзәбәр белән чагыштырып карарга мөмкин. Гөлзә
108 
 
бәр Зиннәткә көчле мәхәббәт тота,— бу аның ялкынлы күзләрендә үк чагыла. Гөлзәбәр, кызларга хас тыйнаклык сакласа да, тойгыларын үз эчендә генә яшерә алмый, аныц хисләре тышкы кыяфәтенә нур булып сибелә. Нәфисә исә яшерен сөя, яшерен яна, яшерен газаплана. Нәфисәнең йөрәгендә мәхәббәт тойгыларының яшерен урын алуы социалистик мораль принципларына каршы килми. Чөнки Нәфисә яшәргә, үсәргә һәм мәхәббәт хисләрен үстерергә хаклы. Язучының бу мәсьәләне уңай чишүе поэтик сурәтләүнең сыйфатын киметми, киресенчә, совет кешеләренең этик карашларындагы матурлыкны күрсәтә. Г. Бәширов Нәфисә образында Сәрьяннар буынын дәвам итә торган алмашчыны, төзелеш елларының иҗатчысын һәм Ватан сугышы чорының патриот көрәшчесен гәүдәләндерде. Татар совет әдәбиятының характерлы үзенчәлеге шунда, ул Октябрь социалистик революциясе чорында, совет власте шартларында көрәшче, төзүче булу дәрәҗәсенә үскән хатын- кыз образларын җанландыра. Шуның белән бергә татар совет язучылары революцион көрәш тарихына да нык игътибар итәләр. Революцион көрәшнең типик күренешләре аркылы шул көрәштә чыныккан типик характерларны сурәтлиләр. Бу өлкәдә соклангыч иҗат кыюлыгы күрсәтүче язучы Кави Нәҗми булды. Ул патша заманында капитализмга каршы көрәшүче революционер хатынкыз образының типик вәкилләрен бирде. «Язгы җилләр» романына кадәр татар әдәбияты татар эшче хатын-кызларының иҗтимагый йөзләрен ачын сала алмаган иде әле. Алар искелеккә каршы көрәшүче итеп бирелгәндә дә, революцион көрәш югарылыгына күтәрелеп күрсәтелмәделәр. Бу — тарихи чынлыкка ятышмый иде. «Язгы җилләр» романы тарихи дөреслекне күрсәтүе белән әһәмиятле булды. И. В. Сталин күрсәткәнчә, «Изелгән халыкларның бер генә бөек хәрәкәте дә кешелек тарихында хезмәт иясе хатынкызларның катнашыннан башка үтмәде. Барлык изелгәннәрнең иң изелгәне булган хезмәт иясе хатын-кызлар бервакытта да азатлык хәрәкәтенең олы юлыннан читтә калмадылар» ’. «Язгы җилләр» романында алынган Саимә һәм Нәсимә образлары рус пролетариаты җитәкчелегендә үсә торган кыю көрәшчеләр сафында торалар. Алар ирекле семья бәхетенең социалистик 
революция җиңүе нигезендә генә булуына төшенгәннәр. Хатын-кыз типларыннан Саимә аерата батыр һәм көчле натура итеп бирелә. Җәмгыять тарафыннан күп кенә кагылу-сугылуны күргән бу кыз тормышка көрәшче булып килеп керә. Үз эпохасы өчен аның һәр адымы яңа. Ул революционерка рус хатын-кызлары белән аралаша, Ксения белән бер сафта торып көрәшә. Алар, көрәш дуслары буларак, бер-берсенә ярдәм итәләр. Саимә эшсез калганда да, аның тормышы өчен рус революционерлары Алексей Халявин, Андрейлар кайгырталар. Болар барысы да тарихи дөреслекне, халыкларның интернациональ дуслыгын күрсәтәләр. Саимә рухи яктан да үз чорының алдынгы кешесе булып, яңалык алып килүче булып бирелә. Аның үз омтылышларына теләктәшлек белдерә торган чуваш егете— Егорны озак еллар буе сөюе бу яктан бик характерлы. Ул татар кызларының язмышка буйсынып яшәвен җимерә. Бу өлкәдә дә ул азатлык өчен көрәшүче булып килеп чыга. Тәвәккәл холыклы Саимә революцион юлдан таш яуса да чигенми. Демонстрацияләрдә, революцион кузгалышларда ачыктан-ачык катнаша. Патша төрмәләре, ерткыч жандармнар аныц көчле характерын, революциягә бирелгән куркусыз җанын, ихтыяр көчен һәм энергиясен какшата алмыйлар. Саимә «азатлык хәрәкәтенең олы юлы»ннан атлаучы һәм шул юлдагы бөтен авырлыкларны сыкранмыйча кичерүче чыныккан көрәшче булып үсеп килә. Нәсимә Саимәдән яшьрәк, шулай ук акыллы, революцион вакыйгалар үскән саен, аң ягыннан үсә баручы хатын-кыз тибы. Ул Алексей Халявин, Хәсән Айвазовлар ярдәмендә революцион ситуацияләр арасына кереп китә. Рус пролетариа- 1 И. В. Сталин. Әсәрләр, 7 том, 49 бит, Татгосиздат, 1950 ел. 

 
тының алдынгы көчләреннән берсе булган Алексей Халявиинан турыдан- туры заданиеләр алып тора һәм солдаткалар арасында революцион эш алып бара. Абыйсы Мостафага: «Рә- сәй яна, абый, Рәсәй...» днп, Нәсимәнең серле җавап бирүе үк, аны эзлекле рәвештә формалашып килүче аңлы көрәшче итеп күрсәтә. Ул Ксения һәм Саимә кебек хатын-кызларда чын дуслар таба. Нәсимә — хатын-кызны кол иткән татар тормышының кыргый гадәтләренә каршы баш күтәрүе белән дә яңа тип. Ул үз бәхете өчен үзе көрәшә. Нәсимә Хәсән Айвазовның йөрәк дусты гына түгел, бәлки революцион эштә аның булышчысы да. Ул, чын .мәгънәсе белән, Хәсәннең турылыклы дусы һәм хыянәтсез гомер юлдашы. Шуңа күрә Хәсән Айвазов аңа: «Йөрәгем белән генә түгел, акылым белән дә яратам мин сине», — ди. Революция ташкыны Саимә һәм Нәсимәләр кебек алдынгы көрәшче хатынкызларны изелгән милләтләр арасыннан да үстереп чыгарды, яңа эпоханы төзүче яңа кешеләрнең тууын күрсәтте. Нәсимә һәм Саимәләр иске җәмгыятьне инкарь итүче яңалыкның башлангычы булып, бу яңалыкны киләчәк тормышның гомуми процессына әверелдерүче булып килеп чыгалар. Чөнки «типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социалтарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә». Нәкъ менә Нәсимә, Саимәләр үз эпохасында масса төсендә 
булмасалар да, алар- ның эш-хәрәкәте социал-тарихи күренешнең асылы белән бәяләнгәнгә күрә, әдәбиятта типик образлар булып урын алалар. Без татар совет язучылары иҗат иткән барлык хатын-кыз образларын алмадык. Шуңа карамастан, югарыда характерланган образлар аша, уңай хатынкыз проблемасының чишелүендә уңышлы тәҗрибәләрне күрергә мөмкин. Ләкин әле бу өлкәдә язучылар нык эшләргә тиешләр. Героик чорыбыз белән бер адымга басып баручы алдынгы х аты н - к ызл а р н ы н тормышларын, искелекне җиңеп, яңалык өчен көрәшүләрен яңадан- яңа әсәрләрдә күрсәтергә тиешләр. Бүгенге көннең бөек төзелешләрендә, фән һәм техника өлкәсендә, гыйльми эштә һәм яшьләрне тәрбияләүгә, тынычлык өчен сугыш чукмарларына каршы көрәштә хатынкызның ролен бөтен кискенлеге белән күрсәтәсе бар. Г. М. Маленков XIX съездда сөйләгән докладында: «уңай художество образларында яңа типтагы кешеләрне кешелек дәрәҗәсенең бөтен гүзәллегендә күрсәтергә һәм шуның белән безнең җәмгыять кешеләрендә капитализм тарафыннан тудырылган яман шешләрдән һәм начарлыклардан азат булган характерлар, күнегүләр, гадәтләр тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиешләр», — диде. Партиянең бу таләбе совет язучыларын югары идеяле, художество осталыгында иҗат ителгән әсәрләр бирүгә рухландыра.