Логотип Казан Утлары
Публицистика

СТАЛИН ЙӨРӘГЕ—ХАЛЫК ЙӨРӘГЕ, ХАЛЫК ЙӨРӘГЕ МӘҢГЕ ТИБӘ 


Бөек Сталин кайчан да булса безнең арадан китәр, без, башларыбызны иеп, тирән кайгы эчендә аның изге табуты яныннан үтәрбез дип бервакытта да уйламый идек. Ул совет халкына, бөтен дөнья хезмәт ияләренә һава кебек, кояш кебек кирәк булганга, без үзебезнең тормышыбызны аңардан башка күз алдына китерә алмаганга күрә без шулай уйлый идек. Аның сәламәтлеге кинәттән начарланып китү хәбәрен без бөтен көчебез белән ашкынып алга, коммунизмга барган чагында ишеттек. Аяз көндә яшен яшьнәсә, кешеләр бу кадәр гаҗәпкә калмас иде. Сталинның авыру хәбәрен ишетү — мең яшеннәр яшьнәвеннән дә көчлерәк тәэсир итте. Миллион йөрәкләрдән берьюлы кайгы сулышы бәреп чыкты һәм ул кайгы сулышы гүя бөтен ил күген каплап алды. Бу көннәрдә репродукторлар тәүлек буе тоташтырылган хәлдә торды. Москвалылар, зур илебезнең барлык намуслы кешеләре кебек үк, кайда гына булсалар да, ни генә эшләсәләр дә, кая гына ашыксалар да, бөтен йөрәкләре белән борчылып, радиога колак салдылар. Кешеләр бары тик бер генә хәбәр — Сталинның сәламәтлеге яхшыра дигән сүзләрне генә ишетергә теләделәр. Ләкин... Әле төнге утлар сүндерелмәгән Москва урамнары буйлап халык дулкыны Кызыл мәйданга таба агыла. Башкала күгендә, көндәгечә, биек йортлар өстендәге краннарның утлары балкый. Бер нәрсә дә булмаган, үзгәрмәгән кебек. Минутлар үткән саен тирә-як яктыра бара. Тиздән кояш чыгар. Ләкин бу кояшны... Кызыл мәйданда халык күбәйгәннәи-күбәя бара. Сафлар тыгызлана. Берәү дә сөйләшми. Тик ара-тирә, кемнәрнеңдер, җан әрнүенә түзә алмыйча үксеп елап җибәрүләре генә ишетелә. Әйтеп бетергесез тирән кайгы кешеләрнең йөзләрен танылмаслык итеп үзгәрткән. Ачар әле Спасс башнясының капкасына, әле бөек Ленин мавзолеена карыйлар. Минем алдымда бүреген кулына йомарлап тоткан ап-ак башлы бер карт баскан. Аның кыска чәчен март җиле тибрәтә. Кем белә, бәлки ул Октябрь давылларын, Царицын окопларын яки менә шушындый ук кайгылы бер көнне, бөек Ленин үлгән көнне, бөек Сталинның аңа биргән изге антын хәтерли торгандыр. Уң ягымда киң җилкәле майор басып тора. Кем белә, бәлки ул 1941 елның 7 ноябренда, Сталинның ялкынлы речен тыңлагач, үзенең часте белән туп-туры менә шуннан фронтка киткәндер. Гади генә киемле бер рус хатыны яулыгы белән күз яшьләрен сөр- теп-сөртеп ала. Кем белә, бәлки, ул да бөек юлбашчының сайлаучылар алдында чыгып сөйләгән онытылмас минутларын хәтерли торгандыр. Менә япь-яшь бер кызчык. Май бәйрәмендә Совет иленең бәхетле балалары исеменнән Сталинга чәчәкләр букеты илтеп биргән кыз шушы түгелме?  
20 
 
Биредә меңнәрчә кешеләр һәм аларның һәрберсенең күңелендә бөек Сталин турында, үзенең гүзәл тормышын актык сулышына кадәр халык бәхете өчен көрәшкә, коммунизм эшенең җиңүенә биргән Сталии турында иң кадерле, иң изге истәлекләр саклана. Чиксез зур югалтуыбыз йөрәкләрне көйдерә. Тамакка килеп тыгылган төен сулыш алырга ирек бирми. Шунда кемнеңдер бик ачык тавышы ишетелеп китә: — Сталин безнең белән, иптәшләр! Башларыгызны имәгез! Сталинның исеме үлемсез! 
Авыр, кайгылы көн әкрен генә үтә. Кич була. Төн килә. Аннары яңадан көн туа, кич җитә, ә Москва урамнарында хәрәкәт туктамый. Халык ташкыны кадерле атабыз, бөек юлбашчыбыз белән соңгы тапкыр саубуллашу өчен Союзлар йортының колонналы залына таба агыла. Халык шул хәтле күп, Союзлар Йортының ишекләре айлар буе ачылып торса да халык ташкыны туктамас иде. Без шушы ташкын эчендә Садовое кольцо буйлап үзәккә т1аба үтәбез. Бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сүзләренә ихтыярсыздан колак саласың. Халык телендә бер генә исем — Сталин. Олысы-кечесе аны тирән хөрмәт белән искә ала. /Менә өстенә тимер юлчылар киеме кигән урта яшьләрдәге бер ир янындагы иптәшләренә карап сөйли: — Иптәш Сталинның йөрәге тибүдән туктады дип әйтмәгез. Дөрес түгел бу! Сталин йөрәге — халык йөрәге, ә халык йөрәге мәңге тибә ул! Икенче бер урында мин ике яшь эшченең заводтагы митинг турында сөйләшүләрен ишетеп калдым: — Син бит безнең Сергей Ларионович картны беләсең...— диде алар- ның берсе.— Корыч кеше! Гомерендә күзеннән яшь чыгармаган. Ә митингта сүзен әйтә алмый, күзләреннән яшь ага. — Безнең цех начальнигы да, трибунага менгәч, елап җибәрде... Ничектер ышанасы килми, Виктор. Авыр төш күрәбез шикелле... Бер укытучы миңа болай диде: — Сталин турында без бары тик хәзерге заман заты белән генә сөйли идек. Иптәш Сталин безне өйрәтә... Иптәш Сталин безгә юл күрсәтә... Иптәш Сталин безгә әйтә... Ә хәзер... — һәм ул башка сүз әйтә алмыйча, йөзен куллары белән каплады. Бу авыр көннәрдә халыкның үзе тудырган бөек улына — кадерле Иосиф Виссарионович Сталинга булган чиксез олы мәхәббәте, хөрмәте, ышанычы аеруча ачык күренә. Шуның белән бергә халыкның Ленин — Сталин юлыннан, Коммунистлар партиясе юлыннан беркайчан да читкә тайпылмаячагына да аеруча тирәнтен ышанасың. Безнең кайгыбыз чиксез зур, ләкин ул кайгы өмет күзебезне, якты киләчәгебезне капламаган. Чөнки Ленин — Сталин тәрбияләп үстергән Коммунистлар партиясе яши, Сталинчыл Үзәк Комитет бар. Аның җитәкчелегендә без. Сталин күрсәткән юлдан барып, коммунизмны төзербез. Хәзер җир шарында без ялгыз түгел. Безнең белән бергә Ленин — Сталин байрагы астында бөек Кытай иле, халык демократиясе илләре бара. Безнең белән җир шарының барлык хезмәт ияләре, барлык намуслы кешеләре бара. Колонна Союзлар йортына якынлаша. Прожекторларның зәңгәрсу нурлары халык диңгезен, кара тасмалы флагларны яктырта. Бу Бөек саубуллашу минутында йөрәктә ташыган кайгы хисләрен язып аңлату мөмкин түгел. Аяклар колонналы залның мәрмәр баскычларын тоймый. Зур залны тутырган чәчәкләр, веноклар, кызыл комачлар, кара ефәк белән өртелгән люстралар, хөрмәт каравылында басып торучылар, барысы да томан эчендә генә кебек күренә. Күзләр зал уртасында, 


 
сугышчан байраклар күләгәсендә, чәчәкләр һәм веноклар белән күмелгән биек постаментка куелган табутта мәңгелек йокыга талган иптәш Сталинга юнәлгән. Аның һәрберебезгә кечкенәдән үк таныш булган шундый сөйкемле, якын, кадерле йөзе ап-ак. Чәченә, мыегына чал төшкән. Гасырларны күрүче үткен күзләре йомык. Утыз биш ел буенча тарих корабленең штурвалын тотып барган көчле куллары хәлсезләнеп сузылып яталар... Күзләр шушыларны күрә, ә күңелләр бөек юлбашчыбызга чиксез зур мәхәббәт белән ташып, аның изге эшенә, аның партиясенә һәрвакыт, актык сулышкача турылыклы булырга ант итә. — Хуш, кадерле атабыз һәм юлбашчыбыз! Хуш, иптәш Сталин! Без беркайчан да синең юлыңнан читкә тайпылмабыз. Синең исемең белән, син тәрбияләп үстергән бөек партия җитәкчелегендә, без һаман алга барырбыз, илебездә КОММУНИЗМ төзербез. г. әпсәләмов Москва