Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МИЛЛИОННАР КАЙГЫСЫ 
Кайгы — Ташый кайгы диңгезе, Җаны әрни яше-картының,— Күзен йомды чиксез сөеклесе Партиянең, совет халкының. Кайгы — Титан Лениннан соң Бу бит безгә иң зур югалту. Нинди йөрәк мондый үлемнән соң Сызланмыйча сабыр итә алсын! Ленин белән төзеде Ул Совет дәүләтенең нигезен. Чын бәхеткә безне китерде Ул Якты акылы белән үзенең. 
Ул яшәртте җиребезне, Сүндермәбез аның нурларын. Халкыбызга көчле корал бирде, — Коммунизм төзү коралын. 
Даһи Сталин! Син яшисең. Син хәзер дә алдан атлыйсың. Бөтен кешелекнең рух байрагы, Рух кояшы булып балкыйсың. М. МӨНИР б март, 1953 ел~
36 
 
ПАРТИЯДӘ АНЫҢ ЙӨРӘГЕ 
Яз да килде, тышта карлар эри, Түбәләрдән язгы тамчылар Гүя безнең авыр кайгыбызның Күз яшьләре булып тамдылар. Йөрәгемә тирән эзләр сызган Онытылмаслык шушы яраның Авырлыгын сизеп, күкрәгемнән Партбилетым капшап карадым. 
Мин — бер гади совет гражданины Кичергәндә шушы көннәрне, Беләм, дуслар, бөек юлбашчының Партиядә яши йөрәге. Беркайчан да тынмый андый йөрәк, Тибә бүген, тибәр иртәгә: Нинди үлем көче җитә алсын Ул йөрәкне алып китәргә! ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП. 6 март, 1953 ел.
37 
 
БИРМИК КАЙГЫГА ЮЛ 
...Җылы булып, якты булып туган ямьле иртәләрдә — Куандык без Сталин саулыкка; Күкрәкләргә куеп бодай күмәчен каерып кискәндә — Куандык без Сталин саулыкка; Далаларда дымлы һәм саф диңгез жиле искәндә, Мартеннарда кайнап корыч пешкәндә — Куандык без Сталин саулыкка; Без, какшамас корыч койма булып, Күкрәк белән илне сакладык, Киләчәккә нык ышаныч белән Ленин юлы буйлап атладык, — Куандык без Сталин саулыкка... 
Сүзләр... сүзләр бүген авыр кургашындай. Атабыз, шатлыгыбыз, юлбашчыбыз Иптәш Сталин китте арабыздан... Ләкин, Ватандашым минем, туганым минем! Саклыйк сабырлыкны, Саклыйк сабырлыкны, Бирмик кайгыга юл! Сталин исеме, Сталин сүзе, Сталин эше Үлемсез ул, Үлемсез ул! Аның гомере — партиябез байрагында, Аның гомере — партиябез йөрәгендә, Аның гомере — гасырлардан в гасырларга Яшәр жирнея, халыкларның күкрәгендә! ЗӘЕТ мәҗитов. 6 март, 1953.  
-38 
 
ҮТӘР ЕЛЛАР 
Елга булып ташып агар иде Күз яшьләрен жыйсаң бу көннең, Таулар янар, ташлар эрер иде Хәсрәтләрен жыйсаң бу көннең. Бәгырьләрне өзде ачы хәбәр, Упкын төсле басты илләрне, Җан әрнүе алды сабыйларны, Ак сакалны, көчле ирләрне. 
Кем генә соң шундый югалтуны Тирән кайгы белән кичермәс. Бу хәсрәтне әле йөрәкләрдән Еллар гына жуеп бетермәс! Безгә авыр, чөнки аның белән Бергә төздек Бөек бу илне, Бергә күрдек ачы буранын да. Җылы кояшын да бу илнең. Үтәр еллар... Үтәр гасырлар... Бүгенгедәй әле кешеләр Аны һаман үз янында тояр, Сокланырлар аның эшенә. Б. МӘСГҮДӘ. Көтепханә эшчесе. 9 март, 1953 ел.