Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СТАЛИН—ҮЛЕМСЕЗ 
Сталин мәңгегә йокыга талды, Тынды Сталинның йөрәк тибеше... Халыкта калды, Партиядә калды Даһи акылы, көче, зур эше! Ленин кебек үк Кояш — Сталин, Ә андый кояш һичкайчан сүнмәс! Иң кешелекле кеше — Сталин, Кешене сөйгән кеше һич үлмәс! Коммунизмга, жиңүгә атлый Сталин үстергән кешелек дөньясы. Юлыбыз ачык, безгә дип балкый Ленин кояшы — Сталин кояшы! МӨХӘММӘТ САДРИ 6—8 март, 1953 ел.
23 
 
ЯШӘҮ ҮРНӘГЕ 
Килеп сукты, сукты йөрәккә Кайгы яшене; Кара кайма белән чолганды Сталин рәсеме... Ышанмаска телим... Тик тирән — йөрәк ярасы, — Көнен-төнен яңрый эфирдан Матәм авазы... Бар икән шул, тирән кайгырып, Яшьне коясы! Юк, юк ләкин, һич тә сүнмәде Сталин кояшы! Сталин үлмәс, Сталин — Ленин күк Яшәү үрнәге. Ленин—исән, димәк, мин беләм, Сталин үлмәде! Юк, үлмәс ул, дөнья халкының Дус һәм туганы, — Күтәрәбез аның байрагын һаман югары! Кайгы — авыр. Әмма туктамас Тарих адымы; Тынып калмас халык көченең Тиңсез агымы. Дәва булыр бөек җиңүләр Тирән ярага, — Сталин яшәр, яшәр мәңгегә Безнең арада! Җиңеп чыгар илдә коммунизм, Сталин үлмәде! Сталин үлмәс, Сталин — Ленин күк .Яшәү үрнәге! ШӘРӘФ МӨДӘРРИС