Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СТАЛИН 
Сталин... Күпме мәгънә ята шул бер сүздә! Ничаклы үз безгә бу исем! һәммәбезнең күңел таянычы, Иң якын сүз бөтен ил өчен — Сталин! Халыкларга дуслык китерүче Байрак аның якты исеме, Яңа офыкларга күтәрде ул — Миллион түгел, миллиард кешене. Халык бәхте өчен кыю көрәш — Аның булды йөрәк тибеше. Күкрәгендә булды Ленин уты, һәм шул юлда тиңсез жиңүче, Сталин бүген вафат. Мөмкинме бу? Ничек үлсен безнең жырыбыз? Сталин безнең бөек чорыбыз ул, Киләчәккә барыр юлыбыз. Сталин вафат. Авыр. Ләкин анда Куанмасын дөнья байлары, Халыкларны туплап тынычлыкка Балкый аның сүнмәс байрагы. Н. ИСӘНБӘТ 6 март, 1953. 
17 
 
УЛ КӨННӘРЕМ 
Бүген, Илем кайгы йоткан чакта, Мин, солдаты үткән сугышның, Бөтен буйга ихтыярым җыеп, Еламаска, әйе, тырыштым. Мең газаплы җиңү юлын солдат Тик Берлинга җитеп очлады... Рейхстагка элгән байрак гүя Сыкранырга бүген кушмады. Актарылган кырларны мин күрәм — Күрәм Безнең Москва тирәсен... Ул елларым хәзер дәшә кебек: Нигә болай башың иясең? Ржев янындагы туң окоплар Сыкранырга миңа кушмады. Шул чактагы кебек нык торырга! Куанмасын Илнең дошманы. Ныклыгыңны сынаганда кинәт Сталинград искә алына. Сталинград! Бирмәдек без аны Терәлсәк тә Волга ярына... Хәтеремдә сугыш юлларының Терелделәр кайнар көннәре. Ул көннәрем мине какшамаска, Уяулыкка кабат өндәде. Ул тудырган илне ярата бел! Бар нәрсә дә шуңа чакыра. Яшәведәй матур эшен аның Җиткерергә кирәк ахрына. с. хәким 6 март 1953 
2. .С. Ә- №3.
18 
 
МӘҢГЕ ТИБӘР СТАЛИН ЙӨРӘГЕ 
Югалттык без туган атабызны, Нинди авыр безгә бу көннәр! Күздән яшь түкмәскә тырышабыз, Үксеп еласа да күңелләр. 
Даһи үлеме безнең генә түгел, Бар дөньяның күңелен көйрәтте. Ләкин кайгы безне сындыра алмас, Сталин безне шулай өйрәтте. Илебезне тагы да ныгытырбыз, Үсә барыр ил башлаган эш; Сталин безне шулай чыныктырды, Сталин бирде безгә шундый көч. 
Җил үткәрмәс тыгыз сафларына Халыкларның тату семьясы. /Мәңге яшәр даһи Сталин төзегән Тынычлык һәм дуслык дөньясы. 
Дошман көче комачаулый алмас Безгә коммунизм корырга; Сталин кушты безгә нык торырга, Сталин кушты уяу булырга. 
Сталин уе — бөтен халык уе, Сталин илгә бәхет теләде; Корыч Партиянең күкрәгендә Мәңге тибәр Сталин йөрәге!.. ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ