Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЭТИК БИЗӘКЛӘР ҺӘМ ТОРМЫШ ЧЫНЛЫГЫ


(Шагыйрь Гали Хуҗиевның ике китабы турында'†††)
 Укучы әсәрне үзенең дөньяга карашын киңәйтү, белемен тирәнәйтү, үзендә хис уяткан, ләкин әле тап очында гына торса да әйтә алмаган кайбер күренешләргә җавап табу һәм, кино яки театр карагандагы кебек, культуралы ял итү — эстетик ләззәт алу өчен укый, Шуңа күрә дә ул «китапның әйбәтен» эзли, идея эчтәлеге яхшы, формасы сәнгатьчә матур булганын гына яратып кабул итә. Партиянең XIX съездында иптәш Маленков бу мәсьәләгә карата болай дигән иде: «Совет кешесенең идея һәм культура дәрәҗәсе чагыштыргысыз үскәнлеген исәпкә алырга кирәк, аның вкуслары партия тарафыннан әдәбиятның һәм сәнгатьнең иң яхшы әсәрләре ярдәмендә тәрбияләнәләр. Тонык, идеясез, фальшь нәрсәләргә совет кешеләре түзеп тора алмыйлар һәм безнең язучыларыбызның һәм художникларыбызның иҗатына югары таләпләр куялар». 
Менә «Каенсар» поэмасын укып чыктык. Поэманың күңелгә урнашкан урыннары байтак булды. Беренче бүлек аеруча матур эшләнгән. Яз. Сугыш бетү алдында тора. Җиңү якын, дигәисымаи язгы сулар гөрләп ага. Колхозның агрономы һәм парторгы Миңсылу, ире Салихҗанын сагынып, сугыш җиреннән хатлар көтә. Хат юкәле хәзергә. Ләкин ышана ул: Узар бу көннәре, Борчулары узар барсының. Ана күңеле, Күпме күңелләрне Юатырлык көчең бар синең! Дәртле бер уе бар Миңсылуныңг «Бетон буа бусак, елга суы иген кыр
                     ††† Гали Хуҗисв, «Чын күңелдән» (шигырьләр Һәм поэмалар), Татгосиздат, 1951 ел, 108 бит; «Мин сөям сезне, дуслар» (шигырьләр), Татгосиздат, 1952 ел, 64 бит. 
ларына җәелер». Куе арышлар дулкынланыр. Бу «Каенсар»ның иртәге көне булыр. һәйбәт идея. Матур хыял. Хәзер шушы эш өчен янып эшләүне, хезмәт процессын, хезмәт поэзиясен күрәсе килә. Миңсылуның поэтик күңеле ачылып, балкып китүен, аның җитәкләүче кулын күрәсе килә. Ләкин алга таба күңелдә канәгатьсезлек тойгысы туа башлый. Шагыйрь менә хәзер кешеләрнең җанын бирә инде дип, рәхәтләнеп кенә укып килгәндә, җанлы картиналар ничектер гомумирәк сүзләр белән алышына, күңелгә берни сызмыйча, поэтик бизәкләр узып китә. Күзгә карап, яшермичә әйтик, поэма эшләнеп бетмәгән, колхозчыларның сугыштан соңгы хезмәт батырлыкларын сурәтләргә дип бик изге ният белән тотынган әсәрдә шагыйрь үзенең дөрес һәм бик урынлы күтәргән фикерләрен, ахырынача җанлы образлар аркылы тирән һәм кызыклы итеп ачмаган. Автор җанлы образларның үзләреннән-үзләре генә тумавын, моның өчен тормышның катлаулы күренешләре эченә үтеп керергә кирәк икәнен онытып җибәргән, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, көрәшләрен сүлпән итеп чагылдырган. Ансат эш бит хуҗалыкның Мөдире булып куйсам. —
122 
 
дип, авыр сугыш юлы узганнан соң, буыннарның рәхәт талчыгуына бирелеп, ял итеп алу турында хыялланучы фронтовик Харис хезмәт кешеләренең, нам уел ы кол хозч ыл а р н ы 1i кискен каршылыгына очрамый. «Ир булган ир тырышырмы калырга күләгәдә!»— ди Миңсылу. «Харис абый бакыр мыегын тешләп» сүзсез тора да көчсез генә әйтеп куя: Алай булса, ярын, ярый, Карагыз инде эшләп. Харисның бар булган каршылыгы менә шул диярлек. Поэманың уртасында җыелыш вакытында ул, карышып, тагын бер-ике авыз сүз әйтеп куя да, шуның белән, суга чумгандай, югала, тик поэма бетәр алдыннан гына көчсез генә башын калкыта, солдат Салихҗан белән генерал Гап- телхакның үгет-нәсихәтләре аны тискәре уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр итә. Уйлап карасаң, шагыйрьнең Харис образына салырга теләгән буяулары начар булмаган, ул аның аркылы, тынычланып калучы кайбер сугыш ветераннарын бирергә, бу гамьсезлеккә каршы көрәштә Миңсы- луны да ача төшәргә уйлаган. Әмма Харисның каршылыгы бик көчсез булып, бары тик сүздә генә калган, аның эшендә, хәрәкәтендә күрсәтелмәгән. Ул үзе теләгән «ансат эшне» алу өчен көрәшеп яшәми. Харисның каршылыкларын, безнең алга баруыбызга комачаулый торган кире якларын бөтен буйга күрсәтми торып аны акларга шагыйрьнең ни хакы бар?! Бу үткен конфликтны шомарту түгелме соң? Искә алыйк, поэмада куелган максат: бетон буа буып, елга суын иген кырларына җәелдерү иде. Миңсылу беренче бүлектә шушы уйлар белән дулкынлана иде. 8—9 бүлекләрдә укып киттек: таш килде, буа буылды, арыкны ачкач, су иген кырларына китте. Димәк, поэма шунда бетәргә тиеш иде: төп геройның үз алдына куйган максаты үтәлде. Юк, шагыйрь әле риза түгел, ул поэманы һаман суза, чөнки киреләнеп йөрүче Харис турында укучыга нәрсәдер әйтергә кирәк. Менә бер заман, поэмага кирәкле вакыйга беткәч, генерал Гаптелхак кайтып төшә. «Кунак хәйран: бу күлләр кайдан күчкән? Бу каен- имәнлекләр ничек һәм кайчан үскән?» Без дә хәйран: вакыйга беткәч, каян килеп чыкты соң бу Гаптелхак? Кинәт без төшенеп алдык: «Харис абый» бар-бит 
әле. Аны үгетләргә кирәк. Күлләрнең туу сулышын күрмәдек бит әле: «чыннан да бар ул күлләр» дип укучыны ышандырырга кирәк. Ләкин ышанмадык, Гаптелхак поэмага органик кермәде, бернәрсә дә өстәмәде. Шагыйрь тара ф ы и н а и поэм ада уңай итеп, авырлыклардан курык- маучы, «алдан йөреп җир сөрүче» булып уйланган сугыш ветераны Салихҗан образы да өстәнрәк эшләнгән. Ул да поэмага вакыйга бетәр алдыннан килеп керә. Пилоткасы күренеп китә, колхозчылар белән махорка көйрәтеп, әңгәмә алып барганда бераз үзен дә күреп калгандай булабыз, әмма шунда ук югала, шагыйрь сүзне үзе ала, аны, үз ихтыярына буйсындырып, курчак кебек этеп йөртә. Салихҗанның хисләре дә ясалмарак килеп чыгалар. Гади генә бер мисал китерик: Миңсылу поэманың буеннан-буена Салихҗан турында борчылып, газапланып яши (автор бу алымны кайбер урында хезмәт күрсәтелмәгәнгә күрә, бушлыкны тутыру өчен дә куллана. Ярый, анысына керешмик, Миңсылу Салихҗанны сагына дип ышаныйк). Миңсылу белән бергә без дә көтәбез аны. Ул — сугыш ветераны — туган өен, семьясын, балаларын сагынып кайтып төшәргә тиеш. Нинди куанычлы минутлар булырга тиеш бу! Күңелләрне кузгата торган минутлар бит бу! Хәлбуки, без бик нык алдандык. Зур, гади, күзгә яшьләр туларлык куанычлы картина урынына безгә автор менә нинди картина бирә: 
Сагынып кайтты туган ягын, Дусларын, якыннарын, Яшел арыш уҗымнарын, Шаулавын каеннарның. Анасы, кызы, Сылуы Сагынган үзләре дә... Карады нәни кызының Кап-кара күзләренә. Әйтерсең, күрде ал арда Язгы таң уянуын, һәм, охшап язгы таңнарга. Тормышның елмаюын. < 
123 
 
Солдатның очрашуы картинасын бирүдә никадәр көчсез бу юллар! Никадәр салкын бу юллар! Дәрьялар гизеп кайткан солдатта гади кешеләрдә булган хисләр бетте микәнни? Башта ук, укучыга беренче тапкыр күренүендә үк, менә шулай бик акыллы булып килеп кергән Салихҗанның образ характеристикасына авторның гомуми сүзләре ялгана: Салих «ныгытып бетон коя, үз йортын уйлаганчы, синең йортыңның бәхетен уйлый», ниһаять, ул, үзе эш күрсәтми юрып, Харисны үгетләргә керешә. Поэманың телендә һәм кайбер детальләрдә дә буталчык урыннар бар. Дүртенче бүлектә шундый бер картина бирелә: Ак томан күлләр буенда, Күлләре түгәрәкләр; Күктә — тургай, ә болында — Беренче күбәләкләр. Бу картина, ким дигәндә, укучыда ике төрле шик тудыра: беренчедән, томан вакытында күбәләкне күреп булмый, дөресрәге томан булганда, күбәләк чыкмый. Икенчедән, шушыннан соң бишенче бүлектә бирелгән «кар сулары ята җыелып» картинасы белән бу ничек сыеша ала? Әгәр дә инде җәйне һәм кышны сикереп үтеп, шагыйрь икенче язны бирмәгән булса, безнеңчә, бу каршы килә: чөнки поэманың бөтен барышы сугыш беткән елгы язны (димәк, бер генә язны) тасвирлый. Мондый каршылыклы детальләр вакыт эзлеклелеген аңларга комачаулык итәләр. Поэманың җитешсезлекләре күп кенә, ләкин аның матур урыннары да күп кенә, шуңа күрә шагыйрь үзенең нигезе белән әйбәт булган поэмасын чын сәнгать әсәре итеп эшләп бетерергә, бетон буаны нык итеп салырга тиеш. «Гражданин, солдат, шагыйрь» һәм «Сөекле сеңелебез» исемле әсәрләргә килгәндә, биредә эш башкачарак тора: болары чыннан да поэма булып җитешкәннәр. Бу әсәрләрне укып чыккач, күңелдә эз кала, йөрәктә хисләр уяна, геройлар күз алдында торалар. Тагын шул ук сорау туа: ни өчен? Җавап кыска: биредә тормыш бар, тормыштан алынган, тормыштагыча җанлы итеп сурәтләнгән кешеләр бар. «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмасы (1945 ел) талантлы совет шагыйре Фатих Кәрим истәлекләренә багышланган. Әсәр немец илбасарларына каршы сугышта батырларча һәлак булган 
шагыйрьне өзелеп сагыну хисләре белән, тирән тойгылар белән сугарылган. Поэмада иң әһә- миятлесе, укучыны иң дулкынландырганы: кайнар йөрәкле гади иптәш, гражданин һәм солдат шагыйрь образы бар. Бу ялкынлы шагыйрьнең эчке уйлары, туган илгә булган мәхәббәт тойгылары аның эшендә, хәрәкәтендә, үз алдына куйган максатында ачып бирелә: явыз фашизм богавыннан туган илне азат итү, аның якты киләчәге өчен соңгы тамчы каның калганчы көрәшү. Гали Хуҗиев бу тормышны якыннан тоеп белә, шуңа күрә дә Фатихның уйкичерешләре, омтылышлары, аның туган каласы, семьясы һәм дуслары белән аерылышу картиналары безгә аеруча якын булып тоела. 
Сөйгәненең яшьле күзләреннән Үбә Фатих. Бәлки гомергә Аерылалар... Моны сүзләр белән Мөмкинмени әйтеп бирергә?! Нинди йөрәк болан дәртле тибәр, Кем ялкынлы болай уенда? Кирәк булса, Фатих канын түгәр, Башын салыр сугыш кырында. — Коткарылсын бары туган иле, һәм язмышы булсын якты таң; Ул — гражданины аның һәм шагыйре, Солдаты ул шушы минуттан. 
Озатабыз... Салкын ташка басып Сүзсез кала һәркем... Дустыбыз Пилоткасын болгый саубуллашып, Без аңарга яулык болгыйбыз... \ Бер теләктә кала һәрбер кеше — Исән кичер сугыш газабын... Ул, каерылып, Күздән күмелгәнче. Карап бара тугай Казанын. Карап бара... Нарат урманнары Озаккамы кала озатып? Барысы таныш җирләр... Ул аларны Күрсә иде тагын бер кайтып... 
Шагыйрьнең сугышта яраланып кайткач, госпитальдә яткан вакытлары, аның ил язмышы турындагы ялкынлы уйлары гражданин шагыйрь образын тагын да тулыландыра төшәләр. Ләкин поэмада Ф. Кәримне Агыйдел һәм Казан белән генә чик
124 
 
ләү кебек бернәрсә сизелә. Шагыйрь алга таба бу турыда уйларга тиеш. «Сөекле сеңелебез» поэмасының беренче варианты («Зоя Космодемьянская») 1943 елда аерым китапчык булып чыккан иде. Поэманың ул чакта житешсезлекләре шактый иде әле. Автор аны өр-яңадан эшләгән һәм соңгы вариантта Зояның героик образын ныклык символы, дошманга карата нәфрәт символы итеп гәүдәләндерә алган. Вакыйгалар кискен, хисләр үткен, уйлар киеренке: ил язмышы хәл ителә. Ватан сугышында сугышчыларны геройлыкка китергән сәбәпләрне һәм сугышчылар алдында торган максатны шагыйрь ачык аклаган. Ә болар исә сугышчы-шагыйрь һәм су- гышчыпартизанка турында әдәби әсәр язу өчен тормыш материалы булып чыкканнар. Тыныч төзелеш чорында завод- фабрика һәм колхоз авылы тормышы өчен, сугыш вакытындагы кебек, үзенең кискенлеге белән алай күзгә ташланып торган ситуацияләр үзенчәлекле булмаска да мөмкин, ләкин аның каравы — кешеләрнең хезмәттә бер- берсенә булган мөнәсәбәтләре, ул мөнәсәбәттәге каршылыклар, кайбер кешеләрнең аңында яшәп килгән капитализм калдыкларына каршы көрәш— менә болар әдәби әсәр өчен бай һәм гаять актуаль материал булып торалар. Аларны вакытында тотып алырга, художник каләме аша үткенәйтеп, мәсьәләне кискен һәм калку итеп куя белергә кирәк. Нәкъ менә шушы нәрсә «Каенсар» поэмасында житешми. һәм бу очраклы да түгел. Гомумән 1951 елда чыккан «Чын к ү ңел дә н » жыенты гы н да гы байтак кына шигырьләрдә конкрет бер мәсьәләне күтәреп, шуны ахыры- нача үстерү, камилләштерү житешеп бетми. Шигырьләрдә бар да бар: шигырь саен диярлек «цементлыйбыз» бар, мартен мичләре, кайнап аккан чуен ташкыны, «жиргә яз сипкән җылы яңгырлар», «бөре ачкан бөдрә ак каеннар» бар һәм шундый күрәләтә поэтик бизәкләр астында тормышыбызның җайлы картинасы күмелеп кала. Шуның аркасында шигырьләр сузылалар, бер-берсенә бик нык охшыйлар. «Фәрхиназ» белән «Халисә» бср-берсенпәи ни белән генә аерылалар? Бары тик исемнәре белән генә. Артык детальләр нигездә уңышлы булган «Икмәк» шигыренең тәмен җибәрәләр. Бу әсәр Г. Туканның «Мужик йокысы» исемле шигыре белән үзенә күрә бертөрле 
полемикага керү — яңа тормышны иске тормышка каршы кую төсеидәрәк язылган. Идея әйбәт, тик автор шигырьне артык озынга суза, гомуми сүзләр күп, ә конкрет картина һәм конкрет тойгы дигән нәрсәләрне артык сизеп булмый. Фигыль формаларын стилистик яктан тәртипсез — әле бер, әле икенче затта, әле берлектә, әле күплектә, я, һич тә булмаса, боерык формасында куллану, мөрәҗәгать һәм искә төшерү алымнарын урынсызга катлауландыру кебек җи- тешсезлекләр шигырьнең динамикасын сүлпәиәйтүгә, композицион таркаулыкка китерәләр. Бер тотынгач, барысын берьюлы сөйләп бирергә тырышу Гали Хужиевта гомумән еш күренә. Ә бу гадәт үз чиратында билгеле бер шигырьнең темасына ятышмаган, шигырьне үстерүгә ярдәм итмәгән урынсыз детальләрне өюгә, бар шигырьләрне бертөсле итүгә, кабатлануга китерә. Мәсәлән, «Кай- быч урманнарында» дигән әсәр — гаять матур шигырь, тик бер шарт белән: моның өчен шигырьнең беренче яртысын, башка шигырьләрдә кабатланган өлешен алып ташларга кирәк. Менә шуннан соң нинди матур һәм бөтен шигырь кала: Туган ягым — Кайбыч урманнары, һәр агачы бәскә төренгән; Көн тудымы — Корыч пычкы җыры Күтәрелә урман түреннән. Осталарның балталары үткен, Кара әнә күрше агаңа, Суккан саен, ак күгәрчен кебек. Йомычкалар оча һавага. Машиналар агыла кышкы юлдан, Карның әле тирән чаклары; Ак күбеккә батып, сөлексыман Сузылып тарта колхоз атлары. Җитсен апрель, язгы очар кошлар Суларына тизрәк кайтсыннар. Төзүчеләр көтә. Боз артыннан Идел тулып саллар аксыннар. Аксын саллар (Идел дулкыннары Озата барсын ерак портларга), һәм керсеннәр алар ниргә булып Яңа мәктәп, яңа йортларга. Аксын саллар, 
125 
 
Төзелеш мәйданына Металл белән бергә җитсеннәр, Цемент белән бергә, һәм гигантлар Ел үсәсен айда үссеннәр! Күрәбез, сын кебек җыйнак шигырь калды. Моңа тагын башка берни . өстәүнең кирәге юк. Шигырьнең беренче өлешен урын аз булганга китереп тормыйбыз инде, укучы китапны алып карар, шагыйрь бәлки уйлап карар дип ышанабыз. Шулай итеп, без бер нәрсәне ачыкларга тырыштык: поэтик бизәкләр , шигырьдә никадәр күп булмасын, I әгәр алар шигырьнең тәненә органик кермиләр икән, бөтен бер картина тәшкил итмиләр икән, аларның билгеле бер җыелмасын кабатлап бару белән генә матур шигырь тудырып булмый, чөнки укучы матурлыкны тормыш чынлыгы белән үлчи, һәрбер шигырьдә тормышның нинди дә булса яңа бер күренешен табарга тели, тормышның җанлы хәрәкәтендә туып ята торган яңалык орлыгының индивидуаль билгеләрен күрергә тели. Әгәр шагыйрь шушы индивидуаль билгеләрне тапкан икән, — димәк, яңа шигырь язган; инде тапмаган икән, җыентыкны чыгарганда бүгенге көнне бирергә кирәклек ягыннан чыгып кына эш иткән икән, ул, үзе тел и ме-тел әм име, моңарчы язган ы н, ишеткәнен, укыганын кабатлап чыгарга мәҗбүр. «Чын күңелдән» җыентыгында «Каенсар» поэмасыннан тыш, бүгенге колхоз авылы тормышына багышланган байтак шигырь урнаштырылган. Шагыйрьнең тормыш белән бергә атлап барырга тырышуы бик әйбәт, әмма, безнеңчә, туларның арадан берсе — «Язны сагынып» шигыре генә уңышлы чыккан. Башкалары күбесенчә гомуми сүзләрдән торалар. «Язны сагынып» шигыренең уңышы шунда ки, биредә колхозчының үз эшенә булган мәхәббәте, хезмәттән үзенә ямь табуы, хезмәтне иҗат дип аңлавы конкрет һәм чын хисләр, дөрес детальләр белән бирелә: Кыш. Декабрь томаны әле. Ләкин «биргән вәгъдә Һәм көткән язлары «Таш тугай»ны таңнан уята». Игенче «бодайларның шытып чыгышын, бишектәге сабый тормышын саклагандай, карап йөри». Ул инде «ләйсән явар язны сагына, карлар астыннан яшелләнеп уҗым басуы чыгуын көтә, бер башак үскән җирдә быел икене үстерергә җыена». Колхозчының хезмәте белән бәйле рәвештә алынган менә шундый дөрес 
детальләр — тоташ бер җепкә тезелеп, үстерелеп, тулы бер картинага тупланып бирелгән гади генә детальләр безнең тормышыбызның бер ягын матур итеп ачалар. Китапларда, публицистик мәкаләләрдә без еш кына бер хакыйкать белән очрашабыз: хезмәт бездә хәзер, яшәү чыганагы булудан бигрәк, ихтыяҗга әйләнеп бара. Фән моның шулай икәнен бер нәрсә белән исбат итә: социалистик җәмгыять шартларында хезмәт һәртөрле эксплуатациядән азат. Шуңа күрә дә хезмәт бездә дан эше, намус эше, батырлык эше булып, ихтыяҗ булып әверелә. Художникның бурычы фән исбат иткән әнә шул хакыйкатьнең тормышта булган яралгысын күрсәтеп бирү, шуның индивидуаль билгеләрен таба белү. «Язны сагынып» шигыре нәкъ менә шуның белән ота. Шигырьдә хезмәткә яңача мөнәсәбәт яралгысының индивидуаль билгеләре (тулы- сынча булмаса да) сизелерлек дәрәҗәдә ачылганнар. Әнә шул яклары белән шигырь оригиналь, шагыйрь шул детальләргә үзенең ачык мөнәсәбәтен белдерә, укучының игътибарын үзе сурәтләгән күренешнең асылына, типик якларына юнәлдерә. Бер үк темага язылган, колхоз авылының бүгенге тормышын сурәтләүгә багышланган «Фәрхиназ», «Халисә», «Икмәк» һ. б. шигырьләрдә андый ачыклык җитешми, бу шигырьләр чуар, алардагы детальләр күренешләрнең асылын ачарга ярдәм итми- л5р, бер бөтен картина тудырмыйлар, шагыйрь төрле якка сибелә. Җыентыкларга кертелгән тынычлык турындагы шигырьләрнең дә күбесе таркау, артык бизәкләр күп, аерым матур фикерләр гомуми сүзләр эчендә күмелеп калалар. 'Шигырьләрендә артык кабатлаулар булуны Г. Хуҗиев кайчак үзе дә сизенә, күп кенә шигырьләрен кабаттан кантын эшли. Аның «Ул һәркай- да» исемле шигырь өстендә эшләү
126 
 
стиле («Туган җир» һәм «Чын күңелдән» җыентыкларын карагыз) моны бик ачык раслый. Бу шигырьнең соңгы варианты җыйнак һәм бер бөтен. Авыр сынау елларында халыкның партиягә һәм юлбашчыбыз Сталинга никадәр якынаюын шагыйрь гади генә сүзләр белән тасвирлый, әмма бу гади сүзләр, тормыш чынлыгын чагылдырганга күрә, укучыда бик җылы хисләр уята: Һөҗүм кызар тагын бу таңда, Каплар җирне туплар төтене. Мин хис итәм: Кремль куранты Суга берне, суга икене. Ә Сталин һаман йокламый. Уйлый һаман халык эшен ул; һәммәбезнең өмет-хыялын Якты һәм чын иткән кеше ул. 1952 елгы җыентыкта кабатлаулар шактый ук кими төшә, бәлки шуңа күрәдер, соңгы җыентык сизелерлек дәрәҗәдә юкарак чыккан. Әгәр дә редактор 3. Нури авторга чын ярдәм итү йөзеннән чыгып, шагыйрь алдына зур таләпчәнлек куйса, аның җитешсезлекләренә күз йоммаса, шигырьләр, һич икеләнми әйтергә мөмкин, тагын да яхшыра төшкән булырлар иде, чөнки алар арасында җыйнак эшләнгәннәре, тормыштан алынган чын картиналар булу безне шуңа ышандыра. Редактор таләпчәнлек күрсәтсә, мәсәлән, менә мондый ясалмалык та китмәс иде: Сорый тагын иптәш секретарь: — Әткәң-әнкәң... Кемең бар тагын? — Апам, — дим мин, — Лиза Чайкина, Абыем, — дим, — Павел Корчагин. Менә мондый сүзләр «Мин комсомолец» шигырендә, гәрчә алар яшүсмер теле белән әйтелсәләр дә, үтә бер катлы һәм ясалма яңгырыйлар. Комсомолга алыну кебек аеруча дулкынландыргыч минутларны шундый «акыллы», салкын фикер йөртү алымы белән тасвирлау укучыны ышандырмый. 
гырьнең аһәңлелеген аеруча көчәйтә. Ләкин шуның белән бергә, тапталган эпитетлар (шомырт кара күзләр, зәңгәр күл, бөдрә таллар, бөдрә ан каеннар, күкләр, яклар, апрель яңгырлары), начар рифмалар (булды— торды, торып — җыеп, тора иде— куя иде), хәтта аңлавы кыен булган буталчык юллар да очрый: 
Кичә — генерал, ә бүген Чал ирләр кыса кулын. («Каенсар».) 
Кичә ул генерал булганмы, әллә генерал кичә аның кулын кысканмы? Г. Хуҗиев поэтик цитатаны туры сөйләм (монолог) төсендә дә, үзенең уйфикерләрен башка авторның сүзләре белән органик бәйләп көчәйтү рәвешендә дә куллана. Аның бу алымы нигездә уңышлы чыга («Гражда: нин, солдат, шагыйрь», «Сөекле сеңелебез»). Тик кайбер текстларны ул лексик яктан нык кына үзгәртеп алучан. Ләкин төп оригинал художество ягына зарар китерелеп үзгәртелсә, ул шәп түгел инде. Менә бу текстка органик рәвештә кыстырылган цитатада, кызганычка каршы, шул хәлне күрергә туры килә: 
Канатлана Фатих барсын күреп, «Кар сулары ага басуда; Атыш тынган ара җай китереп, Кулъяулыгы юа бу суда». Кулъяулыгы юа... Ә уйлары Сагындырган ерак җирләрдән Урап кайта кабат Дим буйларын, Ж,итез очып язгы җилләрдән. («Гражданин, солдат, шагыйрь».) Фатих Кәримнең үзендә: 
«Яңгырый яз: кыр казлары капта, Кар сулары гөрли басуда; Атыш тынган ара җай китереп Кулъяулыгы юам бу суда. (Ф. Кәрим, Сайланма әсәрләр. Татгосиздат, 1947 ел, 204 бит.)
 
Г. Хуҗиевиың шигырь техникасы, гомумән алганда, әйбәт, аның шигырьләрен уку җиңел, аларда ритмлылык нык саклана, оста сайланган рифмалар да аз түгел, күп кенә урыннарда ул арадаш һәм камаулы рифмалар да куллана. Бу исә ши- Оригиналдагы «гөрли», Г. Хуҗиевиың «ага» сүзенә караганда, һичшиксез, образлырак яңгырый. Ник кирәк булган болай үзгәртү— 
аңлашылмый. һ. Такташ истәлегенә багышланган «Сагыну» исемле шигырьләр 

 
циклында Такташ шигырьләреннән цитаталар чамадан тыш күп алынган, бу хәл ничектер күңелдә канәгатьсезлек тудыра. 
Күнел биреп, материалны яхшы өйрәнеп язганда, Гали Хуҗиев— табигатьтәге үзгәрешләр белән кеше күңелендәге кичерешләрне кушып, нечкәлекне тоеп язучы шагыйрь. Без моны «Язны сагынып», «Ул һәркай- да» шигырьләрендә, «Каенсар» поэмасының күп кенә урыннарында, «Сөекле се цел е б ез », «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмаларында күрәбез. Шагыйрь үзенең соңгы ике җыентыгында элегрәк язылган әсәрләре белән беррәттәң, бүгенге тормышыбызның катлаулы күренешләрен — 
бүгенге колхоз авылын, тынычлык өчен көрәшне, яшь буынның тойгыларын, татар халкының атаклы кешеләрен җырларга, күп төрле башка күренешләрнең мәгънәсен ачарга теләгән. Ләкин алариың байтагы матур теләк булып кына калганнар. Соңгы ике җыентык шагыйрьнең үз иҗатына таләпчәнлекне шактый киметүе, тормыш чынлыгын бирү урынына күрәләтә поэтик бизәкләр белән мавыгуы турында сөйли. Укучы аңардан «Гражданин, солдат, шагыйрь» поэмасы кебек яхшы әсәрләр көтә, чынбарлыкның катлаулы һәм каршылыклы күренешләрен сылап-сыйпап кына үтмәскә, ә кыюрак, киңрәк ачып салырга чакыра.