Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫННАН ССР СОЮЗЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫННАН Һ8М СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫННАН

С Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, ССР Союз:. Министрлар Советы һәм СССР Верховный Советы Президиумы партиягә һәм барлык хезмәт ияләренә Прагада 14 мартта көндез 11 сәгатьтә кыска вакытлы каты авырудан соң халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Чехословакия халыкларының сөекле юлбашчысы. Советлар Союзының турылыклы дусы, Чехословакия Республикасы Президенты. Чехословакия Коммунистлар партиясе Председателе ипгәш Клемент Гствальдның үлгәнлеген тирән кайгы белән белдерәләр. 
 
Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетына Чехословакия Республикасы Хөкүмәтенә Чехословакия Республикасы Милли җыелышына Кадерле иптәшләр һәм дуслар! Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, ССР Союзы Министрлар Советы һәм ССР Союзы Верховный Советы Президиумы Чехословакия Коммунистлар партиясе Председателе, Чехословакия Республикасы Президенты иптәш Клемент Готвальдның вакытсыз улүе уңае белән үзләренең кайгыларын белдерәләр һәм Сезнең белән бергә тирән кайгы уртаклашалар. Чехословакия халыклары һәм Коммунистлар партиясе иптәш Клемент Готвальд йөзендә үзләренең бөек юлбашчысын, Чсхословакиядә халык демократиясе строеның җиңүе һәм социализм тозү өчен ару-талуны белмичә куркусыз көрәшүчене югалттылар. Бөтен дөньяның хезмәт ияләре халыкара эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләреннән берсең югалттылар. Бу эшкә иптәш Клемент Готвальд үзенең бөтен гүзәл пролетар революционер тормышын багышлады.
СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ. 
ССР СОЮЗЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ. 
СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ. 

13 
 
Иптәш Клемент Готвальд Чехословакия белән Советлар Союзы арасында якын союзны һәм какшамас дуслыкны ныгыту өстендә ару- талуны белмичә эшләде һәм туганнарча бу дуслыкны Чехословакия республикасы бәйсезлсгенең һәм чәчәк атуының гарантиясе дип карады. Бөек Сталинның турылыклы көрәштәше, Советлар Союзының сыналган дусы Клемент Готвальд Чехословакияне Совет—Чехословакия дуслыгын ныгыту юлы белән алып барды, моны бик хаклы рәвештә Ватанның азатлыгының һәм бәйсезлегенең нигезе дип карады. Бу авыр югалтуның кайгылы көннәрендә без Чехословакия халыкларының тынычлык эше өчен, халыклар арасында дуслыкны ныгыту өчен һәм социализм төзү өчен көрәштә үз сафларын Чехословакия Коммунистлар партиясе һәм Хөкүмәте тирәсенә тагын да тыгызрак туп- лаячакларына ныклы ышаныч белдерәбез. Авыр югалту уңае белән Чехословакия халыклары белән берлектә кайгы кичергән хәлдә Советлар Союзы халыклары Клемент Готвальдның якты образын йөрәкләрендә сакларлар һәм ул халыклар арасында тынычлык өчен, Советлар Союзы белән Чехословакия Республикасы арасында мәңгелек дуслык өчен көрәшнең рухландырулы үрнәге булыр. 
 
Чехословакиянең барлык хезмәт ияләренә Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, Чехословакия Хөкүмәте һәм Милли фронт хәрәкәте Үзәк Комитеты мөрәҗәгате 
ПРАГА, 14 март. (ТАСС.) Чехословакия телеграф агентлыгы Чехословакиянең барлык хезмәт ияләренә Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, Чехословакия Хөкүмәте һәм Милли фронт хәрәкәте Үзәк Комитеты мөрәҗәгатенең түбәндәге текстын тапшыра: Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетыннан, Чехословакия Хөкүмәтеннән һәм Милли фронт хәрәкәте Үзәк Комитетыннан Чехословакиянең барлык хезмәт ияләренә 
Кадерле иптәшләр һәм дуслар! Чехословакия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, Чехословакия Хөкүмәте һәм Милли фронт хәрәкәте Үзәк Комитеты партиягә һәм Чехословакиянең бөтен халкына 14 мартта иртән 11 сәгатьтә каты авырудан соң Чехословакия Республикасы Президенты һәм Чехословакия Коммунистлар партиясе Председателе иптәш Клемент Готвальдның үлгәнлеген гаять зур кайгы хисе белән белдерәләр. Иптәш Клемент Готвальдның тормышын коткарып калу өчен кеше көченнән килә торганнарның бөтенесе эшләнде. Бу эштә Чехословакия халкына Советлар Союзы Хөкүмәте гаять зур, чыннан да туганнарча ярдәм күрсәтте. Авыруның баш очында иң яхшы Совет һәм Чехосдо
СОВЕТЛАР СОЮЗЫ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ. 
ССР СОЮЗЫ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ. 
СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ. 
14 
 
вакия врачлары торды. Иптәш Готвальд үзе тулы аң белән, соңгы минутларга кадәр диярлек үлемгә каршы геройларча көрәште. Кызганычка каршы, безнең өчен иң кадерле тормышны саклап калуга ирешелмәде. Чехословакия халкы өчен кыен, бик кыен сәгатьләр башланды. Бөек Сталин үлгәннән соң ук халыкка тиңдәшсез зур кайгы килде. Безнең хезмәт ияләребезнең сөекле юлбашчысы, бездә Ленинның һәм Сталинның иң яхшы һәм иң турылыклы шәкерте, безнең халык демократиясе Ватаныбызның атасы үлде. Безне лснинчылсталинчыл яңа типтагы яңа партияне, Коммунистлар партиясен төзегән һәм чыныктыр* ган иптәш Готвальд үлде. Капиталистларны, эксплуататорларны, халык дошманнарын тар-мар итәргә безнең халкыбызны өйрәткән һәм өйрәтеп җиткергән, бу көрәштә чех һәм словак хезмәт ияләрен аерылгысыз итеп берләштергән иптәш Готвальд үлде. Безнең халыкларыбызны Советлар Союзы халыклары белән аерылгысыз Чехословакия — Совет дуслыгы һәм туганлыгы союзына мәңгегә берләштергән иптәш Готвальд үлде. Безнең халкыбызның фашистик оккупантларга каршы, милли азатлык өчен бөек көрәшен ныклык белән һәм тайпылышсыз рәвештә алып барган иптәш Готвальд үлде. Героик Совет Армиясе тарафыннан азат ителгән Ватаныбызда безне яңа строй тезүгә — үзендә капиталистлар, эре алпавытлар һәм чит ил империалистлары түгел, бәлки хезмәтчел халыкның барлык катлаулары белән туганнарча бердәмлектәге эшчеләр сыйныфы идарәче көч булган яңа строй төзүгә алып барган иптәш Готвальд үлде. Безгә якты социалистик киләчәкнең бөек перспективасын, тынычлык, халыкларның яхшы тормышы һәм бәхете перспективасын ачкан һәм* безне сәгать саен үз Ватаныбызда социализм төзүгә өйрәткән иптәш Готвальд үлде. Дәүләтебезнең оборонасын ныгыту турында өзлексез кайгыртучан- лык күрсәткән, безнең кораллы көчләребез данлыклы Совет Армиясе белән янәшә Ватаныбызның сакчылыгында, бөтен дөньяда тынычлык сакчылыгында торсыннар һәм агрессорның барлык казынуларын кире кайтарырга хәзер булсыннар өчен зирәк кайгыртучанлык күрсәткән иптәш Готвальд үлде. Кадерле иптәшләр, ир һәм кыз туганнарыбыз! Халкыбызга килгән югалту зур һәм кире кайтарылмаслык. Ләкин- нәкъ менә күптән түгел иптәш Готвальд, безне бөек Сталин өйрәткәнчә, безнең иң кыен минутларда да рухыбызны төшермәскә тиешлегебезне һәм безнең бөек бурычларыбызны һәм максатларыбызны үтәү турында онытмаска тиешлегебезне күрсәтеп үтте. Хәзерге вакытта без нәкъ шундый булырга тиешбез. Сафларыбызда йомшаклык һәм паника булмаска тиеш. Үзебезнең Коммунистлар партиясе һәм безнең Милли фронг хөкүмәте тирәсенә тагын да тыгызрак тупланыйк! Бу кыен вакытта халкыбызның бердәмлеге граниттай булсын! Без үзебезне иптәш Готвальд алып барган юлдан, Ленин — Сталин юлыннан тагын да кискенлек һәм батырлык белән алга барырбыз! Үзебезнең таянычыбызга һәм үрнәк күрсәтүчебезгә — бөек Советлар Союзы белән һәм аның данлыклы Коммунистлар партиясе белән тагын да якынрак тупланырбыз! Үзебезнең батырлыгыбызны һәм уяулыгыбызны көчәйтербез һәм безнең партиябезнең, Чехословакия шәһәр һәм авыл хезмәт ияләренен Милли фронтының бердәмлеген бозарга маташучы һәркемне тар-мар- итәрбез!

1$ 
 
Без үзебезнең иҗади бурычларыбызны үтәү өстендә яңадан икеләтә энергия белән эшләрбез. Без үзебезнең беренче бишьеллыкны Готвальд бишьеллыгы дип исемләдек. Бу бишьеллыкны ул таләп иткәнчә үтәү өчен бөтен көчебезне бирербез, Ватаныбызда социализм төзү өчен бөтен көчебезне бирербез, сугыш уты кабызучыларның җинаятьчел планнарын тагын да ныграк тар-мар итү өчен һәм үз Ватаныбызны Советлар Союзы җитәкчелегендәге бөтендөнья тынычлык фронтының жиңелмәс крепосте итеп төзү өчен бөтен көчебезне бирербез! Иптәш Клемент Готвальдның исеме Чехословакия халкында һәрвакыт яшәр. Ул безнең йөрәкләребездә, безнең фикерләребездә һәм Ь- безнең эшләребездә яшәр. Чехословакия удар бригадасы, Ленин — Сталин байрагы астында, Готвальд юлыннан — алга! Яшәсен Чехословакия Коммунистлар партиясе! Ул Клемент Готвальдның ленинчыл-сталинчыл васыятьләренә беркайчан да хыянәт итмәс! Чехословакия һәм Совет халыкларының дуслыгы һәм туганлыгы мәңге яшәсен! Яшәсен гусчы һәм готвальдчы нык һәм батыр Чехословакия халкы! Яшәсен һәм чәчәк атсын үзенең бөек улы иптәш Клемент Готвальд хөрмәтенә һәм данына безнең кадерле Чехословакия Ватаны!
 ЧЕХОСЛОВАКИЯ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЕ!. ЧЕХОСЛОВАКИЯ РЕСПУБЛИКАСЫ ХӨКҮМӘТЕ. МИЛЛИ ФРОНТ ХӘРӘКӘТЕ ҮЗӘК КОМИТЕТЫ.