Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҮЛМӘС ИСЕМ

 
Иң бөек, иң кешелекле кеше, һәрберебезнең йөрәгенә тирән урнашкан сөекле юлбашчыбыз һәм зирәк остазыбыз, бөек атабыз һәм җан дустыбыз Иосиф Виссарионович Сталин безнең арабыздан китте. Сталин! Ничаклы якын һәм кадерле исем. Ул үзенең бөтен тормышын, актык сулышынача, халык бәхете өчен көрәшкә, хезмәт халыкларына якты, кояшлы тормыш яулап алып бирүгә багышлады. Сталин чорыбызның акылы, намусы һәм даны булган Коммунистлар партиясен төзүдә һәм ныгытуда бөек Ленинның уң кулы булды. Ленин белән бергә Сталин 1917 нче елны, кешелек тарихында кискен борылыш ясап, җир шарының алтыдан бер өлешендә хезмәт ияләрен капиталистик коллыктан мәңгелеккә азат итте, эшче һәм крестьяннарның үз дәүләтен төзеде. Яшь совет иленә төрле яктан ябырылган кабахәт дошманнарны тар-мар итте. Бөек Ленин үлгәч тә, ленинизм байрагын тагын да югарырак күтәреп, 30 ел буе безне җиңүләрдән җиңүләргә алып барды ул. Без — Сталин чоры кешеләре. Безнең һәрбер адымыбыз бөек Сталин исеме белән бәйләнгән. Ватаныбызны искиткеч югарылыкка күтәргән тарихи бишьеллыклар Сталин җитәкчелегендә төзелделәр һәм тормышка ашырылдылар. Бу чорларда салынган барлык гигант заводларның һәм уку йортларының, электростанцияләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең, МТСларның һәм торак йортларының беренче нигез ташларын салучы совет кешеләренең йөрәгендә бөек төзүче Сталин исеме булды. Безнең гигант адымнар белән алга баруыбыздан үлем куркуына төшкән дошманнар — фашист яулары — совет иленә һөҗүм иткәч тә, батыр сугышчыларыбыз бөек полководец Сталин исеме белән тарихи җиңүгә ирештеләр. Бүген безнең өчен, безнең өчен генә дә түгел, ә бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен, Сталин — тынычлык өчен көрәшнең бөек һәм җиңелмәс байрагы ул. Сталин! Безнең бөтен тормышыбыз, көрәшебез шушы кадерле исем белән бәйләнгән. Ватаныбызның иреге һәм бәйсезлеге, куәте һәм даны өчен, коммунизм төзү өчен көрәштә һәрбер совет кешесенең зур һәм кечкенә эшләре Сталин исеме белән бәйләнгән. Яшь баланың теле Сталин исеме белән ачыла, ул кулына беренче тапкыр каләм һәм кәгазь тоту белән — Сталин исемен яза. Шуннан башлап аның бөтен гомерлек юлдашы һәм остазы—Сталин була. Ул кем генә булып үсеп җитмәсен — барлык эшен Сталин исеме белән башлый һәм шуд исем белән төгәлли. Чуен коючылар яңа домнаны ягып җибәргәндә, нефтьчеләр яңа скважинаны тишә башлаганда, төзүчеләр чираттагы яна бинага нигез ташы салганда, колхозчылар кырга уңыш яуларга чыкканда, галимнәр, язучылар, композиторлар, художниклар яңа әсәр яза башлаганда эшкә Сталин исеме белән керешәләр, бу исем аларны зур уңышларга рухландыра. 
Сталин! Ничаклы бөек исем, эштә, көрәштә чиксез рух һәм куәт бирүче исем. Без бүген Сталиннан аерылдык. Сталин арабызда юк инде. Бу көннәрдә без чиксез зур, тирән кичерешләр үткәрәбез. Җаныбыз һәм тәнебез белән яраткан кадерле Сталиныбыздан аерылу кайгысыннан башларыбыз түбән иелә һәм шул ук вакытта, Ленин һәм Сталин төзегән, тәрбияләгән, чыныктырган Коммунистлар партиясенә, аның Үзәк Комитетына мәхәббәтебез тагып да арта, тирәнәя, безгә Сталин төзеп калдырган коммунизм төзү программасын тулысынча үтәүгә ышанычыбыз, көчебез тагын да арта, ныгый. Сталин үлде, ләкин аның бөек эшләре яши һәм мәңге яшәр. Чөнки даһилар дөньяга үләр өчен түгел, ә мәңге яшәр өчен киләләр. Даһи Сталин исеме безнең йөрәкләребездә мәңге яши һәм ул безне яңадан- яңа җиңүләргә рухландыра. Сталин бездә үзебезнең тагын да яктырак киләчәгебезгә, Ватаныбызның тагын да данлырак иртәгәсе көненә, бөтен дөнья хезмәт ияләренең алдагы бәхетле язмышына корычтай нык ышаныч тәрбияләде һәм бу изге максатка ирешү өчен көрәшкә бетмәс- төкәнмәс көч бирде. Ленин һәм Сталин оештырган, тәрбияләгән, чыныктырган Коммунистлар партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланып, совет халкы һичбер туктаусыз алга барыр һәм илебездә тулысынча төзелгән коммунизм җәмгыяте — бөек Ленинга, бөек Сталинга иң лаеклы, иң монументаль һәйкәл булыр.