Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮЗЛӘРДӘ ЯШЬ, КҮҢЕЛЛӘР


Сталин вафат. Өстебезгә килгән бу хәсрәт шундый зур, шундый тирән — аның чиге юк. Күбрәк уйлаган саен, илебез өстенә төшкән бу югалтуның зурлыгын, тирәнлеген, чиксезлеген генә күрә барасың. Бөек Сталин! Син бит бу киң дөньядагы каты көрәшләр белән яулап алынган тынычлыкның; саф йөрәкле кешелек дөньясының күңелендә яшәгән, кешелек дөньясын җылытып торган өметле ышанычның; кешелек дошманнарына котырынырга ирек бирмичә аларны тыеп, авызлыклап торучы бөек хакыйкатьнең символы гына түгел, җанлы гәүдәләнеше идең! Олы җанлы, таләпчән һәм шәфкатьле күңелле даһи атабыз! Без бит Синең барлыгыңны өзлексез тоеп тора идек! Син бит безнең һавабыз кебек идең! Илебез өстенә дәһшәтле авырлык килгән вакытларда без, Синең барлыгыңны искә төшереп, җан тынычлыгы таба идек. Кремльдә Син барлыгын тоеп тору безгә көч бирә, безне теләсә нинди авыр көрәштә дә җиңеп чыгуга рухландыра иде... Моннан егерме тугыз ел элек, бөек Ленинны югалту уңае белән, илебез өстенә шушындый зур кайгы килгән иде. Шул вакытта безгә ул авыр хәсрәтне күтәрерлек көч бирүче, безне корыч сафларга туплап, Ленин күрсәткән юлдан алга таба җитәкләп алып китүче — Син булдың, бөек Сталин! Совет халкының явыз дошманнарына каршы, — Ленин юлын өзәргә, партия сафларын какшатырга, Бөек Октябрь җиңешләрен һәлак итәргә маташучы Троцкийларга, бухариннарга һәм аларның барлык иярченнәренә каршы аяусыз көрәш ачып, партияне, илне. Совет дәүләтен, совет халкын аларның зәһәр агуы зарарыннан саклап калучы Син булдың! Бөтен кешелек дөньясы өчен кара афәт булып күтәрелгән фашизм ватаныбыз өстенә һөҗүмгә күчкән көннәрдә, илебез чиксез авыр хәлдә калган чакларда, бөтен кыенлыкларны тыныч, тирән акыл белән каршылап, безне явыз дошманга каршы аяусыз көрәшкә туплаучы, хәзерге заманга хас булган катлаулы сугышларда безне бөек җиңүгә алып баручы, бик күп яңа илләрне капитал изүеннән социалистик иреккә чыгаручы — Син булдың, Синең даһи җитәкчелегең булды... Юк, Синең кешелек дөньясына күрсәткән бөек хезмәтләреңне санап бетерү мөмкин түгел!.. Аларны искә төшергән саен. Сине югалту кайгысының зурлыгы, чиксезлеге күбрәк ачыла гына бара. Даһи атабыз! Арабыздан Сине югалту кайгысы шундый зур һәм аны күтәрү чиксез авыр. Ләкин Синең үк даһилыгың безгә бу авыр кайгыны да күтәрерлек көч бирә. Син безне, бөек, атабыз, нинди авырлык каршында да каушамаска, үз-үзебезне югалтмаска, бөтен авырлыкларны күкрәк киереп
26 
 
җиңеп чыгарга өйрәттең. Син безгә алга барырга иң туры, иң ачык юлларны күрсәтеп калдырдың һәм безне, бернинди авырлык каршында да йомшарып калмыйча, шул Син күрсәткән юлдан батырларча алга барырга өйрәгтен. Дөрес юлдан читкә тайпылмыйча, коммунистик җәмгыятькә барып җитү һәм үз артыбыздан ияртеп, барлык илләрне дә бәхетле кешелек дөньясына алып чыгу өчен, безне коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте тирәсенә — Ленин байрагы астына тупланырга чакырдың һәм сафларыбызның корыч бердәмлеге өчен ничек көрәшергә өйрәттең. Даһи юлбашчыбыз! Синең васыятьләреңне тормышка ашыру, Синең эшеңне, көрәшеңне дәвам иттерү — ул безнең яшәвебезнең мәгънәсе булып әверелгән. Син күрсәтеп калдырган изге юлдан, нинди авырлыкка очраганда да чигенмичә, читкә дә тайпылмыйча алга барудан тукталмабыз, иптәш Сталин! Бу көннәрдә бөтен ил елый. Бүген безнең күзләребез яшьле. Ләкин күңелләребез нык, иптәш Сталин. Бу авыр кайгы көннәрендә без үзебезнең коммунист икәнлегебезне тагын да ныграк хис итәбез; сафларыбызның бердәмлеген саклау, аны тагын да ныгыту өчен көрәш эшендә һәркайсыбызның җаваплылыгы арта төшкәнлеген яхшы аңлыйбыз. Сталин юлы, Сталин өйрәтүләре — яшәр! Аның юлы, аның идеяләре бөтен кешелек дөньясын азатлыкка алып чыгар. Сталин исеме, Ленин исеме белән янәшә, безнең байрагыбыз булып, һәрвакыт алдыбызда барыр, без ул байракка тап төшермәбез!..