Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕБЕЗДӘ ЯШИ БУ ИСЕМ 


Бөек атабызның йөрәге тибүдән туктады... Бу авыр, дәһшәтле хәбәрнең чынлыгына ышанасы килми. Халыклар кичергән авыр кайгыны сурәтләргә сүз җитми. Безнең якты өметләребезне, югары идеалларыбызны, героик омтылышыбызны чагылдырган даһи акыл иясе — Сталин табутта ята. Барлык хезмәт ияләре халыкларының йөрәк түреннән иң кадерле урын алган сөекле юлбашчының, гасырлар аша еракка карый торган үткер күзләре йомылган. Давыллы көрәшләрдә җиңү юллары күрсәткән изге куллар селкенмиләр... Сталин... Үлемсез Ленинның көрәштәше һәм аның бөек эшләрен искиткеч даһилык белән дәвам иттерүче. Сталин... Безнең социалистик дәүләтебезне Ленин белән бергә оештыручы һәм .аны җиңелмәс бөек державага әверелдерүче. Сталин... Хезмәт ияләре халыкларының барыр юлларын яктыртып торучы, СССР халыкларын җиңүләрдән җиңүләргә алып барып, коммунизмга ашкындыручы. Нинди генә авыр ситуацияләр килеп чыкмасын, партия һәм Ватан каршында нинди генә кыенлыклар тормасын, нинди генә дәһшәтле көннәр булмасын, Сталин һәрвакыт дөрес юнәлеш бирде, аек акыл һәм зирәклек белән илебезне яңа җиңүләргә алып килде, яңа уңышларга, яңа бәхетләргә китерде. Сталин халкыбызның байрагы, намусы, вөҗданы, акылы булып яшәде! Үзенең бөтен гомерен, барлык энергиясен соңгы тамчы канына кадәр партия һәм халык интересы өчен багышлаган, соңгы сулышына кадәр коммунизмның якты көннәре өчен көрәшкән даһи юлбашчы һәм бөек революционерның, тиңсез галим һәм полководецның, зирәк остаз һәм социализм чоры иҗатчысының соклангыч образы һәркемнең йөрәгендә иң изге тойгылар белән яшәр! Аның мәңгелек исеме һәркемнең йөрәк канына сеңгән, аның бөек образы һәркемнең күңелендә тамырланып үскән. Сталин, Ленин кебек үк, үлемсез. Ленин белән бергә ул мәңге яшәр! Без Ленин, Сталин исеме белән рухланып яшәдек һәм киләчәктә дә ул шулай булыр! Аларның исеме безне коммунизм төзергә дәртләндереп торды һәм һәрвакыт ашкындырып торыр. Сталин... Без аның даһи җитәкчелеген, аталарча кайгыртып торуын, дәртлән- дерүле елмаюын еллар буе көндәлек эшебездә күреп, сизеп, тоеп тордык. Совет кешесе, ул кайда гына яшәмәсен — Боз диңгезе атавындамы, кичеп чыга алмаслык урмандамы, далада яки каладамы —һәркайда, һәр җирдә, һәр эштә, һәр төзелештә — Сталинның аталарча шәфкатен
28 
 
һәм мәрхәмәтен сизеп торды. Аның бөек өйрәтүләре, бөек идеяләре безне һәр эштә рухландырды һәм ул алда да шулай булыр. Юлбашчының, якты акылы һәрбер эшкә юнәлеш биреп торды, һәрнәрсә бөек өйрәтүләргә нигезләнеп иҗат ителде һәм бу — алда да шулай булыр. Сталин бер бөек эпоха төзеде һәм аның җитәкчелегендә алдынгы совет фәне, югары техника, дөньяда иң алдынгы культура һәм әдәбият чәчәк атты. Без — Сталин эпохасы кешеләре булу белән горурланабыз. Без — Сталин акылы яктылыгында алга барабыз. Безнең кулларда бөек корал — Сталин өйрәтүләре! Безнең кулларда — Ленин — Сталин байрагы! Без бөтен көчебезне, барлык иҗат энергиябезне Ленин — Сталин байрагы астында коммунизм төзү эшенә багышлыйбыз! Без Сталин тәрбияләп үстергән җитәкчеләребез тирәсенә—партиябезнең сталинчыл Үзәк Комитеты һәм Совет хөкүмәте тирәсенә тупланабыз! Сталинның мәңгелек исеме белән яңа иҗат югарылыгына, янг җиңүләргә!