Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИОСИФ ВИССАРИОНОВИЧ СТАЛИННЫ күмү көнендә Кызыл мәйданда кайгылы митинг

Иптәш Г. М. Маленков рече 
Кадерле ватандашлар, иптәшләр, дуслар! Чит илләрдәге кадерле туганнар! Безнең партиябез, ссвет халкы, бөтен кешелек дөньясы гаять авыр, кире кайтмаслык югалтуга юлыкты. Безнең остазыбыз һәм юлбашчыбыз, кешелек дөньясының иң бөек даһие Иосиф Виссарионович Сталин үзенең данлыклы тормыш юлын тәмамлады. Бу авыр көннәрдә совет халкының тирән кайгысын бөтен алдынгы һәм прогрессив кешелек дөньясы уртаклаша. Сталин исеме совет кешеләренә, дөньяның барлык кисәкләрендәге киң халык массаларына чиксез кадерле. Совет халкы өчен һәм барлык илләрнең хезмәт ияләре өчен иптәш Сталинның бөеклеге һәм аның эшенең әһәмияте чиксез зур. Сталинның эшләре гасырлар буена яшәр, һәм сезнең белән безнең кебек үк, киләчәк буыннар да Сталин исемен рәхмәт әйтеп зурларлар. Иптәш Сталин үзенең бөтен тормышын эшчеләр сыйныфын һәм барлык хезмәт ияләрен эксплуататорлар изүеннән һәм кабаласыннан азат итү эшенә, кешелек дөньясын һәлакәтле сугышлардан коткару эшенә, жир йөзендә хезмәт иясе халык өчен, азат һәм бәхетле тормыш өчен көрәш эшенә бирде. Эпохабызның бөек фикер иясе иптәш Сталин марксизм-ленинизм тәгълиматын яңа тарихи шартларда иҗади рәвештә үстерде. Сталин исеме кешелек дөньясының бөтен тарихында иң бөек кешеләр булган Маркс — Энгельс — Ленин исемнәре белән хаклы рәвештә янәшә тора. Безнең партиябез бөек марксизм-ленинизм тәгълиматын — партиягә һәм халыкка җиңелмәс көч, тарихта яңа юллар салу осталыгы бирә торган тәгълиматны кулланып эш итә. Ленин һәм Сталин озак еллар буена авыр подполье шартларында Россия халыкларын самодержавие изүеннән, алпавытлар һәм капиталистлар изүеннән коткару өчен көрәш алып бардылар. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә совет халкы кешелек тарихында иң бөек борылышны тормышка ашырды, безнең илебездә капитализм строен бетерде һәм яңа юлга — социализм юлына чыкты. Ленин эшен дәвам иттереп, партиягә һәм Совет дәүләтенә алга бару юлый яктыртучы Ленин тәгълиматын өзлексез үстереп, иптәш Сталин безнең илебезне социализмның бөтендөнья-күләм тарихи җиңүенә китерде, бу исә кешелек җәмгыятенең күп мең еллар яшәве чорында беренче тапкыр буларак кешенең кешене эксплуатацияләвең бетерүне тәэмин итте. Ленин һәм Сталин эшчеләрнең һәм крестьяннарның дөньяда беренче дәүләтенә, безнең Совет дәүләтенә нигез салдылар. Иптәш Сталин

 
Совет дәүләтен ныгыту өстендә армый-талмый этләде. Безнең дәүләте- оезиең ныклыгы һәм куәте илебездә уңышлы рәвештә коммунизм төзеп җиткерүнең бик әһәмиятле шарты булып тора. Безнең изге бурычыбыз — тынычлыкның һәм халыклар иминлегенең таянычы булган бөек социалистик дәүләтебезне киләчәктә дә армый- талмый һәм һәрьяклап ныгыту. Җәмгыять үсеше тарихында иң катлаулы мәсьәләләрнең берсен — милли мәсьәләне хәл итү иптәш Сталин исеме белән бәйләнгән. Милли мәсьәләнең иң бөек теоретигы иптәш Сталин, тарихта беренче буларак, күп милләтле гаять зур дәүләт күләмендә, гасырлар буена килгән милли ызгышны бетерүне тәэмин итте. Иптәш Сталин җитәкчелегендә безнең партиябез элек изелгән халыкларның экономик һәм культура артталыгын бетерүгә иреште, Советлар Союзының барлык милләтләрен бердәм тугандаш семьяга туплады һәм халыклар дуслыгын чыныктырды. Безнең изге бурычыбыз — Совет иле халыкларының бердәмлеген һәл дуслыгын тагын да ныгытуны, күп милләтле Совет дәүләтен ныгытуны тәэмин итү. Илебез халыклары дус яшәгәндә безгә һичнинди эчке дошманнар да, тышкы дошманнар да куркыныч түгел. Иптәш Сталинның турыдан-туры җитәкчелегендә Совет Армиясе төзелде, үсте һәм ныгыды. Илебезнең оборона сәләтен ныгыту һәм Совет Кораллы Көчләрен ныгыту турында иптәш Сталин армый-талмьш кайгыртты. Совет Армиясе үзенең бөек полководецы — Генералиссимус Сталин җитәкчелегендә икенче бөтендөнья сулышында тарихи җиңүгә иреште, Европа һәм Азия халыкларын фашизм коллыгы куркынычыннан коткарып калды. Безнең изге бурычыбыз — Совет иленең куәтле Кораллы Көчләрен барлык чаралар белән ныгыту. Дошманның теләсә нинди һөҗүменә җимергеч отпор бирү өчен без үзебезнең Кораллы Көчләребезне сугышчан хәзерлек хәлендә тотарга тиешбез. Иптәш Сталинның армый-талмый хезмәт итүе нәтиҗәсендә, ул эшләгән планнар буенча, безнең партиябез элек артта калган илне куәтле индустриаль-колхоз державасына әверелдерде, кризисларны һәм эш- гезлекне белми торган яңа экономик строй төзеде. Безнең изге бурычыбыз — социалистик Ватаныбызның тагын да чәчәк атуын тәэмин итү. Без илебезнең куәт һәхм ныклык таянычы булган социалистик промышленностьны барлык чаралар белән үстерергә тиешбез. Без колхоз строен барлык чаралар белән ныгытырга, Совет иленең барлык колхозларының тагын да күтәрелүенә һәм чәчәк атуына ирешергә, эшчеләр сыйныфы белән колхозчы крестьяннар союзын ныгытырга тиешбез. Эчке политика өлкәсендә безнең төп бурычыбыз — эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигенциянең, барлык совет кешеләренең материаль тор?*гыш хәленең тагын да яхшыруына тайпылышсыз рәвештә ирешү. Халык бәхете турында, аның материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү турында туктаусыз кайгырту бурычы безнең партиябез һәм Хөкүмәтебез өчен закон булып тора. Ленин һәм Сталин безнең партиябезне җәмгыятьне үзгәртеп коручы бөек көч итеп төзеделәр һәм чыныктырдылар. Иптәш Сталин үзенең бөтен гомере буена, Коммунистлар партиясе члены дигән исемнән дә югары нәрсә юк, дип өйрәтеп килде. Дошманнарга каршы каты көрәштә иптәш Сталин партиябез сафларының бердәмлеген, монолитлыгын һәм тупланганлыгын саклап калды. Безнең изге бурычыбыз — бөек Коммунистлар партиясен киләчәктә дә ныгыту. Безнең партиябезнең көче һәм җиңелмәслеге аның сафларының бердәм һәм тупланган булуында, ихтыяр һәм эш итү бердәмлегендә партия членнарының үз ихтыярларын партия ихтыяры пам 


 
теләкләре белән бергә куша белүләрендә. Безнең партиябезнең көче һәм җиңелмәслеге — халык массалары белән аерылгысыз элемтәдә булуында. Партия белән халык бердәмлегенең нигезе партиянең тайпылышсыз рәвештә халык интересларына хезмәт итүендә. Без партиябезнең бердәмлеген күз алмасы кебек сакларга, партиянең халык белән аерылгысыз элемтәләрен тагын да ныгытырга, коммунистларны һәм барлык хезмәт ияләрен югары политик уяулык рухында, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәштә килешмәүчәнлек һәм ныклык рухында тәрбияләргә тиешбез. Бөек Сталин җитәкчелегендә куәтле тынычлык, демократия һәм социализм лагере төзелде. Бу лагерьда совет халкы белән бергә туганнарча тыгыз бердәмлектә бөек Кытай халкы, Польшаның, Чехо- словакиянең, Болгариянең, Венгриянең, Румыниянең, Албаниянең, Германия Демократик Республикасының, Монголия Халык Республикасының тугандаш халыклары алга баралар. Героик Корея халкы каты көрәштә үз Ватанының бәйсезлегсн саклый. Вьетнам халкы үзенең азатлыгы һәм милли бәйсезлеге өчен батыр көрәшә. Безнең изге бурычыбыз—халыкларның бөек казанышы булган тынычлык, демократия һәхМ социализм лагерен саклау һәм ныгыту, демократия лагере илләре халыкларының дуслык һәм бердәмлек элемтәләрен ныгыту. Без Советлар Союзының бөек Кытай халкы белән, барлык халык демократиясе илләре хезмәт ияләре белән мәңгелек, какшамас, туганнарча дуслыгын барлык чаралар белән ныгытырга тиешбез. Барлык илләрнең халыклары иптәш Сталинны тынычлыкның бөек байракчысы дип беләләр. Иптәш Сталин үз даһилыгының бөек тырышлыгын барлык илләр халыклары өчен тынычлык эшен саклауга юнәлдерде. Совет дәүләтенең тышкы политикасы — тынычлык һәм халыклар арасында дуслык политикасы яңа сугышның башлануына хәлиткеч тоткарлык булып тора һәм барлык халыкларның төп интересларына җавап бирә. Советлар Союзы тынычлык эшен бертуктаусыз яклады һәм яклый, чөнки аның интереслары бөтен дөньяда тынычлык эше интересларыннан аерылгысыз. Советлар Союзы эзлекле рәвештә тынычлыкны саклау һә^ ныгыту политикасы, яңа сугыш хәзерләүгә һәм чишеп җибәрүгә каршы көрәш политикасы, халыкара хезмәттәшлек һәм барлык илләр белән эшлекле элемтәләрне үстерү политикасы, төрле-төрле ике системаның — капиталистик һәм социалистик системаларның озак вакыт буена янәш- яши һәм тыныч ярыша алулары туфындагы ленинчыл-сталинчыл положениедән килеп чыга торган политика үткәреп килде һәм үткәрә. Бөек Сталин безне халык интересларына чиксез бирелеп хезмәт ит\ рухында тәрбияләде. Без — халыкның турылыклы хезмәтчеләре, ә халык тынычлык тели, сугышны дошман күрә. Миллионнарча кешеләрнең каннарын коюга юл куймау һәм тыныч рәвештә бәхетле тормыш төзүне тәэмин итү турында халыкның теләге безнең . барыбыз өчен дә изге булсын! Тышкы политика өлкәсендә безнең төп бурычыбыз — яңа сугышка юл куймау, барлык илләр белән тыныч яшәү. Халыклар арасында берберенә ышануга нигезләнгән, нәтиҗәле, фактларга таянучы һәм фактлар белән расланучы тынычлык политикасын Советлар Союзы Коммунистлар партиясе, Совет Хөкүмәте иң дөрес, кирәкле һәм гадел тышкы политика дип исәплиләр. Хөкүмәтләр үз халыкларына турылыклы хезмәт итәргә тиешләр, ә халыклар тынычлыкка сусаганнар/ сугышка ләгънәт яудыралар. Халыкларны алдарга теләүче, халыкларның тынычлыкны саклау һәм яңа канлы сугышны булдырмау турындагы изге теләкләренә каршы баручы хөкүмәтләр җинаятьче булачаклар. Коммунистлар партиясе, Совет Хөкүмәте, халыклар арасында тынычлык политикасы — барлык халыкларның төп интересларына җавап бирүче бердәнбер дөрес политика, дигән карашта торалар.


 
Иптәшләр! Безнең юлбашчыбыз һәм остазыбыз Бөек СталиннЫЯ тормыштан китүе барлык совет кешеләренә совет халкы алдында тора торган гаять зур бурычларны тормышка ашыруда үзләренең тырышлыкларын арттыру, коммунистик җәмгыять төзүнең гомуми эшенә үзләреннән өлеш кертүне арттыру, социалистик Ватаныбызның куәтен һәм оборона сәләтен ныгыту бурычын йөкли. Советлар Союзы хезмәт ияләре безнең куәтле Ватаныбызның яна уңышларга баруын күрәләр һәм беләләр. Бездә тулы коммунистик җәмгыять төзеп җиткерү өчен кирәкле нәрсәләрнең бөтенесе дә бар. Үзенең бетмәс-төкәнмәс көчләренә һәм мөмкинлекләренә нык ышанган хәлдә совет халкы коммунизм төзелешенең бөек эшен башкара. Совет җәмгыятенең коммунизмга таба алга баруын туктатырлык көчләр дөньяда юк! Хуш, безнең остазыбыз һәм юлбашчыбыз, безнең кадерле дусыбыз, туганыбыз иптәш Сталин! Бөек Ленин — Сталин эшенең тулы тантана итүе юлыннан алга! Иптәш J7. П. Берия рече Кадерле иптәшләр, дуслар! Бу көннәрдә партиябез һәм илебезнең халыклары, бөтен прогрессив кешелек дөньясы кичерә торган гаять зур кайгы хисен сүз белән әйтеп бирү кыен. Ленинның бөек көрәштәше ҺәхМ аның эшен даһиларча дәвам иттерүче Сталин үлде. Барлык совет кешеләренә, бөтен дөньяның миллионнарча хезмәт ияләренә иң якын һәм иң кадерле кеше безнең арадан китте. Бөек Сталинның бөтен тормышы һәхМ эше — ленинизмга турылыклы булуның рухландыручы үрнәге, эшчеләр сыйныфына һәм бөтен хезмәтчел халыкка, хезмәт ияләрен изелүдән һәм эксплуатациядән азат игү эшенә чын күңелдән бирелеп хезмәт итүнең үрнәге. Бөек Ленин безнең партиябезгә нигез салды, аны пролетариат революциясенең җиңүенә китерде. Бөек Ленин белән берлектә, аның даһи көрәштәше Сталин большевиклар партиясен ныгытты һәм дөньяда беренче социалистик дәүләт төзеде. Ленин үлгәннән соң, Сталин утыз ел буена диярлек партиябезне һәм илебезне Ленин юлы белән алып барды. Сталин ленинизмны күп санлы дошманнардан саклап калды, Ленин тәгълиматын яңа тарихи шартларда үстерде һәм баетты. Бөек Сталинның зирәк җитәкчелеге халкыбызга СССРда социализм төзүне һәм Бөек Ватан сугышында Советлар Союзының .бөтендөнья-күләм тарихи җиңүен тәэмин итте. Коммунизмны бөек иҗат итүче, даһи юлбашчыбыз, туганыбыз Сталин партиябезне һәм халкыбызны коммунизм төзүнең бөек программасы белән коралландырды. Иптәшләр! Безнең йөрәкләребез бик нык әрни, югалту чиксез авыр, ләкин бу авырлык астында да Коммунистлар партиясенең корычтай ихтыяры сыгылмас, аның бердәмлеге һәм коммунизм өчен көрәштә ныклыгы какшамас. Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның революцион теориясе белән коралланган, эшчеләр сыйныфы һәм барлык хезмәт ияләре интереслары өчен ярты гасырлык көрәш тәҗрибәсе туплаган партиябез коммунистик җәмгыять төзүне тәэмин итү өчен эшне ничек алып барырга кирәклекне белә. Партиябезнең Үзәк Комитеты һәм Совет Хөкүмәте илгә җитәкчелек итү эшендә бөек мәктәп — Ленин һәм Сталин мәктәбен үттеләр.  

 
Гражданнар сугышы һәм интервенция утында, җимереклеккә һәм ачлыкка каршы авыр көрәш елларында, илне индустрияләштерү һәм авыл хуҗалыгын коллективлаштыру өчен көрәштә, Бөек Ватан сугышының авыр елларында, Ватаныбызның язмышы һәм бөтен кешелек дөньясының язмышы хәл ителгәндә, партиянең Үзәк Комитеты һәм Совет Хөкүмәте, совет халкының героик көрәшенә җитәкчелек итеп һәм юнәлеш биреп, партиягә һәм илгә җитәкчелек итүдә гаять зур тәҗрибә тупладылар. Шуңа күрә Советлар Союзы халыклары Коммунистлар партиясенә, аның Үзәк Комитетына һәм үзләренең Совет Хөкүмәтенә киләчәктә дә тулысынча ышана алалар. Совет дәүләтенең дошманнары безнең бу авыр югалтуыбыз безнең сафларыбызны таркатыр һәм каушатыр, дип исәп тоталар. Ләкин аларның исәпләре барып чыкмас, аларның өметләре бушка чыгар. Безнең партиябез үзе өчен кыен көннәрдә сафларын тагын да тыгызрак туплый, ул бердәм һәм какшамас нык, — моны сукыр булмаган һәркем күрә. Бу кайгылы көннәрдә Советлар Союзының барлык халыклары, бөек рус халкы белән туганнарча бердәмлектә, Совет Хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты тирәсенә тагын да тыгызрак тупландылар,— моны сукыр булмаган һәркем күрә. Совет халкы Совет дәүләтенең эчке политикасын да, тышкы политикасын да бердәм рәвештә яклый. Безнең эчке политикабыз эшчеләр сыйныфы белән колхозчы крестьяннарның какшамас союзына, илебез халыклары арасында туганнарча дуслыкка, барлык милли Совет республикаларының күп милләтле бердәм бөек дәүләт системасына — Совет Социалистик Республикалар Союзына нык берләшкән булуларына нигезләнә. Бу политика дәүләтебезнең экономик һәм хәрби куәтен тагын да ныгытуга, халык хуҗалыгын тагын да үстерүгә һәм бөтен совет җәмгыятенең үскәннән-үсә бара торган материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән. Илебезнең эшчеләре, колхозчы крестьяннары, интеллигенциясе, үзләренең Сталин Конституциясендә язылган хокукларын Совет Хөкүмәтенең игътибар белән һәм армый-талмый саклаячагын белгән хәлдә, тыныч һәм ышаныч белән эшли алалар. Безнең тышкы политикабыз ачык һәм аңлаешлы. Совет властеның беренче көннәрендә үк Ленин Совет дәүләтенең тышкы политикасын тынычлык политикасы дип билгеләде. Ленинның эшен бөек дәвам иттерүче зирәк юлбашчыбыз Сталин бу тынычлык политикасын тайпылышсыз рәвештә тормышка ашырды. Совет хөкүмәтенең тышкы политикасы киләчәктә дә Ленин — Сталин политикасы булыр — тынычлыкны саклау һәм ныгыту, яңа сугыш хәзерләүгә һәм аны башлап җибәрүгә каршы көрәшү политикасы, халыкара хезмәттәшлек һәм үзара ихтирам итешү нигезендә барлык илләр белән эшлекле элемтәләрне үстерү политикасы булыр. Совет Хөкүмәте бөек Кытай Халык Республикасы белән, барлык халык демократиясе илләре һәм Германия Демократик Республикасы белән туганнарча союзны һәм дуслыкны, бөтен дөньяда тынычлык эше ■өчен гомуми көрәштә хезмәттәшлекне, киң экономик һәм культура хезмәттәшлеген тагын да ныгытыр. Безнең чит илләрдәге туганнарыбыз һәм дусларыбыз ышана алалар: пролетар интернационализм байрагына, Ленин — Сталин байрагына турылыклы булган Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәм халыклары капиталистик һәм колониаль илләрнең тынычлык, демократия һәм

 
социализм эше өчен көрәшүче хезмәт ияләре белән дуслык элемтәләрен киләчәктә дә ныгытырлар һәм үстерерләр. Безнең халкыбызны үзенең бәйсезлеге өчен көрәшүче героин Корея халкы белән тирән дусчык хисләре берләштерә. Безнең бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин безне Совет дәүләте дошманнарының казынуларына һәм хәйләләренә карата партиябезнең һәм халкыбызның уяулыгын армый-талмый көчәйтергә һә.ч үткенәйтергә өйрәттеләр. Хәзер без уяулыгыбызны тагын да көчәйтергә тиешбез. Совет дәүләтенең дошманнары безне көтелмәгән хәл алдында калдыра алырлар, дип беркем дә уйламасын. Совет Ватанын саклау өчен безнең батыр Кораллы Көчләребез хәзерге заман коралының барлык төрләре1 белән тәэмин ителгәннәр. Бөек Ватан сугышында бай тәҗрибә туплаган солдатларыбыз һәм матросларыбыз. офицерларыбыз һәм генералларыбыз илебезгә һөҗүм итәргә батырчылык итүче теләсә нинди агрессорны тиешенчә каршылый белерләр. Безнең дәүләтебезнең көче һәм какшамаслыгы аның сугышларда чыныккан һәм дан белән бизәлгән армиясе булуда гына түгел. Совет дәүләтенең куәте совет халкының бердәмлегендә, аның совет җәмгыятенең җитәкче көченә — Коммунистлар партиясенә ышануында, халыкның үз Совет Хөкүмәтенә ышануында. Коммунистлар партиясе һәм Совет Хөкүмәте халыкның бу ышанычына югары бәя бирәләр. Совет халкы илебезнең бөтен тормышына өзлексез һәм дөрес җитәкчелекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән гаять әһәмиятле чаралар үткәрү турында партиябез Үзәк Комитетының, СССР Министрлар Советының һәм СССР Верховный Советы Президиумының карарын бердәм рәвештә яхшы күреп каршылады. Бу әһәмиятле карарларның берсе Ленинның талантлы шәкерте һәм Сталинның турылыклы көрәштәше Георгий Максимилианович 1Маленковның ССР Союзы Министрлар Советы Председателе постына билгеләнүе булды. Илебезнең югары партия һәм дәүләт органнары кабул иткән карарлар партиягә һәм дәүләткә җитәкчелек итүдә тулы бердәмлекнең һәм тупланганлыкның ачык чагылышы булдылар. Илгә җитәкчелек итүдәге бу бердәмлек һәм тупланганлык Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә партиябез һәм Хөкүмәтебез тарафыннан еллар буе эшләнгән эчке һәм тышкы политиканы уңышлы төстә тормышка үткәрүнең залогы булып торалар. Ленин кебек үк, Сталин да партиябезгә һәм илебезгә бөек мирас калдырды. Бу мирасны күз алмасы кебек сакларга һәм армый-талмый арттырырга кирәк. Бөек Сталин сугышларда сыналган, ленинчыл-сталинчыл җитәкчелек осталыгын үзләштергән җитәкчеләрне тәрбияләп үстерде һәм үз тирәсенә туплады. Бу җитәкчеләр өстенә Ленин башлаган һәм Сталин тарафыннан уңышлы дәвам иттерелгән бөек эшне тулы җиңүгә илтеп җиткерү өчен тарихи җаваплылык төште. Илебезнең халыклары ышана алалар: Советлар Союзы Коммунистлар партиясе һәм Хөкүмәте партиябез сафларының һәм аның җитәкчелегенең корычтай бердәмлеген саклау, Советлар Союзы халыкларының какшамас дуслыгын ныгыту, Совет дәүләтенең куәтен ныгыту, марксизм-ленинизм идеяләренә һәрвакыт турылыклы булу һәм, Ленин — Сталин васыятьләре буенча барып, социализм илен коммунизмга китерү өчен үзләренең көчләрен һәм тормышларын кызганмаслар. Сөекле һәм кадерле юлбашчыбыз һәм остазыбыз Бөек Сталинга мәңгелек дан! 

 
Иптәш В. М. Молотов рече 
Кадерле иптәшләр һәм дуслар! Бу көннәрдә без барыбыз да авыр кайгы кичерәбез — Иосиф Виссарионович Сталин үлү кайгысын, бөек юлбашчыны һәм шуның белән бергә якын, туган, чиксез кадерле кешене югалту кайгысын кичерәбез, һәм без, аның күптәнге якын дуслары, һәм миллионнарча-миллиоииарча совет кешеләре, шулай ук барлык илләрдәге, бөтен дөньядагы хезмәт ияләре бүген иптәш Сталии белән, безнең шулкадәр яраткан кешебез белән, безнең йөрәкләребездә мәңге яшәячәк кеше белән бәхилләшәбез. Иптәш Сталин үзен «Пенниның шәкерте дип атады, аның белән бергә ул безнең бөек Коммунистлар партиясен төзеде һәм төзеп җиткерде, аның белән бергә илебездә царизмга һәм капитализмга каршы, алпавытлар һәм капиталистлар изүен бәреп төшерү өчен халыкның революцион көрәшенә җитәкчелек итте, аның белән бергә ул безнең социалистик Совет дәүләтен төзеде һәм төзеп җиткерде, аның белән бергә ул күп санлы һәм аз санлы халыкларның безнең күз алдыбызда үсеп бара торган туганнарча хезмәттәшлегенә һәм бердәмлегенә нигез салды. Сталин — бөек Ленин эшен бөек дәвам иттерүче. Иптәш Сталин юлбашчылыгындагы Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә совет халкы илебездә социализм’ төзеде һәм совет халкының материаль хәлен һәм культура дәрәҗәсен өзлексез күтәрүнең бөек программасын тормышка ашыра башлады; икенче бөтендөнья сугышында бөтеидөнья-күләм тарихи җиңүгә — фашизмны җиңүгә иреште һәм шуның белән СССРның тышкы дошманнарының көчен бик нык какшатты; Советлар Союзын халыкара изоляция хәленнән чыгарды, 800 миллион халкы булган тынычлык сөюче дәүләтләрнең җиңелмәс лагере төзелүне тәэмин итте; илебез өчен ирекле хезмәткә, кешеләрнең чын тигезлегенә һәм туганлыгына нигезләнгән коммунистик җәмгыять төзүнең якты перспективаларын ачты. Соңгы утыз ел буена без үзебезнең иптәш Сталин җитәкчелегендә яшәгән һәм эшләгән булуыбыз белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Безне «Ленин һәм Сталин тәрбияләде. Без — «Ленин һәм Сталин шәкертләре. һәм без Сталин соңгы көннәренә кадәр өйрәткән нәрсәләрне һәрвакыт исебездә тотарбыз, чөнки без «Ленинның турылыклы һәм лаеклы шәкертләре һәм аның эзеннән баручылар, Сталинның турылыклы һәм лаеклы шәкертләре һәм аның эзеннән баручылар булырга телибез. Иптәш Сталинның бөтен тормышы, коммунизм өчен рухланган халык көрәшчесенең бөек идеяләренең кояштай якты нуры белән балкыган тормышы — безнең өчен җанлы һәм дәртләндерүче үрнәк. f Сталин халык арасыннан чыкты, һәрвакыт халык белән, эшчеләр сыйныфы һәм хезмәтчел крестьяннар белән үзен якын элемтәдә хис итте, үзенең барлык куәтле көчен, үзенең бөтен бөек даһилыгын халыкка бирде. Үзенең якты акылы белән Сталин яшь чагында ук инде безнең заманда халыкның бәхетле тормыш юлын коммунизм өчен көрәш юлында гына таба алачагын күрде һәм тирәнтен аңлады, һәм бу аның тормыш юлын билгеләде. Сталин үзен, үзенең тормышын бөтенләе белән коммунизм өчен көрәшкә, хезмәт ияләренең бәхете өчен, халык бәхете өчен бат.ыр көрәшкә багышлады. Сталин һәрвакыт революцпонер-коммунистныц эшчеләр массасы арасындагы көндәлек авыр эшен марксизм теориясен тирәнтен өйрәнү белән бергә бәйли белде. Яшьлек елларында Тбилисида, Бакуда ул шундый булды. Рус революциясенең давыллы елларында һәм патша реакциясенең авыр елларында ул шундый булды; бу вакытта ул, һәрвакыт репрессияләр
10 
 
уты астында булса да, төрмәләрдә һәм сөргеннәрдә эзәрлекләнсә дә, Петербург эшчеләре белән нык элемтә тотты. Партиябезнең һәм Совет дәүләтенең тиңдәшсез оештыручысы һәм марксизмлеииннзмның даһи теоретигы булган иптәш Сталинның искиткеч сәләте революция һәм социализм төзелеше елларында тулысынча җәелде. Бу елларда безнең партиябез үсте, күтәрелде һәм илебездә социалистик революциянең бөек җитәкче көченә әверелде һәм бөтен халыкара эшчеләр хәрәкәтендә җитәкче көч әһәмиятен алды. Бу елларда халыклар дуслыгын һәм туганнарча хезмәттәшлеген практик тормышка ашыру үрнәге булып әверелгән күп милләтле Совет дәүләте — безнең дәүләтебез, эшчеләр сыйныфына һәм колхозчы крестьяннарга таянып, җиңеп чыккан социализм дәүләте булып ныгыды һәм коммунистик җәмгыять төзү юлына керде. Бу эшләрнең бөтенесенә, партиябез һәм Совет дәүләте көчләренең бөтен үсешенә җитәкчелек итүдә иптәш Сталин гаять зур роль уйнады. Бу елларда Сталин СССРда социалистик төзелешкә көндәлек җитәкчелек итү белән генә калмады. Ул, илебездә коммунизм төзелешенең теоретик проблемалары өстендә һәм гомумән халыкара үсеш проблемалары өстендә даими эшләп, СССРның алдагы үсешенең юлларын, хәзерге шартларда социализмның һәм капитализмның үсеш законнарын марксизм-ленинизм фәне нуры белән яктыртты. Ул безнең партиябезне һәм бөтен совет халкын марксизм-ленинизм фәненең бик әһәмиятле яңа ачышлары белән коралландырды һәм бу ачышлар күп елларга безнең -алга таба, коммунизмның җиңүенә бару юлын яктыртып торалар. Сталин Кызыл Армия көчләрен төзүгә һәм оештыруга, гражданнар сугышы елларында иң хәлиткеч фронтларда аның данлыклы сугышчан эшләренә турыдантуры җитәкчелек итте. Бөек Ватан сугышы елларында Верховный Баш Командующий сыйфатында Сталин илебезнең фашизмны җиңүенә китерде, һәм бу җиңү Европада һәм Азиядә хәлне тамырыннан үзгәртте. Сталин эшен турылыклы һәм лаеклы дәвам иттерүчеләр булу — Совет Армиясен һәм Хәрби Диңгез Флотын ныгыту турында һәрвакыт истә тоту һәм туктаусыз кайгыртучанлык күрсәтү дигән сүз, безнең илебезгә каршы агрессорның нинди генә чыгышы була калганда да Совет Кораллы Көчләренең тиешле хәзерлектә булуын тәэмин итү дигән сүз. Сталинның эшен турылыклы һәм лаеклы дәвам иттерүчеләре булу шу- лай ук — безнең дошманнарыбызның, империалистик агрессив дәүләтләр агентларының барлык һәм һәртөрле казынуларына каршы көрәштә тиешенчә уяулык һәм ныклык күрсәтү дигән сүз. Безнең Совет дәүләтенең бернинди дә агрессив максатлары юк һәм ул башка дәүләтләрнең эшләренә катнашмый. Сталинчыл тынычлык сөюче тышкы политика буларак, бөтен дөньяга билгеле булган безнең тышкы политикабыз — халыклар арасында тынычлыкны яклау политикасы ул, тынычлыкны саклауны һәм ныгытуны күздә тота торган үзгәрмәс политика, яңа сугыш хәзерләүгә һәм башлап җибәрүгә каршы көрәш политикасы, халыкара хезмәттәшлек һәм шуңа ук омтылучы барлык илләр белән эшлекле элемтәләрне үстерү политикасы ул. Мондый тышкы поли-, тика совет халкының төп интересларына һәм, шуның белән бергә, тынычлык сөюче барлык башка халыклар интересларына туры килә. Безнең илебездә, Советлар нигезендә, үзенең ныклыгы, халыкларның материаль куәте туктаусыз үсү һәм культурасы күтәрелү ягыннан тарихта тиңдәше булмаган күп милләтле дәүләт төзү тормышка ашырылды. Бу эшләрнең бөтенесендә һәм, иң элек, илебез халыклары арасында яңа, дусларча мөнәсәбәтләр үстерү эшендә иптәш Сталинның роле аеруча зур, гадәттән тыш югары булды. Сталин күп еллар буена безнең күп мшчләтле Совет дәүләтенең үсешенә җитәкчелек итеп кенә калмады, 


 
бәлки милли һәм колониаль мәсьәләнең хәзерге замандагы бик әһәмиятле проблемаларын теоретик яктан яктыртты һәм монда да марксизм-ленин- измның фәнни нигезләрен үстерүгә булышлык итте. Хәзерге шартларда, бигрәк тә халык демократиясе дәүләтләре төзелү һәм колонияләрдә, бәйле илләрдә милли азатлык хәрәкәте үсү уңае белән, боларның аеруча зур әһәмияте бар. Пролетар интернационализм принципларына турылыклы булган СССР халыклары бөек Кытай халкы белән, барлык халык демократиясе илләренең хезмәт ияләре белән туганнарча дуслыкны һәм хезмәттәшлекне, капиталистик илләрнең һәм колонияләрнең тынычлык, демократия һәм социализм эше өчен көрәшүче хезмәт ияләре белән дуслык элемтәләрен үстерәләр һәм туктаусыз ныгыталар. Кадерле иптәшләр, дуслар! Бу авыр көннәрдә без барыбыз да безнең Коммунистлар партиясенең, аның корычтай бердәмлегенең, хезмәт ияләре массасы белән аерылгысыз элемтәсенең совет халкы өчен куәтле, какшамас һәм ышанычлы таяныч икәнлеген аеруча ачык күрәбез һәм даими рәвештә хис итәбез. Безнең партиябез, бөек Сталин васыятьләрен үтәп, безгә илебездә коммунизм төзүнең бөек эше өчен алдагы көрәшкә ачык юнәлеш бирә. Без партиябез Үзәк Комитеты тирәсенә, Совет хөкүмәте тирәсенә тагын да ныграк, тагын да тыгызрак тупланырга тиешбез. Сталинның мәңге үлмәс исеме безнең йөрәкләребездә, совет халкының һәм бөтен прогрессив кешелекнең йөрәкләрендә һәрвакыт яшәр. Безнең халкыбыз һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре файдасына һәм бәхе- генә ул алып барган бөек эшләрнең даны гасырлар буена яшәр! Яшәсен Маркс — Энгельс—Ленин — Сталинның бөтен нәрсәне җиңү- чән бөек тәгълиматы! Яшәсен безнең куәтле социалистик Ватаныбыз, безнең герой совет халкы! Яшәсен Советлар Союзының бөек Коммунистлар партиясе]