Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК КАЙГЫ КӨННӘРЕНДӘ 


Сабый бала, Сталин портретын нәни күкрәгенә кысып тоткан килеш, елап, әнкәсен каршы алды. — Әнкәм... уйнадык-уйнадык та... еладык. Апа әйтә: еламагыз, ди. Мин әйтәм: еламыйм дим... Тагын елыйм... — Сандугачым син минем!—ди дә ана, баласын кочаклап, аның яшькә тулган күзләреннән үбә. Бөек кайгыны тасвирлаган музыка ананың йөрәген телгәли. Ахырда ул, баласын юатырга тырышып, урынына яткыра... Кем булсаң да син — нарасый баламы, яшь егетме, ир уртасы кешеме, карт бабакаймы, — моңланасың, ябырылып килгән бөек кайгы- хәсрәт тойгыларына ихтыярсыздаи биреләсең. Кем булсаң да син — эшчеме, колхозчымы, шагыйрьме, галим кешеме, солдатмы, генералмы, — бөек кайгы көннәрендә син елыйсың, күкрәгең кысыла синең, йөрәгең тетри, һәрбер сулышың белән ут йотасың. Нинди булсаң дә син — йомшак күңеллеме, кырыс йөрәклеме яки алмаздай нык, бөгелмәс ихтыярга ияме, — саф күз яшьләреңне түгәсең. Сине, мине — барыбызны да кояштан якты, океаннан тирән, дөньядан киң фикерле, даһи бакчачыбыз СТАЛИН — ЛЕНИН дусы — үстерде. Ул безне рәхимсез көчле җил-давыллардан саклап алып калды. Ул безнең дөньябызны ямьләндерде. Ул безгә бөек бәхет бирде. Тормышыбыздан кадерле, үлемнән көчле даһи Атабыз, Үзе кебек үк, мәнге сүнмәс изге көрәш утын кабызды. Ул безнең йөрәкләрдә. Бездә, Совет кешеләрендә булган бөтен бөек сыйфатларны Ленин белән бергә Ул, даһи Атабыз биреп калдырды. Моңлансак та, кайгырсак та, еласак та, безнең, коммунизм өчен көрәшүчеләрнең, кулларыбыз нык, йөрәкләребез көчле, сафларыбыз бердәм, тыгыз. Кызыл байрак — изге көрәш байрагы, Ленин — Сталин байрагы ышанычлы кулларда. Нинди генә дәһшәтле кара өермәләр каршы килмәсен — бердәм, тыгыз сафларыбыз аларны ерып чыкты, ерып чыга, ерып чыгачак!.. И. ТУКТАРОВ