Логотип Казан Утлары
Публицистика

УИЛАНУ СӘГАТЕ

(Шагыйрь Әхмәт Исхакның соңгы җыентыгы турындаII)
 1. ШАГЫЙРЬНЕҢ БУРЫЧЫ Лирик поэзия кеше рухының гүзәллеген, аның йөрәк хисләрен, тойгыларын, идеалларын, аның кеше буларак рухи бөеклеген җырлау өчен чакырылган. «Язучылар — кешеләр рухының инженерлары» диде иптәш Сталин. Даһи юлбашчының бу ачык һәм зирәк билгеләмәсе лирик поэзия өлкәсендә эшләүчеләргә дә, ягъни шагыйрьләргә дә аеруча җаваплы бурычлар йөкли. «Кешеләр рухының инженеры» дигән ачык хакыйкать бөтен үткенлеге, тулылыгы белән лирик поэзиядә күренергә тиеш. Кеше рухын, аның йөрәген, эчке дөньясын ча: гылдыру шагыйрьнең турыдан-туры бурычы. «Реалистик сәнгатьнең көче һәм әһәмияте шунда ки, — диде иптәш Маленков КПССның XIX съездында,— ул гади кешенең югары рухи сыйфатларын, аның характерының типик уңай билгеләрен таба һәм ачып бирә ала һәм бирергә тиеш, гади кешенең матур художество образын, кешеләргә үрнәк булырга лаеклы образын тудырырга тиеш». Иптәш Маленковның шушы күрсәтүе безнең шагыйрьләрне чорыбызга, халкыбызга лаек булырлык иҗади эшкә чакыра. Поэзия — шагыйрьнең хезмәт посты. Поэзия аның профессиясе, аның цехы, аның участогы. Шуңа күрә аңар зур таләпләр куела, аңардан- лаеклы иҗат сорала. Аңардан күп һәм яхшы шигъри әсәрләр таләп ителә һәм бу гаҗәп тә түгел. Безнең илдә хәзер поэзия тавышына миллионнар колак сала, аның гүзәл яңгырашын миллионнар көтә. Шагыйрь чынбарлыкны күрә һәм хис итә. Материалны үзенең йөрәгендә эшкәртә, «лирика казанында» кайната һәм аны әзер килеш укучыга бирә. Шагыйрьнең һичбер төрле ялган тутыгы белән капланмаган ачык, төгәл һәм саф хисе дөньяга чыга. Әгәр дә аны укучы үз хисе, үз сүзе итеп кабул итә икән — бу шагыйрьнең бәхете. Йөрәктән чыккан — йөрәккә барып керә. Тышкы ялтырау исә,                      II Әхмәт Исхак. Шигырьләр һәм поэмалар. 1951. Казан. Татгосиздат. Матур әдәбият редакциясе. Редакторы Хәсән Шабанов, 235 бит. ак йөзлеккә төшкән һәм аңа йотылмаган нурлар төсле, укучыдан кире кайта. «Поэзияне башта йөрәк кабул итә, соңыннан исә ул аны акылга бирә» (Белинский). Шагыйрь үзе яши торган заманның идеалларын, олы һәм тирән тойгыларын яхшы белергә, белергә генә түгел, аларны үзенең йөрәгенә кабул итәргә, шулар белән янарга, үзенең гомерен, сәләтен шуларга багышларга тиеш. Бер тамчы суда да кояш нуры чагыла. Шагыйрь дә үз заманының югары идеалларын шулай чагылдырсын. Шагыйрь заман белән бергә атлый икән, ул үз халкының эшен, уен һәм хисен яхшы аңлый икән — аның субъектив хисе халыкның иҗади байлыгы булып әверелә. Чөнки лирик поэзия идеяне, тойгыны укучыларның иң. зур күпчелеге өчен уртак, типик итеп, гомумиләштереп бирә. Шулай. 
111 
 
 
ук ул, әдәбиятның башка төрләре кебек үк, кеше характерының төрле хәлен, аның эчке дөньясын бөтен катлаулылыгы, күпкырлылыгы белән гәүдәләндерә. Шагыйрьнең лирик хисләре аңа гына хас түгел, бәлки ул шул ук идеаллар белән яшәүче башка кешеләргә дә хас. Шагыйрь үзенең лирик образын бирү белән кешеләрнең уртак изге сыйфатларын җырлый, шуңа күрә аның лирик хисләре сыйныфташ, көрәштәш укучылары өчен ят түгел. Укучы поэтик әсәрдә шагыйрьне генә түгел, бәлки үзен дә, шулай ук үзенең фикердәш иптәшләрен дә күрә. Лирик поэзиянең көче нәкъ менә шунда. Лирик поэзия һәртөрле коры, хиссез риторикалардан, абстракт санап чыгулардан, тәмсез-төссез декларациядән чагыштыргысыз рәвештә югары. Шулай ук ул һичкемгә һичнәрсә бирми торган ялангач индивидуализм, төче сентиментализм белән дә эш итми. Шагыйрь югары идеаллар белән янарга һәм үз иленең тарихи үсеш дәверендәге бөек идеяләрен чагылдыра белергә тиеш. Лирик поэзиядән шагыйрьнең үз субъектын, үз образын кысып- чыгару лириканы үтерү дигән сүз. Шагыйрьнең үз образыннан башка лирик поэзия була алмый. Шагыйрьнең үз образыннан башка шагыйрь үзе дә юк. Моны, әлбәттә, турыдан-туры, шәрә килеш аңларга ярамый. Шагыйрьнең шигырь саен «мин, мин» дип лаф оруы бу әле аның образы дигән сүз түгел. Шигырьдә аның ялкынлы йөрәге, аның мәхәббәте, аның нәфрәт көче чагылырга тиеш. Шагыйрь Әхмәт Исхакның «Шигырьләр һәм поэмалар» исемле соңгы җыентыгын укып чыгу белән туган беренче уйлар менә шулар. 
2. АНАЛИЗ. СИНТЕЗ Әхмәт Исхак шактый зур иҗат юлы үткән тәҗрибәле шагыйрь. Без бу шагыйрьне матбугатта укыйбыз, радио аркылы ишетәбез, язучылар союзының көндәлек эшләрендә күрәбез, аның татар совет поэзиясен, бигрәк тә яшь шагыйрьләр кадрларын үстерүдәге тырыш хезмәтләрен беләбез. Шагыйрьнең заман рухы белән сугарылган, көчле лирик дәрт белән иҗат ителгән «Чәчәк һәм үч» исемле шигырен карыйк. ... 1942 ел. Немец-фашист урдалары безнең илебезнең изге туфрагын таптый. Сталинград өстенә, Идел ярларына Гитлер 
бандалары ыргылып килә. Дон һәм Сталинград далаларында сугыш кисәүләре пыскый. Шагыйрь, укучыны Ватан өчен изге көрәшкә чакырып, берничә өндәү шигыре язып карый. Әмма әле бу шигырьләр генә анып йөрәгенә тынгылык бирә алмый. Шигырь кирәк, йөрәк хискә сусый, укучыга шигъри букет кирәк. Шагыйрьнең лирика мастерское эченә чәчәк килеп керә... Чәчәк. Менә идея өлгерә, менә беренче юллар әзер була: Хәзерләнеп таңда җәелергә һәм хуш исен тизрәк сибәргә; Үсеп утыра иде матур чәчәк Иркәләнеп төнге җилләргә... «Төнге җилгә иркәләнеп, матур чәчәк үсеп утыра иде... Ул таң аткач җәелеп китәргә тиеш иде. Ул хуш ис сибәргә тиеш иде...» Безнең йөрәк нидер сизенеп тынып кала. Нидер, нәрсәдер булырга тиеш. Шагыйрь шул ук минут безне шигырь эченә алып керә. Яңадан укыйбыз: «Кичтән генә аның өстенә июль яңгыры үзенең тамчыларын сибеп үткән иде...» йөрәк кысыла, музыканың моңы тирәнәя, күңелдә шик, шом арта бара. Нәрсә булыр? «Чәчәктәге көмеш тамчыларда исә ай нуры җем-җем итә иде». Тревога арта бара. Ләкин бу шом, тревога ямьсез, кара буяулар белән түгел, бәлки матурлыкны, гүзәллекне торган саен көчлерәк сурәтләү ысулы белән бара. Биредәге «иде» сүзе булмаса да, без барыбер тревоганың үсә һәм көчәя баруын сизәр идек. Автор укучыны артык газапламый. Юкса матурлыкны чагылдырган тагын бик күп детальләр китерә алган булыр иде ул. Вакыйганың төенләнеше якынлаша. «Кулы
112 
 
 
на автоматын тотып, кеше сынлы, ләкин ерткыч бер җан узып бара иде». Гүзәллек һәм ерткычлык. Чәчәк һәм вәхшилек. Менә алар икесе капма-каршы килде. Ләкин, чү! Без инде чәчәкнең бәхетсез язмышын сизенә башлыйбыз. Безнең сизенү дөрескә чыга: «Көтмәгәндә бу гүзәл чәчәккә аның итеге китереп басты». «Чәчәк сытылып калды»... «Яңгыр бөртеге югалды». Музыка нәзек, моңлы аккорд ала; йөрәк көенеч белән тула. Мәсьәлә хәл ителде, чәчәк һәлак булды, шигырь бетте. Әхмәт Исхак шигырьне тәмам итүне әлегә башына да китерми. Моңа кадәр сурәтләнгән вакыйга аңа бары тик кереш өчен генә кирәк. Ул төп идеяне бирү өчен хәзерлек ролен генә үти. Чөнки шагыйрь моны ләчәк өчен генә язмый. Ләкин хәз^р шигырьне ничек дәвам итәргә? Үлү, бетү һәм һәлак булу фаҗигасын бөек идея белән ничек бәйләргә? һәлак булган чәчәк өчен үч һәм нәфрәт утын, үлемсезлек тантанасын ничек бирергә? Әмма шагыйрь моңа күптән әзер. Тик китмәде явыз бер адым да. Яфракларны шартлау селкетте; Партизанның, утлы пулясыннан Канга батып, бандит дөмекте... Әйе, үч алынды. Гадел хөкем үзенең сүзен әйтте. Изге үчнең тантанасы булып, шул ук чәчәк өстенә дошман егылды... Ләкин шагыйрь чәчәк өчен үч алу белән генә тукталып кала аламы? Дөресен әйткәндә, шигырьнең бөтен идеясе, шигырьнең арка сөяге шулмы? Юк, бу түгел. Әгәр шагыйрь моның белән генә чикләнеп калса, әллә ни ерак китә алмас иде. Үч нәрсә өчен алынды? Канга баткан изге җирләр өчен. Җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар өчен. Үтерелгән хатын-кызлар, ирләр, балалар, картлар өчен. Үч алынды. Ләкин әле бу башы гына. «Күкрәк эчендә ачу сүнмәс»... «Үч алырбыз без ул бандитлардан»... Барысы, барысы өчен! Ләкин бит әле чәчәк бар. Шагыйрь үзенең лирикасын чәчәк турында язудан башлады. Авторның, кайчандыр төнге җилләрдә иркәләнеп, хәзер дошман итеге астында һәлак булган гүзәл чәчәкне онытырга хакы бармы? Юк, аны онытмый шагыйрь. Шуңа күрә шагыйрь үзенең лирикасын чәчәк белән тәмам итә дә! Без ул бандитлардан үч алырбыз. Барысы, барысы өчен! һәм үч алырбыз без: Сынып калган чәчәк өчен дә! 
Шигырь тәмам булды. Нинди идея калды? Чәчәк һәлак булдымы? Юк. Без рәхимсез үчтән сон, бу чәчәк кебек мең, мең чәчәкнең үсеп чыгуына ышанабыз. Без һәр гүзәллеккә дошман булган кара көчнең һәлак булуына инанабыз. Без гүзәллекнең үлемсез булуын, явызлыкның вакытлы нәрсә икәнен күрәбез. Без бөеклекнең, якты идеалның, гадел идеянең өстенлеген беләбез. Әхмәт Исхак үзенең «Чәчәк һәм үч» исемле шушы кечкенә генә шигырендә безгә поэтик образлар бирә. Шуңа күрә дә бу шигырь безнең йөрәкләргә килеп керә. Тагын Белинскийга кайтыйк: «Сәнгать ул хакыйкатьне турыдан-туры танып- белү, яки образларда фикерләү». Шагыйрь бу хакыйкатьне күп очракларда дөрес аңлый. Әхмәт Исхак үзенең бу һәм моңа охшаш бик күп шигырьләрендә безнең алга чынчын шагыйрь булып килеп баса. Андый вакытларда без аны, шагыйрьне, тоябыз, күрәбез, ишетәбез. Үзенең субъектив хисен гомуми идеягә буйсындырып социалистик реализм җирлегендә югары художество белән, ачык образлар аркылы биргән чагында ул чын-чыниаи тантана итә. Биредә ул үз йөрәгенә буйсына, шигырь — язылмый, ясалмый, бәлки законлы рәвештә дөньяга туа. Ә туу исә табигатьтә бөек акт. Әгәр шигырь үзенең яшәү законы беләп дөньяга үзе тумаса? Әгәр аны көч белән өстерәп чыгарсаң? Яки аны тере материядән түгел, суррогаттан ясасаң? Андый чакта мондый хәлләр дә була... 
113 
 
 
3. УТТА ЯНМЫЙ, СУДА БАТМЫЙ... 
Әйе, бик гаҗәп хәлләр була, ләкин шигырь булмый. Менә безнең алда бер шигырь — «Беренче ашлык». Ярый, исеме гади генә булсын, ди. Моңа карап кына әле без аннан өмет өзмибез. «Беренче ашлык» дигән баш белән бик матур шигырь язып була. Була гына түгел, совет поэтик классикасы өчен гүзәл хәзинә бирергә мөмкин. Ләкин ничек? Әлбәттә, намуслы шагыйрь уйлана, озак уйлана. Шигырьнең җебен тотарга, үзәген табарга кирәк. Шик юк, Әхмәт Исхак та нык кына уйланган булса кирәк. Шагыйрь уйлый. Ләкин берни чыкмый. Башта ниндидер абстракт фикерләр электән таныш фразалар йөри. Гадәт буенча шигырьнең беренсе строфасы пейзажга бирелә: Таң җиле үтте тирбәлеп, Киң дала уртасыннан. Шагыйрь шулай дип яза да куя. Ләкин каләм яза, йөрәк йоклый, акыл ял итә. Әгәр дә йөрәк йокла- маса, акыл ял итмәсә, шагыйрь коточкыч ачы бер хакыйкатьне күрер һәм: «Мондый юллар белән башлап, кем генә нинди генә шигырь язмады!» дияр иде. Ләкин каләм яза да яза: «диңгезсыман киң сулап, алтын басулар чайкалды», һаман каләм эше! Йөрәк моны сизсә, бөтен фразаны сызып ташлар иде, акыл уянса, «җитте, булды, мин бу шаблон юлларны, таушалган сүзләрне бик күп күрдем инде!» дияр иде. Ләкин каләм һаман яза: Башларын салмак башаклар Куйдылар гүя иеп... Пейзаж бетте. Хәзер үгезнең мөгезеннән тотарга, шигырьгә идея ачыткысы салырга кирәк. Бу бик җиңел. Чөнки алда инде рифма да бар. Хәзер инде башаклар сүз әйтә: «Куй келәтләрне ачып, ил, без тулып җиттек, диеп»... Башаклар әйтте. Кешеләр кырга чыкты. «Чалгыларын иңгә салып, кызлар, егетләр чыктылар; дәртләнеп, ялкынланып Ь. .С. Ә." К’2 чабарга керештеләр. «Кем чаба, кем көлтә бәйли, барысы да алга бара; артларында тук башаклы көлтәләр тезелеп кала». «Уракчылар кырга чыкты, комбайннар гөрләде, яңгырый колхоз кырында данлы хезмәт өннәре»... Гаять зур һәм катлаулы хезмәт процессын санап чыктык, йөрәк юк. Образ 
юк. Кеше юк. һәм иң трагедияле нәрсә шунда ки: биредә шагыйрь үзе юк! Бу исә шагыйрь өчен кичерелми торган нәрсә. Укучы өчен көенеч, чөнки шагыйрь аны бик нык алдады, аның ышанычы белән уйнады. Дәвам итик: Шунда ук ашлык сугалар (Бар да куелган көйләп!) Сугуын — сугалар. Ләкин ышанасы килми. Чөнки күрмибез без аны! Без аны бары тик коры сүз, гади информация итеп кенә каршылыйбыз. Шигырь дәвам итә: «Тан белән кызыл олаулар ашлык төяп кузгалыр». Матур хәбәр. Бик хуп! Әмма каләм язды язуын да, авторны уңайсыз хәлдә калдыра язды. Чөнки таң бит инде күптән аткан иде, хәзер инде шау-гөр килеп эш бара, без исә тагын икенче таңны көтеп утырабыз... Шигырь гаять сүлпән бара. Автор кинәт сискәнеп китә. Нәрсә эшләргә? Автор, бата торган кеше төсле, саламга барып тотына: шигырьне дәртле итәргә теләп, пейзаж детале бирә: Бастырып көннең кызуын, Җил-җиләс куя исеп... Ярый, монысы килеп чыкты. Хәзер пафос кирәк, дәртле аккорд, югары тонда көчле интонация кирәк. Шагыйрь озак уйлап тормый, чөнки мондый очракларда дежур булып хезмәт итүче әзер фраза каләм очында гына: Данлы бу эшне күреп соң Җырламас кеше ничек? Җырладылар, ләкин без ишетмәдек. Ул бары тик кәгазь битендәге хәрефләр булып кына калды. Без бу җырның хуҗасын күрмәдек. Без бу җырның дәртле көчен йөрәк белән тоймадык. 
114 
 
 
Шигырьнең финалы, ягъни ахыры якынлаша. Автор исә бик яхшы аңлый: шигырьнең ахыргы строфасы аеруча көчле булырга тиеш. Хәтта кайбер шагыйрьләр бары ахыргы строфа өчен генә язалар. Ахыргы строфа — тимернең иң кызган чагы, хиснең югары ноктага җиткән иң көчле баскычы. Шулай итеп, Әхмәт Исхак үзенең шигырен тәмамлау алдында тора. Алда әйтелгәнчә, соңгы строфа көчле яңгырарга, шома, төгәл эшләнгән булырга тиеш. Автор монда үзе дә уйлана. Строфаның беренче юлы әзер. Чөнки ул өстән икенче строфада да бар иде инде. Берәр юлны, фразаны, образны, хәтта тулы строфаны кабатлау шагыйрьләр өчен ят түгел. Киресенчә, бу әле хәтта шигырьнең эмоциональ көчен генә арттыра. Шагыйрь үзе моны күп кенә шигырьләрдә куллана һәм бик уңышлы куллана. Димәк, бер юлы бар: «Кун келәтләрне ачып, ил». Шуннан соң: Күр, әнә, ашлык килә! Зур яна жиңү булып ул, Мул булып ташып килә! Болай матур күкри төсле. Ритм чиста. Рифма төгәл. Әмма... бөтен эш тә шунда — шигырь юк. Лирика юк. Без коры бер декларация, абстракт лозунг белән канәгатьләнеп калырга мәҗбүр булабыз. Кеше характерына хас рухи хәл бирелмәве өчен шигырь коры яңгырый. Учак сүнсә — күмер кала, чаткы кала, ниһаять, көл кала. Самоварда, тирә ягына утырып, юшкын кала. Елга ташыса — болыннарда ләм кала. Чәчәк шиңеп егылса, хуш ис кала. Хәзер менә шигырь укыдык. Без бу шигырьдән соң аз гына булса да уйланырга, шагыйрьнең йөрәген сизәргә, аның хисләрен аңларга тиеш идек... Ләкин нәрсә килеп чыкты? Рифмалар яңгырады, иҗекләр, басымнар бию көе астында тыпырдап торды... Тышкы пөхтәлек! Әмма без бу шигырьдә яхшы чагыштырулар, үткен эпитетлар, метафоралар күрми калдык. Шигырь гомуми тонда язылганга, без аннан истә калырлык поэтик образлар тотып кала алмадык. Мондый «шома» шигырьләр Әхмәт Исхакның җыентыгында шактый. Абстракция, хиссезлек, лирикага ярлылык, кызганычка каршы, иң җаваплы, иң кирәкле темаларга язылган шигырьләрдә аеруча күзгә ташлана. Алар фактларны салкын кан белән методик ' рәвештә санап 
чыгудан ерак китә алмыйлар. Алар берберсен кабатлыйлар, бер-берсен бетерешәләр, алай гына да түгел, күп очракларда төрле шагыйрьләр әйткән һәм бик тапталган фразаларны хәтерләтә торган вариацияләр очрый. Бу хәл Әхмәт Исхак өчен генә хас түгел. Бу — безнең уртак бәла. Шагыйрьнең лирик поэзиядәге йөзе югалу — безне менә шундый көенеч хәлгә китереп җиткерде. Без теге яки бу материалны йөрәк аркылы үткәрмибез, начар докладчы шикелле, фактларны санап кына чыгабыз. Без поэтик детальләр белән, образлар белән уйламыйбыз. Безнең шигырьләрдә болын хәтфә төсле, ашлык диңгез төсле, ай йөзә, чык ялтырый, кояш көлә, чишмә чылтырый, җиләс җил исә, алсуланып таң ата. Байраклар җилферди. Җырлар яңгырый. Күңел — шат. йөрәк — корыч. Куллар —- тимер. Йөзләр — көләч. Адььм — нык. Күкрәк — киң һ. б. һ. б. Безнең күптән өйрәнелгән, күнегелгән «поэтик» детальләр менә шулар. Яңа һәм матур образлар акрын туа, бик сирәк очрый. Образсызлык, тойгысызлык, коры дисәң дә, су дисәң дә бик дөрес булган абстракт шигырьләр арасында Әхмәт Исхак «җимешләре» дә бар. Андый шигырьләрне биредә билгеләп, күрсәтеп китү дә авыр. I Чөнки алар күп. Шигырь — шигырь төсле. Такмак итеп сөйләп тә була. Әйтәсе килгән фикере дә бар кебек. Әмма — поэзия генә кайдадыр күкнең җиденче катында адашып йөри. Халык теле белән әйткәндә, андый шигырь—утта янмый, суда батмый...  
115 
 
 
4. ЗАМАН БЕЛӘН БЕРГӘ 1934 елда, Максим Горький квартирасында Совет язучыларының иптәш Сталии белән очрашулары була. Язучылар иптәш Сталиннан социалистик реализмның характерлы билгеләре турында сөйләвен үтенәләр. Сталин аларга ике генә сүз белән җавап бирә: — Дөреслекне языгыз! Хакыйкать. Дөреслек. Тормыш чынлыгы! Бу сүз үзенең эченә колач җитмәс тирән мәгънәне алып тора. Безнең тормыш — үсә һәм алга бара торган тормыш. Безнең тормыш «лакка бизәп» күрсәтүгә мохтаҗ түгел. Шагыйрьнең бурычы — тормышны аның революцион үсешендә чагылдыру. Тормыш фактын, образларның эшен, хәрәкәтен, рухи байлыкларын аңлы рәвештә арттырып, көчәйтеп, киңәйтеп чагылдыру белән тышкы яктан «лакка бизәп» бирү арасында һичбер уртаклык булуы мөмкин түгел. Типиклык төшенчәсен аңлауда иптәш Маленков доклады безнең өчен программ документ булып калды. «Иң күп очрый торган нәрсә генә түгел, — диде иптәш Маленков, — бәлки билгеле бер социаль көчнең асылын иң тулы һәм үткен итеп гәүдәләндерә торган нәрсә типик була. Марксистлар-ленинчылар аңлавынча, типик нәрсә ниндидер статистик урталык дигән сүз түгел. Типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә генә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә. Образны аклы рәвештә тулыландырып күрсәтү, үткенләндерү типиклыкны юкка чыгармый, бәлки аиы тулырак ачып бирә һәм күрсәтә...» Әхмәт Исхак иҗатында лирик образны аңлы рәвештә арттырып, тулыландырып, үткенләпдереп күрсәтү моментлары шактый гына. Шагыйрьнең 1923 елдан, иҗат итә башлаган елыннан алып бүгенге көйгә чаклы диярлек язылган әсәрләрен туплаган, ләкин тулы булудан әле бик ерак торган бу җыентыкта без үзебезнең данлыклы үткән чорыбызның һәм яңа куәт белән кил- ь* гән бөек бүгенгебезнең җылы сулышын тоябыз. Аның әсәрләре арасында без чыи-чынлап поэтик күтәренкелек белән иҗат ителгән, заман рухы, йөрәк хисе белән язылган байтак шигырьләр очратабыз. Югарыда шагыйрьнең «Чәчәк һәм үч» дигән шигырен уңай мисал итеп китергән 
идек. Ләкин биредә «чәчәк», «таң», «күл», «аккош», «мәхәббәт», «былбыл» кебек күрәләтә поэтик нәрсәләрне нигез итеп алгач кына чын поэзия туа икән, дигән фикер калмасын иде, чөнки лириканың колачы чиксез. Шагыйрьнең «Йөрәк җыры» исемле одасы халыкларның бөек юлбашчысы иптәш Сталинга багышланган. Шигырьгә карата ике генә сүз әйтергә мөмкин: гади, җылы. Монда шагыйрьнең йөрәк җыры сизелеп тора. Биредә аның башка кайбер шигырьләрендә булган төсле, кирәксезгә озынга сузу да, хиссезлек тә, гомумилек тә юк. Шигырь — кыска, җыйнак, конкрет. «Сталинчыл дуслык» дигән одага карата да шул ук сүзләрне әйтеп китәргә мөмкин. Әхмәт Исхак үзенең «һәйкәл» дигән шигырендә революция трибуны Сергей Миронович Кировның көчәйтелгән, киңәйтелгән поэтик образын бирә. Шигырь югары омтылыш һәм тирән хис белән язылган. Лирика торган саен үсә, үсә бара, революцион пафос көчәя бара... Биредә шигырьне шигырь итәргә чакырылган ике зур поэтик деталь бар: берсе — һәйкәл, икенчесе — байрак. Киров һәйкәленә багышланган лирик мәдхия Пушкинның, Лермонтовның чикләнмәгән киң, олы романтик колачын хәтерләтә. Таулы җырчы җырындагы байракчы егетнең үлеме һәм, ул үлгәч, яшь Кировның байракны алга алып китүе белән — шигырь ахырында, Кировның үлеме һәм, ул үлгәч, аның җиңелмәс байрагын безнең халыкның күтәреп алуы шигъри параллель итеп китерелә. «Горурланам, туган илем, синең белән» — шагыйрь үзенең бу шигырен зур рухлану, тирән илһам белән, Маяковскийча әйтсәк, «бөтен тавыш белән» язган. Шагыйрь туган илен,
116 
 
 
аның матурлыгы, гүзәллеге өчен генә түгел, бәлки аның социалистик революция иле, социализм иле, Ленин, Сталин иле, бөек яңарыш, бөек эшләр иле булуы өчен, демократия, социализм терәге, тынычлыкның ныклы таянычы булуы өчен яратканлыгын җырлый. «Совет власте өчен» дигән шигырь сайлаулар турында язылган бик күп әсәрләргә үрнәк булырлык. Шигырь политик үткенлеге белән, лирик сиземләү беләи иҗат ителгән. «Тын океаннан алып Балтик ярынача, миллионнар Совет властена тавыш бирергә киләләр... Ләкин без инде совет власте өчен күптән тавыш бирдек». Совет власте безнең тугай властебыз. Аннан башка «коммунизм түгел, хәтта кечкенә бер йорт та төзи алмас идек без». «Мөмкин түгел ансыз алырга сулыш та...» Шигырь изге вәгъдә белән тәмам була: Без ул власть өчен Тавыш кына түгел. Кызганмый бирербез Гомерләрне хәтта! Шигырьнең шигырь көче нәрсәдә? Поэтик детальдә. Биредә автор «тавыш бирү» төшенчәсен, оста итеп, тарихи үткәннәргә, бүгенгегә, киләчәккә бәйли. Шигырьдә поэтик эзлеклелек ярылып ята: шагыйрь әсәрне «тавыш» белән башлый, «тавыш» белән дәвам итә һәм «тавыш» белән төгәлли. 1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач язылган «Канга — кан!» дигән шигырьдә дошманнарга булган тирән нәфрәт, безнең җиңүгә булган ныклы ышаныч хисе калкып чыга. Менә яшь кыз үзенең сөйгән егетен фронтка озата, аның башы түбән иелгән, керфекләрендә энҗе яшь бөртекләре... «Онытма мине, сугышларда арслаи күк бул, син дустымнан аерылганда теләкләрем шул...» Аның күзләрендә «яшь иде, әмма сүзләрендә дәрт иде» («Озату»). Безнең алда кеше басып тора, кайгыра, моңлана белә торган һәм шул ук вакытта дәртле дә, горур да булган чын кеше! Менә сугышчы һөҗүмгә бара. Аның алдында адым саен киртә, карыш саен үлем... «— Кермә, егет, утка! — дигән кебек, Штык очына кунып, җил улый...» «— Анда үлем, тукта! — дигән төсле Сутлы балчык тарта аяктан...» «— Әйдә кайтыйк кире,—дигәнсыман Ак болытлар артка агыла...» «— Ирек бирмәм артык!—дигән кебек Кисеп ята юлны... киң елга...» Әмма сугышчы баруын белә. Алга бару — аның изге бурычы, солдат намусы. Чөнки: 
Сугышыгыз! — диеп корал бирде Безнең, кулга Ватан-анабыз. Без куркуны белми: я үләргә, Я җиңәргә! — диеп барабыз! «һөҗүмгә барганда» исемле матур шигырь шулай тәмам була. «Очрашу» дигән өченче шигырьне югарыдагы әсәрләрнең логик дәвамы дияргә мөмкин. Сугышчы фронтта үзенең сөйгән кызы белән очраша. «Очраштылар көтмәгәндә, уйламаганда». « — Ничек? Кайдан?» «— Без һөҗүмгә, барабыз алга!» « — Ә син?» « — Ярдәм күрсәтергә, яралыларга». Аерылышу өчен тагын Бәлки гомергә. Ике сөйгән, икс йөрәк Кушылды бергә... Моңсу шатлык... Сугыш көтми. Сүзләр — саран. Вакыт — тар. «Мин ашыгам!» диде берсе, «Мин дә!» диде икенчесе. «Берсе уңга, берсе сулга китеп барды...» Гади генә, җылы гына картина. Ниһаять, шигырь ахырында шагыйрь үзе дә калкып чыга: «Шундый гаҗәп очрашуга, хәйран калып, карап тордым... һәм башым иеп уйладым: нинди матур очрашу һәм аерылу». Биредә шагыйрь чын-чын тормыш дөреслеген бирә. Ике яшь сугышчыдан бизәкле, чәчәкле сүзләр сөйләтми, алар хәтта бер-берсенә вәгъдәләр дә бирешмиләр'. Чөнки сугыш — сугыш ул. Шуңа күрә шагыйрь аларның киләчәк язмышын да зур ышаныч һәм көләч оптимизм белән төрми.. Менә шуннан инде табигый дөреслек килеп чыга! Менә, ниһаять, «Каршылау» шигыре. Сугышчы, фронтта дошманны җиңеп, үзенең туган иленә, туган
117 
 
 
шәһәренә капта. Аның җиңеп кайтуын бөтен-бөтен халык, сагынып, көтеп торган. Вокзалда аны дус- ишләре, семьясы каршылый, өенә кайтып җитү белән аның янына управдом килеп керә, завод директоры килеп җитә, райкомнан, со- бестан, профсоюздан, газетадан вәкилләр килә. Кеше — кадерле. Аның белән һәркем кызыксына. Кеше — бәхетле. Аны олы кайгырту, якын дуслык чолгап алган... «Кышкы юлда», «Очрашты ике дус егет», «Фронтташ дуслар», «Иҗат», «Казан винограды», «Батыр егет кем булыр» һәм «Җиңү» кебек башка шигырьләрнең һәр- кайсы, озак тукталып, җентекле анализ ясауга лаеклы булсалар да, без шуның белән чикләнәбез. Озын сүзнең кыскасы: без бу шигырьләрдә шагыйрьнең чын һәм оригиналь йөзен күрәбез. Аларда шигырь тавышы көчле, лирика колачы киң һәм, яңадан кабатлап әйтәбез: аларда шагыйрь үзе бар! 
5. «КИЛДЕМ, КҮРДЕМ, ҖИҢДЕМ» 
«Килдем, күрдем, җиндем», «Вени, види, вици». Мысырдан Италиягә кайткан чагында «узып барышлый» гына Понт патшасы Фарнак- ны җиңгәч, Юлий Цезарь Римга шундый рапорт җибәрә. Безгә мәгълүм: бөек полководецның болан шапырынуы өчен азмы-күпме нигез булган. «Килдем, күрдем, җиндем». Соңгы вакытларда безнең әдәбиятта, аеруча драматургия өлкәсендә дөньяга чыккан әсәрләргә карата шундый сүзне әйтергә мөмкин. Без бар яктан дЙ «тач» килгән илаһи типлар белән очраштык. Конфликт «яхшы» һәм «бик яхшы» арасында гына барды. Геройлар теләсә нинди җиңүгә җиңел генә, авторның «сихерле таягы» ярдәме белән генә ирештеләр. Безнең алга баруыбызга комачаулык итүче капитализм калдыклары, яшеренеп, почмакта кала бирде. Ә соң шигырьдә? Биредә дә шул ук хәл. Безнең шигырьләр гаять «шома» язылдылар. Сатира соңгы елларда бөтенләй юкка чыкты. Лирикада кеше җанын бирү урынына без күп очракларда тышкы эффект белән мавыктык. Кызны матур дидек, аның кыйгач кашын, алсу йөзен, бөдрә чәчен, эшчән кулларын җырладык. Егетне, әлбәттә, «батыр» дидек. Нишлисең? Традиция! Геройлардан без шәп сөйләтәбез, ләкин аның йөрәге читтә кала. Сүзен ишетәбез — хисен сизмибез. 
Кеше урынына — кибетләрдә витринага куелган көяз курчак килеп чыга. Әлеге дә баягы шул: җиңел юлдан, тапталган сукмактан китү. Мәрхүм Һади Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндә, Гадел Кутуй- ның «Тапшырылмаган хатлар»ын- да сүрәтләнгән төсле тирән хисне, кайгымоңны бирү, кеше йөрәгенең эчке, яшерен почмакларын ачып салу безнең шагыйрьләрдә сирәк очрады. Әгәр шигырь моңсу була башласа, әгәр анда каршылыклы уйлар чагылса, безнең алга ике зур өрәк килеп баса: берсе—пессимизм, икенчесе—индивидуализм. Бу ике өрәк безне куркыта, без үз уебыздан кире кайтырга һәм иң изге теләк белән языла башлаган шигъри әсәребезне «шома» якка үзгәртергә мәҗбүр булабыз. Нәтиҗәдә, кеше йөрәге урынына салкын сүзләр, кеше җаны урынына коры бушлык килә дә чыга. Хәлбуки, «Яшәү — димәк ул хис итү һәм уйлау, газап чигү һәм ләззәт табу; башка төрле тормыш — үлем ул» (Белинский). Әхмәт Исхак 1941 елда «Сөекле Ватан өчен» исемле шигырь язды. Шигырьдә үзенең ике улын да Ватан сугышы фронтына озаткан Гайшә апай образы бирелә. Олы улы — очучы, уртанчысы — флотта хезмәт итә. Ана моңа горурлана. Горурлану өчен аның хакы да бар: Ватан язмышы, аның үлеме яки яшәве хәл ителә торган куркынычлы сәгатьләрдә аның ике улы дошманнарга каршы батырларча көрәшә. Ләкин бит ул әле апа! Балалары өчен шомлану, эчке тревога, алар өчен күз яше анага ятмы? Юк, һич тә юк. Нәкъ менә шул яктан без Гайшә апаның эчке тойгыларын күрә алмыйбыз. Инде аның өченче улы,
118 
 
 
үз янында станокта эшли торган соңгы баласы, ирекле булып фронтка китү өчен анадан рөхсәт сорый. Әлбәттә, улының мондый изге теләген совет хатын-кызы кире кага алмый. Аның моңа намусы җитми. Ләкин мондый очракларда ананың янган йөрәге ничек бирелергә тиеш? Әхмәт Исхак җиңел юлдан китә: «Бар, улым, юкка борчылма, син китсәң—синең станокта эшләргә үзем калырмын». Әлбәттә, ананың болай диюе һич тә гаҗәп түгел. Әлбәттә, аның сүзләре совет кешесе өчен хас һәм табигый. Әмма ананың бу олы хисе, озак борчылудан, тирән кайгырудан. авыр кичерештән соң, үз-үзеи- нән «гөлт» итеп янып, ялкынланып һәм күз яше аша бәреп чыгарга тиеш! Шагыйрьгә Гайшә апай образын нәкъ менә шулай бирергә кирәк иде дә. Шуның өчен дә ул — кешеләр рухының инженеры! Икенче шигырь. Егет әле бу цехта бары бишенче аен гына эшли. Әмма хәзер үзе ай саен өч норма бирә. Яшьтәшләре, иптәшләре аңар сокланып карыйлар. Ләкин егет үзеннән риза түгел^ «Кешеләр алтышар норма бирәләр, нигә соң мин артта?» Шагыйрьнең «Алдынгы цехта» дигән шигыре менә шулай башлана. Егет янына мастер килә: «Зарар юк, әле куып җитәрсең! Алты норма үтәүчеләр — алар карт эшчеләр». Егет моңа риза түгел: «Миңа башкалардан артта калырга яралый, алдынгыларга карап тигезләнергә кирәк». «Әйдә, ди мастер аңа, — куып җитү юлларын өйрәнә башлыйк». «Килдем, күрдем, җиңдем» — нәкъ шул үзе инде! Заводтагы хезмәт нормалары балалар уенчыгына әверелгән. Өч норма да, биш норма ла үтәп була, хәтта карт эшчеләр алтышар норма бирәләр. Алай бул- t ач, нигә унны, егермене биреп булмый? Биредә азайтылган, киметел- гән нормалар сәбәпчеме, әллә анда эшләүчеләр гайре табигый геройлармы? Барысы гаҗәп җиңел эшләпә. Галәветдиннең сихерле лампасы белән яки «Чуртан кушуы буенча» һөнәр мәктәбен тәмамлап килгән егет биш ай гына эшләп тә өч норма бирә башлагач, цехта нормалар пичек төзелгән икән? Бу әле бик зур бәла түгел. Монысы мәсьәләнең техник ягы. Ләкин безнең алда шигырь ич! Безнең алда — эшче егет. Ә соң без анык образын күрә алабызмы? Ә соң без аның йөрәген, уй һәм хисен тоябызмы? Аның шигырьдә китерелгән сүзләре — бу әле һич тә аның хисләре дигән сүз түгел. Шагыйрь биредә аның ярсулы яшьлек 
омтылышын, аның йөрәк тойгыларын, шикләнүен, икеләнүен һәм үз идеалларын тормышка ашыруда булган ныклы ышанычын бирергә тиеш иде. Тормыш дөреслеге шуны таләп итә. Кеше образы өчен нәкъ менә шулар хас. «Гүзәл нәрсә — тормыш ул»„ — ди Чернышевский. Шагыйрь төссез, күләгә сүзләр белән генә котыла алмый. Аның бурычы— укучыны ышандыра торган, күңелгә кереп урнаша торган, тормыштагы төсле катлаулы, сөйкемле лирик образ иҗат итү. Шуиың өчен дә ул — кешеләр рухының инженеры. «Колесник бабай турында җыр»- ны укыгач, шундый фикер кала: автор тормыш дөреслеге белән исәпләшмәгән. Шигырьдәге бөтен вакыйга барлы-юклы ярты сәгать эчендә бара: явыз дошман, ярсып, шашып һөҗүмгә ташлана; авылга немецлар бәреп керә; ирләр, мылтык алып, урманга партизан булып китәләр. Фашистлар авылда калган карт-корыны, хатып-кызиы җыеп китерәләр. «Кайда большевиклар?». «Кайда комиссарлар?» Моңа һичкем җавап бирми. Шуниан соң офицер һәр бишенче кешене атарга приказ бирә. Менә шунда кадәр әле бу шигырь кешене ышандыра. Бөек Ватан сугышы елларында вакытлыча немец фашистлары табаны астында калган районнарда мондый хәлләр бик сш булды. Менә чират алтмыш биш яшьлек бер картка — Колесникка килеп җитә. «Әй кабахәт дошман, мә күкрәгем, мә ат!» ди ул. «Юкка маташмагыз, бер сүз дә ала алмассыз! Безнең егетләр килә, тиздән тончыгырсыз!» һәм... шул ук вакыт авыл
119 
 
 
га кызыл сугышчылар килеп керәләр. Биредә шагыйрь вакыйгаларны бсрберсе өстеиә шулкадәр тыгыз итеп өйгән ки, чыннан да «тормышта шулай булдымы икән?» дигән бер шик төшә. Беренчедән, дошманнар артык садә итеп бирелә. Чөнки карт-коры һәм хатын-кыз арасыннан комиссарлар эзләү ышандырмый. Икенчедән, Колесникның үзенә чират җиткәч кенә телгә килүе белән аның героик образы тоныклана. Әгәр «шобага» аңар чыкмаган булса? Өченчедән, шул ук моментта авылга безнең частьларның килеп керүе шагыйрь тарафыннан шигырьнең оптимистик бетеме эчен генә алынгандыр, дигән тойгы калдыра. Шагыйрь күрәләтә җиңел юлдан китә. Хәлбуки, биредә алтмыш биш яшьлек рус карты Колесникның легендар образын, шигырьнең героик чишелешен биреп булыр иде. Кеше җанының мәһабәтлеге, кеше көченең җиңелмәслеге трагик шартларда бөтен ачыклыгы белән сынала. Шагыйрь үзенең әсәренә нигез итеп алган әйбәт материалын нәкъ менә шушы күзлектән чыгып эшкәртергә тиеш иде. Шуның өчен дә ул — кешеләр рухының инженеры. «Азат хезмәт тантанасы» шигырендә матур-матур строфалар булуга да карамастан, аны тормыш дөреслеген чагылдырган шигырь итеп каршы алуы кыен. Менә, бәйрәмчә киенеп, чәчәкләргә төренеп, зур бер төркем килеп чыга. Матур булып гармонь тавышы яңгырый. Алда — кызыл байрак җилферди. Эшкә бара шулай җырлап җырлар Туган илнең кыз һәм уллары. Хезмәт шатлыгын болай бирү «шигырьчә» бизәкләүдән башка берни дә була алмый. Колхозчы хезмәтенең үзенә хас олы поэзиясе һәм зур героикасы бар. Хезмәт абстракт төшенчә түгел. Аның аерым участогы, аерым чагылышы була. Шулай ук җыр, гармонь тавышлары астында марш басып атлаучы колонналар эчендә дә шул хезмәтнең аерым геройлары, ягъни кеше образлары була. Безнеңчә, бу зур шигырьдә «нәни» генә нәрсә җитешми: ул да булса — конкретлык. Көрәш — җиңүнең анасы. Көрәш — уңышның нигезе. Көрәш авырлыгын күрмичә, җиңү бәхетен татып булмый. Көрәш бетә, сүнә, йомыла, йомшый торган нәрсә түгел, һәрбер уңыш ныклы көрәш, бетмәс энергия, чиксез тырышлык таләп итә. Ул акыл көченең, физик куәтнең тиешле дәрәҗәдә киеренке булуын сорый. Эштә төрле-төрле авырлыклар туып тора: 
көтелгәне, очраклысы. Эшкә киртә куючы төрле типлар була. Тормыш — каршылыклар көрәшеннән гыйбарәт. Менә шуннан инде конфликт мәсьәләсе килеп- чыга. Димәк, эпик поэзияме, лирик поэзияме, драматик поэзияме — шушы тормыш конфликтын, читләтеп үтәргә тиеш түгел. Шагыйрь кешеләрдә булган каршылыклы уйларны, хисләрне бирергә һәм шул ук вакытта яңа һәм яшәргә сәләтле булган алдынгы 11 д е а л л арны, җи ңү ч ә н то й г ы л а р н ы җырларга тиеш. Шуның өчен дә ул — кешеләр рухының инженеры. 
6. НӘФРӘТ ҺӘМ сөю Үзенең ачы һәм үтергеч сатирасы белән безнең поэзия мәйданында Тукай басып калды. Үзенең көләч юморы белән балкып, безнең лирика аренасында Такташ калды; без бу гүзәл үрнәкләргә бүген дә баш иябез. Алар тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр безнең үз ана телебездә, үзебезнең җирлектә туган сатира-юмор үрнәкләре. Ләкин без аларга бөек рус әдәбиятының юл күрсәткеч маяк булганлыгын яхшы аңлыйбыз. Пушкиннан, Го- гольдәи алып Некрасовка, Щедринга кадәр, Чеховтан алып Горь- кийга, Маяковскийга чаклы булган бөтен бер зур плеяда классиклар безнең алда юмор, сатираның бөек өлгеләре булып торалар. Аларның кабатланмас гүзәл иҗатлары, аларның ачы һәм сугышчан сатиралары безне югары әдәби мастерлыкка өйрәтә. Без шулай ук дөнья әдәбияты классиклары аркылы -да
120 
 
 
юмор һәм сатира сәнгатен үзләштерә алабыз. Партия матбугаты һәхм бигрәк тә КПССнын. XIX съезды совет язучылары алдына сатираны үстерү буенча җаваплы һәм зур бурычлар куйды. Сатира — язучының, үткен кылычы, сугышчан сөнгесе булырга, илебезнең явыз дошманнары, сугыш чукмарлары, социализм, демократия фронты хәрәкәтенә таяк тыгарга маташучы һәртөрле хыянәтчеләр, сатлык җаннар безнең рәхимсез сатира утыбыз астына алынырга тиеш. Шулай ук ил эчендә булган эчке яман шешләр — бюрократлар, ялагайлар, тәнкыйтьне кысучылар, дәүләт милкен урлаучылар, корткычлар, шарлатаннар һәм башка төр токымдагы капитализм калдыклары утлы сатира өчен «чимал» булып торалар. Биредә бары тик язучының яки шагыйрьнең үткен күзе, оста каләме генә кирәк. Әхмәт Исхак сугыш елларында һәм аннан соң шактый гына сатира язды. Сатирада аның көче бик күп нәрсә вәгъдә иткәнлеген әйтергә кирәк. Аның соңгы араларда «Чаян» өчен язган һәм бу җыентыкка кертергә өлгермәгән мәсәлләре, сатирик әсәрләре үзләренә өмет баглыйлар. Бары тик бу яктан шагыйрьгә иҗади активлык кына телисе кала. Безнең алда шагыйрьнең 1941 елда Габдулла Тукайга ияреп язган «Тотса Мәскәүләр якаң» һәм «Дөнья бу!» дигән ике шигыре. Шигырьләр, алда әйтелгәнчә, икесе дә ияреп язылган. Ләкин бу «иярү» Әхмәт Исхак шигырьләренең идея- художество көчен, сатирик үткенлеген һич тә киметә алмый. Без бу шигырьләрне аның үзенеке итеп кабул итәбез. Тукай аңа бик яхшы форма бирде, Әхмәт Исхак аңа бик яхшы һәм яңа эчтәлек салды. Мондый иярүләр әдәбият тарихында бик күп. «Партизан җыры» (1943) исемле шигырь сатирик үткенлек белән күзгә бәрелә. Алдагылары төсле үк монысы да немец-фашист урдаларына тирән нәфрәт белән, ирония, сарказм белән характерлы. Шигырь оптимистик рухта языла, биредә һичшиксез җиңәчәк кеше һичшиксез җиңеләчәк дошман өстеннән рәхимсез көлә. Шагыйрьнең 1942 елгы иҗат җимеше — «Килгәннәр иде бандитлар». Бу шигырьдә үткен куплетлар шактый гына. Мисал өчен: Тиңләп үзен Наполеонга, Шашынган иде Гитлер. Хәзер инде ул турыда Ләм-мим дә дими никтер. Ә ләм-мим дип әйтмәвенең Бар җитди сәбәпләре: Күз алдына килә 
аның Партизан сәнәкләре... Шигырь шулай дәвам итә. Тик шигырьнең финалы гына йомшак. Ахырга таба сатира көче сизелерлек кими. 1947 елда язылган «Энергияләр турында» исемле шигырь гомумән яхшы тойгы калдыра. Әхмәт Исхак, атом энергиясенә безнең иҗат энергиябезне каршы куеп, һич тә ялгышмый. Чөнки «иҗат энергиясе» дигән сүздә барысы да бар. Хәтта атомга каршы атом да бар. Ләкин автор биредә бер стакан кайнар су эченә саласы шикәрне тулы чиләк эченә җибәргән. Шуның аркасында шигырь сыек чыккан, сатира куәте йомшаган, тәэсир итү көче кимегән. Бу яктан алганда, «Әфәнделәр, саташмагыз!» дигән шигырь аеруча характерлы. Шигырь гаять озынга китә. Кыска гына, җыйнак кына язасы урынга, автор аркан ишеп бара... Социализм, демократия, тынычлык дошманнарына, сугыш вакытында гитлерчы фашистларга каршы язылган сатирик әсәрләр белән беррәттән, без бу җыентыкта безнең илебездә әле дә сакланып калган яман чиргә — капитализм калдыкларына каршы да ачы сатира күрергә теләгән идек. Ләкин бездә озак вакыт хөкем сөреп килгән «конфликтсызлык теориясе»нен бирегә дә аяк тыгуын сизгәч, «Шайтан алгырысы!» дияргә генә туры килде. Бу уңай белән иптәш Маленков- ның җитди күрсәтүен истә тотарга кирәк: «Безнең совет чынбарлыгы сатира өчен материал бирми
121 
 
 
уйлау ялгыш булыр иде. Безгә барлык тискәре, черек, үлек нәрсәләрне, безнең алга баруыбызга тоткарлык ясый торган нәрсәләрне үзләренең сатира уты белән көйдерерлек совет Гогольләре һәм Щедриннары кирәк. Безнең совет әдәбияты һәм сәнгате тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю рәвештә күрсәтергә, куәтле тәрбия чараларыннан берсе булган тәнкыйть коралыннан файдалана белергә тиеш». Сатира — җимергеч удар, үтергеч көлү. Ләкин бездә сатираның икенче бурычы да бар: безнең сатира үзебезнең кешедәге кимчелекле, чатак, начар сыйфатларны каты хөкем уты астына алу белән бергә, «сатира корбанын» төзәтүне дә күз алдында тота. Нәкъ менә шушы җирдә инде сатирага юморның бер очы килеп тоташа. Юмор — кешедә булган вак һәхМ бик тиз төзәтергә мөмкин булган берәр кимчелектән җиңел генә көлү. Юмор — кешедә булган аерым кызык характерны, аның үзенә генә хас булган телен һәм хәрәкәтен җылы итеп чагылдыру. Юмор, — кеше йөрәгенең балаларча мөлаем садәлеген, вакыйганың, эпизодның ягымлы кызыклыгын көләч, шат йөз белән җырлау. Менә шунда инде юмор «гади» лирика белән килеп тоташа. Безнең татар совет поэзиясе, бәхеткә каршы, юморга бик үк ярлы түгел. Без аны Сибгать Хәким, Әхмәт Фәйзи, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Галимҗан Латыйп, Зәки Нури шигырьләрендә бик еш очратабыз. Әхмәт Исхак та бу өлкәдә уңышлы гына эшләп килә. Менә аның «Сабир» дигән шигыре. Әсәрдә алып баручы герой — Сабир. Сюжет сызыгы буйлап килә торган поэтик деталь — «йолдыз». Сабир авылга, Советлар Союзы Герое булып, Алтын йолдыз тагып кайта. Кызлар икеләнә: «Юк, ул безнең авылда калмас!» Сабир бригадир булып эшли. Аңар Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә һәм ул икенче Алтын йолдыз тага. Кызлар шикләнә: «Бу юлы авылда калмас инде, китәр!» Сабир колхоз кызларының йөрәкләренә кереп урнашкан. Алар: «Сабир китәр, әрәм китәр...» диләр. Күңелле юморның чишелеше якынлаша. Шаян телләр: Хәзер инде бүтән йолдыз Кирәк аңарга, — диләр. — Лаеклы берәр «Йолдыз»ны Кирәк табарга!—диләр. 
Кызлар эчке яшерен өмет белән аның турында хыялланалар: «Кайсыбыз булыр икән аңар лаеклы йолдыз?» Шигырь шунда тәмам була. Күренә ки, бу шигырьдә лирик вакыйганы оста тотып алынган поэтик деталь — «йолдыз» алып бара. Әгәр дә шагыйрь ике тапкыр Алтын йолдыз белән бүләкләнгән егеткә кызларның соклануын, һәм «Ул китәрме, калырмы?» дип шик тотуларын гына сөйләгән булса, «йолдыз» детале бөтен сюжет буена үрелеп килмәгән булса, без бу шигырьне юмор итеп саный алмас' идек. Шулай ук «Өч егет» исемле шигырь дә җылы һәм якты юмор белән язылган. Шагыйрь биредә, юмор өчен төп элемент итеп, өч исемне алган: Камил, Батыр, Газиз. Автор бу өч исем белән кызык итеп сүз уйната. Гөлсем бу өч егетнең кайсын сайларга да белми: Камиле дә батыр, Батыры да газиз, Газизе дә камил... Шигырь Булат агайның көләч юмор белән сугарылган акыллы сүзе беләк бетә: Уйлыйм, уйлыйм да хатынга: — Үзебез уңмаган, дим. Өчесенә шундый өч кыз Үстереп булмаган, дим! «Кала егетләре», «Миләш», «Ми-' нем иркәм» кебек шигырьләр, «Кичке җиләс җил исә», «Нишлим икән» шикелле нәни шаярулар нәфис юмористик буяу белән иҗат ителгәннәр. Аларда Такташ мөлаемлыгы балкып тора. Аларда шагыйрь йөрәге тибә. Шагыйрь монда үтәдән-үтә күренә. Ул үз-үзе белән сөйләшә, аның күңеле рентген алдына куелган. Ә менә «Эх бу йөрәк дигәнең» исемле юмор турында моны әйтеп булмый. Дөрес, егет белән кызның исемнәре юморча алынган: Камал, Җамал. Алар'
122 
 
 
ярышалар. Егет ярышта кыздан узасы килми, кыз да борчыла. Әмма кыз аңа акыл бирә: кем җиңсә дә «иркәм җиңде» булыр. «Мин җиңсәм ,мине алырсың, син җиңсәң, үзем сиңа барырмын!» Беренчедән, ярыш белән мәхәббәт арасында нинди каршылык булуы мөмкин? Икенчедән, ярышта җиңү белән генә семья төзү кебек гаять җитди мәсьәләне хәл итү сәер түгелме? Менә монда инде шагыйрьнең чын үз йөрәге типми, уйдырма вакыйга, ясалма сюжет килеп чыга. Күңел хисенә хыянәт итеп, кызык өчен генә яки «бу хакта да бер языйм әле» дип кенә әвәләнгән шигырь — шагыйрьне тупаслатудан, хиссезләтүдән бүтән нәрсәгә алып бармый. Нәфрәт һәм сөю. Сатира һәм юмор. Шагыйрь Әхмәт Исхак ин күп очракларда боларның икесе белән дә бик яхшы эш итә ала. Ә кем белә, бәлки аның чын-чын шагыйрьлек язмышы да шул өлкәдәдер... 
7. КОЛАЧ КИҢӘЯ, ЛИРИКА ТАРАЯ... ... Испания! Синең улларыңда Җиңү хисе һич тә үлмәгән. Якты утлар яна юлларында, Балкып яна, алар сүнмәгән! Тиздән, тиздән алар җиңәчәк, — Аларныкы — якты киләчәк! Әхмәт Исхак үзенең 1938 елда язган «Геройның үлеме» исемле поэмасында республикаң Испаниянең фашизмга каршы героик көрәше мотивларын җырлый. Шунсы шатлыклы, моннан унбиш ел элек язылган булса да, бу поэма һич тә искермәгән, киресенчә, ул бүген дә көннең кадагына суга торган әсәр. Хәзер, 1953 елда, Кореяда шундый ук хәл бармыймыни? Спригг—-укымышлы кеше. Спригг - - дөньяга карашы формалашып җиткән аңлы коммунист. Испан халкының азатлык өчен изге сугышы аның йөрәгенә якын. Аның ярсу омтылышы, аның янган йөрәге аны зур геройлыкка — гадел сугыш ялкьпгыпа тарта... Мондый геройлыкның үрнәкләре тарихта бик сш очрый. Джорж Байрон грек халкының азатлык көрәшенә катнашу өчен Грециягә китә. Шандор Пете- фи, азатлыкны яклап, баррикада сугышына барып керә; «Интернационал» авторы Эжен Потье — Париж Коммунасы герое. Фурманов — гражданнар сугышында Чапаев дивизиясенең комиссары... Поэма эчке ялкынлану һәм күтәренке рух белән язылган. Без аның төп герое Сприггиың изге идеалларын, тирән 
кичерешен ачык сизәбез. Поэма дәвамында Спригг үсә һәм аның дөньяга карашы камилләшә бара. Хатлар аркылы гына булса да без аның атасында туган үзгәрешне күрәбез. Поэма Сприггиың үлеме белән тәмам була. Ләкин аның үлеме — герой үлеме. Аның үлеме —исән калган кешеләрне изге батырлыкка рухландыра. Поэма үзенең идея-художество көче, укучыларга тәэсир итүчән куәте белән озак яшәргә хаклы әсәр. Әхмәт Исхак үзенең поэмасын Пушкинның «Евгений Онегин* романы үлчәве белән язган. Строфада 14 юл. Юллар Пушкин юллары төсле рифмалаша. Ләкин хикмәт монда гыиа түгел. Поэманың лирик агышы, эчке ялкыны геройның уе һәм хәрәкәте Пушкинны хәтерләтә. Зарар юк. Әгәр Әхмәт Исхак үзенең иҗатында бөек шагыйрьгә баш ия икән, әгәр ул бу поэманы язганда нәкъ менә Пушкинга мөрәҗәгать иткән икән, бик яхшы. Ләкин поэма бер як белән эчне пошыра: Спригг-сугышчы яхшы бирелгән булса да, бу әсәрдә Сприггшагыйрь бөтенләй югалып кала. Ул окоп газетасында эшли, пулеметчы булып сугыша, әмма аны фронтта сугышчылар арасында, шагыйрь итеп тә күрәсе килә, сугыш тынып торган арада аның гадел көрәшкә чакырылган ялкынлы сүзләрен дә ишетәсе килә. Шуның белән бергә, Долорес Ибаррури образын тулырак бцрсә, шагыйрь һичшиксез откан булыр иде. «Постта» исемле озын шигырь үзенең тормыш дөреслеге белән, идея-художество эшләнеше белән күңелдә җылы тойгы калдыра. Шагыйрь биредә совет кешесенең тым-  
123 
 
 
нак кына, ләкин изге батырлыгын биргән. Шагыйрьнең герое халык өчен яши һәм көрәшә, аның җаны олы һәм көчле. Әхмәт Исхак биредә художество әсәре өчен зарур булган чын-чын узәкне тапкан. Әмма, шагыйрьнең 1941 елда язылган «Батыр танкист Петр Новиков турында җыр»ы, киресенчә, художество эшләнеше белән шактый түбән. Дөрес, аның кереш өлешләре, гөсләләр астында җырланган куплетлары көчле, алар мәһабәт пафос, канатлы лирика белән сугарылган. Поэманың керешендә Лермонтовның «Купең Калашников турында җыр»ы йогынтысы сизелә һәм ул хәтта урыныурыны белән туры- дан-туры аның яңгырашы булып ишетелә. Биредә дә без моның өчен шагыйрьгә үпкәләүдән ерак торабыз. Лермонтовка иярергә мөмкин, әзер форманы алырга мөмкин, әмма поэманың үзенең художество эшләнеше укучының югары таләбенә җавап бирергә тиеш. Поэмадагы сюжет сызыгы Лермонтовның «җыр»ындагы шикелле, вакыйганы гөслә авазы астында җырлап баручы тарафыннан урыны-урыны белән өзелеп-өзелеп китә. Безнең халык өчен гөсләләр белән җырлап сөйләү хас булмаса да әсәр өчен бу да начар нәрсә түгел. Киресенчә, мондый алымны поэманың ахырына чаклы дәвам итәргә кирәк иде әле! Алда әйтелгәнчә, поэма тантаналы аваз белән, күпне вәгъдә итә торган олы пафос белән башлана: Кирәк булмас микән безгә Бер җырлап алырга, Ишеткәине-бел тәннәрне Бер көйгә салырга? Башлыйк аны батырларга Зур рәхмәтләр белән, Дошманнарга, явызларга Зур нәфрәтләр белән! Әсәрнең кереш өлеше шулай дәвам итә. Укучы кереш өлештә үк төп герой белән таныша. Петр Новиков турында безгә җырлаган гөсләче, яңадан туктап, «тын ала», менә шуннан соң инде «эш» китә! Шагыйрь үзенең шагыйрь икәнлеген оныта, гөсләче — җырын оныта. Шагыйрь сөйли, гөсләче сөйли. Сөйли — җырламый. Көйли — җырламый. Рифмалар төзелә, строфа арты строфа сузыла, әмма һич тә жыр булып түгел, сүз булып. Менә бер мисал. Автор биредә шигырь юлларын проза төсендә тузгытып китерү өчен үпкәләмәсен. Өзекне аның ритм, рифма дигән кабыгын салдырып, бер сүзен дә төшермичә үзгәртмичә, бернәрсә дә өстәмичә, ялангач килеш карыйк. Юкса, шигырьдә. һичбер художество кыйммәте булмаган нәрсәләр ритм, рифма белән 
уралгач, йөрәкне булмаса да, күзне яки колакны алдаучан. «Менә сазның бер ягында кечкенә бер урман бар. Немецлар шунда берничә батарея куйганнар. Шулар безнең пехоталарны алга җибәрмиләр. Без ул җирдән дошманнарны алып ташларга тиешбез. Безгә моның өчен шуннан барып керергә, дошман орудиеләрен кырдырып бетерергә кирәк. Ләкин безгә моны тизрәк эшләп калырга кирәк. Иптәш Новиков, мин менә шуны сезгә тапшырам». Петр, командир каршында гәүдәсен төз тотып, барысын да төгәл итеп үтәргә вәгъдә биргәч, экипажына тиз генә (танкка) урнашырга кушты, аннан ул үзе дә җитез генә танкысына керде. Танк күз ачып йомган арада алга кузгалды. Шунда командир аларга сокланып карап калды». Менә бөтен поэма шулай бара. Сүз, сүз һәм тагын бер сүз. Автор, художество әсәренең бурычы — сөйләп, исбат итеп чыгу түгел, бәлки образлар аркылы күрсәтеп, сурәтләп, чагылдырып бирү икәнлеген оныткан. Шагыйрь поэзиягә, лирикага хыянәт иткән, Петр Новиковның батыр образын бирәсе урынга, фронт газетасы өчен хәбәр, информация материалы итеп кенә калдырган. Шагыйрь художество әсәре өчен аксиома булган образлылык, тойгы, кичереш, пейзаж дигән нәрсәләрне читкә тибәргән. Әсәрдә геройның поэтик йөзе, характеры чагылмый, аның йөрәге, уйлары, кичереше турында әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, бу зур поэма Әхмәт Исхакның иҗади чатаклыгы. Алга китүе түгел, артка чигенүе. Шуңа күрә, әгәр шагыйрь аны тагы бер
124 
 
 
кат бастырырга уйлый икән, әсәр өстендә бик нык эшләргә тиеш. «Өч кыз турында әкият» яратып, рухланып иҗат ителгән. Әсәрдән беркадәр әкият рухы аңкый. Поэма балалар өчен аеруча кызыклы. Шагыйрь биредә үзенең поэтик йөзен шактый ачык, күрсәтә. Әмма, әкият формасында язылган булса да, бу поэмада чынбарлыкка туры килмәве ачык күренеп торган урыннар юк түгел. Мәсәлән, өч көн, өч төи буена җиргә төшмичә, самолетта очып булмавын исбат итүнең кирәге дә юк. Шагыйрь моны истә тотарга тиеш иде. «Бәхет турында җыр» һәм «Канатлы яшьлек» игътибарга лаеклы әсәрләр, ләкин алар турында сөйләгәндә урыны-урыны белән «Батыр танкист Петр Новиков турында җыр»га карата әйтелгән сүзләрне кабатларга туры килгәнлектән, сүзне шунда туктатырга кирәк булыр. Әхмәт Исхак поэмалары турында башка менә шундый күңелле-күңел- сез уйлар килде... 
8. БАРЫН БЕРГӘ ҖЫЕП... Безнең алда саф-саф булып, шагыйрьнең йөзләрчә шигыре үтеп китте. Алар арасында дәртле, гайрәтле, тулы канлы шигырьләр дә, әле үсеп, олыгаеп, җитлегеп өлгермәгән үсмер шигырьләр дә, шулай ук ике аягына да аксый торган гарип шигырьләр дә бар. Без ул шигырьләрнең күпчелеген биредә мисал итеп китермәдек. Киресенчә, уңышлы шигырьләрнең барысы да дип әйтерлек телгә алынды. Алар- ның тирән лирика белән сугарылып иҗат ителгәннәре, йөрәк белән язылганнары күзгә бәрелеп тора, алардан бөтен җаның белән канәгать булып, шагыйрь өчен горурлык хисе белән уралып каласың... Шулар арасында шактый гына санда булган төссез шигырьләрне, йөрәк белән кичереп түгел, каләм белән ясалган, «тисәң ти тәнгә, тимәсәң читәнгә» дип әфсп-төфен генә әвәләп куелган әсәрләрне күреп, талантлы шагыйрьнең ара-тирә үз- үзенә таләпчән булмаганлыгы өчен ачынасың... Әхмәт Исхак турында киң һәЯ тулы итеп язылган тәнкыйтьне эзләү, бушка вакыт үткәрү генә булыр иде. Чөнки андый нәрсә юк. Егерменче гасырның татар әдәбияты архивында саклана торган тарихи документлар арасында, кызганычка каршы, безнең көннәргә килеп җиткән андый мәгълүмат очрамады. Анда-санда 
гына «ялт» итеп, Әхмәт Исхак исеме күзгә чалынып киткәли, хәтта кайбер эшлекле резолюцияләр эчендә дә бу шагыйрьнең фамилиясе кабатлана, ләкин аның турында бер генә киң, җитди тәнкыйть мәкаләсе дә юк. Моны нәрсә белән аңлатырга? Шагыйрьгә гамьсез, игътибарсыз, салкын караш бе- ләиме? Шагыйрьгә туры әйтүдән курку тенденциясе беләнме? Бездә шагыйрьнең туры тәнкыйть күрүгә булган изге теләге, күбесенчә, үтәлми кала; шагыйрь үзенең берәр очраклы чатаклыгы өченкат- кат чәйнәлүдән, яки ара-тирә колагына чалынган «чыш-пыш»лардан башка берни ишетми. Татар совет шагыйрьләре арасында бер-берсе- нең иҗаты турында язып чыгу» язганда күзгә бәреп туры әйтү очраклары бөтенләй юк дип әйтерлек. Тәнкыйть безнең өчен һава һәм су кебек кирәк. Тәнкыйтьтән башка поэзия алга бара алмый. Безнең татар совет поэзиясенең соңгы елларда торгынлык хәленә килүенә иң төп сәбәпләрнең берсе шушы. Бөек Ватан сугышы елларында безнен. гаять киң колач белән күтәрелеп китеп, олы тавыш белән яңгыраган поэзиябез соңгы арада үзенең элекке дәрәҗәсен югалтты. Безнең поэзиянең заманнан, тормыштан артка калып баруы беркемгә дә сер түгел. Кыска гына йомгак ясыйк: Әхмәт Исхак, үзенең эчке тойгыларын, йөрәк омтылышын, тирәннән чыгарып, шагыйрьчә кичереп, шигырь теле белән сөйләп барган чагында, үзендә туган фикерне, идеяне лирик хисләр, поэтик детальләр, ачык образлар аркылы чагылдырган чагында, чын һәм көчле шагыйрь. Бу чакта ул шигырь белән таптана итә, үз-үзен ирекле, горур, мөстәкыйль итеп сизә, үзенең шагыйрьлек куәтен ачып сала» 

 
 
укучы белән аның арасында һәртөрле аралык бетә, шигырь белән шагыйрь бер бөтен нәрсә булып кала. Әхмәт Исхак, поэзия принцибына салкын карап, лирикамын изге канунына хыянәт иткән чагында, зур һәм әһәмиятле темаларны җанга берни бирми торган коры сүзләр, абстракт фразалар, таушалган алымнар, тапталган образлар белән эчпошыргыч озын итеп, сөйләп чыгып, шигырь сүзләренең тирән, лирик музыкасын түгел, бәлки юридик мәгънәләрен генә биргән чагында, көчсез һәхМ үз-үзенә хуҗа түгел. Әхмәт Исхак, дошманнарга карата тирән нәфрәт .белән сатира язганда, дусларга карата йөрәк җылысы һәм саф мәхәббәт белән сугарылган юмор иҗат иткәндә, чын һәм көчле шагыйрь. Әхмәт Исхак/ тормыш дөреслеген Һәм социалистик реализм таләпләрен онытып, иҗатында кеше образын каршылыксыз, берьяклы, ясалма, садә итеп, тәти курчак итеп ■биргән чагында, тормыштагы каршылыклы якларны, иске белән яңаның килешмәс конфликтын күрмичә үтеп, шома, җиңел юлдан киткән чагында, көчсез һәм үз-үзенә хуҗа түгел. Инде алтмыш минуттан бик күп артып киткән уйлану сәгатендә шагыйрь Әхмәт Йсхак турында баштан кичкән уйлар менә шулар. Шагыйрь турында шактый гына күңелле уйлар, шактый сөенүләр булды. Андый чакта хисне тыярга тырышмыйча, канатлы сүзләр язарга туры килде. Шагыйрь турында бик үк күңелле булмаган уйлар да күп булды. Андый чакны каты итеп, чәнчеп әйтергә туры килде. Шагыйрь үпкәләмәс дип уйлыйк. Чөнки дөньяда хикмәтле бер-ике мәкаль бар: «Авызың чалыш булса, көзгегә үпкәләмә!» ди рус халкы. «Платон — минем дус, ләкин якынрак дустым — дөреслек!» ди борынгы латин мәкале. Мәкалә ахырында шуны әйтергә кирәк: Әхмәт Исхакның рецензияләнә торган бу зур җыентыгы идеологии хаталардан азат, шагыйрьнең иҗат өлкәсендә тоткан юлы һәм карашлары ачык, автор социалистик реализм принципларын нигездә дөрес аңлый һәм үз иҗатында күбесенчә аларга турылыклы булып кала. Ләкин аңарда тормыш дөреслеген тирәннән чагылдыру кебек мөһим мәсьәләдә чатак яклар да юк түгел. Шулай ук бу шагыйрь үзенең художество осталыгын күтәрү өстендә дә нык кына эшләргә тиеш. Шагыйрьнең поэтик теле, шигырь техникасы, үлчәү, ритм-рифма системасы турында да күп кенә фикерләр бар иде. 
Ләкин бу нәрсә бик әһәмиятле булса да, бу урында алар хакында тукталып үтәргә тиеш табылмады. Уйлану сәгате тәмам булды. Инде төнге унике тула. Менә радио аркылы Москвадан, Кызыл мәйданнан автомобиль гудоклары ишетелә. Менә Кремль курантлары суга... Көчле, мәһабәт булып, Советлар Союзының Гимны яңгырый. Яна көн башланды. Безне бөек киләчәккә якынайта торган яңа көн. Безнең алда — матур киләчәк, һәм бу минутта безнең поэзиябезнең дә шушы яңа көнгә, гүзәл киләчәккә, безнең героик тормышка лаек булырлык дәрәҗәгә үсеп җитүенә бөтен күңел белән ышанасы килә...