Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАЯРУ ТҮГЕЛ 


Күршем Гыймадпның төпчек улы Әллә яратканга йокыны, Арада иң өлкән малай булып, Беренчедә өч ел укыды. 
Минем күз күргән бер танышым-бар, Чәчләре дә инде бәсәрде, Ә ул егерме ел дәвам итә Яшь язучы булып яшәүне. 
Бала, ичмасам, ул классыннан Бер күчмәсә, барыбер бер күчә, Язучының таштай мүкләнүе Нидән була, күрше, синеңчә? 
Баш та кашып тормый Гыймади, Күз дә йомып тормый болай ди: — Бөркет үз гомерен биеклектә, Таулар кыясында үткәрә. Тавык та кош, аны канатлары Тик кетәккә генә күтәрә.