Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПОЛИТИК БЕРДӘМЛЕК


 СССРның дәүләт органнарына — Верховный Советларга һәм хезмәт ияләре депутатларының җнрле Советларына сайлаулар бездә һәрвакыт халык массаларының гаять күтәренке политик һәм производство активлыгы нигезендә үтә. Моның шулай булуы бик табигый. Чөнки Бөек Октябрь социалистик революциясенең дөнья-күләм әһәмиятле казанышларын, илебездәге хезмәт ияләренең, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, яулап алган җиңешләрен закон тәртибендә беркеткән Сталин Конституциясе, дөньяда иң гадел һәм иң демократик Конституция буларак, илнең идарә органнарын сайлауда сайлау яшенә җиткән һәм суд тарафыннан сайлау хокукларыннан мәхрүм ите л м ә гә н барлык кешеләргә, аларның укымышлылык дәрәҗәсенә, милләтенә, раса үзгәлекләренә һәм утраклылык хәленә карамастан, тигез хокуклы- лыкны тәэмин итә, аларның хезмәткә, укуга, ялга һәм тыныч картлыкка булган хокукларын закон теле белән беркетә. Җнрле Советларга 1953 елның 22 февралендә булып узган бу сайлаулар да — производствода булсын, авыл хуҗалыгында, культура һәм фән тармакларында булсын — массаларда хезмәт һәм иҗат энтузиазмын тагын да ныграк ялкынландырып, совет җәмгыятенең политик- мораль бердәмлегенең яңа демонстрациясе булып узды. РСФСР хезмәт ияләре депутатларының край, өлкә, округ, район, шәһәр, авыл һәм поселок Советларына сайлаулар үткәрү турында РСФСР Верховный Советы Президиумы Указы игълан ителү белән, моннан элекке сайлауларда үзен күрсәткән яхшы традицияне дәвам иттереп, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә, колхоз авылында һәм транспортта социалистик ярышның яңа дулкыны җәелде. Эшчеләр, стахановчылар, сайлау алды вахталарына басып, эш нормаларын икешәр-өчәр тапкыр арттырып үти башладылар. Колхоз авылы сайлауларга хәзерлекне һәм сайлауларны кышкы агрочараларны тагын да оешканрак төстә үткәрү, язга хәзерлек эшләрен һәрьяклап активлаштыру белән билгеләде. Җирле Советларга булып узган бу сайлауларның бер үзгәлеге шунда— ул Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең тарихи XIX съезды, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның съездда сөйләгән рече һәм аның «СССРда социализмның экономик проблемалары» исемле классик хезмәте кузгаткан политик һәм производство активлыгы нигезендә үтте. Сайлауларга хәзерлек һәр җирдә партиянең XIX съезды карарларын үтәү өчен көрәш лозун- гысы астында барды. /Моның башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Чөнки XIX съезд совет халкы алдына социализмнан коммунизмга күчү чорының гигант бурычларын куйды, безнең кешеләребез алдында яңа горизонтлар ачты. Хезмәт ияләренең сайлау алды җыелышларында, депутатлыкка кан- д 11 д атл ар к ү р с этүгә багышла и ы п уздырылган җыелышларда ялкынлы чыгышлар ясаган ораторлар һәм мсңләгән-уи меңләгән агитаторлар армиясе коммунистларның һәм партиясезләрнең сталинчыл блогы кан
92 
 
дидатларын яклап әйткән сүзләрендә массаларны съезд карарларын бердәм үтәүгә чакырдылар. һәм безнең халкыбыз, үзе алдында торган яңа бурычларның бөеклеген һәм катлаулылыгын тнрәнтен төшенгән хәлдә, җирле Советларга депутатлыкка кандидатлар итеп, эштә сыналган, партия һәм халык эшенә турылыклы булган иң актив улларын һәм кызларын күрсәтте. Башка сайлаулардагы кебек, бу сайлауларда да безнең халкыбыз үзенең иң ышанычлы, иң бөек һәм иң беренче кандидаты итеп иптәш Сталин кандидатурасын күрсәтте. Яна казанышлар яулап алырга, хезмәтнең һәм иҗатның яңа күтәрелешенә чакыру символы булып, Сталин исеме авылларда һәм шәһәрләрдә, кышлакларда һәм ерак тундрадагы аучылар поселокларында яңгырап терды. Совет кешеләре Сталин исеме белән рухланып эшләделәр, Сталин исеме белән рухланып сайлауларга хәзерләнделәр, Сталин исеме белән рухланып сайлау урналарына килделәр. Бу безнең республикабызда да, әлбәттә, шулай булды. Завод-фаб- рикаларда һәм колхозларда, институтларда һәм учреждениеләрдә җирле Советларга кандидатлар күрсәтүгә багышланып уздырылган җыелышларда беренче кандидат булып иптәш Сталин күрсәтелде. — Сталин безнең беренче кандидат! — Безнең барлык казанышларыбыз Сталин исеме белән бәйләнгән. — Сталин безне яңа җиңүләргә рухландыручы. Телләрдән төшмичә йөргән менә бу кайнар сүзләрдә безнең кешелә- ребезнең юлбашчыга булган йөрәк җылысы, бөек ышанычы һәм чын күңелдән бирелгәнлек билгеләре чагылды. Сайлау алды җыелышларында ясалган чыгышларында, иптәш Сталинның Казан шәһәр Советына депутатлыкка сайланырга ризалык бирү турындагы шатлыклы хәбәр алыну тантанасына багышланып уздырылган күп санлы митингларда сөйләнгән речьләрне алып карагыз, алар барысы да, барыннан да элек, юлбашчыга мәхәббәт хисләре белән сугарылганнар. — Сталин исеме һәрбер совет кешесенә якын һәм кадерле. Тынычлык һәм бәхет, намус һәм азатлык билгесе бу исем, — ди Куйбышев исемендәге фабриканың атаклы стахановчысы иптәш Жиронкииа. 
— Иптәш Сталин исеме һәрбер совет кешесе өчен генә түгел, бөтен җир шарында тынычлык сөючеләр өчен якын һәм кадерле, — ди Куйбышев районының Ленин исемендәге колхоз члены иптәш Сафии. — Безнең бөтен җиңүләребез,— ди Каза и университетының профессоры Е. Тихвинская, — Ленинның эшен бөек дәвам иттерүче даһи Сталин исеме белән бәйләнгән! Безнең республикабызның хезмәт ияләре шундый ук бердәмлек белән бөек Сталинның якын көрәштәшләрен — Г. М. Маленков һәм Л. П. Берия иптәшләрнең кандидатураларын күрсәттеләр һәм чын күңелдән ташыган шатлыклы хис белән Казан шәһәр Советына депутат итеп сайладылар. Производствода һәм колхоз хуҗалыгында үзләрен намуслы эшләре белән таныткан алдынгы эшчеләр һәм колхозчылар рәтеннән шулап ук фән һәм культура өлкәләренең дә иң алдынгы, иң талантлы, партия һәм халык эшенә иң бирелгән вәкилләре күрсәтелде. Шул җөмләдән үзләренең иҗат эшчәнлекләре белән танылган, әсәрләрен күп санлы укучылар яратып укый торган язучы- ларыбыз, сәнгать эшчеләребез хезмәт ияләренең җыелышларында өлкә, шәһәр һәм район Советларына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтелделәр. Совет халкы 22 февральдә РСФСР һәм ТАССРиың атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Таҗи Гыйззәтне, Сталии премиясе лауреаты художник Харис Якуповиы, ТАССРиың халык артисты һәм язучы Габдулла Шамуковиы, ТАССРның атказанган артисткасы Валентина Михайловна Павлованы Казан өлкә Советына депутат итеп сайладылар. Казан шәһәр Советына Сталин премиясе лауреаты язучы Гомәр Бәшнрог, язучы Ибраһим Гази депутат булып 

 
сайландылар. Бауман район Советына депутат булып ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Мирсәй Әмир сайланды. Моңа кадәр булып узган сайлаулар кебек, бу сайлаулар да совет халкының Ленин — Сталин партиясе тирәсенә тагын да ныграк тупланганлыгын, совет җәмгыятенең политик-мораль бердәмлеген демонстра- цияләүче көчле политик факт буларак, зур оешканлык белән үтте. Коммунистларның һәм партиясезләрнең •сталинчыл блогы үзенең тормышчан- лыгын тагын бер кат 
раслады — совет кешеләре бу сыналган блок кандидатларын бердәм рәвештә сайладылар. Хәзер безнең халкыбыз, сайлауларга хәзерлек чорында һәм сайлауларны үткәрүдә тупланган политик активлыкны дәвам иттереп, бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, беренче депутатыбыз, иптәш Сталин юлбашчылыгында, партиянең XIX съезды карарларын үтәп, коммунизмның, яңа җиңүләренә бара.