Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЗӘКИ НУРИ 
ЙӨРӘК ТАВЫШЫ 
йоклатты яшь ана баласын, Уйлады сабыен иркәләп: «Син дә бит сайлауга барасың! Торырбыз, күз нурым, иртәрәк...» 
Көттек без. Якты, киң колачлы Уебыз шикелле таң атты. Иртәнге җил сыйпый комачны, — Байраклар, әйтерсең, канатлы. 
Урамда — халыклар агымы. Сайлауга бөтен ил ашыга. Ошата күңел бу агымны Иделдә язгы су ташуга. 
Атлый көр, киң сулап яшь ана, Кулында—кадерле баласы. «Бюллетень бирәләр... Башлана! Ничек соң беренче аласы...» 
Тышта кар, ә күңел, тирә-юнь — Шау чәчәк! Ким түгел языңнан. Ак кәгазь битендә күрә ул: Иң якын бер исем язылган. 
Язылган иң якын бер исем. Күкрәктә кайнарлык — тиң утка. Чү, йөрәк, тибешең тагын ник Ешая төште бу минутта? 
йөрәкнең шатлыгы бер генә: Тавышын тартынмый бирәчәк! Бу исем чорларга нур бирә, Бу исем —бүгенге. Бу исем — киләчәк. 
Рәсеме каршыда. Зур рәсем. Әйткәндә бу бөек исемне, Юлларың яктысын күрәсең, Күрәсең җиңелмәс эшеңне.

 
Миллионнар хисен ул бер итте, Миллионнар тавышы — бер тавыш. Ул безнең тавышны көр итте, һәм ана бирелә көр тавыш. 
Яшь ана шундый хис кичерә Кулына бюллетень ала да. Көч өстәп аның бу хисенә Елмайды шикелле бала да. 
ДИҢГЕЗ КИЛГӘННЕ КӨТЕП 

Сәер бер хәбәр ишеттек: Клубны сүтеп, халык Элекке кебек үк итеп, Яңадан куйган салып. 
Нигә бер сүтеп, таратып Тагын җыйганнар, дисәк. Диңгез ягына каратып Куйганнар! — Гади исәп: 
«Дулкыннар шаулап уйнарлар, Без күреп торыйк шуны!..» Шулай яңара биналар Каршылап яңа суны. 
11 Уңда биек урман үсә, Урман буе — болынлык. Яшьләр җырлап эшкә төшә. Без дә шунда борылдык. 
— Нишләтәсез урманны сез? — Аны ташыйбыз, — диләр. Без бу җирләрдә зур диңгез Төбе ясыйбыз диләр. 
Зур агачларны төбеннән Кубарып алалар да. Әйтәләр: Болар бүгеннән Үсәрләр яңа ярда. 
Зур су килә, дин, урманнар Ярларга күчеп баса. Менә биг безнең планнар Тормышка пичек аша!

 
ӘНВӘР ДАВЫДОВ 
АЧЫК АВЫЗ 
Шыңгырдап ачыла торган йозаклы Мәһабәт имән өстәл артында Утыра иптәш, утыра шул чаклы, Булса иде ул тавык атлы, Көненә йөз чебеш чыгар иде астында. Кресло да, телефоннар рәте дә, Секретарь елмаюында балкыган хөрмәт тә Шулкадәр ошый аңа, ул үзен хис итә рәхәттә. Ул тоя: Көрәш җилләре айкамый тирә ягын, Читән буендагы кебек ышык. Ул күрә: Бүлмә ишеге ачылган саен, Кешеләр түгел, гүя, изгеләр керә очып. Бер генә, гуя, омтылыш ал арда: Моннан чыккач та, йөгереп, бата-бата тиргә, Иптәшнең кәкре имзасы белән Бизәлгән кәгазь — канатларда Аның яхшылыгын таратырга бөтен җиргә. һәм ул тыела алмый ол ы җан л ы л ыкта и, Теләми кәгазьне укып та торырга, Селти имзасын һәртөрле таныклыкка,  

 
Рекомендацияләргә, приказга, 
карарга. 
Ә кайберсе үзенең мөлаем йөзе белән Иптәшнең күңелен шулкадәр аздыра, Сорап та тормый кадрлар бүлегеннән, Ала моны иптәш үз канаты астына. ... Мин дә яратам эшнең «ал да гөл»леген, Кабинетта утырып, «дөнья матур»лыгына ышануны. Ләкин, иптәшләр, безгә бүген Онытырга ярамый менә шуны: Коммунизмга күчү — урындыклы кабинеттан Креслолы кабинетка күчү генә түгел, Ул — көрәш. Ул — безнең йорттан Кырыпсебереп чыгару искелек чүбен. Семьябыз таза: безнең кешеләр — Кристалл кебек саф, корыч кебек нык. Ләкин табыла шуның ишеләр: Тыштан шомарган, эчендә — тутык. Жулик та бүген йозак ватмый. Ул сабыр. Ул әдәп саклый, Дәүләт кесәсенә кергән вакытта Төренә син биргән таныклыкка. Шкурник, рекомендация алганда синнән, Сине күпмегә сатарга дип уйлый эченнән. Үтерүче елмаеп керә яныңа, йөрәгеңә май булып ягыла. Ал гына син аны яныңа, Ә иртәгә шприц алыр да, Агу җибәрер иптәшең канына. Йолкыйбыз без шайтан таягын, Тик ул яшәүчән, шайтан алгыры, һәм, аны котыртып. сибелә яңгыр — Иөз миллион доллар яңгыры.

 
Семьябыз таза: 
безнең кешеләр Кристалл кебек саф, корыч кебек нык. Ләкин табыла шуның ишеләр: Тыштан шомарган, эчтән — тутык. Иптәш! халыкка, җиңүгә ышану ул — Очраган берәүгә ышану түгел, Көрәш дәвам итә, уяу бул! Дошманны таный бел, күрә бел! 1953.