Логотип Казан Утлары
Публицистика

Партиянең барлык членнарына, Советлар Союзының барлык хезмәт ияләренә

 
Кадерле иптәшләр һәм дуслар! Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы һәм СССР Верховный Советы Президиумы партиягә һәм Советлар Союзының барлык хезмәт ияләренә 5 мартта кич 9 сәгать 50 минутта каты авырудан соң ССР Союзы Министрлар Советы Председателе һәм Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты Секретаре Иосиф Виссарионович Сталинның үлгәнлеген тирән кайгы хисе белән белдерәләр. Ленинның көрәштәше һәм аның эшен гениаль дәвам иттерүче, Коммунистлар партиясенең һәм совет халкының зирәк юлбашчысы һәм остазы Иосиф Виссарионович Сталинның йөрәге тибүдән туктады. Сталин исеме — безнең партиябезгә, совет халкына, бөтен дөнья хезмәт ияләренә чиксез кадерле. Ленин белән берлектә иптәш Сталин куәтле Коммунистлар партиясен төзеде, аны тәрбияләде һәм чыныктырды; Ленин белән берлектә иптәш Сталин Бөек Октябрь социалистик революциясен рухландыручы һәм аның юлбашчысы, дөньяда беренче социалистик дәүләткә нигез салучы булды. Ленинның мәңгелек эшен дәвам иттереп, иптәш Сталин совет халкын илебездә социализмның бөтен дөнья күләмендә тарихи җиңүенә алып килде. Иптәш Сталин безнең илебезне икенче бөтендөнья сугышында фашизм өстеннән җиңүгә алып килде, бу исә бөтен халыкара обстановканы тамырдан үзгәртте. Иптәш Сталин партияне һәм бөтен халыкны СССРда коммунизм төзүнең бөек һәм ачык программасы белән коралландырды.  
 
Үзенең бөтен тормышын бөек эшкә — коммунизм эшенә чиксез оирелеп хезмәт итүгә багышлаган иптәш Сталинның үлеме — пар- лия өчен. Советлар иле хезмәт ияләре һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре өчен гаять авыр югалту. Иптәш Сталинның үлеме турындагы хәбәр Ватаныбызның барлык эшчеләренең, колхозчыларының, интеллигентларының һәм барлык хезмәт ияләренең йөрәкләрен, безнең данлыклы Армиябезнең һәм Хәрби Диңгез Флотыбыз сугышчыларының йөрәкләрен, дөньядагы барлык илләрдәге миллионнарча хезмәт ияләренең йөрәкләре - каты әрнетер. Б; кг -'Ъ’ы көннәрдә илебезнең барлык халыклары Ленин һәм С:_ тәрбияләгән Коммунистлар партиясенең сынал- -н гег?гндә бөек туганлык семьясына тагын да ныграк туиаваиау. Ссеег талны үзенең туган партиясенә—Коммунистлар партия- иксез ышану һәм кайнар мәхәббәт белән сугарылган, чөнки _ . партиянең бәтен эшенең иң югары законы халык интересларына хезмәт итү икәнлекне белә. Илебезнең эшчеләре, колхозчылары, совет интеллигентлары, барлык хезмәт ияләре партиябез эшләгән политиканы, хезмәт ияләренең тормыш интересларына туры килә торган, социалистик 1-атавыбызның куәтен тагын да ныгытуга юнәлдерелгән политиканы тайпылышсыз үтиләр. Коммунистлар партиясенең бу политикасының дөреслеге уннарча еллык көрәш белән тикшерелде, ул Советла!) иле хезмәт ияләрен социализмның тарихи җиңүләренә алып килде. Советлар Союзы халыклары шушы политика белән рухланып партия җитәкчелегендә ышанычлы рәвештә илебездә коммунизм төзүнең яңа уңышларына, алга баралар. Илебезнең хезмәт ияләре халыкның барлык катлауларының — эшчеләрнең, колхозчыларның, интеллигентларның материаль тор- “1ЫШ хәлен тагын да яхшырту, бөтен җәмгыятьнең өзлексез үсеп бара торган материаль һәм культура ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү һәрвакыт Коммунистлар партиясенең һәм Совет Хөкүмәтенең аеруча кайгыртучанлык күрсәтү предметы булганлыгын һәм шулай булып торуын беләләр. Совет халкы Совет дәүләтенең оборона сәләте һәм куәте үскән- . екне һәм ныгыганлыкны, теләсә нинди агрессорга җимергеч отпор бирүгә безнең хәзер торуыбызны өзлексез арттыра бару өчен Совет Армиясен, Хәрби Диңгез Флотын һәм разведка органнарын партиянең барлык чаралар белән ныгытканлыгын белә. Коммунистлар партиясенең һәм Советлар Союзы Хөкүмәтенең тышкы политикасы — ул какшамас политика, тынычлыкны саклау һәм ныгыту, яңа суияшны хәзерләүгә һәм башлап җибәрүгә каршы көрәш политикасы, халыкара хезмәттәшлек һәм барлык илләр бе- ! к эшлекле элемтәләрне үстерү политикасы булды һәм шулай булып тора. Советлар Союзының пролетар интернационализм байрагына турылыклы халыклары бөек Кытай халкы белән, барлык халык демократиясе илләренең хезмәт ияләре белән туганнарча дуслыкны, капиталистик һәм колониаль илләрнең тынычлык, демократия һәм социализм эше өчен көрәшүче хезмәт ияләре белән дуслык элемтәләрен ныгыталар һәм үстерәләр. Кадерле иптәшләр һәм дуслар! Безнең Коммунистлар партиясе коммунизм төзү өчен көрәштә совет халкының бөек юнәлеш бирүче һәм җитәкче көче булып тора. Партия сафларының корычтай бердәмлеге һәм монолит тупланганлыгы — аның көченең һәм куәтенең төп шарты. Безнең бурыч — партиянең бердәмлеген күз алмасы кебек итеп саклау, коммунистларны партия политикасын һәм карарларын тормышка ашыру өчен актив политик сугышчылар итеп тәрбияләү, барлык хезмәт ияләре белән, эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция белән партиянең элемтәсен тагын да ныгыту, чөнки безнең партиябезнең көче һәм җиңелмәслек булуы — халык белән шушы аерылгысыз элемтәдә. Партия коммунистларны һәм барлык хезмәт ияләрен югары политик уяулык рухында, эчке һәм тышкы дошманнарга каршы көрәштә килешмәүчәнлек һәм ныклык рухында тәрбияләүне үзенең бик әһәмиятле бурычларыннан берсе дип карый. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты, ССР Союзы Министрлар Советы һәм СССР Верховный Советы Президиумы, бу кайгылы көннәрдә партиягә һәм халыкка мөрәҗәгать итеп, партиябезнең һәм Ватаныбызның барлык хезмәт ияләренең Үзәк Комитет тирәсенә һәм Совет Хөкүмәте тирәсенә тагын да ныграк тупланачакларына, үзләренең бөтен көчләрен һәм иҗади энергияләрен бөек эшкә — илебездә коммунизм төзү эшенә туплая- чакларына нык ышаныч белдерәләр. Сталинның мәңгелек исеме совет халкының һәм бөтен прогрессив кешелек дөньясының йөрәкләрендә һәрвакыт яшәр. Яшәсен Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның бөек, бөтенесен җиңүчән тәгълиматы! Яшәсен безнең куәтле социалистик Ватаныбыз! Яшәсен безнең героик совет халкы! Яшәсен Советлар Союзының бөек Коммунистлар партиясе!