Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хроника

ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ САЙЛАУ АЛДЫ 
ҖЫЕЛЫШЫ Күңелләрдә иң җылы, иң изге хисләр белән, совет язучыларының якын дусты һәм зирәк укытучысы Сталинга чын күңелдән бирелгәнлек белән Татарстан язучылары сайлау алды җыелышына килделәр. Озакка сузылган алкышлар астында почетлы президиумга халыклар юлбашчысы иптәш Сталин җитәкчелегендә КПСС Үзәк Комитеты Президиумы сайлана. Трибунада — Сталин премиясе лауреаты у.зучы Кави Нәҗми. Ул бар күңелләрне дулкынландырган изге уйларны әйтеп бирә: — Туган шәһәребезнең Советына депутатлыкка кандидатлар күрсәтергә җыелган шушы тантаналы минутларда, — ди Кави Нәҗми, — безнең һәркайсыбыз уллык рәхмәте һәм кайнар мәхәббәт белән үзенең беренче кандидаты итеп бөек Сталин исемен атый. Сталин исеме — азатлык символы, тынычлык һәм бәхет символы, коммунизм символы* Язучылар — кешеләр рухының инженерлары дип атап, Сталин безнең бөтен иҗат эшебезнең эчтәлеген билгеләде. Без барлык уңышларыбыз өчен, талантыбызның чәчәк агуы өчен иптәш Сталинга, аның зирәк җитәкчелегенә бурычлы. Сталинның язучыларга ярдәме турында без әллә нихәтле дулкынландыргыч фактлар беләбез. Без иптәш Сталинның бөек рус язучысы А. М. Горький белән иң якын дуслар булуын да беләбез. Иптәш Сталин барлык милли әдәбиятларның, шул исәптән безнең республикабыз әдәбиятының да, үсешен гаять зур игътибар белән, аталарча кайгырту белән күзәтеп бара. Бу бөек кайгырту безне сталинчыл дәвергә лаеклы әсәрләр тудырырга рухландыра. Йөрәк түреннән чыккан изге хисләребезне мин билгесез бер яшь сайлаучының ялкынлы сүзләре белән әйтергә телим: Кояш кебек якты йөзе, Хакыйкатьтәй гадел — сүзе, Яшәү кебек кирәк үзе, Бөек юлбашчыбыз Сталин, Аңа безнең тавышыбыз! Кристаллам саф акылы, Көрәшләрдә титан көче, Тиңдәшсез зур батырлыгы Турылыклы эше өчен Сайлыйбыз без Аны! Кави Нәҗми иптәшнең тәкъдимен җыелыш көчле алкышлар белән каршылады. Язучы Мирсәй Әмирнең дә һәрбер сүзс юлбашчыбызга тирән ихтирам белән суга- рылган: '— Безнең зур бәхетебез, тормышыбыздагы барлык яхшылык, әдәбияттагы иң зур уңышларыбыз Сталин исеме белән бәйләнгән. Сталин үзенең бөек ачышлар белән тулы зур һәм гүзәл тормышын кешелек дөньясының бәхете өчен багышлый. Мин Кави Нәҗми иптәшнең 
Татарстан язучылары коллективы исеменнән 
хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп бөек Сталинны күрсәтергә тәкъдим итүен чын күңелдән яклыйм. Шулай ук Татарстан язучылары коллективы исеменнән Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп иптәш Сталинның якын көрәштәше Советлар Союзының күренекле дәүләт эшлеклесе Вячеслав Михайлович Молотовиы тәкъдим итәм. Язучылар Мирсәй Әмирнең тәкъдимеа көчле кул чабулар белән каршы алалар. Шагыйрь Сибгать Хәким бөек юлбашчыбыз Сталинның һәм В. ЛА. Молотовның кандидатураларын кайнар рәвештә яклый һәм 332 номерлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп КПССның Татарстан Край комитеты секретаре Салих Гыйлемхан улы Батыевны күрсәтергә тәкъдим итә. Аның партия эшенә куйган хезмәтләре һәм татар әдәбиятының үсеше өчен көндәлек кайгыртуы турында сөйли. Язучы Ф. Хөсни, С. Әдһәмова, Г. Әпсәлә- мов һәм башка иптәшләр И. В. Сталин, B. ЛА. Молотов кандидатураларын, һәм C. Г. Батысв кандидатурасын чын күңелдән яклап чыктылар. Аннары Г. Әпсәләмов язучылар коллективы исеменнән 290 номерлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп күренекле татар совет язучысы Сталин премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Башировны тәкъдим итте. Иптәш А. Гомәр бөек юлбашчыбыз Сталинның һәм Вячеслав Михайлович Молотовиың кандидатураларын яклаганнан соң, 296 номерлы сайлау округы буенча Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп күренекле татар совет язучысы Ибраһим Зариф улы Мингазисвиы күрсәтергә тәкъдим итте. /Кыелыш Казан шәһәр Советына депутатлыкка иң беренче кандидат итеп юлбашчыбыз Иосиф Виссарионович Сталинны һәм аның турылыклы көрәштәше Вячеслав Михайлович Молотовиы күрсәтү һәм алаР’

 
 
дан тавышка куелырга ризалык сорау тубында бертавыштан карар кабул итте. Шулай ук хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар итеп 332 номерлы сайлау округы буенча Салих Гыйлемхан улы Батыевны, 290 номерлы сайлау округы буенча Гомәр Бәшир улы Бәшировны, 296 номерлы сайлау округы буенча Ибраһим Зариф улы Мннгазиевны күрсәтү һәм алардан тавышка куелырга ризалык сорау турында бертавыштан карар кабул итте. Аннары җыелыш 63 номерлы сайлау округы буенча Бауман район Советына депутатлыкка кандидат итеп Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе язучы Мирсәяф Мәсәлим улы Эмировны күрсәтте. Җыелышта гаять зур күтәренкелек белән юлбашчыбыз Сталинга хат кабул ителде. 
БӨЕК РУС ЯЗУЧЫСЫ н. А. НЕКРАСОВНЫ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕ 7 январьда Г. Тукай исемендәге клубта бэек рус язучысы, күренекле җәмәгать'эш- леклесе Николай Алексеевич Некрасовның үлүенә 75 ел тулуга багышланган зур кичә уздырылды. Кичәгә язучылар, укытучылар, Татгоснз- дат работниклары, партия, профсоюз һәм совет оешмалары һәм газета-журнал редакцияләре эшчеләре һәм студент яшьләр катнашты. Бөек патриот шагыйрьнең тормышы һәм әдәбииҗтимагый эшчәнлегс турында филология фәннәре кандидаты иптәш И. Г. Пехтелев доклад ясады. Докладтан соң зур концерт булды. Кичәдә катнашучылар Казан шәһәре Киров районының 
культура сарае драмколлек- тивы чыгышын зур канәгатьләнү беләк тыңладылар. ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ Татарстан Совет язучылары Союзы каршында эшләп килүче иҗат секцияләрендә январь аенда отчет сайлау җыелышлары уздырылды. Прозаиклар секциясенең 13 январьда үткәрелгән утырышында секция җитәкчесе Г. Бәшировның отчеты тыңланды. Докладчы 1952 елда татар әдәбиятында проза өлкәсендә беркадәр бүгенге көнне чагылдыруга таба борылыш булуын һәм проза өлкәсенә яшь каләмнәрнең килүен уңай факт итеп билгеләде, шуның белән беррәттән, секциянең оештыру эшендә дә һәм язучылар иҗатында да булган күп кенә җитешсезлекләргә тукталды. Фикер алышуда Л. Жәләй, Г. Халит, Г. Әпсәләмов, Г. Кашшаф Ф. Хөсни һ. б. иптәшләр катнашты. Чыгышларда 1952 елда проза әсәрләренең аз язылуына, языл- ганнарының да тиешле художество югарылыгына күтәрелә алмауларына бик нык басым ясалды. Секция проза әсәрләре язудагы сүлпәнлекне бетерү һәм киләчәктә секциянең эшен җанландыру, югары художестволы әсәрләр тудыру өчен конкрет чаралар билгеләде. Яна бюро составына Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов (председатель), А. Шамов, И. Гази һәм Ә. Еники иптәшләр*Ъайланды. Шагыйрьләр секциясе 26 январьда шулай ук отчет-сайлау җыелышы үткәрде. Секциянең 1952 елгы эше турында шагыйрь Ә. Исхак доклад ясады. Яңа бюро составына С. Хәким (председатель), Ә. Исхак, Ә. Давыдов, Ш. Мөдәррис, 3. Нури иптәшләр сайланды.