Логотип Казан Утлары
Роман

АККАЕМ


IX Бары ярты төн җиткәндә генә безнең частьлар Скирмановоны алдылар. Сугыш ундүрт сәгатькә сузылды. Безнең барлык сугышчылар да бик нык арыдылар, ләкин артык дулкынланудан бу аруны бөтенләй сизмиләр диярлек иде: зур авырлык белән булса да беренче һөҗүм сугышын отудан, беренче авылны, беренче карыш туган җирне дошман кулыннан азат итүдән алар әйтеп бетергесез бәхетлеләр иде... Сугышчылар янган йортларны шаулап сүндерәләр, пожар яктысында немецларның ватылган танкларын һәм орудиеләрен карыйлар, трофей булып калган вак коралларны һәм боеприпасларны авыл уртасына ташыйлар, немецларның блиндажларын һәм землянкаларын тентеп йөриләр... Бер Юргин гына сүзсез һәм караңгы чырайлы иде. Андрей аны тынычландырырга тырыша: — Бәлкем, син ялгышкансыңдыр? — Юк, тәгаен, аның этләре иде... — Кайда күрдең соң син аларны? — Нәкъ чокыр буенда. Котыргандай чабалар иде. — Әллә, саивзводка барып карыйкмы? — Хәзер барам. Белмисеңме, кайда икән ул? Рота командиры Кудрявцев белән аз гына вакыт очрашып сөйләшкәннән соң, Юргин Дубровкага, солдатларны җыеп, кунар өчен берәр блиндаж табарга кушты да үзе авыл уртасындагы зур йортка таба китте. Шул йортта вакытлыча санвзвод урнашкан иде. Юргин санвзвод- ка әйтеп биргесез эч пошу һәм борчылу белән барды. Санвзводта Лена белән ни булганын берәү дә белми иде. Этләре аның, арадан берсе, Табылдык, каты яраланган булса да, авылга кайтканнар. Ленаны дус кызлары инде эзли дә киткәннәр. — Ә кая киттеләр? — диде Юргин, караңгы чырай белән. — Чокырга киттеләр,—диде шулай ук сөреме коелган Вера Уха- нова. Бу — әлеге иртәнчәк Ленаның Юргпн белән сөйләшеп торуыннан риза булмыйча киткән кыз иде. — Сездә югалтулар бармы?
                     I Дәвамы. Башы журналның 1952 ел 11. 12 һәм 1953 елның 1 саннарында. 
26 
 
— Бер кызыбыз үлеп калды, икесе яраланды, ә Лена менә хәбәрсез... — Мин дә эзләргә барам!—диде Юргин, шундый бер дулкынлану һәм һичшиксез барырга тиеш булуына тирән ышаныч белән, хәтта Бера Уханова, беренче тапкыр, бу сәер лейтенантның хәленә кергәнсымак итеп карады. Андрейны, тагын ике сугышчыны ияртеп, алариың һәркайсына кесә фонарьлары биреп, ДҮатвей Юргин Бурсык тавының көньяк итәгенә, әлеге чокыр буена китте. Авылның көнбатыш очында Юргин санвзвод кызларын очратты. Кызлар, таныш булмаган җирдә төнлә йөрүдән һәм часовойлар дәшми- нитми ата күрмәсеннәр дип курыкканлыктан, бик кычкырып сөйләшәләр иде. Юргин, кинәт, кызлар Ленаны күтәреп алып кайтканга күрә шулай бик шаулаша торганнардыр, дип уйлап куйды, һәм ул, аяк астындагы кар өстеннән фонарь яктысын шуытып, кызларга каршы йөгерде. Ләкин кызлар Ленаны тапмыйча кайтып киләләр иде. Юргинның соравына алар, бер-берсен бүлә-бүлә, җавап бирделәр. — Бөтен чокырны айкап чыктык, бөтен чокырны! — Югары башыннан төшкән идек менә, икенче очына барып чыктык! — Бер генә куакны да карамыйча үтмәдек! — Бөтен блиндажларны карап чыктык. Беркайда юк! — Хәер, анда күптән инде бөтен җирне карап чыкканнар! Юргин артык киеренкелектән басылып чыккан бер тавыш белән сорады: — Яралылар белән алып китмәгәннәрме? — Юк, без аларнып барысын да үзебез озаттык,—диде кызларнын берсе: ул Юргинга, иптәшебезнең язмышы белән кем бу шулкадәр кызыксына, дигән төсле бераз карап торды. — Танкистларга эләкмәдеме икән? — Алардан да сорадык инде. — Үтерелгәннәрнең барысын да җыйдыгызмы? — Берсен дә калдырмадык! Юргин коты алынып уйлап куйды: «Шулай ук туры тию булды микәнни?» (Бервакытны шулай Юргиннан илле метр гына алда бер солдат бара иде, кинәт — шартлау, ут чагылып китә... Юргин сикереп торып солдат торган җиргә барса, — анда кара көйгән үлән генә калган...) Ләкин Юргин, кинәт кызларга ачуы килеп, карлыккан тавыш белән әйтеп салды: — Начар эзләгәнсез! Оят түгелме сезгә? Кызлар, куркынып, тынып калдылар. Матвей Юргин сугышчылары белән чокырга таба китеп барды, ә кызлар, бер төшкә җыелышып, шыпырт кына сөйләшергә тотындылар, яннан теге, Юргинга җавап биргәне, кинәт аның артыннан кычкырды: — Иптәш командир, ә сез аның кеме буласыз? Юргин тукталып җавап бирде: — Ул үзе сезгә әйтер! Кызлар тагын тынып калдылар һәм бу, Лена Малышеваның язмышы өчен борчылган һәм ниндидер могҗизага ышанган, билгесез, сәер командир артыннан шактый озак карап тордылар. Аннан кинәт барысы да, бер сүз әйтмәстән, берсеиберсе этәрә-этәрә, Юргин артыннан чаптылар... Беи сәгатьтән артык лейтенант Юргин, аның сугышчылары һәм санвзвод кызлары чокырны айкап йөрделәр. Тирә-юньнәрен кесә фонарьлары белән яктыртып, бер-берсеиә кычкыра-кычкыра, һәр метр җирне җентекләп карый-карый, алар акрын гына чокырның үренә күтәрелделәр. ...Бала чагында Матвей Юргин күп кенә бәлаләрне башыннан кичергән иде. Ул Енисей буендагы бер тауга менү турында бик озак  
27 
 
хыялланып йөрде; тау башыннан күпме җирне күреп була, ерак-ерак- ларда ипләр күренә — аның шуны беләсе килә иде. Ниһаять, менә аның хыялы чынга ашты. Бервакытны ул үзенең иптәшләре белән шул тауга менде — менде дә исе китеп катып калды. Нинди иксез-чиксез җем-җем уйнаклап торган, моңарчы колак ишетмәгән ниндидер җырны назлы гына көнләгән киңлекләр аның хәйран калган күзләре алдында ачылды. Беренче тапкыр һавага күтәрелгән чыпчык баласыныкыдай. Матвейканың йөрәге, коты алынудан һәм шатлыктан кысылып, еш-еш типте, һәм Матвейка кинәт берничә секунд эчендә үзен тәмам олы кешегә әверелгәндәй итеп сизде. Моңарчы әле бик күпләргә билгеле булмаган ниндидер үзенә бер, серле бәхетне татыгандай булды... Ләкин бу бәхетне, янәшә басып торса да, татымаган бер бәйләнчек иптәше сихерләнеп калган Матвейканы тотты да иңбашыннан этәрде, юри үчләнеп, көнләшүдән булса кирәк, этәрде. Матвейка басып торган таш өстеннән таеп китте, аннан көтмәгәндә егылды да тау түбән тәгәрәп төшеп китте. Бу хәлдән иптәшләренең котлары алынды. Дөрес, ул ерак тәгәрәмәде, имгәнмәде дә, ләкин шундый бәрелеп өлгерде ки, иптәшләре аны, баштанаяк канга баткан килеш, өенә күтәреп алып кайттылар. Бүген дә шуңа охшаганрак бер хәл кичерә иде ул. Лена белән танышып сөйләшкәннән соң, Матвей Юргин • әлеге Енисей буендагы тауга менгән чагында татыган хискә охшашлы бернәрсәне үзендә яңадан тойды. Инде сугыш кырыннан ялгыз үзләре генә чабып барган Лена этләрен күргәч, ул кинәт үзен, балачагында таудан тәгәрәп төшкәндәй, бәрелгән, изгәләнгән, канга батып беткән кебек хис итте. Бу бик авыр гаделсезлек, рәхимсезлек иде, һәм Юргинның җиргә капланып ятып үләсе килә иде... Әмма ул, бөтен йөрәк көчен җыеп, Ленаны тере килеш табу, күрү өметен сакларга тырыша иде. Шуңа күрә ул аны, ару-талуны белмичә,- хәтта ярсып эзләде. Ара-тирә туктаган чакта ул һаман бер үк сүзне кабатлый иде. — Эзләгез, иптәшләр! Яхшырак эзләгез! Хәсрәтлән аның тавышы карлыгып бетте. — Ул- монда! Эзләргә кирәк! Андрей акрын гына дусын юата иде: — Син чыда, без аны табарбыз... — Шулаймы? Дөрес, Андрей, дөрес... һәм Матвей Юргин тагын алга китә. Аның алдын фонарьлар белән яктырталар, ә ул үзе, беркемгә дә ышанмыйча, бөтен куакларны актара, кулы белән кар көртләрен көрәп, яртылаш җимерек блиндажларны туздырып ташлый... 

Ә шул вакытта Лена санвзвод урнашкан йортның баскыч төбендә, үлеп яткан Табылдыкның өстенә карап, елап утыра иде. Иптәш кызлары аны ничек тә юатырга тырышалар: — Лена, тукта инде, яхшы түгел! — Эт — эт бит инде ул... Лена ни өчен елавын аңлатмакчы була: — Сез аңлыйсызмы, ул бик курыккан иде, ә мин юләр, җитмәсә, аны орыштым тагып... Бу аңлатудан, берни дә аңламаган дуслары, Ленаны култыгыннан алып, көчләп өйгә керттеләр. ...Кыска гына вакыт ял иткәннән соң, безнең частьлар Козлово авылына таба киттеләр. Скирмановодан өч кенә километрдагы бу авылга
28 
 
урман эчендәге үзәнлектән барырга кирәк иде. 6.00 дә, әле яктырып та өлгермәс борын, Козлово өчен сугыш башланды. Ленаны бу сугышка җибәрмәделәр. Үзе белән Бурсык тавында ип булганын Лена бик озак вакыт сөйләргә теләмәде. Иртәмчәк ул котелоктагы боткага да тиеп карамады. Санвзвод күршесендәге блиндажда ул, сугыш гөрелтесен борчылу белән тыңлап, япа-ялгыз утырды; әгәр берәрсе көтмәгәндә блиндажга төшсә, ул сискәнеп куя иде, хәтта бер тапкыр кычкырып та җибәрде. Санвзвод командиры Пересветов Вера Ухановаиы очратып сорады: — Тылга озатырга туры килер үзен, ә? Пичек уйлыйсың? — Ни өчен? — диде Вера, гаҗәпләнеп. — Аның бит бернинди ярасы юк. Бары авыр кичереш кенә... — Ә синеңчә, авыр кичереш яраланудан җиңелрәкмени? Аңарда... андыймондый нәрсә сизелмиме? — Пересветов бармакларын уң як чи- кәсе турында кыймылдатып алды. — Берни дә сизмәдем! — Ә син аның артыннан күзәт, яхшы гына күзәт! Вера Уханова яңадан блиндажга, Лена янына керде, яңадан анык алдына котелок белән боткасын куйды, һәм катгый рәвештә кушты: — Аша! — Теләмим, Вера... — Сөйләнеп торма, аша! Лена кашыгын алган иде дә, шунда ук аны котелок эченә төшереп жи- бәрде. Чирканып иңбашларын җыерып куйды. — Сугыш һаман барамы әле? — Бара. Коточкыч сугыш! — Яралылар күпме? — Кичәгедән дә күбрәк. — Юкка сез мине җибәрмәдегез... — Кая сине җибәрергә? — диде Вера, ачуы килеп. — Төн буена саташып, бәргәләнеп елап чыктың. — Юкны сөйләмә!—диде Лена, үпкәләп. Ә Вера аңа киңәш бирергә тотынды: — Син, иң яхшысы, үзең белән ни булганны сөйлә. Тот та сөйлә.... Сөйләгәч, үзеңә дә җиңел булып калыр. Югыйсә сиңа каравы ук куркыныч: бер сугыш үткәнче, бөтенләй икенче кыяфәткә керден! Немецларның миномет батареялары Скирманово өстенә йөгерек ут ачтылар. Ату бер минуттан артыграк дәвам итте. Ике мәртәбә блиндаж шундый көчле селкенеп куйды, өстәл өстендәге трофей шәмгә түбәдән туфрак коелып төште. Кызлар, бер почмакка сыенып, тынып калдылар. — Ничек аталар бит! — диде Лена, шыпырт кына, ату тынгач. Ату тыйды. Вера кесәсеннән яңа шәм чыгарып яндырып куйды. — Я, сөйлә, мин көтәм, — диде ул, кабатлап. — Ә беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирәсеңме? — Бирәм! Сузма, башла әйдә! — Билләһиме? — Я, билләһи! Менә сагыз булдың! Бары шуннан соң гына Лена чокыр буендагы землянкада үзе белән ни булганын сөйләп бирде. Ул һушына килгәндә төн була инде, сугыш кырында күмү командасының сугышчылары үлекләрне карап йөриләр; алар Ленаның кычкырган тавышын ишетәләр, башта землянканың ишек төбеннән үлек немец солдатын сөйрәп чыгаралар, ә аннан Ленаны алып чыгалар... Үзенең серен сөйләгәннән соң, Лена Верага сыенып бераз гына елап та алды; хәер, озак та үтми, аның үзенә дә җиңел булып китте, һәм ул үзе үк боткасы суынган котелокны алдына тартып китерде. — Тәмлеме? — диде Вера, күңелсез генә елмаеп.  
29 
 
— Бик! Ленаның бөтен кыланышында ниндидер бер балаларга хас нәрсә Зар иде; ул кашыгын шундый әкәмәт итеп тота, шундый кызык кына итеп ялый, Вера, хәтта түзмичә, әйтеп куя: — Тиле син! Әмма бәхетлесең... — Нәрсә турында син? — Үзең беләсең! — Ә-ә! — ди Лена, сузып кына һәм икеләнеп кенә. — Сине эзләргә киткәндә ул нинди иде! — Ә-ә!—ди Лена, бөтенләй башка тавыш белән һәм алдына карап кына өстәп куя: — Юкны уйлап чыгарма! — Тиле, андый мәхәббәтне уйлап чыгаруы читен ул,—ди Вера, бик житди итеп. — Бәлкем язучылар гына уйлап чыгара ала торганнардыр... Ә шулай да шикле: кая ал арга! — Ашарга бир, комачаулама! — Д1енә шушындый вакытта, минемчә, иң нык мәхәббәт була инде ул, — ди Вера, үз сүзенә нык ышанып. — Бөтен әйләнәдә сугыш, үлем дә кан... Шул чакта кеше яратса, — димәк, чынлап торып ярата инде ул... —Мине ул бөтенләй белми! — ди Лена, аның сүзен бүлеп. — Димәк, бер караудан белгән! Вера Ленага көнләшеп карый. — Әйе, бәхетле син! — ди ул, авыр сулап. — Кызлар төнлә аны эзли-эзли бөтен блиндажларны карап чыкканнар. Аңа Козловога китәргә берничә минут калгач кына үзен тапканнар. Билгеле инде, синең исән-сау булуыңны сөйләп биргәннәр... Ашкынудан үзенең кызыксынуын яшерергә өлгерә алмаган Лена тиз генә сорап куя: — Сөйләгәннәр? Ә ул ни дигән? — Сөйләгәннәр, ә ул шуның өчен бөтен кызларны кочаклап үпкән! — Шулаймыни? Бәлкем, ул... гомумән шундыйрактыр? — Әһә, көнләшәсең дәмеии? ... Төштәй соң Лена сугыш кырына китте. Бу — Москва янында барган иң каты сугышларның берсе иде. Ул көн буе, төн буе бертуктаусыз дәвам итеп, 14 ноябрь көненең икенче яртысында гына бетте, һәр колач җир өчен барган бу, акылларны томалаган, рәхимсез каты сугыш утыз сәгатьтән артыграк дәвам итте. Шул вакыт эчендә Лена барысы белән дә бергә гадәттән тыш күтәренке киеренкелек, әйтеп бетергесез тирән миһербанлык белән эшләде. Мондый киеренкелек, мондый нечкәлек белән бары музыка кылы гына уйный ала торгандыр!.. Лена һич куркусыз иң хәтәр урыннарга барды. Ул яралыларны сугыш кырыннан чыгарды, аларга ярдәм күрсәтте, юл уңаеннан боеприпаслар илтте, сугышта үлгәннәрне һәм аларның коралларын җыярга булышты... Сугыш ни кушса, ул туларның барын да эшләде, һәм бөтен эшкә дә кыз йөрәгенең бетмәс изге юмартлыгы җитте. Лена беренче сугышта татыган әлеге авыр кичерешләрдән бик тиз айныды, — яңа сугыш бер көн эчендә ул кичерешләрне юкка чыгарды. Әмма ул Юргин исеме белән бәйләнгән кичерешләрен генә оныта алмады. Бу кешегә кагылган бөтен нәрсә аның күңеленә тирән кереп утырган иде инде. Хәтта ул кызу сугыш барганда Юргин белән кояш чыккан чакта танышуын да исенә төшергәләде. Шулай ук ул, Юргинга сугыш вакытында ярдәм кирәклеген ишеткәч, үзенең ничек куркуын да хәтерләде. Ниһаять, Юргинның аны чокыр буйлап эзләп йөрүе турында иптәш кызларының сөйләвен нинди гаҗәпләнү, нинди аңлашылмас курку белән, күз яшьләрен көчкә тыеп, тыңлап утыруын да хәтерләмичә кала алмады. Бу вакыйгалар бар да, бер букетка 'җыелган чәчәкләр
30 
 
төсле, бер бөтен булып аның күз алдына килделәр, һәм бу букеттан шулкадәр кояш һәм тормыш исе аңкып тора иде ки, чәчәкле болында йөргәндәге шикелле, аның башы, шатлыктай җиңеләеп әйләнә, чыңлы 1 иде... 
XI 
Дошманны Скирманово—Козлово районында тар-мар итү турындагы приказ үтәлде. Дөрес, моның өчен безнең гаскәрләр, вакытны да, көчне дә, башта исәпләгәнгә караганда, шактый күп сарыф иттеләр. Арзанга төшмәде бу җиңү безгә, ләкин дошман икеләтә артык югалтты. Өч көн барган сугышта ул утыз дүрт танк, егерме танкка каршы орудие һәм биш авыр орудие, егерме алты миномет һәм бик күп башка кораллар югалтты; бу җирләрнең салкын карында ятып калган гитлерчылар да аз түгел иде... Козловойы азат итүдән бер сәгать элек кенә полкның шактый зур төркем солдат һәм офицерларын совет хөкүмәтенең орден һәм медальләр белән бүләкләве билгеле булды. Майор Озеров һәм һәлак булган комие-» сары Яхно — Ленин ордены белән; берничә офицер, шулар эчендә лейтенант Юргии, Кызыл Байрак ррдены белән бүләкләнделәр; егерме өч сугышчы арасыннан данлыклы солдат медале — «Батырлык өчен» медален Андрей Лопухов, Осип Чернышев, Иван Умрихин һәм Нургали Хасанов та алдылар. Озеровчылар бүләкләнү турында сугыш барган чакта ук белделәр. Полк үзенең геройларын җиңү белән тәбрикләде. Дошман Козловоның көнбатыш очындагы соңгы өйләреннән бәреп чыгарылгач һәм урманнар арасына качып киткәч, озак та үтми, майор Озеров армия командующие генерал-лейтенант Рокоссовскийдан берьюлы ике телеграмма алды. Телеграммаларның берсендә командующий полкның сугышчыларын һәм командирларын югары хөкүмәт бүләкләре алу белән котлаган, ә икенчесендә — Озеровка һәм бөтен полкка соңгы сугышларда оста хәрәкәт итүләре әчеп рәхмәт белдергән иде. «264,3 биеклеген алуда кыю инициатива күрсәтүегезне аеруча билгеләп узам»,—дип язган иде командарм. Элемтәчеләр урнашкан крестьян өенең болдырына утырып, Озеров телеграммаларны укыды, аннан ни турындадыр уйланыпмы, әллә уйларга тырышыпмы ул аларны хәлсезләнеп түбән салынган уң кулында бик озак тотып торды. Бурсык тавы өчен сугыш башланган минуттан алып ул ял турында оныткан иде, хәзер исә арыганлык үзен сиздерә башлады — гүя ана шул кечкенә кәгазь кисәкләрен тотып тору да авыр иде. Өч көн буена гел салкында йөрүдән Озеровның йөзе кып-кызыл булып, тупасланып калды, шешенгән күзләрен кан басты — читтән караган кеше аны менә хәзер бик нык исереккә санар иде, хәлбуки ул сугыш вакытында бер тамчы аракы авызына алмый иде. Гитлерчылар бөтен җирдә атудан туктадылар. Эчләреннән сыкранып булса да алар гаять әһәмиятле Скирманово һәм Козлово позицияләрен югалту белән килешергә мәҗбүр булдылар. Фронтта тынлык урнашты. Козловода гитлерчылар ут төртеп киткән крестьян йортлары янып бетеп киләләр. Бер төркем солдатлар гөрләп янган бүрәнәләрне шау- гөр килеп сөйрәп ыргыталар, янгынга кар ташлыйлар: караңгы төшүгә бер кечкенә ут әсәре дә калмаска тиеш. Икенче бер төркем солдатлар, ашыга-ашыга, авылның көнбатыш очына — яңа рубежда урнашырга китеп баралар, тагып башка төркемнәр ватылган немец танкларың карыйлар, гитлерчыларның туңып каткан мәетләрен бер җиргә әрдәнәләп өяләр, бетеп җирдә таралып яткан трофей коралларны һәм боспри- пасларны җыеп йөриләр. Козловодаи ары урман эченә, засадага кигеч барган танклар шаулыйлар. Зур урамнан Скирмановога таба трактор.
31 
 
лар безнең ватылган ике «Т-34» танкысыи көч-хәл белән сөйрәп баралар. Авыл читендә артиллеристлар кычкырып-шаулап, яна ут позицияләре торгызалар. Болар бар да беренче зур җиңү тудырган тансык һәм күңелле күренешләр иде, ләкин Озеров болар белән әле күптән түгел генә татыган тирән кызыксынуын, ни өчендер, кинәт югалтты... Нидән болай булуын Озеров үзе'дә әле аңлап җиткерми иде, шуңа күрә аңа үзенең уйларын бер тәртипкә китерү аеруча авыр иде. Болдырга Петя Уралең йөгереп чыкты да Озеровка дивизия командирының телефонга чакыруын әйтте. Озеров кисәк кенә, гүя бернинди аруны белмәгәндәй, урыныннан торды, Бурсык тавының түбәсенә карап алды (анда хәзер генерал Бородинның күзәтү пункты тора иде) һәм шунда ук җиңү күренешләренә нидән болай мөнәсәбәте үзгәрүен аңлап алды. — Телеграммаларны алдыңмы? — дип сорады Бородин. '— Әйе, алдым...—диде Озеров, үзенең гадәттәге тавышы белән. — Нигә болай синең тавышың! — диде Бородин, гаҗәпләнеп. — Арыдыңмы? Әллә шат түгелсеңме? Озеров ачыктан-ачык әйтеп бирде: — Дөресен генә әйткәндә, шулайрак... Мәсьәлә шунда, минем инициативаны бер дә кыю дип әйтерлек түгел, минемчә. Иң гади бер инициатива. Менә хәзер генә үзебезнең бик күп хаталарны күрәм. — Иртәгә җыелырбыз, — диде Бородин. Ул шуның белән булып үткән сугышны җыелып тикшерү үткәрергә теләгәнлеген аңлатты. — Бу бик кирәк! — Ә хәзер «өченчене» тыңла... «Өченче»—дивизия политбүлегенең начальнигы полковой комиссар /Михайловский иде. — Син көткән кеше килде, — диде ул, кыска гына. — Шулаймы? — Озеров полкка яңа комиссар килүе турында сүз барганлыгын аңлады. — Кайда ул хәзер? — Синең «хуҗалыкта» — Мин хәзер шунда барам. Озеров, тиз генә җыенып, үз полкының штабына (ул хәзер Скирма- новода иде) китте. ...Майор Озеров яңа комиссарның килүен бер атнадан бирле көтә иде инде. Ни өчендер ул, яңа комиссар бөтен җәһәттән һәлак булган Яхиога һичшиксез охшарга тиеш, дип уйлый иде: бер генә нәрсә дә — сугышның уты да, төтене дә — һәлак булган , комиссар образын аның күз алдында томалый алмый иде. Ләкин озак та үтми аңа үзенең хаталануын эчке ачыну белән белергә туры килде. Яңа комиссар, Иван Иванович Брянцев, бөтенләй башка төр кеше булып чыкты. Әгәр Яхно Озеровка, күпкырлы алмаз> шикелле, һәрвакыт нур балкытып торган бер кеше булып тоелса, бу, ташкүмер кисәгедәй, караңгы бер кеше булып күренде. Аның шулай күренүе, җитмәсә, бөтен кыяфәте тумыштан кара булуында да иде: калын иренле ябык йөзе дә, дәү башына ябышып яткан куе чәчләре дә (бүрексез йөрергә була’.), җыерылган кашлары астыннан карый торган, кискен яктыны, ахрысы, бик үк яратып бетермәгән күзләре дә — бар да кара иде. Хәтта аның тавышы да карасыман, җир астыннан чыккандай булып тоела иде, — башта ул һаман чыраен сыта биреп, сүзләрен кыска-кыска гына әйтеп сөйләште. Иркенләп сөйләшү бары төшке аш вакытында гына булды. Танышу хөрмәтенә майор Озеров комиссарга бер стопка аракы да салып бирде. Комиссар шунда ук сорап куйды: — Ә үзегезгә? — Мин бик сирәк эчәм.  
32 
 
— Бу бик куркыныч. — Куркыныч? Ни өчен? — Картайган көнегездә бертуктаусыз эчә башларсыз,—диде Брянцев, караңгыланып һәм бик ышандырырлык итеп, аннан гади генә өстәде: — Бүген эчегез. Бүген эчү кирәк хәтта. — Ярый алайса, мин үземә дә салам, — диде Озеров, көтмәгәндә генә килешеп. Брянцев чәкешми генә стаканын күтәрде. — Югары бүләк һәм шәп җиңү белән! Кыю эчте ул, ләкин соңыннан калын иреннәрен кызык кына сузып, шактый өренеп торды, ашыгып ипи кисәген иснәргә тотынды, — күренеп тора, ул да эчәргә (башта сизелгәнчә) бик маһирдан түгел икән. Менә шушы хәл инде Озеровны яңа комиссар турында, беренче караудан ук белүе читен кешеләр рәтеннән икән бу, дип уйларга мәҗбүр итте: мондый кешеләр танышканда бик саклык күрсәтергә яратучан булалар. — Котлыйм, шуның белән бергә кэнләшәм дә, — диде Брянцев, колбаса кисәген каба-каба.— Дошман өстеннән җиңү хисен тату — бу башка һичбер ни белән чагыштырырга мөмкин булмаган тойгы. — Ә мин сезне иртәрәк көткән идем, — диде Озеров. — Армия политбүлегендә бераз тоттылар, — дип җавап бирде Брянцев, һаман әле салынкы күзләрен көн яктысыннан яшерә төшеп.—Дөресрәге, госпитальгә кереп чыгарга туры килде. Москвадан иртәрәк китеп барганмын. — Сез /Москва кешесемени? Димәк, өегездә булгансыз? — Әйе, булдым... Ләкин өй буш иде. — Ә семьягыз? — Семья тегендә! — Брянцев кашыгы белән көнбатышка таба күрсәтте. — Бу хәл башлангач, шәхси эшләр артыннан йөреп булмады. Ә хатынның — игезәкләр. Ике коляскада. Озеров алдында яңа комиссарның йөрәге таң алдыннан башын сак кына күтәрүче чәчәк шикелле, акрын һәм саран гына ачыла барды, һәм Озеров аның, мәк чәчәге эчендәге төсле, ялкынлы-кызыл нур белән туп- тулы булуын күрә башлады. «Ярыйсы булырга тиеш», — дип, үзалдына сак кына уйлап куйды Озеров һәм тагын аракылы флягага сузылды. Ләкин Брянцев икенче стопкадаи катгый рәвештә баш тартты. — Көнләшәм, көнләшәм, — диде ул, кәефләнеп һәм хәтта беренче тапкыр Озеровка игътибар белән карап алды. — Бу һөҗүм сугышына катнаша алмый калуым өчен бик үкенәм. Оборонада мин бик бәхетсез кеше булдым. Сугыш башланганнан бирле ике мәртәбә инде стройдан чыктым. Беләсезме, мин, күрәсең, арткы йөреше булмаган механизмга охшаганмын: алга җибәрсәң—бара, эшли: чак кына артка тайпылса — авария. — Сугышта һәртөрле механизмнар кирәк, — диде Озеров. — Хәзер мин моны беләм, — диде Брянцев. — Ләкин башта белмәгәнмен. Мәсьәлә шунда ки, мин файдалы хәрәкәт дип, димәк, тормыш үзе дип, бары бер генә процессны — йөз белән алга карап баруны гына таный идем, һәртөрле башка хәрәкәт — балет ул... Менә шундый карашлар, күрәсең, мине сугыш вакытында харап та итә яздылар. — Кызып киткәнсездер? — Ихтимал,—диде Брянцев, гади генә килешеп. — Әйе, бу беркатлы караш. — Озеров яңа комиссар белән сөйләшүнең һаман ипләнә баруын инде чын канәгатьләнү белән тоя башлады.— Болай булганда, хөрмәтле Иван Иванович, сугышта маневрның кирәклеген инкарь итүгә кадәр барып җитәргә була. Ә сугыш ул —бер туры сызык белән генә хәрәкәт итү түгел. — Хәзер мин беләм. Әмма авыр булды!
33 
 
— Димәк, сезнең стихиягез — һөҗүм икәи? — Ихтимал. Сөйләшү Озеровны торган саен куандыра бара иде. Яңа комиссар ана һаман әле кара ташкүмер кисәге төсле булып күренә, әмма хәзер ул салкын түгел, ә, яца гына учактан алгандай, үтә кызган булып тоела иде. Димәк, яңадай учакка салсаң, дөрләп янып китәргә тиеш... Аштан соң, Озеров хәйләкәр генә сорап куйды: — Я, шуннан, Иван Иванович, юлдан соң ял итеп алмыйсызмы? — Әйе, миңа ял итәргә кирәк, — диде Брянцев, кинәя белән. — Ике ай мин госпитальдә ял иттем һәм, дөресен генә әйткәндә, ялдан бөтенләй арыдым. Ял итү дә арыта бит ул. Шулай булгач, миңа хәзер, әлбәттә, ял кирәк. — Бик шәп, — диде Озеров, — андый ялны, теләгәндә, бик тиз булдырып була. Мин сезне безнең эшләр белән таныштырам. •Майор Озеров белә: һәрбер комиссар иң элек частьтагы кешеләрнең мораль хәле һәм частьта политик эшнең куелышы белән кызыксына. Менә шуңа күрә ул полк турында сөйли дә башлаган иде, ләкин Брянцев аңа иң элек полкның бүгенге сугыштан соң кай төштә яңа позициягә урнашуы, команда составы, төрле подразделениеләрнең сугышчан сәләте турында сөйләргә кушты. Аннан, полкның хәлен тиз генә аңлап алгач, орудие һәм пулеметларның нинди хәлдә булулары турында, кышкы майлау материалы җитәме, ремонтчылар ничек эшлиләр, нинди транспорт бар, телефон кабеле күпме, каян чаңгылар табарга була,— шулар турында сорашырга тотынды... Шуның белән бергә ул, саф хәрби эшләр турында сөйләшкәндә нинди генә мәсьәләгә кагылмасын, шуны бик яхшы белгәнлеген күрсәтте. Аның полевой уставны һәм бик күп төрле башка наставлениеләрне яхшы белүен генә түгел, хәрби эш турында шактый гына үзенең оригиналь фикерләре барлыгын да бик тиз сизәргә мөмкин иде. Инде ул, инженерлык эшләре турында сөйләнеп, юл капчыгыннан һәртөрле хәрби мәсьәләләргә багышланган бер бәйләм китап-брошюралар чыгаргач, Озеров тәмам гаҗәпләнде. — Карагыз әле, Иван Иванович,—диде ул, китапларны актарып,— сез элек строевой командир булмадыгызмы? — Кызганычка каршы, булырга туры килмәде. — Ә сездән бит строевой командир чыккан булыр иде. Сез шуны беләсезме? — Ихтимал,—диде Брянцев, кыю гына. Ниһаять, комиссарны үзенә турыдан-туры кагылган эшләр белән таныштырыр вакыт җитте. Озеров, баштагы исәбенә каршы килеп, юри алар турында бик төпчекләп сөйләргә кереште; моның белән ул, гүя, менә кадерле комиссар, синең чын эш өлкәң кайда, дип әйтергә тели иде. Ул бик җентекләп полкның политик составы, сугыш вакытында үзенең вазифасын ничек үтәве, кайбер полптработникларга, армиядәге рольләрен тулысынча аклау өчен, нәрсә җитеп бетмәве турында сөйләп бирде. Шулай ук ул партия оешмасының эше, аның полктагы йогынтысы, сугыш вакытында солдатларны үз артыннан ияртүче аерым коммунистлар турында да сөйләде. Брянцев аның сүзләрен шактый игътибар, хәтта гаҗәпләнү белән тынлап утырды, ара-тпрә үзенең блокнотына нидер язып та куйгалады. — Сергей Михайлович, карагыз әле, — диде ул, Озеров сөйләп беткәч,—инде миңа үз нәүбәтемдә сезгә бер сорау бирергә туры килә: сез элек комиссар булып эшләмәгән идегезме, ә? — Беркайчан да. — Ә сездән, минемчә, начар комиссар чыкмаган булыр иде! — Ихтимал! — диде Озеров, көлеп. 
3. .С. Ә.. № 2.
34 
 
XII 
Козлове авылының читендәге кечкенә бер өйгә хөкүмәт бүләге алган озсровчылар соң гына җыелдылар. Бик нык арыганлыктан, алар аякларында чак басып торалар иде, шуңа күрә Озеров белән Брянцев бүләкләнүчеләрне котладылар да шунда ук ялга таралырга куштылар. Кыска гына митинг булып узган йорт янына Шаракшанэ батальоныннан бүләкләнгән солдатлар жыелдылар. Аларга авылның икенче очына кайтырга кирәк иде, шунлыктан, бергә җыелып китәргә булдылар: күптән түгел генә дошман торып киткән җирләрдән төнлә ялгыз кайтуы куркыныч иде. Бергә хезмәт итүче дуслар тәмәкеләрен шинель җиңе эченә яшереп кенә тартып җибәрделәр, яңа комиссар турында, Яхно шикелле, акыллы, яхшы күңелле кеше икән, дип сөйләнеп алдылар. Аның митингта кыска, әмма кайнар чыгышын, ә аннан шуңа каршы лейтенант Юргинның чын йөрәктән җавап бирүен исләренә төшерделәр. Кемдер шул чакта сорап куйды: — Ә лейтенант кайда соң? Барыбыз да җыелып беттек бит. — Ул хәзер килә,—диде Андрей. — Кайда соң ул? Китәргә вакыт иде! — Майордамы икән инде ул? — Юк ла, икенче бер эш чыкты монда. — Ә-ә, аңлашыла! Күрдем мин ул күзләрне! — Алайса, очраштылар алар? — Менә хәзер генә... Мин үзем күрдем... — Әйе, күңелле эш бу, егетләр! — Алай булгач, акрын гына бара торабызмы әллә? Ләкин берсенең дә ни өчендер китәсе килми иде. Бар да, кинәт кенә уйга төшеп, тынып калдылар: берәүләре әниләрен, икенчеләре хатыннарын, өченчеләре яраткан кызларын исләренә төшерделәр... Һәм бар да, үз якыннарын исләренә төшерү белән бергә, туган җирләрен сагындылар... Караңгы, йолдызлы күктә самолет гүләгән тавыш ишетелде. Ул көнчыгыштан көнбатышка таба бара иде. Әле яңа гына туып-үскән җирләрен сагынган озсровчылар ихтыярсыздан туган илләренең чиксез киңлекләре турында уйлап куйдылар, һәм аларның барысына да кинәт җиңел, рәхәт булып китте, әйтерсең, алар өч тәүлек буена авыр сугышта да булмаганнар... 
Зур, авыр самолет Москвадан көнбатышка, дошман тылына бара иде. Аңа таза брезенттан тегелгән капчыклар төялгән иде; капчыкларда— һәртөрле сугыш кирәкяраклары. Самолетның уң як буш бортында, пилотлар кабинасына керә торган ишек янында бер төркем кешеләр тыгызланып утырганнар; аларның барысының да өстендә яшькелт тышлы, сырган кыска курткалар, аякларында — соры киез итекләр, башларында— йомшак мехтан колаклы бүрекләр, барысының да аркаларында — парашютлар. Капитан Румянцевның десант группасы дошман тылына безнең армиянең җаваплы заданиесеп үтәр өчен очып бара. Самолетның моторлары көчле һәм тигез шаулыйлар. Десантчылар үзара сөйләшмичә генә баралар. Хәер, нәрсә турында сөйләшергә? Очып китәргә әзерләнгән чакта алар барысы турында да туйганчы сөйләшкәннәр иде инде. Хәзер дәшми генә утырасылары килә. Кайберләре черем итеп утырган булалар. Ләкин, билгеле инде, берәү дә черем итми, — мондый минутларда йокыга бирелеп буламы соң? Фронт сызыгын хәвеф-хәтәрсез уздылар.  
3’ 35 
 
Озак та үтми, пилотлар кабинасының ишеге ачылып, корабль командиры күренде. Шул минутта ук почмактан күтәрелгән капитан Румянцевның озын, киң җилкәле гәүдәсе кабина ишеген каплады; ул, башкалардан аерым, мех курткадан иде. Пилотны тыңлаганнан соң, Румянцев, кисәк кенә борылып, кулын күтәрде дә акрын гына команда бирде: — Әзерләнергә! Десантчылар җәһәт кенә урыннарыннан тордылар һәм парашют каешларын рәтләргә тотындылар. Гомуми тынлык эчендә бары сугышчы Алеша Самохвалов командирдан кычкырып сорады: — Без билгеләнгән урынга килеп җитәбезмени инде? — Әйе, әйе!.. — диде капитан Румянцев, дулкынлануын басарга тырышып. — Алайса, син беренче булып сикерәсең? — Так точно, иптәш капитан! — Урыннарыгызга басыгыз! Моторларның шаулавы сизелерлек дәрәҗәдә басылды. Кабинаның ишегендә икенче пилот күренде: аның карашы борчулы һәм кайнар иде: — Сигналлар! Сугышчыларның көчле куллары шунда ук ишекне ачтылар; самолет эченә җил, кар, тамчылар, төнге караңгылык бәреп керде... Команда ишетелде: — Сикер! Самохвалов кыю гына төпсез төн эченә ташланды. Икенче булып, сугышчы Терещенко сикерергә тиеш иде. Иптәшен күзе белән озатканнан соң, ул ишеккә таба атлады, ләкин шул секундта аның битенә боз кисәге бик яман килеп бәрелде. Ул канланган сул як яңагын тотып алды һәм ишек янында тукталыбрак калды. Румянцев аңа ярсып кычкырды: — Сикер! Кинәт пилотлар кабинасыннан тавыш ишетелде: — Стой! Сикермәскә! Ялгышу булган икән. Ул көннәрдә Ржев урманнарында йөзләрчә костерлар яна иде; костерлар тирәсендә фронт сызыгына таба баручы безнең сугышчылар, партизан отрядлары, авыллардан явыз дошманнан качып киткән колхозчылар җылына торганнар иде. Москва партизаннар белән күптән түгел генә һава элемтәсе урнаштыра башлады, сигнализация бик гади иде, шуңа күрә нәкъ кирәк костерны табу бик ансаттан түгел иде. Шуның өстенә пилотларның да дошман тылына беренче геиә очулары иде. ...Берничә минуттан соң самолет Воронин отрядының Грибки авылына якын яндырылган сигнал утлары өстенә килеп чыкты. Десант тиз һәм исән-имин җиргә төште. 
XIII 
Румянцевның десант группасы Воронин отрядына юкка гына җибәрелмәгән иде. Отряд хәрәкәт иткән Болотный районы аша Вязьма — Ржев тимер юлы уза. Безнең контрһөҗүм башланган тәкъдирдә, бу артык зур булмаган юлнын немец фашистларының үзәк группировкасы өчен бик әһәмиятле булып китүе бар. Румянцев десантына, Воронин отряды составына кереп, партизаннар ярдәме белән, якын көннәрдә юлны тәмам эштән чыгарырга приказ бирелгән иде. Шуның белән бергә дошманның Ржев шәһәре тирәсендәге берничә зур хәрби складын да юк итәргә кушылды. Аз санлы, тәҗрибәсез партизаннар көче белән үткәрелгән диверсия хәрәкәтләре безнең армия командованиесен каиә
36 
 
гатьләндерә алмый иде. Бу диверсия хәрәкәтләрен киң күләмдә һәм планлы рәвештә җәеп җибәрер вакыт җитте: Көнбатыш фронтта безнец контрһөҗүмгә хәзерлек башланган иде инде. ... Логовлар семьясы отрядта икенче көн тора. 14 иоябрьның иртә- сендә ^Москвадан самолетта төнлә белән десантчылар киләсе билгеле булды. Бу хәбәр барлык партизаннарны һәм, барысыннан да битәр, Марийканы бик нык дулкынландырды: Андрей турында уйлар бер-бер артлы аның күңеленә килеп киттеләр... — Уйласаң исең китәр: Москвадан бит!—диде ул, дәртләнеп, Фаяны тыңлаганнан соң. — Аңлыйсыңмы соң син моның нәрсә икәнен? — Аңлыйм, аңлыйм!—диде Фая, котелоктан кайнар тары өйрәсен ике мискига бушатып. — Я, менә утыр шунда, аша суынмас борын. — Хәзер инде минем ашыйсым да килми, — диде Марийка; аның арыган йөзе алсуланып, күзләренең карасы яктырып китте.— Отрядка килүебезгә шундый шатлык! Бу яхшы фал! Бик яхшы фал! Москвадан бит, уйлап кына кара! Бәлкем, Андрюша йөргән җирләрдәндер, ә? Нигә борыныңны җыерасың? Булмас дисеңме? Ни өчен булмас? — һап, я аша син, аша! Хыялланма! — Юләр син, Фая, — диде Марийка, көрсенеп. — Ничек инде мин чның турында уйламыйча тора алыйм? Ул минем менә монда, бөтен йөрәгемне, бөтен җанымны биләп тора! Менә үзең дә, моның нәрсә икәнен белгәч, миңа болай кырын карамассың! Фая тиз генә апасы янына утырды. — Я, кичер, кичер мине! — Ярый, мин бераз гына ашыйм... Әнкәй кайда? — Ул инде кухняда командовать итә. — Ул беләме? — Барын да белә. — Соң шуннан? — һи, бар сөйләгәне шул турыда гына! һәм чыннан да: бу сәгатьтә отрядта Москвадан десантчылар группасы килү турында гына сөйлиләр иде. Ольховкадагы немецлар комендатурасын тар-мар итүгә әле бер генә тәүлек үтеп китте. Бу беренче зур уңыштан барлык партизаннар, бик кәефләнеп, дәртләнеп йөриләр иде, инде менә тагын шундый гадәттән тыш яңалык, — һәм отряд шатлыктан гөр килде... Хәзер инде бар да аңладылар: Москва аларныц партизан отряды турында белә, алар турында кайгырта, аларга ярдәм җибәрә. Алар ялгыз түгелләр. Алар артында Москва, ә Москва артында — бөтен ил тора. Грибки авылы тоташ урман белән әйләндереп алынган зур аланлыкка урнашкан иде. Ул район отрядыннан да, Бояркин отрядыннан да бер үк ераклыкта. Шуна күрә Воронин самолетны каршы алу һәм десант төшәсе урынны саклау өчен һәр икс отрядтай да берәр группа партизаннар аерырга булды. Партизаннар Грибки авылына чыгып китәр алдыннан (алар белән Степан Бояркин үзе барачак иде) Илья Крылатов үзенең землянкасы янында һәрвакыт эш белән чабучы Костяны тотып алды. — Керәбезме, ә?—диде ул аңа. — Тегеләргәме? — дип сорады Костя, күзләре белән күршедәге кечкенә землянкага күрсәтеп (хәер, аңа штаб начальнигыннан сорап тору да кирәкми иде). — Әйе-е, хәзер мин күрәм инде: беткән кеше син! Ни өчен генә монда калдың? Үз башыңамы? — Ташлале шул каркылдавыңны! —диде Крылатов, усал телле Костяга ачуланырга телән, ләкин һич ачулана алмыйча. Бер үк нәрсәне чәйнисең дә чәйнисең! Я, керергә дә ярамыймыни инде?
37 
 
— Соң сии бүген кердең бит инде! — Анысы берни түгел! Я аңа, әйтик, десант турында да сөйләргә ярамыймыни? Аннан әйт дөресен генә: синең үзеңнең керәсең килмимени? Фая хәзер анда ич! — Анда түгел шул, ул хәзер кухняда! — Ә-ә, әнә ничек! Алайса бар да ачык! һәм Крылатов ялгызы гына үз юлы белән китеп барды. Марийка Илья Крылатовка сагаеп карый иде. Ольховкада комендатураны тар-мар иткәннән соң, аның Логовлар өенә килүе Марпйканы бик гаҗәпләндерде; инде кичә һәм бүген аларның землянкасына һичбер эшсезгә килеп чыгуы аны тагы да ныграк гаҗәпләндерә төште... Илья Крылатов Марийка белән үзен гади һәм әдәпле генә тота иде. Дөрес, Крылатовиың, чибәр һәм акыллы гына күренгән егетнең, игътибар итүе Марийкага азрак ошый да иде. Ләкин ул аның юкка өметләнеп йөрмәвен тели иде һәм, шунлыктан, киләчәктә аны артык ачык чырай күрсәтмичә салкын гына каршы алырга үзенә сүз биреп куйган иде. һәм менә ул өченче тапкыр килде... Ләкин Марийка, үзе дә сизмәстән, биргән сүзен онытып, Крылатовны гаҗәеп якты чырай белән каршы алды, үзе үк аңа утырырга урын тәкъдим итте һәм үзе үк, беренче булып, ашыгып, дулкынланып сүз башлады: — Сөйләгез, барын да, барын да сөйләгез! Мин тыңлыйм! — Нәрсә турында соң? — Десант турында инде, башка нәрсә турында булсын! — Ә-ә, десант турында! Илья Крылатов төнлә киләчәк Румянцев группасы турында берни дә белми иде, ләкин самолетны каршы алу ничек оештырыла — ул ка- дәресе аңа билгеле иде. Менә шул турыда ул бик җентекләп, ягымлы итеп сөйләргә кереште. Марийка аны игътибар белән генә түгел, хәтта сихерләнеп тыңлый иде. Марийканың якынлыгы, аның күтәренке бер хәлдә булуы Илья Крылатовны бу минутта гадәттәгедән дә көчләрек дулкынландыра иде. Әгәр Марийка аңа күңелендә саклап йөрткән иң кадерле сүзен әйтергә рөхсәт итсә, ул әйтеп бетергесез бәхетле булыр иде! Ә бит бу көтелмәгән, һәм һәрбер көтелмәгән хәл шикелле, бөтен барлыгын тетрәткән мәхәббәткә дучар булу көннәрендә аның күңелендә Марийкага әйтәсе килгән сүзләр меңләп тудылар. Әмма бу минутта бары десант турында гына сөйләргә кирәк иде, башка берни турында да! Марийка, ни өчендер, десант бер отряд тормышына гына түгел, аның үз тормышына да күп яңалыклар кертер дип ышана иде. Шуңа күрә дә ул Крылатовиың сүзләрен, җыр тыңлаган шикелле, тыңлый иде. Ул хәтта өстәлдә яткан кулына Крылатовиың бары дулкынланудан гына (һичбер яшерен теләк белән булмаска тиеш) кайнар учын салуын да сизми калды. Землянкага көтмәгәндә генә Анфиса /Марковна килеп керде. Аны күргәч, Крылатов белән Марийка куркынып өстәлдән кулларын алдылар. Марийка Крылатовиың кулын аның кулы өстенә куюына игътибар итмәве өчен бик гаҗәпләнде, һәм ана әнисе алдында бик оят булып китте. Иөзе аның кызарып янды, хәтта дымланып киткәндәй булды. Крылатов шунда ук урыныннан сикереп торды һәм уңайсызланып әйтте: — Ярый, мин киттем, миңа вакыт! Вакьп, вакыт, диде Анфиса Марковна да, ләкин ул моны шуи- дый бер тон белән әйтте кн, Крылатовка үзенең саксызлыгы өчен бик оят булып китте. — Иртәгә мин, кереп, барын да сөйләп чыгармын, — диде үл көч- хәл белән бик әкрен генә. ‘ J ’ 
38 
 
— Керми калмагыз!—диде Маринка. Крылатовиы яман караш белән ишектән озатып калганнан соц, Анфиса Марковна кызына кырын гына карап алды. — һай, Марийка, аның бу кадәр сш синең янга кереп йөрүе мина бер дә ошамый! Яхшы түгел! — Әнкәй!—диде Маринка, өзгәләнеп һәм уттай янып. — Яхшы түгел! Мин бит аны үтәдән-үтә күреп торам! — Әнкәй, нн сөйлисең син? — Я. ярый, ярын, үкермә! — Берни дә белмисең син, әнкәй! Ә бу вакытта Илья Крылатов Костяны Грибки авылына китәр өчен приказ көтеп торган партизаннар төркеменнән бер читкәрәк алып китте дә, бәхетле тавышын тыярга тырышып, сөйләргә кереште: — Димәк, син мине үлемгә хөкем ителгән кешегә саныйсың инде, шулаймы? Ә син ялгышмыйсыңмы икән? Кызганыч, син аның мине ничек каршы алуын күрмәдең! Мин синең белән һәрвакытта ачык сөйләшәм, алар бит бертуган кызлар. Эх, син аның мине ничек тынлап утыруын күрсәң иде! Ничек тыңлады ул мине! Беләсеңме, мин менә хәзер дә әле исерек кеше кебекмен! — Бик ошагансың,—диде Костя. — Ничек тыңлады ул! йөзе яна, күзләре яна! Аның әле беркайчан да бу кадәр бәхетле булганы юк иде... 
XIV Румянцев группасы, әйберләрен җыеп һәм олауларга төяп, Грибки авылыннан Воронин отрядының Черек урмандагы лагерена таң алдында гына кузгалып китте. Аларны каршы алган партизаннар озата бардылар. Десантчылар бик уйчан һәм сүзгә сарай иделәр; төнге борчылулар басылды, бөтен нәрсә майлагандай шома бара, тик Самохвалов- ның язмышы турында уйлану гына аларның күңелен борчып тора иде. Воронин, бик теләсә дә, Румянцев группасын үзе каршы ала алмады; элекке көнне генә ул, хәрби өйрәнү вакытында, аягын бик каты бәрде, хәзер исә землянка эчендә дә көчкә-көчкә генә йөри иде. Шуның өстеиә бүген кич Черек урманга партиянең Болотный район комитетының чираттагы утырышына, райком членнарыннан башка, партизан группаларының командирлары (элемтә булганнары) һәм кайбер яшерен оешмаларның җитәкчеләре дә килергә тиешләр иде. Кешеләрне каршы алырга, алар белән сугышчан эшләре турында сөйләшергә һәм 15 ноя- эрьның иртәнге сәгатенә билгеләнгән утырышка алдай әзерләнергә кирәк иде. Кояш чыгуга Грибки авылыннан кара тиргә баткан ике партизан чаңгыда килеп җиттеләр, алар десантның исән-имин төшүен, ике сәгатьтән Черек урманга килеп җитәчәкләрен хәбәр иттеләр. Райком утырышына чакырылган кешеләр бар да землянкага Җыелып беткәннәр иде. Иртәнге аш вакытында сүз бары десант турында гына барды. Бөтенесенең гаҗәпләнүенә каршы, һәрвакытта үзен тыныч тотуы белән танылган Воронин да бу сәгатьтә башкалар шикелле үк дулкынлана иде. Элек ул, нинди генә мәсьәлә турында сүз бармасын, кешенең сөйләгәнен тыңлый, аннан соц гына үз сүзен әйтә торган иде; хәзер исә, үзенең дулкынлануын сизмичә, ул бу иске гадәтен бозды. Райком члены, элек районның хәрби комиссары, ә хәзер отрядның штаб начальнигы Вихляев берничә тапкыр кашыгы белән алюмин мискипы шакып, Воронинга янап та караган булды: — Иван Емельянович, кара аны, ач калдырам бит үзеңне! — Син аша, аша, үз эшение бел!  
39 
 
Кашыгын читкә этәреп, Воронин өстәл яныннан торды. Сул аягына каты чатанлап, ул мич янына барды да тәбәнәк бүкәнгә утырды. Мичтә чаткыларын чәчрәтә-чәчрэтә шатырдап вак кына чыршы утыны яна иде. — Сез ашагыз, тыныч кына ашагыз,—диде Воронин, иптәшләренең иртәнге ашны тизрәк ашап бетерергә тырышуларын күреп. — Кая ашыгасыз? Минемчә, алариың килеп җитүен көтәргә, шуннан соң гына утырышны башларга кирәк. Сез ничек уйлыйсыз? Бар да Воронинның бу тәкъдиме белән бик риза булып килештеләр. — Әйе, зур эшләр!—диде Воронин, үзенең тынгысыз уйларын тыя алмыйча яңадан сүзгә керешеп. — Менә моның кебек, ягъни Москвадан безнең җирләргә десант килүе кебек вакыйгалар илнең дошманны тар- мар итәр өчен ниләр эшләп ятуы турында төрле уйлар кузгата. Мәсәлән, Москва безгә генә десант төшергән дип уйларга безнең нинди нигезебез бар? Киресенчә, мондый десантлар дошман тарафыннан басып алынган бөтен районнарга да төшерелгән дип уйласак, дөресрәк булмасмы? Мин ышанам, ул һичшиксез шулай булырга тиеш тә, инде шулай булгач, димәк, партизаннар хәрәкәте хәзер Москвадан ярдәм һәм җитәкчелек алып торган икенче фронтка әверелә. Ике тегермән ташы! Алар, араларына нәрсә эләксә, шуны тартып бетерәчәкләр. Барын да тузанга әйләндерәчәкләр! Воронинның мичтәге уттан яктыртылган йөзендә гадәттәге борчылу һәм арыганлык күренми иде. Бүген ул көтмәгәндә генә ай буе йөртеп ияләшеп беткән мыегын кырып ташлады. Шуңа күрә ахрысы, аның йөзендәге моңарчы һаман сакланып килгән якты яшьлек билгеләре хәзер барысына да аеруча ачык күренә иде. — Барыннан да элек, — дип, сүзен дәвам иттерде ул, иптәшләренең әле берсенә, әле икенчесенә борылып, — десант килүнең партизаннар өчен дә, шулай ук җирле халык өчен дә гаять зур мораль әһәмияте бар. Я, әйтегез әле, партизан хәрәкәтенең уңышына эчләреннән бик үк ышанып бетмәгән кешеләр юкмыни? Яшерен түгел, бар бит алар, аз булса да бар! Ә менә хәзер инде алар тагы да азрак калырлар яки бөтенләй бетәрләр! һәм халык та хәзер безнең ялгыз булмавыбызны күрер. Десант турындагы хәбәр инде бөтен якын авылларга таралып өлгергәндер! Әйдә, таралсын! Бу бик яхшы. Москвадан безгә кешеләр очып килүен яшерергә дә кирәкми. Киресенчә, бөтен җирдә бу турыда сөйләргә кирәк! Моны бигрәк тә безнең подпольщиклар эшләргә тиешләр... Ышанам, Москвадан десант килү хәбәре безнең халыкны рухландырыр, һәм безнең отрядларга кешеләрне тагы да күбрәк тартыр! Инде мәсьәләнең хәрби ягына килсәк, десантның әһәмияте биредә дә аз булмас. Шик юк, бу тәҗрибәле хәрби кешеләр ярдәме белән без сугышчан хәрәкәтне тагы да киңрәк җәелдереп җибәрербез. Кыю һәм энергияле хәрәкәт итәргә кирәк. Без хәзер аерым һөҗүмнәрдән бөтен территорияләрне сугышып алуга күчә алабыз. Вакыт! — Боларның барысы турында да бер сөйләшәсе иде, — диде Вихляев. — Сөйләшәчәкбез, сөйләшәчәкбез! Кемдер, землянка ишеген ачып, кычкырып җибәрде: — Десант килә! Бу сүзләрне ишетеп, бар да урыннарыннан куптылар... Воронин иң ахырдай гына көч-хәл белән землянкадан чыкты. Бөтен яктан, сукмаксыз-нисез, карга бата-бата, үзара кычкырышып, партизаннар Грибкидан лагерьга килә торган юлга таба чабалар. Аксаклыгы аркасында барысы белән бергә чаба алмавы өчен Воронинның ачуы килә иде. Иптәшләренең ашыгып аны онытулары һәм ялгыз калдырулары өчен, аның хәтере дә калган иде... Атлаган саен аның сул аягы
40 
 
каты авыртып китсә дә, ул Москвадан килгән кунакларга каршы барырга булды. Ләкин ул тыныч кына бара белми, таяк белән йөрергә өйрәнмәгәнлектән, җайсыз атлый иде; ашыгудан ул таягын төшереп тә җибәрде, инде алырга маташкан чакта үзе дә сукмакка егылды. Ядадан аякка басу аңа бик авыр булды. Дөрес, таяк кулда иде инде, ләкин аның бөтен мускуллары шундый авыртып китте, ул каршы алырга бару ниятеннән кайтырга мәҗбүр булды. Воронин, арып, бер юан чыршыга аркасы белән сөялде. Ул аягыннан башына хәтле карга баткан иде, ләкин үзе шуны сизмәде дә... Биек һәм сирәк үскән агачлар арасыннан ул Грибки юлына җыелган зур партизаннар төркемен күрде. Бер минуттан аларның кычкырган тавышлары ишетелде... «Каршыладылар!» диде ул, һәм аның кәефе шундый кырылды ки, мондый хәтер калуны ул кичерсә — бары бала чагында гына кичергәндер... 
XV Совет самолетының десант төшерү хәбәре һич аңлашылмас яшен тизлеге белән бик күп авылларга барып җитте. Мондый очракларда гадәттә арттырып та җибәрәләр. 1\ая барма, шунда сөйлиләр: берничә самолет очып килгән икән, берме, икеме йөз парашютчы ташлап киткән икән, диләр. Иртән иртүк полицайлар телефон буенча полиция коменданты Лозневойга совет десанты төшү турында хәбәр иттеләр. Лозневой шул минутта ук бу хәбәрне хәрби комендант Гобельманга җиткерде. Гобель- ман аның сүзенә бик үк ышанып бетмәде, ләкин шулай да Лозневойга, хәбәрнең чынлыгын тикшереп белү һәм, кирәк булса, десантчыларны тоту өчен, бер группа полицайлар алып авылларга чыгарга кушты. Болотныйда төрле адәм актыгыннан — элекке кулаклар һәм аларның малайларыннан, гитлерчылар төрмәдән чыгарган карак һәм бандитлардан, шулай ук үзләрен совет власте тарафыннан кимсетелгән дип санаучылардан — җыелган бер төркем полицайлар бар иде. Бу полицайларның барысы да диярлек халык талап баю һәм элекке кимсетелүләре өчен халыктан үч алу нияте белән немец-фашистлар армиясе артыннан ияреп килгәннәр иде. Лозневой, менә шул килмешәкләрдән күрер күзгә иң башкисәрләрен сайлап алып, десант төшкән районга чыгып китте. Җан тынычсызлыгы белән чыгып китте ул Болотныйдан... Аныц волость полиция коменданты булып эшкә керешүе бик үк күңелле башланып китмәде! Бүгенге задание ул — яклаучысы булмаган халыкнын мөлкәтен тартып алу түгел, ә җитди, сугышчан эш иде. Полицайлар десант турында үзләренчә шаулап акыл саталар, ә Лозневой, кыска тунының йонлач якасына борынын яшереп, караңгы чырай белән сүзсез генә тирә-ягына каранып бара иде. Шайтан алгыры, армиядән качып, нәрсә отты соң ул? Монда бит фронтта булуга караганда да әшәкерәк: анда, ичмасам, дошман гел алда гына диярлек була, биредә бөтен тирә-яктан урап алган ул... Ольховканың төньягындагы ике авылда булып, десант турында бертөрле дә яна хәбәр ишетмәгәч, Лозневой өченче авылга — Поши урманына якын Семенкииога чыгып китте. Ярты юлда, урманлы чокырда ул көтмәгәндә генә Семеикино авылының полицае — Трифон Сысосв- ны очратты; аның чанасында кул-аягын бәйләп салган десантчы Алеша Самохвалов ята иде. Ул сул ягы белән, яңагын саламга хәлсез куеп яткан; үзе бик яшь һәм зәңгәр күзле, борыны белән бит уртасын үткән төнне туңдырган. Артка каерып бау белән бәйләнгән уң кулы ялангач, кызарып беткән; сыңар бармаклы солдат бияләе аяк очында аунап ята... 
41 
 
Полицайлар шунда ук чананы чолгап алдылар. Дәшми генә алар Самохваловны һәрьяклап карарга тотындылар, аннан берсе каты итеп борынын сеңгерде дә әйтеп куйды: — Капкан икән, имчәк баласы! — Бияләйне кидерегез!—диде кинәт яңгыравыклы тавыш белән Алеша Самохвалов. — Ишетәсезме, юкмы? — Кара син аны!—дип гаҗәпләнде икенче бер полицай. — Ул әле кулын сакламакчы була! Ә башыңны, энекәш, сакларга уйламыйсыңмы? — Башыгызны сез саклагыз! — Менә сволочь!—дип кычкырды полицай, ләкин шулай да, башкаларның гаҗәпләнүенә каршы, десантчы кулына бияләен кидерде. Бары Лозневой гына Самохваловка карамады. Сысоев белән бер читкәрәк китеп, ул кашларын җыерып сорады: — Кайда тоттың? Полицай Сысоев, йонлач җирән мужик, күптән түгел генә Семен-' кинога килгән элекке карак, тәмәкесен көйрәтеп, көлгән булып җавап бирде: — Җәнлек үзе аучының кулына килә икән ул! Бу да үзе килде! — Туп-туры сиңамы? — Туп-туры миңа. — Сысоевның балыкныкыдай кызгылт читле акай күзләре шатлыктан балкый иде. — Минем өй бит авыл читендә генә, урманнан ерак түгел. Ә ул, күрәсең, төнлә үзләренекеннән аерылып калган да адашкан. Буталып йөргәнйөргән дә инде иртәнчәк авылга таба килгән. Бу суыкта кая барсын? Урманнан чыккан да давай туры миңа, ә минем тавык кетәгедәй өй читтә генә шунда... Ишектән керүе дә булды — бусагага ауды да! Ә төнлә мин үзем самолет тавышын ишеткән идем, аннан киеменнән үк күренеп тора бит... — Сораштыңмы? — Чамалап карадым!—диде Сысоев, усалланып. — Әйе, чамалап карадым, ләкин сезгә дә киңәш бирмим! Хәтта кулымны тешләде, сволочь! — Ул сул кулыннан бияләен тартып алды. — Күрәсеңме, нинди эзләр калдырды? — Ә кая төшкәннәр? Әйтмиме? — Бернәрсә дә әйтми! — Күпме булганнар үзләре—аны да әйтмиме? — Юк, әйтми! — Зарар юк, бездә әйтер! -Ай-Һай, — диде Сысоев, шикләнеп.—Мактанып әйтүем түгел: әгәр мин теләсәм, телсездән дә доклад сөйләтә алам, ә бу... Кыскасы, киңәш бирмим! Сысоев чанасы янына килделәр. Лозневой тынгысыз, җитез караш белән Самохваловка карап алды һәм аның йөзен юньләп күрергә өлгермичә, күзләрен тизрәк түбән төшерде. Кабаланып, өзепөзеп кенә сораша да башлады: — Нинди десант төшерелде? Кайда? Нинди максат белән? — Тагын сорау алумы? — диде Алеша. — Әйе, тагын, ләкин бу юлы сөйләргә мәҗбүр итәчәкбез! Самохвалов, бер күзе белән генә Лозневойга карап, шактый озак дәшми торды. Алеша өчен ачык иде: Лозневой — чананы урап алган бу бандитларның өлкәне. Шуның өстенә Самохвалов ниндидер күзгә күренмәс билгеләр буенча Лозневойның хәрби кеше булуын да белеп алды; димәк, армиядән дезертир булып качкан кеше! ' Самохваловныц күкрәген эчтән челлә эссесе көйдереп алгандай итте Үлемнең котылгысыз булуын белеп, ул кинәт бу күтәрелеп карый да алмагач кабахәт җанны ничек итеп кенә булса да үчекләргә булды.  
42 
 
— Кыйнарсызмы?—диде Алеша. — һичшиксез. Бераз дәшми торганнан сон, Алеша җавап бирде: — Алайса әйтәм... — Ул хәтта башын да күтәрде. — Самолет җидәү иде. ә кешеләре — йөздән артык... Яхшы коралланганнар, төрле йөкләре дә бар. Кая төшергәннәрен белмим: безгә әйтмәделәр... Менә шул! Башка бер авыз сүз әйтәчәк түгелмен, теләсәгез хәзер үк пуля астына куегыз! Чана әйләнәсендәге полицайлар пышылдашырга тотындылар. Лозне- вой кабатлап сорады: — Пөздән артыкмы? — Күп артык, — диде Самохвалов. Сысоевпы җиңеннән тартып, Лозневой чана яныннан китте. Алар артыннан тагы ике полицай иярде. Үзара нәрсә турындадыр шыпырт кына сөйләшеп алдылар, аннан Сысоев кире чана янына килеп, һичкем көтмәгәндә, Самохваловныц кулларын чишәргә тотынды. Чишеп беткәч, ул Алешага кычкырды: — Я, әйдә, өстеңнән сал! Алеша Самохвалов чана күкрәгенә тотынып кына аягына басты. Полицайлар төркеме артында басып торган Лозневойны күреп, аңа кычкырды: — Алайса, үтермәкче булдың, син совет властен сатучы кабахәт җан! Үтер, корчаңгы эт, үтер! Мине үтерерсең, әмма үзең дә, сволочь, пулядан котыла алмассың! Без монда күпләр, белеп тор шуны! Сысоев дәшми генә зур . йодрыгы белән Алешаның кабыргасына китереп төртте. Алеша башы белән чананың күкрәгенә егылды; күз алларында аның зәңгәр ачыклыклар беләи ергаланган кышкы саргылт күк чайкалды. — Хәзер,— диде ул-, әкрен генә. Алеша Самохвалов яңадан аягына басты, өстеннән бөтен киемен салды, бары бер кат эчке күлмәк-штаннан гына калды; Сысоев шунда ук аның киемнәрен җыеп Лозневой чанасына алып китте. Эчке күлмәк- штаннан Алеша барысына да бөтенләй арык, кечкенә малай булып күренде. Суыктан бөрешеп, ялангач аякларын салам эченә тыга төшеп, ул полицайларның баш өстеннән җәһәт кенә тирә-ягына каранып алды; тап-такыр итеп кырган солдат башын аңа кай җирдә салырга туры килә?— Гүя шуны белергә теләде ул... Сүз юк, урын бик шәп иде: киң чокыр, аның сөзәк битләрен зирек һәм чикләвек куаклыгы каплаган, ә нәкъ төбендә куе таллык, — таллык астыннан елгачык агарга тиеш. Бөтен җир монда, кышның нәкъ беренче көнендәге шикелле, һич эз төшмәгән, чиста, саф иде. Әйе, урын бик шәп, әмма ләкин үлем эчен түгел, яшәр өчен, — көтелмәгән үлем өчен исә сугыш кырыннан да яхшырак урын юк. Менә шул турыда уйлады Алеша Самохвалов бу бары иң кирәген генә уйларга мөмкин булган бер минутта... Соңра ул: . — Тик сузмагыз,—диде, бик җитди итеп. Болай дип бары дөньяда бик күп яшәгән кеше генә әйтә алыр йде. Янадан аның янына Сысоев килде. Ул чанага иске киез итекләр, бүрек, чалбар, пиджак, дубка суккан иске кыска тун китереп ташлады. Аннан, бу киемнәр ярармы дигән төсле, Алешаның иңеи-буен күзе белән үлчәп алды да әйтте: — Ки шуларның барын да! Тиз бул! Алеша гаҗәпләнеп полицайга карады. Сысоев кычкырып җибәрде: — Киен диләр сиңа! Күпме монда синең белән сөйләшеп торырга кирәк? Полицайлар нәрсә эшләмәкче булалар аның белән, — Алеша Самохвалов һич аңлый алмый иде. Өшүдән битәр, күбрәк дулкынланудан
43 
 
калтыранып, ул киемнәрне кия башлады. Бу киемнәрнең янында торган сатлык җаннарның, берсенеке икәнен белү аның котын алды. Лозневой аның янына килде. — Мин сине кызганмакчы идем,—диде ул, күзләрен читкә яшереп.— Куак арасына кертеп, шунда гына эшеңне бетермәкче идем. Инде син монда... шундый сүзләр әйтергә тотынгач, кызганып тормыйм: хәзер сине Болотныйга, немец комендатурасына алып барам. Син шунда аның нәрсә икәнен белерсең! Сысоев, бәйләп сал да үзен, илт! Алеша Самохвалов бу ят киемдә берьюлы үзенең тирәсендә чуалган полицайларга охшап калды. Ул моны үзе үк күрде һәм бу хәл аны шулкадәр хурландырды, шулкадәр аның җанын рәнҗетте ки, ул чыдый алмыйча, үксеп, йөзтүбән чанага капланды. Аның кулларын тагын артка каерып бәйләделәр. Чана кузгалып, юл читеннән тирән карны ерып киткәч кенә Алеша янтыгына әйләнде; шунда ул юлда торган бер полицайның аның киемнәрен киеп алганлыгын күрде. Янәшә атлап барган Сысоевтан сорады: — Өйрәнелгән эш, шулаймы? — Нинди эш?—диде Сысоев, аңламыйча. — Кешеләрнең өстеннән талап, сыдырып алуны әйтәм! — Тик кенә ят, елап баласы! — днп акырды Сысоев. — Хәзергә тере калуың өчен шөкер ит!.. Югыйсә мин, бу әшәке сүзләрең өчен, синец бөтен җелегеңне суырган булыр идем! Сысоевны озатканнан соң полицайлар, Лозневойның нинди хәйлә корып маташуын аңламыйча, бар да десантчы киемен киеп алган иптәшләре янына җыелдылар. Бу — Заболотье авылының кешесе, элек урман каравылчысы булып эшләгән, моннан өч кенә көн элек полициягә үзе теләп эшкә кергән Афанасий Шошин иде. Афанасий Шошинга утыздан артык булмас, ләкин йөзе аның жир төсле, вак җыерчыклар белән капланган. Лозневой аны баштанаяк карап чыкканнан соң, ярдәмчесе Җивновтан сорады: — Я, төскә ничек? Картрак түгелме? — Зарар юк, үтәр! Лозневойның полицайларга нәрсә эшләргә уйлавы турында бер дә сөйлисе килми иде, ләкин яшереп калырга да һич мөмкин түгел иде. Ниятен кыскача гына сөйләп биргәч, ул Шошинны бәйләп. салырга Да Ольховкага (бу авыл Болотный юлы өстендә тормаса да) алып барырга кушты. Кичкырыи Ольховкага килеп җиттеләр. Биредә инде десант төшерелүен генә түгел, Болотиыйдан десантчыларны тотар өчен полицайлар чыгуын да беләләр иде. Борчылуга төшкән ольховчылар көн буена бары десантчылар турында гына сөйләделәр дә. һәм менә көтмәгәндә алар авылында полицайлар күренде... Куллары артка каерылып бәйләнгән Афанасий Шошин алгы чанада тезләнеп бара. Ул өйләреннән чыккан кешеләргә нидер кычкырмакчы булып кыланган була. Тик, янәсе, конвойлардан гына курка. Бер тапкыр ул «Иптәшләр!» дип кычкырырга да өлгерде, ләкин шунда ук берәүсе йодрык белән аркасына китереп төрткәч, чак-чак кына егылмыйча калды. Ә полицайлар каршы очраган ольховчыларга кычкыра баралар: — Парашютчыны тоттык! — Менә ул, үз башына сикергән, кызыл бәбәк! Ульяна Шутяеваныц алты почмаклы яңа өе янында колхозчы хатын- кызлар җыелышып торалар иде. Алар урамга ашык-пошык — кайсы иңенә тунын салып, кайсы шәлен генә яоынып, Q кайберләре, кояш □аер алдыннан көн шактый суытып җиоәрүгә карамастан, бер кат
44 
 
күлмәктән генә чыкканнар иде. Лозневой Шошиииыц бәйләгән кулын арттан сиздерер-сиздермәс кенә тартып куйды да шыпырт кына әйтте: — Менә шушында, хатыннар җыелып торган җирдә... ОНЫТМаС- СЫҢМЫ? — Онытмам,—-диде Шошин. Акрын баралар иде, шуңа күрә Шошин Ульяна Шутяеваныц өен генә түгел, барлык каралтыларын да, ишек алдындагы күзгә күренерлек нәрсә булса, шуларныц барысын да нык хәтерләп алды. Полицайлар кунарга Анна Чериявкина өенә тукталдылар. Озак та үтми, бирегә Ерофей Кузьмич белән Серьга Хахай да килделәр. Лозневой десантчыны ничек тотуларын кыскача гына сөйләп бирде, аннан Ольховкада десант турында нинди сүзләр йөрүен сорашты. Кайбер исәптән чыгып, ул Афанасий Шошинны аларга күрсәтмәде, — «десантчы» түр якта, «сак астында» ята иде. Күбрәк Лозневой Логовлар семьясының авылдан ничек качып китүе белән кызыксынды. Бу турыда аңа кичә Серьга Хахай телефон аша хәбәр иткән иде. Лозневой Логовларның партизан отрядына качып китүләрен сизенә иде. Ләкин Лопухов карт белән Серьга Хахай аның бөтен сорауларына каршы, бары иңбашларын җыерып, гаҗиз булып, кулларын гына җәйделәр: аларның әйтүенә караганда, Логовларның качып китү тарихы, шул вакыйга булган төннең үзе шикелле үк, караңгы иде. Кич белән Анна Чернявкина өе тирәсендә кычкырган һәм мылтык аткан тавышлар ишетелде. Шуннан соң полицайлар бер сәгать дәвамында авыл буйлап йөгерешеп өйләрне, йорт алларын, бакчаларны, мунчаларны карап йөрделәр. Өч полицай Ульяна Шутяева өендә булдылар. Куркуга төшкән Шутяева: — Ни булды? Кемне эзлисез?—дип сорады. Полицайларның берсе ачынып җавап бирде: — Десантчы качты, сволочь! — Качты?—диде Ульяна, шаккатып. Өйне карап беткәч, полицайлар киттеләр, әмма Ульяна бик озак урынына ята алмыйча йөрде. Күңеленнән һаман бер уй китмәде анык: «Качкан! Ничек тә качкан! Менә молодец! Югыйсә харап булыр иде егет!» һәм ул, бу көтелмәгән шатлыктан пичек итеп тә тынычланырга белмичә, бер мич янында утырып 'Торды, бер кухня буйлап йөренде.’ Шул хәлдә күпме вакыт үткәргәндер ул, кинәт йорт алдына караган тәрәзә төбендә кар шыгырдавы ишетелде. Ульянаның йөрәге «жуу» итеп китте. Күпме ул үз-үзенә, бер ялгызым өйдә кунмам, дип сүз биргән иде, — менә тагын ялгыз калды! Тәрәзәгә чиерттеләр. Ульяна мич янында тын да алмыйча тора. Тагын туңган тәрәзәгә акрын гына чиертү, ә берничә секундтан — болдырга менгән аяк тавышы. Тышкы ишекне шакыдылар. «Отрядтан, Анфиса Марковиадан берәрсе түгелме икән?» — дип борчылып уйлап алды Ульяна һәм тиз генә өй ишеген ачып сорады: — Кем бар анда? — Ач әле, анакай, үз кеше! — Кем ул — үз кеше? — Ачкач күрерсең! Мин монда катып беттем! Башына кан йөгерүдән Ульянаның колаклары шаулый башлады: «Десантчы түгелме бу?» Көч-хәл белән ишеген ачты ул, ә өйгә узып, артыннан ияреп керүчегә ут яктысында карагач, каушап калды: чыннан да аның каршында әлеге полицайлар чанага салып алып килгән десантчы басып тора иде... — Я аллам!—диде Ульяна, пышылдап кына.— Ничек син болан.-4 
45 
 
— Хаҗәткә дип, сарайга алып чыкканнар иде, шуннан сыздым мин... ...Кичә Гобельман Лозневойга Болотный тирәсендә хәрәкәт итүче партизаннарны бетерүдә немец властьларына бик энергияле рәвештә ярдәм итәргә, ә моның өчен партизаннарның лагере кайда икәнен белеп, шунда үзенең разведчигын җибәрергә кушкан иде. Алеша Само- хваловны күргәч, Лозневой аңлап алды: немец комендантының гаять авыр приказын үтәр өчен, язмыш аңа үзе җай китереп чыгарды. Ульяна Шутяеваның Анфиса Марковнага үз кеше булуын ул белә иде, шунлыктан Шутяева партизаннарның кайда яшеренеп ятуларын белергә гиеш дип уйлый иде. Лозневойның болай уйлавы дөрескә чыкты. Ульяна Шутяева полицай Шошинга Бояркин отрядының алгы посты торган урман өенә ничек бару юлын күрсәтеп бирде (төп лагерьның кайда икәнен Ульяна үзе дә белми иде). Төнлә белән Шошин Ульяна Шутяевадан күрше авылга чыгып китте. Анда аны бер полицай өендә Лозневой көтеп тора иде. Шощин, килеп җиткәч, өстеннән десантчы киемнәрен салып ташлады да, ни табылса, шуны киеп алды.’ Ул яңадан Заболотье авылының урман каравылчысына охшап калды. — Теге өйне табарсыңмы?—дип сорады Лозневой аңардан. — Урманны беләм мин! — Моннан өч көн элек мине Болотныйга чакырып алдылар да полицай булырга куштылар, дип әйтерсең,—диде Лозневой, сүзен дәвам иттереп.— Куштылар! Нәкъ шулай дип әйт, бер дә яшереп торма! Ә син инде, аңлы кеше, полицай булырга теләмичә, Болотныйдан качып китәсең. Урмандагы өйне ничек эзләп тапкансың — ул кадәресен инде үзең уйлап чыгар. Әйтик, урман каравылчысы булганга күрә таптым диярсең... — Мин ничек дип әйтергә белермен! — Ул чагында нәрсә эшләргә кирәклеген тыңла... Таң белән Шошин Поши урманына чыгып китте. 
XV! 
Райком утырышы бетү белән, вакыт әрәм итеп тормыйча, партизан отрядларының командирлары һәм подпольный оешмаларның вәкилләре Черек урманнан таралыштылар. Алар Москвадан десант килү турындагы шатлыклы хәбәр һәм дошманга каршы көрәшнең яңа планнары белән районның төрле почмакларына, ә кайберләре икенче районнарга ук китеп бардылар. Степан Борякинның район отряды штабында һәм подпольный партия райкомы утырышында беренче тапкыр гына булуы иде. Бары биредә, гөрле җирләрдән килгән иптәшләре белән очрашкач Һәм райком утырышында аларның докладларын тыңлагач кына, ул партизан хәрәкәтенең бөтен тирә-якта нинди киң колач җәюен аңлады? бу хәрәкәт, коры җәйдә урман түрендәге янгын шикелле, күтәрелә иде. Инде хәзер Москвадан ярдәм дә килгәч, ул тагын да киңрәк җәеләчәк. Шуңа күрә Бояркин, райком утырышында катнашучыларның барысы кебек үк, Воронинның якын көннәрдә бөтен районны немец оккупантларыннан азат итү планын төзергә һәм шуңа яхшылап әзерләнергә кирәк, дигән тәгъдимен зур дәртләнү белән кабул итте. Степан Бояркин чаңгыда начар шуа; әле дә менә, әзер эздән дә. үзен Черек урманга озата килгән партизаннары артыннан ул чак өлгерә иде. «Дошман тылында партизаннар районы булдыру — әйтергә генә ансат бит бу!» —дип сөенеп уйланды ул, һәм аның канатланып киткән хыялы дошманнан азат ителгән туган районындагы тормышны
46 
 
сурәтли башлады. Юлда кыска гына ял итәргә тукталган чакларда партизаннар берничә тапкыр аның белән киләчәк сугыш планнары турында сүз ачып карадылар: Черек урманда бүген шундый планнар билгеләнгәнен алар сизенәләр иде. Ләкин Бояркин, алда торган сугышчан эшләр турындагы, якын киләчәктә районда нинди шатлыклы үзгәрешләр көтелә — шул хактагы уйлары белән бик уртаклашасы килсә дә, һаман дәшми калды: күңелсез серне яшерүе авыр, әмма шатлыклы серне яшерүе тагы да авыррак икән ул!.. Алда барган партизаннарның яңадан тукталуын күреп, Степан Бояркин адымнарын кызулатты. «Егетләр газапланалар, — дип уйлады ул. — Киләчәк планнар турында азрак сиздерергә кирәк булыр ахрысы?. Ләкин шул ук вакытта ул партизаннарның кар өстенә иелеп, хәтта чүгәләп, нидер карап маташуларын күрде,— димәк, алар бөтенләй башка сәбәптән тукталганнар булырга тиеш. — Нәрсә бар монда?—дип сорады Бояркин, килеп җиткәч. — Ә менә кара, Егорыч, — диде җирән сакаллы, олы яшьтәге партизан Тихон Зеленцов.— Күргәнең бар идеме? Юан чыршы төбендә, тузгып беткән карда чүп, җәнлек эзләре, каи тамчылары күренә иде. — Сусармы? — диде Бояркин, эшнең нәрсәдә икәнен сизенеп. — Шул үзе! Бояркинның күз алдына кинәт ике җәнлекнең төиге рәхимсез бәрелеш картинасы килеп басты. Ерткыч сусар кызу-кызу, әмма сак кына чыршы урманлыгын тентеп йөри; ул белә: тиеннәр күп, димәк, бүген тагын аның яраткан тәмле ашы табылачак. Менә үл шушы карт чыршы янына йөгереп килгән, һәм аның борынына агач куышындагы яца тиен өненең тәмле исе килеп бәрелгән... Сусар сизә: тиен көндез чыршы чикләвеге һәм кипкән гөмбәләр ашап туенган да, хәзер өнендә дөньясын онытып, рәхәтләнеп йоклап ята; ул, бичара, өнемә керер юл мүк белән яхшылап томаланган, дип ышанган инде... Агач куышына кайдан керү юлын исәпләп алгач, сусар чыршыга ташлана, һәм берничә секундтан тиен өнендә рәхимсез сугыш башлана. Ләкин бу сугыш, бөтен билгеләргә караганда, тышта кар өстендә беткән булырга тиеш. — Харап булган тиен, — ди Зеленцов, кызганып, аннан кайбер яшь партизаннарның ерткыч җәнлекнең гадәтен белмәүләрен күреп өсти: — Бу сусар дигәнең, беләсезме, ничек эшли ул? Тиенне менә шушы җирдә буган ул... Күрәсезме, кар өстендә алар ничек тәгәрәшкәннәр? Бугач, сөйрәп алып киткән... Менә эзләре, күрәсезме? Сөйрәп кире агач куышына алып кергән. Тыгынганчы ашагач, шунда, тиен квартирасында ук, йоклап та калган... Шыпырт кына килгән булсак, мин аны шунда ук эләктереп алган булыр идем, чынлап әйтәм! Бу вакыйга Бояркинның шатлыклы кәефен бозып, күңелле уйларын таратып җибәрде. Калган юлны ул, алгы пост торган урман каравылчысының өенә барып җиткәнче (шунда туктап бераз ял итәргә тиешләр иде), караңгы чырай белән дәшмичә барды; карт чыршы төбендә булып узган төнге рәхимсез көрәш картинасын ул һич күз алдыннан куа алмый иде. Урман каравылчысының өендә әллә нинди билгесез кешеләр бик күп булып чыкты. Бар да отрядка баралар, имеш. Поши урманындагы бу каравылчы өенә алар юлны ничек тапканнар, — аңлавы читен иде. «Сүз белән дөнья тула, — дип аңлаткан булалар кайберләре. — Халык кая барырга кирәклеген әйтеп бирә ул!» Башка вакытта Степан Бояркин килүчеләрнең болай күп булуына бәлкем куанган да булыр иде, ләкин хәзер ул, пост начальнигы, элекке кооператив работнигы Пяты- 1иев белән * икәүдән-икәү генә калгач, шикләнүен яшермичә, аңардан каты гына сорады: 
47 
 
— Болар... нинди кешеләр? Беләсеңме? Пятышев аларпың кемнәр булуы, каян отрядка килүләре белән бер дә кызыксынмаган икән, киресенчә, отрядның даны таралудан куанып һәм бу эштә үзенең дә өлеше булудан бик кәефләнеп йөри икән. Ул, Бояркин юкка гына сүзне төп темадан читкә борып маташа дип исәпләде булса кирәк, дәртләнеп: — Киләләр дә киләләр бит! — диде.— Көн саен унлап кеше килә! Гаҗәп бит бу! Димәк, халык отряд турында белә. Бик дөрес әйтә халык мәкале: яман ат җирдә ятып кала, ә яхшы дан канатланып оча! Көн саен шулай килеп торсалар. Бер ай эчендә ул... Бояркин кинәт элекке кооператорның сүзен бүлде: — Счет ал, исәпләргә ансатрак булыр. Дебет, кредит ачып җибәр... — Ә ни булган? — диде Пятышев, хәтере калып. — Исәп алып бару начармыни? Түгәрәкләнеп чыккан корсагын киң каеш белән буып куйган кечкенә, җитез Пятышев янтык бүлмәдә бәргәләнеп йөри башлады, пеләш башы аның кинәт тирләүдән елтырап китте. — Чәбәләнмә, тынычлан!—диде Бояркин, кашларын җыерып, усал гына. — Без отрядта шундый тәртип урнаштырырга тиешбез: кешеләр аз булса булсын, әмма бар да яхшы ышанычлы булсыннар! Партия безне күпме уяу булырга өйрәтте, оныттыңмыни? — Уяу булырга кирәклеген онытмыйм мин... — Ә минемчә, күптән оныткансың инде! Пятышев хәтере калган кыяфәт белән кире урынына утырды. — Менә сиңа приказ, катгый приказ,—диде Бояркин, — минем рөхсәтемнән башка бер генә кешене дә отрядка җибәрмәскә! һәрбер яңа килгән кеше турында миңа мәгълүмат бирерсең: кем ул, каян килгән... Миннән приказ алгач кына Кызыл Тауга җибәрерсең. Әле дөиьяда сатлык җаннар барлыгын онытма! Берәве генә отрядка килеп эләксә дә, бәлагә батырсың... Бу сөйләшү нәкъ Лозневой полицай Шошин белән бер чанага утырып Ольховкага килгән чагында булды... ...Киң, белән Бояркин отрядка кайтты. Кызыл Таудагы партизаннар десант төшерелү вакыйгасын бөтен ваклыкларына кадәр беләләр иде инде (Грибки авылына барган партизаннарның күпчелеге Крылатов белән бергә көн уртасында ук кайтып җиткән иде). Десант турында нәрсә белергә мөмкин булса, туларның барысын да Марийка да белде: Крылатов аңа Москва илчеләрен төнлә белән ничек итеп каршы алуларын бик матур итеп бәйнәбәйнә сөйләп бирде. Ләкин Марийканы Илья Крылатовның сөйләве канәгатьләндермәде; аңа, ни өчендер, Крылатов бу очрашуның иң әһәмиятле ягын юри әйтмичә калдырган кебек тоелды’ Һәм бу аның, Марпйканың, үзе өчен дә гаять әһәмиятле булган моментын сөйләсә — аңа бары Степан Егорыч кына сөйләр шикелле иде. Кызыл Тауга кайтып җиткәч тә, Степан Бояркин иң элек Логовлар торган землянкага төште. Отряд командиры ишектән килеп керүгә, Марийка сәкедән сикереп торды. Землянкада утырган башка хатын- кызлар да кулларындагы тегү-чигү эшләрен бер читкә куйдылар. Бояркин хатын-кызлар белән исәнләшеп, өстәл янына килеп утырды. Ашыкмыйча гына тун кесәсеннән «Правда» газетасын чыгарып, Марийкага бирде. — Мә, укы! Москвадан, яңа газета... Хатыннар өстәл тирәсен сырып алдылар. Марийка көткән өметенең бушка чыгуын сизенүдән ничектеп каушый төшеп сорады: * ’

 
— Каян укырга? Нәрсә укырга? Кинәт ул Степан Егорычныц тавышында гадәттә булмаган эчке дулкынлану тоны чагылуын ишетеп алды һәм, аның нидән булуын аяламыйча, тагы да каушый төште. Ул Степан Егорычныц газета битендә йөргән бармагы артыннан борчылып, тиз-тиз генә күзәтә, ләкин кирәх урынны һич тотып ала алмый иде. — Я, нәрсә булды сиңа?—диде Бояркин, гажәпләнеп. — Яңа гына йокыдан тордыңмы әллә? Кинәт Марийканың калын хәрефләр белән басылган сүзләргә күзе төште. 
«Лопухов Андрей Ерофеичпы...» 
Марийка мәет күргәндәй кычкырып җибәрде... Аны сәкегә яткырдылар һәм Андрейның «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүен ничек җитте алай аңлатып бирделәр; ниһаять, Андрейның исеме газетага ни өчен басылган булуын аңлап алгач, Марийка үксеп-үксеп еларга тотынды. Соңыннан хатыннар күпме гена аны юатырга тырышмасыннар, ул үксүеннән туктый алмады. — Әйдә, еласын, — диде Анфиса Марковна, кулы белән хатыннарны кызы яныннан читкә җибәреп. — Кайгыдан гына еларга димәгән. Шатлыктан да еларга ярый! Анфиса Марковнаның болай диюе Степан Егорычныц саксызлык күрсәтүен аклагандай булды һәм ул, җиңеләеп: — Молодец Андрей!—диде.—Мин аның сугышта батырлык күрсәтүенә ышанып йөри идем. Карап торырга юаш, тыныч кына күренгән кешеләрдән батырлар килеп чыга да инде ул! Ә кайберәүләр, урынлы- урынсыз чая булсалар да, кирәк чакта куркаклык күрсәтәләр. Әйе, сабыр егетнең дә йөрәгенә ут капкан! Марийка кинәт тынып калды, сәкедәй торды, яулыгы белән җәһәт кенә юеш битен сөртте. — Степан Егорыч,—диде ул, үзен кулга алырга тырышып.— Бу землянкада мин артык утыра алмыйм. Җитәр! Миңа да вакыт! — Аңлыйм, — диде Бояркин. с — Мин үземә-үзем куркыныч хәзер! — Бар да аңлашыла. Хәерле сәгатьтә! һәм землянкада булучылар бар да, Марийка үзенең бу карарына чыннан да хәерле сәгатьтә килде, дип уйладылар... 
XVII Шул ук кичне Смоленскига якын Красный Бор урманында немец фашистларының исәбснчә Көнчыгыштагы сугышның язмышын хәл итәргә тиешле вакыйга булды. Урманда кич тын, суык һәм бик купшы иде. Көнбатыш куе кызыллык белән балкып тора. Калын кар утырган нарат башлары алсу яктылык белән яналар; гүя бу яктылык наратларның көнбатышка караган яклары буйлап түбән ага. Ә җирдә кар зәңгәрсу хәтфә төсле булып ята. Урман эчендә бөтен нәрсә, кыю һәм шук бала кулы белән төшерелгән рәсемдәге шикелле, гаять бизәкле булып күренә. Шул ук вакытта бу кичнең бизәкләрендә күрер күзгә сәер тоелган берни дә кҗ, — кыш үзенең тыныч кичләрен еш кыпа шулай төрле» төсләр белән бизәп куючан була. һәм менә шул әкияткә охшаган кышкы рус урманында кинәт кискен автомобиль гудоклары яңгырады. Җансыз буш шосседа өч зур кара 
49 
 
лимузин күренде; алар соцгы тизлек белән баралар иде. Урман өстеннән бик биектән истребительләр очып уздылар. Икенче машинаның арткы бүлемендә җиңел чә генә^ тирбәлеп, мех пальто һәм козыреклы мех бүрек кигән бер кеше бара; йөзе аның арыган чырайлы, борын төбендә кечкенә мыегы бар, ә кара күзләренең төбендә җитез, тынгысыз караш чагыла. Бу Гитлер иде. Әле аэродромда чакта ук «Центр» группасының командующие генерал Боок хөрмәтле фюрерга үзенең дачасына тукталырга тәкъдим иткән иде. Ләкин Гитлер дәшмәде, бу—фюрерның генерал резиденциясенә барудан баш тартуы идеме, әллә аның, үз уйларына йотылып, генерал әйткән сүзләрне ишетми калуы идеме (Гитлер белән мондый хәл соңгы вакытларда еш була башлады) — Боок аңламады. Шуңа күрә ул кыюлыгы җитеп тагын бер тапкыр үзенең тәкъдимен кабатларга булды; бигрәк тә ул Гитлерга дачам ошар дип ышана иде; анда бик бай җиһаз, торырга бик уңай һәм тыныч. — Минем фюрерым,— диде Боок,— мин бәхетле булыр идем, әгәр сез... — Юк, юк!—диде Гитлер, тиз генә аның сүзен бүлеп. Хәзер инде аның командующий тәкъдимен аэродромда чакта ук ишетүе ачык иде. Комфортабельле кара лимузиннар шосседан урман эченә илтә торган тар юлга борылдылар һәм аз гына баргач туктадылар; өч машинаның да ике ягындагы ишекләре бер үк вакытта ачылды һәм машиналардан кара шинельләр кигән, автоматлар таккан кешеләр чыкты. Гитлер машинадан иң ахырдан гына төште. — Минем фюрерым, бирегә үтенәм!—диде Боок. Гитлер, гадәтенчә, тиз-тиз генә тирә-ягына каранып алды. Әйе, дөрес хәбәр иткәннәр икән: урын тыныч Һәм матур. Ә киче... Нинди кич! Гитлерның кышкы салкын рус кичен беренче күрүе иде. Аңарда әле рәссамлыкка булган дәрт сүнеп бетмәгән иде, шунлыктан ул, киндергә төшер дә ал бу кичне, дип уйлап куйды. Гитлерның чыраен бик уяу күзәткән генерал Боок шунда ук аның күңеленә тиз генә кнлёп киткән уен тотып алды. — Нинди кич, минем фюрерым! — дип кычкырып куйды ул, бәхетле тавыш белән; бу юлы ул, нәкъ кирәген әйтәм, дип бик ышанган иде. — Искиткеч! Бу бизәкләр... Ләкин Гитлер, Боокны ишетүгә, кисәк кенә урыныннан кузгалып китте... Шосседан ерак түгел урман эчендә Гитлер өчен (аның килүе күптән көтелә иде) тимер бетоннан кечкенә тар гына махсус блиндаж ясалган иде; стеналарының калыплыгы ике метр, түшәме — аннан да калынрак, ә бердәнбер түгәрәк тәрәзәсенә рельслардан рәшәткә куелган иде. Блиндаж ишеге төбендә часовойлар тора. Кинәт Гитлер нервланып тукталды һәм, уң колагын торгызып, тыңлап тора башлады. Әйе, ул ялгышмый иде! — Нәрсә бу шыгырдый?—диде ул, үзен озатучыларга борылмыйча гына. Бар да, урман тынлыгына колак салып, катып калдылар. Чыннан да, ерак түгел урман эченнән нәрсәнеңдер сузып кына, эчпошыргыч итеп шыгырдавы ишетелә иде. Адъютантның ашыгып пышылдавын тотып алган Боок Гитлерга якын килеп, гаепле тавыш белән генә әйтте: ’ к — Минем фюрерым, бу — агач шыгырдый! 4. .С. ә.- №.
5U 
 
— \гач? Җилсез көнне дәме? — Әйе, әмма ләкин корган агач ул... i үр эчедәй кечкенә блиндажга кергәч, Гитлер, бөтен гәүдәсенә турайды— әйтерсең, буе үсеп киткәндәй булды, йөзенә тыныч хакимлек билгесе чыкты, күзләрендә — гадәттәге үз-үзенә ышану чагылды. Гитлер Москвага икенче «генераль» һөҗүм белән турыдан-туры үзе җитәкчелек итәр өчен Смоленскига килде. Бу һөҗүм икенче көннең иртәсенә билгеләнгән иде. Үзенең блиндажында ул армиянең шул һөжүмгә әзер булуы турында докладлар тыңлады һәм, һәрвакыттагыча. кайнарланып китеп, соңыннан «Центр» группасына биргән приказына кергән һәм, 16 ноябрьда һөҗүм башлангач, бөтен дөньяга билгеле булган сүзләрен әйтеп ташлады. — /Мин боерам,— диде Гитлер, кычкырып,— һичнигә карамастан, пайтәхет Москва белән эшне бетерергә! .. Шул үк вакытта Ставканың югары офицерлары арасында Гитлер блиндажыннан ерак түгел үсеп утырган, әлеге корган нарат турында кайнар бәхәс бара иде. Блиндажны эшләтү белән җитәкчелек итүчеләр бар да беравыздан, беркайчан да, хәтта иң жилле көннәрдә дә, якын "ирәдә агач шыгырдавын ишеткәнебез юк иде, диделәр. Алар алдына мәсьәлә килеп басты: корган наратны нишләтергә? Берәүләр аны шунда ук кисеп аударырга тәкъдим иттеләр. Икенчеләре, болай эшләргә кирәкме соң, дип сорау бирделәр. Дөрес, фюрер агачның шыгырдавын ишетте һәм аңа игътибар да итте, ләкин бит ул бер сүз, йөзенең бер генә сызыкчасы белән дә үзенең ризасызлыгын белдермәде. Ә биек, газа наратның, кискәч, яшь агачлар өстенә гөрселдәп төшүе фюрерны борчымасмы?—дип тә карадылар алар. Бераз сабыр иткәндә ничек булыр икән, диделәр; корган агачлар белән шулайрак була бит ул: гоктымалга шыгырдый, шыгырдый да, аннан кинәт, таш булып каткандай, тынып кала, хәтта җилле көнне дә шыгырдамый инде ул... Озак бәхәсләшкәннән соң, сабыр итәргә булдылар. Төн керде, җир өсте элеккечә тын иде, әмма корган нарат —юк. юк та — шыгырдый, эчпошыргыч, ялыктыргыч итеп, ыңгырашып шыгырдый: гүя, үзенең картлык хәлсезлеге турында ул бөтен урманга тенкәгә тиярлек бер сыкрау белән зарлана... 
XVIII Смоленсхидан ерак түгел тимер бетон блиндажга Гитлер кереп урнашкан сәгатьләрдә Үзәк фронтта хәрәкәт итүче немец-фашист армиясенең барлык частьларында гыйбадәт кылулар булып узды: пас- юрлар вәгазь укыдылар һәм солдатларга сугышта батырлыклар күрсәтер өчен фатихаларын бирделәр. һөжүмгә барлык хәзерлекләр дә тәмамланган иде инде. А4оскваны гар-мар итәр өчен нинди зур көч тупланганын күргән Гитлер солдатлары үз армияләренең уңышына ышаналар иде. Ләкин гыйбадәт булып узганнан соң, озак та үтми, карт һәм булдыксыз полковник фон Гроттның полкында гадәттән тыш вакыйга булып алды. Бу вакыйга ул көннәрдә немец-фашист армиясе өчен һич көтелмәгән хәл булды һәм аның турында хәбәр шунда ук Гитлер Ставкасына да барып житте. ...Элек Лейпиигта линотипист булып эшләгән өлкән солдат Отто Кугсль гыйбадәттән сөреме коелып һәм уйга төшеп кайтты. Взводтай беркем дә, хәтта солдатларның кәефе артыннан бик нык күзәтүче үтә чыккан гитлерчы обер-сержант Иоганн Брюгман һәм гестапоның яшерен агенты солдат Генрих Эльман да бу хәлгә игътибар итмәделәр. Бар да пасторның ялкынлы вәгазе белән бик дәртләнгәннәр иде, бар 
51 
 
да булачак җиңү, алыначак наградалар, трофейлар һәм күңелле Москва тормышы турында шаулап сөйләшәләр иде. Кая монда Кугель- гә игътибар итеп торырга? Шуның өстсиә Кугельнең соңгы көннәрдә пи кына башы авыртып, чирләп торуыннан зарлануы да билгеле иде. Кичке аштан соң солдатлар, коралларын чистартып, боеприпасларын әзерләп бетергәч, хатлар һәм көндәлек дәфтәрләрен язарга утырдылар. Артыгын эчеп ташлаган бер Брюгмаң гына, һич тынычлана алмыйча, булачак һөҗүм турында лыгырдый да лыгырдый иде. Ул сәкегә ятып я йоклап китә һәм ат шикелле хырылдарга тотына, я, үзенең хырылдавыннан уянып, сикереп тора да шашынган күзләре белән идән астына карый; анда утырган солдатларга кычкыра: — Әһә, дәшмисез? Әйе, әйе, кайсыгыз да булса, иртәгә безнең авиация Москваны тапаган иткә әйләндермәс, дип әйтеп карасын әле, мин ул подлецның бөтен тешләрен коеп төшерәчәкмен! Я, кайсыгыз миңа шул рәхәтлекне бирә? Ха-ха! Бәлкем, кем дә булса, ДАосквага кадәр калган йөз километр араны бер атнада үтә алмабыз, дип уйлый торгандыр? Беләсе иде, кемнең аяклары хәлсезләнеп өлгерде икән? Ха-ха! Юк, бер атнадан соң без Москва рестораннарында типтерәчәкбез, шайтан алгыры! Парижда типтергән шикелле, хәтерлисезме? Әйе, әйе, һәркемгә бер кыз булачак, шайтан алгыры! Брюгманның болай исерек баштан лыгырдавын беркем дә тыңламый иде. Алда торган һөҗүм турында солдатлар сөйли-сөйли туеп беткәннәр иде инде. Хәзер алар кып-кызыл булып кызарган тимер мич әйпә- нәсендә утыралар һәм идән астын тонык кына яктырткан сасы май шәмнәре яктысында тавыш-тынсыз гына үз эшләре белән шөгыльләнәләр. Бары Отто Кугель генә Брюгманны ара-тирә тыңлый һәм, кара кашларын усал жыерып, караңгы бер караш белән обер-сержантка сөзеп-сөзеп кенә карап алгалый иде... Лейпцигта Отто Кугельнең бер ялгыз әнисе генә тора; әтисе, коммунистлар газетасы типографиясенең эшчесе, Гитлер власть башына менгәннән соң, концентрацион лагерьда үлде, ә өлкән абыйсы күптән түгел генә Ленинград янында һәлак булды. Отто Кугель бичара әнисе турында борчыла һәм аңа еш кына язып тора иде. Ләкин бүген ул әнисенә хатын яза алмыйча йөри: юату сүзләре урынына кәгазьгә пасторның соңгы вәгазе турында кискен, ачулы сүзләр төшә. «Сез, немец солдатлары, — диде пастор, — алла тарафыннан авыр сугыш юлына күндерелгәпсез һәм, әгәр кирәк булса, әче үлемгә кадәр барып житәргә тиешсез...» Кара, нинди кабахәт! Отто 'Кугельнең Брюгманның исерек бәбәгенә берне кундырасы, ә аннан пасторның әшәке вәгазе турында тозлап-борычлап берничә сүз әйтәсе килә. Отто Кугель башта исенә төшкәннәрен көндәлек дәфтәренә язып куярга җыенды, аннан соң инде тынычлангач һәм фикерен җыеп, барлык жылы юату сүзләрен хәтерләгәч, әнисенә хат язарга тотыйм акчы булды. Ләкин аның көндәлеккә дә язасы килми иде. Иәрсә турында язарга? Бүгенге көннең иң зур вакыйгасы — пастор вәгазе. Ләкин пасторның алла исеменнән үлемгә җибәрүе турында язып буламыни соң? Бүгенге көннең иң әһәмиятле яңалыгы — иртәгә башланачак һөҗүм. Ләкин бу турыда көндәлек дәфтәргә үзеңнең нинди дә булса фикереңне язарга ярыймы соң? Отто Кугель бик сакланып кына яза, копилкага җыйган шикелле, ул көндәлегенә мөмкин кадәр азрак фикер, күбрәк фактлар теркәп барырга тырыша. Нәрсә язар1 а белмичә, ул болай гына көндәлек дәфтәрен актарырга тотынды. Аерым фразаларны һәм сүзләрне укып карады. Җәй кекс яз1 аннары шактый озын 1ына икән, — УЛ язмаларча сугыш турында шундый нәрсәләр очрый ки, Отто Кугель хәзер аларны үзенең копплка- сында бер дә саклап тотмас иде. Гаҗәп хәл, Россиягә каршы сугыш
52 
 
башлаган көннәрдә ул никадәр беркатлылык, күрсәткән... Көзгә таба инде язмалар һаман кыскара баралар: соңгы вакытларда немец солдатының сугыштагы тормышын язар өчен кәгазь бөтенләй аз кирәк була башлаган. Үзе дә сизмәстән, Отто Ку гель язганнарын тулысынча укый башлады... «...23 октябрь. Бүген һөҗүм башланганга егерме көн булды. Башта эш шундый шәп бара иде ки. без ноябрьда Москвада булырбыз, ә 7 ноябрьда Москваның иң матур мәйданында маршировать итеп йөрербез, дип уйлаган идек. Москва турында сүз барганда, күпләрнең селәгәйләре ага иде... Тот капчыгыңны! Барып җитә алмадык! Руслар торган саен безне таңга калдыралар: алар күз күрмәгән, колак ишетмәгән искиткеч, иблисләрчә (сүз табып булмый!) каршылык күрсәтәләр. Моннан берничә көн элек безнең батальон бер кечкенә авыл өчен сугышты. Нәтиҗә: күмү командасы Россиядә тагын бер каберлек ясап калдырды. Алга таба артык бара алмыйбыз, бу — бөтенебез өчен дә ачык. Москвага җитәргә йөз километрдан азрак калды, диләр. Калды, имеш! Баткак, салкын. Шулай ук тиздән кыш та җитәр микән? 25 октябрь. Нинди бәхет! Безнең полкны тылга, ялга чыгардылар. Бер авылга хрнаштык. Барлык халыкны өйләреннән куып чыгардык. Шул чакта безнең обер-сержант Брюгман бик рәхимсез кыланды: гомер иткән өеннән чыгарга теләмәгән бер картны атып үтерде. Әйе, аның кулы тетрәп тормый... Егерме көн эчендә без шулхәтле бетләп, керләнеп беттек, язып бирерлек тә түгел. Көн буена русларның кечкенә кара мунчаларында һәм өйләрендә юындык. Коеларда су җитмәде. Ниһаять, чиста күлмәк- штаннар алдык, ләкин кышкы кием юк та юк! Мунчадан соң бер кат шинельдән генә тагы да суыграк булып китте. Гомерем буе ут янында гына утырыр идем! Безнең участокта тынлык, ләкин каядыр шунда төньяктарак артиллерия гөрелтесе һич тынмый. Хәер, кайчакта тынып та торгалыйдыр, ләкин колаклар, моңарчы егерме көн буена шаулаган шикелле, һаман шаулаудан туктамый. 26 октябрь. Әнидән хат алдым. Ул яза: «Без монда русларга каршы сугышны шулкадәр тоябыз, моңарчы әле бернинди дә сугышны болай тойганыбыз юк иде. Бездә бары бер генә теләк: тизрәк кенә бетсен иде бу сугыш... Шәһәрдә гарипләр бик күбәйде. Ышанасыңмы, шуларга көнләшеп карыйлар, хәтта...» Бичара әни! Нигә ул миңа мондый хатлар яза? 29 октябрь. Бүген төнлә белән күрше авыл янында артиллерия склады шартлады. Коточкыч күренеш! Имеш, складны ниндидер бер банда шартлаткан дип сөйлиләр. Банданың эзенә төшкәннәр. Аны бетерер өчен оберлейтенант Митманныц өченче ротасы җибәрелгән. 1 ноябрь. Ачык билгеле: Митман ротасы һәлак булган. Тагын бер каберлек. Хәер, барысын да таба алмаганнар: Митман үзе һәм берничә солдаты хәбәрсез югалганнар... Шулай ук бандитлар кулына эләктеләр микәнни? Фронт кайда соң? 2 ноябрь. Ял бетте. Сугышта симерә алмассың!
53; 
 
Безне икенче урынга күчерәләр. Ялга туктаган арада гына язам Җәяү барабыз. Пычрак, суык, эчпошу! ...Кич. Безнең ротага фронтның иң хәтәр участогын бирделәр, ахрысы. Без бер биек тауның түбәсендә, рус зиратында торабыз. Биек тә, куркыныч та. 6 ноябрь. Дүрт төи буена шул зиратта эшләдек: йөрү юллары казыдык, дзотлар, блиндажлар, танкка каршы туплар өчен ут позицияләре төзедек, танкларны җиргә күмдек... Безнең газапларны язып бетерерлек түгел. Мин бу зиратта берничә көн эшләгәнче, бер ел каторгада эшләргә риза булыр идем. Зират иске — бөтен тау өсте каберлекләр белән тулы. Безгә уннарча табутларны сөйрәп чыгарырга, өем-өем сөякләрне алып ташларга туры килде, һәхм без боларның барын да караңгы, яңгырлы төннәрдә эшләдек... Без, мәетләрне чыгарып ташлап, аларның гүренә кердек. Без каберләрдә торабыз. Бүген безнең блиндажның стенасы ишелеп төште (чөнки ком), шул урыннан бер табут башы чыкты. Табутны тартып алырга ярамый — бөтен блиндажың ишелер. Без стенаны плащ-палатка белән каплап куйдык. Минем урыньш нәкъ табут турында. Яза алмыйм, кулым калтырый... 7 ноябрь. Бүген сугыш булды. Күрше участокларда безнекеләр танкларга ияреп берничә тапкыр атакага бардылар, ләкин уңышка ирешмәделәр: руслар корычтай торалар. Төнлә белән калын булып кар төште. Күрәсең, кыш инде. Шулкадәр иртә? Мин һәрвакытта рус кышы турында котым очып уйлый идем. Ләкин бүген мин кыш булуга куандым: кыш безнең бөтен эшләгән эшләребезне күмеп ташлады. Хәзер инде сөякләр өстеннән йөрмибез, бу да яхшы. Әмма блиндаждагы табут... Ходаем, миңа икенче бер урын бушаса иде! 9 ноябрь. Мин үземнең гөнаһлы уйларым өчен авыр җәзага дучар булдым. Ленинград янында Эри һәлак булган. Кадерле туганым! Сөекле туганым! Хат күрше хатыннан килде; әни урында ята икән... Бичара әни! 10 ноябрь. Ышанырга мөмкин түгел! Искитәрлек вакыйга! Бүген русларның радиоустановкалары тапшырды... Юк, ышаныргамы! Әйе, ышанырга туры килә... Бүген без Митмаи ротасының солдаты Ганс Лангутның тавышын ишеттек. Митман үзе һәм аның берничә солдаты русларга пленга эләккәннәр булып чыкты! Ничек алар эләккәннәр — айлап булырлык түгел. Ганс Лангут әйтә, руслар да... (Шуннан соңгы сүзләр танымаслык итеп кара белән сызылган). 11 ноябрь. Безне разведка коткарып тора. Яңа гына белдек: иртәгә иртә белән руслар безнең позицияләргә атака ясарга җыеналар икән. Гаҗәеп бер яналык! Без атакага каршы торырга хәзерләнәбез. Эш күп, ә хәл юк... Бүген төплә белән мин саташканмын, диләр. 12 ноябрь. Бу коточкыч көннең соңгы минутлары үтә. Гадәттән тыш каты сугыш булды. Без зираттан качтык. Барыбыз да түгел. Әллә нихәтлебсз ятлар каберендә ятып калды... Моннан бер сәгать элек батальон командиры майор Брейт ике солдатны, сугышта куркаклык күрсәткән өчен, строй алдына чыгарып атты. Миңа калса, безнең егетләр бар да. арсланнар шикелле, сугыштылар.
55 
 
Уйлар, уйлар!.. 14 ноябрь. Юк, мина хәзер җәһәннәм куркыныч түгел. Утыз сәгатьтән артык, тоташтан, миңа һич кирәге булмаган бер авыл өчен сугыш барды. Без тагын качтык. Шундый арыдым, икмәк чәйнәрлек тә хәлем калмады... Мин исән әле, ләкин бәхетме бу?» Барысы да укылып бетте. Инде яңадан, ихтимал, тормышында иң соңгы мәртәбә, язып куясы калды. Ләкин, чыннан да, нәрсә турында язарга сон? Әйе. Оно Кугельнең шундый дәһшәтле вакыйга булгая яна һөҗүм алдыннан язарлык сүзе дә юк икән. Әнисенә язсынмы? Ләкин башына шундый кара уйлар тулган чакта әнисенә дә яза алмый ул... Отто Кугель урыныннан торып, шинелен алды. Солдатлардан берәү анардан сорады: — Син хат илтмәкче буласыңмы? — Әйе, — диде Кугель, сүлпән генә. — Минекен дә алып бар!.. Бу сөйләшүне ишетеп калган берничә солдат Кугельгә хатларын суза башладылар. — Отто, илт зинһар! — Мин дә салкынга чыгарга куркам... — Тик автоматыңны калдырма, Отто... Хатларны җыеп һәм автоматын алып, Отто Кугель тынчу өйдән чыгып китте. Нәкъ шул чакта авыл өстендә яшел ракета янып бетеп килә иде. Аның яктысы куе салкын томан эчендә бик зәгыйфь иде, — ул бик тиз сүнде һәм Отто Кугель авыл читендә торган урманны юньләп күрә дэ алмый калды. Ә ракета сүнгәч, бөтен тирәюнь, күзгә төртсәң күренмәслек булып, караңгыланып китте... 
XIX Көн уртасында кояшның ике ягында, часовойлар төсле, ике кызгылт багана басып тора, вакыт-вакыт җелекләргә үтәрдәй әче җил исеп куя, ә кырлар өстендә катып калган кар дулкыннарының сыртлары акрын гына бөтерелеп уйный иде. Кичкә таба кояшның сакчылары юкка чыктылар, һәм кояш вакытыннан иртә сүнә башлады, — җир өстенә салкын томан күтәрелде. Бөтен нәрсәгә, ак төлке мамыгыдай, куе, күперенке бәс кунды. Бу көнне, полк командирының кушуы буенча, лейтенант Юргин снайпер булырга теләүче сугышчылар белән Скирмановодан ерак түгел кыр занятиесс үткәрде; катлаулы снайпер һөнәрен тиз үзләштерергә сәләте булган оста азучыларның иң яхшыларын сайлап алырга кирәк иде. Сугышчылар «имтихан» дип атаган бу занятие беткәч, лейтенант Юргин кыска гына беседа үткәрде, кемнәрнең снайперлар группасына алынуын белдерде һәм шунда ук аларны үзләренең гюдразделениеләреиә кайтарып җибәрде. Үз янында ул бары Андрейны гына калдырды; Андрей аңа снайпер булырга теләүчеләрне сынауда ярдәм иткән иде. — Әйдә, китсеннәр,—диде Юргин, юл буйлап китеп баручы солдатларга башы белән ымлап. — Артларыннан бераз сөйләшеп барырбыз... ...Андрейның күзәтүенә караганда, Юргин сугыштан соң бер тәүлек эчендә танымаслык булып үзгәрде. Юргин үзенә хас ныклык һәм үзенең хаклы булуына тирән ышану белән тәгаен бер карарга килгән кебек күренә иде: гүя ул, язмышы тарафыннан бөтен гомере буена билгелән
55 
 
гән газапны Ленаны эзләү дәвамында инде кичергән, хәзер исә ана бары шатлык татыйсы гына калган... Кешенең бер көн эчендә бу кадәр үзгәрүенә Андрей бик авырлык белән генә ышанды. Элек Юргин әкрен хәрәкәтле, карангы чырайлы, коры табигатьле бер кеше булып күренә иде; аңа карап бик күпләр, ни өчендер, Себер- нең саңгырау тайгасында торучылар бар да шуның төследер дип уйлыйлар иде. Солдатлар үзләренең взвод командирын кайгыртучан, акыллы, куркуны белмәс бер командир итеп таныйлар, ләкин шулай да, яратудан бигрәк, аңардан шүрли торганнар иде. Андрей, бүтән солдатларга караганда, төрле сәбәпләр аркасында, Юргинга якынрак торса да, аны башкалар ничек танысалар, нәкъ шулай таный иде. Әйтерсең, сугыш Юргинны салкын яшел ракета яктысы белән яктыртып тора, шунлыктан аның бөтен тышкы кыяфәте реаль чынлыктан бик ерак булып тоела... Инде менә Лена белән ике тапкыр гына очрашу, аны, гүя, табигый язгы кояш нуры белән яктыртып җибәрде һәм ул чын үз кыяфәтендә күренә башлады. Лена белән очрашулар аңа әле бернәрсә дә вәгъдә итми иде, ләкин Юргинга ул вәгъдәләр кирәкми дә иде; аның өчен шул очрашулар (очраклы рәвештә булса да) үзе генә дә җиткән иде. Шуның ■өстенә соңгы очрашу шатлыгына, кичәге сугыш китергән җиңү шатлыгы да өстәлде, һәм Юргин бу шатлыклардан, кояш нуры төшкән алмаз шикелле, балкып китте... Барлык солдатларга да Юргин көтмәгәндә генә гади, үз, якын кеше булып тоелды; бар да аны, элекке сугышларның уңышсызлыклары белән күңелсезләнеп йөргән командир итеп кенә түгел, ә чишмә суыдай табигый, саф, ачык тормыш белән яшәүче кеше итеп тә күрделәр. Андрей өчен лейтенант Юргин һәрвакытта командир һәм дус булып килде, хәзер исә ул дус һәм командир иде. Бүген Андрей аны яшерүе кыен булган бер соклану белән күзәтә иде. Юргин хәзер бөтен нәрсәне шаярып та көлеп кенә эшли; сугышчылар белән ул гаять күп итеп һәм күңелле итеп сөйләшә. Юргиндагы бу үзгәреш Андрейны шулкадәр сокландырды ки, әйтерсең, аның алдында моңарчы күз күрмәгән бер чәчәк бөресе табигатьнең могҗизасы белән кинәт кенә ачылып куйды. Ләкин Андрей, Юргинга карап, һәркемгә хас гади көнләшү тойгысына бирелүдән бераз сагышланып та алды,— ул Марийкасыи һәм үзенең бәхетен исенә төшерде. ...Алар акрын гына урман юлы буйлап киттеләр. Юргин кыска тунының күтәреп куйган һәм куе бәс каплаган якасы өстеннән Андрейга күз кырые белән карап, шунда ук аның сагышлы уйларын сизеп алды. — Хатының турында уйлыйсыңмы? — Аның турында, билгеле,—диде Андрей, көрсенеп. — Картлар, ишеткәнең бардыр, солдат сугыша, ә хатыны өендә кайгырып утыра, диләр, уйламыйча булмый! Ләкин эш бер анда гына түгел... — Аның белән берәр хәл булмагае дип куркасыңмы әллә? — Билгеле. Иреннән башка торган хатын — тол хагыннан начаррак ул. Юргинның Марийка турында сүз кузгатуы Андрей өчен яхшы булды. Ләкин Андрей сизә: Юргин бу турыда сүзне, аның Марийканы сагыну кайгысын уртаклашу өчен генә түгел, ә үзенең дә бүген хатын-кызлар турында, турылыклы мәхәббәт турында сөйләшәсе килгәнгә күрә башлады... — Ольховкадан киткән чакта күрдем мин аны, — диде Юргин. — Турылыклы хатын икәнен бер караудан әйтеп була. Андый хатынны сагынып үләрсең! Аларның киез итекләре астында коры кар бик каты шыгырдый. Аның белән торуы бик рәхәт иде...—диде Андрей, үзалдына гына әйткәндәй акрын гына, һәм нн өчендер башын читкә борды. Бер
56 
 
дә кирәксезгә ул юл буендагы урманга, урман эчендәге, әкияттәге сарай төсле итеп, кышкы бураннар өйгән кар көртләренә карап бара башлады. Юргин җәһәт кенә кабатлап сорады: — Рәхәт иде дисенме? Аны хәзер семья тормышына кагылган бөтен нәрсә гаять кызыксындыра иде. — Бик тә! — диде Андрей, дәртләнеп, Һәм иңбашына аскан автоматын рәтләп куйды. — Аңа карап торып кына да үзеңне дөньяда мен ел яшәр кебек тоясың! Шулкадәр рәхәт... Юк, сорама! Юргин бу минутта үзен Андрейга караганда бәхетлерәк дип уйлады һәм шушы уеннан ни өчендер уңайсызланып, дустын юатмакчы булды. — Борчылма, Андрей, бераз сабыр ит! Күргәнсеңдер, күпме алар монда көч туплаганнар иле? Ә нәрсә килеп чыкты? Бер китереп бирдек — тирә-якка йоннар гына очты. Дөрес, бар да шома гына булмады... Ләкин бит бу әле беренче сынау, беренче репетиция генә Ә менә безгә ярдәмгә яңа гаскәр килгәч, без аларга шундый итеп кирәкләрен бирербез, бөтен дөнья шаккатыр! Партия ни әйтә, син шуны гына тыңлап кара. Инде партия, дошман җиңелер, дип әйтә икән, димәк, шулай булып чыгачак та. Менә карап тор, күрмәгәинәреи күрсәтербез әле! һәм шул чакта син үзеңнең Марийкаңны да күрерсең... — Әйе, егетләрнең рухы бик күтәрелде хәзер,—диде Андрей, жан- ланып.— Кичәгенәк төи буе төклетуралардай гөж килделәр... Ә бит бары ике буш авылны гына алдык, көнбатышка таба бары биш кенә километр киттек, шул да егетләрне нишләтте! «Алга!» дип, команда гына бир — теләсә нинди утка ташланырлар! Әйе, күпме җирне басып алды бу бәдбәхет дошман, һәркемнең менә монда, эчендә ачу кайный... Бар ла кайчан гына көнбатышка таба кузгалырбыз икән дип көтеп кенә торалар. Их, тизрәк кенә кузгаласы иде! Бары тизрәк кенә! Шул сәгатькә чаклы йөрәк янып бетмәсә, мин аларга үзем өчен дә, башкалар өчен дә тулысы белән кайтарачакмын! Урманнан чыктылар. Үзәнлектә Козлово авылы күренде: авыл уртасында, сынгаланган карама, топольләр арасында, гитлерчылар шартлатып киткән чиркәүнең кызыл кирпечләре зур бер тау булып ята; бөтен җирдә әле кар каплап өлгермәгән йорт нигезләре һәм нигезләр уртасыннан күтәрелгән мәһабәт рус мичләре күренеп тора. Ачык кырга чыккач, җир өстендә салкын караңгылыкның куера баруы тагы да ныграк сизелде. Андрей, Марийка турында сөйләшкәннән соң, Лена турында да сүз ачу Юргинга күңелле буласын белеп, аңардан сорады: — Я, кичә ничек? Сөйләштегезме? — Лена беләнме? — Юргин моны шундый җанланып һәм Андрейга рәхмәт тулы күзләре белән карап кабатлады ки, шунда ук аның Лена Малышева турында сүз чыкканны ничаклы сабырсызланып көткәнлеге ачык күренде.—Әйе, бераз аны-моны сөйләшеп утырдык. Озак түгел, билгеле, үзең беләсең, китәргә кирәк иде... — Әйе, ул да бик әйбәт кыз... — Беренче тапкыр мин аның кебекие очратам әле!—диде Юргин. бераз көттереп һәм уңайсызланып; ләкин аның Андрейга булса да эч серен әйтәсе килүе сизелеп тора иде. Авыл читендәге йортлардан этләр өргәне ишетелде. Юргин, дулкынланып, адымнарын акрынайта төште, һәм Андрей кинәт Юргииныц ни өчен аны гына янында калдырып, солдатларны алдай кайтарып җибәрүен аялады; Андрейга дустының яшерен теләкләрен белү күңелле иде, шуна күрә ул бик куанып тәкъдим итте:  _  Бәлкем, берәр минутка үзләренә кереп чыгарбыз, ә? Юргин ут булып янган йөзеи читкә борды.  
57 
 
— Әйе, суык шактый каты... Ә уңайсыз булмас микән? — Ә нигә уңайсыз булсын? — Алайса, беразга гына? — Әлбәттә, озакка түгел, эшләр бар бит... — Әйдә алайса, керик! Юргин кинәт Андрейны туктатып, кулын күкрәгенә куеп, аңа гына хас ачыклык белән әйтеп бирде. — Ул менә шушында кайнар кыйпылчык булып кадалды! — Беренче авыр яраланумы?—диде Андрей, елмаеп. — Гомеремдә беренче тапкыр! Нишләргә инде, ә? 
XX 
Взвод кичке ашны ашап бетерде. Дубровка Петр Семиглаздан сорады: — Кайтып җитмәгәннәргә калдыртырга онытмадыңмы? — Ни сөйлисез, иптәш сержант!—диде Семиглаз, хәтере калып, һәм өстәлдә торган котелокларга төртеп күрсәтте. — Менә, күрәсезме? Ләкин нигә бу кадәр озак кайтмыйлар икән. Хәтта Умрихин да соңга калды, ул беркайчан да ашка кичекми иде. Мич янына утырган өченче отделение солдатларыннан берсе сорап куйды: — Умрихин белән сездә ни булды? — Кичәме?—диде Тихон Кудеяров; бу—Владимир шәһәре яныннан килгән, утыз яшьләр чамасындагы, симез бит алмалары алсуланып янган түгәрәк йөзле, нинди төсле булуын әйтүе дә читен кечкенә, үткен күзле бер солдат иде.— Әйе, кызык эш булды! Ишетмәдегезмени әле? — Син рәтләп кенә сөйләп бир... Кудеяров өченче отделение солдатлары янына килеп утырды. — А1еиә шул, кичә шушы Козлово авылын алгач, — дип, сүзен башлады ул,— без, тукталып тормастан, блиндажларны карарга киттек... Менә блиндажларның берсендә бер шешә табып алдык: шешә ни белән- дер тулы, бөкесен чак-чак кына тыгып куйган... Бу безне шиккә төшерде. Өстендәге печатена,’ дөрес, нидер язылган, ләкин берәү дә укый белми: менә без, нәрсә булыр икән моның эчендә, дип юрый башладык. Күпләребез, билгеле, винодан башка нәрсә булмас, дип бара. Нәкъ шул чакта Умрихин килеп керде. «Ай-Һай моның эчендә вино булмас, бик шикле! ди бу. Әгәр вино булса, нигә немецлар-ачканнар да эчми калдырып киткәннәр?.. Дөресрәге, моның эчендә «автоматчикларны», ягъни бөҗәкләрне бетерә торган дару булыр...» ди. Егетләр уйга калдылар, ләкин арадан берәү шулай да печатен укыды бит. «Русчага әйләндергәндә, вино, билләһи, вино!» ди бу. Ә Умрихин шешәне кулында әйләндереп, иснәп карады да башын чайкап әйтә куйды: «Виносын, может, чыннан да, винодыр, иллә-мәгәр нинди вино ул, сез шуны беләсезме? ди. Ә, может, ул агулыдыр? Гитлерчылар — явыз халык, качарга туры килгәч, тотканнардыр да бөкесен ачып, порошок салып калдырганнар: мәгез, имеш, эчеп тончыгыгыз!» Егетләр аптырап калдылар, ә Умрихин әйтә: «Монда, туганнар, бер генә чара: шешәне тотарга да бәреп ватарга! Инде телисез икән, мин авыз итеп карыйм, мин дөньяда бик күп нәрсәне авыз итеп карадым, миңа бернәрсә дә куркыныч түгел!» ди. Егетләр шауладылар, шауладылар да, курыкмагач, әйдә авыз итеп карасын, диделәр. Стакан тутырып салды бу, авызын бер тидереп карады, иреннәрен чапылдатып торды, аннан икенче тапкыр күбрәк итеп тидерде, тагы иреннәрен чапылдатып алды... «Нәрсә бу? — ди, иңбашларын җыерып. — һич төшенә алмыйм!» ди. Аннан стаканны күтәрде дә, төбенә кадәр эчеп тә җибәрде! Башын селкеп торды,
58 
 
борынын җыерды... «һич кенә белер хәл юк,—дигән була.— Бернинди сәкене юк, әчерәк кенә су, тиле бәрән орлыгыннан ясалган булса кирәк, азрак сасы да бар... Күпме сыекчаларны авыз итеп карамадым, иллә-мәгәр мондый нәрсәгә очраганым булмады! Мылтык мае түгелме икән бу, егетләр, ә?» Шуннан икенче стаканны тутырып салды- Билгеле, егетләр бертавыштаи аца кычкыра башладылар: «Ташла үзен, эчмә, түк, хәерсезне!» Ләкин Умрихин һаман, үзенекен сөйли: «Ничек, имеш, — ди, — нәрсә эчкәнемне белмичә торып, мин аны түгим? Хәзер миңа барыбер!» — ди. Икенче стаканны эчеп җибәрүе дә булды, Һәм... — Косып та җибәрдеме? — диде солдатларның берсе, түзә алмыйча. — Аягыннан да егылды! Агач шикелле ауды! Лаякыл исергән бу!.. Алдады бит, хәерсез! Бик таза вино булып чыкты! Без дә инде шешәне эләктереп алдык-алуын, тик төбендә генә калган иде шул... Ишек ачылуы булды — Семиглаз кычкырып та җибәрде: — Менә үзе дә. гомерле булыр әле! Өйгә Иван Умрихин, аның артыннан тагын өч солдат килеп керделәр. Алариың өстеннән салкын бәреп тора. Өчесе дә ак маскхалатлардан, һәркайсында йомшак күн чехолга салган оптик прицельле снайпер мылтыгы.. Сүзсез генә мылтыгын почмакка куеп һәм өстеннән шинелен салып, Умрихин иптәшләренә карамыйча гына Семиглаз янына килде. — Кайда минем котелогым? — Менә котелогың, утыр шунда, иптәш снайпер!—диде Семиглаз.— Дөресен әйтәм, мин сиңа повардан ярты чүмеч артык өстәттем! Ишетәсеңме? Туп-туры әйттем: өстә, мин әйтәм, безнең снайперга, ул бүген авыр/имтихан бирә, аннан соң инде ул, мин әйтәм, фрицларга кирәкләрен бирер! Өстәде шул! — Юкка инәлеп сорагансың,— диде Умрихин, караңгы чырай белән. — Нишләп юкка? — Миннән снайпер чыкмый икән. Янында утыручылар бар да кашыклары белән котелокларын тырнаудан туктадылар. Бөтенесенең игътибарын җәлеп иткән хәлдә, Умрихин .авызына бер стопка аракыны салып җибәрде. — Эт шикелле туңдым, ә бөтенләй юкка! — Син рәтләп кенә сөйләп бирер идең, — диде Дубровка, коры гына. — Аннан, лейтенант кайда? Сержант кайда калды? — Алар озакламый кайтып җитәрләр, иптәш өлкән сержант, үз эшләре турында сөйләшеп, бераз артта калдылар,—диде Умрихин.—Ә үзем белән ни булганын мин сөйләрмен дә сөйләрмен, тик ашап кына бетерергә ирек бирегез! Ул бик тиз котелогын бушатып та бетерде. Осип Чернышев, Умрихинның тырышып кашыгын ялавына күзләре белән күрсәтеп, әйтә куйды: — Иллә синең миномет шәп тә, Иван! — Отказсыз эшли инде, — диде Умрихин. Солдатлар идәнгә тезелешеп яттылар да тәмәкеләрен төреп җибәрделәр. — Ә эш менә болай булды, туганнар, — дип, Умрихин сүзен башлады.- Әлеге шул имтихан беткәч, лейтенант безне җыеп алды да әйтте: «Барыгыз да снайпер булырга ярыйсыз, тик менә Умрихин гына ярамый»,—диде. Аңлыйсызмы сез моны? Минем ничек атуымны сез үзегез дә беләсез бит, туганнар! Исегездәдер, Бөек елга буенда торганда мин стрел ьбишеда нинди шәп аткан идем! Шунда комбатның үзеннән рәхмәт алдым бит! Юк, мактанып әйтүем түгел, иллә-мәгәр ата беләм инде мин! Минем күз, тыныч булыгыз, үткеннән үткенрәк! Ничек атам мин? Яшен ялтырый, мин аца р-раз! һәм эшең дә бетте! Менә бәләкәй генә мактанып та ташладың,— диде Семиглаз. 
59 
 
Дубровка Умрихинны кыстады: — Әйдә сөйли бир! — Менә шулай, — дип, сүзен дәвам иттерде Умрихин. — Без алу -урынына килеп җиттек. Бу, беләсезме, Скирмановодан уңдарак шунда... Анда немецларның төрле траншеялары, блиндажлары тулып ята — шайтан үзе аягын сындырыр! Менә безнең иптәш лейтенант һәркайсы- бызга тиешле урынын, үзенең секторын күрсәтеп бирде: «Күзегезне йоммыйча блиндажларга, дзотларга карап кына торыгыз! Цель күренү белән — атыгыз, ләкин тидермичә калмаска!» диде бу. Ә ул траншеялар- га да, блиндажларга да безнең егетләребез үк кереп утырдылар, аларга шундый наказ бирелде: я бүреген таякка кидереп, шуны аз гына күрсәтеп ала, я фашист бәбәге төшерелгән фанераны күтәреп төшерә... Менә без позицияләрне сайлап алдык, күзәтәбез... Ярты сәгать яттым мин, ә цель минем секторда күренми генә бит! Юк та юк! Читтәрәк кемдер бер тапкыр атып та җибәрде, ә мин ята бирәм... Тагын ярты сәгать уза. Минем аяклар да инде туңдылар, ләкин үзем сектордан бер дә күземне алмыйм. Ә цель юк кына! Бу ии хәл бу, бу ни эш бу, дип уйлыйм? Читтәрәк тагын аттылар, ә мин кыймылдамыйча, туңып үлгәнче ятарга тиеш! Шуның өстенә, җитмәсә, җирдән генә кар себерә башлады, ышанмассыз менә, туп-туры күзгә өрә бит! Берничә минут эчендә карны бөкремә .хәтле сылады. Ләкин мин ятам, үзем туңам, ә шулай да күзәтәм. Бары җәяүле җил туктагач кына миңа шик төште: туктале, мин әйтәм, күзгә кар өргәндә, мин цельне күрми калмадыммы икән дим? Ләкин шулай да һаман ятам әле мин. Йөрәгемә чаклы үтәдән-үтә туңдым, үлеп тартасым килә, ә цель юк кына бит! Тфү, чәнчелеп китсен, мин әйтәм, шартларга кирәкмени инде, дим! Шул чакта кылт итеп исемә төште. Туктале, мин әйтәм, иптәш лейтенант минем секторга таякка бүрек , кидереп яки фанера тоттырып кеше утыртырга онытмады микән, дим! Булмаса, барып белим әле, эш нәрсәдә икән, Дим. Иптәш лейтенант -янына килдем, ә ул миңа әйтә: «Утыр шунда, башкаларның килгәнен көт, аннан сөйләшү булыр», ди. Барыбыз да җыелгач, бу миңа әйтеп салды: ярамыйсың! Белдегезме, ничек килеп чыкты? — Бар да ачык, — диде Дубровка. — Чыдамлык җитмәгән! Яхшы ату — снайпер өчен аз әле ул! Снайпер барыннан да элек бик тыныч, бик чыдам булырга тиеш. Шунсыз ул күзәтү алып бара алмый, дошманны көтеп ала алмый, ниһаять, төз итеп ата да алмый... ә синдә ул чыдамлык бармыни? Шактый әйбәт һавада өч сәгать буена карда ятып, бөтен сабырлыгыңны да җуйгансың! Лейтенант сиңа нәрсә диде? — Әнә шуны әйтте инде,—диде Умрихин, боегып кына. Солдатларның кичке тук аштан соң кәефләре шәп, күңелләре шат иде, шуңа күрә алар бар да Умрихиннан көләргә тотындылар, — аның һәрвакытта кешеләрне үчекләвенә каршы үзен дә бераз чеметкәләп алырга хәзер бик шәп җай чыкты. — Нинди чыдамлык булсын аңарда? Каян килсен ул аңа? — Кулында кашыгы бар чакта гына ул чыдам! — Их, Иван, Иван! — диде Пстро, көрсенеп, Һәм бар да аеруча нык «чеметү» буласын көтеп, тынып калдылар: — Чыннан да, мин повардан сиңа юкка гына өстәп салдырганмын. Ләкин зарар юк! Иртәгә обед алган чакта поварга әйтермен инде: «Син, абзыкаем, моның котелогыннан ярты чүмечне кире ал, булмаса: юкка гына мин кичә синнән, абзыкаем, аның өчен инәлеп сораганмын!» диярмен. Моңарчы бөтен «чеметүләрне» дәшми күтәргән һәм контратакага •күчәр өчен уңайлы вакыт көтеп утырган Иван Умрихин кинәт Семиглаз- га бик җитди итеп карады һәм бик җитди итеп әйтә куйды: — Кара син, тиле баш, чынлап та алай эшли күрмә! Синең акылың җитәр! Бар да бөтен өй эчен яңгыратып көлеп җибәрделәр.  
60 
 
Юргнн кичке ашын ашап бетерергә дә өлгермәде, рота командиры аны үзенә чакыртып алды. Андрей, котелокларны юып бетергәч, авн> матын чистартырга утырды. Шул чакта яңа гына басылып чыккан армия һәм дивизион газеталарын китерделәр. Бар да шунда ук Дуброз- каны сырып алдылар. — Я» очып кундылар!—диде Андрей, сукранып. — Пыяладанмы әллә сез? — Урыннарыгызга утырыгыз! — дип боерык бирде Дубровка. Нәүбәттәге кичке уку башланды. Бу юлы бар да Дубровканың укуын аеруча бер кызыксыну белән тыңладылар: газеталарда соңгы сугыш эпизодлары бик тулы итеп язылган иде. Күп кенә батырлыклар турында инде бик ачык итеп, дәртләнеп язылган заметкалар бар иде. Ул заметкаларда — искиткеч батырлык белән сугышкан Юргин взводының беренче булып Бурсык тавына менүе һәм өч амбразуралы дзотны юкка чыгаруы турында да, өлкән сержант Борисовның «Т-34» танкысы нинди оста, кыю хәрәкәт итүе турында да, артиллеристлар һәм минометчнкларның ничек төз атулары- Скирманово янында булган штык сугышы, санитарка-кызларның бик кыю эшләп, яраланучыларга зур ярдәм күрсәтүләре, сугыш вакытында политрук һәм агитаторларның беседалар үткәрүләре, ниһаять, сугышнын ахырына таба безнең барлык төр гаскәрләрнең үзара бик килешеп хәрәкәт итүләре һәм бу хәлнең безнең хәрби осталыгыбызның үсә баруын күрсәтүе турында да язылган иде... 1\үп кенә заметкаларда озеровчыларның, шулар җөмләсеннән өйдә утыручыларның да, фамилияләре телгә алынган иде; таныш фамилия килеп чыккан саен, тыңлаучылар дәртләнеп шаулашырга тотыналар. Дөрес, күпләр сугышта булган хәлләрнең, газетада язылганга караганда, бөтенләй башкача, булуын беләләр, ләкин аңа исләре китми, чөнки бер үк сугышны төрле кеше төрлечә күрә, төрлечә хәтерендә калдыра ич. Әмма газетада язылган вакыйгаларның төп моментлары дөп-дөрес иде, һәм бу хәл беренче җиңүдән болай да дәртләнеп янган солдатларны әйтеп бетергесез рухландырып жибәрде. Дубровканың аз гына тын алыр өчен газетасын читкә куюы булды, — өйдә тоташ шау-шу купты: бар да берьюлы күптән түгел булып үткән хәлләр турында сөйләргә- тотындылар... Өйгә рота политругы Гончаров килеп керде (солдатлар аны үз араларында «Өлгер политрук» дип йөртәләр иде). Ул үзе белән, взводка яхшы таныш булган, гвардеец-танкист, өлкән сержант Борисовны ияртеп алып килде. Кунакны өстәл янына утырткач, Гончаров тынып калган солдатларга әйтте: — Менә, иптәшләр, бу — өлкән сержант Борисов; сез яңа гына аның турында газетада укыдыгыз: ул моннан бер сәгать кенә элек Москвадан кайтты... — Ничек Москвадан? — диде янәшә утырган Андрей, бик гаҗәпләнеп һәм кулындагы автомат дискысын тезенә куеп. — Ә нигә ана гаҗәпләнәсез? — Кайчан гына өлгердең соң әле син? — Ә бит минем танкны өченче көн генә шактый нык имгәткәннәр иде, — дип жавап бирде Борисов, кулына тоткан шлемын каты кысып; күрәсең, ул булып үткән хәлләрне исенә төшерүдән дулкынланып китте.— Менә шуннан соң, Скирмановога кергәч тә, безнең генерал Батю- ков миңа әйтә: «Синең танкны кыр шартларында төзәтеп булмый, әлбәттә, әйдә, тизрәк җыен да, төн үтмәс борын, Москвага ку...» ди. Кирәк кәгазьләрнең барысын да безгә бирделәр һәм без—дүртәүләп — ике ватык машинаны алып та киттек. Унөчендә таң белән Москвага барып та җиттек, танкларны ремонт заводына бирдек. Сез монда Козлово өчен сугышкан арада, без икс көн Москвада төрле эшләр белән
61 
 
йөрдек, ә бүген нртәпчәк фронтовой машина очраттык... Инде менә өйгә дә кайтып җиттек! Моннан кул сузымы гына җирдә бит... Солдатлар өстәлне сырып алдылар. — Я анда, Москвада, ниләр бар соц? — Үзе ничек? Тышкы күренеше, дим, ничек? — Главный, халкы ничек, ә? — Менә, иптәш политрук, мине сезгә китерде дә, — диде Борисов.— Сөйлә дә сөйлә, имеш... Мин аңлыйм, һәркемгә дә кызык, билгеле... Дубровка команда бирде: — Иптәшләр, урыннарыгызга! — һәм үткен күзен өй эченнән чалгыдай йөртеп чыкты. — Сез хәтерегездә калган иң төп нәрсәләр турында кыска гына итеп сөйли аласыз, — диде Гончаров, сак кына Борисовка киңәш биреп. — Безнең бит әле, иптәш өлкән сержант, тагын ике взводыбыз бар. Аларга да барырга кирәкме? һичшиксез кирәк! Югыйсә ярамый бит?! Борисов шлемен скамьяга куйды, май исе аңкып торган калын, тыгыз сырмасын чишеп җибәрде, — өйдә бик бөркү иде... Бөтен өй эчеп тутырып идәнгә урнашкан солдатларга коптилка өстеннән ул күзләрен кысып карап алды да сөйли башлады: — Москвадан, иптәшләр, нәкъ биек тау түбәсеннән карагандай, бөтен нәрсә күренә. Бу, минемчә, бик мөһим. Скирманово тавыннан, мәсәлән, егерме километрга чаклы күреп була, шунда да әле тының буыла! Ә Москвадан бөтен ил күренеп тора. Москва элек ничек булган булса, хәзер дә нәкъ шулай һәм шулай булып калыр да... Һәм менә шуннан торып бөтен әйләнәгә карасаң, — күрәсең: безнең җиңү өчен илдә ниләр генә эшләнми, — исең, акылың китәр! Мич буенда яткан кемдер көнләшкәндәй кычкырып куйды: — Их, шайтан алгыры! — Барын да тәртип белән сөйләргәме?—диде Борисов, солдатларның аз гына тавышланып тынуларын көтеп алгач: — Шулай, таң белән без Москвага килеп җиттек тә шунда ук әлеге ремонт заводына киттек. Элек анда нәрсә эшләгәннәрдер, мин үзем дә аңлый алмадым, ә хәзер исә, танклар, орудиеләр, самолетлар ремонтлыйлар... Кыскасы, бу турыда артыгын сөйләүнең кирәге юк. Каршы алдылар безне... Хәер, бу турыда да сөйләп бирерлек түгел! Туган туганын да шулай каршы алмыйдыр. Заводта халык аз калган: кайсылары армиягә киткән, кайсылары заводның төп оборудованнесе белән Себергә күчеп киткән. Картлар, яшүсмерләр дә хатын-кызлар гына калган дияргә була. Шуның •өстенә кирәкле станоклар да җитеп бетми. Шулай булгач, нәрсә уйларга кала инде, ә?.. Яши завод, эшли, әле ничек кенә эшли! Яшереп торасы юк, авырлыклар күп. әмма эш бара! Москвалы иптәшләргә карап, аларның ничек яшәүләрен, ничек эшләүләрен күргәч, безгә бер үк вакытта авыр да, шатлыклы да булып китте! Цехларда суык, ягулык юк... Ләкин бар да, сәгатьләренә карамыйча, эшли бирәләр’ Аз гына вакытка столовойга йөгереп керәләр дә, туңган бәрәңге шулпасын эчеп, яңадан станокларына йөгерәләр! Көн буена, күз аллары/ караңгылана башлаганчы (сугышканда безнең дә шулай була бит) эшлиләр һәм заводта ук йокларга да калалар! Яшь баласы булмаса, берәү дә өенә кайтып китми! Кыскасы, нәкъ фронттагы шикелле. ШУНЫҢ өстенә әле көн дә хәленнән килгәннәр аз гына вакыт булса да, сугыш эшен дә өйрәнәләр. Ике көн эчендә без москвалыларның ничек эшләүләрен күп күрдек, һәм ачыктан-ачык әйтәсе килә: заводта эшләнгән теләсә нинди детальне ват — аннан эшче каны чәчрәп чыгачак! Берничә солдат тонык кына ютәлләп куйдылар... — Танкларны нишләттеләр соң? — диде Андрей. -Мин инде безне ничек каршы алуларын әйттем ич,—дип сүзен дәвам иттерде Борисов. — Танкларны шунда ук карарга тотындылар.  
62 
 
Менә шул чакта, ягъни техниклар караган арада, директорга ияреп,, цехка ниндидер кешеләр килделәр. Берсе шундый мәһабәт кеше, әле артык олы яшьтә дә түгел, үзе күн пальтодан... Менә шул сорый: «Я, иптәш гвардеецлар, фронтта эшләр ничек?— ди. Танкларга ни булды? Яхшы карадылармы? Сезнеңчә, төзәтеп чыгарыр өчен күпме вакыт кирәк булыр?» ди. Кыскасы, бөтен нәрсә турында сорашты, һәм без- шунда ук сизеп алдык: олы кеше бу, үзе яхшы таныш та кебек... — Кем булып чыкты соң? — дип сорады Чернышев барысы өчен дә. — Иптәш Щербаков. Партиянең Москва Комитеты секретаре. Солдатлар, урыннарыннан торып, сорашырга тотындылар: — Юк, чынлап әйтәсеңме, иптәш Щербаков үзе идеме? — Димәк, заводка килеп чыккан буламыни инде? — Ничек соң сез аны портреты буенча танымадыгыз? — Бер карауда гына таный алмадык шул...— диде Борисов, гаепле кешесыман иңбашларын җыерып. — Юк, юк, сез утырыгыз, минем вакытым аз бит. Шуннан соң иптәш Щербаков эшчеләрдән сорый; «Ничек уйлыйсыз, иптәшләр: бәлкем, танкларны гвардеецларга, алар үзләре сораганга караганда, тизрәк төзәтеп бирербез? Исегездә готыгыз, әгәр танклар бер генә көн алдан фронтка кайтсалар да — күпме фашистны кырачаклар! Инде бер биш көн алдан кайтсалар, ни булыр? Болар бит гвардейский танклар!» Шулай итеп, кыска гына бер 'штингсымаи нәрсә булып алды. Эшчеләр бертавыштан: «Борчылмагыз, иптәш Щербаков, ремонтны тизләтербез!» диләр. Бөтенесен дә срогыннан алда бетерербез! Үзебез дә аңлап торабыз!» диләр. Шунда ук минем танкның өстенә куеп, эшчеләр исеменнән безнең бригадага, йөкләмә алабыз, дип хат та яздылар. Хатны инде мин сезгә укый алмыйм, ул хәзер безнең генерал кулында... — Хәзер А\осква турында, — диде Гончаров, арттан гына. — Москва турында, иптәш политрук, төи буе сөйләп утырырга була, — диде Борисов. — Ләкин закытны каян аласың? — Ул кул сәгатенә карап алды һәм бераз гына аны борып куйды. — Москвада без төрле җирләрдә булдык... Хәзер дә менә мин Москваны әлеге атаклы көрәшче шикелле итеп күрәм... Безнеке иде ул, дөнья чемпионы иде, чын рус батыры. Әйе, у. Поддубный! А\ин аны бик яхшы хәтерлим. Менә шул көрәшкә чыккан җиңелмәс дөнья чемпионы Поддубный төсле булып Москва минем күз алдымда тора: куәтле, таза, мускуллары менә мондый, тешләрен кыскан, карашы усал, үткен; дошман аңа якын гына килеп карасын—ул аны җиргә күтәреп бәрәчәк! Дошманың бүтән беркайчан да тора да алмаячак! Менә нинди ул хәзер, иптәшләр, Д'Уосква! 
Борисовның Москва турында сөйләгәннәре солдатларны бик кузгатып, кабындырып җибәрде. Өйдә бик шау-шу купты. Тау елгачыклары кебек, бер котырып, бер тынып, боргалана-боргалана, билгесез якларга таба солдат әңгәмәләре акты. Нәрсә турында гына монда сүз чыкмады! Ләкин, һәрвакыттагыча, төрле темаларга башланган сүз озакламый бер эзгә төште, — тау елгачыклары да бит шулай, ташлар арасыннан күпме генә боргаланып акмасыннар, кирәк урында тоташ бер куәтле агым булып кушылып китәләр. Ниһаять, сүз, ул көннәрдә совет халкын аеруча нык борчыган безнең союзниклар — Англия белән Америка турында башланды. Менә шул чакта кинәт зур бәхәс купты; ахырда бу бәхәс талаш белән бетә язды. Ә сүзне һаман шул Иван Умрихин чыгарды. Снайперлыкка имтихан бирә алмавы, шул унай белән иптәшләренең аңардан көлүе анын кәефен шактый бозган иде. Хәер, ул моны яшерергә тырыша иде, шунлыктан, сөйләшүче төркемнәрнең берсенә дә кушылмыйча, бик озак.
63 
 
дәшми утырды. Инде сүз союзниклар турында башлангач, ул, һич көтмәгәндә, ярсыган әтәч шикелле, взводның иң сабыр, иң төпле кешесе Осип Чернышевка ташланды. Аның аз гына карлыга төшкән, ләкин тыңлаучыны буйсындыручан яшерен көчкә ия булган тавышы берьюлы барлык тавышларны күмеп ташлады. — Нигә кирәк булды әле ул сиңа, Америка? — дип кычкырды Умрихин, үзенең озын кулларын төп шикелле тәбәнәк, таза Осип Чернышевның баш өстендә болгап. — Мәкальдә әйткәнчә, ул каргадан безгә ни файда? Аларга, Америкаларга дим, таян, ә үзең як-ягыңа каран! Нәрсә мыегыңны селкетәсең? Дөрес түгелме әллә? Осип Чернышев, чыннан да, бер дә юкка бимазаланган ата мәче шикелле, үзенең кыска күперенке мыегын кыймылдатып куйды. Гадәттә, урта яшьләрдәге мастеровой халык йөртә торган мыекны хәзер взводта бары бер Чернышев кына йөртә иде. Ул, Умрихинның атакасы бик азга гына төртелеп калудан файдаланып һәм аны акылга утыртырга теләп, әйтте: — Нигә син, Иван, белер-белмәс кычкырасың? Нигә безгә юрап торырга, иптәш Сталин үзенең бәйрәмдә сөйләгән речендә боларнын барысын да аңлатып бирде бит инде! Әллә син аны укымадыңмы? Әллә син барыбыздан да акыллыракмы? — Нәрсә дигән соң ул речьтә? — Ярый, әгәр син белмисең икән, мин сөйләп бирим, — диде Чернышев, зәһәр генә чеметтереп: хәер, ул Умрихинның үзе белән бергә Сталинның Москвада бәйрәм алдыннан сөйләгән речен укуын бик яхшы белеп тора иде.— Теге, Англиядән килгән Бивер... Ничек әле үзе, егетләр? — Бивербрук, — диде Дубровка. — Англиядән Бивербрук, Америкадан Гарриман Москвага килделәрме? Килделәр! Иптәш Сталин белән сөйләштеләрме? Сөйләштеләр! Танклар һәм авиация бирергә вәгъдә иттеләрме? Иттеләр! — Вәгъдә итәрләр алар! Аларның һәркайчан телләрендә бал, ә куеннарында таш. һәрвакытта үзен тыныч тота торган Чернышев, сабырлыгын җуеп, тавышын күтәрә төште: — Вәгъдә итү генә түгел, ә бирәләр дә инде! Иптәш Сталинның речендә ачык әйтелгән ләбаса! Нинди тискәре син бүген, Иван, валлаһи, ә? Умрихин һаман үзенекен сөйләде: — Бирәләр бирүен дә, әмма нигәдер күренми! — Синеңчә инде, бөтен биргәннәрен сиңа күрсәтеп Торсыннармыни? Син инде кулың белән тотып карарга тиешмени? Кара син аны! Сиңа бит русча әйтәләр, алар безгә заем да, төрле материаллар да бирәләр дип... Тагын бушка бирәләр дип әйтерсең әле? — Әлбәттә! — Их, син!—Умрихин Чернышевны беткән кешегә санап, аңа кулын селекте. — Әйе, алардан син бушка ипи шүрлегеңә алырсың, ә башкалары өчен акчаңны чыгар! Әллә син ул бәдбәхет капиталистларны белмисеңме? Мин аларга сукыр бер тиенлек тә ышанмыйм! — Монысы тагып ни өчен? — Ай-Һай, кара-нинди сораулар бирә, җитмәсә!—диде Умрихин, яман кычкырып; ул инде хәзер бу бәхәстә Чернышевны бөтен солдатлар алдында җиргә сырты белән салачагына ышана иде:— Карагыз әле сез аңа, сакаллы сабыйга! Соң сиңа, Осип Иванович, ничә яшь инде? Әллә син аларның революциядән соң безне ничек буарга тырышуларын оныттыңмы? Ни өчен әле алар менә хәзер безнең белән назланып маташкан булалар? Юк, абзыкаем, этнең гадәтен үзгәртә алмассың!
64 
 
Әгәр беләсең килсә, мин сиңа туп-туры әйтим: Гптлердан шыр җибәр деләр алар, бездән башка аларга—капут, менә шуны сизделәр, шуна күрә дә безнең белән дуслашкан булдылар. Югыйсә, нишләсеннәр алар? Билгеле, безгә аларның ярдәменнән баш тартырга кирәкми... Билгеле, монда әлеге иптәш танкист сөйләгән биеклектән яхшырак күренә... Әмма минем фикерем шул: болар бар да вакытлы гына. Ә вакытлы дус—дошман белән бер ул. Димәк, андый дустан, дошманнан сакланган шикелле, саклан! Бу күптән билгеле нәрсә! Умрихин сөйләп бетерүгә, өйдә шундый тавыш купты ки, взводный мондый шау-шуны әле беркайчан да күргәне юк иде. Дубровка, барысының да үз сүзләрен тулысынча әйтеп бетерүләрен көтеп, дәшми утырды, ә взвод икегә бүленде: берәүләр—Чернышев яклы, икенчеләр — Умрихин ягында; бөтен өй эче карлыккан тавышлардан шулкадәр гөрли иде, өстәлдә торган коптилканың уты, гүя солдат тавышыннан кая качарга белмәгәндәй, шашынып як-якка чайкала башлады... 
Кызу бәхәстән соң солдатлап бик озак сүзсез генә тәмәке тартып яттылар; өйдә шулкадәр бөркү булып китте, ахырда ишекне бераз ачып тоттылар. Менә шул чакта инде, сугыш турында тавышлары карлыкканчы бәхәсләшкәннән соң, бар да ихтыярсыздан тыныч тормышны исләренә төшерделәр. Билгеле инде, тыныч тормышны исләренә төшерү белән, аларның күз алдына бик ачык булып туган җирләре һәм җанга якын туган-кардәшләре килеп басты... Тагын бөтен өйдә сөйләшү китте, ләкин бу инде ихлас күңелдән акрын, сагышлы сөйләшү иде. Бер төркемдә, әгәр сугыш булмаса, тормыш хәзер нинди яхшы, эшләве нинди рәхәт булыр иде, дип сөйләштеләр; икенче төркемдә сүз дошманны җиңәр өчен тылда ниләр эшләнүе турында барды, өченче төркемдә, явыз дошман басып алган туган җирләрдә хәзер ниләр бар икән, дип кайгырыштылар... Әле анда, әле монда авыр-авыр гына сулап куюлар ишетелде. Кулдан-кулга фоторәсемнәр, өйдән килгән хатлар күчеп йөрде. Нәкъ шул чакта мич буена саламга сузылып яткан икенче отделе- ниенең бер солдаты, түшәмгә сагышлы күзләрен текәп, борынгы бер моңлы көйне үзенчә бераз үзгәртеп җырлый башлады. Ул ашыкмыйча акрын гына җырлый, гүя, җырның һәрбер сүзе йөрәгеннән мөмкин кадәр күбрәк хәсрәт-сагышны алып китүен тели иде. Бәхил бул, шатлыгым, жаным. Миннән син аерылдың ин-де-е... Әмма хәсрәт-сагыш аның йөрәгендә артык күп булса кирәк, һәм ул, түзә алмыйча, җырның сүзләренә басым ясап, кызу-кызу гына әйтеп бирде: Чит җирләрдә ялгыз башым, Кабат күрәлмам си-не-е!.. Аннан, аз гына тын алып, кинәт бөтен көченә кычкырып җибәрде: Ка-раң-гы... төн ге-нә-ә лә!.. һәм шунда ук иптәш солдатларына зарланырга тотынды: Аһ, йоклап булмый бер дә-ә, Аһ, йоклый алмыйм бер дә-ә! Петро Семиглаз Кудеяровның колагына иелде. — һм, җырлый бит... Тавышы нинди! — Кызганыч, яхшы егет... — Ә нигә? — Үтерерләр аны...  
65 
 
— Ничек үтерерләр? — Курка, ә андыйлар озак сугыша алмыйлар... Умрихин Андрей янына шуышып, пышылдап кына әйтте: — Иртәгә тагын сугыш булыр, ахрысы... — Нигә алай дисең? — Әнә, күрәсеңме, ничек күңеле белән сизеп җырлый... Солдат, гүя, җырым мине канларга алып китте дигән төсле, күзләрен йомып, шактый вакыт тынып ятты. Күпләр инде солдат җырының дәвамын онытты, ахрысы, дип уйлап куйганнар иде, ләкин ул яңадан башлады: Эх, күрәчәгем, язмы-шы-ы-м, Ачы язмышым ми-не-е-м... Ачы әрем кебек а-чы Кайгы-сагышым ми-не-е-м... һәм тагын, гүя, йөрәге әрнеп сыкранды: Ка-раң-гы... төн ге-нә-ә лә!.. Аһ, йоклап булмый бер дә-ә, Уф, йоклый алмыйм бер дә-ә! Андрей терсәгенә таянып күтәрелде дә кычкырып җибәрде: — Әй син, сайрар сандугач, шәп җырлыйсың җырлавын, иллә мәгәр туктасаң, тагы да шәбрәк булыр иде. Нигә әле син бөтен кешене сагышка батырасың? Нигә болай, әйтсәм әйтим, селәгәеңне агызасың! — Анысы инде минем үз эшем, — диде солдат. — Үз эшең? — Андрей кинәт аталарча кызып китеп (аның белән соңгы вакытларда мондый хәл еш кына булгалый иде), урыныннан сикереп торды. — Ә безнең җырны беләсеңме син? Ул, рһзасыз чырай белән, солдатларга җитез генә карап алды, ачуы килүдән һәм ярсудан кып-кызыл булды, аннан кулларын җәеп җибәрде дә, һәркемне гаҗәпкә калдырган, Идел буе кешесендә генә очрый торган гаять көчле тавыш белән җырлап та җибәрде: Күтәрел, чиксез зур ватан, Канлы сугышларга, Син каршы тор фашистларга, Иң явыз дошманга! Сугыш көннәрендә безнең халыкның иң яраткан һәм иң рухлан- дыручан җыры иде бу. Бу җырның буйсындыручан куәте солдатларны фронттагы изге эшләренең бөеклеген, рухи көчләренең тагы да үсеп китүен кат-кат татырга мәҗбүр итте... Шунда ук бөтенесен онытып, алар, сугышка керергә команда ишеткәндәй, урыннарыннан сикерешеп тордылар да җырны дәррәү, бердәм, бөтен көчләренә күтәреп алдылар: Ташып чыксын гадел ачу, Ошап дулкыннарга! Бара җирдә халык сугышы, Изге сугыш бара! Җыр тау ташкыныдай акты. Бөтен солдатларның күзләре очкынланып янды. Башлап җырлаучы икенче куплетны бетерүгә, өйгә Озеров белән Брянцев килеп керделәр. Көн буена алар бергә булдылар* комиссар, полк урнашкан барлык йортларга һәм блиндажларга кереп, офицерлар һәм солдатлар белән танышып йөрде. Өлкән сержант Дубровка, «Смирно!» командасын кычкырып, полк командирына рапорт бирер өчен алга чыкты, ләкин Озеров белән Брянцев бер үк вакытта кулларын аңа селкеп, беренче туры килгән солдатны иңбашыннан кочаклап алдылар да, йөрәкләре төбеннән күтәрелгән көчле Дәрткә бирелеп, үзләре үк башлап җырлап җибәрделәр: 
5. .с. Ә.“ № 2.  
66 
 
Ташып чыксын гадел ачу, Ошап дулкыннарга! Бара җирдә халык сугышы, Изге сугыш бара! ...Җыр шул урында өзелде. Ишек ачылып, баштанаяк бәсләнгән, тик үткен күзләре генә елтырап күренгән ниндидер -бер солдат өй эченә кычкырды: — Иптәш майорны монда керде дигәннәр иде? — Монда мин, монда. Ә нәрсә бар?—диде Озеров. Солдат ишекне киң итеп ачты һәм өйгә куркып кына, тирә-ягыиг шомлы каранып кына, баштанаяк бәсләнгән, немец шинеленнән бер кеше килеп керде. Бу — Москва фронтында безнең якка беренче булып качып чыккан немец солдаты Отто Кугель иде... 
XXI 16 ноябрь иртәсен Сталин тирән кайгыртучанлык белән каршы алды. Ул, әлбәттә, немец-фашист гаскәрләренең ашыгыч рәвештә Москвага яңа һөҗүмгә хәзерләнүләрен һәм ноябрь урталары тирәсендә һөҗүм башлаячакларын алдан ук белә иде: моның шулай булуын разведканын бөтен мәгълүматлары һәм Москва фронтының' төрле участокларыннан кулга алынган контроль пленныйларның күрсәтүләре раслый иде. Ул сугышучы һәр ике якның көчләре күпме булуын да белә иде һәм шунлыктан тиешле нәтиҗәләрне дә алдан ук ясап куйган иде инде. Ләкин шуңа карамастан, Советлар Союзы маршалы Василевский Гитлер армиясенең нәкъ иртәгә иртә белән һөҗүм башлаячагын хәбәр иткәч, Сталинның кашлары акрын гына бер-бёрсенә тартылдылар, ә карашы аеруча тирән һәм уйчан булып китте. Сталин төннең төн буе ял итмичә эшләде. Таң алдыннан, барлык кичектерелмәс эшләрне инде эшләп бетергәч, ул, кабинеты белән янәшә бүлмәгә чыгып, йомшак диванга ятты. Ләкин күпме генә йокларга тырышмасын, берни дә чыкмады. Сталин, моныл сәбәбе — йокы алдыннан, гадәтемә каршы, бер тартмаудан, дип уйлады. Ул кечкенә өстәлдәге кара тышлы тартмадан бер папирос үрелеп алдь: да кабызды, ләкин шунда ук аны кире хрусталь көл савытына куйды: тәмәке төтене ана, ни өчендер, тәмсез булып тоелды... Сталин, торып, яңадан кабинетына керде. — Юк, йокы алмый, — диде ул, дежур секретарьга арган, тоныграк тавыш белән, ләкин үзе, гадәтенчә елмаймаса да, шаяртып та куйды.— Мин, булмаса, Гитлер гаскәрләренең иртәнге ашны ашап бетерүләрен көтим әле. Алар бит, әлбәттә, иртәнге аштан соң гына һөҗүм башлаячаклар? Аппарат бүлмәсенә үтеп, Сталин бер сәгать чамасы Уралдагы ике хәрби заводның директорлары белән сөйләште. Аннан кире кабинетына кайтып, өстәл артына утырды һәм сәгатенә карады... Вакыт ничек акрын уза! Сталинның күзе календарьга төште. Өстәл календареның ак битендә кара «15» цифры ярылып ята, — бу үтелгән көн инде... Сталин өстәл өстенә иелә төшеп, һәртөрле әһәмиятен югалткан календарь битен сул якка күчереп куярга теләгән чакта гына түбәндәге сүзләрне укыды: «Моннан 24 ел элек (1917 елны) Сталин тарафыннан төзелгән «Россия халыкларының хокуклары декларациясенә» В. И. Ленин һәм И. В. Сталин кул куйдылар». Дөньядагы иң беренче совет властен төзүнең төп принципларын тантаналы рәвештә билгеләгән бу гаять мөһим конституцион документка Ленинның Смольный дагы үз кабинетында, башын сул як иңбашына сала биреп, кул куюын Сталин бик 
5* 
67 
 
ачык күз алдына китерде... һәм үткәннең онытылмас картиналары аныц күз алдыннан кичтеләр. Ул Ленин белән бергә Совет дәүләтенең беренче Конституциясен төзегән унсигезенче елның апрель көннәрен исенә төшерде, аннан шул ук елның сентябрь аенда Царицыннаи кайтып, яраланудан авырып яткан Ленинны күрергә баргач, Владимир Ильичның, куанып, яңа гына эшләтеп алган беренче хөкүмәт печатен күрсәтүен хәтерләде... Сталин кинәт урыныннан торды: ул Ленин табуты өстендә биргән антыи һәм мавзолейда соңгы тапкыр булуын исенә төшерде. Бу күптән түгел генә булган иде. Сталин берничә минут дәвамында, башын түбән иеп, йөзеннән кан әсәре киткән хәлдә сүзсез генә бөек өйрәтүчесе һәм дусының кадерле чыраена карап торды; шул чакта ул сугышның беренче көнендә үзенә биргән сүзләрен күңеленнән тагын бер тапкыр кабатлаган иде... Ниһаять, Сталин календарьның үткән число битен сул якка күчереп салды да, өстәл артыннан чыгып, кабинет буенча арлы-бирле йөрергә тотынды, — һәр секунд саен аның адымы ныгыганпан-ныгый, карашы яктыргаипаи-яктыра бара иде... Инде Василевский килеп. Көнбатыш фронттагы безнең позицияләргә, бигрәк тә аның флангларына, дошманның штурм башлавын хәбәр иткәч, Сталин үзенең картасына карандаш белән билгеләр куя-куя һаман папирос тартты. Бер төи эчендә Сталинның тышкы күренеше шулкадәр нык үзгәрүен күреп, Василевскийның псе китте: йөзе аның бик саф, карашы нурлы һәм илһамлы иде. Василевский эченнән генә, Сталин бу төнне бик әйбәтләп йоклый алган икән дип, чын канәгатьләнү белән уйлап куйды. Сталин яңадан бер-ике сәгать чамасы бик нык эшләп утырды, ә аннан дежур секретарь белән икәүдән-икәү генә калгач, тагын көтмәгәндә генә шаяртып алды: — Инде булмаса, мин дә хәзер ашап алыйм. Ач көенә дошманның һөҗүмен кире кайтару эш түгел ул! Иртәнге ашны өлкән яшьләрдәге бер хатын китерде. Кечкенә түгәрәк өстәлгә приборлар куйгач, ул, бер читкәрәк китеп басты да, сакланып кына Сталинга моңсу күзләре белән күтәрелеп карады. — Нәрсә, чәчләрем агарамы?—дип, Сталин кисәк кенә сорап куйды. — Әйе,— диде хатын, шыпырт кына. ...Ярты төи узгач, Кремльдә Дәүләт Оборона Комитетының чираттагы утырышы булды. Утырыш башланырга бер минут калгач кына дежур секретарь Сталин кабинетына чакырылган кешеләрнең һәр- кайсы алдына Гитлерның Үзәк фронтта яңа һөҗүм башлар алдыннан биргән приказ текстын куеп чыкты: бу приказ радио буенча язып алынган иде... Бар да шунда ук приказны бик игътибар белән укырга керештеләр һәм Сталинның ян ишектән кабинетка килеп керүен дә сизми калдылар. — Укыдыгызмы? — диде ул, өстәле янына тукталып. — Стиле нинди! Хәтта шушындый приказдан да тилереп шапырыну сизелеп тора. Гитлерның Смолеискига килүе турында мәгълүматлар бар. Үз гаскәрләренең һөҗүме белән үзе җитәкчелек итәргә тели икән. Ул, әлбәттә, җиңүенә ышана. Бу сугыш утыннан үзенә данлык таҗы алып калмакчы була. Ләкин, минемчә, Гитлерның Смолеискига килүе, аны, үзе хыялланганча, Наполеон итмәс... Буш хыяллар! — Сталин Василевскийга карап алды. — Иптәшләр, булмаса, иң элек Көнбатыш фронтындагы хәлләр турында кыскача доклад тыңлыйк. Сталин өстәл артына утырды. I итлер ставкасының Москвага карата булган планы безнең барыбызга да күптәннән билгеле,—диде Василевский һәм кулына кә
68 
 
газьләр тоткан килеш урыныннан торды. — Октябрь аеннан сон бу план үзгәрмәде. Хәзер мин дошманның кайда, күпме көчләре булуы турында төгәлрәк мәгълүматларны гына хәбәр итә алам. Василевский кәгазьләренә карап һәм ара-тирә тамак кырып сөйләргә кереште: Гитлер ставкасының планы Москваны чолгап алу; моның өчен ул безнең Москва янындагы фронтыбызның флангларын ике яклап читләтеп үтәргә һәм тылыбызга керергә тырыша; менә шул максат белән ул ноябрь аенда үзенең фланглардагы удар группировкала- рын шактый көчәйтте. Сул яктагы көнбатыш флангка генерал Гоот һәм Хюпнерпың өченче һәм дүртенче танк группаларын куйды: бу группаларга 1 нче, 2 нчс, 5 нче, 6 нчы, 7 иче, 10 нчы һәм 11 пче танк дивизияләре, 14 нче һәм 36 нчы мотопехота дивизияләре, 23 иче, 35 нче һәм 106 нчы пехота дивизияләре керә. Көнбатыш группировкасыныя алдында якын көннәрдә Клин, Солнечногорск, Рогачев, Дмитров шәһәрләрен алу тора... Уң як, ягъни көньяктагы флангта — генерал Гудерианның икенче бронетанковый армиясе... Аңа 3 нче, 4 нче, 17 нче һәм 18 нче танк дивизияләре һәм 167 нче пехота дивизиясе керәләр. Бу группировканың алдында торган иң якын бурычы — Тула, Кашира, Рязань, Коломна шәһәрләрен алу... Флангтагы группировкалар төп һөҗүмне алып барырга тиешләр. Үзәк группировка аларга ярдәм итү максаты белән һөҗүм алып барачак. Бу группировкам дошманның 7 нче, 9 нчы, 12 нче, 13 нче, 20 нче һәм 43 нчс армия корпуслары, 5 нче, 19 нчы һәм 20 нче танк дивизияләре керәләр. Алар Минск һәм Наро- Фоминск шосселары буйлап туры башкалага омтылачаклар. Москвага каршы барлыгы 350 мең кешелек 51 дивизия ташланган, аларның кулында гаять күп корал — сигез йөз самолет, биш мең танк, өч меннән артык орудие бар. — Бүгенге көннең сугыш нәтиҗәләре турындагы доиесениеләр фронтның төрле участокларыннан һаман әле килеп тора, — диде Василевский, сүзен дәвам иттереп. — Хәзергә нинди дә булса нәтиҗә ясау иртәрәк әле, шулай да кайбер нәрсә әйтеп була... Ул Сталинга карап алды һәм аның карашыннан нидер сизеп булса кирәк, сүзен дәвам иттерде: — Әйе, без, әлбәттә, хакыйкатьтән, никадәр генә ул рәхимсез булмасын, курыкмаска тиешбез. Дөресен әйтергә кирәк, немец-фашист армиясе хәзерге көндә бик көчле һәм дәһшәтле әле; ул, Гитлерның Москваны алырга дигән приказын үтәячәгенә нык ышанып, яңа һөҗүм башлады. Шуңа күрә дә немецлар бүген көн буе искиткеч бер тырышлык белән сугыштылар. Алар бөтен җирдә бертуктаусыз атакага ташланалар. Алар, гаять күп югалтуларга дучар булуга карамастан, һаман алга омтылалар. — Алар русның «Москва өстенә барасың, башыңны саласың», дигән иске мәкален белмиләр,—диде Сталин. — Дәвам итегез. Без тыңлыйбыз. — Дошман кайбер төштә безнең частьларны бераз чигендерә алды... — Василевский фронтның шул участокларын атап күрсәтте, аннан сүзен дәвам иттерде: — Ләкин бик аз гына, һәм бу дошманга бик кыйбатка төште! Безнең гаскәрләр оборона сугышында, октябрь аена караганда да, гаять зур катылык күрсәтәләр, — бу хәзер үк инде бик ачык сизелеп тора... — һәм Василевский, үзе дә сизмәстән, мавыгып китеп, безнең кайбер частьларның фронтның төрле участокларында уңышлы оборона сугышлары алып баруларын сөйләп китте. Сталин өстәл артыннан торды: — Бу юлы Москва аяк очыннан тибеп очырачак! Утырыш беткәнче инде Сталин үзенең өстәле янына утырмады. Ул утырышка катнашучылар утырган өстәл әйләнәсендә бертуктаусыз 

 
йөреп торды, әле бер, әле икенче иптәш янына тукталып, аларныц сөйләгәннәрен сабырлык белән тыңлады, һәм үзе дә дошманны җиңү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында — Иделдәге һәм Уралдагы танк һәм авиация заводларының эшләрен яхшырту, эвакуацияләнгән предприятиеләрне яңа урында эшкә җибәрү, тылда сугышчан резервлар хәзерләүне ашыктыру, инде хәзерләнеп өлгергән хәрби соединениеләрнс ашыгыч рәвештә Москвага китерү турында — бик күп нәрсәләр сөйләде... һәм Сталинның, сөйләгән чакта, утырышлардагы гадәт буенча, өстәл артына утырмыйча гына, һаман әнә шулай зур өстәл әйләнәсендә йомшак адымнар белән йөреп торуы кабинетта тыныч хәрби эш атмосферасы тудырды. Москва өстендә салкын томанлы караңгы төн, ләкин илнең көнчыгыш чикләрендә туачак көннең яктылыгы нурланып кына ачылып килә иде инде. Ә. Еники тәрҗемәсе. (Дәвамы бар.)